БЕРЕНЧЕ ТӨРКИ БАСМА КИТАП
И.МЕГИЗЕРНЕҢ «INSTITUTIONUM LINGUAE TURCICAE LIBRI QUATUOR» («ТӨРКИ ТЕЛ НИГЕЗЛӘРЕ», 1612) КИТАБЫНА 400 ЕЛ
Тормышыбызга тирән үтеп кергән китапның, басма сүзнең озын тарихы бар. Шул тарихта безнең дә тирән эзебез бар.
XVII-XVIII гасырларда Европаның икътисади, иҗтимагый, сәяси тормышында зур үзгәрешләр барлыкка килә. Географик ачышлар күп яңа телләр барлыгын күрсәтә. Галимнәр туган тел белән беррәттән Европа, Азия һәм Африка дәүләтләрендә яшәүче халыкларның телләрен системага салу, өйрәнү, сүзлекләр төзү эше белән шөгыльләнә башлыйлар. Мәсәлән, К. Геснерның
«Митридат»ы, (1555) И.Мегизернең «Барлык телләрнең хәзинәсе» (1592) сүзлекләре, 17871791 елларда Петербургта П.С.Палласның «Бөтен телләр һәм шивәләрнең чагыштырмалы сүзлеге» дөнья күрә. Хезмәтнең 1791 елда чыккан басмасында Европа, Азия, Америка, Африкада яшәүче халыклардан 272 тел һәм диалектлары урын алган.
Бу дәвердә мәгърифәт, фән, сәнгать зур үсеш ала, китап басу эше җайга салына. Китап басу эшенең киң колач җәюе иҗтимагый фәннәрнең гуманитар юнәлешенә дә зур йогынты ясый. Текстларның тиражлап басылуы уку-укыту эшен стандартлаштыру өчен мөмкинлек бирә. Яңа тарихи шартларда изге китап теле әкренләп үз позициясен югалта бара, милли телләр формалаша башлый. Мәсәлән П.Рамус/Раме (1515-1572) грек, латин һәм француз телләреннән грамматикалар төзи. Аның шәкерте Я.Аарус (1538-1586) беренче булып француз теленең фонетик үзенчәлекләрен тасвирлый. Дж.Уоллис (1616-1703) 1653 елда инглиз теле грамматикасын яза. Алман теленең беренче тулы грамматикасы Ю.Г.Шоттель (1612-1676) тарафыннан төзелгән. Аның эшен И.К.Готтшед (1700-1766) һәм И.К.Аделунг (1732-1806) дәвам итәләр. Л.Зизаний 1596 елда Вильнода славян теленең грамматикасын төзи. Рус теленең беренче грамматикасын латин теле грамматикасы үрнәгендә инглиз тикшерүчесе Г.В.Лудольф яза. Әлеге чор тел теориясе туган телнең төзелешен этимологик һәм тарихи планда карарга омтыла. Бу омтылыш милли үзаң уянуы, милли телләрнең язма формасының үсүе белән аңлатыла.
Сәяси вакыйгаларга бәйле төрки телләрне өйрәнүгә игътибар арта. Алтын Урда җимерелеп, анда яшәгән төркиләрнең (башлыча кыпчакларның) зур гына өлеше Көнбатыш Европага күчеп килгәч, католик чиркәү әһелләре төркиләр арасында миссионерлык эшен бик көчәйтә, Ватикан Европада һәм аннан читтә дә төрле көчләү яки пропаганда юллары белән католицизмны урнаштырырга омтыла. «Изге Рим империясе» составына кергән Европа илләренең барысында да диярлек Көнчыгыш телләре институтлары һәм аларның филиаллары булдырыла. Миссионерлык максатларыннан төркиләрнең тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен өйрәнү, төрки телле сүзлекләр һәм грамматикалар төзү һәм китап итеп бастырып тарату өлкәсендә зур эшчәнлек алып барыла.
Беренче тапкыр гарәп хәрефләрен кулланып язылган төрки грамматика «Institu- tionum linguae Turcicae libri quator» («Төрки тел нигезләре») исеме белән нәкъ менә «Төрки телләр институты» тарафыннан хәзерләнеп 1612 елда Лейпцигта дөнья күрә. Грамматиканың авторы — тарихчы һәм филолог, профессор Иероним МегизерII. Бу хезмәт — беренче төрки басма
II Кәримуллин Ә. Китап дөньясына сәяхәт. Татар басма сүзенең сәхифәләреннән / Ә. Кәримуллин. -
китап һәм төрки-татар тел белеме формалашуын күзалларга мөмкинлек бирә торган төп чыганакларның берсе булып тора. Урта гасырларда иң зур китап нәшрияте урнашкан үзәк булып Лейпциг шәһәре саналган. И.Мегизернең грамматикасы нәкъ шунда басыла һәм Лейпциг университетының китапханәсендә саклана.
Иероним Мегизер 1553 елда Штутгардт шәһәрендә туып, 1618 елда Линза шәһәрендә вафат була. Т.Эльценың билгеләвенчә, И.Мегизер — төпле, күпьяклы белем туплаган, бай тәҗрибәле фән эшлеклесе. Ул тарих, география, фәлсәфә, әдәбиятка караган утыз алтыдан артык төрле хезмәт калдырган, һәм аларның күбесе берничә тапкыр нәшер ителгән. Мегизер полиглот һәм күп сәяхәт иткән галим булган. Аның 1603 елда басылган 750 биттән гыйбарәт «Thesaurus poliglottus» («Бөтен телләрнең хәзинәсе») исемле күп телле сүзлеге бу фикерне раслый.
И.Мегизернең «Төрки тел нигезләре» хезмәте латин теле грамматикасы үрнәгендә язылган. 340 биттән торган дәреслекнең эчтәлеге түбәндәгечә: кереш, фонетика, этимология, әдәби текстлардан торган өлеш, сүзлек.
Кереш өлеше ул вакытның традицияләренә туры китерелеп язылган багышлау хатларыннан башлана. Автор илтифат белән корольгә һәм аның якыннарына мөрәҗәгать итә, төрки телне өйрәнүнең әһәмиятен билгели. Лингвистик яктан әһәмияте белән беррәттән, төрки телне өйрәнүнең хәрби-сәяси максатлары да ассызыклана. Керештә тарихи вакыйгалардан берничә мисал китерелә. Мәсәлән, Рим императоры Оттон II нең сарациннар белән 982 елда сугышкан вакытта ничек сарациннарга әсирлеккә төшүе һәм аның төрки телдә сөйләшүе белән дошманнарын алдавы турында бер хәл сөйләнә. Рим императорының төрки телне белүе аңа үзенең нинди милләттән булуын яшерергә ярдәм иткән. Автор гаскәриләрнең генә түгел, телләрнең дә сугыша алулары, гомерне саклап калуга ярдәм итүләре турында искәртә. Телне белү дошманның стратегиясен өйрәнергә, шулай ук мөселманнар арасында христиан динен пропагандалауга ярдәм итәчәген белдерә. И.Мегизер бу грамматиканы шәхсән үзе төзүен, бу эштә аңа телләр белү зур ярдәм итүен искәртә. Автор хезмәтне бастыру өчен рөхсәт сорый. Шунда ук фәлсәфә һәм медицина докторы Петр Кирстенийның кыска бәяләмәсе бирелгән. Ул авторны галим буларак югары бәяләгән.
Дәреслекнең икенче өлешендә гарәп хәрефләренә нигезләнгән төрки әлифба хакында бик тулы мәгълүмат китерелгән. Милләте буенча алман галименең гарәп графикасының төрки телгә яраклашуын шул хәтле тәфсилле аңлатуы, гүзәл каллиграфик үрнәкләр китерүе телне бик нечкәләп өйрәнүен күрсәтә.
Гарәп графикасының иҗекләр системасын аңлатканда, төркиләр үзләре кулланган укыту алымын, ягъни кулны күнектерү өчен бик күп язма күнегүләр эшләүне үрнәк итеп куя. Дәреслектә гарәп матур язуына күп урын бирелгән: төрле тартыкларга, сузыкларга башлана һәм бетә торган иҗекләрне мисалга китерә.
Бишенче-алтынчы бүлекчәләрдә (61-77б.) гарәп шрифтында Коръәннән үрнәкләр һәм мәкаль-әйтемнәр китерелгән, аларның латин графикасында транскрипциясе, латин теленә тәрҗемәсе урнаштырылган.
Икенче өлеш «Төрки тел нигезләре» дип атала. Теоретик материал латин теле үрнәгендә 14 бүлекчәдә аңлатылган, сүз төркемнәре һәм аларга хас грамматик категорияләр тикшерелгән, телләрдәге аермалыклар һәм охшашлыклар күрсәтелгән. Әлеге материал төрки телне чит халыкларга өйрәтүнең теоретик нигезләрен ачыклау өчен әһәмиятле чыганак булып тора.
Өченче өлеш тулысынча әдәби текстлардан гына тора. Анда христиан дине догаларыннан өзекләр һәм төрки мәкальләрдән мисаллар китерелгән, аларның транскрипцияләре һәм латин теленә тәрҗемәләре бирелгән. Аерым очракларда чагыштыру өчен итальян һәм алман телләреннән дә үрнәкләр китерелә.
Казан: Тат.кит.нәшр., 1979. - 14 б.
БЕРЕНЧЕ ТӨРКИ БАСМА КИТАП
И.Мегизер грамматикасы турында татар филологиясендә беренче булып язып чыккан Ә.Кәримуллин фикеренчә, бу китап өчен төп чыганак булып шул вакытта Көнбатыш Европада күпләп яшәгән кыпчаклар теле материаллары хезмәт иткән. Галим китапта китерелгән сүзләрнең 60-65 проценты бүгенге татар кешесе өчен таныш дип саный. Фольклорчы, филология фәннәре докторы Х.Ш.Мәхмүдов та әлеге саннарның мәкальләр мисалына туры килүен ачыклаган: «Мәкальләрнең зур күпчелеге хәзерге татар фольклорына бик якын, хәтта сүзгә-сүз туры килгән төрдәшләре бар. Гомумән, борынгы һәм хәзерге текстлар арасындагы аерма күп очракта архаик һәм диалекталь сүзләрдә яки фонетик үзгәлекләрдә генә күренә. Менә кайбер мисаллар: И.Мегизер тәкъдим иткән мәкальләр: Татар халык мәкальләре: Атылган ок дүнмәс. Аткан ук кире кайтмый. Алма агачтан ерак дүшмәс. Алма агачыннан ерак төшмәс. Куншы хакы тәңре хакы. Күрше хакы тәңре хакы. Җимештән агачы беленер. Агач җимешеннән беленер. Бал тутан бармак ялар. Бал тоткан бармак ялар. Ялгыз таш дивар олмас. Эл әли юар, ике эл йөзи юар. Ялгыз таш кала булмас. Кул кулны юар, ике кул битне юар. Коркак базирган файда итмәс. Куркак сәүдәгәр файда күрмәс. Куру янында йәш тә янар. Коры янында чи дә янар. Бүгенги йомурта җәренги тавыктан йегдер. Бүгенге йомырка таңдагы тавыктан хәерле3
Әлеге мәкальләр Ә.Кәримуллин, Х.Мәхмүдов тарафыннан өйрәнелгән һәм фәнни әйләнешкә кертелгән. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: И.Мегизер дәреслегендәге мәкальләр нигездә татар халык мәкальләре белән сүзгә-сүз туры килә, шулай да лексик берәмлекләрнең фонетик һәм грамматик бирелешендә үзенчәлекләр булуын да искәртергә кирәк.
Дүртенче өлештә ике сүзлек китерелә: латинча-төркичә (2460 сүз), төркичә- латинча (2440 сүз). Сүзләрнең күпчелеге җәмгыятьтә, кеше тормышында, көнкүрешендә иң әһәмиятле төшенчәләрне белдерә.
И.Мегизернең 1612 елда басылган грамматикасы төрки тел белеме һәм теориясе формалашуы хакында кыйммәтле чыганак булып тора. Шул ук вакытта XVII гасырда төрки халыкларның дөньякүләм тарихтагы урынын, дәрәҗәсен ачыклау өчен яңа материал буларак та әһәмияте зур. Әлегә кадәр уникаль китап аз өйрәнелгән, тәрҗемә ителмәгән һәм фәнни әйләнешкә кертелмәгән хезмәт булып кала килде. Татарстан Фәннәр академиясенең чит илдә сакланган төрки-татар мәдәниятенә бәйле материалларны кайтару өлкәсендәге хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, Иероним Мегизернең Лейпциг университетының сирәк китаплар бүлегендә сакланган «In- stitutionum Lingua Turcicai Libri quatuor» репринт басмасы Татарстанга кайтарылды. Безнең тарафтан әлеге басма татар һәм рус телләренә тәрҗемә ителде. Басмага тәкъдим иткәндә, оригинал текстның үзе (факсимиле) һәм тәрҗемәләр янәшә урнаштырылды. Бу адым алдагы тикшеренүләрдә оригинал текст белән эшләү мөмкинлеген бирәчәк һәм яңадан-яңа эзләнүләр өчен җирлек булып торыр дип ышанабыз.
Ф.Ш.НУРИЕВА, М.М.ПЕТРОВА, М.М.СӨНГАТУЛЛИНА