Логотип Казан Утлары
Публицистика

2013 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр


МӨСЕЛМАН АЙ КАЛЕНДАРЕ БУЕНЧА 1434-1435 ҺИҖРИ ЕЛЛАР
8 гыйнвар (сишәмбе) — Сәфәр ае башланган көн.
24 гыйнвар (пәнҗишәмбе) — Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе — Мөхәммәд
пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә
вәгазьләр укыла, хәер, садака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм
фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла.
11 май (шимбә) — мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу
айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр
билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына.
16 май (пәнҗешәмбе) — Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич — Рәгаиб кичәсе
дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә
алу кичәсе дә.
21 май (сишәмбе) — Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн
(310нчы һиҗри, 922 нче милади ел).
5 июнь (чәршәмбе) — Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән
Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә — Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына кылган могҗизалы
сәяхәте. Мигъраҗ уразасы 100 төн ураза тотуга тиңләнә.
10 июнь (дүшәмбе) — дүрт изге айның берсе, мөселман ай календаре буенча, сигезенче ай
— Шәгъбан ае башлану көне.
23 июнь (якшәмбе) — Бәраәт кичәсе, ягъни “ләйләтул-Бәраәт”. Бәхет һәм һәртөрле
уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге
гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы
турында карар кабул итә.
9 июль (сишәмбе) — чират изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн. Рамазан аенда иң
кадерле кичә — Кадер кичәсе. 3 август, шимбә)
8 август ((пәнҗишәмбе) — Гайдел-фитыр. Ураза бәйрәме.
14 октябрь (дүшәмбе) — Гарәфә көне. Хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы
Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне.
15 октябрь (сишәмбе) — Гайдел-Әдъхә, Корбан бәйрәме. Иң зур мөселман бәйрәме.
Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам
итә. Бу көн Татарстан Җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән.
16, 17, 18 октябрь (чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга) — Тәшрикъ көннәре. Бу көннәрдә
мөселманнар фарыз намазларын укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләне мактап махсус сүзләр
әйтәләр.
4 ноябрь (дүшәмбе) — 1435 ел, яңа мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн. Бу
айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.
13 ноябрь (чәршәмбе) — Гашура бәйрәме. Сөнниләр Аллаһы Тәгаләнең ун пәйгамбәренә
күндерелгән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйлар Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали
хәлифәнең улы Хөсәенне (626-680) җәзалап үтерү көнне мөбарәк, изге вә хөрмәтле санап, ураза
тота.
Төзүче-мөхәррир
Хаҗи Абдулла ДУБИН.