ЗАМАН ҮЗЕ БЕЗНЕ САЙЛАДЫ
Поездда барганда
Август кичләре төренгән
Сутлы чия төсенә;
Карт күзләрем чат ябышкан
Вагон тәрәзәсенә.
Әй, сихри урман, акланнар! —
Сез дип, өздем дә ялгадым
Бәгырьнең чук кылларын;
Яшел куакларга кунып
Калса иде җырларым!
Хас та поезд тәгәрмәче, —
Чаба уй келтер-келтер;
Басып офык өркәченә,
Кул болгый кебек кемдер...
Чү, ни күрәм! Рәшәме ул? —
Карыймын күзем кысып:
Япа-ялгыз йорт утыра
Урман читенә посып.
Киртә йөзендә ак сөлге,
Чиләк — казык очында,
Төзек кура, үрли төтен, —
Мич башында арт кыздырып
Ятмыйлардыр кышын да.
Кем ул?
Үпкәләрен чәрдәкләтеп,
Шахталарда күмер чапкан
Шыр татар Шәмгунмы ул?
Әллә,
Китапларын чүпкә атып,
Ак хыялын заман ваткан
Шау мискин шагыйрьме ул?
Туйгандыр ул хәсрәтләрнең
АШап ачы алмасын;
Кидергәндер сукыр язмыш
Күлмәкнең кап-карасын.
Их, өмет коштай җилпенгән
Дәвер тумас беркайчан;
Әйт, ник Толстой кыршаулы
Җәннәтен ташлап качкан?!
Бәндәнекен — бәндә белмәс,
Юрамыйк аламага;
Бәлки тыны кысылгандыр
Тук, тынчу калаларда...
Бит монда... Иһи, мондамы, —
Күзгә сыймас иркенлек;
Ызанга кер дә, җигелеп,
Михнәт сабанын сөйрә!
Кайнамас сару,- күзләмәс
Аллаһтан гайре түрә.
Бассаң чыгып ялан тәпи
Чык сарган үләннәргә,
Көмеш чишмәдәй ялтырар
Керләнгән күңелләр дә.
Батыш як — урман, кәккүкләр,
Яшәр гомерне санап,
Туктамый кылса фараз, —
Төшмә шиккә, әнә кояш,
Эләгеп агач башына,
Баемый торыр бераз.
Кемне генә тетрәндермәс
Гомеркәйнең поезд сыман
Ашкынып чабулары?!
Сызлак җанга яга бәлзәм
Ятларның да, якын итеп,
Кул изәп калулары.
Сикерепләр төшәсеме,
Кочасымы һәммәсен?
Көндезен йолдыз күзләгән,
Җирдә риясыз яшәгән, —
Сез ул,- газиз кардәшем!
Чаба поезд келтер-келтер;
Татлы хисләр бишегендә
Тирбәлеп үтсен төнем;
Тамчы бәхет тапканнарга
Бәхетле үлем телим!..
Чиккә җиткәндә
Тәмам җиләдем,
Зәңгәр рәшәләргә алданып,
Чәчи-чәчи чабып барыштан;
Чәнчеп тезләрем,
Чүгәлим дә басу читенә,
Ятим сыман алыйм сулкылдап,
Ач башаклар койган сагыштан.
Галим-голәма,
Ләззәт табасызмы җаннарны
Коргаксыткан фәнни ачыштан?!
Сез бит гамәлдә
Юатасыз төсле сабыйны,
«Тереклек бар, — диеп, — Марста»,
Үлеп яткан чакта ул ачтан.
Кемнәр туймаган
«Изм»нардан ачып кабарган
Ахыры юк ызгыш-сугыштан?
Әйдә, мәйданга!
Чүлмәк ватыш, көрәш, чабышка! —
Арттан җилгәненә элдерәм,
Такыялар үреп берочтан.
Мәхбүс хәлдәбез:
Күңел мүкле, бикле йөрәккә
Керә алмый күрше кайгысы;
Пошмый көтәбез:
Бетәр кайчан тәмам ерткалап
Изгелекнең юка элпәсен
Явызлыкның тупас кайчысы?
Булды хак эшем:
Телем-телем кисеп бәгырьне,
Күшеккәнгә җылы өләштем;
Өнем, төшемме?
Тугры дошманнарны өемә
Дәшеп алып, авыз иттердем
Әнкәм мичтән алган күмәчтән.
Йомгак чорнадым:
Гасырларны кичеп ни белдем? —
Ил баеган саен мин бөлдем;
Җилдән сорадым:
— Бармы җирдә кыргый утрау?
Эһе-й, Робинзон!
Киттек, брат, ертык кесәгә
Шытар бодай салып биш бөртек...
2010
Много их, идущих против Неба.
Ли Бо
«Күккә кизәнгәннәр күбәйде», —
Исләдем шагыйрь сүзен
Ил тоташтан янган бу җәйне.
Күккә багып үскән көнбагыш
Ник җиргә башын ия,
Җимешләре тәмам тулышкач?
Айга карап улый ач бүре:
Улмы залим аучыдан
Мең кат мәрхәмәтле күренә?!
Янар таулар серен кем белә?-
Чөеп утлы быргысын,
Кайнар хисен Күккә белдерә.
...Тезләнеп ул коргак камышка
Көн-төн яңгыр ялвара, —
Яумый, Күкләр баткан каргышка.
(...Мәскәү — түрә, Мәскәү бәйрәмгә,
Атып сусыл болытны,
Кояш элеп куя гөмбәзгә.)
Йә, ни-нәрсә җитми бәндәгә?!
Гүрдә килер тәүбәгә,-
Кизәнгәне өчен Күкләргә.
Кичүдә ат алыштырдым
Сайлап алып булмый заманнарны,
Заман үзе безне сайлады;
Татлысы — бер кабым, тормыш күбрәк
Ачылары белән сыйлады.
Тапкан әллә берсе, аткач угын
Ач даланың төпсез күзенә?
Вакыт тузанында аунап яткан
Елларыңны, җаным, эзләмә!
Җилдем төпкә җигеп хис атымны,
Акыл аргамагын — мичәүгә;
Алынырлык һушың, — кай арада
Килеп җиткәнмен соң кичүгә?!
Нигә кирәк, калсын ярда! — аттым
Дәверемнең тузган сандыгын;
Эзләсәләр, таба алырлармы
Дәвамымның тере сабагын?
Гел яшелен өзеп, гел өзешеп
Яшәдекме гомер туенда?
Илләр елаганда җырладыкмы
Алсу чәчкә тотып кулларга?..
Дөнья бүген мәрткә киткән кебек,
Акмый төсле агым һавалар;
Заман сырхау, чире нинди — белми,
Ә белмәгәч, ничек дәвалар?!
Алыштырдым атны мин кичүдә:
Хис атымны куйдым мичәүгә;
Ертык заманнарга ямау булгач,
Безнең өчен тумас иртәгә.
...Әйе, алдың, ә ни бирдең диеп,
Сорап җәзалады үткәнем;
Иртәгәсен үләр күбәләк күк,
Татлы битен үбеп чәчкәнең, Яшәгез сез!..
Гыйбрәт
Гаҗәеп хәл! Ансыз — егерме ел,
Ә ул һаман керә төшемә:
Ике кулга дүрт төенчек тотып,
Тагын берсен асып тешенә,
Башак җыеп кайта Әнкәем.
.Кино карап яткан идем кичтән:
Нидер бугазлаган ач бүре,
Тешләп алып мәхлук балаларын,
Томыра да түшкә өстенә,
Күзләп ята читтән, — чак тере.
.Ишеттегезме сез: әзмәвер ир
Җан асрап яткан Әнкәсен
Куган өйдән, биреп төенчек;
Адәмнәрнең гыйбрәтләрен күзләп
Түзеп торасың соң, аһ, ничек, Ходаем?!.