Логотип Казан Утлары
Публицистика

АККАН СУЛАР КИРЕ КАЙТМЫЙ

Һич уйламассың язмыш синен белән берәр вакыт шаярып алыр, яки сынап карар
дип. Кайчагында авыр хәлгә каласын, көтелмәгән шатлыклы вакыйгалар була, күктән
бәхет ява дигәндәй... Шунда менә шулай килеп чыкса кайсы юнәлешкә каерылыр иде
икән минем тормыш дип тә уйлап куясын...
...Төзелеш институтының архитектура факультетына керү имтиханнары
тапшырып йөрим. Бик нык әзерләндем, әлбәттә. Рәсем ясауны булдырам анысы.
Тәҗрибә бар. Мәктәптә укыганда да барлык бизәү эшләре мина йөкләнә иде.
Математикадан әлләни мактанырлык чамам юк югын, әмма укытучыбыз Вера
Павловнанын безне интектерүе белемгә гаять файдалы нигез салгандыр дип уйлыйм.
Татарча диктант язуны чүпкә дә санамыйбыз инде.
Менә математикадан имтихан бара. Мәсьәлә, мисалларны тиз генә чишеп,
имтихан алучы япь-яшь кыз алдына ин беренчеләрдән булып килеп утырдым. Чибәр
дә инде, нәгаләт. Миннән яшьрәк тә бугай. Кай арада югары белем алып, бездәй
ломоносовларны сыный бит, әй. Институтлар ташлап, төзелештә эшләп йөрсән,
шулай була ул, Хәмзин. Менә яшь кызлар үзеннән сынау алалар хәзер. Янаклар уттай
яна, колаклар кызыша. Тирли-пешә чибәркәйнен минем кәгазьдәге мәсәлә-
мисалларны тикшерүен күзәтәм. Алай сызгаламый тагын, ялгышлар юк, күрәсен.
Менә тотынды бу өстәмә сораулар бирергә. Логорифмнар, ди, интеграллар...
Сонгысын гомумән ишеткән дә юк. Үтмәдек без аны мәктәптә, мин әйтәм. Шундый
чибәр кыз сораулар яудырганда җавабын да тиз генә табып булмый бит әле анын.
Тотлыгам гына, күз алларым томаланып китте. Томан артындагы әлеге кыз убырлы
карчыкка да әверелә, сихерче сурәтләренә керә, аждаһа төсле дә күренә. Агулы
сорауларын чәчеп бетергәч: «Дүртле!» — диде бу. Дүртле? Нишлим мин ул «дүртле»
белән? Конкурстан үтмим бит. Димәк, армиягә. Шагом марш! Нишлисен, юри
батырды инде бу мине, юри. Конкурс зур, кемнедер сызарга кирәк.
Хезмәт итеп кайтсам кайтам, әмма «бишле» куегыз инде дип ялынмаячакмын.
Гарьлеген кая куярсын. Татарнын башы иелми анын!..
Еллар үтте. Армия хезмәте дә артта калды. Сөйгән ярлар без кайтканчы безне
көтмичә кияүгә чыгып беттеләр. Яналары күренми. Әллә акылга ныграк утырганбыз,
әллә тормышка аеграк, төплерәк карыйбыз. Өйләнергә уйлаган юк. Дуслар бер-бер
артлы башлы-күзле булып беттеләр. Менә сонгысын өйләндерәм. Мин — шаһит егет.
Инде күпмесендә бу вазифаны башкарганмындыр, санаган юк. Дустым Азат өйләнә.
Булачак җәмәгате Хәдичә искиткеч сөйкемле, булган кеше. Каян табалар
шундыйларны, мина берәү дә очрамый. Шулай да Хәдичә колагыма киртләп, туйга
үзенен менә дигән сердәше шаһит кыз булып киләчәген әйтеп куйды. Кара аны,
ычкындырасы булма, ялгышырсын, дип тә өстәде. Ярый, килсен, китәр әле. Инде
мина өйдәгеләр дә күп кандидатуралар күрсәттеләр, күнегелгән.
Менә туйга җыелалар. Кемнәр генә юк. Барысы да бәхетлеләр, парлылар, мин генә
дуадак ата каз кебек басып торам. Әле кызмаганмын. Кызсам, туктатып булмый
тагын үземне. Баянны алып уйный да, җырлый да башлыйм. Дөресен генә әйткәндә,
шунын өчен чакырылам да инде мин туйларга. Карыйм, Хәдичә, Азатыннан
вакытлыча аерылып, минем янга бер кызны җитәкләп килә. Ерактан ук сүзен
таныштырудан башлый.
— Менә бу — Алмаз, шаһит егет, безнен дустыбыз. Ә бу кыз — минем сердәшем,
Төзүчеләр институтынын яшь доценты — Галия, — ди.
Мин күземә күренәме, бу — өнемме-төшемме дигәндәй авызымны ачып әлеге
Галиягә карап каттым.
Шул бит, шул, әйе... Теге вакытта имтиханда мине батырган кыз.
Хәдичә сүзен дәвам итте.
— Нәрсә өнсез калдын, башка вакытта бик кыю бит үзен, — дип, мина гына күзен
кысып, кызнын сыйфатын баш бармагы белән бәяләп, Азаты янына йөгерде.
Мин каушаган килеш торам. Әйе, ул мине белми, хәтерендә калмаган. Минем
кебекләр анын күз алдыннан йөзәрләп, менәрләп үтәләр ич...
Ниһаять, Галия сүзен башлады.
— Хәдичә сезнен турыда мина бик күп сөйләде. Төзүчеләр институтын тәмамлый
алмыйча армиягә алынуыгыз турында да. Карагыз әле, нигә шунда мина мөрәҗәгать
итмәдегез. Мин бит еш кына керү имтиханнарын кабул итәм. Хәзер янадан бездә
укырга теләгегез юкмы? Мин барында сезгә уку бик җинел булыр иде. Сезнен
талантлы икәнлегегез йөзегездә үк чагыла. Сезнен кыяфәтегез зыялы, сез музыкант,
сез шагыйрь, композитор — бу күркәм сыйфатларыгыз арасында архитекторлык
юнәлеше аеруча калку күренә. Әйдәгез, бергә булыйк.
— Рәхмәт сезгә. Менә бит мине тормышта нинди бәхетле борылыш көтә икән.
Сез иреклеме?
— Әйе. Гафу итегез, мин сезгә һич яшерми әйтә алам: инде бер мәртәбә
ялгышлык белән кияүдә булдым. Яшьлек хатасы. Бер студентым белән яшәп
карадым. Институтка керттем, укыттым, хәзер качты. Ә сез акыллы, һичшиксез
акыллы.
— Шулай шул, инде мина акыл керде. Әйдәгез, бүген ул турыда сүз кузгатмыйк.
Бүген бәйрәм — дусларыбыз тантанасы. Биик, җырлыйк.
Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар ник болай?
Аккан сулар кире кайтмый, Яшь гомерләр дә шулай.