ИМАМ ҺӘМ МӨДӘРРИС
СӘРВӘРЕТДИН БИНЕ МИФТАХЕТДИННЕҢ ТУУЫНА 150 ЕЛ
Халкыбызның рухи мирасы әлегә барланып бетүдән бик ерак. Архивларда, китапханәләрдә кул тими ята торган борынгы кулъязмалардан, иске китап, газета һәм журнал битләреннән эзләп табып, милләтебезгә кайтарасы бихисап галимнәребез, руханиларыбыз, зыялы шәхесләребез бар. Болар — үзләре яшәгән чор тарихының мөһим сыйфатларын җыйнап, үз күңелләренә сыйдырып, буыннан-буынга тапшыруга сәләтле булган остазлар, акыл ияләре. Аларның эшчәнлеген, иҗатын өйрәнү һәм җәмәгатьчелеккә таныту өчен махсус хәзерлеге һәм иң әһәмиятлесе, бу эш белән шөгыльләнергә теләге булган яшь буын галимнәргә бүген ихтыяҗ гаять зур.
Бу язмада шундый өйрәнелми килә торган руханиларыбызның берсенә — имам һәм мөдәррис Сәрвәретдин бине Мифтахетдин шәхесенә тукталып, белгечләрнең һәм киң катлау укучыларның игътибарын җәлеп итәсебез килә. Быел аның тууына 150 ел тула, әмма, ни кызганыч, ХХ гасыр башында берничә китап язып бастырган, даими рәвештә Риза Фәхретдинов чыгарган «Шура» журналында язышкан бу автор турында бүгенге көнгә кадәр татар җәмәгатьчелегенең мәгълүматы юк, хезмәтләре дә һаман әйләнешкә кереп китә алмый. Бабасының мирасын танытыр өчен җан аткан оныгы — математика буенча дөньякүләм танылган галим, физика-математика фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры Иҗат Хак улы Сабитов фикеренчә, Сәрвәретдин бине Мифтахетдин — үз заманының күренекле укымышлысы дип аталырга тулы хокукка ия шәхес1. Шәехзадә Бабич аның турында үзенең «Китаб-ен-нас фи хакк-әл-хавас» («Күренекле шәхесләр турында китап») исемле атаклы әсәрендә хәтта аерым эпиграмма да язып калдырган:
Сәрвәретдин Мифтахетдин — һәм мөдәррис, һәм имам,
Ул тугандык «ислам, ислам, ислам, ислам...» дип туган!4 5
Хәзерге көннәргә килеп җиткән хезмәтләре буенча без аны олылап, хәзрәт дип атый алабыз. Оныгының тырышлыгы белән Сәрвәретдин хәзрәтнең исеме «Татар энциклопедиясе»нә кертелде һәм русча басылган V томда (Казан, 2011) аның турында түбәндәге мәгълүмат урын алды.
Дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче Сабитов Сәрвәретдин Мифтахетдин улы 1862 елда Казан губернасы Чистай өязендә (кайбер чыганаклар буенча, Самара губернасы Бөгелмә
4 Иджад Сабитов. Мечтаю вернуть имя деда//Татарские новости.- 2009. - №3-4.
5 Шәехзадә Бабич. Зәнгәр җырлар. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1990.- 270 б.
өязендә) туган. Троицк мәдрәсәсендә белем алган, 1890-1913 елларда Оренбург өязенең Бушман- Суун-Каракыпчак волостенең Теләумбәт авылында имам- хатиб һәм мөдәррис булып торган, 1913 елдан Оренбург өязе Югары Биккузино авылында яшәгән. Ысул-ы җәдит мәктәпләрен оештыру белән шөгыльләнгән. Ислам дине белеме, педагогика буенча хезмәтләре бар: Вәзаифе инсан. Казан, 1898; Әдәбе тәзәввүҗ. Оренбург, 1908; Ислам. Тәрәккый. Ислах. Казан, 1913.
«Татар энциклопедиясе»нә кадәр үк, тарих фәннәре кандидаты Денис Денисов Уфа, Оренбург архивларыннан Сәрвәретдин бине Мифтахетдиннең тормыш юлы белән бәйле кайбер документлар табып, «Уралда ислам» энциклопедиясендә (2009) беренче булып аның хакында аерым бер маддә бастырган иде6. Анда Сәрвәретдин хәзрәтнең Төркиядә белем алуы, 1907 елда Бушман-Суун-Каракыпчак волостенең мөселман җәмгыятен төзүдә башлап йөрүе һәм аның рәисе булуы, актив рәвештә җәдитчелек идеяләрен, аеруча мәдрәсәләрдә рус телен һәм дөньяви фәннәр укытуны яклавы, шуның аркасында кадимчеләрнең яла ягуларына дучар булуы, бай китапханә туплавы һ.б. мәгълүматлар хәбәр ителә. Вафат булу тарихы 1916 елдан соң дип әйтелә. Д.Н.Денисов хәзерләгән белешмә бүгенге көндә Сабитов Сәрвәретдин Мифтахетдин улының тәрҗемәи хәле буенча иң тулы чыганак булып тора, ләкин, кызганычка ки, монда да сораулар җаваплардан күбрәк, бу өлкәдә әле эзләнәсе дә эзләнәсе.
Нигездә, Сәрвәретдин хәзрәтнең китапларының саны җиде-сигез булып, аларны Казан һәм Мәскәү китапханәләреннән табу бик кыен түгел. Кыен булганы
— авторның телен һәм әйтергә теләгән фикерен ачык аңлау мәсьәләсе, чөнки Сәрвәретдин бине Мифтахетдин ХХ гасыр башы сөйләм теленнән аермалы буларак, шактый күп гарәп һәм фарсы сүзләрен кулланып, гаять катлаулы дини-фәлсәфи темаларга язган. Әсәрләрен өстән генә карап чыкканда да, аның ислам фәлсәфәсе, дин социологиясе буенча тирән фикер йөрткәнлеген күреп була. Ләкин бүгенге көндә дә бу фәннәр буенча татарча атамалар (терминнар) эшләнмәгәнлеген һәм саф татар телендә гыйльми хезмәтләр язылмаганлыгын искә алсак, нигә һаман Сәрвәретдин хәзрәт әсәрләренә галимнәрнең кулы тимәгәнлеген фаразларга була: теле авыр, темасы катлаулы, атамалар аңлашылмый. Шул ук вакытта Сәрвәретдин хәзрәт кулланган фәнни тел, нигездә, аның белән бер чорда яшәгән дин галимнәре Муса Биги, Зыя Кәмалиләрнең теленнән әллә ни авыр түгел, дип әйтергә мөмкин.
«Шура» журналында басылган мәкаләләре буенча гына фикер йөртсәк тә, Сәрвәретдин бине Мифтахетдиннең берничә зур күләмле язмасында Аллаһның берлегенә нигезләнгән тәүхид темасын күпьяклап эшләгәнен күрәбез, шулай ук галим үз заманы фәннәренең ислам дине белән мөнәсәбәтен, диндә тәкьлид (иярүчәнлекнең) урынын, исламдагы әхлак мәсьәләләрен яктырта, аурупалылар күзлегеннән чыгып караганда мөселманнарның тормышы ничек күренгәнлеген анализлый. Мәкаләләрнең күпчелегендә тәнкыйди караш өстенлек итә: язучы ислам әһелләре арасындагы торгынлыкны, мөселман дөньясының Аурупадан артта калу сәбәпләрен эзләгәндә христиан миссионерларын гына сүгеп калмый, мөселманнарның үзләрендә дә кимчелекләр күп булуын әйтә. Мәсәлән, «Шура» журналының 1911 елның 13 нче санында чыккан «Исламның хәле хазирәсе вә бүгенге мөселманнар» мәкаләсеннән бер өзек китереп, авторның тел-өслүб үзенчәлекләренә һәм фикер сөрешенә игьтибар бирик:
«Әгәр дә хәзрәти пәйгамбәр шимдики (хәзерге) заманда каберендән кайтып, шимдики өммәтләренә нәзар кыйлса (караса) иде: «Бунлар бәнем өммәтем дәгел (түгел),» — дия белгел (дия алыр), анлардан фырар идәр (качар) иде. Чөнки хәзерге өммәтләренең гамәлләре, хәрәкәтләре исламиятнең асыл мәүзугы (темасы) вә кавагыйде мөкәтдәсенә (изге кагыйдәләренә) бигрәк хилаф (хата) улынмактадыр»,
— дип сүз башлый автор. Үз заманы гыйлемнәренең хыялдан гына гыйбарәт булуын, мөселманнарның тәрбиясенә һәм үсешенә файда китермәвен әйтеп, автор, бу гыйлемнәрнең чын дини тәгълиматтан һәм Корьән хакыйкатеннән тулысынча ерак калуын тәнкыйть итә. Үз чоры галимнәренең «нәфак (шом һәм дошманлык тудыру), ... рия (икейөзлелек) вә мөдаһнә (ялагайлык), хөсед (көнчелек) вә гайбәт, бөһтан (яла ягу) вә ифтира (нахак сөйләү) кеби зөмаим (начарлык) илә мөтассав (тулган) иделдекләре күрелер», — ди (389 б.).
Үз дәвере суфилары һәм тарикатьләр (суфи оешмалар) турында Сәрвәретдин хәзрәт болай ди: «Хәлбуки хәзерге голамәмез илә шәйхләремез вә суфиларымыз бу көндә бөтен мөселманнарның мөкатдәсләре (изгеләре) вә юлбашчылары булып, бөтен галәме ислам
6 Ислам на Урале. Энциклопедический словарь. Серия «Ислам в Российской Федерации». Выпуск V. - М.- Нижний Новгород, ИД «Медина», 2009. С.-324.
аларның тәрбияләрендәдер. Боларның күбесе асыл исламиягә вә рәсуллаһның сөннәт рәшидәсенә муафикъ дәгел (туры килмәгән) кагыйдәләр илә мөселманнарны тәрбия кыладыр. Хәзерге тарикъләр вә кагыйдәләрне гакыл вә хикмәт узрә татбик идеп (чагыштырып, тикшереп) карасак, бу икенең арасында һич тә мөтабакат (охшашлык, туры килү) күренмәс. Аларның күбесе бидгать (исламга соңыннан кертелгән яңалык) вә дүзмәләрдән (уйдырма) гыйбарәт, әсас хакыйкатьдән хариҗдыр (читтә, тышта)», — ди. Аурупалыларның мөселманнарга кимсетеп каравына, мөселманнар үзләре дә гаепле, чөнки алар үз хокукларын белмиләр һәм якламыйлар, ди. Әлеге фикер «Шура» да 1913-1914 елларда басылган «Ислам вә мөселманнар» исемле мәкаләдә дә дәвам иттерелә.
«Аурупалылар вә шимдикимөселманнар» («Шура», 1911 №14, 427-429 б.) исемле мәкаләсендә исә автор мөселманнарга һәм исламга дошманлык яки тәнкыйть күзе белән караучы аурупалыларны өч группага бүлеп күрсәтә һәм һәрберсенә төпле бәяләмә бирә. Беренче төркемгә ул миссионерларны кертә: алар, христианнар белән мөселманнар арасындагы сәяси каршылык һәм көрәшләр тарихын гел истә тотып, үзара дошманлык хисен арттырып тору яклы, ди. Автор Шам, Мисыр, Әндалусиядә булган ислам-христиан бәрелешләрен, хәлифәлекнең Госманлы дәүләтенә күчкәннән соң булган дини юнәлешле сугышларны анализлап, христиан миссионерларның «төп максаты бу дөньядан әһле исламны юк итү» икәнлегенә басым ясый. Миссионерларны, кайчан да булса ислам дине өстен килер дә, мөселманнар бар дөньяга хуҗа булырлар дигән курку тойгысы биләгән. Шуңа күрә алар бар көчләренә мөселманнарны каралау, аларга яла ягу белән шөгыльләнәләр, ислам динен золым итеп күрсәтергә тырышалар, ди.
Икенче төркемгә «исламның хөкемнәрен аңламаган Ренан һәм башка Аурупа философлары» керә. Бу акыл ияләренә, автор фикеренчә, барлык диннәргә, хәтта христианлык, яһүди һәм ислам тәрбия ысулларына да түбәнсетеп карау хас. Болар исламга миссионерлардан да көчлерәк һөҗүм итәләр, аларның карашы буенча, исламның мәдәният белән бер бәйләнеше дә юк, бу дингә кыргый бер тәгълимат дип карыйлар, ди. Сәрвәретдин хәзрәт өченче төркемгә материалистлар һәм рационалистларны аера. Болар бар нәрсәне акыл һәм мантыйк күзеннән генә тикшереп, фәнгә мөнәсәбәттә бәялиләр. Шуңа күрә ислам динендәге кайбер догмаларны кире кагалар. Мәсәлән, Коръәндә әйтелгән җиһанның алты көндә яратылуы, Адәм галәйһиссәламнең җирдәге бар кешеләрнең атасы булуы, хатын- кызларның аның сөягеннән яратылуы, туфанда Нух пәйгамбәрнең тереклекне коткарып калуы һ.б. вакыйгалар физиология фәненә бөтенләй туры килми дип ассызыклыйлар, ди.
Сәрвәретдин бине Мифтахетдиннең «Шура» журналының 1908-1909 елгы саннарында урын алган зур күләмле «Тәүхид, хәят, ислам» мәкаләсе, 1898 елда басылган «Нәүгы бәшар» («Кешелекнең яратылышы») китабы кебек, дөнья яратылышы, эволюциясе һәм киләчәге турында фәлсәфи уйлануларга нигезләнгән. Китабына язган кереш сүздә ул, хәзерге телгә күчереп әйткәндә, болай ди: «Барлык адәм балалары өстенә кешелеккә хас булган күркәм сыйфатларны тулы рәвештә саклап калу һәм бөтен тиешле вазифаларны Аллаһның хикмәте вә намус кушканча үтәү бурычы йөкләнгән. Һәрбер кешегә үзен һәм Хакыйкатьне танып белү, Аллаһының хикмәте белән бәйле намус кануны кушканча хәрәкәт итүе дә тиеш булганга, адәм балаларының күркәм сыйфатларын тасвирлауга багышланган кечкенә генә бер хезмәт яздым. Ватанпәрвәрлегемнең нәтиҗәсе булган бу хезмәтнең язылуы ватандашларым өчен бер үрнәк һәм аңлатма булуын гына телим».
Ун ел соңрак басылган мәкаләсендә дә автор әлеге максатны күздә тотып, адәм баласының дөньяга яратылган вакытыннан алып ия булган үзенчәлекләрен аңлата һәм аларның ни рәвешле үстерелә алуы турында сөйли. Аның фикеренчә, адәм баласының тормышы бер-берсе белән бәйле булган ике нәрсәгә нигезләнә: берсе — кешенең туганда ук үзенә бирелгән мөмкинлекләрен, сәләтен, теләкләрен күрә һәм бәяли белүе, икенчесе — гыйлем һәм мәгьрифәт. Кешеләрнең күркәм сыйфатларын (фазиләтләрен) өч төргә бүлә: 1. Нәфес сыйфатлары (фазаиле нәфсия). 2. Тән (гәүдә) сыйфатлары (фәзаиле бәдәния). 3. Иҗтимагый сыйфатлар (фәзаиле иҗтимагыя). Бу сыйфатларның һәрбере язмада аерым-аерым аңлатыла һәм тәрбия нәтиҗәсендә үстерелә алу мөмкинлеге әйтелә. Алар арасында иң әһәмиятлесе итеп, Сәрвәретдин хәзрәт беренче төрне күрсәтә, чөнки нәфес фазиләтләренең нигезен тәүхид һәм мәгърифәт тәшкил итә, тәһарәт, гыйбадәт, гадәләт, гыйффәт кебек әхлак сыйфатлар тулыландыра, ди. Дин, яратылыш, кешенең яратылыштан ия булган үзенчәлекләре бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора, гыйлем һәм мәгариф ярдәмендә тәрбия иткәндә кешенең акыл (акли) һәм дини гыйлемнәрдә зур мөмкинлекләргә ирешә алуы әйтелә.
Күргәнебезчә, мәкалә, дин социологиясе күзлегеннән чыгып, инсан тәрбиясе, рациональ һәм дини гыйлемнәр ярдәме белән кешенең җитлегү, үз-үзен үстерү мөмкинлеге һ.б. хакында укучыларга юл күрсәтүне максат итеп куя, дин аша гуманизм идеяләрен күтәрә. Галимнең аңлату ысулы, гарәпчә-фарсыча гыйбарәләрне һәм атамаларны еш куллануга карамастан, тәфсилле һәм эзлекле дип әйтергә кирәк.
Хәзрәтнең эшчәнлеген хронологик яктан күзәткәндә, үзе күтәргән катлаулы темаларга аның кабат-кабат әйләнеп кайтып эшләвен күрәбез. Мәсәлән, 1898 елда Казанда нәшер ителгән «Вәзаифе инсания» («Кешенең вазыйфалары») китабындагы фикерләр соңрак «Шура»да басылган тирән эчтәлекле мәкаләләрендә дәвам иттерелә. Өйләнешү һәм гаилә этикасы темасына багышланган «Әдәбе тәзәввүҗ» («Өйләнешү әдәбе») (1908) һәм «Балалар тәрбиясе» (Эстәрлетамак, 1911) китаплары шәригать нигезенә корылган тәгьлим-тәрбия, ягьни педагогика фәне буенча тәүге татарча дәреслекләр рәтендә санала ала. Изге китапның һәм гарәп теленең мөһим хосуслары турында язылган «Коръәнгазыйм» (Оренбург, 1903) һәм «Коръәншәриф» (Оренбург, 1911) исемле хезмәтләрендәге фикерләр «Шура» журналында 1912-1914 елларда басылган күләмле «Тәгъдиде әхвале инсан вә Коръән», «Хакыйкый ислам вә тәрбия» мәкаләләрендә дә дәвам ителә. Монда шуны да әйтергә кирәк, Сәрвәретдин бине Мифтахетдин Оренбургта Ризаэтдин Фәхретдин җитәкләгән «Шура» журналы белән актив эшчәнлеген бу басма рәсми рәвештә ябылганга кадәр алып бара: иң соңгы язмасы «Диннәр хакында нәзарият» 1917 елның 3-10 саннарында урын алган. Гомумән, «Шура» журналының библиографиясенә караганда, Сәрвәретдин бине Мифтахетдин дини темаларга иң күп мәкалә язучы авторлардан хисаплана ала7. ХХ гасыр башында чыккан башка журналларда да Сәрвәретдин хәзрәтнең язмалары булуы бик мөмкин.
Китаплары арасында махсус тукталып тикшерү-өйрәнүне сорый торган «Ислам. Тәрәккый. Ислах» («Ислам. Прогресс. Реформа») 1913 елда Казанда басылган һәм безгә билгеле булган соңгы китабы санала. Бу әсәрендә авторның бер бүлектә шул чорда хәлифәлек мәркәзе булган Төркиядә алып барылган мәгариф сәясәтенең дөрес булмавы хакында әйтелгән тәнкыйть фикерләре, госманлы империясенең тарихын һәм бүгенгесен яхшы белүе, гомумән, кулланган теленең дә госманлычага нык якын торуы Сәрвәретдин хәзрәтнең ниндидер бер сәбәп белән (мәсәлән, белем алу яки хаҗ юлында тукталу) чынлап та күпмедер вакыт Төркиядә яшәвенә ишарәли.
Әлбәттә, бу кечкенә язмабызда Сәрвәретдин бине Мифтахетдин иҗатының һәм фикер дөньясының төп хосусиятен ачып бетерүне максат итеп куймадык, киресенчә, без игътибар иткән үзенчәлекләр арасында бәлки иң кирәклесе әйтелми дә калгандыр әле дигән шөбһәбез юк түгел. Инде югарыда әйтелгәнчә, имам һәм мөдәррис Сәрвәретдин бине Мифтахетдин әсәрләрен аңлау һәм анализлау өчен шактый зур көч сарыф итәргә, махсус рәвештә җентекләп шөгыльләнергә кирәк. Тик шунысы шиксез ки, мәгърифәтче һәм дин галиме буларак, ул тормышын үз халкына хезмәт итүгә багышлаган, әсәрләре белән җәмгыять әхлагын тазартырга, милләтенең дөньяга карашын киңәйтергә, рухи байлыгын, тән һәм җан сихәтлеген арттырырга омтылган. Әлбәттә, Мифтахетдин улы Сәрвәретдин Сабитов кебек зыялы милләт хәдимнәребез татар рухи мирасы тарихында кирәгенчә бәяләнергә, онытылмаска, хөрмәт белән искә алынырга бик тә лаеклы.