Логотип Казан Утлары
Хикәя

БАТУЛЛА МЕЛЛА ХИКӘЯТЛӘРЕ


Комган
Шантыйны партиядән чыгардылар. Каян белгән парторг Кутыр Гафи, каян белгән
райком секретаре Кырчын Далашев Шантыйнын сөннәткә утырганын. Шантыйнын
әбисе оныгынын тенкәсенә тиеп бетте: адәм көлкесе, әстәгъфирулла, шушы яшькә
җитеп, һаман сөннәтсез йөрисен, сина тавык суярга да ярамый. Мин үлгәнче сөннәткә
утырмасан, бәхил түгел, диде.
— Әби, мин партийный бит, мина ярамый! — дип караса да, әби каты торды: —
Бу атнаны сөннәтчегә барасын!
Якын-тирәдә генә сөннәтчесе дә юк бит әле анын. Шантый мал духтыры,
аръякнын исерек Турак янына китте. Исерек Турак ара-тирә сөннәтче вазифаларын
да башкара иде. Шантыйдан бер литр аракы, бер түтәрәм каз алгач, егерме биш
яшьлек Шантыйны яткызып, Турак сөннәт ясады.
Шәп булды. Бот арасы чәнчешсә дә, Шантый ашыгып, өенә кайтып:
— Әби, мин сөннәтле, мин тавыкларны үзем суячакмын! — дип сөрән салды.
Өйдә бәйрәм булды. Сөннәтне шәпләп юдылар.
Икенче көнне үк парторг Кутыр Гафине, Шантыйны райкомга чакырттылар да
келәм башына бастырдылар. Сорау алу башланды. Ике потлы гер чаклы йодрыгы
белән секретарь Кырчын Далашев ялтыравыклы өстәл почмагына сукты, почмак
кителеп төште.
— Скандал! — дип кычкырды Кырчын. — Коммунистлар партиясе члены
сөннәткә утырсын, имеш! Хакмы бу эш?
Шантый ыкы-мыкы килә башлады.
— Хак! — диде парторг Кутыр. — Турларыннан узганда үзем ишеттем: мин
сөннәтле, тавыкларны үзем суям, диде.
Кутыр сүзенә генә ышанмыйча, секретарь әйтте:
— Ышанычлы булсын, күрсәт! — диде.
Бичара Шантый бюро членнары алдында чалбарын төшерергә мәҗбүр иде.
— Сөннәтле кешегә КПССта урын юк! — дип Шантыйны партиядән чыгарып
аттылар.
Фаҗига иде бу Шантый өчен. Бетте карьера. Бетте тормыш. Партиядән чыгарылу
ул партиясез булуга караганда да куркынычрак иде. Партиядән чыгарылганнарга
караш төрмәдән чыккан кешегә караганда да тискәре иде. Әллә урманга менеп, агачка
асылыныйммы, дигәндә ана дусты Сырлан очрады.
— Бик бетерешмә әле син, ахир! — диде Сырлан. — Баш ватылып, күз чыкмаган,
син сөннәтенне кире кайтар, кире кайтарсан, партиягә кире алачаклар.
— Тик сөннәтне ничек кайтарырга сон? - диде аптыраган Шантый.
Сырлан тагын әйтте:
— Турак синен кисеп ташлаган өлешен тегеп куйсын! Бетте-китте.
Шантый исерек Турак янына китте.
— Каян табыйм инде мин синен ул нәстәнне? — диде Турак. — Мин аны
тиреслеккә чыгарып аткан идем, карга-козгын алып китмәгән булса...
Айнымас Турак чүплектә казына башлады, ләкин Шантыйнын сөннәт тиресен
табалмады. Шулай да ул кичә генә үлгән әтәч мәетен күреп шатланып куйды.
— Ярамаган тагын, шушы әтәч кикриген тегеп куярмын! — дип пәкесе белән
әтәч кикриген кисеп, өйгә алып керде.
— Ят! — дип кычкырды хуҗа.
Шантый ятты. Операция унышлы узды. Тагын бер литр аракы, тагын бер түтәрәм
каз Турак өендә калды.
Икенче көнне Шантыйны дусты Сырлан райкомга алып китте. Шантыйнын
гаризасын алып, шаһитләрне чакырып, янә бюро утырышы булды. Гаделлек җинде.
Шантыйнын чалбарын тагын төшертеп, сөннәтенен кире кайтканлыгын күреп,
партиягә янадан алдылар.
Эшләр худта. Шантыйнын әтәче иртә-кич гел кычкыра торганга әйләнде. Хатын-
кызлар да Шантыйга ныграк тартыла башлады кебек. Ләкин парторг Кутыр
Шантыйны тагын парткомга чакыртты. Бу юлы Шантыйнын персональ эше
каралачагын әйтте. Тагын партбюро җыйдылар, сүзне парторг Кутыр башлады:
— Җә, иптәшләр, җыелышып беттек, башлыйк.
Президиум әгъзалары үзара пышылдашып алды.
— Димәк, башлыйбыз! — диде парторг. — Бүгенге көн тәртибендә коммунист
Шантый Жумбавызнын шәхси эше карала. Сөйлә, Колатун!
Колатун Куштан кирәкмәсә дә тамак кырыштыргалап, язганнарын укый башлады.
— Менә, ни... иптәшләр, нәрсә дип әйтием, иеме, кых... иптәшләр аны ни...
яшереп торасы юк иеме... кых... — Колатун графиннан стаканга су агызып, йотып
куйды. — Көпә-көндез булган хәлләр инде, иптәшләр, һич кенә дә гафу ителә торган
эш түгел, иптәшләр, бу безнен коммунистик әхлакка туры килми, ие... ни... Бу —
Шантый Жумбавызнын ин зур җинаяте, котчыккыч әхлаксызлыгы, әгәр дә ул һаман
да шулай җәзасыз калса, башкалар да аннан күреп, анынча эшли башласалар, кая китә
ул, иптәшләр, ие... Мона кадәр дә Шантый җинаять өстендә тотылып, бер котылган
иде. Мин, иптәшләр, җинаятьчене бу юлы катгый җәзага тартырга, күргәзмә хөкем
итәргә тәкъдим ясыйм, башкаларга да сабак булсын.
Парторг Кутырнын көр тавышы янгырады:
— Колатун, турысын әйтеп сүлә! — диде Кутыр. — Шартлатып әйт, башка
иптәшләр дә анлап калсын!
Колатун Куштан тагын тамак кырды:
— Кыхым, әйтәм, иптәшләр, әйтәм, шартлатып әйтәм бу җүнсезнен җинаятен.
Без бөтен көчебезне, вакытыбызны кызганмыйча, фидакарьләрчә батырлык белән
халык зиһенен томалап торучы агу булган дингә каршы көрәшәбез, гореф-гадәтләрне,
хорафатларны, төрле ырымнарны төбе- тамыры белән йолкып алу өчен күпме еллар
мәшгульбез, иптәшләр, ә арабызда бар шундый элементлар, ул элементлар безнен
изге эшебезгә аяк чалалар, иптәшләр: менә бу кабахәт Шантый Жумбавыз — шул
корткыч элементларнын берсе. Мин анын белән күрше булып өч ай ярым тордым,
иеме... кыхым... шул өч ай ярым дәверендә мин анын һәр адымын күзәтеп, язып,
фотога төшерә бардым... Ул... ул... әйтергә генә оят... юк, телем әйләнми, иптәшләр...
Колатун Куштан сүзен өзде. Парторг аягүрә басты:
— Әйт, Колатун, гадел хөкем өчен дөреслекне әйт. Әйтергә оят булса да әйт!
Колатун тирән сулыш алып әйтте:
— Шантый Жумбавыз, иптәшләр, бәдрәфкә, әбрәкәйгә чыккан саен тәһарәт ала:
хатыны да, между прочим! Хатыны да комгансыз тышка чыкмый анын. Хатынын да,
иптәшләр, Жумбавыз, хәтта балаларын да шуңа өйрәтә, иптәшләр, ие... Бу кадәр
наданлык, бу кадәр артта калганлык белән килешеп булмый, иптәшләр... ие... Оятсыз
ул Шантый. Комганын яшереп тә алып чыкмый, ичмасам. Аның хатыныннан күреп,
минеп хатын да комган сатып алып кайткан, ие, кыхым... Жумбавыз кеше күрсен дип,
өйрәнсеннәр дип, комганын юри болгый-болгый ишегалдында йөри.
Залда тынлык урнашты. Шантыйның ияге күкрәгенә тигән, халык Шантый өчен
куркып утыра иде.
— Дөресме шул, Шантый? — диде парторг. — Танма! Тансаң, гаебең зурая гына.
Тынлык.
— Менә дәлилләр! — дип Колатун өстәлгә өч комган чыгарып бастырды. Бик
матур нәфис җиз комганнар иде алар. — Менә аның комганнары... Менә сурәтләре...
ие...
Колатун сурәтләрне берәм-берәм карарга тотынды, һәр фото саен күзен акайтып:
«о-о... и-и... у-у...» авазлары чыгарып озак кына караганнан соң, сурәтләрне бюро
әгъзаларына тапшырды, тегеләре өелешеп фотолар өстенә ябырылды. Кемдер
хихылдады, кемдер аһылдады.
— Бу комганнар синекеме? — дип кычкырды парторг.
— Менә экспертиза! — диде Колатун: — Комганнарда Шантый белән
хатынының бармак эзләре.
— Дөресме шул? — дип кабатлады парторг.
Шантый телгә килде:
— Дөрес, иптәшләр, мин танмыйм, минем комганнар.
— Менә, күрдегезме, иптәшләр, — диде паторг. — Үзе дә танмый. Шаһитләр,
дәлилләр белән китереп кыскач, «дөрес» дими кая барасың!
Парторг бюро әгъзаларына иелде, әгъзалар һаман аһылдый-хихылдый сурәтләр
карый иде.
— Сездә җинаятьчегә карата сораулар бармы? — диде. Сурәтләрдән аерылмыйча
гына барысы да «юк», «юк» дигәнне аңлатып кул изәделәр. — Димәк, Шантый
Җумбавызның җинаяте тулысы белән расланды. Бу җинаятьчегә, бу корткычка
безнең арада урын юк.
Бюро әгъзалары пышылдашып алдылар, алар хөкем карары белән риза иде.
Парторг тантаналы тавыш белән:
— Шулай итеп, иптәшләр, — диде. — Шантый Жумбавызны, кылган җинаяте
өчен һәм шундый ярамаган эшкә хатынын, балигъ булмаган балаларын котыртканы
өчен ике статья нигезендә каты җәзага тартырга. Аны партиядән чыгарып,
комганнарын конфисковать итеп, тәһарәт алырга мөмкинлеге булмаган җиргә,
строгий режимлы төрмәгә утыртырга!!!
Касторка
1935 ел иде бу.
Гөндәрле авылының Мескен Сәхи исемле бәндәсе үзенең сөяр-сөймәс хатыны
Гаптия белән этле-мырлы яшәп ята иде. Мескен Сәхинең каралты- курасы юк,
өялдысыз салам түбәле мунча кадәр бер йорт. Мал-туары юк, хәерче нәсел. Аның
кушаматы да «Мескен» иде. Мескен хәерче булса да, эчәргә җаен таба үзе тагы.
Гаптия ике көннен берендә самавыр янында гел бертөрле тавыш белән иренен канына
тоз сала.
— Өйгә игътибарын юк... Йортка кот кунмый... Мунча салам диден, салмадын...
Күршеләр яккан мунчага йөрүе оят инде, билләһи... Ичмасам, кара булса да бер мунча
салып бир...
Мескен Сәхи аек булса, дәшмичә генә хатынынын колагын бораулаганын тынлап
утыра-утыра да, йокларга ята яки каравыл өенә чыгып китә.
Мескен Сәхинен күршесе Шәрхемулла Мораты сөекле хатыны Сәлҗия, өч баласы
белән тату гына, матур гына яши иде. Морат Сәхидән дә фәкыйрь иде. Алар сыер,
сарык асрар дәрәҗәдә түгел, әмма Моратнын хатыны Сәлҗия бер кәҗә алырга күптән
хыяллана иде, ләкин заемнар түли-түли акча арттыра алмый йөдиләр иде.
Гөндәрле авылынын мәчет манарасын шул елда кистеләр. Манара кисү модага
кереп киткәч, авыл советы рәйсе Хөрдун башкалардан алдарак өлгерергә тырышып,
Гөндәрле манарасын кисәргә Мескен Сәхи белән Шәрхи Моратын яллады. Хөрдун
манара аударучыларга 300 сум вәгъдә иткән.
Мескен Сәхи манараны кисәргә шатланып риза булды. Өенә кайткач ул хатынына
кычкырды:
— Карчык! Булыр сина кара мунча! — диде. — Йөз илле сумга ак мунча да
салырга була.
Сәлҗия исә иренен манара кисәргә ризалык биргәнен ишетеп, өйдә кара буран
куптарды:
— Башын икемени синен? Алла йортына кагылырга син кяфер түгел! Ике
аягыннын берсен дә атламыйсын! - дип кычкырды.
— Ә кәҗәне нинди акчага алабыз? Үзен бит «кәҗә алыйк» дип колак итемне
ашадын! — диде Морат хатынын шушы сылтау белән җинүенә нык ышанган хәлдә.
Ләкин Сәлҗия каты торды:
— Ник чукынып китми кәҗәсе! Тефү, әстәгъфирулла! Сөт эчмәбез, ләкин халык
алдында йөзебез ак булыр.
Морат нишләргә белми, аптырап калды, ничек итеп Хөрдунга җавап бирерсен? Бу
юлы да Сәлҗия ана ярдәмгә килде:
— Эчем китә диген! Вәссәлам! Барма мәчет кырына!
Шулай булды да, икенче көнне иртүк Хөрдун Моратлар капкасына кагылды.
— Морат! — дип кычкырды рәис. — Сәхиулла инде күптән мәчет янында балта
тотып басып тора, син нишләп ятасын, пычкынны алып, чаптыр, тиз бул! Марш
мәчеткә.
Сәлҗия иренә пышылдап:
— Бар, тиз бул әбрәкәйгә йөгер, шуннан чыкма! — диде.
Сәлҗия мич авызындагы комганны алып, иренә тоттырды:
— Пычтырда шунда! Ынгырашкан бул!
Морат комган тотып, өйдән атылып чыкты да әбрәкәйгә кереп бикләнде. Ул арада
Сәлҗия капканы ачып, Хөрдунны ишегалдына кертте.
— Кайда ул ниччастный Морат? — дип кычкырды рәис.
— Эче китә! Әнә, әбрәкәйдә! — диде Сәлҗия.
Хөрдун әбрәкәйгә якын килеп:
— Ни булды? — дип сорады.
Эчтә комганнан пычтырдап агызылган су тавышы ишетелде, Морат ынгырашып
куйды.
— Э-э, үлә-әм...
— Ни эчтен, ни ашадын ул кадәр эч китәрлек итеп? — диде рәис.
Сәлҗия иреннән алда өлгерде:
— Кызыл аракы дип кастуркы эчкән, нәләт!
— Син кызыл аракыны бушатып, юри кастуркы салгансын! - дип ыңгырашты
Морат.
Хөрдун:
— Авызкайларыгызны... — дип мыгырдана-сүгенә чыгып китте.
Манара кисүгә каршы торырлар дип Хөрдун районнан милиция чакырткан иде.
Милицонерлар дүртесе дүрт башка басып, халыкны мәчеткә якын җибәрмәделәр.
Мескен Сәхи мәчет түбәсенә менеп, кадак суыргычы белән калайларын куптара
башлады. Халык Сәхигә каргыш атты.
— Мәлгунь! Имансыз! Тәмуг кисәве! Кулын чересен! — дип туктаусыз
кычкырып тордылар.
Манараны Мескен Сәхи берүзе аударып, 300 сумны чикмән чабуын кин итеп
ачып, чалбар кесәсенә урнаштырды да күрше урыс авылына китте. Сәхи өч йөз
сумнын тиенен дә өенә алып кайтмыйча, урыста биш көн эчеп ятты. Алтынчы көнгә
киткәч, аны хатыны, балалары өстерәп алып кайтып, лапаска яткырдылар.
Ак мунча да, кара мунча да аракы парлары булып махмырга әверелгән иде. Ике
тәүлек аунап ятканнан сон, бераз айнып, Сәхи аягына басты. Бригадир Зөләй ана эшкә
әйтте:
— Сәхи, җитте, күп ял иттен, эшкә чык! Малатилкага көлтә биреп торырга кеше
юк! — диде.
Мескен Сәхи айныр-айнымас эригегә төшеп китте. Трактор гөрләп эшләп тора,
молотилкага каеш кигезелгән. Тракторчы Расих белән бригадир Зөләй Мескен
Сәхине көтә. Сәхи молотилка барабаны янына килеп, җиннәрен сызганды да,
тракторчыга кул изәде, молотика уылдап эшли башлады. Сәхи хатыннар кулыннан
билбавы киселгән көлтәләрне алып, молотилкага каптыра, молотилка көлтәләрне
умырып алып кереп китә, ике йөк көлтәне суктырып бетерәм дигәндә генә, әллә нәрсә
булды: Сәхинен әллә башы әйләнеп китте, әллә аягы тайды, әллә җине чишелеп,
тешләр арасына чолганды, анын ун кулы көлтә белән бергә молотилка барабанына
кереп китте. Сәхинен акырган тавышы ишетелде, молотилка анын кулын инбашына
хәтле капкан да тунапмы туный, халык аһ итте, трактор сүнде. Салам өемен, ашлык
көшелен чәрдәкләнгән сөяк, кан каплаган иде. Мескен Сәхи ун кулсыз калды. Аны
хастаханәгә тиз алып киттеләр, байтак ятканнан сон чыгардылар. Ләкин тора-бара
анын инбаш сөяге чери башлады, табиблар да, им-том да аны коткара алмады.
Авыртуына чыдый алмыйча, шулай акыра-акыра Мескен Сәхи бу дөнья белән
бәхилләште.
Халык гөж итте:
— Манара кискәнгә аны Алла сукты! Мескен Сәхигә авыл халкынын каргышы
төште! — диделәр.
Шәрхи Мораты сау-сәламәт калды. Бер ел да узмагандыр, Морат заемга акча отты,
шактый зур сумма иде ул, бераз бурычка кереп, откан акчага кушып, Морат сыер
сатып алды. Кәҗә саварга хыялланган Сәлжия рәхәтләнеп сыер сава башлады.
Хатыны Сәлҗия аркасында Морат «кызыл аракы урынына касторка эчкәненә»
куанып бетә алмый иде.
Нармальны
Йөрисен йөрде, күрәсен күрде, татыйсын татыды инде Кучкар исемле егет. Ул
төпләнергә, акыл утыртырга уйлады. Анын күптән таныш бер кызы бар. Филисә
исемле. Филисә дә ана ягымлы карый иде. Сүз каткан булса, Филисә, һичшиксез, ана
кияүгә чыккан була иде. Кучкар ана егерме бер 176 яшендә өйләнә иде дә, анын
койрыгы гаиләгә катып кала иде. Кызны ошатса да Кучкар ана сүз катмады. Әле
кочмаган күпме гүзәлләр аны көтә. Шуна күрә, ул Филисә өметләнерлек гамәл
кылмады. Кучкарнын хатыннарны «урып барганын» Филисә күрә, белә иде. Шулай
да, Кучкарнын бер шактый мактарлык гадәте бар иде: ул йөри торган кызларынын
берсенә дә «мин сина өйләнәм», димәде. Аерылышканда да күңелләрдә юшкын
калдырырлык итеп, тупас аерылышмады, дусларча аерылыша иде. Ташлашкан
кызлар ана нәфрәтле, үчлекле булмады, хәтта алар Кучкарга рәхмәтле дә иде. Ошата
икән йөрсен, ләкин өйләнер, дип өметләнмәсен.
Ни гаҗәп, Филисә дә кияүгә чыкмады, юкса ул гүзәл, мөлаем кыз.
Кучкар Филисә белән йөри башлады һәм алар озакламый өйләнештеләр. Зөфаф
кичендә Кучкар хәйран калды: анын кәләше Филисә гыйффәтле кыз булып чыкты.
Кучкар анын кыз булуын шарт итеп куймаган иде дә. Утыздан узган гүзәл бөтен була
ала микәнни? Никах укытылды, туйлары матур узды, кияү мунчасы да шәп булды,
кияү коймагы да тәмле иде. Тормыш итәр өчен Кучкарнын бөтен җире җитеш иде.
Фатиры, машинасы дигәндәй, Филисә дә йорт яме иде. Филисә Кучкарны чынлап сөя
иде. Кучкар башкалардан күпме наз күргән булса да Филисәдәй ягымлы хатынны
очратканы булмады.
Ләкин Кучкар Филисәнен гыйффәтле килеш сакланганына аптырый иде. Анын
башына бәйләнчек бер уй кереп урнашты. Ни өчен шундый чибәр, ягымлы кызга
башка егетләрнен күзе төшмәгән, ни өчен аны кочмаганнар, ни өчен... Бик
аптыраткач, Филисә көлемсерәп әйтте:
— Сине көттем! Йөрерсен-йөрерсен дә, барыбер минем янга килерсен дидем.
Матур әйтте. Җавап Кучкарга ошады. Ләкин теге уй һаман кыймылдый: нигә
минем хатын гына кыз килеш калырга тиеш?
Кучкар ешрак салгалый башлады. Салган саен ул хатынына бәйләнә:
— Ничек алай булды сон әле бу? Нүҗәли син беркем белән дә...
— Тигәнәк! — диде Филисә. — Мина синнән башка кеше кирәк түгел иде.
Кучкар усал көлде:
— На-а, мин Алланын кашка тәкәсе түгел! Башка ирләрдән бер дә артык җирем
юк, синен арттан йөргәннәрдән дим... Димәк, синен нинди дә булса серен бар... Бәлки,
син ирләр белән йоклап та бөтен булып кала белә торгансындыр, ә?
Мона кадәр хатын иренен бәйләнүләренә көлеп кенә карый иде, сонгы җөмлә
анын күнелен чеметеп узды. Ул әйтергә сүз табалмады.
— Саташкан! — гына диде дә тынып калды.
— Башкалар бит миннән мәһабәтрәк иде... Ни өчен син мин йөреп туйганны
көтеп, мина кияүгә чыктын?
Филисә сүзсез генә:
— Уф-ф! — дип куйды.
— Ю-ук, син әйт: ни өчен син башка ирләр белән йокламадын, ә?
Хатын сөйләшүне әле һаман шаяруга борырга тырыша иде, бу юлы шактый җитди
итеп:
— Сайладым-сайладым да, картая башлагач, кияүсез утырып калмыйм дип сина
чыктым. Шушы ир уртасы кешегә кияүгә чыгыйм да, яшьрәк егетләр белән типтерим
дип чыктым. Мина әле күз атучылар да-ху-ху...
Үнәченә кылчык кадалгандай, Кучкар төртелеп калды, тамак кырды, кирәге
булмаса да ютәлләп алды да әйтте:
— Ә-ә, алай булса эш башка! Мин әллә берәр серен бармы, дип торам. Бу —
нармальны! — диде дә Кучкар тынычлап йокыга китте.
Таккүз
Без, Казан каласыннан Урал якларына сәяхәткә чыккан өч кеше, Белорет
каласындагы бер типтәр йортына фатирга төштек. Максатыбыз бу яклардагы
риваятьләр, әкиятләр, маҗаралы хикәяләр җыйнау иде. Бер уңайдан Урал тауларын
да күреп китәргә иде исәп.
— Ямантауга якын бармагыз! — диде хуҗабикә. — Анда Таккүз яши.
Имеш, Ямантау мәгарәләренең берсендә Таккүз исемле дию яши икән. Таккүз
кайчандыр ике күзле, җөп күзле булган, ләкин Урал батыр орышта аның бер күзен
чыгарган да, дию бер күзле, так күз булып калган. Сыңаркүз иң олы мәгарәне үзенә
сайлап, шунда яши, мәгарәсенә якын килгән кешеләрне кунакка дәшә. Кунаклар
мәгарәгә кергәч, дию тау куышын таш белән бастырып куя. Аннан беркем дә чыга
алмый. Таккүз гаять зиһенле дию икән, тоткындагы кешеләрне ул яхшы ашата,
эчертә, алар белән зыялы әңгәмәләр кора, кешеләр симергәч, ул аларны тотып ашый,
ди. Таккүз үзенә катлаулы табышмаклар, мәсьәләләр биргәнне бик тә хуплый. Һәм
нинди генә катлаулы сораулар булса да ул аларны бик тиз чишә, әгәр дә куелган
сорауга өч тәүлек эчендә җавап табалмаса, аның көче бетә. Тау куышы үзеннән-үзе
ачылып китә, кешеләр иреккә чыга, ди. Ләкин моңа чаклы тау куышыннан чыккан
кеше булмаган, ди.
Безнең экспедиция составында өч кеше, дидем. Мин, фәкыйрегез, өйләнә алмыйча
йөрүче карт буйдак, өлкән фәнни хезмәткәр Сайраш, гыйльми дәрәҗәсе булмаган,
сазаган карт кыз Залидә.
Дәрәҗәләр буенча Сайраш белән без аннан югарырак булсак та, белем ягыннан
Залидә бездән күпкә өстен кебек сизәм. Ул тыныч холыклы, кияүсез калганына
ияләнгән, кияүгә чыккан кызлардан ул көнләшми дә кебек. Матур гаилә корганнарга
карап ул сөенә. Ләкин сизенәм мин, аның яшертен хыялы бар: гаилә кору, балалар
үстерү. Ир-егетләр аңа игътибар итми. Әллә бар ул, әллә юк. Фән темасында гына
ирләр аның белән сөйләшә. Сайраш, гомумән, аны хатын-кызга да санамый.
Киттек Урал тауларын карарга. Сайраш та, Залидә дә, мин дә: әйдәгез, Ямантауны
барып күрик, димәдек. Сүз куешкандай, без Ямантау тарафына юл алдык.
Ямантау диңгез өстеннән 1600 метр биеклектә булып, анда менеп җитәр өчен
шактый көч сарыф итәргә кирәк булды. Ярый әле, без сәяхәткә ныклап әзерләнгән
идек, тау араларында йөрерлек аяк киеме, чатырлар, учак тергезер өчен әсбаплар,
ашау-эчү җаен да караган идек. Компасыбыз да бар иде. Ләкин без адаштык. Йөреп
арыгач, чатыр корып йокларга яттык. Иртән торып тагын йөреп киттек. Күпме генә
йөрсәк тә без Ямантау башына барып чыга алмыйча гаҗиз булдык. Тагын ялга
туктадык. Дусларым пошаманга төште, сиздермәскә тырышалар. Шулай йөри торгач,
алган ризыкларыбыз да бетте, без ачыга-кибегә башладык. Ике тәүлек ризыксыз,
сусыз йөреп, хәлдән тайдык. Безнең уен фаҗигага охшап калды. Сайраш каушаган,
шомлана, дәшми, минем дә эчтә курку, Залидә генә тыныч күренә, ул безне юата.
Сәяхәтләрдә тәҗрибә туплаган булсак та, без таулар арасында ничек ризык табарга
икәнен белми идек. Кайтыр юлны тапмасак, без ачтан үләчәкбез, дигән шом сызылып
узды.
Чатыр корырга хәл юк иде, без өчебез өч җиргә биштәрләребезне ташлап ял
итәбез.
Шулчак тау куаклары артыннан бер егет килеп чыкты. Өчебез бердән кычкырдык:
— Котылдык! — дидек.
Егетнең бер күзе кара чүпрәк белән бәйләүле иде.
— Югарырак менгәнсез шул! — диде егет.
Ул янга аскан букчасыннан шешәле су чыгарып, Залидәгә сузды. Залидә ике
йотты да шешәне мина бирде, мин дә бер-ике йотканнан сон Сайрашка бирдем.
— Әйдәгез! — диде сәер егет. — Минем куышыма. Анда ризык та бар, җылыда
ял итәрсез.
Ул куаклар арасына ташланган ике куян, бер көртлекне алып, алдан китте.
Бераз баргач, без тау куышына килеп җиттек. Тау куышы алагаем зур түгәрәк таш
белән бастырып куелган иде. Без биштәрләребез белән маташкан арада егет нидер
кылды, таш капкач күчте, без тау куышына кердек. Без керүгә үк егет тагын нидер
кылды, әлеге таш мәгарә авызын каплап куйды. Мәгарәдә якты иде. Монда җәнлек
тиреләре белән капланган таш сәкеләр, диварларга кеше сөлдәләре эленгән, уртада
учак, казан, алда тагын бер куыш. Егет шул куышка кереп китте дә тиз генә әйләнеп
тә чыкты, теге егет урынында сынар күзле алагаем зур гәүдәле дию иде. Безнен
гаҗәпләнгәнне күреп, дию көлде:
— Курыкмагыз, бу мин — Таккүз! — диде. — Ашагыз, эчегез, сез моннан чыга
алмаячаксыз. Бары тик мин сез куйган табышмакларга җавап бирә алмасам гына сезгә
юл ачылыр. Ләкин әле моннан чыга алган кеше булмады. — Ул кеше сөякләренә
ишарә итте. — Әнә, табышмак белмәгәннәрнен сөлдәләре! — диде.
Без телсез калдык.
Сайраш капчыгын ташлап, үкерә башлады:
— Нәҗес! Җирәнгеч хайван! Чыгар безне моннан!
Минем дә хәл мөшкел иде, ләкин мин куркуымны күрсәтмәскә тырыштым. Дию
ул арада куяннарны тунап, көртлекне пешекләп, казан асты. Учак көлендәге утлы
күмер тиз көйрәде, Таккүз учакка утын ташлады да янә үз куышына кереп китте, ул
аннан чүлмәк алып чыкты:
— Монысы ширбәт! — диде Таккүз, һәм Залидәгә чүмеч сузды: — Бал кушып
ясалган эчемлек. Татып багыгыз!
Сайраш һаман чәбәләнә, Залидә берни булмагандай чүлмәктән ширбәт чумырып
алды да эчә башлады.
— Татлы ширбәт! — диде кыз.
Мин дә эчтем, чыннан да эчемлек гаять ләззәтле иде. Анынчы куяннар белән
көртлек ите дә өлгерде, без бер гаилә кебек, учак тирәли табын ясап утырдык, Сайраш
та канәгатьсез мыгырдап, безгә кушылды.
— Күрәм, сез фән белән шөгыльләнәсез! — диде хуҗа. — Минем гел бертөрле
яшәешемә сез якты нур алып килдегез. Безнен кичәләр гаять кызык узар дип уйлыйм.
Сезнен кайсыгыз алдан симерсә, мин шуны ашармын. Анынчы сез мина
табышмаклар, сораулар бирерсез.
Эчтән генә уйлап куйдым, беренче булып Сайраш симерәчәк, чөнки ул инде болай
да симез.
Әйе, Таккүз атлы дию мәгарәсендә безнен гел бертөрле тормышыбыз башланды.
Сайраш та бар булган табышмакларын әйтеп бетерде, мин дә четерекле сораулар
бирдем, Таккүз аларны бик тиз чишеп, сорауларга тиз җавап биреп, безне хәйран
калдырды. Чират Залидәгә җитте.
— Тынлагыз! — диде Залидә көннәрдән бер көнне. — Бер падишаһнын өч кызы
булган. Икесе бик тә унган, тиктормас, өченчесе үшән, ялкау, йокы чүлмәге булган
ди. Бу пошмасына кияү табылмас, унганнарына кияү тиз табылыр әле дип падиша ин
башта төпчек кызын башлы-күзе итәргә хәйлә корган. Падиша халыкны, булачак
кияүләрне мәйданга җыйган. Өч бертөрле казан астырган, казаннарга бер үк
микъдарда су салынган, һәр казан янына берәр кызын куйган да игълан иткән:
барысына да бертигез шарт, бертигез ризыклар, бертигез утын, кайсы кызымның
казаны алдан кайнап, ашы өлгерә, шул кызымны беренче булып кияүгә бирәм, дигән.
Ин башта ялкау кызның казаны кайнаган. Һәм ул шаһзадәгә кияүгә чыккан. Ни өчен
аның казаны алдан кайнаган?
Таккүз аптырашта иде.
— Кызык! — диде мәгарә хуҗасы. — Кызык! Миңа уйларга вакыт кирәк.
Дию куышына кереп, юк булды. Бер көн узды, икенче көн узып бара.
Тоткынлыктан котылдык дип торганда гына дию башваткычның чишелешен әйтте:
— Уңган кызлар: казаным кайчан кайнап чыгар икән, дип ашның тозы таманмы,
дип казан өстен ара-тирә ачып-ачып караштырганнар, ялкау кыз бер тапкыр да казан
өстен ачмаган, казан кырында йоклап утырган, аның казаны тизрәк кайнаган, ашы
тизрәк өлгергән.
Дию тантана итә, без сөмсеребез коелган килеш йокларга яттык.
Икенче көнне Залидә тагын табышмак әйтте:
— Әйт, Таккүз! Икедә өч, өчтә ике — нәрсә ул?
Бу юлы да дию аптырашта иде, җавапны ул тиз генә табалмады. Өченче көнгә
киткәндә тагын әйтте:
— «Ике» сүзендә өч аваз, «өч»сүзендә ике генә! — диде.
Тагын йокларга яттык. Залидә төннәр буе йокламый иде, барыбыз да
белгәннәребезне Таккүзгә әйтеп бетердек, Залидәнең дә запасы бетте, ул
табышмакларны үзе уйлап чыгара иде булса кирәк.
Ул арада Сайраш тәмам симереп өлгерде. Таккүз мине тотып ашар дип төне буе
борсаланып чыга.
— Дию Таккүз! — диде Залидә. — Менә бу йон бөртеген турайтырга синең
куәтең җитәрме?
Төкне күргәч, Таккүз шаркылдап көлде.
— Мин андый төкне генә түгел, тимер капкаларны, тимер бүрәнәләрне дә
турайтам, клиндер ясый мин алардан.
Залидә Таккүзгә йон бөртеген бирде. Дию-егет төкне турайтып карады, төк янә
бөгәрләнеп килде. Тарта торгач, йон өзелде, ләкин тураймады.
— Яңасын бир! — диде дию.
Залидә кесәсеннән яңа төк чыгарып бирде. Дию төкне ике башыннан таш белән
бастырып, төнгә куеп та карады, төк тураймады, ташларны алуга ук янә бөгәрләнеп
килде.
Залидә челтерәп көлде, Сайраш та елмайды.
Өченче көн бетеп килә иде. Таккүз йонны турайта алмады.
— Юк! Булмый! — диде Таккүз һәм шулчак мәгарә ишеге ачылып китте,
тоткыннар иреккә чыкты.
Аерылышыр алдыннан бичара Таккүз Залидә алдына тезләнеп:
— Зинһар, әйт, — диде. — Нинди төк булды ул мин турайта алмаган? Залидә
әйтте:
— Шул нәрсәмнең йонын да турайта алмагач, син нинди дию инде, такбаш! —
диде.
Таккүз мәгарәсенең ишеге янында үкереп елап калды, без таудан төшеп, туры
юлны табып, кайтып киттек.
Казанга кайтканда мин күземне Залидәдән алалмадым, ул миңа шундый гүзәл
булып күренде, мин аңа үлеп гашыйк идем. Казанга кайткач, без өйләнештек.