Логотип Казан Утлары
Роман

УТЛЫ ДАЛА


ТУГЫЗЫНЧЫ БӘЙЛӘМ
1
Бату төмәннәре унбиш ел элек кенә Болгар кирмәне булган Нижгар каласына кышның уртасында гына барып җитте. Мондагы килмешәкләр яңа баскыннарга каршы дивар-урлар корып маташмаган, амбарларында атка солы түгел, хәтта күселәр өчен дә ярма бөртеге юк. Воевода тиешле түрәләре каланы сакларга дип кара чирмешләрнең Пургас бәген чакырган булган да бит, тегесе, элек талаганнарына үч итеп, барча укчылары белән урманнарга качкан. Нижгар мунчада парланып чыккан хатын-кыз шикелле бар гаурәтен ачып утыра, ләкин чит-ят ир-ат кызыгырдай байлыгы калмаган шул. Янгыннан качкан шикелле, Бату төмәннәрне Муром, Рязань тарафына куды. Юлда — кара урман, атналар буена шуны ерып чыга алмый интектеләр. Хәвефнең урап үтмәсен сизенгәндер, ахры, бер елга ярында Бату хан янына чирмешләрнең бәге Пургас килеп җитте. Әле теге, әле бу якка аумакайланып йөрүенә кыенсынмый бугай, сагынган туганын очраткан шикелле авыз ера-ера якыная.
— Чаңгыларга баскан биш мең укчы сиңа юл ярып барырга әзер. Нәүкәрләрең өчен биш мең бәрән дә куып китерәбез...
Юл күрсәтергә атлыгып торучылар әле Ука ярында да көтеп яткан икән. Беркөн кичтә ермак алай аю сыман кыргый сукбайны тотып кайтты. Киенгән, дисәң, көлке. Бишмәт урынына кәҗә тиресен ябынган, анысы да бүре талагандай өзгәләнеп, теткәләнеп беткән. Ботларына ниндидер җәтмә калдыклары ураган, аның өстеннән каен тузы япкан. Күкрәгендә, билендә, тезләрендә дистәләгән юкә бугалаклар. Иңнәренә җиткән куе чәче себерке шикелле тырпаеп, тузгып чыккан. Бозланып каткан сакаллары арасыннан ике күзе генә карак мәченеке төсле гел уйнаклап тора. Моңа кагылу гына түгел, якынаю да хәтәр.
— Рязаньга чаклы юлны мин күрсәтәм. Анда мине кенәзлектән куган хәшәрәт Георгий утыра. Георгийның Муром белән Коломна, Прон белән Воронеж калаларына хуҗа булырга да бер хакы юк. Рязань җирен сатлык Изяслав, Олег, Константиннардан мин чистарттым, кенәзлек миңа тиеш. Сасы Ярык атлы ерым аша Рязаньга тикле үзем алып барам, — дип туктаусыз бытыртаган карачкының сөйләмен Пургас шәрехләде.
— Рязань каласыннан үзенең туганнарын үтереп качкан Глеб кенәз бит
Ахыры. Башы 9 санда бу. Аны инде тилгәннәргә ризык булгандыр, дип гоманлыйлар иде. Әнә, пычак та булмаган, янә кенәз урынына кайтып утырырга очына икән әле...
Рязань кенәзе Георгий, үзенен энекәше Ингварны, тагын Муром белән Прон каласындагы воеводаларын да ияртеп, Борын-Инеш ярында Бату хан гаскәре алдыннан барган ермак алайнын юлын кискән булды. Бату боларнын шымчылык өчен генә алларына чыккан дружина икәнлеген чамалый иде, билгеле. Шуна күрә ул Гөек ханны, йә Сүбүдәй нойонны да чакырып маташмады, «җиһан кендекләре» хозурына илчеләр генә куды.
— Булган барча байлыгыгызнын уннан берен безгә бирсәгез, яуга кереп тә тормыйча алга кузгалабыз, — дип анлатты Батунын менбашлары. — Чынгызхан калдырган «Яса» кануннарын санламыйсыз икән, яу белән тартып алудан башка чарабыз юк.
Урыс кенәзләре чышан-пышан килеп тордылар да, һәммәсе урынына Георгий
җавап тотты.
— Без бер батман бал йә бер олау тирене дә үз ихтыярыбыз белән китерәчәк түгел. Урыс җирләрен талап баерга исәплисез икән, безне сонгы кешебезгә кадәр кырып бетергәннән сон гына мона ирешерсез.
— Ярар сон, — диде Бату хан, кул селтәп. — Элмәккә менгән сантыйны тартып төшерүдән бер мәгънә юк. Бүген тартып төшерсән, ул иртәгә янасына менә. Әле гаскәр-мазар да алып килмәгәнсен, бар, кире кит.
Батунын «гаскәрен юк», дип ачы мыскыллавы биткә төкерүдән кайтыш түгел иде. Георгий, койрыгын бот арасына яшергән урам эте сыман, шыпан- шыпан гына Рязань ягына шылды. Шул көнне үк Владимирдагы олуг кенәз Юрий янына чапкын юлладылар. Анысы да эре бәрәнгене капчык-капчык йоткан.
— Лапас кебек вак каланы саклап, дан киметеп булмас. Пайтәхеткә килсәләр, аны менә мин берүзем сабый балам сыман яклап калам. Ә сез келәт-лапас өчен үзегез кан коегыз...
Бату хан Рязань диварлары каршына җиткән чакта декабрь бураннары котырына иде. Ул таш тутырган дивары, ур һәм ерымнары да булмаган кала өчен бар гаскәрне туплап вакланмады. Гөек белән Сүбүдәй төмәннәрен ян- яктагы Прон, Муром, Воронежга куды. Дөрес чамалаган. Дивар каршында дингездәй җәелгән ике төмән җайдакларны күреп, Георгий кенәз тәмам өнсез калды. Анын фәрманы буенча, бик тиз генә, кенәз сараенда булган бар тирене, алтын йөгертелгән чиркәү шәмдәлләрен, юнаннардан кайтартылган парча күлмәкләрне, хәтта киптерелгән чөгә белән мәрсин2 балыгын да зур- зур чаналарга чыгарып төяделәр. Георгий, кулын улы Феодорнын инбашына салды да, ерып чыга алмас бурыч өеп, аны дошман ыстанына озатты.
— Ни сораса, шуны вәгъдә ит! Кирәк икән, капкаларны ачып, бар каланы талатырга бирәм! Ирләребезне Владимир, Суздальларга каршы яуга алырга җыенса, аларын да алсын. Иллә мәгәр синен белән мина тимәсен дә сараебыз гына төзек көе калсын.
Ярымбөгелеп килгән Феодорны Бату ияр өстенә утырып каршылады. Дружинадагы ирләр китереп өйгән бүләкләр җәлеп итә алмады, Бату хан, Феодордан бигрәк, бер як читтә күркә сыман кабарынып баскан качак Глеб ягына ым кагып аваз салды.
— Ин зур бүләгенне яшергәнсен, кем, ни, Фидыр кенәз. Синен хатынын Япраксинҗаны бик тә матур, диләр. Әйдә, шуны чыгарып күрсәт әле мина!
Феодор тереләй йотардай булып сатлык җан туганы өстенә ябырылды. Ләкин аны кишектиннәр Глебтан миллек яфрагы шикелле бик җинел
каерып алды да Бату ханның чаптары каршына сузып салды. Феодор яшь, дуамал, мин-минлеген калыптан чыгарырга ярамауны белми.
— Изге христианнар даладан килгән кыргыйга төс түгел! — дип бар саклыкны онытып кычкырды ул. — Синең кебек кыргыйга Епраксиньянын йөзенә күз салу да насыйп булмаячак!
— Ярар, син үз язмышыңны үзең сайлап алдың, — диде Бату хан тыныч кына. Аннары Феодорны җиргә бөгеп баскан кишектиннәренә борылып әмер бирде.
— Бу ахмакның башын чабып, калага җибәрегез! Әйткән сүздән кайтмыйм. Исән каласылары килсә, Япраксинҗа чыксын!
Илчеләр дивар буенда байтак вакыт көтте. Ниһаять, чанага утырган кенәзбикәне капкадан чыгардылар. Өстенә көмеш җепләр белән чигелгән, кеш тиресе белән каймаланган затлы җилән кигән. Аякларында чиккән күн читекләр, маңгаенда асыл таш тезелгән көмеш кәккүш3. Үзе дә бик чибәр. Бит алмалары алсуланып, күмердәй кара күзләре сап-сары чәчләре астыннан йолдыздай балкып тора.
Бату аның иңбашлары белән күкрәкләрен ияреннән иелеп кенә капшап карады да,
2 Чөгә — стерлядь, мәрсин — белуга.
3 Кәккүш — калфак, кокошник.
яраннарына борылып, зәһәр сүз ташлады.
— Кишектиннәр, сезгә! Исән калса, Рәзән кенәзенә кире кайтарып бирергә онытмагыз.
Кишектиннәр арттагы чатырлар ягына сөйри башлагач та, бичара Епраксинья илереп еларга тотынды. Аның өзгәләнү авазларын дивардагылар да ишетеп өлгерделәр. Кенәз тарафыннан һичбер төрле әмер булмаса да, дивардан тышка сикереп, барча ялан буйлап сибелделәр. Әзерлексез- нисез яу башланды. Коломна-Муромнардан кенәзлек үзәген сакларга дип килеп җиткән ирләр кылычларын — чалгы, сөңгеләрен тәртә урынына аяусыз болгаса да, ауга һәм яуга йөреп күнеккән татар, мангыт, ойрот ирләре әле мәче елгырлыгы белән читкә сикерделәр, әле көтү булып кабат җыйналдылар. Орыш караңгы төшкәнче сузылды. Ике як та үз ыстанына кайтып ауды. Тышта буран көчәйгәннән-көчәя бара иде, хәтта мәетләрне дә җыеп тормадылар.
Икенче таңда Георгий яу башлыгы итеп кенәз Олегны яланга куган иде. Кыл арканнар ташлап, мангыт җайдаклары аны әле төш җиткәнче үк Бату чатырына сөйрәп китерделәр. Бату урыс кенәзен күрде дә гел шаккатты. Егеткәйгә күп булса уналты-унҗиде яшь кенә тулып килә. Ни гаҗәп, мыегы бик сирәк. Ә чибәрлек дигәне — япь-яшь кызлар бер як читтә торсын! Арыш сабагыдай сап-сары чәчләре бөдрәләнеп иңнәренә яткан. Озын керфекләр астында күлдәй зәңгәр күзләр. Тәне кершән яккан шикелле ап-ак.
— Мин сине чатырымда калдырам, — дип бик ягымлы пышылдады Бату.
Егетнең берни аңламыйча төбәлүен күргәч, ишек катында бөтерелгән Глебны дәшеп алды.
— Яшь кенәзгә аңлат. Аның гомерен кисмим. Алда яулыйсы урыс калалары әллә ничә йөздер. Сәркатипсез булмас. Мин аны чатырыма юлдаш итеп алам...
Шул төндә Георгий кенәз каланы ташлап пайтәхеткә качты. Яман чирләр йогышсыз булмый калмый. Владимирдагы олуг кенәз Юрий, Рязаньның качак түрәсен тыңлады-тыңлады да, чи камыр шикелле калтырап ук төште.
— Киев белән Новгородка тизрәк чапкын куыйк. Энем Ярославны Киев тәхетенә мин илтеп утырттым. Аның Новгородтагы улы Александр да, унбиш яшендәге үк аерым биләмәгә хуҗа булган өчен, иң беренче чиратта, мина бурычлы. Мин олуг кенәз генә түгел, алар өчен атай урынына калган өлкән абый да бит әле. Бар гаскәрне күтәреп ярдәмгә килми калмаслар. Бердәм булсак, ул Батунын көтүчеләрдән тупланган төмәннәрен кырмыска оясы шикелле туздырырбыз!..
Юкка көрпәләнде, кәпрәйде бу олуг кенәз Юрий. Бер ай узганчы ук ике яктан да чапкын кайтып төште. Туганнарнын җавабы канны катырырдай кырыс, салкын иде.
— Синен кайгын гына җитмәгән, ди. Киевка Галич кенәзе Даниил да тынгы бирми әле.
— Новгородка бертуктаусыз алман алпарлары янап тора. Хәленнән килсә, үзен өстәмә алайлар юлла инде, агай...
2
Рязаньны түмгәк урынына изеп үткәннән сон Бату хан һөҗүм угын Коломнага таба борган иде, юк кына бер дружина аркасында анын төмәннәре, сазлыкка кереп баткан мүкләк сыер сыман, ничә көн буена һаман бер урында таптанырга мәҗбүр булды. Әллә каян гына табылган шул дружина кенәзлектән чыгып барган чакта мәнгелләрнен койрыкта сөйрәлгән азык олавына һөҗүм итте. Бер төн эчендә менәрләгән алмаш атлардан гына түгел, дивар җимергеч тараннардан, таш, тимер ук һәм шәрҗир аткычлардан, хәтта он белән тоз олауларыннан да колак кактылар. Бату, котырынып-ярсып, бер мен җайдакны кире борган иде, тегеләр көрт ерган сәфәрдән алты-җиде саугат-әсир генә тотып кайтты. Авызларына су капкандай торган саугатлардан анлашылырдай җавап алып булмый.
— Без — чан кагып, олылап, сине алдагы яуларга озатырга җыелган карачулар,
без — холоплар, — диләр.
— Рус җиренә шундый тәртип күптән кергән инде. Без синен кебек көтелмәгән, олы кунакларны ук-сөнгеләр очырып озатабыз, — дип еландай телләрен күрсәтеп алудан да тартынмыйлар.
Бату боларны агачлар ботагына элдереп, аяк очларында учак тергезергә әмер бирде. Көек исе инде аланнарга тарала башлагач кына беркадәр чишелделәр.
— Башлыгыбыз — Евпатий Коловрат. Юк, ул кенәз түгел. Рязаньда элегрәк сәүдәгәрләр башлыгы булып торган иде. Йортын Георгий кенәз кереп талагач, Черниговка китте. Георгий качканны ишетеп, менә, кире кайткан. Дружинасында меньярым сугышчы бар. Бату ханнын табаннары астына ут эләм, аны янган күмер өстеннән йөгертәм, ди.
— Кайда сон ул? Анын ыстаны кайда? — дип үкереп сораулар да өркетмәде.
— Бернинди ыстаны юк. Бу — анын үз иле бит. Күнеле кая төшә, шунда барып туктый. Сезне тынычлыкта калдырачак түгел...
Бату хан алга таба биш мен җайдакны гел койрыкта калдырып барырга мәҗбүр булды. Ләкин барыбер дә тынычлык күрмәделәр. Евпатий — җен шикелле. Кайсы ерымнар аша гына узып өлгерәдер, ул үзенен дружинасы белән йә урман арасыннан килеп чыга, йә тау башында көтеп алып чукый. Әлләни зур зыян да салмый үзе, бер һөҗүм вакытында илле-алтмыш кына мангыт йә кыргызны кырып өлгерәдер. Ләкин әтәч сыман туктаусыз чукып торгач, Батунын төмәннәре каны саркып торган яралы җанварга тин. Унны-суллы аралап тормыйча алга да бара алмыйлар, ныклы ыстан корып көтәргә дә җаен табып булмый.
Ватык арба кебек туктый-туктый бару үзәгенә үтте, Бату хан ике төмәнгә берьюлы бар тарафка төбәлергә әмер бирде. Евпатий дружинасын тан алдыннан, Сура дигән елга өстеннән чыккан чакта килеп камадылар. Яу бик кыска, нык аяусыз булды. Урыс ирләренен тере көе бирелергә исәбе юк иде, мәнгел нәүкәрләре аларны суган түтәле урынына тоташ турап чыкты. Евпатий каһарман үзе дә котылып кала алмады. Аны алты-җиде мәнгел, сөнге очларына берьюлы күтәреп, боз өстенә атты.
3
Коломна дружинасы, каланы җимертмик дип, баскыннарны дивар тышына чыгып каршылаган иде дә, Бату җайдаклары сакчыларны монда да чабагач астына салган көлтә сыман изеп кенә үтте. Сынар чиркәве белән кукраеп утырган Коломнада кызыгырлык байлык күренмәде, кала эченә кереп тә тормадылар. Кул сузымындагы Мәскәү барча капкаларын бикләп куйган иде, Бату анын диварларын яулап та маташмады. Өч ягыннан ут төртеп, Мәскәүне тоташ янгын эчендә калдырды да, тагын юлга чыкты. Авылларда атларга ашатырдай солы- печән таба алмадылар. Аерым хәрәкәт итү җинеллек китерүгә өметләнеп, Бату ике төмәнне элек аерым кенәзлек үзәге булып торган Суздальга юллады. Ә үзе өч төмән гаскәр белән яна пайтәхет саналган Владимир каласына төбәлде.
Олуг кенәз Юрий өлкән улы Всеволодны — Коломна каласына, төпчеге Владимирны Мәскәүгә вак-вак дружиналар белән ярдәмгә дип озаткан булган иде. Карангы төн уртасында сарайга тоташ канга баткан Всеволод кайтып керде. Аягында егәр гел калмаган, ахры, тупса аша узуга ук идәннәргә ауды.
— Әткәй, бәла! — дип, Юрий кенәзгә таба үрмәли-үрмәли гыжлап кычкырды ул. — Коломна дружинасын кырып бетерделәр, Мәскәү ут эчендә. Бату, явыз, өстебезгә килә!
Юрий кенәз коргаксыган мичкә сыман гел таралып төште.
— Ничек инде, ничек? Коломнанын воеводасы Еремий тәҗрибәле, җитмәсә, кенәз Роман да шунда иде бит, юкса, — дип сөйләнүләрендә бер лөгать йә хаклык күренмәде.
Ярсып беткән Всеволод кычкыруын белде.
— Бату ханнын җайдаклары кара урман сыман. Аларны санап кына бетерерлек
түгел. Ул барча урыс калаларын саранча шикелле коргаксытып бара. Бездә анын төмәннәренә киртә була алырдай бернинди көч-куәт юк. Ул безнен пайтәхетне дә кандала урынына сытып бетерәчәк!
Кенәз телсез калды. Абыйсы кайту турындагы хәбәрне ишетеп, күрше йорттан Юрийнын уртанчы малае Мстислав кенәз дә йөгереп кергән иде. Юрий шуларга төбәлеп тиз-тиз тезеп китте.
— Бөтен урыс илен, барча кенәзләрне күтәрергә кирәк. Мин хәзер үк юлга чыгып китәм. Ярославльгә барам, Черниговка барам, Смоленски, Курски кенәзләрен дә ияртмичә кайтмыйм. Минем урыныма пайтәхетне сакларга сез каласыз. Кышкы көртне ерып, Бату төмәннәре бик тиз килә алмас. Инде күренсә дә, мен төрле алдагыз, мен кат хәйләләгез. Мин анынчы кайтып җитәрмен дә кыргый көтүчене бергәләп туздырырбыз...
Юрий кенәз кечерәк дружина белән пайтәхет капкасыннан чыгып китүгә үк, дивар өстендәге ирләр сытып сүгенделәр.
— Безне ташлап качты. Ул да үз үлемен эзләп китсә генә ярар иде!..
4
Бату хан Владимир каласы янына февраль башланганда гына килеп җитте. Всеволод белән Мстислав кенәзләр, диварларны ныгытмакчы булып, каланы читән коймалар, имән баганалар белән дә ураттырган иде. Бату юллаган илчеләр пайтәхетнен Алтын Капкасын таба алмыйча шактый интектеләр. Ниһаять, бер илченен ияреннән төшми генә кычкырган тавышы ишетелде.
— Олуг кенәз каладан качкан, диләр. Сөйләшүне кемнәр алып барыр?
Җавап урынына илчеләр өстенә ук янгыры яуды. Карсак чаптарларын кәҗә тәкәседәй уйнаклатып, мәнгелләр читкә чапты. Ерак арадан торып янә кычкырдылар.
— Илчегә үлем юк! Сез шушы дала канунын һаман ятламадыгызмыни әле? Унбиш ел элек Киевныкылар шуны бозган өчен йөз мен сугышчысын югалтып сабак алган иде бит инде.
— Без Киевка буйсынмыйбыз! Хәзер без — пайтәхет! — дигән генә җавап ишетелде, аннан сон илчеләр өстенә инде сәрпи уклар очты.
Ике җайдак иярдән очып төшкәч, мәнгелләр дә тезген югалттылар. Өч- дүрт нәүкәр, баулар белән сөйрәп, дивар каршына бер ир-атны чыгарып бастырды. Илче булып барганнарнын берсе аваз салды.
— Сез үз кенәзегезне булса да таныйсызмы хәзер?
Дивар өстенә тезелешкән урыслар артларына авып китә язды.
— Олуг кенәзнен төпчеге Владимир бит бу! Абау, ничек кыйнап бетергәннәр! — дигән сүзләр янгырап ишетелде.
Тоткын егет, асылда да, кара канга баткан, җинел генә танырлыгы һич калмаган иде. Хатын-кызлар бүре улагандай үкерә-үкерә елый башлады. Илче ирнен сорнайныкы сыман көчле тавышы гына елау авазларын күмеп китте.
— Калагыз да Владимир атлы, кенәз дә — Владимир. Кайсын коткарасыз?
— Бездә ил бәһасе торган кенәзләр юк! — дип илереп кычкырганы бичара тоткыннын бертуган абыйсы Всеволод иде. — Капканы ачмыйбыз!
Икенче мизгелдә йомран сызгыргандай әче тавыш тынлыкны ярып узды да кин колаклы сәрпи ук Владимир бичаранын муенына килеп кадалды. Дивардагы хатын-кызлар тагын еларга тотынды. Мәнгел җайдаклары, өметсез кул селтәп, читкә китеп барды.
5
Ачыктан-ачык мыскыл иткән сыман, Бату үзенен чатырларын нәкъ Алтын Капка каршына китереп кордырттырды. Мәнгел җайдаклары, йә ияр өстенә аягурә баскан көе чабып, йә чаптарларнын корсак астына чумып уйный-уйный, камалыштагы урыс
ирләренен җаннарын телгәләде. Дивардагы мәргәннәр түземлекләре корыгач, котырынып-ярсып, баскыннарга дистәләгән уклар да очырып карадылар. Мәнгелләр араны дөрес чамалап тамаша корган иде, укларнын берсе дә чаптарларга чаклы очып җитә алмады.
Бату сәрдәрләре урыс пайтәхетен ничек яуларга дип озак баш ватмады. Әүвәл Владимир каласын да, нәкъ Биләр янындагы шикелле, читән коймалар белән уратып алдылар. Аннары шулар арасыннан дилбегәдәй озын баганаларга асылган һәм баш-башлары калын тимергә төрелгән имән җимергечләр шуып чыкты. Күз ачып йомарлык арада җимергечләр өстенә читән коймаларны өеп түбә ясадылар. Һәр түбә астына кырык- илле чамасы мәнгел кереп качты, ул да түгел, җимергечләр, ташбака йә керпеләр шикелле, пайтәхет буена шуышырга тотынды. Берзаманны, дан да дон китереп, йөзәрләгән имән җимергечләр кала диварларын төя башлады. Бөтен кала янартау өстенә эләккән сыман дөбердәде, сикерде, калтыранды, диварлардан чиләкләр йә чүлмәк кенә түгел, хәтта сакчылар да очып-очып төште. Кала сакчылары мәнгелләр өстенә кайнар сулар, сумала, зур-зур ташлар да коеп карады, файдасы күренмәде. Әле теге, әле бу диварда ярык пәйда булды, урыны-урыны белән бар булган таш өеме җимерелеп ауды. Җәяүле мәнгелләр ярыклардан язгы ташкын сыман кала эченә агылды, ләкин тәүге сәгатьләрдә кала сакчылары аларны бик тиз себереп чыгардылар.
Биш көн буе барган һөҗүмнән сон пайтәхетнең Бакыр Капка, Идел Капкасы дигән терәкләре дә, Алтын Капка янәшәсендәге диварлар да ауды. Мәнгел төмәннәре буар елан сыман эчкә томырылды. Всеволод белән Мстислав кенәзләр, ин гайрәтле ирләрне генә туплап, Идел капкасы ягына чигенәләр, шуннан иркен кырга, чыгып качарга исәп тота иде. София соборы яныннан үткән чакта ачыргаланып кычкырган бер хатын-кыз тавышы яңгырады.
— Улларым, улкайларым! Без монда бит! Хатыннарыгыз, сеңелләрегез, хәтта сабыйлар белән бергә, коткару һәм ярлыкау сорап, Ходайга ялварабыз. Сездән башка ничек исән калыйк? Безне ташламагыз!
Кенәзләрнен һәр икесе кисәк тукталырга мәҗбүр булды. Собор баскычына басып сөрән салучы хатын аларнын аналары Агафия иде. Мстислав чарасызлыктан башын түбән иеп, күзләрен яшерде. Өлкән кенәз, үз мичендә ут тергезү өчен күрше йортка утлы күмер алырга гына керүче малай сыман, ваемсыз кыяфәттә салкын җавап атты.
— Соборга керегез дә тагын Ходайга ялварыгыз! Сезне ташламыйбыз, без кайтабыз!
Кенәзләрнен чаптарлары Идел тарафына атылды, Агафия, күзләрен читләрдән яшерә-яшерә, кабаттан собор эченә кереп китте. Анда епископ Митрофан атакай бер кулына тәре, икенчесенә бик олы шәм тотып, мөнбәренә менеп баскан иде. Анын Ходайга төбәлгән сүзләре дә ялварудан бигрәк хушлашу шикеллерәк булып янгырады.
— Гөнаһлы кулымны кичер дә, каршына үз теләге белән киткән колларынны хозурына кабул ит, йә Ходаем!?.
Кенәзбикә Агафия әле һични анларга да өлгермәгән иде, шул мизгелдә таш соборнын ишек-тәрәзәләре шапылдап ябылды да, Митрофан атакайнын кулындагы зур шәм идән уртасына очып төште. Анда киндер мае сибелгән чыпталар җәеп куелган икән, аларны шундук ялкын чорнап алды. Аннары ялкын, тиендәй сикереп, собор диварларын тирәләп, ишеккә терәтеп өелгән сүс тауларга күчте. Соборны тутырып баскан халык кая барып бәрелергә белмичә илереп акырды.
— Тереләй янып үләсебез килми!
— Коткарыгыз! Безне коткарыгыз!..
Митрофан атакайнын җиз торбадай тавышы каплап китте.
— Сез Ходай Тәгалә каршына бер гөнаһсыз көе барачаксыз. Янып үлгән коллар изгегә әйләнәчәк!..
Коточкыч янгын турында хәбәр алуга ук, Бату ханнын колагында яралы Колгали
Биләр хәрабәләре каршында пышылдаган сүзләр чан тавышы булып янгырады.
— «Чынгыз бабан Үргәнечтә Коръәни Шәрифне ат тоягы астына салган өчен бер тилемсә менбашнын гомерен кызганмады. Ә син Болгар дәүләтенен хәтта мәчетләрен дә исән калдырмадын. Синдәй вәхшидән икенче Чынгызхан чыкмаячак инде, мәнге чыкмаячак!»
Бату барча җансакчылар менлегенә борылып сөрән салды.
— Собордагы янгынны сүндерегез! Халыкны коткарыгыз! «Яса» кануннарын бозган һәр мәнгелнен гомере кыелачак!..
Кайчандыр болгар остасы Даир төзеп биргән собор исән калды. Диндарларнын гына барчасын да коткара алмадылар. «Всеволод... Всеволод улкаем... Килен кичерде, хатынын кичерде бит», — дип сөйләнеп йөрүче хатыннын чәчләре акбур яккандай ап-ак, ә үзе акылга җинеләйгән иде. Әмма барыбер бәхете бар икән. Идел Капкасы янындагы кырда ике улынын да кылыч белән турап ташлануын үзе күрмәде бит...
6
Кайчандыр «Бөек» кушаматын йөрткән Новгородка төбәп барган чакта ермак алайдагы нәүкәрләр җан көйдереп көткән хәбәр алып кайтты.
— Юрий кенәз Сить дигән елга буендагы бер урманда аю сыман качып кына ята. Дружинасының яртысы качып киткән. Анын ыстанындагы ирләр хәзер өч меңнән дә артык түгел икән.
Бату ханнын Биләр, Кашан, Алабуга, Казан, Аккирмән калаларыннан җыеп килгән биш мен болгар ирен әле бер яуга да керткәне юк иде. Хәзер шуларнын менбашларын дәшеп, күкерт кабынырдай кискен тавыш белән тезде.
— Сезнен барчагыз да — минем төмәннәремдәге татар, башкорт, кыргыз, кыпчак, кайсак нәүкәрләре кебек үк мөселманнар. Үз туганнарыгыз белән бергә сәфәр чыккансыз икән, яуларда да алар белән ингә-ин торып орышырга кирәк. Аннары сезгә минем сәүдәгәрләр өч ай буе өләшкән ризыкларнын әҗерен дә кайтарырга вакыт. Моннан ары сезгә, көйсез кәләш шикелле, мәнгелләр ышыгына качып ятып булмас. Әнә, качак кенәз табылган. Анын Болгар өстенә әллә ничә тапкыр яулар белән килүен дә, Ашлы дигән калагызны яндырып китүен дә, ахыр чиктә, ярдәм сорап баргач, битегезгә төкереп җибәрүен дә беләм. Үчегез тау кадәрле. Менә шул әрвахны минем табан астына кайтарып ыргытыгыз!..
Көрт тауларын ерып, көн баешына таба атнадан артык барырга туры килде. Юрий кенәз үз ыстанын биек яр өстенә корып куйган булган. Ыстан әйләнәсен су сибеп катырылган боз диварлар белән дә ныгыткан-ныгытуын. Ләкин кояш март башында ук җылыта башлады шул. Дивар дигәннәре әрдәнә өеме шикелле ишелеп төшкән. Кенәз ыстаны хәзер — тол калган хатын ихатасы төсле, дәртен җитә икән, кер дә тала.
Болгар җайдаклары бәреп керүгә үк Юрий кенәз елгадагы боз өстеннән Тверь каласы ягына качып котылмакчы булды. Мондагы бознын да көпшәкләнеп бетүен искәрмәгән, ахры. Бер чакрым чамасы чабуга ук аты- кылычлары белән боз астына чумды. Боз өстеннән шуышып яр читенә чыкса, яудан исән калган Биләр ире тора.
— Алмазларым, алтыннарым билдә, — дип сату итә башлаган кенәзнен гозерләрен дә тынлап бетермәде.
— Эткә — эт үлеме! — дип кенә кычкырды да кылычы белән кенәз гәүдәсен урталайга ярды.
УНЫНЧЫ БӘЙЛӘМ
1
Бачман тархан яр читенә корылган печән шалашына кереп яткан иде. Ул бүген дә Идел өстендә су чыпырдаган тавышка уянып китте. Уткүз4 итеп Актүбә ягына озатылган Мисбах кайткан икән. Көймәсен такталар өстендәге чирәм кәскә тезелгән 4 Уткүз — күзәтүче, шымчы, разведчик.
ялган камышлыклар арасына бәйләп азаплана. Кара җиләненен аркасы юпь-юеш, читек кунычлары шыр-тузанга баткан. Төпченеп торулар да артык, Мисбах чаптарында байтак фәрсах үткән. Шулай да, яр өстенә менеп тын алуга, кыза-кыза тезде.
— Мүнкә бүген, тан белән үк, Кысырбия яланы ягына мангыт менен куды. Ул тарафта Тәтеш би белән Юныс би җәйләүләре генә таланмый калган иде. Хәзер аларга да Мүнкә камчысын татырга чират җиткән, димәк.
— Нишләп Мүнкә үзе бармагансын сон әле? — дип бүлдерде Бачман, йөзендәге кырыслыгын һич тә үзгәртмичә. — Ул келәт-сандык актаруны чит-ятка тапшырмый бит.
— Мүнкә ханнын ыстаны һаман Елаксу буенда. Күченергә исәпләми, ахры, чатырларынын берсен дә җыйдыртмаган.
— Ярар, — диде Бачман, ниндидер уйга килеп. — Пайсанны йөзбаш Мөхәррәмнен улы Әкрәмгә тапшыр да, аны янә Мүнкә ыстанына җибәр. Үзен ял ит. Төнлә Кысырбия яланына тозак куймый булмас.
Мен Торна утравы җир өстенә энгер-менгер ныклап төшкәч кенә уянгандай булды. Олы бер ерым авызын ялган камышлыклар гына каплап торган икән. Шулар ачылуга, Идел өстенә дистәләгән саллар, каек-көймә, хәтта баркаслар да шуып чыкты. Аларга читән коймалар, эреле-ваклы арба, усак бүрәнәләр, камыш, ияр, калкан, сөнгеләр тутырдылар. Сал-каеклар утраудан ярга таба кузгалгач, Идел өстенә олы күпер җәелгәндәй булды. Кайсы гына көймә-саллар тарафына гына күз ташлама, һәркайсында дистә- дистә таза ир-егетләр, чын бөркетләр йөзә. Олы баркас борынына менеп баскан көе һәрбер хәрәкәтне күз уныннан ычкындырмый барган Бачман бүген уртадагы ике салны этә-этә йөзгән егетләрне аеруча бирелеп күзәтә. Алар әле сандалларга салып кыйналмаган, шулар сынатмасмы?
Алар Бачманга биш-алты көн элек Хаҗитархан хәрабәләре ягыннан кайткан чакта, Урак чишмә буенда очрадылар. Бачманнын уткүзләр урынына алгарак җибәргән җайдакларын мәнгел нөгәре дип кабул иткәннәр дә, унны- сулны да аралап тормыйча, Идел яры буйлап түбәнгә ташланганнар. Нәкъ шул чакта Бачман ике йөз җайдак белән Урак чишмә янына менеп килә иде. Качаклар, читтә йөгереп күнел ачканнан сон әнисенен күкрәкләрен талымлап кайткан сабый бала төсле, Бачман нөгәренен уртасына гына килеп керде. Утызлап ир. Борын яфраклары киерелгән, күзләре ут элдергән күкерт кебек яна. Кулларында кылыч. Бик котыртсан, өркеп тормыйча, болар ике йөз җайдак өстенә дә ташланырлар сыман.
— Сез кай яктан? Кемнен яугирләре? — дип киеренкелекне Бачман үзе таратмакчы иде. Тегеләр элекке шикелле үк әтәчләнеп торгач, анлатма бирергә мәҗбүр булды.
— Мин Бачман тархан булам. Саксин әмире. Ишеткәнегез бармы?
Качаклар арасындагы яшь егетләр гаҗәпләнүләрен дә яшерә алмады, күзләре тамаша кылган сыман ялык-йолык килде. Арада ин өлкәне булган чал мыеклы бер ир сүз башлады.
— Без — Хаҗитарханнан. Гөек хан калабыздан көл калдырып киткәч, әзериләр ягына качкан идек. Аларда да хәрабәләр генә. Ризык та юк. Болгарда мәнгелләргә баш бирмәүче Бачман тархан калган, ул ихтилалчылар5 гаскәре җыя, дигән хәбәр ишеттек тә, менә, кире кайттык. Бучаклы маҗ килер дә тарханнын үз куенына килеп эләгербез, дип кем уйлаган?
Канәгатьләнүдән Бачман әүвәл елмайгандай итте.
— Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына, дигәндәй килеп чыккан инде алайса? Минем нөгәр турындагы хәбәр әзериләр иленә тикле барып җиткән, диген.
— Килде, килде андый хәбәр! — дип гөрләште ирләрнен һәммәсе дә.
Тархан җитдиләнде. 5 Ихтилал — азатлык, бәйсезлек өчен көрәш.
— Ә сез ихтилалчылар тәкъдирен бизмәннәргә салдыгызмы сон әле? Безнен бик күбебез азат хәят өчен яуларда башын югалтырга да мөмкин бит.
— Кәлтә сыман качып яшәгәнче, бер көн булса да күктәге тилгән кебек иректә очып калуын кыйммәт! — диде чал мыеклы ир бар качаклар өчен.
Бачман җайдакларнын бер-икесен кочагына алды.
— Алайса, кушылыгыз. Ә син Хаҗитарханныкыларнын башлыгы булачаксын. — Бачман чал мыеклы иргә таба бармак төртте. — Исемен ничек әле?
— Хәйри. Миңлехәйретдин.
— Юк, син бүгеннән башлап «Йөзбаш Хәйри» инде!
Мондый олылауга Хәйринең үзеннән бигрәк яшь качаклар җәелеп елмайдылар. Әнә, әле бүген дә аларның йөзеннән шул елмаю китмәгәндер сыман. Һәммәсе канәгать, һәммәсе тәүге яуда сыналырга бара...
Көймә-саллардагы арба-калканнарны яр читенә ташып өяргә дә өлгерә алмадылар, Хәзәр диңгезе ягында пошкырып-дулап чапкан ат көтүе күренде. Аларны бер дистәләп ир-ат куып килә. Хәйри кебек яңаларга сорап тору артык, атларны ниндидер яшерен утлыктан чыгарганнар, уйнап чабулары да иркенлектән иде.
Нөгәрнең бар куәте яугирләр иярләргә менеп, сафка тезелешкәч кенә төсмерләнде . Көймәләр сагында калганнарын, арбаларга менеп кунаклаганнарны да кушсаң, барчасының саны меңгә тула икән. Болар язгы кар шикелле җепшек, көпшәк түгел. Тезләренә куйган сөңге-кылыч кулларына береккәндәй уйнап кына тора. Беләкләре таза, кыяфәтләре кырыс, күзләрендә шайтан уты яна. Берсенең генә карашында да шикләнү, куркаклык юк, болар белән яу йөрсәң дә була!..
Актүбәгә төбәп кузгалдылар. Бачман нөгәр борынында, дөядәй эре гәүдәле Галинең сыртында тирә-якка күз уйнатып барды. «Кыпчак даласы» дип аталган һәм офыкларга кадәр сузылган киң яланнар, кулъяулыктай гына вак-вак күлләр, кызларның чәчләренә үргән ефәк тасмалардай уйнак инешкәйләр, җилдәге күл өсте шикелле дулкынланып яткан кылган түтәлләре, акбаш, мәк, кызалак, күкбаш кебек чәчкәләре белән чиккән түбәтәйдәй купшыланган туган туфрак, газиз тугайлыклар, и-и, матур соң! Тирә-якта эреле-ваклы таулар, Сабантуйда капчык киеп йөгерергә чыккан малай-шалай төсле, берсен-берсе узышырга чамалап тезелгәннәр. Арада иң зурысы — чал Анатау. Түбәсен, ян-якларын гел кылганнар чорнап алгангадыр инде, ул, чыннан да, чәченә чал төшкән, кайгылы ана кебек. Аның турындагы риваять искитмәле!
Үзи, Тын елгалары6* ягыннан килгән дошманнар ябырылгач, алар Кыпчак даласындагы барча калаларны кырып бетергәннәр. Япь-яшь кызларның, яшүсмер егет-җиләннең һәммәсен дә, арканнарга чорнап, коллыкка озатканнар. Арысланнарга да биргесез бер пәһлеван гына менә шушы биек тау өстенә менеп качкан икән. Даладагы орыш барышында баскыннарның берсе аның баш түбәсенә гөрси белән сугып өлгергән дә, тора-бара пәһлеванның күзләре әкрен генә сукырайган булган. Дошманнар да белеп алган моны. Егетне тереләй кулга төшерү өчен әүвәл баһадирлар юллап караганнар. Ләкин егет үзенә якынайган һәр дошманны курчак шикелле генә эләктереп ала да кыя түбәсеннән упкын эченә тотып ата икән. Кыпчак пәһлеваны шулай берьялгызы дошманнарның җитмеш баһадирын кырып салган. Аннары дошманнар бер мең яугирләрен һөҗүмгә ташлаганнар. Дошманнар һәрьяклап, ыргаклы сөңгеләрен, элмәкле арканнарын селки- селки, пәһлеванга якыная икән. Инде тагын бер таш аша гына сикерерләр дә пәһлеванны әсирлеккә эләктерерләр сыман. Ләкин шул вакытта кыпчак пәһлеваны сызгырып җибәрә дә күк йөзендә канатлары үгез тиреседәй зур-зур каракошлар пәйда була икән. Алар пәһлеванны томшыклары йә тырнаклары белән эләктереп, икенче тау башына күчергәннәр. Пәһлеван шуннан янә дошманнар өстенә таш яңгыры койган, тегеләрне камыш сыман кырган. 6 Үзи — Днепр, Тын — Дон елгалары.
Аптырагач, баскын дошман ханы явыз хәйлә корган. Моның каршына әүвәл пәһлеванның әнисен китереп бастырганнар.
— Йә улыңны үзең безнең алга килеп тезләнергә үгетлисең, йә без синен башынны чабып өзәчәкбез! — дип дошман ханы кансыз таләп куйган.
— Халкымны болай да кырып бетердегез. Әгәр газиз улымны да сезнен кулга бирсәм, бөтен кыпчак киләчәктән коры калачак бит. Юк, баламны бирмим! Сез минем башны чабып үтерегез! — дип җавап биргән ана.
Шуннан аны артыннан сөнгеләр белән куалый-куалый, улы яшеренгән тау өстенә алып менә башлаганнар. Мескен ананын авызын да, күзен дә кара чүпрәк белән бәйләгәннәр. Анасы да, улы да бөтенләй берни күрми. Әмма анын күкрәк сөтен имеп үскән бала газиз әнкәсенен исен тоймый, аяк атлауларын аермый каламы сон!
— Әнкәй! Син мине тоттырырга килден, мине саттынмени? — дип ачыргаланып кычкырып җибәргән дә сукыр пәһлеван кыядан упкын эченә томырылган икән.
— Синнән башка яшәүнен яме юк, балакаем! — дип үкси-үкси, мескен анакай да улы артыннан чумган.
Менә шуннан бирле чал кыяны гел Анатау, диләр...
Анын ышыгындагы бер тау, әнә, хәле бетеп ялга тукталган карт бабай шикелле, чалмалы башын бер якка кырынайтып, түбәндәге малайлар өерен күзәтә. Анын түбәсенә вак болытлар тиеп-тиеп уза, ныклап баксан, алҗыган карт торып-торып уфтанадыр, пошкырадыр сыман. Тауларнын итәкләрендә имән, өрәнге, зирек түтәлләре. Бу якта агачлар кәттә булып үсми, ин елгырынын биеклеге дә ярты дилбегәдән артып китмәс. Мәгәр җирдән мәнге аерылмаска җыенгандай таза кәүсәлеләр, мул ботаклы бит ул кәрлә зирек-имән. Араларына керсән, яшь-җилкенчәк малайлар үтеп барган кыз-кыркынны капшаштырган кебек, озак җибәрмәсләр...
Шушы таунын итәгендә тирә-юнен куе камыш сарган Сигәк күл бар. Бачман әле малай чагында ук анын янына әтисе Тургай алып барган иде. Яр буена җиткәч тә, шундук кисәтте ул.
— Азгынланып-мазар сия күрмә, улым. Су Анасы тартып алмагае!
Аннары әтисе бик хикмәтле бер риваять бәянләгәч белде. Имеш, шушы күл буена берзаманны бик тә азгын бер хан туктаган, ди. Үзе белән алты-җиде яшьләрдәге малаен гына түгел, олы чатырына тутырырлык кәнизәкләрне дә ияртеп килгән икән. Зирек агачлары ышыгына чатыр корып куйгач, әле бер, әле икенче кәнизәген алып китеп, күл суына чумып шаяра башлаган, ди. Ә малайнын әнисе күптән түгел генә яман чирдән китеп барган булган, монда ана хәтта ризык каптыручы да табылмаган икән. Хан малае әтисенен күл эчендә кәнизәкләр белән анадан тума чишенеп азынуын күзәткән-күзәткән дә, үч итмәкче булып, күл суына сияргә ниятләгән, имеш. Ул яр буена җитеп ыштанын төшерүгә, күл өстенә Су Анасы ярсып килеп чыккан.
— Суымны пычратасы булма, малай актыгы! Тынламасан, хәзер күл төбенә тартып алам! — дип кычкырып кисәткән, ди.
Хан малаенын әтисенә ярсуы бик көчле бит, ул кисәтүне барыбер тынламаган. Ләкин анын сиеп кенә бетерүе булган, җан җиреннән эләктереп, Су Анасы аны күл төбенә алып төшеп киткән. Хан аны йөзәрләгән сакчыларын чумдырып эзләткән, ди. Кичкем таба алмаган. Ярсудан хан кәнизәкләрен дә күлгә ташлаттырган. Хәзер Су Анасын шул кәнизәкләрнен берседер ул, дип тә гоманлыйлар, имеш. Риваятен риваять бу бәян. Иллә мәгәр күлнен сәер ягы бар бит. Андагы су ачы камыр сыман гел уйнаклап тора. Бер атнада килсән, ул корырга җыенып яткан сыман. Э икенче атнада инде ярларыннан ташып, камышларны баскан. Төптәге чишмәләр шулай уйнаклыйдыр, шаять. Ә үзен узгынчылар барыбер Сигәк күл, ди...
Шушы таулар, камышлар ышыгында бер йомгак тәгәри. Бачман аны әллә кайчан күреп алды инде. Гали дустыннан мәнге аерылмас ялгыз Мара бит ул! Аксак көе тыйтаклавы җинел түгелдер дә, барыбер иярә шул. Уе белән ул Галине хәвеф-хафа, бәла-казалардан сакламакчы инде. Бачман исә аны үзенен фәрештәсе, яклаучысы сыман кабул итә. Ялгыз бүре Мара янәшә атлаганда тарханнын яуда яра алганы йә
җинелеп кайтканы юк. Бачман җинеп кайтса, айгыр Гали исән. Гали исән икән, сина да көн якты. Әйдә, атла, Мара!
...Үзән дәрьясы ягыннан җан-фәрманга очкан җайдак пәйда булды. Һәммәсе дә әсәренеп, сагаеп тукталдылар. Җайдак малны тиктомалдан гына болай интектермәс, берәр хәвеф бардыр.
Чапкын егет ияреннән төшеп тормыйча да сөрән салды.
— Мангытлар Юныс бинен җәйләвен туздырып бетергәннәр! Бинен үзен, тагын җитмешләп ирне турап ташлаганнар! Йөзбашлары хатыннарны көчли, нәүкәрләре булган малны суя!..
Бачман менне урталай бүлергә әмер бирде.
— Мөхәррәм, Юлай, Низам! Сез биш йөзне Ярык сырт ягыннан алып барасыз. Калганнар белән мин Бәнҗә яклап киләм. Барып җитүгә үк, искәрмәстән, яуга ташланыгыз! Әсирләр кирәкми, тоташ тураклагыз!..
Юныс би җәйләве куе төтен белән каршылады. Мангытлар тирмә- алачыкларнын барчасына да ут элдереп чыккан, киез япмалар ялкынга бирешергә теләмичә кара төтен сузган. Мөхәррәм-Юлайлар беркадәр алдарак килеп өлгергәннәр инде, Ярык сырт ягында каты орыш бара. Мангытлар тулгамага алган хатын-кызларны, бала-чагаларны ташлаганнар бугай, чыр-чу килеп, кычкырышып-елап, шулар хәзер җәйләүдән читкә чаба. Сакчыларсыз калган сарык-кәҗә, сыер көтүләре дә иреккә чыккан. Мөгрәп, мәэлдәшеп, һәр якка сибелгәннәр. Тоташ тузан, төтен арасыннан хәтта туганынны да араларлык түгел.
— Яугирләрем, дошманнарны ура! — дип Бачман тархан аваз салуга ук, болгарлылар мангыт йөзлекләренә арттан ябырылды. Җәягә ук элсән, ялгыш очуы бар. Болгарлар мангытларны әүвәл сөнгеләр һәм гөрзиләр белән урталайга ярды, аннан кылычлары белән тураклый башладылар. Йөз иллеләп мангыт тулгамадан чыгып качкан иде, артларыннан ташланган болгарларны Бачман тархан тыйды.
— Аларны Мүнкә үзе дә турап ташлаячак. Кайтып, ханнан сөенче алырга өлгерсеннәр инде.
2
Юныс бинекеләрне кабат җыеп алгач, ап-ак сакаллы ике-өч карт Бачман тарханга ялварып гозерләде.
— Болай ташлап китсән, Мүнкә, барыбер, баскыннар җибәреп, җәза алмый калмас. Безне калдырма, үзен белән алып кит?
Бачман чын күнелдән сыкрый-сыкрый дәште.
— Булмый, агайларым. Без бит яу кешеләре. Менә хәзер сезне ипкә- сапка гына китерәбез дә аннан тагын юлга. Мүнкә хан этләре талап киткән җәйләүләр һәм авыллар бихисап. Аларнын һәркайсы өчен дә үч алырга кирәк. Эзгә басып, инде алар үч алмасын өчен, безгә тау-кыялар артына качарга да кирәк. Мәнгел этләреннән үч алучы калмый. Сезне ияртә алмыйм. Бигайбә, агайларым...
Ак сакаллы картлар башларын түбән иеп киткән генә иде, йөзбашы Мөхәррәм ак яулыкка төренгән, әмма шашып елаудан инде шешенеп беткән япь-яшь кенә бер кызны җитәкләп килде. Бачман ана текәлде дә корт чаккан шикелле хәрәкәтсез калды. Йә Ходаем! Бучаклы да Алтынчәчкә охшаган кыз булса-булыр икән! Алтын йөгерткәндәй шундый ук саргылт чәчләр. Елмаюлы бер карашы өчен ярты гомереңне бирерлек конгырт күзләр. Сандугач канатыдай кыйгач кашлар. Арыш кылчыклары кебек озын, куе керфек. Үпкәләп турсайткан шикелле кабарынган алсу, хәтфә ирен. Алтынчәчнекедәй ягымлылык, сылулык һәм тылсым бу кызыйга ничек күчкән икән?..
Мөхәррәм Бачманнын күзләрендә кабынган кайнар утны шундук шәйләде дә тарханны беркадәр читкә алып китте.
— Бу — Юныс бинен кызы Аппак икән, — дип Мөхәррәм сүзне ныклы карар белән башлап китте. — Беркеме дә калмаган. Әнисен, сеңелләрен дә турап
бетергәннәр. Сыеныр кешесе юк. Ә син, күреп торабыз, Алтынчәчсез калганнан бирле ут йотасын. Ныклап уйла. Бәлки, шушы Аппак җанына дәва булыр. Хатынлыкка алсан, нөгәрдә сине гаепләүче кеше табылачак түгел.
Бачман Ярык сырт ягына төбәлде дә бөтенләй телсез калды. Ул Алтынчәчне югалтканнан бирле утлы табага баскандай газаплана. Янәшәндә җанынны җылытырдай хатын пәйда булса, яралар да төзәлер иде сыман. Ләкин, Бачман, син хөррият хакына яу юлына чыккан бер мен ир-егетнен сәрдәре бит. Син хатын аласын икән, аларга да тиеш. Ул чакта син күтәргән менлек нинди яу гаскәре була да хөррият явыннан нинди генә күләгә кала инде? Өстәвенә, синен янда ике малаен бар. Аларнын аналары булган Минлебикәне Юныс би кызы Аппакка алыштырсан, Нарык белән Әлсуфый ни әйтер? Юк, барча Болгар иленә бердәнбер башбирмәс һәм җинелмәс сәрдәр булып калган Бачманнын хатын алып, никах укытып уйнарга хокукы юк!..
Мөхәррәм җавап көтә, Бачман һаман дәшми, янә үлчи, янә газаплана. Кара гавәм сүзенә төкерим әле, дисән, бу кызыкай белән атна-ун көнгә берәр куышка да бикләнеп була инде. Тарханнын ярты ел буена җылы, наз күргәне юк. Ярты ел буена йә ияр өстендә тыркылдый, йә камыш шалаш эчендә аунап газаплана. Белеп-сизеп тора: Бачман карар итсә, яклаучысыз калган чибәр кызыкай үзе дә карышачак түгел, яугирләрдә дә сәрдәрне гаепләрдәй ташбаш табылмаячак. Бар илгә бердәнбер булып калган башбирмәс тарханга үлемнән үзе үк коткарган сылу кызнын иркә-назын татыса ярыйдыр ла инде, Алла колы! Тик... Нарык белән Әлсуфый да бар бит! Аннары газиз улларынын күзләренә ничек күренәсе?..
— Минем янга өлкән угылымны чакыр әле! — дип эндәште кинәт Бачман үзенен йөзбашына.
Йөгерә-йөгерә Нарык килеп җиткәч, анын инсәсенә кулын салып, әмма барыбер читкә карап тезде.
— Әнә, тегендә Юныс бинен кызы Аппак тора. Аны күрденме сон?
Кап-кара бөдрә чәчле, чүтерт-кара йөзле Нарык та кызарынды.
— Әйе, күрдем, әткәй, — диде бөтенләй кыюсыз гына.
— Анын яклаучысы, хәтта сакчысы юк. — Бачман тавышында һични сиздермәде. — Үзе чибәр. Хатынлыкка алсан да, үкенерлек түгел. Әллә тәвәккәллисенме?
— Әткәй, нинди хатын алу? — дип кабынды Нарык. Асылда да ул мондый адымга әзер түгел иде. — Мин — ихтилал юлына баскан яугир. Хөрриятне яуламыйча торып, өйләнәчәк түгел!
Бачман чын күнеленнән кисәк сыкрап куйды.
— И-их, юкка, юкка болай кырт кисәсен, улым! Ихтилал, хөррият дип, безнен барыбызнын да шәһит китүе бар. Хөррият хакына бар нәселне корытыйкмени инде? Безнен нәселнен, минем оныкларнын җир йөзендә калырга хакы да юкмыни? Син үз борыныннан арыракны күрә белмәгәнгә генә шулай каркылдыйсын. Минем, синен кебек башбирмәсләр, хөррият яклаучылар болгарлылар өчен алда да кирәк әле. Йөзәр-йөзәр булып, менәр булып. Мәмләкәтне кабат аякка бастыру хакына, халкыбызны бер учак янына җыеп туплау өчен. Бачман каны, Бачман оныклары менә шул вакытта таләп ителәчәк!
Нарык сынды, ахры, озак көттермичә сорау бирде.
— Алайса, мин ни эшләргә тиеш?
— Синсез калсам, җинел булмаячак. Болай да күп югалттым. — Бачманнын тавышына кадәр тетрәп куйды. — Иллә мәгәр... син янымда булган чагында да җинел түгел. Бизмәнгә салгандай үлчәп хәл иттем. Мин — яу сәрдәре. Үземә ышанып килгән ирләрне ташлап, кәлтә сыман, ярыкка качарга минем хокукым юк. Ә Әлсуфый белән сез икегез үлем кочагыннан ычкынырга тиеш. Әнә, Юныс бинен чибәр кызын ал да ин әүвәл син пайтәхеткә юнәл. Биләрдә дә безнен кебек хөр һавага сусаган башбирмәсләр табылмыйча калмас. Аннары синен эздән энекәшен китәр. Ул әле кечерәк, ана күз-колак бул. Илсез-җирсез халык озак яши алмый. Без җинәргә тиеш!
3
Мүнкә хан инде сигез ай буена Идел ярын ташлап китә алмый. Башка яктан агылып килгән хәбәрләр аны ут шикелле талый.
— Гөек хан Юрьев, Ростов, Ярославль калаларын талап узган, диләр.
— Бату хан урысларнын пайтәхетен егып салганнан сон Волок Лам, Тверь, Торжок дигәннәрен дә сытып үткән икән.
— Бату ханны хәзер әллә ничә мәмләкәт гаскәрен җыеп та туктатырлык түгел. Ул Чынгызхан шикелле үк җиһангирга әверелә бугай...
Һәрбер яна хәбәр Мүнкә ханнын мин-минлеген үт шикелле сыта. Башка ханнар җәйрәннәрдәй җитез кәнизәкләр куенында ятып рәхәт кичерәдер, Каракорымга да, үз чатырларына да тау кадәрле нигъмәт ташытадыр. Ә ул монда бер тилемсә тарханны, бүре сыман аулап, ничәмә-ничә айлар уздырырга мәҗбүр. Әй, аяусыз тәкъдир!..
Тәки Мүнкә ханнын үзәккәен корытты бу Бачман! Шушы Елаксу тамагына кертеп бикләде дә, төлке өненә алдын-артын чамаламый чумган аю сыман итте. Хәзер Идел аръягына чыгып, мукшыларны, йә булмаса урыс җирләрен дә талый алмый Мүнкә. Артка чигенеп, төмәннәрне колач кебек җәеп орышырга да һичбер мөмкинлек юк. Хәтта, гаскәр өчен авыллардан мал-туар йә ризык талап кайтырга да ирек бирми, каһәр. Бачман — шайтан, җеннәр сыман, һич тоттырмый. Атна саен елан кебек астан гына чагып ала да, күз бугандай шундук юкка чыга. Мүнкә хан анын эзеннән берьюлы бишәр мен җайдакны ияргә күтәреп тә карады. Идел өстеннән дистәләгән ишкәкче, яр буеннан йөзәр-йөзәр күзәтчеләр куды. Юк кына бит, каһәр суккыры, һичбер мәнгел Бачман-шайтаннын эзен таба, үзен күрә алмый. Нинди генә җир тишегенә кереп качадыр ул, тәүлекләрне кайсы җәһәннәмгә посып үткәрәдер? — шайтан гына белсен!..
Мүнкә ханны мыскыл иткән сыман, менә, чираттагы чапкын пәйда булды.
— Бачман алае, Идел яклап, ыстанга бәреп керде! Ханиям, бәла! Дала ягына кач!..
Мүнкә тау өстенә менгәч әйләнеп карады да гел шаккатты. Идел өстендә камыш сарган алты-җиде утрау хасил булган. Ничек батмыйлардыр, алар алга-артка таба гел күченеп йөри. Яр читенә килеп җиттеләрме, камыш түтәлләре арасыннан Мүнкә хан ыстанына ук янгыры ява, мәнгел нәүкәрләре чалгы белән чабылган шикелле, рәт-рәт булып, кырылып кына бара. Атка менгән нәүкәрләр малларын елга өстенә чыбыркылап куа, тик бичаракайлар, елан күргән сыман, кире чигенәләр. Кыйнауга чыдамыйча суга сикергәнен чонгыл тартып ала. Күчмә утраулар өстенә сөнге-ук атудан бер файда юк. Хәтта колагына ут элеп очырган сәрпи уклар да, камыш-кәсләр арасына чумгач, чыжлап кына куя. Мәнгелләрнен үч алырга кыҗрап сикерүе — бер янагына сугылган мескеннәрнен икенче як янагын куеп торуга тин.
Бачманлылар менә шулай иркенләп кыйнады-кыйнады да, мәнгелләрнен шәрҗир аткычларны әзерләвен күргәч, икенче як ярга чигенделәр. Мәнгел җайдаклары сайлык табып Иделне кичкән чакта Бачман гаскәреннән җилләр искән иде.
Мүнкә кабат чатырына кайткач, яраланган менбашы килеп керде.
— Мин бер тотык эләктердем, хания. Фетнәчеләр көймәсеннән егылып төшеп калды.
— Апкер! Үзем анын табаннарын теләм! — дип акырды ярсуыннан котырынган Мүнкә.
Әсир төшкән фетнәче дә беләгенә ук кадалып яраланган икән. Сорау алуны җәзалауга чаклы җиткермәде. «Син кем? Каян?» — дигән тәүге сорауларга шундук тезеп китте.
— Малмыж атлы елга буеннан мин. Карамбай мин. Кара чирмешләрдән. Сез, барыбер, чирмешнен кем икәнен белмисез дә инде. Алтынбәккә икеләтә салым түләп торган мескен кавемнән мин. Болгар казанчылары ханнын казнасына ун сарыктан берсен илтеп бирде, ә без малны шул ук яланнарда, тугайда үстерсәк тә, инде ике сарык. Чөнки без аларнын Алласы хозурына күчмәдек, үзебезнен Тулбагыш атабыз
белән Мардыш анабызга7 табындык. Үҗәтлегебез өчен безне гомер буе акыртып таладылар. Менә сез «Яса» кануннары буенча малнын уннан бер өлешен генә салым итеп җыясыз. Тора-бара арттырмассыз микән? Шуннан чамалыйбыз. Бәлки, болгарларнын Аллаһы Тәгаләсенә караганда сезнен Тәнре безгә якынрактыр?..
Мүнкә яна сорау кузгатканчы ук казначы менбашка әмер бирде.
— Берәр тәпси алтын акчалар керт...
Алтынлы тәпсине тотык Карамбай ягына этеп куйгач, юха телгә күчте.
— Боларнын һәммәсен дә берүзенә бирәм. Азсынасын икән, тагын өстим. Мәгәр мина Бачман-шайтан качып ята торган урынны әйт.
Карамбайнын күзләрендә бер уч күкерт ялкын элдергәндәй ут кабынды. Мүнкә хан билендәге кылычын да зенгелдәтеп алгач, тотык чирмеш, таудан ычкынган тәгәрмәчтәй кызулана-кызулана, ант сулары эчте.
— Идел Хәзәр дингезенә барып кушыла торган төштә утраулар бихисап. Бачман шул утрауларнын берсе эченә яшеренеп ята. Кайда ул утрау, аты ничек, мин тел белән генә анлатып бирә алмыйм. Мәгәр чирмеш — аучы, даладагы эзне бүре сыман таный. Мин аны тапмый һәм мәнгелләргә хәбәр итми калмыйм!..
4
Бүген дә көн сөенечле үтте, Бачман мәнгелләрнен Каракорымга юнәлгән чираттагы бер кәрванын талап кайта иде. Кәрван сакчыларын кырып бетерделәр, кулга төшкән малны Бачман бер йөз җайдак сагында Тәтеш би белән мәрхүм Юныс бинен җәйләүләре ягына озаттырды. Бүген тархан утраудагы барча яугирләрен дә куптарып маташмаган, үзе белән өч йөзлекне генә алып чыккан иде. Тауар белән киткәннәрне озатканнан сон калган җайдакларга Мен Торнага төбәп кайта торырга кушты да үзе тагын ялгыз Мара белән күрешмәкче булды. Тегесе дә нык сагынган бугай. Әле Гали дусты янына килеп сикеренгән була, әле Бачманны якын җибәрмичә читкә кача. Бачман элегрәк тә әллә ничә тапкыр сынап карады инде. Тархан ана берәр калҗа ризык ташладымы, горур Мара һичбер вакытта да монын ише капкын-сәдакага ябырылмый, хәтта әле, мыскыл иткән сыман, ана тибеп китә. Бирсен Ходай, шундый була күрсен. Барыс-капланнардан артып калган, адәм баласы юри ташлап киткән калҗа — дала бүресенә ризык түгел!
Көн кичкә авышкан чакта гына Бачман ипләп сызгырырга мәҗбүр булды. Галигә шул да җитә, сонарырга курыккандай шундук чабып килде. Мара белән хушлашырга да өлгерә алмадылар, Тәтеш биләр җәйләве ягында алты- җиде җайдак пәйда булды. Бернинди дә хәвеф-хафа чыбыркылап кумый, ахрысы, бик көттереп кенә якынайдылар. Бачман төсмерләде: әле бер ай элек кенә ихтилалчылар нөгәренә килеп кушылган Хаҗитарханныкылар болар. Мүнкә юллаган кара этләргә юлыгып тар-мар булганнармы, әллә тауар белән киткән йөзлектәге берәр ир җан биргәнме? — чырайлары корым сарган кебек кара көйгән.
Якынайгач, җайдакларнын берсе карашын җирдән аермыйча гына әйтеп салды.
— Йөзлек, мәнгелләрнен бар тауарын алып, Сакмар ягына качты. Менә без, егермеләп егет, аларны туктатырга тырышып караган идек тә, уныбызны шул угърылар турап атты.
— Ничек качты? Ничек инде качты? — дип Бачман тарханнын ярсып- шашып кычкыруына каршы шул ук җайдак анлатмалар бирде.
— Ничек, ничек? Кәрваннан таланган малны алып китүгә үк, чирмеш Карамбай койрыкта баручы Бәнҗә белән Сакмар егетләрен котырта башлаган. «Бачман тархан Юныс бинен кызын үзенә килен итте дә хәзер бар байлыкны шунын җәйләвенә генә ташытачак», имеш. «Тархан кеше — безнен сымак ачыгавыз түгел. Ул таланган кәрваннардан үзенә олау-олау алтын хәзерләп куйган инде. Андый-мондый куркыныч туа калса, Бачман безне ангыра бәрән урынына мәнгел бүреләренен 7 Тулбагыш ата — мариларда ут алласы, Мардыш ан — җил алласы.
тәгаменә ыргытып бәрәчәк тә үзе Кыпчак даласыннан әллә кая чыгып олагачак.» Тора-бара Кернәк белән Кашан унлыклары да шул коткыга бирелгән. Кысырбия яланында ызгыш-талаш купкач, йөзбашыбыз Хәйри дә шулар ягына ауды. Ә ахыры ничек беткәнен баштук әйттем инде.
Бачман туфан, гарасат шикелле кайный башлавын тыеп кала алмады.
— Аһ, кабахәт җаннар! Аһ, сораннар! — дип, үзенен бармакларын чәйни- чәйни, ярсып сүгенде ул. Аннары гаярь Галинен касыгына типте.
— Хәзер үк Мен Торнага таба элдерегез! Юлай белән Низам йөзлекләрен куып җитә алсагыз, алар кичекмәстән минем эздән чыксын! Мин сораннар артыннан! Бөркет чебен-черки ауларга тиеш түгел дә бит, сызгырганнан гына куян үлми. Аларны турамый кайтмыйм! Берегез булса да, Мен Торнага кереп, нөгәрне күтәрегез! Соран җаннар җир йөзендә яшәргә тиеш түгел!..
Бачман Галине ак күбеккә батырып чаптырса да, каракларны куып тоталмады. Юлай белән Низам йөзлекләре килеп җиткәч, җайдакларны чылбыр сыман барча якка таратып карадылар, әмма карак качаклар җир астына убылган шикелле бөтенләй юкка чыкты. Сакмар белән Бәнҗәнекеләр дә дала яугире бит, эзне елан сыман оста яшерделәр. Ләкин елан оясыннан чыкмый һәм, мескен корбан табып, чакмый торамы сон!
Ике атна чамасы вакыт үткәч, Бачман ике йөз яугирен Идел буйлап югарыга, Хаҗитарханга таба куган иде.
— Ул яктагы авылларга кыргыз баскыннары ияләнгән, шул кара этләр барча йортны тоташ талап чыккан, дигән хәбәр килде. Ул кабихләр эзен корытып кайтмый булмас...
Бачман бу ике йөз яугирне өч көн буе көтте, гел йокыдан калды, ә тегеләр суга чумган балта сыман булды. Шул төндә генә, ниһаять, Мен Торнага яраланган йөзбашы Мөхәррәм кайтып керде. Анын бәяне җанны өшетердәй салкын, кансыз иде.
— Кыргыз баскыннары, дигәннәре бездән качкан сораннар булып чыкты. Алар — танымаслык. Һәркайсынын өстендә бакыр көбә. Алмаш атлары гына да ике йөзгә якын. Арбаларга ризыгын да, шайманын да шыплап тутырганнар. Хәтта алтын да бар. Унбашлары чатырларда яши, калганнар — тирмәләрдә. Сатлык тәре, чирмеш Карамбай да: «Бачман тархан алдында тезләнеп яшәүдән туймадыгызмени әле? Аны җитәрлек баеттыгыз. Инде үзегезнен корсак, туган якта калган балалар турында да уйларга вакыт. Безгә кушылсагыз, сез дә кешечә яши башларсыз. Баш өстегезгә эленгән кылыч та юкка чыгар», — дип акыргач, унбиш унлыктагы ирләр сораннар ягына күчте. Мин илле ир белән качып караган идем дә, Кара чишмә буенда Мүнкәнекеләр тозагына эләктек. Мин дә котыла алмаган булыр идем, ирләр ике арага корыч дивар шикелле кереп басты...
Бер тәүлектән сон Бачман тархан утрауда калган биш йөз ирне туплап юлга чыкты. Кара чишмәгә җиткәндә сораннар куйган каравылны элмәккә эләктерделәр. Имән кайрысы шикелле кырыс йөзле Бачман бер генә сорау бирде.
— Этләр ыстаны кайда?
— Карасаз яланында, — дигән җавапны ишетүгә, тарханнын кылычы күк йөзендәге яшендәй ялтырады, урталай ярылган гәүдә җир өстенә ауды.
— Һәр соранны шушындый тәкъдир көтә! — дип гыжылдады ул аннары, корыган агачлардай катып калган яугирләргә карап. — Илен саткан кабих яшәргә хаклы түгел!..
Карасаз яланындагы качаклар ыстаны читтән караганда хәвеф тудырмады. Бачман инде йөзлекләрне җәя сыман таратып һөҗүмгә ташланырга да әзерләнгән иде. Шул вакытта Идел ярыннан да, Хаҗитархан каласы ягыннан да, өрәк шикелле, Мүнкә хан нәүкәрләре калкып чыкты. Алар умарта күче, кара болыт сыман. Бу чылбырны бер кулына биш сөнге, биш кылыч тотып орышсан да өзеп чыгарлык түгел. Бачман алаендагы ирләр инде килгән юлга таба чигенә башлаган иде, аларны тарханнын җиз сорнай тавышыдай әмере шып туктатты.
— Ике катлы боҗра ясап, тулгамага басыгыз! Яраланган ирне арттагылар алыштырырлык булсын! Артка чигенү юк!
Яугирләрнен әле һаман мәлҗерәп торуын күргәч, Бачман тархан капылт кына үзенен ияреннән сикереп төште. Кулындагы кылычын күккә чөеп, янә оран салды.
— Чигенергә хакыбыз юк, болгарлар! Безгә хөр яшәгән мәмләкәтне кайтарырга кирәк!
Икенче мизгелдә Бачманнын яшендәй кылычы тимеркүк айгырнын бугазын телеп үтте. Куркудан күзләре акаеп чыккан Гали, бөтен тирә-юньне кара канга күмеп, җир өстенә ауды. Үзе кан чәчрәтеп пошкыра, гыжлый мескен, ә үзе һаман карашын хуҗасыннан алмый. Бачман, тезләренә чүгеп, анын бәбәкләрен йомдырмакчы булды, айгыр буйсынмады, пыялалана башлаган күзләре белән һаман карап ятты.
— Кичер мине, җаным! — дип кенә пышылдады да Бачман сикереп аягына басты.
Ирләр тыгыз боҗра ясап тезелешкәч, Бачман тархан көянтәдәй кылычын күтәрде дә баскын дошманнары өстенә ябырылды. Камышларны ерган каек сыман, мәнгел нәүкәрләренен җиде-сигезен шундук телеп атты. Күзләренен уны белән гел чамалап торды. Әнә, кызыл ком өстенә, имән агачыдай гөрселдәп, йөзбашы Мөхәррәм авып төште. Менә, йөзбаш Курамшанын ачыргаланып кычкырган тавышы янгырады да мәнгелеккә тынды.
— Бирешмәгез, бирешмәгез, болгарлар! Мөхәррәм, Курамшалар өчен үчне кайтарыгыз! — дип кычкыра-кычкыра, Бачман һаман кылычын айкады, шабыр тиргә батты.
Юк, ана мәнгелләрнен икенче дистәсен телеп ташларга ирек бирмәделәр. Иярләр өстеннән әллә ничә кыл аркан очып төште дә җинелү белмәс сәрдәрне мескен тотык итте. Тарханны Мүнкә хан каршына сөйрәп китерделәр. Хан шомырт-кара айгыр өстендә утыра, нәфрәт тулы күзләре акаеп чыккан иде. Әүвәл үз күзләренә ышанмагандай, сүзсез карап торды. Кылыч очы белән Бачманнын имән кәүсәседәй юан беләкләренә, инбашына төртеп-төртеп куйды. Аннары үзен әллә нинди тилемсә корт чагып алды бугай, һич тә көтелмәгән сорауны ярып салды.
— Яхшы сәрдәрем юк, мина күчәсенме?
Бачманнын хан айгыры тарафына төкерүен күргәч, чыгырыннан чыкты.
— Атабыз Чынгызхан яраткан бер канун бар. «Дошманыннан аны иреккә җибәреп тә үч алырга кирәк». Гаскәрен кырылып бетте, илен җимерелгән. Синен хәзер беркемгә хаҗәтен юк. Каршыма килеп тезлән! Шул чакта сәрдәрлеген, осталыгын, үҗәтлеген өчен сине гафу итәм.
Өчме-дүртме мәнгел Бачман тарханнын иннәренә килеп асылынды. Сәрдәр аларны чебеш урынына як-якка сибеп атты. Аннары Мүнкә хан каршына килеп басты да гыжылдаган тавыш белән җавап бирде.
— Синен ише кабих этләр алдында тезләнергә мин каранар8 түгел!
— Әле шулаймыни? — дип кенә кычкырды да Мүнкә кылычын югарыга чөйде.
Шул ук мизгелдә җинелү белмәс Бачман тарханнын башы дала кылганнары өстенә тәгәрәп төшкән иде...
УНБЕРЕНЧЕ БӘЙЛӘМ
1
Карангы төн уртасы. Чирмешән яры буйлап Биләр каласына җайдаклар чылбыры якынлашып килә. Атларнын авызлыклары, өзәнгеләр, кылыч кыннары юкә, каешлардан үргән бауларга уралган. Сафта әмерләр бирүче, хәтта бер-берсенә сүз кушучы да юк. Җайдаклар арасындагы саклык- киеренкелекне малкайлар да тоеп бара, ахры, ялгыш та пошкырмыйлар. Чирәм яр өстендә кайвакытта ат тоякларына тиеп очкан таш тавышлары гына ишетелгәләп куя. Лачынтау итәгендәге ярканатларны да йокы алмый бугай. Бала үксегәндәй кызганыч мон — шулар 8 Каранар — кәрваннарда йөк ташу өчен тотылган һәм тезләнергә өйрәтелгән дөя.
сукранудыр.
Тышкы ур калдыклары янына килеп җиткәч, нөгәрнен ин очында барган җайдак ике кулын шапылдатып алды. Чылбырдагы атлар шундук тукталдылар. Чылбыр уртасыннан тагын бер күләгә алдагы әйдәман янына килеп басты.
— Без нәкъ килешенгән вакытка килеп җиттек, — дип акрын гына пышылдады алда барган җайдак. — Хәбәр бирәбезме, бераз көтәбезме?
— Көтик әле, Баян, — диде сонрак кушылганы. — Аларнын безне юлда тоткарланган, дип уйлавы да бар бит. Ике ел түзгәннән сон инде пайтәхетнен хозурында тору олы газапмыни?
— Ике ел буе читтә интексәк тә, менә монда кайткач та җинел түгел икән шул, Җик туганым! Һавасын сулауга ук йөрәк бәргәләнә. Үзебез үк яклый алмадык бит. Пайтәхет юк инде.
— Кабат тергезү өчен кайттык ласа. Бар дәүләтне кабат бастырырбыз!
— Амин, мәргән, амин!..
Ике җайдак та, авыр сулап, калага текәлде. Элеккеге, биек, зур диварлар сүтелеп беткән инде. Айкапу да, Шәрекъ капка да юк. Биләр калдыкларын хәзер бер катлы казык-коймалар белән генә уратканнар. Чирмешән ягына каратып сынар гына капка корганнар да, диварларнын дүрт почмагына биек-биек манаралар төзеп бастырганнар. Капка белән манаралар өстендә майлы сүс уралган зур кисәүләр яна. Алар көтелмәгән дошманнарны шомландырырдай көчле ялкын чәчми, шулай да дивар каршындагы эчке урны, сай ерымны, тар күперне яктыртырга ярап тора инде.
Ике сәрдәр дә, сүз куешкан кебек, үзләре алып килгән җайдаклар төркеменә берьюлы күз ташлады. Гаҗәп, анда нибарысы өч йөз яугир генә, ә үзләре әкиятләрдәге явыз диюләрне, аждаһа һәм албастыларны җингән пәһлеваннар, баһадирлар булып күренәләр. Ялларында ут яктысы кайтарылып уйнаган чаптарлары да әкияттәге канатлы ат сыман...
Почмак манара өстендәге ачык мәйданчыктан колагына очкынлы мүк эленгән бер ук очып чыкты. Һәммәсе сискәнделәр. Һәрбер җайдак садак, кылычларын барлап куйды. Баян батыр кыр үрдәге булып аваз салды.
— Кор-рыйк! Кыу-уа-ак!
Шул минутта кала диварынын дилбегә озынлыгыдай бер өлеше эчке ур арасындагы тар ерым өстенә күпер булып ауды. Ике манара өстеннән биек имән баскычлар да шудырып төшерделәр. Манараларда алдан ук әзерләп куелган учаклар кабынды, кала яны яктылыкка чумды.
— Карлыгачлар, урга! — дип оран салды янартаудай кайнаган Баян батыр.
Җайдаклар чылбыры ташкын булып алга томырылды. Ике йөзләп җайдак каладагылар төшергән койма-күпер өстеннән эчкә бәреп керде. Тагын шундый ук бер төркем каланын асылмалы күпере алдындагы ерым эченә талдан үргән читәннәр, озын, кин баскычлар, йорт түбәсе кадәрле зур-зур киез япмалар китереп атты. Аннары шул сукмактан асылмалы күпер һәм анын ике ягындагы манаралар өстенә ташландылар. Башка якта җәяүле егетләр ыргаклы сөнгеләр, бау һәм баскыч буйлап диварга үрмәләде. Кылычлар зенләгән, яралыларнын илереп кычкырган, кыска-кыска әмерләр ташлаган тавышлар берникадәр вакыт кына янгырап ишетелде дә һәммәсе дә берьюлы, өстенә бер мичкә су түгелгән учак сыман, капылт кына сүнде...
Гази-Бәрәҗ көтелмәгән мәхшәр тавышыннан каплан сыман капылт сикереп торды. Сәлим, Илһам, Алтынбәк ханнардан калган ташкирмәннен һәр бүлмәсе, зал, чолан, баскычлары җан-фәрман йөгерешкән ирләрнен аяк дөбердәве белән тулган. Шыгавыллар, җансакчылар урталай ярылырга, башларын югалтырга атлыгып тормыйлардыр, әмер биргән, кылычны кылычка орган бер аһән юк. Өрәк сыман ирләр ишек тибеп керүдән җарияләр өнсез калган бугай, шул як бүлмәләрдән чырылдап кычкырган тавышлар ишетелә.
Беренче каттагы болдырда канны катырырдай усал оран янгырады.
— Бәрәҗ кайда? Сатлык соран кайда?
Бу оранны Газраилнекедәй котсыз яна тавыш күмде.
— Һәммә ишекләрне каплап бетерегез! Кабахәт җан чыгып качалмасын!
Йә Ходаем! Ике ел элек мәнгелләрнен буар еландай корган тулгамасын пәйгамбәр сөнгесе сыман ярып чыккан Җик мәргән белән Баян батырнын кансыз-норсыз әмерләре бит бу! «Алар исән, мәнгелләрнен кара этләренә тоттырмыйча, Таш Билбау өстендәге өркәчләр арасында качып йөри», дигән хәбәрләр бар иде. Менә шулар аннан үч алырга кайтып җиткән, димәк. Бату Рязань өстенә чыгып киткән чакта Бәрәҗ, телен еландай уйнатып, күпме ялынды бит!
— Болгарлар — гомер буе иген игеп, сәүдә итеп, мал көтүе тотып, үз көннәрен үзләре күрергә ияләшкән халык. Алар бил бөгүне, тез чүгүне белми. «Бүре баласын бүреккә салсан да, ул урманга карый», дигән гыйбрәтле сүзне дә шулар чыгарган бит. Болгарлар хәзер яраланган бүре кебек кенә. Мине шулар олысына әмир дәрәҗәсендәге баскак иттен. Иллә мәгәр болгарлар теш күрсәтми, бил турайтмый яши алмаячак. Гаскәр калдыр мина, гаскәр калдыр?
— Өч мен татар җиткән! — дип кенә ыргытты улчагында җинүләрдән күккә менгән Бату. — Этне ач тотмасан, хуҗасын таламый ул. Халыкны эт хәленә калдырып талаулардан саклан!..
Бату үзе белән Каракорымнан ук ияртеп килгән Майкы бине баскак алай башлыгы итеп билгеләп киткән иде. Күпме генә өркетеп йә юхалап карамасын, Бәрәҗ Майкы бине барыбер үз кубызына биетә алмады шул. Камчы очын аз гына күрсәттенме, Майкы би, керпе сымак, энәләрен кабарта да баса.
— Мин — кахан арбасына, Чынгыз хәтле Чынгызхан янәшәсенә утырып йөргән бердәнбер би! Мине анын Чагатай, Үгәдәй сымак бозык, әрсез малайлары иркәләп үстермәде. Мин — Чынгызхан шәхсән үзе менбаш иткән түрә!..
Кайда, ничек эләккән ул Чынгыз арбасына? — Бәрәҗ моны төпченергә өлгерә алмады да. Майкы бинен үз ыруы Таш Билбау артындагы Чибәркүл дигән урында калган булган. Әүвәл шундагы туганнарын чакырып китерде дә Майкы би, баскак алайнын яртысын ияртеп, узган җәйдә Чулман аръягына чыгып тайды. Андагы бер тыныч, ипле елга буенда Бату хан ям мәнзәле9 калдырып киткән иде. Әлеге елганы бер-ике айдан сон ук Мәнзәл елгасы, дип йөртә башладылар. Майкы би әнә шул Мәнзәл буйларын үзенен тугайлары, шәхси утар итте. Бәрәҗ әүвәл ана йөгән кидерү өчен Биләрдәге бар баскак алайны ияргә күтәрмәкче булган иде дә, чабуыннан тарткан сыман, артына утырттылар. Яна төбәк күнеленә һуш килгәндер йә өстәмә терәк тә эзләгәндер инде, Бәрәҗ әмиргә әйтеп тормый-нитми, Таш Билбау ягына янә чапкын куган. Майкы бинен Миас дигән күл буендагы биләмәләрендә дә бик күп туганнары калган булган икән. «Кара Табан» атлы сәер ләкаб таккан би кул астында тагын менәр-менәр тирмәдәге татар күчеп килде. Алары Ык дигән үтә салкын сулы елга яры буйлап таралдылар. Хәзер инде Майкы бине иманга китерү, тәртә арасына куып кертү турында хыялланып тору да артык иде. Бәрәҗ әмир бар ачу-үпкәсен, бәхетсез килен шикелле, үз эченә йотты.
Биләрдә торып калган татарлар да печтерелгән тәкә түгелләр бит. Ике ел эчендә аларнын һәммәсе дә диярлек башлы-күзле булды. Хәзер инде күбесе бала-чага карый, йортын сала, ихатасын кора. Баскак алайнын яртысы кала диварын саклаучы тоткавыллар булып саналса да, аларнын төнне хатыннары кочагында истирәхәт кичереп үткәрүен Бәрәҗ әмир үзе дә күптән белә. Татарларнын диварда калганнары да башын кылыч астына тыгардай томана, тинтәк түгел. Шулай икән, Баян батыр белән Җик мәргәннен әмир сараена бәреп керүе җир убылгандай йә күк йөзендә йолдыз шартлагандай сәер хәлмени сон!?.
...Гази-Бәрәҗ, келәм уртасында яткан кылыч-хәнҗәрләрен эләктереп, чабылдыклар артына яшерелгән тар бүлмә эченә сикереп чыкты. Артта, котырынып 9 ям мәнзәле — почта, элемтә ыстаны. Анда чапкыннар өчен алмаш атлар да тотылган, билгеле ки, пешекчеләр һәм сакчылар да булган. Минзәлә — ул һич кенә дә 1584 елда урыс баскыннары салган кирмән түгел. Хәзерге кала һәм елга исеме «мәнзәл» атамасыннан калган, дип фаразлана.
тибүдән, имән ишекләрнең күгәннәреннән чыгып очкан тавышы ишетелде.
— Кайда бу алабай? Кая кереп качты сатлык Бәрәҗ? — дип үкерде Баян, тәрәзә пыялаларын зенгелдәтеп.
Бәрәҗ моны юньләп ишетмәде. Ау этедәй, ул — һәр михнәткә күнегеп беткән сукбай, бу минутта ташкирмән дивары аша сикереп качкан иде инде.
2
Колгали Биләр диварыннан читтәге иске генә йортта яшәп ята икән. Җик мәргән белән Баян кергән чакта сәет өстәл артында язып утыра иде. Кояш офыктан дилбегә буе күтәрелгән инде, ә монын өстәлендә һаман зәйтүн маена салган мамык яна. Батырларны күргәч, каурый каләмен ташлап, урыннан купты. Күзләрен сыпырып алгач кына төсмерләде бугай, ике кулын сузып якынайды.
— И-и, Баян угълан илә Җик икән лә! — дип җәелеп елмаюы ук эчкерсезлек һәм садәлек учагы кабызгандай булды. — Көткән, көткән идем.
Ирексездән, ике батыр да Колгалинен килеш-килбәтен күз уныннан йөгертеп чыгарга мәҗбүр булды. Бетерешкән сәет, нык бирешкән. Чәчләре казанга салып кайнаткан җитен төсле ап-ак. Сәет аларны кисү, кыскарту турында уйламыйдыр инде, чәчләр, чук-чук булып, иңнәренә яткан. Сакалы да ак кар сарган сыман. Ярый, сакал-мыекларын пөхтә итеп кисеп чыккан әле. Кашлары, мангае, янагы, беләкләре — һәммәсе дә акбур белән тотып агарткандай. Күрәсен, сәет кояш яктысында бик аз хушланадыр. Шуна күрә кыяфәте базда яткан бәрәнгеләр үсентесе кебек.
Киемнәренен нинди хәлгә калуы сәетнен үзенә, мөгаен дә, кирәкмидер инде. Колгали тезләре ышкылып беткән, соры төстәге киндер чалбар кигән. Өстендә — җиңнәрен терсәккә тикле кайтарып куйган ап-ак киндер күлмәк. Чүәкләрен дә аякларына оекбашсыз, пулаларсыз гына элеп алган. Сукбай да сукбай, бу да дәрвиш инде!..
— Без синен хәер-фатиханы ишетергә килдек, олуг сәет, — дип тәүге сүзне Баян башлап китте. — Синен ошбу мәгарәнә дә төнге яу шаукымы кереп ирешкәндер.
— Ишеттем инде, оланнар. Ничек ишетмисен? — дип сәетнен баш кагуын күрүгә, Баян батыр җилкә-инбашларын кабартыбрак тезде.
— Без Болгарны мәнгел этләреннән азат итү өчен яу башладык. Яугирләргә син кайчандыр үз фиркандәге азатларга кушкан ләкабләрне бирдек. «Карлыгачлар!» Җәнүб яктан ин беренче монны алып килүчеләр. Болгар җиренә кайткач, ин беренче оя коручылар. Хөрләр, тоттырмаслар! Бик ошый бу безгә! Үзен моны хәтерлисен булыр, олуг сәет?
— Хәтерләмимени! — диюгә үк Колгалинен иреннәре дер-дер килеп куйды. Яшьлек хатирәсе йөрәгендәге утлы күмерләрне актарып атты бугай. — И-и, карлыгачлар булып очынган заманнар да бар иде шул. Ни үкенеч, җинүләргә ирешеп сөенмәдек!
Баян дәвам итте.
— Без хәзер барча вилаятьтә учак кабызабыз. Нәр аймактан, һәр авылдан нөгәр җыймакчыбыз. Бату явы зур гарасат, шыксыз туфан сыман безнен өстән тәгәрәде дә үтте. Гарасатлар ел да кабатланмый. Батуга, әнә, яна илләр, яна җирләр тансык. Анын әллә нинди ләһләр, маҗарлар, юнаннар ягыннан безнен Болгарга кабат әйләнеп кайтуы да шикле. Ятып калганчы, атып кал, дигән бабакайлар. Без дә куян түгел! Батунын ерактан селкеткән бармагыннан өркеп, куак арасына йә базларга кача-кача гомер итеп булмас! Синен дә шушы ук мәсләкне тотуына тамчы да шикләнмибез. Болгар халкы сина мөкиббән булып яши. Син утка керсән, Болгар утка керә. Азатлык явын син әйди башласан, барча гавәм безгә кушылачак. Әйдә, безнен әләмебезгә әйлән, олуг сәет!?
Колгали әлләни көттермичә, анык җавап бирде.
— Мин әләм булып йөрү яшеннән узган инде, оланнар. Мин сез кузгаткан ихтилал фетнәсен дә хуплыйм. Баскын мәнгелләрдән арынмаса, Болгар атлы илнен
офыгы юк. Әмма... әмма мондый мескенлекнен тагын, тагын кабатлануы да мөмкин ләбаса. Бүген мәнгелләрне кусак, азат калҗа өстенә угъры урысларнын килеп җитүе бар. Алар мондый явызлыкны байтак исбатлады. Болгарны аякка бастырсак та, куәт вә бердәмлек өчен көрәшне туктатырга һич ярамый безгә. Ялгыз агач, ялгыз манараны йә тегесе, йә монысы килеп аударачак. Берләшергә кирәк! Барча мөселманнар белән берләшергә! Мәгърур йодрык булып, тимер калкан булып, таш кыялар булып! Шул чагында гына исән сакланырбыз. Шул чагында безне мәнгеле дә, урысы да таптап үтә алмас!
Күкерт кебек кабынган Колгалинен сүзләреннән Җик мәргән дә, Баян да әсәренде. Ирексездән, инде алар үзләре дә мамык сыман кабынырдай хәлгә килеп җитте. Җик мәргән салкын канлырак, очлы күзлерәк шул, шундук сорап куйды.
— Өстәлендә «Сөннәр иле» дигән кереш белән тамгаланган өч-дүрт дәфтәр ята. Ялгышмасам, элек Бәкер атлы, Идрис атлы хәзрәтләр сөннәр илен кабат тергезү, барча мөселманны бер генә, әмма ярты җиһанны берләштергән мәмләкәткә туплау уе белән янып йөргән булган. Суар каласындагы Сөн мәчетен дә шулар төзегәннәр. Еллар үткәч, син дә шушы ук ниятне, зур мәсләкне калкытасын түгелме сон, сәет хәзрәт?
— Менә, анлаштык та! — дип Колгали хәтта учларын шапылдатты, канатланып китте. — Тач менә шул мәсләк. Мин гомер буе фәкатъ Болгар илен генә хөррият-сәгадәтле мәмләкәт рәвешендә күз алдына китереп ялгышканмын. Чәчәкләргә күмелгән, гөрләп үскән ялгыз утрау булмый! Иртәме-сонмы, аны елгадагы ташкын юып китә. Безне бердәмлек вә уртак динебез генә коллыкка төшүләрдән, юкка чыгулардан коткарачак!..
Ишек катына утырып, дога укыдылар. Сәет хәзрәт:
— Изге юлга! — диде.
Аны Җик мәргән дә, Баян да кабатлады. Ләкин һәркем бу сүзләргә мәгънә-ниятләрне үзенчә салган иде.
3
— Син Биләрдә кал инде, туганкаем. Мин Майкы би янына үзем генә барып карыйм әле. Яучы карчыклар да бер көтү карачкы ияртеп йөрмиләр бит. Тупсадан ук борсалар, хурлыгын да шаһитларсыз була.
Ике ир дә, камыт-йөгәннәрен салган ат шикелле, иркенәеп, дулап көлештеләр. Беренче булып, мәргән җитдиләнде.
— Майкы безнен җирдә. Нигез корырга дип казык каккан чын ир кичә генә тол калган хатыннар шикелле иләс-миләс булмас. Яна толлар гына «теге узгынчы алып китмәсме, монысы тукталмасмы» дип, җил капкасын да япмый, абзарын да җыештырмый яши торган була. Мәгәр үзенен иясез ат сымак утырып калганын анлауга, тәртә арасына кереп баса, йөкне тарта башлый. Майкы бинен дә хәзер безнен җырга кушылмый чарасы юк. Менәр тирмәле ыруны тегеләй-болай күчереп йөртергә — ул бит ястык түгел. Шуна күрә син, Баян дус, аяк терәп, хуҗа булып сөйләш. Иманым камил, Майкы би яна нигезенә игелексез калмас...
Ике баһадир ир бер-берләрен кочып хушлаштылар. Баян юлга чыкты. Ул иярткән йөзлектәге ирләр Чулманны кичүгә үк хәйран калды. Вәт әкәмәт! Бу яктагы Зәй, Мәләкәс, Игәнә дигән елга ярлары тоташ шомырт икән! Әллә вакытында туры килгәнгәме, елгадагы сулар ике яр читенә тезеп куйган ап-ак мамык кибәннәре уртасыннан җырлап ага кебек. Барча агачлар да күбәләк шикелле шау чәчәккә төренгән, алар арасыннан хәтта кәүсәләрен, ботакларын да ныклап күреп булмый. Бар яр буен тутырып төклетура, бал кортлары оча. Чәчәкләр исеннән, һава сафлыгыннан баш әйләнә!..
Майкы би үзенен ыстанын Мәнзәл елгасы буендагы Зәнгәр тау ышыгына илтеп корган икән. Таунын аты юктан алынмаган. Янына барып җиткәч, Баян да нык
шаккатты. Биек кыяны гел зәнгәрсу төстәге җепләр чуарлаган ташлар хасил иткән. Шунын хикмәтедер, кыянын очына терәлеп узган каурый болытлар да читтән караганда гел зәнгәрсу булып күренәләр. Әкиятләргә кергән Алып тауларын, Каф тауларын эзләп йөрисе юк, җәннәт шушыдыр ул!
Майкы би белән ике дилбегәдәй сузылып аккан Пар Чишмә янында күрештеләр. Инде күптән чәчләре чаларган, хәрәкәтләре салмакланган юантык ир икән. Бер сәер гадәте шундук күзгә ташланмыйча калмый. Ул адым саен диярлек йә кашларын, йә керфекләрен өскә таба сыпырып, төзәткәләп тора. Кош каурые сыман куе, озын булып үскән каш-керфекләр, мөгаен, күрергә дә комачаулык-мазар тудырадыр инде.
Ул Баян батырнын сәфәре турында да хәбәрдар булып чыкты, ике кулын сузып, үзе каршы килде.
— Ишеттем, батыр, ишеттем мин синен киләсенне, — дип һич яшереп тормыйча, елмаеп күреште ул. — Дала кешесенә күп колаклы булып яшәү хәер...
Майкы би «әйтим микән», дигән сыман беравык кына тукталып торды да, каш-керфекләрен өскә сыпырып куйгач, янә дәвам итте.
— Түнтәреш ясап, Биләрнен астын-өскә китерүегез хакында да беләм... Бәрәҗне качырып кына хата ясагансыз... Оясыз эт кире кайтмый калмый...
— Кайтса, үз башына. Аны тотып асардай элмәк әзерләрбез, — диде Баян, сынатырга теләмичә.
— Һәм кирәк тә! — дип эләктереп алды Майкы. — Хыянәте өчен элегрәк тә бер качкан бит инде. Хәзер янә качкан. Анын үзен фәрештә итеп тоя башлавы бар. Кандаланы ул кан эчеп шартлаганчы сыту мәслихәтрәк...
Майкы би казан янына чакыра башлагач, Баян батыр янә бер шаккатты. Ул аш мәҗлесен якындагы берәр тугайлыкта корганнардыр, дип күзаллаган иде, Майкы би Зәнгәр тау астындагы таш куышка таба юл күрсәтте. Куыш авызына барып кергәч, Баян батыр пәри туе күргән сыман авызын ачып катты. Әттәгенәсе! Бу яшерен мәйдан таш куыш кына түгел, ә биш йөз, бер мен җайдакны да чабып барган көенә үз эченә йотарлык олы ялан, елга сыман очы-кырые күренмәс таш мәгарә икән!
— Би, син читтән, ерактан килгән кеше бит. Бу мәгарә турында кемнән ишеттен дә аны ничек таптын? — дип Баян батырнын аптырап соравына Майкы, гадәттәгечә, кашларын сыпырып кына җавап тотты.
— Мин Таш Билбауга мөкиббән кеше, батыр. Анда яшәгән чагында Ябалак тау, Сынык Терсәк, Сенертау дигән өркәчләрен, Тишек Таш, Салкын Таш, Янган Таш атлы куышларын ташлап китә алмый иза чигә идем. Нөркәй картка рәхмәт! Ошбу мәгарәне мина ул күрсәтте. Моны күргәч, Таш Билбауга кайткан кебек булдым... Ары китмим инде... Алай- болай булса, җеназамны шушы мәгарә түренә яшерергә кушам.
— И-и, Майкы би, сина-мина җеназа турында уйларга иртәрәк бит әле! — дип Баян бүлдерсә дә, хуҗа кеше башын чайкап куйды.
— Алай димә, олан. Мәгарә иясе бар. — Майкы би тавышын шундук акрынайтты. — Ул ошбу куыш хакындагы серне чит-ятка ачкан бәндәләрне бәхилләми бугай. Нөркәй картны ун көн элек кенә бер чакрым эчтәге чокырдан табып алдык. Анда Күкертле Таш атлы өркәч убылган да ярымсукыр Нөркәй шул чокырга ауган. Без тапканда җаны очкан иде... Васыятында мине телгә алып китте микән инде? Мәгарәнен серен сина ачтым... Шулай булгач, хәзер инде минем чиратымдыр.
— Җитте, Майкы, җитте! — дип Баян батыр үзен тыя алмый кычкырырга мәҗбүр булды. — Исән көе беркемгә дә тәһлил укымыйлар. Чират җитәр, шул чагында күз яшьләрен түкми-чәчми генә хушлашырбыз. Ә тәндә җаныбыз барда бездән сон каласы туган җир вә бездән сон киләсе оныкларнын хөрлеге һәм сәгадәте хакында кайгыртырга кирәк!..
Кайнар ризыклардан авыз иткәч, Баян әнгәмә тәртәсен Майкы би һич көтмәгән якка юнәлтмәкче булды.
— Гыйззәтле би, әйдә, бәян итче. Сине Чынгыз кахан арбасында сәфәр кылган, дип сөйлиләр. Шул сүз хакмы?
Майкы канәгатьләнүдән юан корсагын сыпыра-сыпыра, кет-кет килеп көлде.
— Эләкте, эләкте андый бәхет, Баян олан, — дип башлады ул, озак көттермичә. — Мәгәр ул хәлдән сон унбишләп җәй дә, унбишләп кыш та үтеп китте инде.
Сизелеп тора, Майкы бигә ерак хатирәгә бирелү рәхәт иде.
— Харәзем шаһы Мөхәммәт турында ишеткәнен бардыр, анысына шикләнмим дә. Хак булса, анысын Хәзәр дингезенен дулкыннары йотты. Ә Мөхәммәт шаһнын Җәләлетдин атлы угылын Чынгыз җиһангирнын бер генә сәрдәре йә нойоны да исән килеш тозакка эләктерә алмады. Ул хактагы хәбәрләр Болгар иленә тикле килеп җитте микән?
Җәләлетдин солтан турында беркадәр хәбәрдар булса да, Баян батыр баш чайкап белмәмешкә сабышуны отышлырак адым санады. Әйдә, Чынгызхан яраны булып йөргән менбашы ул солтан тәкъдирен ничек бәян итәр, нинди бәя бирер, тынлап карыйк әле.
— Чынгыз кахан, тәхетләрне әйләндереп аткач, нинди дә булса солтан- әмирләрнен исән калуына юл куймады. Мин анын элегрәк Торгытай, Җәмуга, Тогрул, Көчлек атлы куркыныч көндәшләрен юк иткәнен беләм, — дип дәвам итте Майкы. — Җәләлетдин солтанны да кулга төшерми торып, ул җанына тынычлык тапмаячак иде. Шул җәһәттән Җәләлетдин артыннан төмән өстенә яна төмән куды. Мәгәр Җәләлетдин чүл бүресеннән дә хәйләкәррәк, еланнан да шомарак сәрдәр булып чыкты. Чынгызханнын, гомумән, шушы солтаннан да тәкәбберрәк һәм башбирмәс дошманы булмады да бугай...
«Валлаһи, Чынгызханга мөкиббән кеше бит бу!» — дип уйлап куйды Баян, әмма бүлдермәде.
— ...Җәләлетдин әүвәл Хорасанга качты. Андагы атабәк кызынын кулын сораган да, ханәкәдән бигрәк, атасыннан утыз менле гаскәр талап алган. Чынгызхан фарсы даласында моны куып тараткач, Җәләлетдин солтан Газнә белән Кабул әмирләре алдында янә кияү булып йөргән, боларыннан тагын утыз мен җайдак туплаттырган. Бу яна гаскәре белән Җәләлетдин Пәнҗәр янында хәтта Чынгызхан төмәннәрен дә туздырып аткан иде. Җинүдән исереп, Җәләлетдин уч төбен күрсәткән, җайдакларына Чынгызнын барча олауларын таларга ирек биргән. Бакыр теләнеп үскән кара гавәмнен борыны алтынга төртелсә, күзе сукырая. Дала пуштуннары белән кала әфганнары байлык өчен берсен-берсе кыра башлаганнар. Ахырда ике як та Җәләлетдин солтанны ташлап киткән...
Майкы би тын алды. Юк, ул ике сәргаскәр өчен дә яна-көя, вакыты- вакыты белән ана әле Җәләлетдин, әле Чынгыз якын иде бугай.
— ...Мин ул чакта Чынгызхан эргәсендә йөзбашы гына идем. Җәләләтдинне әүвәл Газнә каласында тулгамага алдык. Ул чылбырны ярып, чыгып качты. Һинд дәрьясы янында янә куып җиттек. Җәләлетдин үзенен сигез яшьлек улын барча гаскәр алдында телеп атты, ә хатыннары белән кызларын кыя өстеннән елгага ыргытып бәрде. Ахырда үзе дә аты белән елгага сикерде. Чынгызхан оран салса, без Җәләлетдинне куып тота идек. Чынгызхан юл куймады. «Бу — һәр падишаһ үз эргәсендә күрергә хыяллана торган сәргаскәр», — ди...
Майкы янә тынгач, Баян батырнын түземлек чиләге тәмам коргаксыды. Кыбырсынып сорау бирүен бөтенләй сизмәде дә.
— Чынгызхан Җәләлетдиннән үч алалмый калдымени инде? Ә син үзен кайчан Чынгызханнын якын яранына әйләнден сон? Берни сөйләмисен.
— Ә син һаман яшь әтәчләр сымак икән, Баян! — дип көлемсерәде Майкы, башын чайкый-чайкый. — Сабырлык дигән ин отышлы коралны һаман юнәтмисен.
Баян батыр үзенчә каршы чыкты.
— Сәүдәне, хәятне, гомумән, бар халыкны минем кебек ташбашлар гына алга сөйри ала. Койрык булып сөйрәлүче сабырлар һәм куркаклар — тегермән канатларын әйләндерә торган су ташкыны түгел!
— Аһ, берәгәйле итеп әйттен, аһ, шәп әйттен! — дип Майкы би туарылып көлде.
Каш-керфекләрен кат-кат сөрткәч кенә, элек салган сукмагына кайтты.
— Мин елгадан Җәләлетдиннен бер сенлесен исән-сау көенә табып чыктым. Аты Хансолтан иде шикелле, әгәр ялгышмасам.
— Кит инде! Шунын өчен сине Чынгызхан менбашы иттемени?
— Юк, анысы өчен түгел. Ул Хансолтанны чатырында йөртте, кармады да, кайткач, Батунын әтисе Җучига хатынлыкка биреп куйды бугай. Гәрчә Хансолтан өчен дә сабак булырдай хикмәтле сүз әйтте. «Дошманыннын хатыны, кызлары, туганнары дошманыннын канына караганда да татлы һәм шифалырак.»
Баян һаман түзми тыкырдатты.
— Ә Җәләлетдин солтан белән ниләр булып бетте? Син менбашына кайчан әверелден?
— Ә Җәләлетдин, — дип эләктереп алды Майкы. — Җәләлетдин булып калды инде. Елан кабыгын салса да, гадәтен үзгәртми бит. Бу да нәкъ шул. Һинд дәрьясы буйлап Дәһлигә чаклы кача да шунда һиндлар солтаны Илтотмышнын кызын хатынлыкка ала. Монын гыйбрәте шул — Чынгызхан нәкъ шунын алдыннан гына, шушы кызны сорап, Илтотмыш янына илче куган икән. Илтотмыш солтаннын бу рәвешчә төкерүен белгәч, Чынгызхан алты-җиде төмән белән безне Дәһли каласына өстерде. Хәвефне сизенеп алган Илтотмыш кияве Җәләлетдингә нибары дүрт мен генә җайдак бүлеп биргән. Бабасына ачудан күркә сымак кабарынган кияү бу юлы инде Чынгызханга түгел, ә Баһдад хәлифе Насыйрга каршы яуга чыккан. Имеш, Газнә янындагы яу барышында син генә мина гаскәр бирмәден дә, мөселман халыкларын мәнгел этләреннән якламадын. Юлда барышлый, Җәләлетдин өйләнүне тәмам кәсеп иткән. Фарсыларнын Борак белән Җанги атлы солтаннары янында тукталып, тегеләрнен кызларын да хатынлыкка алган. Фарсылар борайланган. Җәләлетдин — килде-китте генә кияү түгел, Харәзем тәхетенә кайтып утырачак шаһ лабаса! Җәләлетдингә кушкан нәүкәрләре кырык мен чиген дә үтеп киткән. Бу чаклы көч белән Җәләлетдин, билгеле ки, хәлиф Насыйрның ике төмәнен тетеп салган инде. Баһдадны унике көн буе тулгамада тотып караган да, җиңә алмагач, Хәзәр диңгезе ярыннан әзериләр янына чыгып киткән. Юл уңаеннан Тәбрис каласын яулаган. Тәбристән атабәк Үзбәк чыгып качкач, аның хатыны Мәликәне, көчли- көчли, үзенә хатын итеп алган...
— Бәрәкалла! Машалла! — дип янә бүлдерергә мәҗбүр булды Баян. — Хатын өстенә хатын! Ул Җәләлетдин солтан нәсел айгыры булганмы соң әллә?
Майкы бинең хуплап куюдан башка чарасы юк иде.
— Валлаһи, нәсел айгырыдыр инде! Айгырдыр, валлаһи! Гайрәт тә, дуамаллык та булган шул үзендә. Явына йөрергә дә, хатыннар янында сырпаланырга да ничек җитешкәндер?
Майкы би берникадәр вакыт тын утырды. Аның күңелен яңа хатирәләр айкый иде, ахры, авыр сулап куйды. Күзләрен яшереп кенә сүз башлады.
— Безне Чыңгызхан Илтотмыш солтанга каршы озаткан иде бит. Аның филләренә каршы тора алмадык. Өстәвенә, коточкыч эссе интектерде, эч китүдән меңнәр җәфаланды. Ахыр чиктә, кире борылып кайттык. Бер төмәнгә махсус бурыч җиткерелгән иде — Җәләлетдиннең куеныннан Илтотмышның кызын урлап кайту. Без Тургай даласына әйләнеп кайткан чакта Җәләлетдин инде Насыйр хәлиф өстенә барып ята иде. Баһдад янында гына куып тоттык. Яуга кермәдек без. Җәләлетдин Насыйр хәлифнең ике төмәнен пыр туздырган чакта без Җәләлетдиннең олаулары өстенә ябырылдык. Илтотмыш солтанның чатыр почмагына поскан кызын мин эләктердем. Аннан, арттан җеннәр куган сыман, томырылып чаптык. Чыңгызхан ул вакытта тангытлар ханы Шидүргә каршы яу чабарга уйлаган. Аны Сары Чапан дигән өркәч янында гына эзләп таптык. Ә-әй, Чыңгызның ул вакытта сөенүен күрсәң! Илтотмышның кызын чатырдан чыгармады. Мине меңбашы, би итте, Миас, Чибәркүл яныннан биләмәләр бирде. Кияү егете сымак, ай буена Чыңгызханның бөркәвечле арбасында кузлага гына утырып йөрдем. Иллә мәгәр бәхетнең елмаювы
эт кояшы сымак кыска гына булган. Чыңгызхан ауга китте дә шуннан тәмам сырхауланып кайтты. Ә ахырда Шидүр ханның еландай кызы аңа агу бирде. Шулай, тәкъдирдән узмыш юк. Рәнҗү, каргыш дигәннәре ханнар башына да җитми калмый икән...
Ике җанлы толым сыман сузылып аткан Пар Чишмә янына чыккач та, байтак вакыт буе, бер-берсенә сүз катарга шүрләп, тын йөрделәр. Майкы би маңгаен, яңакларын көмештәй су белән югач кына, бәянен үзенә кирәкчә очларга ниятләде.
— Җәләлетдин солтан — җиһанда Чыңгызхан үч алырга өлгермәгән бердәнбер сәрдәр булып калгандыр, ахрысы. Без инде аны тәмам күздән җуйган идек, хәбәрләре һаман килә торды. Ул Чыңгыз кахан китеп барган елны Чыңгызның төпчеге Тули хан кул астындагы мәңгелләр гаскәрен яртылаш кырып салган. Әгәр энекәше Гаязетдин яу кырын ташлап качмаса, Җәләлетдин Тули хан төмәннәрен тулысынча турап бетерәсе булган. Тули хан соңыннан үзен аклау өчен «безнең сафта мәңгелләр юк иде», дигән хәбәр тараткан, ди. Ки, кесәдән йодрык күрсәтеп кенә ирлек кайтса икән! Акча кебек, йә бар бит ул, йә юк. Ходай Тәгалә Тулиларга тиешлесен дә Җәләлетдин солтанга биреп куйган бугай. Ошбу, ару белмәс Җәләлетдин, Тули төмәннәрен куып таратканнан соң, Каф тау өстендәге гөрҗиләр мәмләкәтен пыр туздырган. Рәсүдәнә атлы патшабикәләре Тифлис каласына кереп бикләнгән, ди. Җәләлетдин вәкарь, хәерхаһлы кеше, ул хатыннарга каршы сугышмый, янәмәсе. Әмма миңа кияүгә чыксаң, Тифлисыңа тимим, дигән шарт куйган бу. Рәсүдәнә чәтә-карман килеп каршы торган. Ахырда Җәләлетдин Тифлиска бәреп керергә мәҗбүр булган инде. Рәсүдәнә дә ничарадан бичара кыяфәттә Җәләлетдиннең түшәгенә яткан...
Майкы би, бәяненнән тукталып, чишмә суын эчкән булды, корых-корых килде. Баян батырның агач балбал сыман түзем генә утыруын күргәч, тагын бер кабынды.
— Җәләлетдин бу вакытта бөтен Каф тавын, андагы әзери, гөрҗи, әрмән, алан, чиркәсләрне үзенең тез астына салган була инде. Хәтта, Җучи хатынына әйләнгән сеңлесе Хансолтан да аңа: «Мин Үгәдәй кахан белән сүз беркетеп куйдым. Алар синең белән туганлашырга да, Җәйхүн елгасы буйлап мәмләкәтне урталай бүләргә дә әзер. Яудан туйган булсаң, ризалык бир», — дигән хат җибәрә. Әмма борыннарын байлык-нигъмәт чишмәсенә төрткән хан-солтаннар суга сусаган аттан да яман бит ул. Аларны шул исерткеч чишмәдән аерып буламыни!? Җәләлетдин-күркә дә Үгәдәй кахан белән солыхтан баш тарткан. Ә Җәләлетдиннең гайрәтеннән өшәнгән гарәп солтаннары, үзләренең гаскәрләрен кушып, бу башбирмәс сәрдәр өстенә бердәм ябырылганнар. Яссы Җамаяк дигән бер далада Җәләлетдиннең гаскәрен тулысынча кыйратып бетергәннәр. Җәләлетдин тулгамадан ялгыз көе генә чыгып качкан. Әле шул ялгыз көенә дә аны эзәрлекләп барырга курыкканнар. Җәләлетдин Каф таудагы Айдар атлы бер калага кайтып, яңа гаскәр тупларга ниятләгән. Ләкин кала капкасына якынайган чакта моңа каршы унбиш-егермеләп көрд юлбасары килеп чыккан. «Мин
— солтан. Хәзер җибәрсәгез, соңыннан һәрберегезне алтын белән күмәм!»
— дип Җәләлетдин вәгъдәләр дә биреп караган, ди. Вәгъдә иткән алтын
— томаннар эчендә, ә солтанның көмеш көбәләре, алтын белән бизәлгән йөгән-иярле аты инде кулларына килеп кергән. Бер юлбасар сөңге белән кадап үтергән башбирмәс сәргаскәрне. Тәкъдир күпсенгәндер. Күк йөзендә очкан дәү бөркетне, ялгышып кына җиргә кунгач чакта, үләксә козгыны чукып харап иткән...
— Аһ, шаккаттырдың син мине, гыйззәтле Майкы би! — дип Баян батыр бик озак тын утырганнан соң гына телгә килде. — Җир йөзендә нинди пәһлеваннар, үзенең илен хөр һәм азат итеп күрү өчен җанын бирергә әзер торган әүлияләр булган! Татар белән болгарның да шулай җиһан селкетерлек, халыкны кузгатырлык Җәләлетдиннәре үсеп чыкмасмени!?
— Алай мескенләнмә, — дип Майкы би кулын Баян батырның иңбашына салды. — Безнең Җәләлетдин — син инде ул. Булмасаң, бул! Мин Җәләлетдин турындагы бу кыйссаны бәйнә-бәйнә итеп юкка сөйләмәдем. Биләрдә тагын берәү син кайтканны, мин килгәнне көтә. Анысы Җик мәргән. Алла боерса, без барча Идел буен
уятырбыз әле!
Баян батыр һаман ышана алмыйча сорап куйды.
— Болай булгач, син дә безнең белән инде, ә, Майкы би?
— Минем бүтән төрле Ватаным юк, Баян. Миңа да зынҗырларын салган, азат халкы, азат моңы булган Болгар кадерлерәк!..
Инде хушлашырга җыена башлагач кына, йокыдан уянган сыман, Баян капылт сорап куйды.
— Ә Кара Табан? Кара Табан сиңа кушыламы? Әллә аның янына да мин барыйммы?
Майкы янә туарылып көлде.
— Вәт әкәмәт! Әй, бу «озын колак»! Газиз әле үзенә яңа йорт та салып өлгермәде, ә ләкабе бар Болгарны айкап чыккан икән!
Баянның шәрә хатын күргән малай сыман аптырап торуын шәйләп, инде яңа бәян сөйләргә мәҗбүр булды.
— Асыл аты Миңлетимергазиз йә Газизҗан аның. Чәчләре сагыз сылагандай чем-кара, бөтен тәне корымдай каратут булганга, үсә төшкәч, Кара Газиз, дип тә йөрттеләр әле үзен. «Кара Табан» дигәннәре — яна ләкаб кына. Анысы өчен Чынгызханнын беренче угылы, Батунын әтисе Җучига әҗерле без...
Майкы би бүкән сыман юан гәүдәле бит. Аягурә тору читенрәктер инде, Пар Чишмә буендагы бер түмгәккә барып чөмәште бу. Кашларын сыпырып куйгач, җинел элдереп китте.
— Кара Газизнен абыйсы Насретдин дә Җучи төмәнендә бер менбашы иде. Җучи ана да Миас күле буеннан биләмәләр бирде. Мин Газнә, Баһдад тирәсендә яу кылып йөргән вакыт, Насретдин — Менкышлакта. Мөхәммәт шаһны сасы пумалалап куган бер орышта Насретдин әрәм булган. Хан чаклы хан бүлеп биргән җәйләүләрдән колак кагарга татар тинтәк түгел. Абыйсы Насретдин җәйләүләрен үзенә сорарга дип, Кара Газиз Җучи ханнын чатырына киткән. Җучи, билгеле ки, кабул иткән моны, барча гозерен тынлап бетергән дә шундук ярып салган. «Безнен «Яса» кануннары буенча син Насретдиннын тол калган хатынына өйләнергә тиеш. Ул хатынны алсан, сина җәйләүләр дә кала, киртәләр дә бетә», — дип анлатмакчы булган. «Юк, мин җингине алмыйм! Насретдиннын ул еланын куенга керткәнче, мин сазлыкка качып яшәргә дә риза!» — дип акыра икән Газиз...
Баян колакларын тырпайтты, күзләре шарланып чыкты. Чит-ятлар язмышы турында сүз барса да, кызык, гыйбрәтле бит. Алла сакласын, үзенә дә, бәлки, шундый тәкъдир язар.
— Аннары Газиз Җучига еландай килен турындагы кыйссаны бәян иткән. Теленен зәһәрлегенә түзә алмыйча, киленнәрен коедагы аҗдаһа янына илтеп салган ата белән ана турындагы ул кыйссаны син дә беләсендер. Ахырда коедан качкан аҗдаһа теге карт белән карчыкнын тәрәзләрен кагып уятканмы?. «Коеда яшәрлегемне калдырмады, үз оямнан куды. Зинһар, алып китегез аны өегезгә, мине коткарыгыз?» — дип ялварган бит әле. Менә шушы кыйссадан гыйбрәт алып, Җучи мине дә кызганыр, дип өметләнгән Газиз. Мәгәр юкка. Ярсуы чыккан Җучи, Насретдиннын тол хатынын кертеп, боларнын икесен дә түшәккә салырга әмер биргән. Ни галәмәт, Газиз генә түгел, җинги дә нык карышкан. Бактын исә, Насретдиннын хатыны инде күптән бер көтүче белән азгынлана икән. Шуна ябышып чыгып, Насретдиннын җәйләүләрен көтүчегә бирергә хыялланган. Моны белеп алгач, Җучи яланда учак кабызырга боерган. Аннары Газиз белән җингәсен утлы күмер өстенә бастырып биеткән бу. «Кара Табан» дигән ләкаб Газизгә менә шуннан йокты.
— Ә җинги? Җингине Кара Табан үзенә алганмы сон? — дип сорады Баян кабаланып, күнелен тырмалаган кырмыскалар кытыклавына түзә алмыйча.
Майкы кул селтәде.
— Алмый кая барсын? Ханнар үзләренен көенә тормаган киреләрне бер дә яратмыйлар. Хәер, нигә моны сина сөйләп торган булам?..
Баян ияргә менәр алдыннан Майкы би белән кочып хушлаштылар. Майкы вәгъдә бирде.
— Ике көннән сон ике мен җайдак белән синен эздән чыгам.
4
Нократ елгасынын ике як яры да бүген утлы таяк тыгып болгатылган кырмыска оясыдай гөжләп тора. Тан атканда искитмәле хәбәр әүвәл Нократнын ун ярында утырган Түбән Сөн авылын дулаган ат шикелле аякка бастырган иде. Аннары түбән авылныкылар елганын арлар ягына күченгән Югары Сөндәгеләргә яр өстенә басып оран салды.
— Пайтәхеттән елдыр чапкын килде! Олуг сәетебез Кол-Гали хәзрәтләре үзенен бер мөриден юллаган. Аны нәкъ менә безгә атап, махсус куган икән. Ул олуг сәетебезнен өндәмәсен игълан итмәкче, ди. Бар инсанны яр буена җыеп бастырыгыз! Йөзбаш белән иллебашларны монда чыгарыгыз! Өндәмә нык мөһим, сәет аны шәхсән Сөннекеләр колагына атап юллаган, ди...
Ике яр арасында дистәләгән көймә-каеклар, яшь киленнәр кулындагы тегәрҗепләр сыман, тыз да быз күчеп йөри башлады. Һәртөрле сукалау, гоман купты.
— Биләрдә Баян илә Җикән атлы ике батыр Бату хан калдырган әмир Бәрәҗне турап ташлаганнар. Шулар Болгарны кабат аякка бастырмакчы икән.
— Баян илә Җикән эргәсенә Ык буенданы Майкы би белән Кара Табан да унар мен тирмә ияртеп килгән, диләр. Ул ташбашлар ил өстенә козгын чакырмаса гына ярый инде!..
Бермәлне Түбән Сөннен Чишмә урамыннан мәчет мәйданына таба чаптарын йөгәненнән генә эләктереп атлаучы яшүсмер бер егет төсмерләнде. Ана, ике яклап, олыс башлыгы Байбүләк би белән йөзбашы Бәдри дә ияргән. Күрәсен, чапкын әүвәл олысби йортына тукталгандыр да, чәе-коймагыннан авыз иткәч кенә җыен алдына чыкканнардыр инде.
— Мөхтәрәм җәмәгать! — дип игътибарны башта ил агасы Байбүләк җәлеп итте. — Пайтәхетнен яна хуҗалары, безне санлап, Нократ буендагы авылларга чапкын җибәргәннәр. Олуг сәетебез Колгали хәзрәтләренен дә безгә гозере бар. Әйдә, ил агаларынын өндәмәсен күндәмлек вә дикъкать илә генә тынлыйк әле.
Чапкын мәчет болдырына сикереп менүгә үк, Сөннекеләр колак кашып кына шикләнделәр. Монын борын астында кара мыек төртеп кенә килә, егет кара гавәмне уятырдай саллы сүзләр әйтә алыр микән?
— Мөхтәрәм сөнлеләр, заманында бар җиһанны дер селкеткән ирләр!
Егет әле бар көтүне уятырдай гаярь айгыр түгел, бәлки яшь тайныкы сыман әле ныгып җитмәгән, базмас тавыш белән кычкырса да, сөннекеләр шундук сагайдылар. Нинди җиһан селкеткән кавем турында сүзләр кузгата бу?
— Кайчандыр безнен Аттила атлы сынар гына җинелү дә белмәс җиһангирыбыз булган. Шәрекътән кузгатып килгән сөн кавеме илә гаребтәге барча халыкларны үзенен тез астына бөгеп салган ул. Сөннәр дип макталган шул бабаларыбыз юнаннарны да, маҗар илә готларны да җингән. Румнар пайтәхете янына барып җитеп, хәтта анын кайсарына да йодрык селкегәннәр. Сөннәр шәрекътән алып гаребкә чаклы булган барча мәмләкәтләрне дә дер селкеткән, хан вә кайсарлары падишаһыбыз Аттила хозурына килеп, күз яшьләрен түгеп егълаганнар...
Түбән Сөннекеләр дә, югары авылдан йөзеп чыкканнар да, билгеле ки, әлеге кыйссалар хакында берни белми, ләкин барыбер дә үзләре бакчасына юнәлтелгән мондый мәдхияне тынлап тору аларда истирәхәт тойгылар уята иде. Байтак ирләр бер карышка үскән кебек булды, «мин җиһангирлар токымыннан булам, агай-эне, син белеп тор», дигән кыяфәттә бер-берсенә үтә вәкарь караш ташлаштылар.
— Әмма ләкин Аттила атлы бөек бабабызны агу биреп харап иткәннәр шул. Җиһангирсыз калгач, сөннәр көчсезләнгән. Дошманнар аларны чеби көтүедәй вак-вак төркемнәргә бүлеп бетергәннәр. Элеккеге бөек сөннәр, Котрагъ атлы болгар
әмиренә ияреп, менә шушы Нократ, Чулман буйларына да күчеп килгән. Сез менә шул бөек сөннәр, бөек Аттиланын токымнары! Пайтәхетез Биләр каласында Баян илә Җикән атлы сәрдәрләр илне мәнгел этләреннән хали кылу өчен зур яу башладылар. Олуг Мөхәммәтгали сәетебез дә сөннәр илен кабат торгызу нисбәтеннән аларга үзенен фатихасын бирде, фәтва әйтте, догаларын кылды. Өмет барча Әтил, Чулман, Нократ дәрьялары, Кыпчак даласы буйлап таралышкан гаярь сөнлеләрдә. Сезгә дә хәзер кабат уянырга, ил сагына бөек Аттилладай кузгалырга вакыт!..
Чапкын сүзләре әле сөнлеләрнен зиһен тәрәзәсен кагарга өлгермәгән иде, ахрысы, ирләр каккан казык кебек һаман тик тордылар. Мөрид, үзенен чаптарына күз сала-сала, янә берничә авыз сүз ташлады.
— Олуг сәетебез Сөн дәрьясынын ярлары буйлап та берничә чапкын куды. Анда да сезнен борадәрләр яши. Мин үзем хәзер Казан кирмәненә төбәп юлга чыгам. Ил төкерсә, күл була ул, дигән бабакайлар. Болгарыбызны хали мәмләкәт итеп аякка бастыруга ирешербез, амин!
— Амин! Ярабби Ходаем, амин! — дип кушылды бар мәйдан.
Чапкын күздән югалып, беркадәр тын алуга, йокыдан уянган янартау шикелле, дәррәү сатулашырга тотындылар.
— Карга сыман каркылдап, ил өстенә яна тилгән чакырмасак ярый да бит үзе! — дип бер саграк ир җим ташлаган иде, аны ярсу әтәч сыман чукып ташладылар.
— Ялгыз көе генә биләрлеләр күлнен төбен күккә ассынмыни? Сынар бармак белән энә тотып та, сыер җиленен дә капшап булмый. Берләшергә кирәк, туганкайлар!
— Ил белән бергә атласан, адашмассын, дигән борынгылар. Туй корганда табын түренә менеп, җеназада мич артына качып, гомер сөреп булмас.
— Тегермән туктады, дип кенә иләкне ташламыйлар. Биләр харәбәләргә әйләнде дип, Болгар иле яшәүдән туктамады лабаса! Илнен төп йортына кабаттан ут капканда без читтән генә кул җылытып утырыйкмени инде? Оныкларыгызнын, кабер өстенә килеп, безнен буынга бәддога укуы бар. Туйларны ил белән үткәрәбез икән, яуга да ил белән!..
Икенче танда Байбүләк би канаты астына баскан ике йөз җайдаклы нөгәр Биләр каласына төбәп юлга чыкты.
5
Ярык Таба атлы кин яланга барча меннәр чыгып тезелешкәч, Баян батыр һич тә көтелмәгән карар әйтеп салды.
— Җиһанда бездән алда гомер кичереп киткән бабайларнын чалбар балагыннан бет эзләп маташу, үзебезнен булдыксызлык өчен аларны гаепләү — зур зирәклек түгел. Пайтәхетебез таш тутырылган ике катлы диварлар, ике катлы ур вә ерым белән уратылган иде. Урысларда, әзери, гөрҗиләрдә Биләрнеке кебек ныгытмалар бөтенләй юк. Алар безгә өлге, үрнәк түгел, үзләренен язмышларын үзләре кайгыртсыннар. Әмма Биләр тулгамада калгач, анын пешеп җитмәгән, йомшак якларын да байтак татыдык шул. Урлары, ерымнары икешәр катлы булгач, алар ермак алайлар һөҗүмен яшен сыман күз ачып йомганчы арада үткәрергә, дошман тәненә ук йә хәнҗәр булып кадалырга ирек бирмәде. Ин яманы — мәнгелләр очырган шәрҗирләрдән бүрәнә диварларга ут кабынды, кала эчендә төзелгән йорт- лапаслар салам кибәнедәй дөрләп янды. Бер тырмага ике кат абынмыйлар. Яна кирмәнне Биләр харәбәләре өстенә салып булмый. Ут капмасын өчен һәм үзебез дә янып үлмәс өчен, яна кирмәнне таштан-комнан күтәрү отышлырак. Аны нигезли башлау өчен мәнгелләрне якын китермәстәй текә кыя кирәк. Җик мәргән белән икәүләп без тирә-юньне йөз мәртәбә айкап чыктык инде. Лачынтау янәшәсендәге мен баскычлы кыядан да ышанычлырак бүтән кыялар юк. Без яна таш кирмәнне менә шунын өстенә күтәрергә тиеш. Ул барча тирә-якка, далалар өстенә җимерелмәс калкан һәм болыннар хуҗасы булып балкып торсын!..
Баян батыр белән Җик мәргән сайлаган текә тау, асылда да, гаять биек һәм мен баскычлы икән. Тау түбәсе тик бер яктан гына ачык, анда дала ята. «Монда тирән ерым казырбыз, үр яктагы чишмәнен суын тутырырбыз», дип, бердәм килештеләр. Ә таунын калган өч ягын ерым булып аккан инешләр дә, берсе-берсе арба зурлыгында булган чуерташ өемнәре дә саклый. Җитмәсә, чуерташлар арасында кайсы — тәртә, кайсы дилбегә буена җиткән зирәк, имән, чикләвек, шомырт агачлары үсә. Мондый табигый чытырманлыкны мәнгелнен тимер җәядән10 очырган көрәк сабы чаклы уклары да ерып чыкмалы түгел, җир мае тутырган шәрҗир чүлмәкләре дә агач кәүсәләренә бәрелеп ярылачак.
Ирләр беренче ташларны дивар нигезенә җәя башлауга ук, Колгали сәет бик гыйбрәтле кыйсса бәян итте.
— Сез беләсез булыр микән, балакайлар? Әнә, теге зәнгәрсу ташлар астыннан бәреп чыккан инеш «Изгеләр чишмәсе» дип атала бит, — дигән анын тәүге сүзләрен ишеткәч тә, күлмәкләрен салып, тиргә батып эшләгән бар егетләр бердәм сагайдылар.
— Бәрәкалла! — дип каудар сүз кушканы Биләр тирәсендә үскән егет булды, ахры, шундук каршы төште. — Ә без аны әле Каурый чишмә, дип атап йөри идек, сәет хәзрәт. Имеш, җәнүб якка очкан ике аккош шушында тукталган да ял итәргә уйлаганнар икән. Юньсез аучы килеп чыгып, берсен аткач, икенчесе күккә күтәрелгән. Мәгәр чишмә буенда яткан сөйгәненен җансыз гәүдәсен ташлап китә алмый интеккән, ди. Күктә әйләнә дә бер каурыен җиргә очыра, җилпенә дә икенче каурыен төшереп җибәрә икән. Бөтен чишмә өсте каурый белән тулган. Ә берзаманны канат очларында каурыйлар гел беткән дә, күктәге аккош та үзенен сөйгәне янына егылып төшкән. Имеш, «Каурый» дигән ат та шуннан чыккан икән. Без аны шуна калыплап, Каурый чишмә итеп белә идек.
Хәзер инде Колгали сәет үз калыбын якларга мәҗбүр булды.
— Матур кыйсса. Ләкин аны яшь кияүләр, яшь киленнәр уйлап чыгаргандыр. Шул табарак тарта. Ә минем ише, чәчләре чаларганнарга «Изге» аты кыйммәт. Ә ул менә бу рәвешле туган.
Колгали мыек чылгыйларын ялмап куйды. Каз бәбкәләре сыман, ирләр олуг сәет тирәсенә җыелып урнаштылар.
— Безнен өскә элек ойрот11, кыргыз алайлары да күп килгән бит. Урыслар да кабат-кабат килде. Моннан кырык ел элгәре килгән яуларында мин аларнын бер кенәзләрен дә барып күрдем әле. Әткәй аларнын кенәзләре янына солых сорап барды, мин кечкенә булгач, үзе белән алды. Сабый бала ияртсәм, үзенә үлем хафасы янамас, дип уйлагандыр инде. Ә урысларнын бер кенәзе үлем түшәгенә менеп яткан, сәгатьләре дә санаулы гына калган. Шуны күреп чыктым. Ул бераздан тынды. Урыслар шуннан сон гына Биләр диварыннан кире чигенделәр...
Чал Колгали кирәкмәс кишәрлекне сукалавын чамалады бугай, кулын селтәп куйды.
— Әй, нигә моны сезгә сөйләп торам әле? Изгеләр чишмәсе иде ләбаса минем тоткан мәслүб. Шул, дошманнар элек тә бик күп килгәнлекне искәртмәкче идем. Менә шуларнын берсе Болгардагы авыл-калаларны да, мәчет-мәдрәсәләрне дә вәйран итеп чыккан. Биләрдәге Әйшә абыстай мәдрәсесендә белем эстәүче җиде кыз бала шушы тау башына менеп яшеренгән. Шуннан ук очырып, явыз дошманнарнын ярты гаскәрен кырып бетергәннәр. Баскыннарнын сәрдәре нык ярсыган. Тулгамага алгач, бичара кызкайларны аккош урынына тетеп салганнар шул. Аларнын вафаты турында әтиләре, энеләре, барча туганнары ишетеп алган. Туганнарнын өермә булып килүен ишетүгә, дошман үз артыннан җен кугандай качкан. Туганнар тау башына менгәч, газиз кызларының җансыз гәүдәләренә тап булганнар. Ярсыган бер әти, үкенүдән ни кылырга белмичә, кулындагы чукмарын тау башыннан аткан. Менә шул чукмар төшкән урында чишмә бәреп чыккан. Илен яклап шәһит киткәннәр — һәрчак изге бит
10 Тимер җәя, арбалы җәя — арбалет.
11 Ойротлар — бүгенге калмыкларның ерак бабалары.
ул. Җиде бичара кызга бәрабәр, әлеге инеш тә «Изгеләр чишмәсе» булып калган...
— Җиде кыз бала дошманның ярты гаскәрен кырып салган, диген. Ил хакына шәһит киткән, диген. Вәт, бу кыйсса ичмаса! — дип тел шартлата- шартлата, ирләр янә таш тәгәрәтергә, дивар корырга кереште. Кыздырып тору, ашыктыру артык, боларның һәммәсен Колгали кыйссасы учак сыман кабызган иде инде...
Эш агымын төш вакытында кояш тотылгандай яңгыраган яңа хәбәр бүлде.
— Бачман тархан угылы Нарык тархан Биләргә биш мең тирмә кыпчак алып килгән!
Кыятау өстеннән төшсәләр, Ярык Таба иңкүлеген офыкка чаклы сузылып киткән бөркәвечле арбалар чылбыры каплаган. Чатыр япмалар астына поскан кыз-кыркын әле һаман чит-ят ирләр алдына сикереп төшәргә кыймый-базмый сыман. Әмма кузла һәм иярләрне ташлаган ирләр яңа таш кирмәнне төзүчеләр белән кочаклаша-кочаклаша күрешәләр. Боҗра уртасында — Нарык белән Аппак. Кыпчаклар килү хакында Баян батырга белән Җик мәргәнгә дә хәбәр иткәннәр, билгеле. Чишмә сыман кайнаган халык төркемен ерып, боҗра уртасына шулар килеп керде. Шап та шоп китереп иңнәренә сугышкач, ирен читләренең колакларына чаклы сузылуын да тыя алмыйлар.
— Син Бачман тарханның тач үзе икәнсең! Чапкын юллаганга атна-ун көн дә үтмәде, бөркет сыман шундук килеп җиттең! — дип Баян батырның баш июенә каршы Нарык тархан тыенкы рәвештә генә җавап тотты.
— Һе, сез әткәйнең бик борынгы көндәшләре ләбаса! Яшь чагында сезнең, парлап, минем әткәйне изәргә кыҗрап йөрүегезне беләм. Килми кара! Аннары сез мине дә килеп тукмыйсыз бит.
Җитдиләнгәч, кистереп өстәп куйды.
— Бер арбаның ике көпчәге кебек, без, кыпчаклар, һәрчак сезнең белән!
УНИКЕНЧЕ БӘЙЛӘМ
1
Бату ханның бүген алтын тәхетләрдә кукраеп утырырдай кәефе юк. Бату кукраеп күрсәтердәй лаеклы дошманы да юк бит әле аның! Кияү каласы янына килеп җитүенә ун көн үтте инде, ә тоташ һөҗүм турында әмер ташлау — җиһангир хан өчен түбәнчелек, хурлык!
Бату кулына әсирлеккә төшкән вак кенәзләр, әлеге кала турында юлда чүбек чәйнәп, күпме баш катырды!
— Изге Киев — элек барча урыс җирләренең башкаласы иде. Кызыл Кояш Владимир ике гасыр элек христиан динен дә шунда кабул иткән. Хәтта Византия кайсары да, үз тиңедәй санап, аңа кызын хатынлыкка бирергә мәҗбүр булган. Киевтагы София белән Печера Лавра соборларын да кайсар юллаган ташчылар төзегәннәр. Киевтагы олуг кенәз элек син тез астына салган Суздаль, Владимир, Рязань, Мәскәү калаларын да үз кубызына биетеп тота, урыс җирендәге йөзләп кала аның биләмәсе булып исәпләнә иде. Әрсез Куллы Юрийның малае Андрей гына, бер гасыр элек зур яу белән килеп, челпәрәмә китереп китте пайтәхетне. Аңа нәрсә? Ул Әрсез Юрийның кыпчак хатыныннан туган малае бит. София соборындагы иконаларга, баскыч култыксасындагы алтын япмаларга хәтле урлап бетерделәр. Андрей аннары пайтәхетне Владимир каласына күчерде дә куйды. Киевка көн бетте. Днепр ярында ялгыз ана каз шикелле утыра инде хәзер...
Киев каласына якынайган саен, юньсез хәбәрләр ешаеп, Бату ханнын җанын өтәләде.
— Ярослав кенәз, Киевны якларга дип, Новгород каласына, үзенен улы Александр янына да чапкын юллаган икән дә бит, тегесе атасы ягына карап төкергән, ди. «Елан еланны чакмый». «Абзыйсы Юрий кенәз Владимир каласы белән Суздальны сакларга чакыргач, минем атай шундый хәйлә белән качып калган иде. Ә мин нигә, авыртмаган башка тимер тарак эзләп, Ярославка ярдәмгә барыйм әле?» —
дип әйткән, ди Новгородтагы улы. Ярослав шуннан ары Чернигов, Галич, Каменец калаларына да чапкын куып караган, һәрбересе «безне дә үз артыннан упкынга сөйрәмә, ялгыз көе кадал», дип кенә җавап җибәргәннәр. Аптыраудан, Ярослав кенәз Киевны ташлап качкан. Владимир каласына барып, башсыз калган бертуган абыйсы Юрий урынына, барча урыс җирләренен олуг кенәзе булырга исәп тота икән.
— Урыс җире моннан ары мин төзегән Урданын бер олысы гына булып саналачак! Мина кенәзләрнен олугы, вагы да юк! Әле мин куйган очракта да, алар баскак кына! — дип Бату хан үкереп караса да, файдасы бик тимәде.
Бату хан — Хәзәр дингезе, Таш Билбау артындагы барча илләр һәм далалар хакиме бит, хәбәр китерүче чапкыннар анын каршына килмичә, кемгә барсын инде?
— Хуҗасыз калуыннан файдаланып, Киевка Чернигов кенәзе Михаил бәреп кергән, — дигән хәбәр килеп җиткәч, Бату хан әле шаккатмаган иде.
Хуҗасын атны иярләүче җайдак табылырга тиеш, дала хакиме гаҗәпләнерлек монын нәрсәсе бар? Әмма чираттагы яналык Бату ханны өстенә кайнар су түгелгәндәй өтеп алды.
— Михаил Галич дигән каланы улы Ростиславка калдырып киткән булган. Тегесе Галичны гына азсынган да, Перемышль атлы кала өстенә барып, аннан туганы Даниилны куган. Даниил, җанвар урынына, яклаучысыз калган Галичны эләктергәч, Ростивлав, җебегән, маҗар ханы Бела янына качкан...
Бату хан тәмам пошаманга төште. Нинди хәл бу? Бүгенме-иртәгәме, Бату хан барыбер барча урыс калаларын да яулап бетерәчәк. Анын унга якын төмән белән Киев өстенә якынлашуын белеп торалар, әмма, үләксә калдыгын бүлешә алмыйча сугышкан эт өере сыман, һаман бугазга-бугаз киләләр, бер-берсенен канын коешалар. Чынгыз бабай бик хак әйткән икән. Болар ише вак-төяк халыкны бер түбә һәм бер камчы астына тупламыйча торып, үзара ызгыш-талаш белән үзара кан коештан котылу юк!..
Бату хан Киевка Переяславль ягыннан якынлашкан иде, Гөек белән Мүнкә төмәннәре Тын елга буйлатып килеп җитте. Гөек, Мүнкә, Байдар, Бүчек, Бүре төмәннәре Идел белән Тын елга арасындагы барча калаларны сытып үткән, мукшы, әзери, касога, яс, алан11, балкар, ингуш халыкларын буйсындырган, хәтта Көбә үзән һәм Кырын Атауны да читтә калдырмаган. Әмма Мүнкә хан баш сәргаскәрдән үч алырга әзерләнеп килгән диярсен, ул җавап тоткандагы сонгы сүзләр Бату йөрәгенә агулы ук кадалгандай итте.
— Кыпчакларны гына куып тота алмадык. Китән ханнары бөтен тирмәләре белән Киевка качып китте. Ул Галич кенәзе Мстиславнын кызын алган булган. Шул бабасынын култык астына посып котылырга ниятлидер инде. 12
— Кыпчаклар — безнең кан дошманнар! Алар — безнең көтүчеләребез булырга ант суы эчкән кавем. Унҗиде ел элек Кәлтә буендагы яудан да качып котылдылар. Аларны кырып бетермичә торып, безгә тынычлык киләчәк тә түгел! — дип чал Сүбүдәй батыр ярсып кабынса да, Бату хан аны ипкә-сапка китерердәй генә җавапны тиз тапты.
— Карга, каркылдап, үз башына үлем чакыра ул. Мин ул Киевтагы урысларны җасус җаннар җибәреп котыртмадым. Кыйналасылары килмәсә, ишәк сымак, таякка килеп ышкынмасыннар иде. Кыпчакларны үз канатлары астына алганнар икән, хәзер әҗәтләрен кан коя-коя түләсеннәр инде!..
Бату хан, нәкъ менә шул таләпләрне куеп, Киев каласына илчеләр куган иде. Көтелмәгән кара хәбәр кайтты.
— Илчеләрнең барысын да суеп үтергәннәр!..
Бату шартлар дәрәҗәгә җитте. «Илчегә үлем юк, үлем юк!» — дип күпме тәкрарлыйбыз, ә урыслар бу дала канунын колагына да элми. Унҗиде ел элек Сүбүдәй батырның улын бүрәнәләр астына салып таптаганнар иде, хәзер илчеләрне
12 Касогалар — бүгенге чиркәсләр, яслар, аланнар — осетиннарның бабалары.
суеп юк иткәннәр. Гафу итеш бетте, мәрхәмәтлек кипте!
— Төмәннәрне яуга әзерләгез! — дип үкереп җибәрде Бату хан, үзен- үзе бәйдә тота алмыйча. — Урыс алайлары Суздальдан бирле, әрәмтамак булып, гел койрыкта гына сөйрәлеп килә. Аларны алга куегыз! Бу кавемне өсләтеп торасы юк, алар бер-берсенең башын ашарга күптән өйрәтелгән. Чигенәләр икән, кылычтан үткәрегез! Юха елан яшәргә тиеш түгел!..
Шул сәгатьтә үк бер сораны Киев ягына качкан. Караңгы төшүгә, төнге торгак итеп Үзи аръягына куелган меңлектән исән калган җайдаклар кайтып җитте.
— Китән төмәннәре чылбырны ярып чыкты! Кырык меңгә якын кыпчак ире маҗар ханы Бела куенына качты. Киев кенәзе булып йөргән Михаил да алар белән бергә шылган икән...
Нәр тарафка уткүз чапкын кугач, берникадәр тулыланган хәбәрләр кайтардылар.
— Бела Китән өчен үч алуларыннан курыккандыр инде, ул кыпчакларны Үзи дәрьясы буйлап ераккарак куган. Алар шунда үзләренә-үзләре кала һәм кирмәннәр корырга тиешләр, ди. Ә Киевта хаким итеп куярдай бер генә кенәз дә калмаган, барысы качып беткән. Хәзер кара гавәм ниндидер Дмитрий атлы боярга «безне коткар», дип ялвара икән...
Бату янә баш түбәсенә күсәк белән орган шикелле аптырашка калды. Нинди эт — баш, сыер — аяк булган кавем соң бу? Илне имәргә дисәң, хуҗа тиз табыла. Ә якларга дисәң, юньсез кумак сыман, барысы да кача. Көч куймыйча, кан коймыйча гына үзләре хыялланган оҗмахка күчмәкчеләр. Ай-һай, мөртәт сораннар! Сезне Бату хан әзерләгән кайнар тәмуг көтә!..
Ә бу Киевларын нишләтергә инде? Чатыр корып, әләмнәр күтәреп, үзеңнең бирегә килгәнлекне сиздерәсең икән, хурлыгыннан качып кала алмыйсың. Кул астында унбиш төмәне булган баш сәргаскәр Бату Киевтагы бер хөрәсән бояр белән бил алышкан, дип бар җиһанны сасытып бетерәчәкләр! Батуның инде ун төмәнне урысларның Чернигов белән Галич, әллә нинди Ладыжин белән Каменец атлы калаларын камарга, маҗар ханының тылына керергә озатып җибәрүен исәпкә алучы бәндә табылачак түгел. Гөек белән Мүнкә чапкыннары бар Каракорымны аякка күтәрәчәк! Үгәдәй каханына төкерәсе! Бал чәчәге кебек сылу Түрәкинә алдында хурлык бит, бар җиһанга оят! Нинди хәйлә табып котыласы? Ни кыласы?..
2
Бату ханнын Үзи ярына корган тирмәсенә Сүбүдәй килеп керде. Йөзе корымлы мич эченә кереп чыккан сыман кара көйгән. Тавышы да гыжлап кына чыга.
— Болгар жирендә син баскак итеп калдырган ишәк килеп житкән. Кем, дип инде, Бәрәж! Болгарлар Биләрдә фетнә күтәргән дә бу бозау Бәрәжне алып ыргытканнар. Ул ахмак, урыс чабатасы сыман өстерәлеп, монда килеп житкән. Йә, ул сарыкны нишләтәбез инде?
— Тирмәмне ул дунгыз исе белән сасытасым килми! — дип Бату хан, баш түбәсен ишек ниргәсенә бәрә-бәрә, тышка атылып чыкты. Көчле яктылыкка сөрлегүдән күзләре дә юньләп күрмәгәндер, жиз торба тавышы чыгарып, сөрән салды.
— Кайда ул кабахәт? Сасы көзән кайда?
Шыгавылда торган ике нәүкәр Гази-Бәрәжне, көчек урынына сөйрәп, Бату ханнын аяк очларына китереп ташлады. Җебегән качакнын киемнәре хәер эстәүчедән дә яманрак теткәләнеп беткән. Чәче, сакаллары сазлык төбеннән тартып чыгаргандай укшыткыч һәм пычрак. Ике күз төбенә дә бармак башы чаклы эрен каткан. Авыз-борын тирәләре үләксә чемченгән этнекеннән хәтәр. Бу адәм актыгы карап торуга ук жирәнгеч, шакшы иде. Бату йөзен читкә борып кына сүз ташлады.
— Үзенне аклардай сәбәп табалдынмы?
— Мин барысын да син кушканча эшләдем, ханиям. Баян батыр белән Җик мәргән генә буза куптардылар. Колгали сәетенә чаклы шулар яклы. Биш мен нәүкәр бирсән, мин барысын да үз эзенә салам. Башлыкларын дарга үзем асам. Биш мен
нәүкәр... биш мен... — дип көчек сыман шыншыган сатлык жанны тагын да тынлардай көче калмагандыр, итек үкчәсе белән генә Бату Гази-Бәрәжнен чыраена типте.
— Чынгыз атабыз «елан үз агуыннан үлә», дип әйтә торган иде. Чынлап, дөрес икән. Бу дунгызны читкә алып китеп ботарлагыз! Сасысы яланга йокмасын! Үләксәсе козгыннарга калсын!
— Ханым, ханиям! Биш кенә мен, биш мен, — дигән мескен тавыш бер сулыш алганчы гына ишетелде дә бөтенләйгә тынды.
Бату хан Сүбүдәй ягына борылып әмер бирде.
— Мин Киевны синнән башка да алам. Ә син ике төмән ал да Болгар иленә ашык. Тупларны алырга онытма, аларны да эләктер. Явызлык күрсәтмик дип, мона чаклы туплар кулланырга кыймый йөргән идек. Сабак өчен, хәзер Биләрне жир белән тигезләргә кирәк!.. Читлектән чыгып качкан арысланнан да куркынычрак бер ерткыч юк! Кабат читлеккә эләкмәс өчен ул юлында очраган һәр жанварнын бугазын чәйнәячәк!.. Начар үрнәк — йогышлы чир сыман. Болгарларнын безнен сыртка пычак кадавы да, утлы таба өстенә бастырып биетүе дә мөмкин. Әгәр Болгар чире башкаларга йокса, Чынгыз бабам мәмләкәтеннән берни калмаячак! Ашык син, карт юлбарыс, ут капкандай, корт чаккандай ашык! Юньсез куакны кисеп ташламыйлар, йолкып аталар бит! Болгар илен вәйран итми торып, безгә көн юк!
3
Явыз дошман турындагы хәвеф Биләргә Сүбүдәй Борын-Инешкә якынлашкан чакта ук килеп житте. Ин яманы шул — биләрлеләр кыятау өстенә кора башлаган таш кирмән әле һаман төзеп бетерелмәгән, бер атна чамасы элек кенә булып узган бәхетсезлек аны бау шикелле өзеп аткан иде.
Бер менбашы нәкъ мәнгелләрнеке шикелле үк шәржир чүлмәген сынап карамакчы булган да, аны чи каешлар белән тарттырылган аткыч өстенә куеп, кыятау түбәсенә очырган. Үксез баланын, чалкан егылса да, борыны каный, диләр, хактыр инде. Чүлмәк тау түбәсендә әлле-мәлле генә эләгеп торган зур таш астына туры килгән. Дары шартлаудан үгездәй олы таш, урыныннан ычкынып, аска тәгәрәгән. Юлда тагын дистәләгән, йөзәрләгән ташларны иярткән. Ә ул янартаудай ташкын яна кирмән диварын өзеп кенә калмаган, йөзгә якын ирне дә йомычка урынына изеп-сытып үткән.
Әүвәл аеруча Майкы би ярсыды.
— Мин Чынгызханнан алган бер мен ирне монда түкми-чәчми алып килдем, берсенә бер тузан кундырмадым. Ә шуларнын утызы сезнен тауда кирәксез әҗәл тапты. Хатыннары, балалары каршында ни дип җавап бирим?
Әле ярый, атаклы Бачман мәрхүмнен улы Нарык тархан янда гына иде. Шул Майкы би өстенә ярсыган әтәч шикелле очып кунды.
— Әх, симез би! Әле бу таш кирмән «безгә» генә хаҗәт икән дә, үлем- китемнәрне «кирәклегә», «кирәксезгә» бүлеп буламыни? Анын менә монда шәһит булганнары да ил өчен бит! Әгәр син үз татарларынны гына якын, газиз күрсән, ул чагында мин дә кыпчакларны өф-өф иттереп, какмый- сукмый гына утыртырга тиеш. Алай икән, нигә шушы Болгар җиренә килден? Әгәр син дә, мин дә тыныч тугайларга кайтып китсәк, Болгарны кем якласын? Мондагы бар халык Бату табанын ялап, хали хәят күрми үлеп китсенмени!?
— Йә, ялгыш кына ычкындырганмын, кызып китеп кенә, — дип Майкы би Нарыкны ипкә чакырса да, япь-яшь тархан җил уяткан кисәү агачы шикелле кабат-кабат кызды.
— Йә бөтенебез дә бер йодрык булып яуга керәбез, йә Батунын этләре безне арыш көлтәсе урынына сытып кына китә. Татар, кыпчакларга бүленү юк! Без — шушы җирне сайлап төпләнгән кавем. Бу җир безнен туган туфракка әверелгән. Күрәчәк тә уртак! Артка юл юк!..
Икенче танда Нарык тарханнын хатыны Аппак бикә илне шаккаттырды. Чынлап баксан, ир белән хатын, икәүләп, әле төнлә үк сүз беркетеп куйганнардыр инде. Әмма иртән Аппак Биләрнен базар мәйданына япа- ялгыз көе чыгып басты да, һавадагы тургай җыр сузгандай гына тезеп китте.
— Апа-сенелләрем, җанаш-ахирәтләр! Биләр өстенә явыз дошман килә. Таш кирмәнне төзеп бетермәсәк, кереп качар оябыз да булмый. Ирләребез, сезнен абый йә энеләр көн-төн тырышса да, һаман өлгерә алмый. Явыз дошман безнен газиз ирләребез белән туганнарыбызны ачык кыр өстендә куян-төлке урынына куып чүкемәсен. Ир бирмәк — җан бирмәк, ди. Ирләребезне дошман кулына бирсәк, үзебезне дә коллык һәм мәсхәрә көтә. Әйдә, Колгали сәетебез әйткән Изгеләр чишмәсе янына барыйк та, болыннар хуҗасы, ил калканы булып торачак таш кирмәнне төзергә ярдәм итик. Үзебезгә дә изгелек, шәфкать дигән шөһрәт ябышмасмы? Әйдә, ирләребез янәшәсенә басыйк, җанкайларым!?.
Ходай Тәгаләнен «амин» дигән чагына туры килде, ахры, шул сәгатьтә Биләр эченнән таш кирмәнгә таба апа-сенелләр, кыз-кыркыннар чылбыры тезелешеп чыкты. Инбашларында чиләк, көянтәләр, баш түбәләрендә ап-ак яулык, калфак. Һавадагы торна-аккош кәрваннарымыни!
Кызлар таш кирмән өстенә менеп сибелешкәч, кыятау чәчәк аткан түтәлгә охшап калды. Көтелмәгән ярдәмчеләр килү ирләрнен дә мин- минлеген кытыклады бугай, алар да артларына ут капкандай йөгерә башладылар. Кызларнын шаярып көлүеннән бигрәк, таш кирмән эчендә гел ирләрнен җитди әмерләре генә янгырап торды. Ирләр юкка гына сер бирмәгән булып кыйлана, ике-өч көн эчендә кыятауга яна исем йоккан иде инде.
— «Кызлар тавы» булыр бу, Кызлар тавы!
4
Сүбүдәй Чирмешән ярына кабаттан көз кергәндә генә килеп җитте. Билгеле ки, өч ел чамасы элек калдырып киткән Биләрне дә, Бату хан чатыр корып баскан Латынтау тирәсен дә, Ярык Таба яланын да танымыйча торды. Биләрне бер катлы яна ур-диварлар белән ныгытканнар. Ул элеккеге пайтәхет түгел инде түгелен. Элеккеге таштан салынган Җәмигъ мәчет урынына сынар манаралы агач мәчет кенә калкытканнар. Илһам, Алтынбәкләр качып яткан ханнар сараенын таш диварлары урыны-урыны белән җимерелеп төшкән. Күперләр, алар өстенә калкыткан каравыл манаралары да бәләкәй, бик сыек. Гомумән, Биләр каласы өч-дүрт мәртәбә кечерәйгән, хәлсез картка охшап җиргә чүккән сыман. Әмма аягы капкынга, эләккән җанвар төсле, тешләрен ыржайтып, үз-үзен якларга, тырмашырга куәте бар әле.
Ә менә кичәге Лачынтау белән Каурый чишмә буе кирмән дә кирмән инде! Бу кадәрле таш вә кирпечләрне каян гына һәм нинди тылсым белән ташып өлгергәннәрдер, ләкин ике ел, юк, Бәрәҗне куганнан сон узган бер җәй эчендә Каф тавына биргесез кыятау калкып чыккан! Сүбүдәй Каф тау өстендәге гөрҗи, әрмән, әзериләр төзегән кызылташ кирмәннәрне дә, Ьинд, Зәгүфүрат дәрьялары тирәсендәге балчык калаларны да изеп-сытып узды. Ә менә бу таш кирмән аларнын берсенә дә, ялгыш та охшамаган. Берәр тугайлыктан казып сузганнармы, кирмәннен ике як диварын гөрләп аккан пар инеш каплап тора. Дала яклап — ерым. Биләр яклап — берсе-берсе арба чаклы, дөя чаклы эре-эре ташлардан түшәп өелгән дивар. Елгыр нөгәр бәреп керердәй барча ярыкларны ком һәм чуерташлар белән тутырганнар. Катлам-катлам булып биегәя барган баскычлар өстендә имән, зирек, каен агачлары үсә. Шәрҗир чүлмәкләре түгел, арбалы аткычлардан очырган тимер уклар да үтеп керә алмый. Бар, ятаган күтәргән кыргыз-ойротларын белән монын ише таш кирмәнне яулап, сындырып кара!
Сүбүдәйне котырткан шикелле, ике көн элек кенә Чулман ярында Бату хан юллаган чапкын куып тоткан иде.
— Киевны, ут уйнатып, тез астына салдым! Дмитрий боярлары, качып, минем
якка чыкты. Амбарларында булган бодай-тарыларын минем нәүкәрләргә тараттылар. Хәзер маҗарлар белән Дунайдагы болгарлар өстенә барам. Биләрне җир белән тигезлә дә минем янга ашык!
Ул хәбәрдән сон ике көн үтсә дә, Сүбүдәй нойон әле һаман тынычлана алмый. Үгәдәй белән Чагатайнын юньсез Гөек-Мүнкәләре хәзер инде маҗар ханынын сарайларын талап кинәнәдер, ә карт юлбарыс монда ниндидер Чулман болгарларынын авылдан чак кайтыш Биләрләре белән, кат-кат чиләнеп, җык түгәргә тиеш! Карт Сүбүдәйне нигә болай рәнҗетәсен, әй, Күк Тәнре!?.
Сүбүдәй шундук тупларны яуга әзерләргә фәрман биргән иде, татарларнын бер менбашы килеп, әйтерсен лә, итәгеннән тартты.
— Ашыкма, чал сәрдәр! Майкы атлы минем туганыма Чынгызхан үзе менбашы дәрәҗәсен бүләк иткән иде. Ана Чибәркүл буеннан бик күп җирләр дә бирде. Әмма «билем кузгалды, ияргә менә алмыйм», дип хәйләләп, ул Майкы би, Бату ханнан аерылып, шушы җирдә калды. Мин «Яса»да «абыйсы үлсә, биләмә энекәшенә кала», дигән канун барын беләм. Мине пәһлеваннар орышына чыгар! Ә мин абыйны чакырам. Хәленнән килә икән, Чынгызхан бүләк иткән биләмәләрен, җирен саклап калсын!..
Сүбүдәйне яшен кебек уй көйдереп узды. «Татар татарнын башын ашарга җыена, каннары сыекланган, әйбәт фал бу! Иллә мәгәр бу хөрәсән җинелсә, ике төмәннен дә өркеп калуы бар».
— Әгәр син җинелсән? — дип иреннәре арасыннан сытып чыгарды Сүбүдәй.
Мәкерле менбашы әрсез елмаю аша җавап тотты.
— Син җинелү белә торган сәрдәр түгел! Сине җинә алырдай пәһлеван тумаган да әле. Мин дә җинелмим, юкка кайгырасын. Мин Майкы бинен бер сырхавын беләм. Анын ун кулын Тургай даласындагы яуда бер мәргәннен угы тишеп чыкты. Майкы шуннан бирле ун кулына кылыч тота алмый. Анын сөнге яки гөрзи сайлавы да бик икеле. Шулай булгач, җинү минем якта!..
«Кабахәт! Мәкерле җан! — дип сүгенде Сүбүдәй эчтән генә. — Исән калсан, мин сине үзем тотып икеләйгә ярам!»
...Сөнге очына ак киндер кисәге элеп чапкан җайдакны күрүгә үк, болгар ирләре сагаюга чумды. Ниндидер солых яки бирелү хакында сүз кузгату да мөмкин фараз түгел. Моны белә торып, Сүбүдәй сәрдәрләре нигә чапкын куа? Әллә чаларган, карт сәрдәр болгарлардан башлыклары Баян батыр белән Җик мәргәнне арканнарга урап китерүне таләп итмәкчеме? Най, дуамал бу Сүбүдәй, һай, акылы читән! Болгар иле — сатлык Бәрәҗ түгел!
— Сүбүдәй нойон пәһлеваннар орышын таләп итә! — дип акырды чапкын, үз бакчасына кергән карак кәҗәне өркетергә җыенган тавыш белән. — Без Хәлим атлы батырны чыгарабыз. Ә ул орышка үзенен агасы Майкы бине көтә!
— Әх, кабих җан! — дип сүгенде Майкы би бер якта.
«Әх, бик начар фал! — дип таш кирмән өстендә Баян йөзен чытты.
— Сүбүдәй, юха елан, татар белән татарны сөзештермәкче, мөселманнын канын койдыртмакчы! Туктатырга кирәк! Бәлки, Нарык? Ни әйтсән дә, кыпчак!»
— Нарык! Нарык тархан! — дип кычкырырга мәҗбүр булды Баян батыр, башка бернинди дә чара таба алмыйча. — Бәлки, Майкы би урынына син чыгарсын?
— Рәхәтләнеп!
Нарыкнын җавабын Майкы бинен әрнүле тавышы күмеп китте.
— Сез мина, исән көемә, җеназа укырга җыенмагыз әле! Хәлим атлы дунгыз энекәшемне үзем турап ташлыйм!..
Сүбүдәй Ярык Таба яланы өстенә ярты төмән җайдакны чыгарып бастырды. Таш кирмәннән төшеп тезелгән болгарларны Җик мәргән иярләде.
— Мин кирмән эчендә калам. Орыш белән алдап, Сүбүдәйнен дала ягыннан бәреп керүе бар, — диде Баян батыр. — Колгали сәет тә безнен яныбызда. Аны күз уныдай сакламыйча булмый.
— Кайгырма, борадәр, — дип Җик мәргән Баяннын иненә төртеп алды.
— Безнен Нарык белән Аппакнын бәби туйларында да җырлыйсы бар әле!
...Мәкерле җан Хәлим ике дошман көч уртасындагы аралыкка чыгуга ук, аргамагын әрле-бирле уйнаткалап, Майкы бине эзләп чапкан булды.
— Әй, кайда син, кар пәри? Курыкма, чык! Мин сине башта ук бәреп үтермим. Эт урынына куып, җыгынны сыгып бетерәм, аннан гына ат койрыгына тагам!
— Алай бик ашыкма, селәгәй! Тәмугка күнгәнче, әүвәл тәһарәт ал! — дип кычкыра-кычкыра, ниһаять, Майкы би дә уртага атылып чыкты.
Боларны бик якын туганнар, дип уйлашлы да түгел. Майкы би, агач бүкәнедәй, төптән юан, буе да бик кыска. Беләкләре үгез боты кадәр. Ияренә гөрзинен дә нәкъ шундыен салган. Кылычы бар-барын, мәгәр аны ияр җәясенен артына гына элгән. Ә кулында тәртә сыман юан, озын сөнге. Калкан-фәлән алып маташмаган. Монын үгездәй гәүдәсен сакларга калканны да өстәл чаклы итеп ясау кирәк. Үзе төкерми дә. Иренен каплап киткән мыек чылгыйларын ялмап тик утыра. Ара-тирә каш-керфеген сыпыргалап куя.
Хәлим — монын тач киресе. Корыктай озын, үзе юка тәнле. Аяклары шул тикле асылынган, хәтта ияр өзәнгеләре менә-менә җиргә тияр кебек. Куллары белән бу бәндә хәтта иярендә килеш аргамакнын авызлыгын киертергә, салдырырга мөмкин. Бу корыктай шәүлә җәя-гөрзиләрне өнәмәгән. Кулына сөнге тоткан да биленә кылыч таккан. Дөрес, монын инбашында бакыр калканы да, итек кунычларында хәнҗәр дә бар. Кашларына хәтле төшереп очлым кигән, ләкин колак артларыннан чәченен кырдырып алынганы күренеп тора.
— Иә, кай коралдан башлыйбыз, туган агай? — дип, беренче авазны янә мәкерле җан Хәлим салган булды.
Майкы, бер уч борыч капкан сыман, йөзен чытты.
— И-и, инәнне! Әйтмәсәм дә булмады, сатлык шайтан! Бату табанын ялап, туган теленне дә оныта башлагансын. «Кай корал» түгел, «кайсы корал», ишәк!
— Әй, төкерим лә синен ул теленә! Ин яхшысы, әйдә, ияреннән төш тә кылыч сайла. Мин сине ялан буенча куалый-куалый турыйм!
— Тот капчыгын! Орышнын тәртибе бар. Җүнле татар иярендә үлә. Ин элгәре, ата-баба кебек, сөнгедән орышабыз!
— Ярар, кадалып кит! Эчәкләренне ялан буйлап таратырга туры килә икән...
Сүз алышы бетте, ике дошман ике якка китте. Майкы бинен аты — дәү тимеркүк бия, Хәлим — тычкан сыман соры алашада. Болар яу-орышка күнеккәннәр инде, җайдаклары касыкка тибүгә үк алга ыргылдылар. Артта тузан купты. Хәлим зур сөлгесен алга сузып чаба, үз-үзенә нык ышана бугай, хәтта иелми дә. Майкы би кулында бер корал юк, ул ияр җәясенә салган гөрзине генә, ике куллап тотып, төшереп җибәрүдән курыккандай чаба.
Менә, Майкы би йөзен югарыга чөйде. Мыек чылгыйлары янак өсләренә кайтарылып чәбәкли башлады. Куе, озын кашлары мангаена ятты. Борын яфраклары чабышкы атларныкы сыман киерелде. Иреннәре кысылды, күзләре кырысланды.
— Ә без менә болай итәбез! — дип кычкырды ул һич тә көтмәгәндә.
Шул мизгелдә үк ияр өстендәге гөрзи сул кулына күчте. Менә ул, кара болыт булып, өскә күтәрелде. Сатлык Хәлим үзенен качып котыла алмасын чамалады бугай, дәү сөнгесен Майкы бинен бугазына төртте. Тагын бер мизгелдән ике пәһлеван да иярләре өстеннән очып төште. Тузан басылганда Майкы би шыр ачык күзләрен күккә төбәп ята, ә менбашы Хәлимнен йөзе бер көтү ат тояклары астында калып сытылган табак кебек кызганыч та, куркыныч та иде...
Таш дивардай селкенмичә торган сафлардан:
— Бер як та җинмәде! Орыш, яна орыш! — дип кычкырып җибәрделәр.
— Нарык, Нарык кайда? — дип, Җик мәргән инде җайдаклар арасыннан кыпчак тарханын эзләргә тотынган иде.
Шулвакытны дошман сафлары артында Сүбүдәйнен корычтай әмере зенгелдәп
янгырады.
— Дошманнар өстенә! Бөтенегез дә алга!..
Болгарлар беренче мизгелләрдә әле искә-анга килә алмый изаланды. Орыш тәмамлангач, корбаннарны, мәетләрне җыю, ясин чыгу, дога кылу сыман йолалар бар иде. Ил хакына башын салган батырларны ат тояклары белән таптап, изеп буламыни? Ничек инде «алга»?..
Кыргыз җайдаклары болгар сафлары өстенә карурмандай булып ябырылды. Тәүге минутларда ук ат тоягы астына йөзәрләгән яугир авып төште. Яралылар илереп кычкырды, ат кешнәде, менәрләгән кылыч йөзе зен-зен килеп торды. Ярык Таба яланын мәхшәр көнендәге сыман тавыш күмде, ыгы-зыгыдан, атлар чабышыннан бар инкүлек дер-дер калтыранды.
Ниһаять, яу башлыклары да анга килде бугай. Тәүге әмерләр янгырап ишетелде.
— Болгарлар! Ике катлы боҗра ясап тезелегез! Алга — сөнгелеләр, артта — җәя!
— Болгарлар! Боҗрадагы килеш артка, таш кирмән ышыгына!..
Җик мәргән сөнгеләрен керпедәй кабартып тезелгән бер нөгәрнен ин очына килеп баскан иде. Көянтәдәй дәү кылычы дошман җайдаклары арасында, аҗаган шикелле, ялт-йолт килеп уйный. Менә, кыргызларнын бер нәүкәре үлем ачысы белән кычкырып җир өстенә очты. Әнә, икенче җайдак ияр өстенә урталай теленеп төште. Менә, инде өченче, дүртенче кыргыз да якты җиһан белән саубуллашты.
Сүбүдәй чамалап, сизеп алган бугай, янындагы кишектиннәренен бер дистәсен Җик өстенә чыбыркылап куды.
— Бу пәһлеван — ин төп бузачынын берсе булыр, исән калдырмагыз!
Ау этләре сыман остарган кишектиннәр ярымбоҗра ясап якынайды. Җик мәргән аларнын берсенә таба ыргылса, икенче яктагылар ятаганнарын сөнге кебек сузып сикерделәр. Мәргән шулар өстенә ташланса, беренче яктагыларнын сөнгеләре тырнап-тешләп алды. Шабыр тиргә баткан мәргән унга ябырылды, сулга ябырылды, ә болгарлар сафыннан ярдәмгә атлыгучы батыр табылмады. Җик мәргән дөрләп янган урман уртасында япа-ялгыз калган сыман булды. Кишектиннәр шуны сизеп алды һәм арадан берьюлы өч айгырдай егет дәһшәтле кылычын болгар сәрдәренен бугазына тыкты.
— Җикән! Җикән! Мәргән борадәрем! — дип үкереп Баян батыр аваз салган чакта сәрдәр җаны күк йөзенә очкан иде инде...
Җик мәргән үлемен таш кирмән өстеннән Баяннан башка кешеләр дә күзәтеп торган икән. Аяз көнне яшьнәгән яшендәй сискәндереп, кыятау ярында япь-яшь хатын-кызнын ачыргаланып кычкырган тавышы янгырады.
— Җи-к-ә-ә-ән! Җи-ик мәргә-ә-ән!
Таш кирмән эчендәгеләр сискәнеп борылганда кыятау өстендә ап-ак яулык япкан хатын-кыз гәүдәсен генә шәйләп өлгерделәр. Ул шәүлә зәнгәрсу төстәге олы таш өстеннән сикерде дә, әрәмәләр арасына кереп юкка чыкты. Ә өчаякларга казан асарлык кына арадан сон, ул инде ап-ак айгыр иярендә кирмән күпере аша сикереп чыккан иде. Кулында — көмеш саплы кыска гына кылыч. Инбашында — нәни, көмеш калкан. Яулыгы һәм алъяпкычы ап-ак, айгыры ак. Әйтерсен лә, ул күк йөзеннән болгарлар янына ярдәмгә җибәрелгән алиһә йә фәрештә иде. Шуны раслагандай, ак чаптар иясе көчле, сихри тавыш белән оран салды.
— Мин дә сезнен белән бергә яуга керәм! Ил хакына шәһит булудан да кыйммәтлерәк шөһрәт табылмаган! Яуга! Яуга, болгарларым!
Җайдак ак айгырын аягурә күтәреп сикертте дә шул мизгелдә алга томырылды. Күк йөзендә кылыч уйнаклады. Бар җиһан «аһ» итте.
— Аппак, Аппак бит бу! Нарык тарханнын хатыны, Юныс бинен кызы!
Дошманнарның ике як сафлары да орышны туктатып, катып калган иде. Шул сафлар очында Нарык тарханның өзгәләнеп кычкырган тавышы яңгырап алды.
— Аппак! Синең көмәнең бар бит! Нигә инде, нигә чыктың, йә, Аппагым?
Ул арада Аппак инде Сүбүдәй кишектиннәре өстенә оча иде. Нарык, ут капкандай,
сөйгәне артыннан томырылды. Әле генә бер-берсенә кан дошманнар булган ике як та, казык сыман катып, коточкыч вәхшилеккә шаһит булып торды. Менә әүвәл, сөңге очына эләгеп, ияр өстеннән Аппак очып төште. Менә, аның гәүдәсе янына урталайга ярылган Нарык килеп ауды...
— Яуны туктатыгыз! — дип кычкырды болгарлар ягыннан бер меңбашы.
— Әй, мәңгелләр, артка! — дип гыжылдады исен жуйган сәрдәр. Сүбүдәй — бер йөз, бер мең яу кичергән чал карт, ләкин мондый шәһитлек үрнәге каршында ул да көчсез иде.
5
Сүбүдәй таш кирмәнгә бикләнгән болгарлылар янына фәкать бер тапкыр гына илчеләр юллап карады.
— Корал ташлап, кирмәннән чыгасызмы? Ул чагында берегезгә дә тимим!
— Еланны өнеңә кертсәң, ул буып үтерәчәк! — дип җавап кайтарды рухы сынмас Баян.
— Алайса, мине гаепләмәгез инде, болгарлар, — дип сүгенде Сүбүдәй үзалдына, уртын чәйни-чәйни. — Моннан унҗиде ел элек сезнең Бачманыгыз мине хурлыктан һәм үлемнән коткарып калган иде. Мин шул бурычны кайтармакчы булдым. Санга сукмадыгыз. Алыш-биреш бетте. Ә хәзер бигайбә!
Сүбүдәй меңбашлары ягына борылып фәрман салды.
— Нәүкәрләрне яуга ташлап әрәм итәсем юк! Җиз тупларны алга чыгарыгыз! Мең карганы куркытырга нибары бер таш җитә, дип әйтә иде бөек Чыңгыз кахан. Үлем мәхшәрен болгарлар да татысыннар әле!..
Тәгәрмәчле күчәрләр өстенә куелган җиз һәм бакыр көпшәләрне шәйләүгә үк, Баян батыр кайнар парга пешкән кебек булды.
— Мин бу үрәчәсез арбаларны моннан өч элек, Сакмар буенда ук күргән идем бит, — дип пышылдады батыр, чит-ят колак ишетмәслек итеп. — Мәңгелләр чиннәрдән туп кую серләрен чәлдергән, дигән хәбәр дә бар иде. Әллә, валлаһи да, бу бакыр торбалар чиннәр уйлап тапкан явыз туплар микән?..
Унбишләп туп көпшәләреннән берьюлы ут бөркегәч, Ярык Таба яланын куе зәңгәр төтен чолгап алды. Ниндидер яшерен уклар сызгыра-сызгыра очкан сыман булды, әле һаман игътибар итмәделәр. Яландагы төтен җәлеп итә, үрәчәсез арбаларның тиктомалдан артка таба тәгәри башлавы үтә сәер, мавыктыргыч иде. Һавада, аҗдаһа сыман ысылдап очкан ядрәләр кыятау түбәсенә барып төшкәч кенә, яман гөрселдәүдән һәммәсе берьюлы тезләренә чүкте. Кирмән диварындагылар борылып карасалар, әле теге, әле бу агачлар арасыннан янартау бөркегәндәй таш һәм тузан болыты күтәрелә. Ул да түгел, әнә, үгез чаклы ташлар, дию селкеткәндәй, урыныннан кубып аска таба тәгәри, җиһанны дер селкетә!
— Кыямәт көне килде! Ахырзаман бит бу, ахырзаман! — дип акырды бер тилесе.
— Кыямәт! Кыямәт! — дип тагын берничә сантые эләктереп алды.
Дәп-дәү ирләр, хатыннар шикелле кыйланып, җилән итәкләренә төренә- төренә, җиргә сузылып ятты. Санаулы мизгелләр узуга, кыятау түбәсен елан төсле ажгырып очкан ядрә болыты күмде. Бу юлы югарыдан ычкынган дәү-дәү ташлар астагы кирмән диварларын сытып, җимереп узды. Хәзер дошманга юл ачылган, анын һөҗүмен сугым малы сыман тавыш-тынсыз гына көтеп яту һичкем гафу итә алмаслык беркатлылык иде. Баян батыр бар кыятау өстенә ишетелерлек оран салырга мәҗбүр булды.
— Болгарлар! Елдам һөҗүмгә әзерләнегез! Дошман чылбырын өзеп чыгудан кала башка чарабыз юк! Ваграк нөгәрләр алдарак ерып чыкса, Казан каласына юл тотыгыз! Сакласа, безне хәзер Казан гына саклый алыр инде!
Артта акрын гына Колгали телгә килде.
— Мин дә сезнен белән, олан! Әйдә, бер кылыч бир!
Баян батыр газап тулы караш белән сәеткә текәлде, ике кулын сузып иннәреннән алды.
— Нинди кылыч ди инде сина, олуг сәет хәзрәт? Син яугир түгел, гыйлем иясе бит! Әнә, әле сөннәр иле турындагы китабынны да язып бетерәсен бар. Син монда кал һәм ул китапны тизрәк төгәлли күр! Мин менә хәзер генә инандым, син хак юлда, сәет! Күлдәге маймыч сыман вак-вак ханлыкларны, сарык көтүедәй сибелгән ыру-кабиләләрне чуртан кебек, чүл бүресе кебек комсыз аҗдаһалар йотып бетерәчәк. Синен ул китабын бик кадерле безгә! Аттиланыкыдай сөннәр мәмләкәте төземичә торып, барча мөселманны бер түбә астына тупламыйча торып, безгә бәхетнен дә, хали хәятнен дә мәнге киләсе юк!
Колгали сәетнен иреннәре дер-дер килә башлады. Керфекләренә яшь тамчылары бәреп чыкса да, күзләрендә якты нур кабынды.
— Рәхмәт, олан! — дип пышылдады ул, ачы күз яшьләрен тыя алмыйча. — Ул фикерне киләчәк буыннар да кабатламый калмас! Хыялдагы «Сөннәр иле» дигән китапны да менә шулар язып бетерерләр. Ходай кушса, шулар барча мөселманны бергә туплаган хали дәүләт, хөр мәмләкәт төзер. Ә мин бүген үз халкымнан аерыла алмыйм! Аерылсам, илдәшләрем дә, киләчәк буыннар да каргар мине, каргар. «Үз гомеремдә кулыма каләмнән гайре корал алмам!» — дигән бер антым бар иде. Бүген илем хакына шуны бозам инде. Син мина кылыч бир!..
Аста ирләр җимерелгән таш дивар буена саф-саф булып тезелә иде инде. Ап-ак чәчле, чал сакаллы Колгали сәет белән ил терәге Баян батыр да, кылычларын төбәп, алга атладылар.
— Бөек Болгар азатлыгы хакына яуга, арысланнар! — дип чакырды батыр.
Ак күлмәкле, ап-ак чәчле Колгали хуплап куйды.
— Киләчәк буыннар бәхете хакына изге яуга керәбез, болгарларым!..
2005 — 2011 ел.
Чаллы.