Логотип Казан Утлары
Роман

УМЫРЗАЯ

1957 нче елның матур кояшлы июль аенда, 24 нче числода, Казан шәһәренә кап-кара бөдрә чәчле, янып торган шомырт кара күзле, кызыл чия иренле, хыялый картиналарда сурәтләнә торган әкияти гаҗәеп бер чибәр татар кызы килде. Моны тарих сәгатенә-минутына кадәр хәтерләп калырга тиеш иде. Шуңа күрә аның, тарихның, исенә төшерәм: вакыт иртәнге алты сәгать тә тугыз минутта булды бу вакыйга! Уфадан Казанга килгән пошмас поезд ул көнне бер генә мизгелгә дә соңга калырга кыймады. Бөек тиран тарафыннан гадәткә кертелеп калдырылган тәртипләрне бозарга ул вакытларда әле һичкемнең кодрәте дә, кулы да җитми иде.
Иртәнге якта инде шәһәр җыештырылган, себерелгән, пөхтәләндерелгән, адәмнәре дә хушбуйланган, кырынган-ясанган, хезмәт дәрте белән балкып торган халәттә. Вокзал репродукторында, көннең яхшы буласын белдереп, ил халкына Мәскәүнең һава торышын тапшырдылар. Моннан егерме минут кына элгәре ул, иртәнге гимнастика башлануын әйтеп, тәннәрдәге җөйләрне таратып җибәрүче музыка белән күңелләрне хушландырган иде. Уфа- Казан поезды шул көй эчендә вокзалга килеп керде. «Начинаем утреннюю гимнастику. Исходное положение принимаем...» — дигән гадәттәге сүзләр генә әйтелделәр югыйсә...
Ә менә хәзер перроннан күбәләк кебек хәрәкәтчән, шөпшә кебек чая, әлеге дә баягы чибәр кыз, шатлыгыннан җан янып сикеренеп, кулындагы кечкенә ак сумкасын болгап-изәп очып-очып диярлек йөгереп китте. Әтисе ак «сталинский» фуражкалы, ак-чиста костюмлы, ирләр йөртергә гадәтләнгән кызгылт галстуклы, ак якалы кеше, кулындагы ярым кыршылган кечкенә чемоданны, биштәр итеп богаулаган авыр гына капчыкны кысып:
— Кызым, ашыкмы! Югала күрмә! — дип, баласының артыннан хафалы тавыш белән эндәште.
Якындагы тәртип саклаучы милиционер, гүяки агайга ярдәм итәргә теләп,
Фәрит ЯХИН (1961) — шагыйрь ҺӘМ прозаик; «Пәйгамбәребез Мөхәммәд», «Ак әбиләр догасы», «Сөйкемле сөяк», «Тоз тәме» Һ.б. китаплар авторы. Казанда яши.
шунда сыбызгысын сызгыртты. Бу олы гәүдәле, зәнгәр галәфи чалбарлы, ак кительле, кызыл каймалы фуражка кигән адәм котны алырлык иде. Ярамаган урында рельслар аша кемдер чыкмакчы булган икән. Милиционер ана сызгырткан. Теге, куркуыннан
Фәрит
Яхин
УМЫРЗАЯ
РОМАН
әле аягын кире алып, әле алга, шпалга таба төшереп, ни кылырга белми гажцзләнеп интегеп маташты. Шушылай тәртип бозганы өчен генә ул бичара татар хатынынын «читлеккә ябылып чыгасы» килми иде. Милиционер, анын хәленә кереп, ул якка аркасы белән борылды. Татар апасы, бу бәхеткә сөенеп, яшел яулыгынын чите белән йөзен каплады да ашыгып-ашыгып кына халык арасына кереп югалды. Күбәләк кебек очып баручы кызынын сыбызгы әмере белән туктавына сөенеп, аны капчыклы-чемоданлы атасы куып тотты. Бичара ир тирләргә һәм сулышын югалтырга өлгергән иде инде. Кызы анын әйберләрен күтәрешәсе итте. Бу балага мөгаен унжцде-унсигез яшьләр чамасы булса да, нәкъ шулай икән дип тәгаенләп кенә әйтергә мөмкин түгел, билгеле. Сабыйлыгы чыгып жцтмәгән кошчык, балалыгы китеп бетмәгән кузы дисәк, бер дә хата кебек тоелмас.
— Нинди матур шәһәр! — диде кыз, тәмам сокланып. — Мин төне буена йоклый алмадым, әткәй!
— Сиздем, кызым, сиздем! Мин дә рәтле йокы күрмәдем! — диде әтисе, тукталып, кузгала башлап.
— Йокламаган кеше гырламый ул! — дип әйтте дә куйды кызы, әтисен үпкәләтергә теләмичә генә үртәп.
Баласынын гадәтен яхшы белгән ата кеше анын кирегә суктырып әйтүенә игътибар бирмәде. Капчыкны биштәр итеп аркасына асар өчен ждйлаган бауларыннан урап алып, кызын алга ашыктырды:
— Әнә трамвай китеп бармакчы. Безнеке булмагае!
Трамвай китеп барырга өлгерде. Анын кынгырау кагып кузгалуына кадәр кызга көлкеле тоелды. Ул арада әтисе халыктан ничәнче трамвайга утыру мәслихәт икәнлеген белешеп өлгерде.
— Безгә «Дүртенче» дә ярый икән, «Икенче» дә әйбәт булыр, — дип жцткерде ул кызына.
Ә баласына — барыбер, ул күкләрдә йөзә, хыял канатларында оча, бәхет күлләренә чума иде. Атасы ана әле аптырап, әле борчылып карап-карап куйды. Көтелгән трамвай юл аркылысын чыга алмыйча, килү ягында кынгыравын каккалап, кузгалырга торган ат ничек пошкыргаласа, шулай иткән сыман ашкынып маташа бирде. Йөкле машина анын рельслары аша чайкала-чайкала, адымлап диярлек үтеп, көч-хәлгә китеп барды.
II
Кыз баланын тормышка жцнел генә каравы, дөнья йөзендә бар да гөл генә, бар да якты көн генә дип йөрүе ата кеше өчен куркыныч әйбер. 1957 елнын 24 июлендә, иртәнге сәгать алтыда Уфа-Казан поездыннан төшкән чибәр кызны күпләр күреп өлгерер дә, тик тарих моны хәтерендә калдырырга теләми әле. Хәер, хикмәт бит тарихта түгел, анын өстенлегенә дә бәйләнмәгән. Хикмәт — чибәр кызнын, шушы пионер ялкынында «пешкән», комсомол хисләрендә тәрбияләнгән, бәхетле, иркен, кеше өчен дип төзелгән илдә яшәвендә, һәр көнне кояшка сокланган кебек, партиягә хәйран шушы назлы баланын үзендә иде. Әтисен борчыганы болар гына булса — бер хәл, вакыты жцтеп, ул юләрлекләре чыгып бетәр, сабын куыгы кебек кабарган хыяллары шартлар да юкка чыгар иделәр. Әмма анын кызы әле шагыйрә дә бит, жцтмәсә! Тормыш турында язса — бер хәл, әллә ниләр хакында хыяллана, оча бит әнә, оча бала! Ә син, аны менә Казанга, университетка укырга кертергә алып килдем, дисен. Зиһене яхшы, биш ел элек укыган китапларын да сүзгә- сүз сөйләп бирә ала, дисен. Әйе, кызынын бу яктан табигате әбисенә дә, әнисенә дә охшаган. Әмма да кешенен бер ягында артыгы белән өстенлек бар икән, икенче якларына нигәдер кимлек килә. Холкынын утырып җитүен ата кеше көткән иде, булмады. Кызынын йөзе тулы кояш. Авылны, әниемне, туганнарымны калдырдым дип бер сагышлансын иде хет, ә ул — очына, күктән төшә алмый. Дөньяга җинел каравы гына җитмәгән, шагыйрә бит әле җитмәсә, шагыйрә! Кайта-кайта мен әйтерсен, мен уфтанырсын! Хәсрәт өстенә кайгы, сагыш янына гамь түгелме сон бу?
— Әткәем, мин шушы университетта укырмынмы?
Алар, трамвайдан төшеп, тыкрык-урамнардан күтәрелеп, ашкынып- ашыгып университетка килеп җиттеләр. Зур, биек, мәһабәт күренде ул аларга. Каршындагы колонналары ана баш ирешә алмаслык мәртәбә һәм бөеклек биреп тора. Менә ни өчен борынгы греклар төп аллалары Зевснын тау башындагы сараен һәр яктан да колонналы итеп төзегәннәр — илаһилык өчен!
III
Әйе, 1957 елнын 24 июлен тарих хәтерендә калдырырга тиеш иде. Шушы шагыйрә кыз белән нисбәттә генә булса да, анын шушы көнне әтисе белән Казанга университетка укырга керергә дип документларын тапшырырга килүләренә бәйле генә булса да искә алырга тиеш иде. Кабатлап белдерүебезнен сәбәпләре бар, чөнки тарих хәтта бөек Габдулла Тукайга да мәрхәмәтсез булды, анын да Казанга кайту көнен, ягъни Уральскидан килүен сәгате-минутына кадәр төгәллек белән исендә калдырмады, хәтта аен да ачык хәтерендә саклый белмәде. Ә без аны, авызларыбызны тутырып, «Тарих!» дип атаган булабыз. Тарих шундый буламыни?!
Ата кешенен биштәрендә һичшиксез бәрәнге булырга тиеш иде. Ә кулындагы кечкенә чемоданда — кызынын берничә катка алмаш киемнәре. Ерак юлдан килделәр бит. Казан кадәрле Казанга!
Вакыт әлегә иртәнге як иде. Кәримә тик тора белми, һаман да оча-очына, университет колонналарынын әле бер ягына чыга, әле икенчесенә... Аларга тотынып карый, колачы җитми. Әллә инде үрмәләп менеп китмәкчеме, Ходаем?
Мона әтисенен эче поша, шуна да:
— Кызым, Кәримә, син нәрсә инде? — дип, ачуланырга иткән сүзләрен кабатлый. Бала анын тавыш күтәреп битәрләмәячәген анлый. Күнел канатларында оча бирә ул. Университет колонналарын биш әйләнә. Тагын аларга гаҗәпләнә, кочакламакчы була, әтисеннән кырын сүзләр ишетә.
Арырак урам себерүченен себеркесе чаж да чож итеп ала. Кәримә ул агайга аптырап карап тора. Ана кызык: мондый урамнарны да себерәләр икән!
Шәһәр шушы була бит инде ул: иркен, кин, рәхәт. Навасы гына да ни тора! Юк сүз ул авылларда — ирек, авылларда — яхшы дип сөйләүләр. Андагы кысынкылыкны белсәгез, күрсәгез иде сез. Урамга чыксан да кеше, болынга төшсән дә кеше. Кичен берәр егет озата кайтса, иртәгә иртән бөтен авыл бу хакта белеп тора. Кәримәне юкка үртәгәннәр, шәһәр эче тулы кеше, бар да ят, берсен-берсе танымыйлар дип. Танымасыннар, кирәк түгел. Үзен танытырга килде монда Кәримә. Менә аны танырлар! Не, кеше күп, имеш. Вокзалда әнә бер поезд халык төште. Минут эчендә таралды да бетте. Комга түгелгән су кебек тә булмадылар.
Укырга керергә теләүчеләрнен документларын кабул итү комиссиясе иртәнге сәгать тугыздан гына эшли башлый икән. Әле җиде тулып кына үтте. Никадәр вакыт бар. Аны кая куеп бетермәк кирәк?
— Кызым, Кәримә! Комачаулама абыена! Кил, монда утырып торыйк, бүген көн бик тә эссе булыр сыман. Иртәннән кыздыра башлады бу.
Әтисе туйдырып бетерде инде. Акыл өйрәтүдән, кисәтү ясаудан узмый. Мәктәп директоры булдым дигәч тә! Үз хәсрәтләрен кызы янында калдырып торса да ярар иде. Күнелле түгел бит инде гел сүз ишетеп гаҗизләнү: «Кәримә, алай ярамый! Кәримә, болай кыланма!» Ә ничек ярый сон? Кыланмау нинди була? Кузгалмыйча, тик кенә утырып торыргамы? Әнә теге кыз белән абый кебек?
Университет каршындагы бакчага охшаган бер урында эскәмияләр куелган икән. Анда кешеләр дә бар. Менә кая чакыра баядан бирле Кәримәне әтисе. Авылдан килеп, шәһәр карамыйча-күрмичә, ничек тыныч кына утырырга мөмкин икән инде? Әллә күпме матур йортлар, буп-буш урамнар. Шуларны әйләнеп, күреп килергә тиеш Кәримә. Монда бит борынгы Кремль дә бар. Сөембикә манарасы! Шуларны карап йөрсәләр нәрсә булган?
Бакчада утырган агай белән кызнын шулай ук биштәре һәм кечкенә чемоданы бар икән. Бер сүз сөйләшсә иделәр. Бу кыз бигрәк иртә әбигә әйләнгән, кузгалырга да куркып утыра. Кәримә кебек университетка укырга керергә килгән инде ул да. Сап-сары чәчле, ак бантиклы. Әтисенә елышкан. Бигрәкләр куркак икән, бичаракай!
Кәримә чем-кара, бөдрәләнеп торган чәчле, кызыл бантлы ичмасам. Кызыл бантлары кара чәчләрендә гөл чәчәкләре кебек балкып тора. Әтисе шуны да яратмады, «скромный» түгел дигән була. Мәктәптә дә кызыл бантлар тагып йөртергә теләмәде. Үз кабинетына чакырып алып, кара төстәгегә алыштырта торган иде. Шуны да белмәде бит: кара бантлар Кәримәгә килешми, чәчләре арасында югала да кала. Өлкәннәр матурлыкны бигрәкләр дә белми инде. Бу кыз да сап-сары чәчләренә саргая башлаган ак бантиклар тагып куйган. Чәчен ике толым итеп үргән әле, кысып-кысып. Менә Кәримәнен, ичмасам, рус кызларыныкы кебек бер толымга калын итеп үрелгән. Ул хәтта йокларга ятканда да аны чишеп тормый. Чияләндерсә
— бетте, тарак мәнге кермәячәк! Шәһәр байбәтчәләреннән бет ияртмәсә генә ярар иде. Кала кадәр калада әллә ниләр бардыр әле, тотып ашаулары да мөмкин. Әнисе ана ничә әйтте:
— Төнлә йөрмә, укуынны гына бел, башынны ашамасыннар! — диде.
Булыр да. Монда адәм итеннән пирожки дигән нәрсә пешерүчеләр дә бар ди әллә!.. Бөгелмәдә, поезд көткәндә, Кәримәнен борынына шул пирожки- бөккән дигәннәренен тәме кереп җәфалады. Әтисе алдырмады. Әнисенен сүзләре хаклы микәнни? Адәм итеннән пешерелгән дип уйлыйлардырмы, әллә дуңгыз маенда пешкәнлеген сөймиләрме? Юктыр. Әтисе коммунист бит анын, дунгыз итеннән дә, маеннан да чирканмый-курыкмый. Акча тотарга теләмәгәндер! Анысы, бер пирожки-бөккән алып ашаганнан гына акчалары әллә ни кимемәс тә. Нигә саранланды инде?
IV
— Исәнмесез! Сез дә документлар китердегезме?
— Әйе, шулай дип тора идек!
Кәримәнен әтисе утырыр урынны бакча эскәмиясендәге кыз белән агай янәшәсеннән алды. Үзара тартынып кына сүзләр башлангач, кайсы яктан икәнлекләрен белештеләр. Кызнын исеме Сабира икән, Рева кушмакчы булсалар да, әниләре теләмәгән.
— Арча ягыннан без, — диде агай. — Габдулла булам. Элек бездә ике кешенен берсе Габдулла иде бугай. Хәзер төрләнде инде. Сез кайдан сон?
— Сарман ягыннан ук килдек. Кызым университетны сайлады. Башлангыч мәктәптә, Ләшәү дигән авылда директор мин. Гарифулла исемле булам, Гариф дигәндә дә ярый. Мине шулай атап йөртәләр дә. Кызым
— Кәримә. Шигырьләр яза. Әдәбият белән шашынгач, татар бүлегенә документларын китерә килгән идек, — дип ана, беренче очраган кешегә, барысын да әйтеп бирде Кәримәнен әтисе. Ә үзе таныш түгел кешегә ачылып китмәскә куша. Шигырьләр язуын ник әйтте инде?
Кәримә, кирәкмәгәнчә ояла да белә торган кыз буларак, комач кебек кызарырга тиеш иде. Әмма йөзендә үзгәреш сизелмәде. Баласын яхшы белә торган ата ана карап алды. Аларнын күзләре очрашканда кызы әллә нишләп китте. Каушавы теленә чыгарга өлгерде:
— Әти, — диде ул, — бөтенесен дә әйтеп бетермә инде!
Гарифулла абзый аптыраулы кыяфәткә керде. Анынча ул әле сүзләрен башламаган да иде. Кызына илтифат итеп тормаска уйладымы, яна танышыннан сорарга булды:
— Сез нинди теләкләр белән килдегез?
— Без дә татар бүлегенә дип атап килдек. Кызым Сабира шигырьләр язмый анысы. Газеталарда мәкаләләре басылды. Язу эшен сайламакчы. Ә мин ана укытучы булырга әйтәм.
Беразга сүзләре бүленде. Беренче карашка Сабира белән Кәримә көндәшләр
иделәр. Инде бер-берсенә ачылып ук китмәскә дә мөмкиннәр. Тик сүзләр тәртип белән башланган, дәвам итми кала алмый иделәр.
— Документларны иртәрәк тапшырганда да буласы иде, — дип әйтеп куйды Гарифулла абзый. — Арча ерак җир түгел. Ул безгә генә юл газабы — гүр газабы!
Габдулла агай нидер әйтергә теләп тамак кырып та, сүзне ялгамый, өзек килеш калдыру ягын карады. Әмма Гарифулла абзый ашыкмады. Анын ак какча йөзе җыерылып алды. Сәбәпне беләсе килә, әмма сернен асылын яшерергә өйрәнгән шушы үтә сак буын сүзне үлчәмдә тотып тормый кала алмады. Шуна да:
— Баламны пионер лагеренда эшләтеп, бераз акчасы булмасмы дигән идек. Яшь кешегә кирәк бит, — диде Габдулла агай, бит очындагы олы миненә таба авызын ергандай итеп.
— Сез дә мәктәптә эшлисезме?
— Әйе, җидееллыкта. Директор. Утын эшләре белән дә озак йөрелде. Җае чыкмый торды.
— Анысы шулай инде.
Тагын ике арада тынлык урнашты. Сылу Казан каласынын тын бакчасында сәгатьләр акрын үтә торды. Габдулла агайнын да башында ак фуражка иде. Ул, аны салып, мангай тирен сөртеп маташты. Анлаган кешегә йөрәгенен сау түгеллеген төшенерлек иде анын бу хәрәкәтләреннән. Кызынын сабырлыгы, артык бер генә дә селкенмәве дә шунын белән бәйле булырга мөмкин, әлбәттә. Әтисен борчырга теләмәве сәбәпле баланын үз холкын да тәртиптә тотуы дөньяны белгән кешеләргә анлашыла, билгеле. Гарифулла абзыйнын Сабира кебек кызга ата буласы килә, тик ул үзе хакында, менә шушындый сыйфатларга яшьлектә рухынын омтылганына исәп-хисап ясап, бер утырып уйлана да алганы юк. Менә хәзер мөмкинлек туды. Кызында мондый хәрәкәтчел тәвәккәллек әнисеннән килә, үз-үзенә ышану хисе ана бетмәс-төкәнмәс көч бирә. Теләсә — утка, теләсә — суга ташлана торган адәм баласы янмый-көйми калмаячак. Революция һәм сугыш геройлары шушындый кешеләр арасыннан чыкты. Әмма андый заманнар артка калды кебек. Инде алар кабатланмас сыман. Кеше нинди булырга тиеш хәзер? Тагын «кайнар башларны» чүпли башларлармы? Кыз бала дип тормаячаклар бит!
Гарифулла абыйга боларны уйлавы авыр булырга тиеш иде. Кызын мөмкин кадәр актив пионерка, тырыш комсомолка итте ул. Бөтен районны сокландырып торган, коммунистик идеаллардан өлге алган кеше, шул утларда кайнарланган йөрәк ялгышмаячак. Илгә, партиягә каршы эш алып баручы да, милләтче дә булмас, буржуаз, хәтта вак буржуаз идеология сөйрәлчеге дип тә атала алмас!
Гарифулла абзый шунда акылы арыганлыгын тойды. Илдә ниләр булмас, аларнын барысын да уйлап бетереп, аңлап житкерү мөмкинме сон? Юк, әлбәттә. Нәрсә эшли ул? Нигә әле болай, әле тегеләй итеп кешеләрне бәяли? Партия аннан житдилек таләп итә, үз эшендә ул берәр тапкыр мондый йомшаклык күрсәттеме?..
Җәйге иртәнең эссе жиле, кайсы яктан исәргә белмичә аптырап, уңлы- суллы ничек йөренсә, Гарифулла абзыйның да уйлары шулай иләс-миләс иделәр. Ә кызы Кәримә, кояшка таба сикерергә дип йөгергән-чапкан колын сыман, тынгы белмәс йөрәген тыя алмыйча, әле эскәмиягә килеп утырды, әле бакчаны әйләнеп чыкты. Сабира хет бер кузгалып карасын.
— Тамак ялгап алдыгызмы? Монда, Чернышау урамында, яхшы гына ашханә бар! — диде бераздан Габдулла агай, нигә эндәшми утырасыз дигән кебек итеп әйтергә теләгәндәй.
— Поездда ашадык. Үзебез белән алган идек. Бездә пешкән бәрәңге калды әле! — дип, биштәрен кузгата башлагач, Гарифулла абзыйны бу теләгеннән тизрәк туктатып:
— Безнең тамак тук. Яхшы яшибез. Кирәкми. Ашханәне сезгә, ерактан киләсез, белмисездер дип әйткән идем. Юл кешесенең тамагы тиз ачыгучан була ул. Шуңа гына... — диде Габдулла агай, кулын яңа танышының капчыгы өстенә куеп. — Безнең Арча монда гына бит!
Шушы сөйләшүләреннән соң алар тагын сүзсез калдылар. Кәримәгә бу тагын эчпошыргыч тынчу хәл сыман тоелды.
V
Сәгать төгәл тугызга алар университет ишеге төбенә кабат килеп, «Кабул итү комиссиясе»нең инде эшен башлап жибәрүе хакында, ишетеп алып, моңа рәхәт кичерешләр белән сөенделәр. Документларны да бергә тапшырдылар. Ике кызның да аттестатларында бары тик «бишле» билгеләре генә иде. Бу исә ике якның дуслыгы ныгу өчен тагын да бер сәбәп булды.
Имтиханнар беренче августта башлана икән. Әллә ни аптырыйсы юк, монда да шул ук мәктәп имтиханнары кабатлана. Сынау алучылар, үз таләпләре белән таныштырып, аңлатма-консультацияләр дә бирәселәре булгач, монысы абитуриентлар өчен тагын да яхшы. Кызларына әтиләре ул дәресләргә йөрүне мәжбүри итеп куйдылар. Әзерлек курслары да эшләгән, аларга да йөрү кирәк булган да бит, әмма соңарганнар, андагы укулар бетеп килә икән инде.
Ике ата да балаларына бер үк әбидә фатир тапсалар, яхшы буласы хакында киңәшеп, Габдулла агай шунда Казанда таныш кешеләре барлыгын, күршеләрендә ялгызак профессор хатыны иркен генә яшәп ятуы, аңардан үтенеп караганда, шунда кызларын фатир төшерү кулай булмасмы дигән фикерне әйткәч, шул ишек төбенә барып карарга булдылар. Университет тавыннан төшеп, Болак күперен чыккач та, Совнарком бинасы каршында, Париж коммунасы дигән исемне йөрткән урам ягыннан ике катлы таш пулатлар ышыгында торган ишек алдына керделәр. Мондагы һаваның бераз салкынча булуы, бакчасының агачлык һәм гөлләр белән балкып торуы күңелләренә мең төрле сөенеч бирде. Аларны ишек алдын себерүче һәм караштырып торучы агай туктатты. Кулындагы себерке сабын мылтык көпшәсе кебек китереп алдан баручы Габдулла агайга төртте:
— Сез кая? Кем кирәк иде?
Аның ак киндердән тегелгән чиста алъяпкычы, калын гына русча сакалы, гөрнәдирдәй гәүдәсе монда төп хужа кеше булуын тагын да дәлилләгән кебек. Бу агайнын кыяфәтеннән ул кайчандыр шахтер булгандыр дигән уй кала. Тик ике-өч атлап куюыннан сул аягынын агач икәне беленә. Ямаулы гимнастеркасына карасан, сугыш кичкәнлеген тоясын. Әмма андыйлар сакал-мыекны кырып йөриләр бит! Шуна яхшылап өйрәнеп кайттылар, көн дә диярлек тамаклары йөз граммлап батырлык эчемлеген сорап торуы да халык эчендә сер түгел. Тәмәкене дә яхшы тарталар. Ә монын — сакал-мыек. Хәер, Казан «дворниклары» иске гадәт буенча шушы кыяфәттә йөриләр икән дигәнне ишеткәләгән Гарифулла, университет алдын себерүче теге агайнын исә мондый түгеллеген исенә төшерепме:
— Монда да төрлечәрәк икән! — дип әйтеп куйды.
Анын нәрсә хакында әйткәнлеген беркем дә анламады. Габдулла агай кемгә дип килүен, балаларынын университетка керергә документлар тапшыруын, карт профессорнын тол калган хатыны фатирга алмасмы дип ышаныч тотуларын, хәтта үзләренен кайсы як кешеләре икәнлекләрен, ничек танышуларын бер генә дә яшерми сөйләп бирде.
— Метри агай, менә шул эшләр йөртә әле безне! — дип, сүзләренә өлкәннәрчә йомгак ясап, сөйләвен тәмамлады.
«Дворник» күзләрен тагын да шырпы калынлыгына кадәр кысып, анарга карап торды да, шунда гына танып алгандай:
— О Апушчик! Син икәнсен бит! — дип, күрешер ният белән кул сузды.
Мондый зур хуҗа кешенен олылап исәнләшүен кабул итәр өчен Габдулла ун кулындагы биштәрен җиргә куйды. Аннары гына яхшылап исәнләштеләр. Гарифуллага андый хөрмәт тәтемәде.
— Шушы кызларны китердегезме? — диде ишек алдын караучы Метри агай, болар үссә, яхшы мал булырлар иде диярәк күзләрен хәйләкәр елтыратып алды. Анарда элек тә мутлану булган, ахрысы.
— Өйдә иделәр... иде әле! — диде Метри агай. — Өйдә иделәр. Унбишенче фатирда торалар. Профессоры вафат булгач, яхшы кеше иде, мәрхүм, тормышлары шактый кысылды. Фатирга бер кызны алган иде инде... Бәлки кертер. Унбергә базарны йөреп кайту гадәте бар. Керерсез инде алай булгач!
Бер-беренә диварга-дивар төртештереп диярлек салынган йортларнын ин түр башында биек ишекле «парадный подъезд» иде. Шунда таба барасы икән.
Баскычлар агачтан, ныклы итеп эшләнелгән, борынгыча бизәкле иделәр. Мондый урында фатир очсыз була алмый. Икенче катка күтәрелеп, олы ишекне кактылар.
— Әти, «звонок»ка басарга кирәк! — диде шунда Сабира, төртеп күрсәтеп диярлек. Әтисе исә беләм дигәндәй кызына карап алды. Әмма ишекне алай да ачмадылар. Өченче тапкырларын кынгырау төймәсенә төрткәч кенә аяк тавышлары якынлашып килгәндәй тоелды. Ишекне олы, калын гәүдәле, әби дисән - әби түгел, җитди йөзле ханым ачты. Анын киемнәренен затлы булуы ук кемлеге хакында сөйли иде.
VI
Хуҗабикә бик тә тәвәккәл ханым булып чыкты. Кызларны күнел үлчәвенә салып, баштан-аяк күз белән сынап карап торды да:
— Укытучы балалары булганга гына ризалашам, — диде, биленә ике кулы белән дә таянып, тантаналы мирза-бикә хатыннар кебек, гүяки әмер бирергә әзерләнгән кешедәй. — Түләвен алдан биреп куярга. Бер бүлмәм бар. Өчәү торырлар әлегә. Ул кызым озакка калмас. Үзләренекен ашарлар. Кичке сигездән сон урамга чыкмаслар, егетләр алып кайтмаслар, укудан артыгын белмәсләр!
— Юк-юк, нинди хәл ди ул, булмаганны! Егетләр белән йөргәннәре юк! — дип Габдулла агай, юантык гәүдәсенә ял эзләп, урындыкка карый-карый, һаман да шул «юк» сүзенә туктаусыз басым ясап җавап бирде. Анын сүзләре үз кызына гына карый. Ә Кәримә, чакырганны да көтмичә, ике бүлмәгә кереп чыкты. Диварлар буена тезелгән китап шкафларына да ачарга үрелеп алды. Аны хуҗабикә шунда ук ачуланып та өлгерде:
— Бер генә дә охшамаган бу кәҗә бәтиенен егетләр белән йөргәне булмаганга!.. Тимә!.. Китапларга, әйберләргә кагылмаска!.. Бу бала кайсыгызныкы? Ишетсен колагы, берәр әйберем югалса, хәзер милиция чакыртам! Утыртып куялар читлеккә, таш капчыктан чыкмаслык итәрләр! Профессор мирасы! Кирәкле китаплар булса, сорарсыз, үзем алып бирермен!
Анын бу «речен» тынлаганда Гарифулла абзый мен кат тирләп чыкты. Габдулла агай, тәкъдим ителмәсә дә, тәки урындык җаен табып, шунда утырды. Үзе һаман да бертөрле сөйләде:
— Юк-юк! Нинди хәл ди ул? Укытучы балалары алар. Тәрбияле балалар. Бер генә начарлыклары тимәс. Укырга да керсәләр...
— Укырга кергәнче генә! Сынау шарты белән! Бер айга кертәм әүвәле! Аннары фатирны үзегез табарсыз!
Хуҗабикәнен исеме Хәнифә Галиевна икән. Әтисенен исемен өстәмичә генә Габдулла агай ана эндәшеп караган иде, ханым ишетмәде. «Хәнифә Галиевна» дигәч, шунда ук әйтте:
— Монда кызларга «абый» да, «апа» да юк! Казан бу! Интеллигент шәһәр! Караватка утырмаска! Анын өчен урындык бар. Сала гадәтләрегезне ташларсыз. Авылда гына ул сәкегә утырып ашыйлар, сәкегә ятып йоклыйлар. Карават ул сәке түгел. Профессор кабинетына кермәскә! Берсе караватта, берсе хәзергә диванда йокларлар. Өченче кызыбыз, әнә, идәндә йоклармын дигән иде. Рөхсәт итмәдем. Әллә сон икесе бер караватта йокларлармы? Сыялар, сыялар! Аерым караватлар әлегә буш түгел монда!
Ризалаштылар. Аталар әлеге шартларга бик шат иделәр. Кызлары да каршы килә белмәде. Биштәрләрен бушаткач, аннан бәрәнге, тозлы ит, суган һәм олы түгәрәк икмәкләр дә чыккач, хуҗабикә шунда ук аларны җыеп алды һәм кая куярга урын
тапты.
— Икмәк кимереп йөреп өйне чүпләрләр. Ит тә исләнә торган әйбер, күз-колак була белмәсләр! — Шунда ук сорап та өлгерде: — Каклаган каз, май ише юк идемени?
Аталар мондый ризыкнын китерелмәвен әйттеләр. Кызлары исә, ул төр ашамлыклар да буламыни дигәндәй, үзара карашып алдылар. Хәнифә Галиевна бу сала мөгаллимнәренен хәленә тиз керде:
— Бичаракайларым! — диде. — Авылда яшәп тә инде...
— Алып килермен, укырга гына керсеннәр! — диде Габдулла агай, ике кулы белән тезләренә таянып утырган килеш, анысыннан гына калмабыз.
— Кара әле, бүген Якуп Агишны күрәсем бар иде. Ана укырга керәбез дисез түгелме?
Хәнифә Галиевнанын сүзләре әүвәле анлашылып җитмәде. Аннары гына:
— Татар бүлегендә укыта ул. Имтиханнарны да ул ала, — дигәненнән сон, хуҗабикәнен бик тә яхшы һәм ышанычлы кеше икәнлеге тәмам анлашылып җитте. Көтелмәгән җирдән килергә мөмкин булган мондый ярдәм күктән бәхет боткасы явачагын вәгъдә итте. Акыллы аталар бу хөрмәткә мен куллап риза булырга тиеш иделәр.
VII
Әтиләре китеп баргач, кызлар, ин әүвәлдә, икесе тин бик тә куаныштылар. Алар үзләрен тәрәзә ачылудан һавага очып чыккан күбәләкләр кебек хис итеп, гүяки кин болыннарга, чәчәкле аланнарга таба очтылар. Әмма бу «кин болыннар һәм чәчәкле аланнар» серле, әлегә бөтенләй дә билгесез бәхет шәһәре иде.
— Болай булса, мин университетка керәчәкмен! Әткәй әйтте, кермәсән, керә алмасан, диде, авылга кире алып кайтып китәм, башлангыч сыйныф балаларын укытырсын, диде. Минем кире кайтасым килми. Мина монда бик тә ошый! — дип, озак, күнелләрне шатлык һәм өмет белән тулырлык итеп сөйләде Кәримә. Шушылай булуы аркасында Сабирасы да ачылып китте һәм ул:
— Икебез дә укырга керә алсак, ничек яхшы булыр иде! — диде дә, шунда ук үзен кулга алырга тырышып: — Син укып өлгермәгән китаплар калдымы әле? — дип сорады. Анын йөзе агарган, көче киткән сыман тоелды.
— Безнен татар әдәбиятында Мирсәй Әмирнен «Агыйдел»еннән дә гүзәлрәк әсәр юк! — диде Кәримә, бүлмәдә дивар биеклек көзге каршында итәк болгаудан да рәхәтрәк эш таба алмыйча. — Безнен мәктәптә дә шундый көзге бар, коридорда тора. «Кулак Сәйфетдин көзгесе» дип йөртәләр!
Сабира көзгедән үзен карарга җөрьәт итмәде. Билгеле инде, Кәримә кебек чибәр кыз янында ана сурәтенен күпкә кайтыш икәнлеген тоюы бик авыр.
— Кызларым, мин базарга барып кайтам. Бүлмәгездә генә утырыгыз, югыйсә фатирдан куып чыгарам! Ишетсен колагыгыз! Берәр сәгатьтән кайтам! — дип, Хәнифә Галиевна бөтен йортка ишетелерлек итеп хәбәр салды. Анын тавышыннан куркып, тәрәзә төбенә очып килеп кунган, нәрсәләрдер чүпләп чыркылдаучы чыпчыклар пырхылдап очып киттеләр. Ян дивар буйлап сузылган беренче катнын подъезд-болдыр төбе түбәсенен кызгылт-көрән калайларына басып-басып, мыштым гына килеп маташкан буй-буй кызгылт-сары мәче, койрыгын күтәреп, олы, юан гәүдәсенә көч биреп, мияулап җиргә сикерде. Боларга игътибар итәргә өлгергән Кәримә шунда ук ишек төбенә затлы киемле Хәнифә Галиевнанын чыгып басуын, җиргә көнбагыш сибеп җибәрүен, анда күгәрчен-чыпчыкларнын җыелышып маташуын, теге мәчегә исә колбаса кисәге эләгүен карап калды. Ул да түгел, тиз генә фатирны айкап, кулына ике конфет тотып кереп тә өлгерде.
— Юк, кирәкми! — диде Сабира, китап алып утырган җирендә итәгенә төшкән кәгазьле конфетны алырга шикләнеп. — Син нәрсә? Апа кайтып керсә? Анын бу конфетлары санап куелгандыр әле!
— Саналмаган! — диде Кәримә, караватка чумып. — Минем әти алып килгән
конфетлар алар. Биштәремнән бушатырга өлгермәгән!
Кәримә белән Сабира бер-берсен танымаучы чебиләр кебек сәер тойгыда калды. Ярый әле өченче кызлары күренми. Әмма аны күрәселәре, анын белән танышасылары бик килә иде инде.
Кайсыдыр бүлмәдә кемнендер йөргәне, нәрсәнедер төшереп ватканы ишетелде. Ике кыз да беразга аптырап калдылар, аннары, ашкынып, бу хәлнен шаһиты булырга дип йөгереп чыктылар. Ачык форточкага сузылып- сузылып кызгылт-сары мәче менеп бара, авызында пешкән олы гына ит кисәге иде. Мондый хәл галәмәт таныш тамашалардан булып, авылда да күренгәли торган иде. Кәримә:
— Прес-с-с! — диде, аяк типте: — Карак мачы!
— Ми-яу! — дип, усал итеп җавап бирде бу мәхлук, авызыннан ит кисәген ычкындырырга теләми, тик ташлап калдырмыйча да мөмкин түгеллеген белә, шуна ачуы килә иде.
Идәндә ватык тәлинкә кисәкләре.
— Хуҗабикәбез үтерә, кызлар! — дип, курку катыш чинау ишетелде. Сабира күрше бүлмәдә генә икән...
Мәче, тагын да бер усал итеп мияулап, форточкадан сикереп чыгып качарга өлгерде. Сабира шунда ук ватык тәлинкәне җыярга кереште. Кәримәнең ана булышырга исәбендә дә юк иде. Бүлмәсенә чыкты да китте. Шунда кемдер кайтып керде. Бу яшь кыз иде. Анын көләч йөзе шунда ук Кәримәнең күңеленә хуш килде. Һәм ул, үзен хуҗаларча тотып:
— Син дә университетка укырга керәсеңме? — дип сорады.
Яшь кызның өстендә шәһәрчә юка, кин итеп тектерелгән кыска җиңле, яшел-яшел, вак-вак, төртмә-төртмә чәчәкле, ак җирлекле күлмәк иде. Башындагы кыекча-косынка, очлары белән муенына таба төшереп, җиңелчә генә бәйләнгән, калын көрән чәчләре җилкәләренә кадәр ишелеп тора. Бармаклары — йомшаклар, ап-ак, гүяки бишек баласыныкы диярсең. Боларның барысы янына, йөзенең сипкелле булуы, күзләренең зәңгәрлеге дә килеп кушылгач, ниндидер ятсыну хисе дә тудыра. Әмма кызның көләчлеге, шушы сыйфатларын күмеп китеп, аны күрер күзгә бәхетле итә. Мондый кешегә сагышлы йөз килешә алмый икән бит.
— Сез Хәнифә Галиевнаның кемнәре буласыз? — диде кыз, өстәл янындагы урындыкка килеп утыргач, кулындагы сумкасыннан китап- дәфтәрләрен чыгара биреп.
Аның артыннан бераз соңарып кергән һәм кая утырырга да урын табалмый бүлмә уртасында калган Сабира нәрсә әйтергә белмичә торган кебек иде.
— Кызларымы? — диде сипкелле гүзәлкәй, елмаю катыш аптырашлы йөз белән аларга таба торылып. — Минем исемем Роза була! Сезнекеләр ничек? Танышыйк!
Ул әүвәле Кәримәнең каршысына кулын сузып килде:
— Роза булам!
— Әйе... Аңлашылды! Кәримә исемле мин!
Бераз дорфарак килеп чыкты, билгеле. Танышканда исәнләшергә кирәген белмәүдән иде бу. Әмма Роза соңарып кул кысышуга игътибар итмәде, шунда ук Сабирага таба борылды да:
— Роза булам! — дип, аңа да кулын сузды.
— Сабира! — диде, аның кулын шунда ук кысарга батырчылык иткән Арча «сарбае». — Танышлык булсын!
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Университетка укырга баруның беренче көне Кәримәне шундый бәхетле итте ки, ул үзен хәтта ак канатлы кош итеп сизде. Йөгерә-йөгерә диярлек килде. Аягында кара чүәк иде. Өстендә йон көрән күлмәк. Аңа ак яка һәм ак җиң очлары тегелгән.
Калын бөдрә кара чәчләрен ул тагын матур итеп, олы ясап үрде. Аңа бүген ак бантик килешле иде. Шушы Беренче сентябрьнең иртәнге күркәм алтын кояшлы
Казан шәһәре урамнарында бу чибәр һәм бәхетле баланы күргән кешеләрнең үзләренә дә сәгадәт канатының очы кагылып китми калмагандыр.
Кәримәне университетның ак мәгърур колонналары каршы алды. Һаман да фәннең бөеклеген саклап басып торучы титаннар кебек иде алар. Колачлап карасаң — кочагыңа сыймыйлар, күтәрелеп карасаң — башың артка чайкалып китә. Монда бары тик зур гыйлем ияләре булсын өчен укыту, фән өчен, аны халыкка тарату теләге белән тулган студентлар гына укый. Башка төрле кешеләрне менә шушы мәгърур, биек колонналар уздырып җибәрми дә, үткәрә дә алмыйлар.
— Исәнме, Кәримә!
— Әйе, исәнме, Сабира! Синме дип әнә аннан ук карап киләм. Күлмәгең ничек килешә! Яңасын тектерергә кайчан җитештең?
Ике кыз кочаклашып алдылар. Шунда Сабира:
— Хәнифә Галиевна ничекләр яшәп ята? — дип сорады. — Син аларга урнашкансындыр бит?
— Роза да анда. Ул берәр атнамы яшәрмен дә тулай торакка күчәсе булыр дигән иде. Белмим инде. Син нигә килмәден сон? Тәмам аптырап беттек.
— Кичә кич кенә әтием апаларга китерде дә ашыгып кайтып китте. Бүген Беренче сентябрь булгач, мәктәп директоры шул бәйрәмдә булырга тиеш! Беләсен бит инде...
— Их, менә хәзер мәктәбемә кайтыр идем дә, мин дә бәйрәмдә катнашыр идем. Беләсенме, Сабира, мәктәпне, бигрәк тә Беренче сентябрьне ничек сагындым! Менә хәзер, кулларыма шау чәчәкләр тотып, портфелемне алып, беренче класска дип укырга, йөгерер идем! — Кәримә шунда ут итеп Сабираны тагын да ничә кат кочаклап-кочаклап алды. Икесенен дә күзләренә кайнар күз яшьләре килде. Әмма еламадылар. Университетка эшкә ашыгучы олы- олы галим абый-апалардан да, «Укырга, укырга һәм укырга!» дип дәртләнеп атлаучы яшь, шаян-шук студентлардан да оят иде.
— И юләр сүз сөйлисен, Кәримә, әйеме? — диде Сабира. — Без монда, үзен дә белеп торасын, биш ел укып, шул ук мәктәпләребезгә кайтачакбыз! Ел да Беренче сентябрь, Яна ел, башка төрле бәйрәмнәрне укучыларыбыз белән бергә бәйрәм итәбез! Әйеме!.. Аһ, без нинди бәхетле! Аңлыйсынмы? Беләсенме, Кәримә? Ә син мине елатмакчысын!
Алар инде ишеккә таба киткән иделәр. Бу юлы тагын да сүз белән Кәримә туктатты:
— Ә беләсенме, Сабира, без ун аягыбыз белән атлап керергә тиешбез, барысы да ун булсын өчен, «бишле»гә генә уку өчен!
Кәримә чынлап та ун аяктан атлап, университет ишегеннән эчкә таба узды. Ә Сабира, гомергә булмаганны, анардан көлә-көлә әйтте:
— Юкны сөйләмә, Кәримә! Әбиен әкиятләрен авылында калдырырга иде! Ышанмыйм мин андый ырым-шырымнарга! Чын комсомолка мин! Менә, юри сул аяктан атлап кердем әле!
Кәримәнен ана исе китте. Университет фойесында тукталып калып, иптәш кызына усал йөз чыгарып карап торды.
— Алай ярамый бит! Бар! Йөгер! Янадан кер!
Сабира ишетергә дә теләмәде.
— Син нәрсә, Кәримә?! — диде, ана каршы үзенен сүзләре белән ук кебек кадалып. — Алай ярыймы инде? Куркытма мине! Болай да җаным калтырап тора!
— Шул кирәк сина!
«Расписание» язулы такта янында студентлар болыт булып җыелган иделәр. Сабира ике куллап диярлек Кәримәгә чытырдатып ябышкан, сул ягыннан аны култыклап алган. Аларнын үз-үзләрен тотышлары каен белән юкәнен бергә, аз гына җилдән дә шәбердәп калтырап, яр читендә басып торуларын хәтерләтә иде.
II
Университет галимнәре арасында башларына төсле түбәтәй кигән яһүдиләр дә, кара бәрхет кәләпүшле бер татар да бар иде. Кәримәнен күнеленә бигрәк тә «Мостафа мөгаллим» дип йөртелүче лекторнын дәресләре хуш килде. Бу абыйнын озак еллар хәрби юстиция өлкәсендә эшләве, Мәскәүдә төрек-фарсы телләре белгечлеге буенча белем алганлыгы, инде дә, яшенә карамастан, аспирантура тәмамлап килүе, борынгы татар теле өлкәсендә зур гына һәм гаять әһәмиятле саналган фәнни хезмәт язуы хакында студентлар арасында сүз тиз йөреде. Җитмәсә мулла малае да икән бит! Әлегә университетнын үз кешесе түгел, башка бер фәнни-тикшеренү институтыннан вакытлыча кергәләп укытып йөри, ди. Аны өнәмәүчеләр дә, яратучылары кебек үк
— шактый икән. Шулай да буламы? Мостафа мөгаллимнең эрудициясе, фәннәрнен төрле өлкәләреннән кин мәгълүматлы булуы, уен-көлке дә сөйләшергә яратуы, бигрәк тә студент халкына хәерхаклы караш күрсәтүе Кәримәнең күнеленә хуш килде. Җитмәсә ул абый, татар бүлегенә укырга килүче һәркем кебек, хәзергәчә шигырьләр яза, җырлар чыгара, аларда үзенен бай хыялый күнелен сурәтләп бирүчеләрдән икән. Сугышнын әчесен-төчесен күргән, вакыт-вакыт бәйрәмчә медаль һәм орденнарын ялтыратып йөрергә яратучы яшь галимнәр студентларга үзгәрәк тоелдылар, ә аспирант халкынын исә күнелләргә бераз куркыту салучан икәнлекләре анлашыла барды.
Укуларынын өченче ае иде инде. Тиздән килеп җитәчәк имтиханнар сессиясе, анын нинди булачагы әлегә томан кебек төсмерләнгәнгә күрә, беренче курсларны өркетеп тотты. Шунысы яхшы булды: Кәримәне Хәнифә Галиевна фатирда калдырды. Розага, медицина институтынын беренче курс студенткасына, тулай торактан бернинди авырлыксыз, җинел генә хәл итеп, бер койка биргәннәр. Сабира да тулай торакка күчәргә тырышып караган иде, әмма университет профкомында:
— Кышкы сессия йомгаклары билгеле булсын, карарбыз, хәл итәрбез,
— дигәннәр.
Әүвәле ул туганнарында яшәп карады, аннары, икенче айга киткәч, әтисе килеп, Хәнифә Галиевнадан үтенде. Кире борып чыгарырлык сәбәп юк иде. Каклаган казнын да күчтәнәчкә китерелүе яхшы булды, Сабира аларда шул көннән башлап кабат торып калды. Хуҗабикәнен заводта эшли торган зур дәрәҗәдәге инженер улы өйләнергә тиеш икән. Шул вакыткача монда яшәп тору мөмкин иде. Хәер, бу Кәримәгә дә кагыла. Әмма кыз мона һаман да борчыла белмәде. Үзенен фатир эзләп табачагына да ышанычы бар иде. Шул юлга кермичә, аны иртәгәгә калдыра биреп, оныта ук башлады. Ә теге инженер абыйларын ни барысы иртән киткәнендә, кич, кайтып, бүлмәсенә кереп югалганында гына күреп калганнары сәбәпле, аны белеп-танып та бетермиләр, җитмәсә анардан бераз шөлләбрәк тә тора иделәр. Ыспай кыяфәтле, тыныч холыклы, кулына һаман да гәҗит тоткан, әнисе әйтмешли «Газизчик», нинди дә булса кыз белән өйләнәм дип йөридер сыман түгел. Сонга калып кайтканнарында да ул әле партком җыелышларында, әле местком утырышларында, әле башкасында озаклап калган булып чыга, шулар хакында әнисенә бәйнә-бәйнә сөйләп бирә торган иде. Кәримә ул «Газизчик» абыйсынын олысыман борынын да, әнисенеке кебек үк кара тут йөзен дә, кара бөдрәрәк чәчен дә, озынчарак кебек тоелган буен да, кызлар бүлмәсенә таба борылып та карамаган күзләрен дә, тыныч тавышын да — берсен дә сөймидер сыман. Әмма алар Сабирага ошый. Бәлки шунын өчен ул, кыз бала булуы сәбәпле оялып, Хәнифә Галиевнадан фатирга кертүләрен сорап килә алмагандыр? Булыр да! Ә бәлки алай да түгелдер әле! Әнә бит сонгы көннәрдә нинди эшләр булды әле монда!
Аспирантураны былтыр гына бетергән, яшь, өметле галим саналучы Нуруллов дип йөртелә торган укытучылары әүвәле Кәримәнен артыннан килеп тә, ишек башын гына тотып калганыннан сон, менә бер атна диярлек Сабира белән Кабан күле буенда, кеше күзе алдында гына йөргәли башладылар. Бик дуслашып киттеләр! Кәримә аларнын үзара яхшы мөнәсәбәтләрен хуплый, әмма:
— Нуруллов һаман да сине генә сораша, нәрсә әйтим? — дип Сабира аптыраткач:
— Гел дә укып кына утыруымны сөйлә, — дип, ике дә уйламыйча җавап биргән
иде дә, хәзер тагын куркыбрак калды: «Нигә кызыксына әле анын белән? Сабираны, ул вакытта, үчекләп, ышандырырга тырышып, алдап йөртә бит!» — дигән шиккә төште. Әүвәледә ошыйдыр сыман тоелган кешесе шунын белән күңеленә ямьсез адәмдәй хис калдыра башлады. Ә аңа Кәримәнең «зачет» бирәсе бар. Алга таба имтиханы да килеп җитәр. Хәер, үз күңеленә хуш килгән студенткаларга билгене саран итеп куймый, диләр, анысы. Тик менә ничә озата килеп тә кызның кереп качуын яратып бетерерме соң ул? Андый гыйлем ияләренә беткәнме югары курс студенткалары? Барысы да кияүле булырга өлгермәгәннәрдер әле!
Сабира әйтә, өйләнсәм, фатир мәсьәләсе дә җиңелрәк хәл ителәчәк дип сөйли, ди. Нигә моңа кадәрле хәл ителмәгән икән ул? Наман укыдым да укыдым, безнең иге-чиге булмаган әдәбиятыбыз һәм тарихыбызның бөтенләй дә өйрәнелмәгәнен, бәяләнмәгәнен Кабан күле буенда да кат- кат аңлата, имеш. Егет кешенең башында андый уйлар гына булырга тиеш микәнни? Кая ул романнарда язылган серле мәхәббәт вакыйгалары? Аларны укыгандыр бит! Әллә чоры, заманасы башкамы? Газизчик кебек ял көннәре генә бер-ике сәгать яки кинога, яки ял паркына барып кайтулар белән төкәнә торган булса, егет һәм кыз арасындагы мәхәббәт дигәннәре нәрсә була инде ул?
Юк, Кәримә андыйлардан булмаячак, ул җаны-тәне белән яратачак, чын мәгънәсендә гашыйк булачак. Башкача мөмкин дә түгел. Тормышмыни ул, ошаган кешем белән яшим дип, яратусыз гомер сөрүләр? Чын мәгънәсендә гашыйк булып кына гаиләне дә, тормышны да дөрес итеп корырга мөмкин. Башкача ярамый! Була алмый! Аның сайлаганы да үзе кебек яшь, үзе кебек акыллы, үзе кебек тәрбияле егет булыр, күреп торырсыз әле! Ул, беренчедән, яше белән үзеннән өлкәнрәк егеткә карамаячак, ә икенчедән, сары чәчле, зәңгәр күзле егетләргә аның исе дә китми, күңеле дә тартмый, сөйгәне кара чәчле, кара күзле, ут янып торучылардан булыр! Өченчедән, монысы тагын да әһәмиятлерәк, егет кеше шигырь язмасын, сөяк күңелле инженер да булмасын! Сыйфатлары шулардан-шулардан торыр, холкы да, җаны да, хисләре дә... Йа Ходай, бу кадәр дә әллә кемне яратыр микәнни? Кәримәнең үзе теләгән, җаны хуш килердәй кешесе кайларда йөри икән? Әллә соң авылында калганмы — карга куып, иген кыры сөреп? Их, очарга итәсең күңел, әмма кагынудан артыкка көчең дә җитми, мөмкинлегең дә юк. Шул сары чәчле, зәңгәр күзле, озын борынлы какча Нурулловның нәфес тилгәненә җим булырсыңмы? Ничек котылырсың аңардан? Имтиханнар, зачетлар бар бит әле! Юк-юк, алай гадел түгел! Куркытмасыннар! Кәримә нык торыр, бирешмәс. Тырышып укыр. Белгән, һәр сорауга җавап бирә алган студентына укытучысы начар билге куя алмас. Юкса, гаделлек бетәр, дөнья җимерелеп төшәр!
III
Кышкы имтихан сессиясе үз җае белән килеп тә җитте. Баштарак ял көннәрендә, бигрәк тә Сабираның авылга кайтып киткән чакларында ялгыз калгаларга туры килгән Кәримәнең үзенә генә бик авыр һәм моңсу була торган иде. Мондый хәлләр кабатлана торгач, бераз күнегелеп, кыз шуны ачыклады: күңеле андый чакларда тәмам арып, сагышланудан туктый да белә икән бит! Монысы инде яңалык иде. Ул хәтта җырлап та алгалый башлады. Моңы юктыр инде анысы, әмма беркөнне шулай мавыгылып кителгән, үзе табак-савытларны юып, идәннәрне ышкырга керешкән иде, ниндидер шәүлә барлыгын тоемлап, кинәт борылып караса — Газизчик абыйсы басып тора. Шунда ук, кыз баланы өркетүен сизепме, әллә үзен яшерен тыңлагандай тоеп, гаеплегә санапмы:
— Мин әле радиодан яхшы концерт бирүләренә ышанып кайтып киләм! Гафу итегез... Кыңгырау төймәсенә басарга кирәк булган! — диде дә, башын түбән иеп, үз бүлмәсенә кереп китте.
Кәримәгә бу вакыйга авырлык китерде: ышкып юган идәннән күнеле кайтты. Шабыр-шобыр гына чылаткалап чыкты да бүлмәсенә бикләнде. Эш дәрте бетү кебек авырлык адәм баласын бөтенләй хәлсез калдыра шул ул. Кыз да, китабын тотып
утырган җиреннән онытылып, тәмам арыган кыяфәттә йокыга киткән. Шунда, хуҗабикә кайтып:
— Кызым, чәй куй әле! — дип тавыш салмаган булса, кичкә кадәр мәлҗерәп онытыласы булган. Ә аның укыйсы-укыйсы-укыйсы бар!
Ялгызы калган вакытларда ул шушы көннән башлап әле көндезге якта кинога барып кайтуны, дәресләрен иртәннән үк карап куюны үзенә гадәт итеп алды. Әгәр дә тыштан җыйнак, эчтән оешкан булсаң, бик күп эшләреңне җиңел кулдан башкарып куясың икән аны! Көне дә сизелми үтеп китә, әле җитмичә дә кала. Монысы инде сагышта онытылуга бер дә юл куймый!
Сабира элегрәк атна саен, ял көне җитә генә башласын, алдан ук атлыгып, шимбә лекцияләре бетүгә, дәресләреннән вокзалга йөгереп кенә төшеп, поездда Арча якларына китеп бара торган иде. Ул вакытларда көннәре дә озынрак, яфракларның сарылыгы да кояш яктысында нурланып торалар иде. Әмма агачлар да шәрәләнеп калды. Төннәр дә озынайгач, инде карлы-буранлы кыш та килеп җиткәч, бу гадәтен ташларга булды бичаракай. Шулай да, ничек кенә булмасын, туган авылына ике атнага бер кайтып килергә тырыша торды.
Көннәр үз җае белән үтә барып, Кәримәнең укулардан гайре бернинди дә хафасы юк иде. Шушы кап-кара бөдрә чәчле, алсуланыбрак торган тут йөзле, кара күзле, буй-сынга гаҗәеп дәрәҗәдә күркәм һәм сылу татар кызына һичбер егет тә гүяки кызыкмады. Һәрхәлдә бу сүзебез берникадәр хаталы исә дә, Кәримә үзен шул рәвештәрәк сизде. Хәер, ул сүзебез дә дөрес түгел. Тик шунысы бар: кызның яшьлеге чая егетләрне куркыта, өлкәннәрдә соклану тудыра, яшьтәшләрендә кыюсызлыкка сәбәп була торды. Дөнья йөзендә ул алар өчен бар, әлбәттә, әмма юк та әлегә. Төлке дә әйткән ди бит, йөзем җимешенә буе җитмәгәч, әлегә пешмәгән, диеп. Хәлләрнең эчтәлеге шушыннан гыйбарәт. Билгеле, Кәримә ул хакта алай уйламады. Ниндидер җитешсезлеге барлыгы хакында күңеле зәгыйфанә хафага төшеп, шулар аның уй-хыялларын яшьлеккә кереп адашуында тыеп тора иделәр. Ә Нурулловтан гайре егетләр аның янына килеп сүз катарга ояла тордылар. Кыз, бичаракаем, бу хакта күңеленә дә кертеп карамады. Хәер, фикерләгән булса да, дөньяда беренче гүзәлләрдән икәнлеген аңласа, хәтере дә буталырга мөмкин иде бит. Менә кайчан кешегә рух камилияте үз серлелеге белән ярдәм итә, аны тыелгысыз көчкә ия яшьлек бураннарыннан саклап кала! Җирдә адәм баласының яратылышы шулай камил ки, әгәр дә аны кеше-зат үз теләге белән бозмаса һәм мин нигә әле болай, башкача булыйм дигән сафсата белән нәфсе һәм котырынкы хисләр утына илтеп ташламаса, бозылудан харабатка да төшмәс иде! Хата бит ул бәндәнең үзендә, язмышында түгел! Дөрес, тозланып-борычланып та калып булмый. Яшәргә кирәк, яшәргә!
Яшь-җилкенчәкнең батырлыгы юклыгын Кәримә бер генә дә күңеленә кертеп карамады. Аның үз-үзенә буе-сыны, чәчләре-күзләре ямьсездер кебек тоелган минутлар аз булмады. Мондый вакытларында, ул тагын да моңсу булып кала. Кешеләрдән, бигрәкләр дә яшьләрдән шикләнүе, аларга куркыбрак күз салулары аның менә шул чакларында башланды. Йөрәгенә туң утыра барып, аны эретерлек һичкем табылмас төсле иде. Егет-җилән, яшь-җилкенчәк вакыты-вакыты белән Кәримәне үз итәргә атлыгып карасалар да, шул туң йөрәгеннән өшенеп, тизрәк күздән югалу ягын карадылар. Ә хуҗабикә Хәнифә Галиевна мондый хәлләргә шат булуын бер дә яшермәде. Ни дисәк тә, кыз баланын үз-үзен тәүфыйклы тотуы бик күңелле күренеш инде ул. Моңа сөенеп бетү мөмкин түгел. Хәнифә Галиевнаның ике сүзендә бер:
— Сабираның болай булуын көтмәгән идем. Тын күлдә шайтаннар йоклый икән бит, хәзер уянырга гына торалар! — дигәннәре кызларның, хәтта Сабираның үзенең дә, котын ала торды.
Ул хаклы сыман иде. Сабираның Нуруллов белән кулга-кул йөри башлауларын Хәнифә Галиевна беренчеләрдән булып диярлек белде. Шушы хәлне бер дә өнәмәде. Әгәр дә кыз баланы сак астына алмасаң, хәзер даны ил буйлап җәеләчәген хатын-кыз заты бик тиз сизүчән инде, анысы. Хәнифә Галиевнаның сүз төртмәләре Кәримәнең
дә колагына туктаусыз ишетелгәләп, күңелен сагайта иделәр. Сабираның хисләренә хуҗабикәнең кайнарлык һәм курку белән каршы чыга торулары кызларын шактый борчылырга мәҗбүр дә итте. Нәрсә, егетләр белән танышу, алар белән дуслашып йөрү начар гамәлмени соң ул? Кызларын әтиләре Казан шәһәрендә тозлап-борычлап калдырмадылар бит! Кәримә дә үзенә тиң егетне табар иде дә, әмма хисләренә хуш килерлек егетләр бердәнбер аңа гына карамыйлар, барысының да үз кызлары бар!
Шигырьләр яза башлавын Кәримә мәхәббәт вакыйгалары белән бәйли иде әлбәттә. Яшь йөрәгендәге хисләрне кузгатып җибәрер өчен бер очкын гына кирәк булган, ярый әле ул нәфрәттән барлыкка килмәгән. Аның гашыйк булган кешесе дә чит-ят түгел, бәлки Сарман мәктәбендәге укытучы абыйсы иде. Юк, алар туганнар да, якыннар да түгел. Укытучыны абый яки апа дип тану, мөгаллимнәргә шушы рәвешле эндәшү татарда электән килгән гадәт, аларга карата зурлау, аларны якын күрү билгесе генә, югыйсә.
Ул аларны тарихтан укытты. Кәримәнең хисләрен белми дә калды, сизмәде дә. Кыз аның өйләнүе хакында ишеткәч, авыллары Түбән Ләшәүгә кайтып китеп, мунчага бикләнеп елады, аннары бер атна буена авырды. Ул вакытта Кәримә җиденче сыйныфта укый иде. Хисләреннән әти-әнисе дә хәбәрсез калдылар. Язган шигырьләре дә «яратам», «сөям» сүзләре белән чуарланган булып, ахырда, кайгы көннәрендә, учак ялкынына төрелеп яндылар. Шушы авыруыннан соң Кәримә кайбер чакларда сагышлы, ә вакыты-вакыты белән күбәләк кебек хәсрәтсез кызга әверелеп калды. Аның күңелендә шигырь үз урынын тапкан, алга таба кем булачагын сиздереп өлгергән иде инде. Шагыйрә! Башкача һичкем түгел! Ул инде хәзер үзен аңлап та бетерә алмый, хәтта ургыган хисләрен күп вакытларда тыярга көчсез халәткә керде. Яки тар, салкын сагышка, яисә киң бәйрәмчәлеккә бирелүләренең ахыры һаман да күңелсез бетә торган булдылар. Күпме табак-савыт ватылды, ничәләрнең күңелләре яраланды. Болар — Кәримәнең таныш-белешенә, якыннарына китергән бәлаләреннән иделәр. Ярый әле андый аерата авыр еллары үтеп китте. Җаны кайнарлануы да, утны су белән сүндергән кебек, шигырь язулары ярдәмендә басыла килде. Университетка укырга керүгә, кызның хәле тагын үзгәрде. Очып кына йөргән җиреннән, китапларга-конспектларга күмелеп, тын да алырга куркып, төрле фәннәргә чумды. Аңа шушы рәвешле онытылып, чиксез-төпсез гыйлем диңгезенә төшеп югалудан да рәхәтрәге юк иде.
Сабираның Нуруллов белән йөреп китүләре ничек көтелмәгәндә булса, дуслыклары бозылу шулай ук уйламаганда килеп чыкты. Кәримә моны әүвәле сизми йөрде, аннары, кызыксынуын яшерә алмый сорагач:
— Холыкларыбыз килешмәде! — дигән җавапны ишетте.
Нәрсә-нәрсә, әмма Сабира белән холыкта килешә алмау мөмкин хәл түгел иде. Ул хәтта Кәримәне дә үз кысаларына куып кертә алды. Кем белән дуслашасын, анын холык-табигатен дә үзенә йоктыра барасын икән шул. Баштарак Кәримә, аны үпкәләтмәс өчен, үзенен күбәләктәй очынуларын ничек тә тыярга тырыша иде. Ана бу рәвешле үзен ким куюлары асылда өстенә тау ишелгәндәй авыр тоелса да, бара-бара, яши-яши, күнде тагын. Кыз баланын бәхете сабырлыгында, имеш. Дөрес, бу сабырлык Кәримәнен табигатенә килешеп тә бетмәде. Шулай да ана бу юлы да шигырь язулары файда итте, дәфтәрендә күнеленен ташып чыккан мизгелләре җыр юллары булып тезелделәр. Ул аларнын арасыннан унышлы дигәннәрен сайлап алып, матур язуда ак кәгазьгә күчереп, «Совет әдәбияты» журналына илтеп бирде. Татар әдәбиятынын үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән туктаусыз кызыксынырга тиешле шушы матбугат органы ана игътибар күрсәтергә бурычлы иде. Инде икенче ай шул шигырьләренен басылып чыгуына өмет белән яшәде Кәримә. Язмалары яшьлек хисләре белән тулы иделәр. Аларда ул әлеге дә баягы өйләнгән, гаиләсе белән бәхеткә тулып яшәп ятучы укытучысына үпкәләү, аяусыз рәвештә мәхәббәтен кире кагуы, кабул итмәве, шунын белән җанын рәнҗетүе һәм башка шундый мен төрле авыр уйлар, аһ-зарлар, күз яшьләре, кайнар хисләр, ярым ишетелерлек, ярым хис ителерлек моннар белән тулы йөрәк авазларын бирә алды. Болар укучыны җәлеп итәргә, ә
адресаты, укыган очракта, нинди саф һәм сихри сөю иясе сүзләренә тап булуын анларга тиеш иде. Әмма шигырьләр күренмәде. Кәримә һаман да аларнын матбугатта басылып чыгуын көтте. Ара-тирә булсын, атна саен туры килсен, Язучылар берлегенен «Тукай клубы»на барып, анда шыгрым тулып утырган бөекләрнен тынчу исләрен иснәп, ишек төбендә кысылыр урын табып, соклану катыш гаҗәпсенү тойгыларын күнеленә ияртеп алып кайтты. Теге, «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә шигырь кулъязмаларын алып калган абый кешене дә шунда очратып, анын белән исәнләшкәндәй итте. Кәримәне танырга теләүче юк иде. Абый кеше дә бары тик аптыраулы күз карашы белән шунда ук кызнын куанычлы елмайган авызын сүз әйтә алмаслык итеп томалаган кебек мәгърур рәвешендә үтеп китте. Кәримә шунда үзенен мескен адәм баласы икәнлегенә ачык төшенде. Әмма анын, мона да карамастан, укучысын табасы, татар әдәбиятында үз тавышы барлыгын сиздерәсе килә иде. Хәер, моны теләк һәм нәфсе түгел, бәлки рух халәте анардан таләп итте. Замана шагыйрьләре, ни хикмәт, һаман да узылган чорларнын хисләрен, инде хатирәләрдә генә калган Бөек Ватан сугышындагы батырлыкларны, тыл хезмәтендәге тантаналылык турында йөзенче әсәрләрен укучыларына тәкъдим иттеләр. Аларны бүгенге көн дә, адәм баласына бәлки гомергә бер тапкыр бирелергә мөмкин булган мәхәббәт хисләре дә, яшьләрнен киләчәккә булган өметләре дә кызыксындырмый иделәр. Әдәбиятнын төссезлеге, һәр укыган яна әсәрдән коммунистлар партиясе карарлары һәм мәктәп дәреслекләре исе анкып тору башкаларны ничек биздерсә, Кәримәне дә шулай туйдырып бетергән иделәр. Хәер, яшь шагыйрә үзе дә шул ук агымнарда йөзә, яши, иҗат итә торды. Башкача була да алмый иде, чөнки бүтәнчә дә мөмкин икәнлеген анарга ишарә ярдәмендә генә дә анлатучы табылмады. Бары тик күнел дөньясында шигырь кояшы яктырып китеп, хакыйкатьнен башкача икәнлеген күрсәтеп-күрсәтеп ала торды. Бу сыйфаты белән Кәримә бәхетле дә, талантлы да, һәммәләрдән бер башка өстен дә иде. Әгәр канатлары шушы рәвештә ныгыса, ул күтәрелеп китәчәк һәм гасырларга җитәчәк дан калдырачак әле! Башкача була да алмый!
Һәм менә Яна ел бәйрәме җитәсе көннәрнен берендә Казан зыялылары шаулашып алдылар. «Социалистик Татарстан» газетасында бер карт тәнкыйтьченен әдәби елны йомгаклау хакында уйланулары белән бәйле мәкаләсе басылып чыгып, ул татар әдәбиятынын урыннан кузгала алмыйча таптануы хакында, шул фикерләренә ияртеп, әдәбиятка талантлы яшьләрнен килмәве турында да хафалы җөмләләр бастырган иде. Шулар сүз кузгалуга җитә калдылар. Кәримә үзен талантлы яшь шагыйрә сыйфатында тоеп, бу фикерләрнен турыдан-туры үзенә кагылышлары бар дип хис итте. Әмма ул хакта уй башкаларнын күнелендә туарга да өлгерми калды. Дөресрәге, алар әлегә Кәримә хакында белми иделәр, шуна күрә дә аны исәпкә ала белмәделәр. Әдәбиятта яшь талантларнын юклыгы — аларнын барлыгын күрергә теләмәүдән дә һәм күрергә сәләтсез кешеләрнен редакцияләрдә төпләнеп утыруларыннан да килә, билгеле. Ә моны Кәримә төшенә алмады. Укуына, комачаулык итмәсен дип, шигырьләр язмаска иде анын исәбе, әмма бу эше теләгәненчә барып чыкмады. Чишмәнен суы куәтле икән, бер җирдә аны томалауга карап, икенче урыннан бәреп чыкмас, димә. Кәримә белән дә нәкъ шулай булды. Күнелендә шигърият тагын да көч алып кайный башлаганын ул инде сизми дә калачак иде. Кайбер көннәрдә ул, лекцияләрендә онытылып китеп, дәфтәренә ашыгып-ашыгып шигырь юллары тезә торды. Күнелсез алып барылган дәресләрдә бигрәк тә шушы хәлләр кабатланды, хәтере шушы шөгыле белән ямь тапты. Гомере буена шигырь язмыйча гына яшәп булачагын ул белми һәм шигырьсез гомер уздыру мөмкин хәл дип тә күзалламый иде инде. Әгәр дә кеше үз табигате белән көрәшә икән, анын күнеле барыбер үзенекен итеп, бер-бер хәл китереп чыгара, билгеле. Асылыннан качу юлы юк. Бәлки шул асылын синен чын бәхетендер?
IV
Кышкы имтиханнарны бик яхшы билгеләргә тапшырган Кәримә каникулга туган
якларына, төп йортка кайтырга әзерләнеп бетергәндә, Сабира инде юлланган иде. Ана рәхәт, иле якында гына. Ә Кәримәгә ничә җилдән сугарыласы бар. Әүвәле «Казан—Уфа» поезды белән кайтачак, аннары — Әлмәткә, маршрут автобусында, Әлмәттән — Түбән Ләшәү авылына, юл чатына кадәр утыз чакрым араны ничек тә берәр юлаучы машинада узар әле. Чатта төшеп калып, аннары җәяүләп атлар. Ике көн кайтылыр да кайтылыр инде. Артыкка ук китмәсә ярый да бит. Әмма нишләсен, бу — Кәримәнен юлы. Әти-әнисе быел да шул авылда мәктәптә укытуда калдырылганнар. Элекләрне аларны биш ел саен бер авылдан икенчесенә күчергәли торалар иде. Сталин заманы үтү белән бу тәртип тә исәптән төшеп калды, ахрысы. Дөрес, укытучылар үзләре «күчмә тормыш»та яшәргә өйрәнеп җиткәнлекләре сәбәпле, әле хәзер дә хуҗалыкларын булдырырга, бер тукталган урында йорт-җир ясатып, шуны ныгытып корырга тиешле икәнлекләрен төшенеп җитмиләр. Хәбәрләргә караганда, хаксыз рәвештә «халык дошманы» дип сөрелгән, төрмәләргә ябылган кешеләрнен үз илләренә кире кайта-кайтарыла башлаулары да көтелә икән. Әмма монысы ук әлегә бөтенләй анлашылмады. Ничек инде ул алар, халык дошманнары булган кешеләр, ялгыш хөкем ителгәннәр? Совет суды кебек гадел, социалистик җәмгыять кебек дөрес тормыш Җир йөзендә булырга мөмкинме?
Кәримә бу мәсьәләдә күпләр белән килешә алмый, Сталиннын, үлеменнән сон, хурлап әйтелгән, анда-монда ишетелгән сүзләрне дә кабул итми. Павлик Морозовны әтисе, кулак, үз әмере белән үтерткәнме? Үтерткән! Сыйнфый көрәш булганмы? Булган! Сугышта сатлыклар бар иделәрме? Бар иделәр! Әнә Муса Җәлилнен дә фашистларга хезмәт иткәнлеген әйтә иделәр. Әмма башкача сөйли башладылар. Тормыш бер генә катлы түгел икән бит! Дөресе башкача булган, Муса Җәлил фашист төрмәсендә дә Гитлерга каршы эшләр оештырган, татар әсир гаскәриләре арасында коммунистик пропаганда алып барган. Менә бит ул ничек! Абау, әле аны тәмам пычраттылар. Хәзер нишләрләр? Дөрес, болар хакында саклык белән, чама белеп, кызыктырып кына сөйлиләр әлегә. Әмма ул сүзләр хакыйкать булып чыкса? Ул вакытта бу дөньяны каралткан шакшы сүзләрдән күнеленне ничек юып бетермәк кирәк?
Совет мәктәбендә тәрбияләнгән Кәримәнен уйлары да, хисләре кебек үк, төрле иде. Шушы халәте һаман да анын белән идарә итте. Каршылыклар кешегә дулкынланулар китерүчән. Хисләр ташкынын бары тик шигырь юллары гына үзләренә сыйдыра һәм сендерә алалар. Сер түгел, мондый иркенәеп китү, күз ачылу вакытларында кемнен дә күнеле җырлый. Кешенен җаны моннан мәгънә ала, тормыштан аны эзли башлый. Ә сүзләрнен барча уйларны һәм шикләнүләрне колачлап бетерер куәте юк. Шуна күрә дә кешегә, анын акылына-анына моннар ярдәмгә килә. Хис һәм уйнын берлеген менә шул мон тәэмин итә. Шигырьләрен язганда Кәримә әллә нәрсәләр хакында уйлап бетерә. Бала чагы узган Сарман якларынын тауларын да, кин кырлардан гына гыйбарәт тарафларын да, исендә өскә ишелеп торгандай куркыныч табигатьле булып сакланган кара урманнарны да, боз кебек салкын чишмә суларынын татын да — барысын-барысын да хатирәләрендә янарта. Йөрәге аша үзенен һәм таныш-белешенен тормышыннан һәр мизгеле диярлек уза. Ул шуларны кәгазьгә төшерә. Тынларга теләсә, Сабирага да укыр иде. Әмма иптәш кызы үзен ни өчендер бик сәер тота. Яратмый ул шигырьләрне, анын күнелен башка төрле уйлар били. Икесе бер фатирда яшәп тә, бер үк уку йортында бергә, бер үк төрле лекцияләрне шул бер үк профессорлардан тынлап та, көннән-көнгә икесе ике төрле кешегә әверелә бардылар. Сабира һаман да үз дөньясына чума торды. Кәримә дә нәкъ шулай иде, югыйсә. Тик берсенеке үз эченә бикләнә бару булса, икенчесенеке үзәккә, бер ноктага җыелу, дикъкатен үз күнеленә таба төбәүдән гыйбарәт. Монын кызлар ни сәбәпле шулай булуын үзләре дә анлап бетерә алмыйлар. Вакыт-вакыт кирәкмәгәнгә үпкәләшәләр, ә аннары, көтелмәгәнчә ачылып та китәләр. Барыбер дә бер-берсен анлавы аларга авырлаша бара. Сабира үзенен Нурулловына да әле якыная, әле ерагая. Кәримә өчен ул кеше бөтенләй беркем дә түгел. Ул аны хәтта укытучым дип тә әйтә алмый. Укыган лекцияләре дә ошамый, үз-үзен тотышы да.
Көтмәгәндә Нуруллов, дәрес уртасында кәефе бозылып китеп, берәрсенә бәйләнеп тә ала. Сабира анын мондый чыгымлауларын «шаярту» дип атый.
— Бүтән профессорлар кебек тозсыз мәзәкләр сөйләп аптыратмый бит, анын ул шаяртулары — үгет-нәсыйхәт дәресе генә! — дип, «җанкисәккәен» күтәреп мактарга тотына. Анламассын, әллә кайчан үпкәләштеләр, менә тагын аралары җайланырга тора, ахрысы?
— Абау, дустым, әллә син аны яратасын инде! — дия-дия үртәп, Кәримә мондый вакытларда рәхәтләнеп көлә, сөенә. Шушы минутларында анын бәхете артып киткәндәй тоела. Иптәш кызы өчен куануымы бу, әллә үртәве аркасында кызык табамы — боларын ук анлап та бетерерлек түгел.
Алар ярыша-ярыша укыдылар, практик-семинар дәресләргә әзерләнделәр, китапханәнен уку залында сонгача утырдылар. Нәрсә өй эше итеп бирелсә, шуны өйрәнеп барырга тырыштылар. Аларга баштарак гыйлем нигезләренен күп яклары анлашылмый да кебек иде. Әмма укый, өйрәнә-өйрәнә, зиһеннәре ныгый барды. Әллә нинди авыр һәм катлаулы булган гыйлемнәр, акрын-акрын «кимерелә» торгач, җинеләя һәм «йомшара» төсле тоелдылар. Әүвәле профессорлар куллана торган сүзләр аларга авыр һәм серле сыман сизелсә, инде гади һәм гадәтигә әверелеп калдылар. Тел — әдәбияттан, әдәбият — тел гыйлеменнән аерымлана, ераклаша, үзара катнашлары булмаган өлкәләр рәвешендәрәк анлашыла. Сабира күпчелек очракларда тел фәннәрен сөючән, Кәримә әдәбиятка мөкиббән. Бу да аларнын зиһеннәре һәм табигатьләре аермалы булу хакында сөйли иде.
Кәримәне шигърияттәге унышсызлыклары эчтән генә изде, эчтән генә яндырды. Ул үзен, беренче шигырен укуга ук, әдәбият халкы күтәреп алыр дип ышанып көткән иде, әмма ана игътибар итәргә теләүче табылмады. Калын дәфтәренә шактый гына шигырьләр теркәде, аларны үзе хәтта еламыйча укый да алмый. Әмма башкаларнын күнеленә түгел, хәтта колагына да барып ирешмәве бик сәер. Бервакыт укып күрсәткәч Сабира да:
— Болар нәрсә инде? Авыл такмакларымы? Сезнен авылда шушындый такмаклар чыгаралармыни? — дип мыскыллап ташлады. Ана каршы Кәримә, еларга җитешеп:
— Бу минем шигырьләрем бит! Нинди такмак булсыннар? «Умырзая чәчәкләре сыман сине көттем күзем чыланып!» Кая монда такмак? — дип, ә аннары аптырап калды, күнеле уттан суга, судан утка төште. Әмма Сабиранын мона исе дә китмәде:
— Мин дә язган идем андый такмакларны: «Килсән иде минем алларыма, көтәм, бәгърем, сине сагынып!» — диде дә, авырлык белән әйтте дә салды.
Ул кичне Кәримә караватка капланып елый-елый йоклады. Анын хәтере шушы кадәр җимерелгәне юк иде әле. Хәтта укытучысына булган һәм беренче мәхәббәт сыман тоелган хисләрен дә каһәрләп чыкты. Төне буе саташты. Авырып та алды. Ана укып йөрүләренен кадере дә, әһәмияте дә югалган кебек тоелды. Ул бит шушы шигырьләре өчен дип университетка укырга керде, хәзер туганнарыннан, әти-әнисеннән, туган якларыннан, анын миләшләреннән, каеннарыннан, тирәкләреннән, чишмәләреннән
— һәммәсеннән-һәммәсеннән аерылып яшәргә мәҗбүр. Ә анын шигырьләре гади авыл такмаклары гына булып чыкты. Ничек болай алданды ул? Йөрәк түрендә йөрткән серләре дә, якты хисләре дә, өметләре, сөенече, бәхете
— барысы-барысы да буш, ялган һәм саташтыручы булып чыктылар. Нишләде ул, нишләде? Инде хәзер гади укытучы гына буласынмы? Ана бит ул эш бөтенләй дә ошамый. Белеп тора, хәтта әтисе, әнисе дә, яшьлектә комсомол кушуы буенча гына, зиһеннәренен яхшылыгы, тәрбияләренен күркәмлеге аркасында гына укытучы булганнар. Гомер буена авылдан-авылга күченеп, бер юньле йорт-җир дә ясата алмыйча, анда балчыктан, монда таяктан эшләнгән салкын, тар, авыр исле хөкүмәт өендә яшәп эшләргә мәҗбүр иделәр. Кәримә дә аларга ияреп йөреп, көннәрен мәктәптә уздырды. Төнгә каршы гына, дәресләрдән, класстан тыш эшләрдән, «Ызба укулары»ннан, ата-аналар белән ан агарту әнгәмәләреннән сон, салкын, мичләре боз булырга өлгергән, шыксыз, җиһазсыз өйгә кайтыр иделәр дә, төтен белән бөтен
бүлмәне тутыра торган, акшарлары коела башлаган котсыз мичне ягып, анын җылынганын көтә-көтә, юрган астында калтыранып йоклап китә торганнар иде. Кая барсалар да шушы хәлләр кабатлана торды. Ул хөкүмәт йортлары юри шулай эшләнелгәннәр кебектер сыман тоелалар ана әле хәзер дә.
Әтисе дә, әнисе дә зарлана белмәделәр. Алар ятим үскән иделәр. Болары да зур бәхет кебек тоела иде аларга. Дөрес, Кәримәләрнен ерак авылда ак әбиләре дә бар иде. Ул анын әнисенен әнисенә апа иде. Әмма аны ул «әбием» дип ышанып үсте. Үз туган әбисе түгеллеген сонрак кына белде.
— Нигә минем үз әбием юк? — дигәч, әнисе, аны юатып:
— Шушы ак әбиен минем әнкәм булды. Туган чагымда ук ятим калганмын. Анын кулында үстем! — дип анлатып бирде. Ни өчен әби- бабайлары юклыгын Кәримә шушы хәбәрдән чыгып төшенде. Аннары ана китаплар да ярдәм итте. Аларда элекләрне тормышнын бик авыр булганлыгы, кешеләрнен озак яши алмаулары хакында язылган иде. Патша хөкүмәтен каһәрләп, совет илен яратып үсүендә бу укыганнарынын әһәмияте чиксез зур иде. Кәримә авылдагы башка әбиләрнен-бабайларнын совет власте аркасында гына шулай озын гомерле булуларын белде. Андый бәхет анын үз әби-бабасына гына тәтеми калган икән бит. Ана әгәр дә «Нади Атласи эше» дигән татар милли зыялыларын кырып бетерү максаты белән оештырылган егерменче еллар ахыры-утызынчы еллар башындагы хәлләрне сөйләсәләр, ул мондый вакыйгаларны әкияткә санар, аларга ышана да алмас иде. Хәзер дә әле Сталиннын гамәлләрен хурлап телгә алучыларны анламый, мондый хәл анын башына сыймый. Ничек инде бөтен ил белән бер кешенен кубызына биегәннәр? Шул адәмнен йөзенә бәреп кем икәнлеген әйтерлек батырлар кая булганнар?
Үзеннән шагыйрә чыкмасын анлаган Кәримәнен ярасына Сабирасы тоз сала белде. Җае килгән саен ул анардан мыскыллы көләргә тырышты. Элек- электән Казанга йөреп, йорт эшләренә ялланып, калача усалланып яшәргә өйрәнгән шушы Тау һәм Арча ягы хатыннарынын кызлары да үз бәһаләрен кыйммәтледән тота белүләреннән Кәримә бөтенләй дә хәбәрсез иде.
V
Университетка укырга, керү һәм анда данлыклы профессорлардан лекцияләр тынлау бәхетенә ирешкәнсен икән, аны юктан гына ташлап китү бөтенләй дә күз алдына китерерлек хәл түгел иде. «Укый алмаган!» — дип күзләрен дә ачтырмаячаклар. Әти-әнисе халык күзенә ничек карар? Аларны һәммә хөрәсән, күтәрелеп карарлык итмичә: «Нәрсә, балагыз укый алмадымыни?» — дип оятлы итеп бетерәчәкләрен күнеленә китереп, Кәримә кабат лекцияләренә йөреп, конспектларын тырышып төзеп, һәр дәрестә белемен яшермичә күрсәтүчегә әверелде. Ул инде хәзер гыйльми диспутларда да актив катнашып, кайвакытта укытучыларын да кыен хәлгә куя башлады.
Кәримә икенче курста укуынын башында бигрәк тә шушы яктан «азынды». Җәйге каникулда әтисе мәктәбендә пионервожатый булып эшләп, вак балаларны ике ай буена үз карамагында йөртеп чыныккан, алар белән алны-ялны белми шөгыльләнгән кыз, матур кичләрдә клубка да чыкмыйча калмый, су буендагы уеннарга да төшми тормый иде. Чаялыгын телләргә алып сөйләрләр, гайбәт ителер дип башына да кертмәде. Яшьләрнен уеннарында кызларны бер үбеп алу өчен корылган хәйләләрнен ж,әтмәсенә дә төшкәли иде ул. Әмма шулай кызык иде. Авыл кызлары, көнләшеп:
— Кәримә бүген Хафизга үптертте... Кәримәне уенда Гатаулла кочаклады... Кәримәне Самат каптырмакчы иде, янагына алды... — дип, әллә нинди ямьсез һәм көтелмәгән сүзләр сөйләделәр. Боларнын ул сүзләре Гариф мөгаллимгә дә килеп иреште. Ул, гайбәттән котырынып кайтып:
— Бүген су буена уенга төшәсен юк! Әнисе, чоланга бикләп куй кызынны! Клубка да жцбәрәсе булма! — дип дау куптарды.
Әйе, анынча булды. Кәримәне чоланга ябып куйдылар. Ә ул аптырап калмады, салам түбәне тишеп чыгып качты. Әти-әнисе, бичаракайларым, бу хәлдән нәрсә
эшләргә дә белмәделәр. Кәримәгә егетләрнен үбүләре, кочарга омтылулары ошый иде. Алар боларны, аулакта качырып түгел, кеше алдында эшләделәр. Авыл кызларынын мыштым-посып, егетләре белән бакча башларында үбешүләреннән ул бик яхшы хәбәрдар иде. Тик монын хакында, авыз әчеттереп сөйләп йөрдеме? Юк! Хәтта әти-әнисенә дә, күнелләрен тынычландыру өчен генә булмасын, һичбер әләкләп әйтмәде. Белсеннәр иде кемнәрнен кем икәнлеген! Әмма, юк, андый түбәнлеккә төшәргә ярамый. Гайбәтче дигән атын чыкса? Шулаен шулай да бит, әмма гайбәтнен авыр канаты анын үзен какты.
Бу вакыйгалар зур оят хисе тудырган иделәр булса кирәк, август башыннан әти-әнисе, сеңлесе һәм Кәримә, бердәм кубарылып, Түбән Ләшәү авылыннан Әлмәткә күченеп киттеләр. Анда ике атналап эшләгән иделәрме-юкмы, — мәктәпләре дә яхшы, фатирлары да иркен иде, — әтиләрен район мәгариф бүлегенә чакыртып алып, киредән шул ук Түбән Ләшәү авылына кайтырга боерык бирделәр. Җыелыр өчен бер көн, китәр өчен икенче көн җиткәнен әйттеләр. Югыйсә әтисенең партбилетын да, дипломын да алачаклар икән.
Кәримә шунда гына тынычланды. Түбән Ләшәүнең чишмә сулары да, һавасы да аны яңадан дәрткә күмә башлады. Пионер лагерендагы эшләрен тапшырганының икенче көнендә үк ярый әле Казанга китеп барырга туры килде аңа. Бу юлы кызын әтисе озатып мәшәкатьләнмәде. Хәер, Кәримә үзен кала кызы итеп хис итә иде инде. Әти-әнисен никадәр җәфаларга салуын ул бары тик аларны сагына башлаган минутларында гына төшенеп, озын-озын итеп хатлар язды, түбәнчелек белән гафулар үтенде, мәңге-бакый бары тик тәүфыйклы гына булырга антлар итте. Җаваплары да озак көттерми килеп җитте. Ата-ана үз баласын аңламыймы, гафу итмиләр димени?
Бу елда да ул тагын Хәнифә Галиевналарга фатирга төште. Гомер булмаганны, бер-берсен шулкадәр сагынышкан иделәр, хәтта базарга да бергә чыктылар, хуҗабикәнең иптәш хатыннарына да кереп, озаклап чәйләп утырдылар. Сүз һаман да:
— Бу кыз бала, Хәнифә Галиевна, сезнең киленегезме әллә? — дигән тәртиптә башланып китте.
— Юк инде! Сез нәрсә? Ул минем үз кызым кебек! — дип, Хәнифә Галиевна белән очраганнарында да, иптәшләрендә дә сүз башлап китүләре ниндидер бер серле өмет һәм дулкынлы хыял челтәренә уралып искән җилнең аһ итүләре сыман иде. Шушы йөрүләрендә Кәримә хәтта данлыклы профессор Якуп Агишның да шигырьләр язуы хакында хәбәрләр ишетте. Әмма бер дә бастырмый икән ул аларны, мыскыл итәрләр, көләрләр дип курка, имеш. Әгәр дә мондый акыллы, олы белемле кешеләр дә шигырьләрен матбугатта чыгара алмыйлар икән, Кәримә кебекләргә бәхет кояшы елмаерга мөмкинме?
Сабира бу елда да беренче ике атнасын туганнарында яшәде. «Бәрәңгесен кимереп бетергәч, үзен дә «ашый» башларлар әле, — диде аның хакында Хәнифә Галиевна, — аннары монда елап килер. Ә мин сиңа иптәшкә башка кызны китерермен. Сабираны фатирга алмам!»
Пәм менә Кәримә дә моның шулай булуын күңеленнән теләп йөри башлады. Әмма фатирда яңа кыз күренмәде. Хәнифә Галиевнаның улы Газизчик һаман да иртә таңнан эшенә китеп, төнлә генә кайта торды. Аның сабырлыгы, уйларының артыгы белән башыннан ашулары бер хәл, ул хәтта хатын-кыз белән дә кызыксынмый иде булса кирәк. Кәримәнең килүен дә, исәнлеген белешеп тупсасыннан атлап керүне дә кирәккә санамады. Хәтта ялгыш кына да алар күзгә-күз очрашмадылар. Ә Кәримә аны да сагынган, аның өчен дә кайгыра иде. Шулай ялгызы яшәр микәнни буйдак булып?
Ә менә Сабира, лекцияләрдән соң, Кәримә китапханәдә калгач, Хәнифә Галиевна янына килеп, фатирга кертүен үтенеп, хәтта килешенеп тә киткән. Нәрсәләр вәгъдә иткәндер — билгесез. Әмма Кәримәне хурлап алуын фатир хуҗасы шул ук көнне җиткерде:
— Иптәш кызыңа бик ышанып ачылма әле, кызым! — диде ул аңа, кайтып кереп, чәйгә утыруына ук. — Сабира килгән иде. Бүген кич фатирга монда күченмәкче идем,
ди. Керттем инде. Әллә үпкәләшкән идегезме? Сине хурлады әле бу юлы! Аңа әллә нәрсә булган! Әмма үзенә әйтмә! Кара аны, белдермә! Үзең генә уеңда йөрт. Сер саклаган кешенең күңеле ныклы да, аптыраусыз да була аның, белеп тор!
Сабиранын начарга алып сөйләгән булулары Кәримәне гаҗәпкә калдырды. Тик ул авызындагы «сөякне» төшермәде, капкан килеш калдырды. Шунлыктан:
— Белмим, — дигән булды, — минем белән университетта бик тә үз итеп, сагынып кочаклап алып сөйләште. Аны-моны сизмәдем.
— Ярар, алайса... Мина гына шулай тоелгандыр! — диде Хәнифә Галиевна, шунда ук Кәримәне якынрак күрүен ни өчендер артыгы белән сиздереп һәм аркасыннан сөеп кагып.
Шул минутта диярлек ишек кынгыравы чынлады. Озын гомерле Сабира хәерле кичләр теләде, чемоданын һәм биштәрен тоткан килеш тупсадан узды. Әмма ишек ачкан Кәримәгә якты йөз күрсәтмәде. Моны начарга алмасыннар өчен:
— Уф! Ардым! Күрше подъезддан монда кадәр киләсе, ничә баскыч менәсе булды! — диде, тәмам кыяфәтен китереп. — Ярдәм итүче дә юк!
Хәнифә Галиевна гына түгел, Кәримә дә монын бары тик кылану икәнлеген анлап алдылар, шулай да Сабирага әйберләрен күтәрешергә булыштылар. Биштәре кухня ягына китте, чемоданы кызлар бүлмәсенә керде.
Быел анда аерым-аерым ике карават куелган иде.
— Син — хәйләкәр! — диде Сабира, шунда ук ачу китереп. — Үзенә тәрәзә янындагы якты урынны сайлап алгансын. Мина ишек буе гына калган!
Әмма Кәримә дә сер бирмәде:
— Алдан килгән — урын өчен! — дип, анын күнелен тынычландырды. Кызларнын быел дустанә яши алулары икеле иде.
VI
Бу җәйдә Сталин төрмәләреннән, сөргеннәреннән ничәмә әдипнен кайтуы хакында хәбәрләр хәтта авыллар буйлап та йөргән иде. Студентлар белән очрашу кичәсенә шундыйларнын берсе — Нади Такташ дәверендә үк татар шигъриятенен төп әдипләреннән саналганнарыннан, әмма бу хакта тарих әлегә онытып торган Фәхри Хисами исемле шагыйрьнен чакырылуы, анын яшьләр алдында шигырьләрен дә укыячагы хакында хәтта Хәнифә Галиевна да ишеткән, кызларыннан:
— Сез барасызмы? — дип ныклап сораган, үзенен дә һичшиксез анда булырга теләге барлыгын белдереп өлгергән иде.
— Без анын нинди шагыйрь икәнен түгел, кемлеген дә белмибез бит, — дип киреләнгән Кәримәгә ачуланып:
— Ул минем яшьлегем хисләрен, уй-хәсрәтләремне сурәтләп бирә алган әдип! Син нәрсә беләсен! — дип авыр кагылып та алган иде. Аннары, йомшарып:
— Бездә анын бер китабы бар. Бирим әле, укып чыгарсын! — дип, кызлары өйдә юкта шул кече кулга зур булмаган шигырьләр мәҗмугасын эзләп алып, табып та куйган иде.
Аны Кәримә курка-курка гына укып чыкты. Баштарак бары тик шигырьләрдәге хисләрнен сафлыгы кызыксындырды. Алар артык гади, ә күп очракларда вакыйгаларны таркау сөйләү кебек язмалардан гына гыйбарәт сыман тоелдылар. Дөресе шул: яшь шагыйрәнен җаны ул Фәхри Хисами дигәннәренен шигырьләрен кабул итмәде. Аларда сөекле әдибе Габдулла Тукайнын рухы сизелми иде. Тукайча түгел икән — шигырь ул такмак кына! Кыз башка төрле уйламады.
Ә аннары, икенче юлы, ял көнне радиодан тапшыру тынлап утыра иде, шул Фәхри Хисами дигәннәренен берничә әсәрен укыдылар. Алар Кәримәнен күнеленә шундый кискен тәэсир иттеләр ки, ул, хәйран калып, кабат шул шагыйрьнен мәҗмугасын кулына алды. Гадилек, сабырлык, сафлык, эчке хис агымы бу юлы анын күнел дулкыннарына килеп кушылдылар. Инде кыз йотылып укыды. Алар ана бик тә танышлар сыман тоелды. Бу шигырьләрне язган шушы гадәттән тыш гадел абыйны күрәсе, хәтта ана үз шигырьләрен дә биреп укытасы килде. Шушы уе аны тагын
хыялларга күмде. Инде хәзер үзенен шигырьләре тупланган калын дәфтәргә ябырылып, арадан унга якын шигырьне сайлап алып, аларны акка күчерергә, очрашу көнендә шагыйрь Фәхри Хисамига ничек тә бирергә тиешмен дигән нияткә килде. Ана ни өчендер шушы абыйсы бик якын, рухи туган кебек тоела башлады. Ул аны анлардыр, хәтта шигырьләренә басылып чыгарга булышыр сыман иде.
Үз шигырьләрендә дә Кәримә Фәхри Хисами абыйсыныкы кебек хис-тойгыларны тапты. Анын өчен бу зур шатлык иде. Күнелнен нинди кинлекләргә тартылуын анлап та бетермәскә мөмкин. Бигрәк тә Кәримәгә, сонгы ике елда күбәләктәй очынган хисләрен басып тотуда күнегә барган кешегә, җанын кысып торуы кай вакытларда, авырлаша иде, әгәр шигырь язарга сәләте булмаса, бәлки шашынып та китәргә мөмкин иде. Шушындый инде без барыбыз да. Хисләребез ныгый алмыйча, утырыр урын тапмыйча интегәбез. Хәсрәтебез баштан ашкан кебек тоела. Күнелне таратыр өчен җырлап та карыйбыз, шундый да монлы чагыбызда артыбыздан берәр хәерчесе килеп, шайтан баласы сыман сәлам бирә, котны ала. Никадәр мәрхәмәтсезлек. Ул хакта уйлап та карамыйдыр бәлки? Ул адәмгә ничек рәхәт, әлбәттә. Уен-көлке. Ә син бөтенләй хәйран хәлдә каласын. Мона, үзенен ахмаклык кылуына, игътибар итмичә, серенне бүлешмәгәнен өчен үпкәли әле җитмәсә, нәкъ Сабира кебек Кәримә үз иҗат хисләренә чумган мизгелдә генә, юри үчекләгәндәй, анын аркасы ягыннан килә дә, язып утырган җирендә, җилкәсенә таянып:
— Эше беткән берәүнен! — ди.
Мондый да хәерсезлекне ничек анларга да белеп булмый. Кәримә шашына кала. Ярыймы инде ят кешенен күнеле ачылган минутта өстенә килеп басарга? Әгәр комачауларга теләсән, башкача да бик мөмкин бит, юллары җитәрлек. Үзенен анын, дөрестән дә, эше беткән. Башкаларнын вакыты артыгы белән, дөнья кадәрле дип белә торгандыр инде?
Кояш болыт артына яшеренеп, йөзен бер күрергә теләгән бәндәләрне ничек зарлы итсә, Кәримәнен сонгы вакытларда күнеле нәкъ шушындый хәлгә бәрабәр иде. Кеше төрлечәрәк була. Берәүләргә гадәти көн дә рәхәтлек бирә, икенчеләргә бәйрәм аралаш яшәве күбрәк ошый. Кәримә элекләрне һәр көнен бәхет һәм бәрәкәт буларак тоя иде. Әмма яшьлеге ни өчендер һаман да аны монсулык белән озатып бара. Әле бу гамәле дөрес түгелдер сыман, бүтән эше дә барып чыкмыйдыр кебек. Бәлки мона кадәр үлеп бер гашыйк була алмавы да йөрәген шушындый кара томанлы хисләр эченә куып кертә торгандыр?
Җәйге уеннарда авыл егетләре белән ямьсез кыланулары, аларга шукланып үбеп алырга мөмкинлек биргәләүләре хәзер ана бик тә күнелсез вакыйгалар сыман тоела. Ничек ялгышты ул шулай? Кирәкми иде әти-әнисен хәсрәткә салулар, гайбәт таралыр өчен юллар куярга. Әмма акланырлыгы да бар: уен кагыйдәләре шушындый булуны таләп итә иде. Ә менә иптәш кызларына көнчелекләрен ташытып чыгарырга бик җитә калды. Аһ, ничек ялгышкан ул, ничек ялгышкан! Шул егетләр арасында комсызлары да, оятсызлары да бар иде. Бит очыннан гына үбеп калу җитмәгән, иренгәчә үрелүчеләре, эшләре барып чыкмаса, мактанып:
— Безнен кызлар ирек бирәләр әле! — дип үпкәләүчеләре.
Кәримә андыйларга ышанып куя язды. Нәкъ менә шул егетләрнен ахырдан, үз ишләре алдында мактанып:
— Кәримәнен чия иреннәрен ашадым әле! — диярәк сөйләнүен ишеткәч кенә, кыз тәмам хәйранга калды, кичке уеннарга чыгып йөрмәскә антлар итте. Әмма әтисе, аны, әлеге дә баягы сөйләнгәнчә, чоланга ябып куйгач, салам түбәне тишеп чыгып, болынга кәҗә бәрәне кебек ахмакларча йөгерде. Ана яшьләр арасында күнелле дә, рәхәт тә иде. Бергә уйнап үсмәгәнлектән, ул аларнын нинди холыкта, хәйләдә икәнлекләрен белеп тә бетерми. Хәтта арада Ләке керәшеннәреннән:
— Сезнен авылныкы Кәримә белән бергә анадан-тума килеш су коенып үстек, — дип сөйләгәннәрен ишеткән егетләр дә барлыгын, алар моны сабый балаларнын бер-берсеннән ятсынмый торган вакытларга бәйле сүзләр икәнлеген анламыйча, яше җиткән чибәр кыз турында булырга кирәк төсле анлауларын да белми иде.
Кәримәнен балачагы Ләкедә узганлыктан, ул андагы Метри, Аксана һәм башка дусларын бик тә сагына торды. Әтисе мәктәптә директор, әнисе — укытучы, ә андый кеше баласына асылда хөрмәт чиксез зур иде. Керәшеннәр үзләре дә әгәр Кәримәне район үзәге Сарманда очрата калсалар, тәмам шатлыкка күмелеп:
— Безнен Кәримәбез! — дип кочаклап ала, хәтта егетләре дә ятсынып тормыйлар иде.
Татарда андый гадәтләр юк. Үзләрен хис-тойгыларында, күнелләрен ачып куюда бик чиклиләр. Әмма, мондый хәлләргә аптырагангадыр, Кәримәнен керәшеннәрдән кочаклатуын гайбәт итеп сөйлиләр. Азмы булды андый очраклар? Ихласлыктан яманлык эзләү татарнын авыруы микәнни? Нишләп табигый түгел бу татар халкы? Кеше алдында кочаклашу һәм үбешү аларга котчыккысыз хәл кебек тоела. Ә үзләрендә, аптырамаслык та түгел, һаман да бер-ике кыз, ел саен диярлек очрый шул хәл, буйлы булып өлгерә дә, көмәнле хәлләрендә кияүгә чыга. Сабыр гына, пөхтә генә, оятлы гына йөргән кызлар шуны эшлиләр бит. Җәй көне әтисе Гариф абыйнын шашынуын да Кәримә анларга тиеш иде бит. Ул да кызын шулай астыртын, егетләр белән качып йоклап йөридер дип уйлаган, бу оятнын никадәр авыр булуын күз алдына китергән, шунын аркасында акылыннан язар хәлгә җиткән, йорт- җирен, мәктәбен ташлап, Әлмәткә күченү җаен караган иде. Эше әле дә ярый барып чыкмады. Анын әтисе дә, әнисе дә, ике атна яшәп, шәһәрчә төзелгән мәктәпкә урнашып, анда да тәмам аптырашта калган иделәр. И сагындылар шул ничә көн эчендә авыл тормышын. Кем уйлаган аларнын шул авырлыкка күнеп яшәүче Түбән Ләшәүне шушы кадәр дә яратуларын?
Сугыш елларында ул авылда Ленинградтан күчерелеп китерелгәннәр яшәгән. Алар бик тә тырыш, эшкә батыр булганнар. Түбән Ләшәү авылынын тирә-ягындагы сазлыклардан шакмак-шакмак кисеп торф чыгарырга, аны киптереп, ягарга халыкны өйрәткәннәр. Алар китеп барсалар да, бер тәртибенә күнегеп калгач, утын эзләп аптырамыйча, әле хәзер дә ул авылда торф ягалар. Наман шул Ленинград марҗаларын рәхмәт белән искә алуларын бер дә яшермиләр.
VII
Фәхри Хисами белән студентларнын очрашуы атна кичкә кичке сәгать бишкә билгеләнгән иде. Актлар залында шактый күп халык җыелып, алгы рәтләрдә чал чәчле галим-голамә халкы тезелешеп утырган, шәһәр кешеләре дә бар, студентлар исә һәммә калган урыннарны, дивар буйларын, тәрәзә төпләрен тутырганнар, ишекләргә өелгәннәр. Хәнифә Галиевна, махсус театрга гына киеп бара торган өс-башка төренеп, үзенә урын табу теләге белән әле Якуп Агиш, әле башка профессорлар тирәсендә кайнашты. Ана хөрмәт күрсәттеләр, каяндыр җайлап, олы, кин урындык китерделәр. Ул да утыргач, университетның Актлар залы тәмам тыгызланып калды. Инде башларга вакыт иде. Әмма Фәхри Хисами әфәндене ректор үз бүлмәсенә дәштереп чәй эчерә икән, сөйләшәләр, дигән сүз күпләрне тынгысызлап йөрде. Халык шул сәбәпле җанын борчулы һәм ризасыз тотты. Әмма тынычлану һәм канәгатьлек аларнын да арасына җәелә барды. Сталин төрмәләрен, сөргенен күтәргән, ул гаделсезлекләргә сабыр иткән, кешелеген югалтмаган шагыйрь Фәхри Хисами хакында, халык арасында риваятьләр бары тик соклану хисләренә генә төренгән иделәр. Ленинград, Мәскәү якларыннан килеп ирешкән хәбәрләр буенча гына фикер йөрткәндә дә, татарнын бу шагыйрен күкләргә чөярлек иде. Анда, сөргендә дә, төрмәләрдә дә, Фәхри Хисамины холкы, гадәтләре, кешелегенә бәйле «Әүлия» дип атап йөрткәннәр булып чыкты. Нәкъ солдат хезмәтендәге кебек, сөргеннәрдә-төрмәләрдә кешеләрнең чын йөзе ачыла икән. Әгәр дә син хайван икәнсен, андый җирләрдә хайванлыгын арта, инде дә син чын кеше булсан, кешелеген өстен чыга, имеш. Фәхри Хисами чын кеше икәнлеген иптәшләренә йөз өлеше белән күрсәткән. Шунлыктан ана сокланганнар, аны һичкемнән кимсеттермәгәннәр, әле хәзер дә, дуслары- танышлары аша хәбәрләшеп: «Казан гололобыйлары» безнен «Әүлияне» какмыйлармы анда?» — дип белешеп торалар ди. Дөньяда кешеләрнен хөрмәтен
казанудан да зуррак мәртәбә була аламы? Җәннәткә юлны менә шушы — кешеләрнен чиксез хөрмәтен казану — сала түгелме сон?
Шагыйрьнен сәхнәгә күтәрелүе унбиш минутка сонартылды. Көткәндә тамашачы сабырсызлана, сүтелеп алучан була. Алдагы рәтләрнен аяк өсте басулары тәрәзә төбендәге студентларнын хәрәкәткә килүе шул вакыт калганнарнын кул чабулары белән кушылып китте. Ректорнын үзе, анын янында озын буйлы, ак куе, мул чәчле, озынча йөзле кешенен оялып кына атлавы, тагын унлап калын-калын адәмнәрнен аларга ияреп килүләре залны тәмам сабырсызлады. Алгы рәткә килеп җитеп, андагы халык белән озаклап кул бирешеп күрешү күренеше булып алды. Утырыштылар. Кәримәнен бәхетенә урыны сәхнәдән әллә ни ерак түгел иде. Ул хәтта сулышында да онытылды. Кулындагы дәфтәрен бөтереп диярлек кысып тотса да, аны ялгыш төшереп җибәрә язды. Күнеле тулы дулкынлану иде. Шунда хорчылар чыгып тезелештеләр, башта гимн башкардылар. Нәммә кеше үрә басып тынлады. Ахырда кул чаптылар. Утырыштылар. Ректор, сәхнәгә күтәрелеп, куе алкышларны кабул иткәч, кичәнен ни сәбәпле уздырылуын, татарнын бөек шагыйрьләрен искә төшереп әйтте. Партия һәм советлар хөкүмәтенен кылдан нечкә, кылычтан үткен сәясәте макталды. Бу чыгышы үзенә күрә вакытлы һәм әһәмиятле кебек тоелды. Беразга тын торганнан сон, ректор сәхнәдәге хорчылар хакында да әйтеп узды, шушы хор коллективынын университет горурлыгы булуын искәртте. Инде сүзен йомгаклап диярлек, кабат шигърият мәсьәләсендә, кешелек өчен анын әһәмияте турында берничә сүз әйткәч, Фәхри Хисамины үз янына күтәрелергә сорады.
— Бу — гаҗәеп дәрәҗәдә кешелекле, шигъри җанлы, оялчан, артыгы белән тыйнак кеше, һәммә-барчабызны сөендереп, безнен өчен кадерле очрашуга килергә вакыт тапты. Әйдәгез, ана чиксез рәхмәтебезне белдереп кул чабыйк! — диде.
Зал дәррәү купты.
Ректор янына чыгып баскан чал чәчле чандыр шагыйрь күзләрен кулъяулыгы белән сөртте. Шунда Хәнифә Галиевнанын пышылдап, әмма ишетелерлек итеп әйткән сүзләре Кәримәнен колагына керде:
— Елый, бичаракаем!
Зал аһ итте. Кәримәнен дә күзләренә кайнар яшь килде. Мона Хәнифә Галиевнанын сүзләре генә түгел, Фәхри Хисами абыйсынын үзен тыйнак һәм дулкынланган халәттә тотуы да сәбәпче иде.
— Исәнмесез! — диде ул, чал башын түбән иеп. — Мин бу, мондый хәлне көтмәгән идем, бу хакта хыяллана да алмаган идем...
Зал кабат аһ итте. Култыклап тотып торган ректордан Фәхри Хисами читкәрәк тартылды. Сәхнәдән төште. Кичәнен тәртибе шулай корылганлыгын беркем уйлый алмады. Зал шагыйрьнен сүзләрен, күп-күп сөйләвен көтә иде. Шунлыктан бераз канәгатьсезлек тойгыларын белдереп алучылар сабырсызлыкта тавыш салдылар. Кемнәрдер, шау-шуга күчү чигенә җитеп:
— Шигырь укысын, шигырь! — дип куәтле аваз салды.
— Шигырь дә булыр, ашыкмыйк! — диде ректор, катгый тавышын йомшак тотып. — Хәзер студентларга сүз бирәм. Алар нәрсәләр әзерләгәннәр икән — күрик!
Шулай концерт башланып китте. Сәхнәдән төшкән ректорны конферансье алыштырды. Әүвәле туган илне, ватанны сөю турында дәртле шигырьләр булды. Аннары җырлар, биюләр башкарылды. Тагын да шигырьләр укылгач, инде ике сәгатьтән артык, тәнәфессез концерт барганнан сон, ахырда шагыйрьнен үзе — Фәхри Хисами чакырылды. Бу юлы ул ялгызы гына чыгып басты. Сүзен башлый алмыйчарак торды. Күзләрендә яшь энҗеләре иде булса кирәк, алар ялтырап алды. Әмма шагыйрь иптәш йомшаклыгын сиздермәде. Бераздан сон, тыныч тавыш белән генә:
— Мин бүген үземне бәхетле кеше итеп тоеп утырдым, — дип сүзләрен башлап алып китте. — Күнел татар җырына, монына, җылылыкка сусаган булган. Тормыш өчен алар бик тә кирәкле, бик тә кыйммәтле байлыклар. Моны мина анларга туры килде. Тормышка, әдәбиятка янадан кайту өчен сезнен күнел җылыгыз мина бик тә
кирәкле! Рәхмәт сезгә, рәхмәт!
Ул тагын да түбәнсенеп башын иде. Тывышы сабыр һәм тыныч иде. Халык тын чыгармыйча аны тынлады. Сүзләре күп нәрсәләрдән хәбәр бирде. Анлаган кешеләргә тормышындагы авырлыкларны күзалларга шушылар да җитә иде. Күп кешеләрнен ул җәһәннәм газапларыннан чыга алмыйча һәлакәткә очраулары да билгеле булганлыктан, Фәхри Хисаминен исән кайтуына шатлану хисе барыбер дә йөзләргә яктылык бирә торды. Тамашачыларнын эчке куануы, чиксезлеккә тоташкан ихлас алкышлары һәммә бөеклекләрдән өстен бер хәл иде.
Кәримә исә кичәнен башыннан ахырына кадәр үзен югалтыр дәрәҗәдә дулкынлану кичереп утырды. Менә халык аягүрә торып кул чаба башлады. Кәримә дә аларга иярде. Шунда көтелмәгән хәл булып, тамашачы ташкыны сәхнәгә таба тартылды. Бергә кайтырбыз дип алдан килешенгән Хәнифә Галиевнаны Кәримә шунда күздән югалтты. Аны ташкын этеп, сәхнәгә китерә бирде. Кәримә карышты. Буйсынырга теләмәде. Әмма ул бу ашкыну көченә каршы тора алмый иде инде. Буталу, халыкнын сәхнәгә таба сөрелә бирүе, аһлар һәм уһлар, һәммәләр бергә катышу, унга-сулга тартылулар Кәримәне үз эчендә адаштырып йөрттеләр дә, ул, карышкан хәлендә, көтелмәгән бер очраклылыкмы, тәкъдирнен унай җиле аркасындамы Фәхри Хисами абыйга йөзгә-йөз килеп тукталды. Аларнын күзләре очрашты. Алдан ук шагыйрь абыйнын кулына тапшырырмын дип уйлап үзе белән алынган дәфтәре гүяки кулын хәрәкәтләндерде. Нияте үз көчендә калып, билгесез бер әмер белән шунда аны Фәхри Хисамига таба сузды. Аларнын күзләре болай да бер-берсенә бәйләнгән кебек иделәр. Кәримә читкә карарга теләде, әмма карашын ала белү көче әлегә анарда юк иде. Шагыйрь абыйсы исә, автограф-имза сорап сузылган кәгазьле-открыткалы кулларны күрмәде. Анын да күзләре бары тик чибәр Кәримәдә генә иделәр. Ул нәрсәдер әйтергә теләде, әмма сүзләр таба алмады. Кыз шунда үзен кулда тотарга тиеш икәнлеген уена китерде. Карашы дәфтәр сузган кулына күчте. Аны Фәхри Хисами абыйсы анлады. Дәфтәр ана күчте.
— Бу минамы? — дип сорады ул.
Кыз, каушавын тоеп:
— Әйе, сезгә! — диде.
— Монда шигырьләрме?
— Әйе, шигырьләр!
Шагыйрь абыйсы ишеттеме-юкмы, аларны халык ташкыны бер-берсеннән аерырга өлгерде. Кәримә читкә чыгарылды. Ул үзен гүяки авыр дулкыннар белән су өстеннән куып китерелгән чүп-чар кебек хис итте. Ни елый, ни көлә алмас дәрәҗәгә җитте. Хәле бигрәкләр дә аһ иде. Хисләре һаман күтәрелә бирделәр. Сулышы кысылганнан-кысыла. барды. Бу иркен, кин, олы залда, ана һава бетте. Ишеккә таба юнәлде. Ауган урындыклар һәм китаплар, аунаган кием-салымнар ана алга атларга комачауладылар. Ә ул ниндидер бер илаһи ансызлык белән бара бирде. Өстенә юка җәйге пальтосын киде. Букчасын кулыннан төшермәде. Баскычтан инеп, озын коридор буйлап килә бирде. Шунда гына Нуруллов белән сөйләшеп торган Сабираны шәйләде. Аларны күрмәгәндәй узып, урамга чыкты. Колонналар янында туктап калды. Күнеле, һава салкыны тәэсиреннән булыр, тынычлана башлады. Бу нинди дулкынлану иде — моны анлый алмады. Анарга дөнья бөтен барлыгы белән билгесезлек эчендә чайкаладыр кебек тоела башлады.
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Кичәдән Фәхри Хисами зур дулкынлану белән кайтты. Сөргеннән сон, Казанда яши башлавына әүвәле куанып туймаган иде, хәзер менә тагын яна үзгәрешләр — халыкнын зурлап, якын итеп кабул итүе аны яктылык нурына килеп кергән һәм аннан коенып чыккан бәхетле әкият героедай итте. Ул үзенен күнел сыкрауларын да, алар белән бергә йөрәк авыруларын да онытты. Күз алдыннан кара бөдрә чәчле чибәр шагыйрә кыз китмәде. Анын самими якты карашы, алсулык йөгергән бит очлары,
усак яфраклары кебек калтыранулары — барысы Фәхри Хисаминын хәтерендә янарды. Кызнын биргән дәфтәрен дә ачып-ачып укыды. Беренче шигырендә үк ярату хисенә юлыгып, күнеленә әле шомлану, әле горурлану, әле бәхет, әле сагыш тойгылары инде. Шушы халәт ана рәхәт, бик рәхәт иде. Язмышы һәрдаим шушылай гына булыр дип күз алдында тоткан егеттәй йөрәге тибрәнде. Бу вакытта ул үзенен инде илле алты яшьтә икәнлеген дә хәтереннән чыгарып ташлады. Монарчы кемнендер шушы кадәр гашыйк иттергәне бар идеме икән аны? Боларын ук хәтеренә алып җиткерү исенә дә кермәде. Ул сихерләнү халәте эчендә иде. Бу — мәхәббәт кенә түгел, мәхәббәтнен үзенә гашыйк булуыннан килде, билгеле. Шунлыктан анарда дулкынлану хисләре дингездәй кайнадылар. Ә күнеле чиксез яктылык эчендә иде. Бу сөенечен ул ничек тә йөрәк түренә бикләргә, аларны шигырь орлыклары итеп күнеле бакчасында чәчеп үстерергә теләде. Хәтере генә, салкынлык күрсәтеп, мона комачаулык тудыра торды. Әле сөрген елларын исенә төшерде, әле хатынын югалтуын. Анын яшәве дә көйләнмәгән килеш. Казанга кайтып, монда ялгызы яшәүче сенлесенә әүвәле кунак буларак килеп төшсә дә, хәзер инде фатирчы хәленәрәк кереп бара. Баштарак сенлесенә ул ничек кояш җиргә яз китергәндәй тәэсир итсә, хәзер, көннәрнен берендә, шушы язнын көз белән алышынырга мөмкин икәнлеген дә белә. Адәмиләр арасында шулай бит инде, кунакнын вакыты өч көннән артмый. Үз туганыннын да тормышы бар. Син анарда гомер буе арка җылыта алмыйсын, күнел миче бүген ягылган икән, иртәгә шатлык ялкыннарын чәчеп янучы утыны да бетеп китүе бар. Әмма ябага туганы кая барып сыеныр икән?
Фәхри Хисами болар турында хәтер дингезен кайнатмый кала алмады. Көннәрнен бер җил кебек ашкынуда узуы уйларынын кайбер дулкыннарын хакыйкать, тормыш миһербансызлыгы таш кыяларына китереп-китереп бәрә дә, бары тик авыру күбекләрен генә калдыра. Ул берни дә эшли алмый. Казан шәһәре, олысы-кечесе бәхет кошына юлыккандай аны хәзер кабул итсәләр дә, эссе тантаналарда исә, йөрәген тимер утыдай кайнарландырып, бер туры сүз әйтергә ирек бирмәүләре сәер. Һәр сүзенә җитмеш йозак эленгән. Ул әйтә. Ул исәнләшә. Әмма туры сүздән үзен ерак тотарга тырыша. Куркуы йөрәгенә үткән. Тагын гаделсезлек тавына юлыгыр сыман. Ә алга таба нишләсен? Анын бит:
— Исәнме, газиз милләтем! Син мине нишләтеп ташладын? Йөрәк яраларымны тозлы далаларда ямаштырып кайтып, алдындагы түмрәнгә тагын газиз башымны, чәчәктәй гомеремнен инде чал елларын китереп салдым. Кулындагы хөкем балтасы йөрәк тамырымнан сонгы тамчы ал ширбәтне эчәр өчен кабат чабарга күтәрелгәнен тоям. Бу синен аһ итүләрен шул балтанны болгау галәмәтеме? — диясе килә, акылы буйлап хисләренен бозлы ташкыны йөгерә. Ул гүяки тау елгасы, хәтеренен кыяларына бәрелә-бәрелә, төпләрендә яткан, инде онытыла язган исәпләнелгән үпкә- рәнҗешнен кара ташларын кузгата, астындагы тынчуланып беткән ләмне болгата, тынгы белми иртә-кич, көндезен-төнен ага. Әле кичәге көндә генә «Совет әдәбияты» журналынын авыр һәм куркыныч ишекләре янында хәер эстәп йөрүче ятим бала кебек фәкыйранә оялуда басып торды. Ничә бәхетле яшь каләм иясе коридор буйлап узды. Алар аны танымый. Арада берсе, тәпән корсаклысынын, һич тә таныш тоелмаган иптәшләре белән бәрәнгеле авызларын бәлештәй җәеп:
— Бу адәм, картаеп беткәч, саламын тибрәтеп, такмак боламыгы ясап алып килгән, ахрысы! — дип әйткәнен Фәхри Хисами төгәл ишетте. Бәгырендә бу сүзләр, кабих Нәмруд падишаһнын җиде җәпле әшәке угы тишкәләп узгандай, авыр кискәләнү калдырды. «Йа Раббым, Үзен белүче һәм күрүче! Казакъ далаларынын тозлы чабау-сарынчак үләне үскән сөргеннәрендә тизәкле куй артыннан чапканында, туган якларны сагынудан күзеннән сонгы тамчы энҗе бөртекләренне чәчеп йөрү берни булмаган икән ул. Менә кайда башлана аяусыз тәкъдир кылычынын чамасыз гайрәт белән чөелеп кыланулары. Ничек бу кешеләр каршысына асыл күнеленнен ак җәймәсен җәеп салырга мөмкин? Ул анда ипи-тоз китереп куярмы? Шигырь алып килдем әле дип кер алар хөкеменә! «Салам тибрәтеп язучы... такмакчы...»
Кичә шушы вакыйгадан Фәхри Хисаминын күнеле тәмам бозылып кайткан иде.
Университетка да алдан сүз бирүнен иманлык бәһасе барлыгын белгәнгә генә барды. Беркемгә дә кирәк булмаячагын анлап, белеп, уйлап барды. Әмма анда кояш һәм айны берьюлы күргәндәй булды. Исәнләште. Нибарысы ике шигырь укыды. Аларда үзе генә белгән, тормышынын адәм күзеннән саклык өчен ябып калдырылган алтын бәһасе ике-өч кәлимә сүз генә бар иде.
Аһ ул кыз, ул кыз! Җәннәтләрнен бәрхет кара туфрагында үскән, ефәк болыннарында йөгереп йөргән, бәрәкәт арыкларынын зыр-зыр зәмзәм суларыннан тамчыларын учына алып, шуларны эчеп җитлеккән фәрештә кыз ана шигырьләр тулы дәфтәр китергән — Фәхри Хисами абыйсына! Шушымы бәхет түгел?
Ул баланы ай күрде, кояш алды. Әле дә хәтерендә шомырт кара күзләре, зөлеф-бөдрә ефәк чәчләре, кызыл якут йөгертелгән иреннәре, каләме тан нурынын сихеренә манчылып, затлы язмыш рәссамы тарафыннан гүзәл итеп сурәтләнгән йөзе-башкасы — барысы бергә юк та булдылар. Фәрештәләр адәмиләр арасында ничек яшәп кала алсыннар инде?
Әмма бу хәл һичнинди сихри чаткыдан коелып калган нурлы вакыйга түгел. Монын дәлиленә хасият иясе — бакчачының күзгә-күз тезеп үстергән затлы чәчәк такыяларына хас, һәрберсендә нур һәм хис чагылышы балкыган бөртек-бөртек энҗе хәрефләрдән торган утлы бер калын дәфтәр шигырьләре... Илле алты яшьлек чал чәчле шагыйрь абыйсының инде хисләргә саранланган ялкау күңеле татарда мондый кыз баланың тууына серле могҗиза буларак ышана алмый аптырый. Әйе, дәлиле җанга суык мунча булырдай, җиргә егып төшерерлек дәфтәр. Мондый шигырьләр генә Бәһрәм Чубин кебекләрне дастани каһарманнардай кеше итә ала, уттан суга, судан утка сала-сала чүкелгән кылыч итеп затлы ир ясый. Әгәр дә илдә юнь, адәмдә им булса, мондый шигырь җимешләре милләтне сыйлы- хөрмәтле итәр иде.
II
Фәхри Хисами тагын да тагын Кәримәнең берничә шигырен укып карады. Күңеленә хисләр дулкыны ярсып кайнаган мохит диңгезедәй кереп тулды. Ниндидер сәер халәт иде бу. Күгенең кояш тулып балкуы, тойгыларының чиксезлеккә ашкынуы, йөрәге тулы хисләр дулкынының шашынуы аны шундый да аңлашылмаслык бәрәкәт эченә сала — ул моннан чыгасын да, аның төпләрендә башы каласын да уйламый. Бары тик бик тә, бик тә рәхәт кенә, бәхет кенә.
Фәхри Хисами гасыр башында дөньяга килеп, канлы революция һәм Гражданнар сугышының кешеләрне изә торган елларында инде үсмер егет иде. Яраннары кебек патшага йодрык төйнәп йөргән башкисәр дә, кылыч айкап акларга томырылган гаярь кызыл сугышчы да аның язмышы аша узмады. Ул «Галия» мәдрәсәсендә кызыл комитет тоткан егетләрнең дә ышанычын яулый алмады. Үзен бик тыныч тота алуы, кайнап-кайнап чыкмавы, әле шәригатькә, әле муллаларга каршы ярсулы һөҗүмнәрдә катнашмавы шәхесенә карата иптәшләрендә бары тик ышанычсызлык кына тудыра алды. Әүвәле моны Фәхри Хисами аңламады, күңеле тулы шигырь булып, ул аларны куен дәфтәренә төшерә иде дә, әллә нинди зур эшләр куптаручы шәкертләр арасында ак карга сыйфатлы йөри торган иде. Ә аннары, ярлы батрак гаиләсендә үсүе дә, һаман да җәбер һәм кимсенүләр генә күрүе дә аннан кызыл бугазлы егет ясый алмады. Кием чабуының ертыгы ачылыр да китәр дигән курку хисе аны һаман да сак йөрергә мәҗбүр итә иде.
Башкорт аймакларына килеп урнашкан татарлар ныклы тамыр белән яши иделәр. Андыйлар мәдрәсәдән куылудан курыкмады. Фәхри Хисами үз тормышын көйләү өчен Уфада азмы ялчылык итте? Хәер, чоры да шундый иде. Байлар хак түләүдә бик кысмыр булдылар. Фәхри Хисами һаман да Галимҗан абыйсын көтте. Бу кешенең ул язучы икәнлеген дә, шигырь өлкәсендә зур гыйлем иясе булуын да беренче дәресләреннән үк хәтерли. Галимҗан Ибраһимов «Галия» мәдрәсәсе мөгаллимнәренең берсенә дә охшамаган иде. Аның артка кайтарып таралган кара коңгырт чәчләре, елтыр күзләре, сеңерләрен тибрәтеп торган көчле йөзе, уртачадан калкурак буй-сыны, сүздә төгәллеге, пөхтәлеге, урыс зыялылары кебек киенеп
йөрүләре, башына кәләпүш салмавы, әле ак эшләпәдән, әле карадан йөрүләре сокландыра да, сәерсендерә дә, хәтта куркыта да иде. «Галия»дә шәкертләрне бер-ике ел гына укытып калды. Китүенең сәбәпләрен төрлечә сөйләделәр. Ул, хушлашып чыкканында:
— Мин кайтырмын әле! — дип, шәкертләрен юатып киткән иде. Фәхри Хисами аны менә кайтып килер, менә кайтып килер диярәк көтте. Бу елны да, вакыйгалар чуарланып китүгә карамастан, ул бары тик шушы Галимҗан абыйсының дәресләрен ишетми калмагаем дип, мәдрәсәгә кабат керде. Җәе Урал заводларында авыр кара хезмәт белән узды. Укуын дәвам итәрлек акча туплый алды. Ә Галимҗан Ибраһимов сүзендә тормады. «Галия» мәдрәсәсендә сагынып калган шәкертләре көтәдер дип мөгаен исенә дә алмагандыр?
Кышка каршы Уфада Петроград шәһәрендә чыга торган «Чулпан» газетасы хакында сүз таралды. Анда Галимҗан Ибраһимовнын социалистик революция турында мәкаләсе булып, ул язмасында халыкнын ничә йөз еллар буена йөрәгендә йөрткән өметенен аклануы хакында белдерелгән иде. Фәхри Хисами яна дәвергә яна кешеләр кирәклеге хакындагы ул язма юлларын аеруча йотылып укыды. Үзенен мәдрәсәдә белем алуы заяга түгеллеген, зыялы, анлы яшьләрнен яна тормыш төзүгә өлеш кертергә тиешлекләре хакындагы күрсәтмәләрен чын күнеленнән анлап кабул итте. Шушы мәгънәдә үзен дә революционер буларак күзаллады. Кызыл бугазлар бүрәнә артыннан бүре куучыларга әверелеп, буш сүз тегермәнен тартучылар сыман тоелдылар ана. Фәхри Хисами «Галия»гә укыр өчен керде, ул шагыйрь булу максатында белемнен ни мәртәбәдә зарур икәнлеген үзенчә күзаллый иде. Язган әсәрләрен газета-журналларга җибәреп карады. Әмма анын сүзләренә, йөрәгендәге хисләренә бу дөнья мохтаҗ түгел иде шул. Басылып чыгуларын көтүләре әрәм китте. Мона карап кына ул әле егылмаска да тиеш иде. Бусы ук булмады, язулары сирәгәйгәннән-сирәгәйде. Инде шигырь чыгаруны ташлар да кебек иде. Анын укыйсы, беләсе, гыйлем дингезенә чумып бәхет табасы килә иде. Ул елларда белем алуга ярлы- батрак уллары зур дәрт белән тартылып, каралыктан чыгуны карангылыктан котылу буларак анлый башлаган иделәр. Ә данлы революция ташкыны аларнын күбесен үз дулкыннарына болгап алып кереп китте. Читтә торып калучылардан бер Фәхри Хисами гына иде булса кирәк. Бу анын шигырьдә генә яшәвеннән килә иде. Ул бары тик эчтән янды, тыштан исә ансыз һәм уянмаган сыйфатта күренде.
III
Кин казакъ далаларында сарык көтүләре йөрткәнендә бер бәрәнне ул үз куенында үстерде. Сугышлар бетеп, тыныч хезмәт еллары башланган иде инде. Фәхри Хисамины Сталин суды, төрмәдән чыгарып, мәнгелек сөргендә калдырырга хөкем итте. Бөек юлбашчы һәм халкы каршында гаебе нидә икәнлеген ул чамалый: анын шигъри хисләре бәхетле җәмгыять төзүчеләргә комачаулык тудырырга гына сәләтле! Хәер, тынчу-карангы төрмә камераларыннан, Урал һәм Себер базларындагы авыр эшләрдән сон, казакъ даласы җәннәт җиредер сыман тоела башлады. Беренче тапкыр ул үзенен кеше икәнлеген менә шушында кабат тоемларга тотынды. Бу хис аны тормышка кайтарды. Дала җиле еракта сиземләнгән Казаннан сәлам китерәдер сыман. Әмма ул шушы казакъ җиренен бер дә ят, чит түгеллеген белә. Татар атларынын томырылып Ауропа кыйтгасына ташланган җире, тарихынын чишмә башы менә шушыннан түгелме сон? Чиксезлек, дөньянын тыныч агыш белән үзгәрешсез баруы, замана тәгәрмәченен күчәреннән бүселеп чыккан, таралып калган урыны бу.
Анын куа китереп йөрткән көтүеннән бер сарыкнын өч бәрәне булды. Мондый хәлне Фәхри Хисаминын гомерендә дә күргәне юк иде. Туган төбәгендә күрше авыл чуашларында ул бала вакытында ике атналап көтү йөрткән иде. Аксубайнын сай сулы инеш ярларында иркенәеп җәелеп йөрергә сыерга түгел сарыкка да тарлык. Маллары ач, вак үлән ашап интегәләр. Ун яшьлек малайнын гаебен чуашлар күп таптылар:
— Татар да булдымы көтүче? Мал бага белмиләр! — дип, авыл ризасызлыгын яшермичә сөйләде. Фәхринен көтүчелегеннән баш тарттылар. Әмма шушы эшендә ул сарык бәрәнләтүгә чуаш Микуладан өйрәнеп калды. Арык малнын хәле дә юк икән шул. Адәмнән ярдәм кирәк.
Казакъ даласында сарыклар иркен утлыйлар. Бер яки ике бәрән китерүләре — табигый хәл. Туган сәгатьтә үк алар сикереп торалар да йөри дә башлыйлар. Аларны монда кузы дип атыйлар. Һәркайсына шунда ук сан сугыла, кәгазьгә башы теркәлеп тә куела.
Өченче бәрәнен китергәндә сарыкнын хәле беткән, Фәхри Хисами, сәбәпне шунда ук анлап өлгереп, малай вакытыннан белеп калганынча, ана ашыгыч ярдәм күрсәтте. Бу кузы бик зәгыйфь булып чыкты. Тавышы
— зәһәр, аяклары — көчсез. Фәхри Хисамига аны күтәреп йөртергә дә, башка сарыклардан имезергә дә туры килде. Күз-колак иткәндә, бу эшенен дә әллә ни авырлыгы юк иде. Сарык бәрәне, көннәрдән бер көнне ныгып алып, үз көенә утларга да өйрәнеп китте. Ә тавышы барыбер дә зәһәр булып калды.
Һәм ул көтүдә беренче куй булып үсеп җитте. Бер ел эчендә анын зәгыйфьлектән өстенлеккә ирешүе адәм баласынын дөнья каршында гамәлләренә һәм яшәешенә мисал кебек анлашылып, өлге сурәттә иде. Кояш ничек үз җаенда җир йөзен үзгәртеп, әле яз, әле көз китереп, елмайган хәлендә йөрсә, кеше дә шушындый түгелме сон дип, элекләрне уйланып аптырый торган Фәхри Хисами, үзенен шагыйрьлеген исенә төшереп, яшәешнен галәмәтләре әллә кайда күктә түгел, бәлки туфрак бәрәкәтендә икәнлеген дә анлый башларга бу кузы вакыйгасы бер этәргеч иде.
Шушы усал сарык бәрәне, көтүчесе каршына вакыт-вакыт килеп басып, зәһәр тавышы белән котны алырлык итеп сәлам бирү гадәтенә кергәч, моны рәхмәт йөзе буларак кабул итми мөмкин түгелдер дигән фикергә төште. Ана җавап итеп үзе дә эндәшә, хәлләр сорашкандай итә, хәтта, күнеленә ятканда, сөйләшә дә торган булып китте. Бу куй ана Кабилнен корбаны, Исмәгыйль пәйгамбәрнен хөрмәте, Мөхәммәд пәйгамбәрнен бурагы кебегрәк тоелганлыктан, икмәк кисәкләреннән дә ана өлеш чыгаргалап, ризыгын бүлешеп сыйлаган чаклары да бар иде. Әмма алары сирәгрәк булгалады. Азык ягыннан кысынкы еллар ул...
Кич җиттеме, бәрәкәт биреп Урал якларыннан җил исә, янгыр сибеп үтә торган булды. Көннен буена сузылган кайнар кояш тәмам хәлсезләсә, кичләрен рәхәт иде, анын каравы. Шушы тормыш шартларында да кешелеклелекне саклап калырга, тормыштан зарланмаска өйрәнергә кирәк иде. Шагыйрь Фәхри Хисами элекке гадәтенчә үзен сабыр һәм тыныч тотты. Каударланмады. Ул үзен: «Дөньяны хәзер су басса да — синен өчен барыбер!»
— дигән сүзләренә күндерергә тотынды. Һәр сәяси үзгәреш, кешеләрдәге һәм җәмгыятьтәге күренешләр, шылт иткән тавыш та анын шигъриятендә кайтаваз булып янгырарга тиеш булса, болар инде бары тик үткәндә калды. Хәзер ул, чан каксалар да сикереп торып йөгерүче түгел. Башта уяныр, аннары уйлар, шуннан сон тагын бер кат уйлар, ахырда — борылып ятар. Ул инде янгын сүндерүче дә, халыкны әйдәүче дә була алмый.
Әмма битарафлык? Юк, монысына ук Фәхри Хисами өйрәнә алмады. Ул бары тик дөнья йөзенә сабыр канатын җәйгән арышлы-бодайлы, алмалы- чияле август ае кебек кенә иде ул чакларда. Алда гомеренен көзе булуы анын сабырлыгына хуш килер сыман иде. Ә ул югалды да китте. Әбиләр чуагында далада саташып мәк чәчәк атучан була. Кәримәме сон әле анын исеме? Әйе, Кәримә икән! Дәфтәренә шулай язылган... Танбикә дә, Тансылу да, башкача да түгел, Кәримә икән, Дулатова!
Сонгы вакытлардагы хәтерсезлеге Фәхри Хисамины борчырга тиеш иде. Әмма бу ана шатлык кына китерде. Күргән газаплары җинел кул белән сыпырып алынгандай онытылып калды кебек. Ул аларны хәтерендә дә яңартасы килмәде. Теге атнада, Ленин урамыннан узганда, Сибгать Хәкимне очратты. Чирләшкә генә бер шагыйрь кисәге дип сөйлиләр иде, бигрәк тә Муса Җәлилнең аны өнәп бетермәвен каләмдәшләре белә иделәр. Әмма егет яралы бөркет баласы гына булган икән бит,
шушы еллар эчендә чын лачын булып ныгып җиткән. Татар шигырендә хәзер аның сүзе баш, аның сүзләре кода, аның әйткәне — хөкем, диделәр. Алар йөзгә-йөз туры килделәр. Узып киткәч кенә Сибгать Хәким икәнлеген абайлап өлгерде Фәхри. Әмма юлыннан кире кайтмады. Сибгать аның белән исәнләшмәде. Танымавы хак иде. Аннары, ул бит сугыш батыры, «Курский дугасы» дигән котларны алгыч мәхшәрдән исән-аман чыккан. Андыйлар сирәк. Шигырьләре хәтта «Правда» газетасында күренгәлиләр икән. Фәхрине танымавы сәер түгел, өтек «халык дошманы» белән дуслык түгел, белешлек тә каза кебектер андыйларга? Олпат кеше сакчыл да, саклы да була ул.
Фәхри аны гафу итте. Үзара танышлыкны яңартып җибәрүнең мөмкин хәл түгеллеге аңлашыла. Дөньялар хәзер бөтенәеп, тәртипкә кереп бара, аны кабат бозып ташлыйсы килми. Әгәр дә моннан унбиш кенә ел элек Сибгать белән күрешмичә болай узып китсәләр, Фәхринең ачу ташы хис кайнарында кызып шартлар дәрәҗәгә җитәр иде. Хәзер алай итә алмый, сабырлыкта калырга мәҗбүр.
Кешеләрнең исәнләшмәве бер Сибгать белән генә бәйле түгел, Фәхрине аны сирәкләр таный. Элекке танышлары күзенә чалынмаска тырышалар, махсус күрми узып китәләр. Унбиш ел эчендә дөньяда кешеләр дә үзгәргән билгеле. Бәлки ул танымый узучы кешеләр аның танышларының балалары гынадыр? Ил өстеннән ничә ел рәттән кара сугыш утының куркыныч төтене аккан, җитмәсә «даһи»ның канлы балтасы муен тамырларына чабам дип эленеп торган, кайчан һәм кемнең башын өзәсен беркем дә белмәгән. Бәлки шушы бәлаләрдән ил коргаксып калган да, бу сагышлы йөзләрнең чалымнарында вакыт-вакыт уйнап алучы елмаю нуры илдә үсеп килгән буынның киләчәккә өмет белән каравының билгесе генәдер?
Яшьләр. Алар кемнәр? Күп очракта — беркатлы кешеләр.
Фәхри Хисами үз күңеленә тулган уйларның төрлечә булуына бер дә сәерсенмәде. Аңа шулай рәхәт. Хәтта күңелле иде. Моңа кадәр һаман да бер үк нәрсәләр генә хакында, илгә, Ватанга, партиягә һәм Сталинның үзенә тугрылыкны саклау, аларга коммунистларча фидаи рәвештә җан-тән белән берегү, әмма шушы мәхәббәтен аңлата алмавы, шушы хисләренең ил, Ватан, партия һәм Сталин ягыннан җавапсыз калдырылуы аны изә, кисә, ваклый иделәр. Бу кадәр сөеп тә, сөексезлек утында янудан авыррак газапны коллык хезмәте дә бирмәде аңа.
Фәхри Хисами Сталин исеменә ничәмә хат кына язды, өмет, ышаныч, мәхәббәт хисләре белән тулы иде алар. Һәммәсендәге һәр сүзгә, һәр өтер һәм ноктага аерым мәгънәләр сала иде. Менә алар иптәш Сталинның кулына керер дә, йөрәгендәге җылы хисләрнең бәрәкәтенә эләгеп: «Минем сөекле Фәхри Хисамины гаделсез хөкем иткәнсез! Инде аны ирекле итеп, янымдагы тәхеткә чакырып китерегез! Ул минем изге яраным, тугры дустым!» — дигән әмер килеп ирешер, газаплаучыларның үзләренә хөкем чыгарылыр сыман иде. Акланмады, берсе дә, бер генә өметенең мыскал кадәр өлеше генә дә чынга ашмады. Мондый мәхәббәттән чүлләр гөлбакчага күмелер иде, югыйсә!
IV
Бу Фәхри дигәннәре «отпавши» нәселнең эче-тышы мөселманга әверелгән көннәрдә табылган һәм дөньялык йөзендә иң матур исем сыман тоела иде. Хисамиев фамилиясен аларга агалары тапты. Имеш, борынгы заманнарда бер куәтле нугай мирзасына Хисаметдин дигән мишәр бабасы муллалык хезмәтенә кергән дә, тугрылык һәм итагать белән анын ышанычын яулап, шушы Карахмәт авылынын җирләрен һидия буларак алган, әмма ил өстенә урыс килеп, баш бирмәс чуашларны тыныч холыклы татарлар арасына күчереп утыртып, тәмам дөнья йөзен бозган, гореф-гадәтләрдә бичара бәндәләрне саташтырганнар икән. Боларын Фәхри Хисами, коммунистик рух белән сонрак төшенеп, үз рухында интернационализмнын беренче адымнары дип атарга, анларга, бәяләргә өйрәнде. Ә шулай да ул, кайсыдыр күнел омтылышлары белән хис итеп, һәр халыкнын үз бәхете белән үзенчә яшәргә хакы барлыгын тоя һәм тормышнын шундый булганында гына бәхетле барачагына ышана
башлады. Бу уйлары патша заманнарында ук барлыкка килеп, илгә совет кергәч онытылып һәм коммунистик кызыл таш белән бастырылып, томаланып торды. Сонгы көннәрдә генә ул, хатирәләрен янартканда, иске мәдрәсәдән калган гыйлемнәре белән бергә шул уйларынын җеп очларына юлыкты.
Нади! Бу бөек кешене анын һичкайчан һәм һичбер җирдә онытасы юк. Габдулла да түгел, Пушкин да, башкасы да... Ә Нади Такташ! Ул анын өчен, данлы исем белән бергә, яшьлек хатирәләре дә иде. Әгәр дә кешенен бөек хисләренә җавап бирерлек таулары, чишмәләре, урманнары, юк-юк, алар гына түгел, хатыны, балалары бар икән, ул — бәхетле, әлбәттә! Әмма Фәхри Хисами хатынын югалткан, гомерен кысыр уздыра барган кеше. Ул моны шәхси фаҗигасе итеп тойса да, Нади Такташтан аерылуын гүяки җаныннан мәхрүм калган матдә хисабында хис кыла иде.
Ул Казаннын Бишбалтасында, анын да татар мәктәбендә милли тел һәм әдәбият укытучысы булып эшләп, шактый гомерен уздырды кебек. Әйе, ул яшь иде. Анын бер яшәү көне — бүгенгенен өченә, бәлки җидесенә, ягъни атнасына тигез килгән. Әй Нади! Син ничек үзеннен яшьлек каләмдәш дустынны ташлап китә алдын?
Бәлки бу сүз хатадыр? Ялгандыр?
Нади Такташ Бишбалтага дусты Хәсән Туфан янына килә иде дә, әгәр аны өендә таба алмаса, Фәхригә керә иде. Болары кемгә дә билгеле фактлардан. Фәхри бервакытта да Хәсән Туфаннан Нади Такташ белән дуслыгы өчен көнләшмәде. Ул үзен алар кебек бөек шагыйрь дип белми иде дә.
Ә хәзер күзләренә яшьләр килә. Хәсән Туфанны да Казанга кайткан, ике ел була дип әйтәләр. Тик әле һаман да очраганы юк. Исәндерме, юктырмы — тәгаен гына белеп әйткән кешене табуы да бу заманда бик авыр. Анын да Луизасы, — хатыннар арасында бөек хатын, әлбәттә, — вафат дип әйтәләр. Кабере «Яна бистә зираты»нда, имеш. Урыны — билгесез.
Бу нинди замана? Бу нинди яшәеш? Кеше киткән, ә анын каберенә чәчәк тә куеп булмый. Мона кадәр күрелмәгән, бәлки моннан сон гына гадәткә әверелеп китәчәк хәлме бу, әллә хәтер хатасымы, мәгънәсезлекме? Ходай белсен!
Коммунистик хыялларда яшәүче Фәхри Хисами имансыз түгел иде. Анын өчен Коръән һәм большевизм аһәннәре — уртак. Ул, хаталы бәндә, моны шулай дип белә һәм аяныч рәвештә ялгыша. Шуны да анламый. Анлар иде дә — аны Ходай Тәгалә зиһененнән мәхрүм иткән булса кирәк. Большевизм газапларын җилкәсендә күтәрсә дә, амнистия алган мизгеленнән башлап үзен газапларга салучыларны гафу итте шул ул.
V
Йолдызлар алар күктә генә төркем-төркем күренәләр. Чынлыкта котчыккысыз ялгызлар.
Инде бу ялгызлык үткәндер, беткәндер сыман иде, юк икән. Фәхри Хисами, Казанга кайтканнан бирле, матбугатта һәм олы бәйрәм очрашуларында бераз ялтырап алды да онытылды. Аны башкалар алыштырдылар. Аларны — яналары. Фәхри Хисами үз дөньясында югалырга мәҗбүр иде. Шушындый көннәрнен берсендә ул әллә бер-бер кемнәнме ишетте, әллә укыды: «Йолдызлар күктә генә төркемдә яналар, ялтырыйлар, ә чынлыкта галәмгә чәчелгән, сибелгән хәлләрендә яшиләр». Хәзер хәтерләп тә бетерә алмый, нәкъ шушы сүзләр тәртибендәме, әллә бу фикер башкача төзелештәге җөмләме — әйтә алмас иде. Мен уйланды. Шул уйлары белән катлауландырып, күнелендәгесен дә кушып, бөтенләй дә башкача анларга һәм анлатырга теләдеме ул сүзләрне — инде белә дә алмый. Аны ялгызлык изә.
Кәримә?.. Әйе, Кәримәсе бар бит әле анын. Олы, матур күзле гүзәл шагыйрә кыз. Әллә фәрештәнен үзе идеме икән? Юк-юк, Аллаһы сакласын, бу кыз ана беркеме дә түгел! Аларнын яшь аермасы да егерме биш еллап түгелме сон, артыгы булмаса? Берен — бабай, икенчен — бала. Йа Ходай, бусы тагын нинди сынау, нинди бәла?
Фәхри Хисами юкны бар итеп уйламаска тырышты. Дөрес, Кәримәнен ул затлы фәрештә булуында ялгыша алмый. Анын кебек гөнаһсыз чибәр шагыйрә кызга
кемнен дә кулы күтәрелә алмас, андый кешенен сакчысы Ходай үзе!
Шушы уйлары белән Фәхри Хисаминын күнеле утырды. Анын озынаеп төшкән юка, ябык йөзенә алсулык йөгерде. Хәтта юк кына уйлары да үзен оялтырга җитә калдылар. Әмма бу оят хисе һәм оялу тойгысы ана ниндидер серле рәхәтлек алып килде. Әле генә ешланып тибә башлаган йөрәге басылды, сулышы тынычлык алды. Күнеленә олылык белән мәртәбә тойгылары килде. Бая гына тәрәзәдән карап тора иде. Үзе кебек саргая барган ак каен ана бүген дә елмаеп күз кыскандай тоелды. Апасынын фатиры икмәк заводыннан ерак түгел, исемсез тыкрыкта булып, йортларынын янәшәсендә генә якты дөньяга кыяр-кыймас сузылып ак каен үсә. Кәүсәләре зәгыйфь, нечкә. Әле кичә генә яфраклары яшел иде, бүген инде аларнын сарылыгы гаҗәеп бер серле матурлык сыман күзаллана.
Көз көннәрен Фәхри Хисами яратмый. Ә шагыйрьләр киресенчә булырга тиешләр түгелме сон? Бәлки анын чынлыкта үзен шагыйрь дип атарга да хакы юктыр? Ил һәм халыклар атасына: «Мин — халкымнын талантлы һәм танылган шагыйре!» — дип үзе турында белдереп, азмы үтенеч хатларын язган беркатлы юләр кеше! Әгәр дә бу сүзләре хакыйкать булса, Сталин кебек бөек кеше ана җавап бирми калмас иде. Юк, ул сүзләре хатадан икән шул. Аһ, явыз син, дөньялык! Дан һәм хөрмәт белән алдыйсын да адәм баласын, һаман ышандырып йөртәсен-йөртәсен дә, бәла чокырына баштүбән төртеп төшерәсен. Фәхри Хисами да нәкъ шушы кылдай нечкә, кылычтан үткер сират күпере аша узды. Әмма җәннәткә түгел, ут эченә барып төште. Теге дөньяныкына түгел дә түгелен, әмма бу дөнья тәмугына! Болай да була икән шул ул!
Язу өстәлендә ачык калдырылган дәфтәрдә кыз баланын матур кулы белән пөхтә итеп: «Ак каеннын сары яфраккае йөрәгем күк лепе-лепе килә...» — дигән шигъри юллар язылган иде. Фәхри Хисамины алар бик тә гаҗәпләндерде. Башка шагыйрьләр моны әлбәттә: «Йөрәккәем сызлый, каен яфрагыдай бәргәләнә дөнья җиленнән», — дип, әүвәле үзләрен, үзләренен эчке кичерешләренә бәя биреп язар иделәр. Ә Кәримәнен күнеле андый түгел. Ул башкаларны алга чыгара, аларнын хәсрәтләрен үзенеке итеп бирә белә! Менә кайда бөеклек!
Шушы укыганнары һәм уйлары, бәяләмәләре белән бәйле Фәхри Хисами Тукайны, Такташны, үзенен язмаларын хәтере аша уздырды. Кәримә кебек фикерләгән һәм дөньянын серләрен аңлый, күрә, бәяли алган башка бер генә каләм иясе юк икәнлеген аңлады. Барысы да алга минне чыгара һәм үзләрен лирик герой итәләр икән бит. Ә менә ничек итеп язарга кирәк: «Нигә шулай борчу тулы булдың, йөрәгемә салдың серләрең?..»
Кәримәнең бу шигыре «Әнкәй» дип атала иде. Фәхри Хисами тагын да уйларга бирелергә, катлаулы балачак тормышларын, газиз әнкәсенең авыр гаилә йөген ялгызы тартып барган, бәхетнең нәрсә икәнлеген дә күрми иртәннән кичкә кадәр барча көннәрен эш белән уздырган чакларын исенә төшерде. Кеше бу җир йөзендә бер генә дә сөенмичә, бары гаҗизләнеп һәм интегеп кенә яши икән шул. Анда да әле урыс побы килеп, өсләренә карачкы кебек ябырылып: «Сез — керәшеннәр, чукынган православный, чиркәүгә йөрегез, юкса острог булыр урыныгыз!» — дип куркытулары, әнисенең моңа елаулары, апа-энеләренең, куркышып, сәке астына посулары: «Мин керәшен түгел, мөселман!» — диярәк Фәхринең дә поп итәге астында чәбәләнүләре: «Что с этим Федором-Федотом?» — дигән сүзләреннән коты очулары — барысы-барысы да бүгенге көндә генә булган хәлләрдәй хәтерендә иде. Аның әнкәсе төннәрен ай яктысында намаз укый-укый елый иде бит. Фәхри дә, аңа ияреп, бала чагыннан намазга басты. «Динебезне, мөселманлыкны ташламагыз!» — дигән сүзләрне бәгыренә чокып язган иде. Авыр Урал шахталарында да намазын-уразасын калдырмады. Ә Совет кергәч, Бишбалтада татар мәктәбендә әдәбият укыта башлагач, әнкәсенең бу васыяте дә, нәсыйхәт итеп әйткән сүзләре дә, гореф-гадәтне тоту да әкренләп, үз җайлары белән онытылдылар. Ул боларны Сталин төрмәсендә үк исенә төшереп аһ иткән иде. Әмма өзелгән җепне ялгап җибәрә алмады. Шуның белән бергә тоткынга эләккән кешеләр һәммәсе дә диярлек ата большевиклар булып, дин һәм чиркәүгә, алар тирәсендәге кешеләргә карата кискен тәнкыйтьтә торалар иде.
Бу хәл Фәхри Хисамига тәэсир итми калмадылар.
Кәримәнең шигырьләрен укыган саен Фәхри Хисами әле хатирәләргә, әле фәлсәфәгә бирелде.
Бишбалта мәктәбендә әдәбият укытуы тормышын көйләү, гаилә кору өчен төп нигез иде. Инде дә иҗат белән шөгыльләнүне алга чыгарып, Язучылар союзына эшкә күчеп, гомерендә беренче тапкыр иркен сулыш аламын дигәндә генә аны төнлә килеп алып киттеләр.
Фатирлары олы капкалы йортта иде. Фәхринең эш бүлмәсе, йокы урыны шул капкага карап торган тәрәзә артында булып, ул кич буена иҗат итеп утырды. Утны сүндереп, инде ятамын дигәндә күңеленә бетмәс-төкәнмәс кебек тоелган уй төшеп, кузгала алмыйча калган иде. Күктә тулган ай тантана итә. Урамда көндез салкын яңгыр яуган, ә хәзер аязган, суыткан. Капка шыгырдап ачылды. Аның йөрәге жу итеп куйды. Күн курткадан йөрергә яраткан Такташ кай вакытларны шулай соңарып килеп керә иде. Инде вафатына сигез ел. Нәрсә, исән микәнни?
Шунда ай яктысында икенче кешенең кулында көпшәле кара тимернең ялтырап алуын күрде. Фуражкасын да, погонлы булуын да күзләреннән төн карасы яшерә алмады. Ул да түгел, ишекне кактылар. Фатир хуҗасы үз ягында йоклый иде: «Кем бар анда?» — дип, гөбе төбеннән чыккан ачулы тавыш белән эндәште. Ишек артындагылар кичекми ачуын таләп иттеләр. Эчке келәнең күтәрелгәне дә ишетелмәде. Шалтырап кую аның гадәтендә иде, югыйсә. Фатир хуҗасының аһ орып авып калуы, ишектән фонарь яктысына каршы сержантның күренүе, кичекмәстән лампа уты кабыну, Фәхри хатынының куркынган йөз белән ак җәймә эчендә күтәрелүе һәм тагын да башка төрле тормыш картиналары күз алдында буталып алды. Мәсьәлә ачык иде: Фәхри Хисамины алырга НКВД килгән!
Бәреп кергән кешеләр үзләренең кем икәнлекләрен әйтеп тормадылар. Җитди һәм әрсез кыяфәтле бу кешеләрнең асыл ниятләрен аңлавы авыр түгел иде. Ярты сәгать эчендә башы өскә килгән бүлмә, хәйранлыкта калган хатыны, аңсыз хәлгә диярлек җиткерелгән фатир хуҗасы — болар ул чор өчен хас күренешләрдән булып, шагыйрь йөрәгендә мәңге яңарып торачак сурәттә уелып калдылар. Фәхри Хисами үзен бик тә тыныч тотты, алып чыгып киткәннәрендә дә:
— Борчылма, хатыным-җаным, минем бер гаебем дә юк! Тиз кайтырмын!
— диде.
Озата баручы сержант бер сүз дә әйтмәде, эткәләмәде, төрткәләмәде. Күн киемлесе генә:
— Сохарилар да киптереп куйгансың, ә үзең гаебем юк, дисең! Менә бит ничек! — диде.
Фәхри Хисаминың кулында чыннан да ак яулыкка төрелгән алты телем сохари иде. Бу аларны халыктан килгән гадәт буенча, кара көнгә дип, һаман да китап шүрлегендә тота иде. Аны Фәхри Хисами үзе үрелеп алды. Сержант ачып карады. Рөхсәт иттеләр. Шул сохарилар аны төрмәдә өч көн ач тотканнарында ярап куйды. Ул белә иде: Казанда нинди зыялы адәм бар, һәммәсе дә капчыклап сохари киптереп әзерләп тота. Алай-болай алып китә калсалар, анда аларны кем кайгыртсын? Күпләр китте бит инде. Әмма Фәхри Хисами үзен алуларын көтмәде һәм моны мөмкин хәл дип башына да китермәде. Бу вакытта ил буйлап зыялыларны юк итү эше баруын аның акылы да, күңеле дә кабул итмәде. Аңа моның олы бер сәясәт булуын төрмәдә һәм сөргендә кат-кат аңлаттылар. Әмма болар да Сталинга һәм булачак коммунизмга ышануларын сүндерә алмады. Ул мәхәббәте кире кагылган Мәҗнүн хәлендә иде.
Фәхри Хисамины, әллә нинди сораулар биреп, тикшерүчеләр җәзалап аптыратып тормадылар. Басылган һәм язган шигырьләренә «милләтче һәм чит ил буржуазиясе тегермәненә су коючы», «татар хөкүмәте калдыкларының ялчысы» дигән исем тактылар да, хәрби трибуналның хөкемен игълан итеп, әүвәле төрмә, аннары «вечное поселение»гә сөрделәр. Фатирдан алып чыгып киткән төндә аны атлы арба артыннан ияргән хәлендә китерделәр. Урамда көз иде, салкын иде. Сержант белән күн тужуркалы адәм арбада бардылар. Фәхри Хисамига гүяки: «Син, булдыра алсаң,
кач!» — дигән сыман, битараф иделәр. Ул батырлыкны шагыйрь башкара алмады. Берәр урам тыкрыгына агачлар арасына, һич югы күпердән Казан-суга ташланырга мөмкин иде. Ул боларның берсен дә эшләмәде. Хәтта уена да кертеп карамады. «Гаебем юк, чыгарырлар. Бу бары тик зур хата гына. Юри сынаулары! — диде аның күңеле. — Мин — коммунист, Сталинга һәм партиягә гашыйк!» Ул хәтта хөкемгә китерелгәнендә дә: «Менә гафу үтенерләр дә чыгарырлар!»
— дигән ышаныч белән атлады. Әгәр дә кем өстеннәндер ниләр сөйләгәнен сораштырып, хәбәр итүләрен таләп итсәләр, язып бирергә кушсалар, ул барысын да бәйнә-бәйнә башкарып чыгар иде, югыйсә. Әмма бер генә дә кызыксынып маташучы табылмады. Аның фикерләре дә, сүзләре дә һичкемгә әһәмиятле түгел иде. Тикшеренү органнарының, хөкемчеләрнең аңа карата битарафлыгы күңелен хәйранга калдырды. Фәхри Хисами бу хәлләрдән тәмам аптырашта иде. Ул хакта бүген дә бер фикергә килә алмый. Аны хәтта мыскыллый да иде бу хәл. Җитмәсә үзенең беркатлылыгы акылын хәйран итә. Мөгаен язмыш аны тагын да олырак бәладән коткарган булгандыр — монысын инде сөргендә чагында ачык төшенде. Шушы акылы ачылу күңелен тынычландырды. Аңа оят, бик тә оят булды. Әле хәзер дә ул шушы кара вакыйгалардагы беркатлылыгы өчен күңеле тулы авыр хисләрне йөртә.
VI
«Матбугат йорты» дип аталган газета-журналлар, китаплар, журналист- язучылар, шагыйрьләр, хәтта артистлар оясы да шушында — Казанның ин заманча дип саналган бинасы эчендә иде. Зур тәрәзәләре гүяки көннең яктылыгын йотып алып бетерергә теләп шулай дөньяга әрсез итеп карыйлар. Аны төзегән чакларны Фәхри Хисами хәтерли әле — татар китабы, татар мәдәнияте, әдәбияты үсешенә зур өметләр уятты ул. Ә менә хәзер ничектер уңайсызлык, авырлык тоясың аңардан. Сагыш, гамь эченә чумган, гүяки гасырлар эчендә адашып калган. Әллә завод-фабриканымы, әллә югары уку йортынмы, әллә нәрсәне хәтерләткән бина бу. Казанның көяз диварлы өйләре арасына кысылып басып тора, шөкәтсез генә дә түгел, йөзе чытык, үпкәчел, караңгы чырайлы кортка кебек ятсыну хисләре тудыра күңелләрдә.
Фәхри Хисаминың, кайтканнан соң, монда икенче тапкыр килүе иде. Әүвәлгесендә, ишек янына житкәч, ике яшь кешенең: «Кайта башладылар инде империализм ялчылары», — дип сөйләнеп чыгып килүләрен ишетеп, житмәсә берсенең: «Болай да тар матбугатыбызга, әсәрләрен китереп ташлап, авыр йөк булып төшәчәкләр әле, күрерсең!» — дип, кистереп, ачу белән әйтүләрен дә, башка сүзләрне дә ишеткәч, бу юлы да борылып чыгып киткән иде. Иске ярага яңасы өстәлде. Куен кесәсендә икегә бөкләп тыгылган шигъри сәхифәләре ничә көннәр шул килеш, кузгатылмыйча йөрделәр. Университетта очрашу өчен, анда шигырь укыганда бик кирәк булдылар, анысы. Әмма теге яшьләрнең сүзләре аның яңадан әдәбият мәйданына очып керү нияте белән жәелгән канатларын ике кат кисте. Инде менә бүген кабат килде. Бу юлы ишектә теге кыска буйлы, чатан аяклы, гүяки бер калыптан чыккан кебек кыска бармаклы кулларын жәеп сөйләшүче ике адәмне очратмавы гына аңа бераз күңел тынычлыгы өстәде. Тик алардан ишетеп калган сүзләр генә, беренчесен икенчесе уза-уза исенә төшеп, һаман да теңкәсен кортып тора. Шунлыктан адымнарында сүлпәнлек һәм йомшаклык тагын да артты. Ул бүген дә шул ук юыла-юыла агарып беткән һәм озак вакытлар киелүдән капчыкка тартым кыяфәткә килгән плащтан, төбе саегаеп киткән, ярым жимерек йортны хәтерләткән тар эшләпәдән иде. Баскычтан, югарыга күтәрелеп карамыйча гына, таный күрмәсеннәр, берүк, дигәндәй, сабыр гына күтәрелде. «Татарстан яшьләре» газетасының яки «Азат хатын» журналының кайсы катта, ничәнче бүлмәләрдә урнашканлыгын беләсе килсә дә, кешедән сорамады. Һәрбер ишекне карап чыгарга итте.
Бәхетенә коридорда кеше күренмәде. Бер жыештыручы ханым гына сулы чиләк күтәреп кайсыдыр бүлмәдән чыкты да аңа каршы килә башлады. Ярым караңгылыкта кешене тану мөмкин түгел иде сыман. Әмма Фәхригә ханым ничектер якын белеше
кебек тоелды. Аяк атлауларындамы, килеш- килбәтендәме танышлык бар? Туктатып сорау уңайсыз иде.
Шушы «Матбугат йорты»ның, төзелеп бетүгә, ачылыш тантанасына сөенеп килгән Фәхри Хисами Язучылар союзында эшли башлаган иде инде. Аңа өченче каттан якты һәм жылы бүлмәне бирделәр. Анда кереп утыргач та ул үзенең чиксез бәхетле әдип булуын тойган иде. Аңа беренче ишек шакыган кеше дә хатын-кыз затыннан икәнлеге исендә. Союз председателен эзли иде ул. Шигырьләр язам, ди. Шуларны алып килгән. Күп түгел, ун-унбиш әсәр генә. Аларны Фәхри Хисами, ханымнан сорап алып, әүвәле үзе укып чыкты. Ул тезмәләрдә тормышның авырлыгы, язмышның мәрхәмәтсезлеге хакында бәян ителгән. «Гөлнар ханым булам!» — диде шагыйрә, үзе хакында. Фәхри Хисами аның шигырьләрен тулы жаваплылык тоеп укып чыкты. Алардагы шигырь көчен бик яхшы тойды. Әмма ханымга:
— Бу әсәрләрегез Совет матбугатында басылып чыгарлык түгелләр, рухларында вак буржуаз төсмерләр жәелеп ята, чекрәеп торалар, — дигән сүзләр тезмәсен тезеп салды. Татар матбугаты, яна әдәбият китаплары ана бу рәвешле сөйли алырлык кына азыкны биреп куйган иде инде. Ул үзен шыгырдап торган тужуркалы гайрәтле комиссар итеп тоя. Шундый большевик турында язарга хыялланып йөргән кеше менә хәзер, ханымнын шигырьләре белән танышкач, рухи яктан җитлеккән булуын анлап алды. Үзенен идеологик юнәлештә үсешен дә, шагыйрь аталырлык өстенлеген дә тою ана рәхәт иде. Ханым канәгатьсез хәлдә чыгып китте.
Ә менә бүген бу җыештыручы хатын шушы вакыйганы анын хәтерендә янартты. Исеме ничек иде сон әле? Юк, белми. Хәтерләми... Әле генә исендә иде бит! Гөлчирә, Гөлназ?.. Ә әйе, Гөлнар ханым! Татарда ничәмә «Гөлнар туташ» исеме белән йөртелгән шагыйрәләр булгандыр — аларын инде хәзер тарих гыйлеме үзе дә оныткан. Ә менә бу «Гөлнар ханым» башка төрле иде. Бераз вакытлар югалып торды да «Матбугат йорты»нда кабат күренә башлады. Ул инде җыештыручы хәлендә иде. Бервакыт аннан Фәхри Хисами болай дип сорады бит:
— Сез нишләп мәктәптә балалар укытмыйсыз? Килеш-килбәтегез мөгаллимәнеке төсле! — дигән иде, ханым:
— Укучыларнын күнелен гарипләүдән куркам, — дип җавап бирде.
Ул вакытта да Фәхри Хисами анын сүзләреннән дөрес фикергә килә белмәгән икән шул. Инде менә уналты еллап вакыт узып киткәч, Сталин «иләге аша вакланып һәм чиләнеп чыкканнан сон», Гөлнар ханымны анлый да башлады бугай? Илдә яшәп тә, ул илне сөймәгән кешеләр була ала. «Гөлнар ханым»нын шигырьләрен укыштырып алуга ук, Фәхри Хисаминын күнелендә шундый тойгы калдырган иделәр. Ул аларда теге дөнья белән серле бәйләнешләр барлыгын да, Аллаһы Тәгаләгә ышану көченен үлемсез булуын да, серле символика һәм мәгънәләр дә, бәхет һәм сагыш, гамь һәм фәлсәфә берлеген дә күрде. Ханым турында татарнын акмеисты, революция- аударылыш заманнарына кадәр үк матбугатта декадент рухлы шигырьләре белән хәтта Дәрдемәнднен үзен шаккаттырган дип сөйли иделәр түгелме? Фәхри Хисами менә бүген генә шушыларны шаклар катып исенә төшерде. Ничек элекләрне бөтенләй дә хәтеренә китерә алмаган? Әллә бу хәтер бары тик картая-картая гына ачыламы?
Бу очравы да юкка гына түгел, ханымнан гафу сорарга тиеш ул. Анлар, кабул итәр!
Шунда Фәхри Хисами җыештыручы ханым артыннан китте. Монда коридор борыла, яктыга чыга икән, кояш та туры карый.
Әмма Фәхри Хисами ялгышты. Бу хатында «Гөлнар ханым»нын чалымнары юкка чыкты. Теге — чандыр, сылу, гамьле шагыйрә белән бу тупас, эре кыяфәтле, калын иренле һәм дәү борынлы җыештыручы хатын арасында бернинди дә уртаклык була алмый, билгеле.
Сонгы вакытларда үзенен бүселеп китеп уйлану, тормыш хатирәләрен янарту гадәтеннән арына барырга тиешлеген, унга-сулга китәргә генә торган фикерләрен җыйнап бер ноктага тупларга кирәклеген Фәхри анлый иде. Әмма ниндидер олы, озак
елларга сузылган каты авырудан сон кешенен ничек акылы-аны, күнеле-рухы уянып китә, ул да шушындый үзгәрешләрне үзендә хис итә торды.
«Татарстан яшьләре» дип вак кына хәрефләр белән кызыл тактага кысаланган язуга килеп җитеп, Фәхри Хисами ишек какты. Әмма аны ишетмәделәр. Калын, күн сыйфат дерматин белән тышланган олы ишекнен артында бер туташнын көлгәне тонык кына янгырап алды. Ул хәтта керергә дә дәште бугай?
Монда иркен һәм якты тәрәзәләрдән эчкә нур бөркелә, урамдагы табигать матурлыгына кояш үзе дә шатланадыр сыман тоела. Бер калын гына адәм, шкаф кадәрле олы гәүдәсен бераз алга бөгә төшеп, өстәл артында утырган секретарь кызга ниндидер ягымлы сүзләр әйтеп маташа. Фәхрине шәйләп алып, телендә тагын да бер-ике ялкынлы фраза биетте дә, шигырь сыманрак бөтереп, кайнар итеп укып китте:
— Керәләр вакытсыз, йөриләр тактсыз, тыз да быз, тыз да быз — машина-машина кешеләр, паровоз-паровоз кешеләр...
Бу анын экспромты иде. Фәхри бик яхшы аңлады. Хәтта түргә таба узып, ишек якка төртеп күрсәтүе дә бары тик кереп качар җир таба алмагандай артыгы белән каушавыннан иде.
— Әйе, үзендә! Сезне кем дип әйтик? Нинди йомыш белән идегез? Ярты сәгатьтән обкомга китәселәре бар! — диде кыз, үзенең тугры секретарь икәнлеген сиздереп. Аның өстәле янында ярым биегән карт пеләш «шагыйрь» кисәге:
— Ничек? Сез бит әле генә «үзендә юк» дигән идегез! Мялүшкә! Сез нәрсә? — дип, ризасызлык белдерде. — Мин бит уен белән түгел, эш белән кереп чыгасы идем.
— Аның сезне кабул итәсе килмәсә?
Секретарь кыз бу сүзләрен шундый да җитди итеп әйтеп куйды, Фәхри артка чигенергә мәҗбүр булды. Шушы кояшлы бүлмәдә ул бүген инде икенче кат оятлы. Каядыр барырлыгы да юк. Ник кенә килде, керде?
— Абый, сезгә түгел! Безнең Сабир абыйга ул сүзләр. Баш редактор аларга эш кушты. Шуны язмый торып, күземә күренәсе булмасыннар, диде!
Кызның бу сүзләре калын шкаф Сабир әфәндегә җитә калды. Ул дәү корсагын тагын алга чыгарып, бөеренә таянган килеш әйтергә дә өлгерде:
— Вәт тек яндыгыз, сеңлем Мялүшкә! Яндыгыз! — Күкрәк яны костюм кесәсеннән урталай бөкләнгән кәгазь битләрен чыгарды. — Менә ул, язылып та бетте. Шуны хөкемнәренә алып килгән идем. Ә сез — тоткарладыгыз!
Туташ бер агарынды, бер күгәренде һәм Сабир әфәндене ишектән кертеп тә җибәрде. Аннары гына Фәхри Хисамига:
— Абый, сез мине гафу итегез инде, — дип үтенеп, — бу безнең данлы Сабир Хәсәншиныбыз иде. Соңгы көннәрдә тәмам бозылды. Әллә нинди хәйләләр кора, редакторыбыз белән дә телгә килеп алды, — диярәк аңлатма ясады.
Кызның болай ачылып китүе сөенерлек хәл түгел иде. Күңелендәгесен мең йозак артына яшерергә өйрәнгән халыкның шушы соңгы елларда кинәт сулышы ачылып алудан серләрен сибәргә теләвенең сәбәбе нилектән икәнлеген Фәхри Хисами төшенә, әлбәттә. Әмма аңлаганы саен күңеле шиккә төшә бара.
VII
«Татарстан яшьләре» газетасында Кәримә Дулатованың өч шигыре берьюлы басылып чыкты. Кирәк дигәч, аларга фатихалы сүз башын Фәхри Хисами язды. Ансын китерә килгәч, баш редактор:
— Үзегезнең шигырьләрне дә бастырырга иде. Университет сезне бик җылы кабул иткән. Ике атна буена бары тик шул хакта гына сүз йөрде. Көтәбез. Яшьләр газетасына яшьләрчә шигырьләр җитми, — дип, шундый җылы итеп сөйләде, аңа ышанмыйча мөмкин дә түгел иде.
— Минем яшьлек узган инде, — диде Фәхри Хисами, аңа җавап бирергә ашыгып. — Хәзер шигырь турында түгел, тормыш, ничек яшәү турында борчылырга кала.
— Әйе шул! — диде редактор, онытылып китеп, янында фикердәше утыргандай үзен хис итеп. — Әллә ничек кенә, барысы да кинәт кенә җимерелде дә төште. Көтелмәгән үлем...
Әмма ул шунда ук үзен кулга алды. Сүзе Сталин хакында икәнлеген чак кына әйтеп ташламавына шаккатты. Әле кем алдында бит — Фәхри Хисами кебек җан көеге, «халык дошманы» дигән адәм актыгы каршында күнелен ача язды. Хәерсез!
Редактор комач кебек кызарып утыра иде. Өстәл артыннан чыгып, тәрәзә форточкасын барып ачты. Карыш буйлы бу адәм моннан унбиш ел элек «Матбугат йорты»на комендант булып эшкә кергән иде. Фәхри абыйсы янына сугылгалап, чәй эчеп йөргәләп, һәммә юкны-барны сөйләп аптыратучылардан иде. Танымас кебек тоелса да, алай кыланып маташмады. Беренче көнне үк:
— О Фәхри агай! Күптән көтә идек. Әмма ашыгам. Анда Миләүшә әйткәндер, обкомга барып җитәсе! «Совещание»! — дип, әмма кулындагы шигырьләрне алып калып: — Бер-ике авыз сүз кирәк булыр. Иртәгә килеп, туры үземә керерсез. «Икегә» көтәм, сәгать икегә! Килештекме? Бик яхшы! Миләүшәгә әйтеп куярмын! — диде дә, сөреп чыгаргандай ашыктырган иде.
Ярый әле бүген Фәхри көндезге сәгать бердән үк монда. Редакторнын «икегә» тагын да «совещание»се икән. Миләүшә әйтеп куйды. Ул да түгел, редактор да төшке аштан кайтып җитте. Әмма кыяфәтен ясалма үзгәртеп өлгерде. Күреште. Кабинетына керергә тәкъдим итте.
Бик тә үлчәп сөйләшкән кеше белән әллә ни озын әнгәмә корып булмый. Әмма Фәхри яшь шагыйрә хакына түзәргә булды.
— Сер итеп кенә сорасам, нәрсә әйтерсез икән? — диде шунда редактор, Фәхригә карап-карап куеп.
Редакторнын уенда нәрсә икәнлеген белүе авыр иде. Мөгаен аны бу шигырьләрнен авторы кызыксындырадыр?
— Ничегрәк анда? Авыр булмадымы?
Фәхри Хисами анын тел төбен шунда ук анлап алды һәм алдан әзерләп куйган җавабын да бирде:
— Мина әллә ни кыен ашатмадылар. Монда да җинел булмаган. Сугыш. Кырылыш. Фашизмнын дәһшәтенә түзеп кара! Көн дә фронтка, кайнар ут авызына җибәрүләрен сорадым!
Алар күзгә-күз карашкан хәлләрендә бераз сүзсез утырдылар. Кечкенә башлы редакторнын күзләре дә чепи иде. Әмма елгырлар. Сиземлеләр. Мондый кешеләр, асылда, күз белән ишетә, күз белән сөйли. Азмы бәндәләрнен бәхет юлын аркылыга кискәндер?
Әгәр дә кемдер хакында кирле-мырлы уйлап, анын каршында начар фикер йөртеп утырсан, мондый әнгәмәнен ахыры бер дә яхшыга бетмәячәк. Тел чишелеп китүчән бит ул. Юктан гына уйларынны ачып ташлавын бар. Кешеләр хакында яхшы уйларга, кешеләрне мактый белергә кабат өйрәнергә кирәк Фәхригә. Әмма вакыт җилдереп бара тора. Моны «реабилитация чоры» дип атыйлармы әле?
Фәхри Хисами ничек тә яхшы уйларга бирелергә теләде. Кәримәне исенә төшерде. Шунда йөрәге жу итеп куйды. Аһ, Кәримәне ярата икән бит ул! Бу нинди диваналык тагын?
Әгәр дә кешеләрне хөрмәт итәргә, аларга сокланырга күнеленне кабат өйрәтмәсән, авыр, бик тә авыр булачак яшәүләре. Җәмгыятьтә башкача була да алмый. Үзара көнчелек белән янучылар әйләнә-тирәнне урап алсалар, сина тормышнын мәгънәсе калырмы сон? Юк, билгеле. Андый коллективта үзеннен дә эшлисен килмәс. Бары тик мәхәббәт кенә кешенен хисләрендә тотрыклылык уята ала, бары тик мәхәббәт кенә кешедән чын кеше ясый. Фәхригә бу хакта Кәримәнен күзләре сөйләмәделәрме? Тормышка янадан, кабат кайтыйм дисә, ана газапка салучыларынын һәммәсен дә гафу итәргә кирәк, шуна, ярлыкауга өйрәнергә! Әгәр дә тормышнын каршылыклы җилләре кемне дә булса какмыйча, екмыйча, тимичә калдырган, җитмәсә аны, күтәреп алып, югарыга, үзе дә уйламаган тау сыртындагы
тәхеткә илтеп утырткан икән, мондый язмышка насыйп ителүе өчен һич үпкәләргә ярамый. Бәлки ул борынгы берәр әүлиянен нәсел баласыдыр, бәлки анын буыныннан киләчәктә берәр игелекле бала туачактыр?
Менә бүген дә күнелендә Фәхри изге хисләрен кузгатырга теләп уянган иде. Кәримәнен сабыйларча беркатлы, табигый агымдагы ягымлы шигырьләрен искә төшерүдән көне башланып китте. Ул кызга күнеле якын икәнлеген дә исенә төшерде. Инде редактор әфәнде белән күрешсә, Кәримәнен шигырьләре хакында фикерен ишетсә, ана шушылар бик тә җиткән. Тик ул буш түгел, «совещание »сенә ашыга, Фәхринен аны тоткарларга хакы юк.
— Без барыбыз да ул яшьтә мондый шигырьләр яза идек инде... Үзегез дә бик яхшы беләсез...
Редакторнын сүзләрне нәрсәгә болай тәмамлавын Фәхри анлый алмады. Тәне буйлап әрнү хисе йөгереп узды. Кинәт, көтмәгәндә бәгыренә китереп типтеләрмени, сүзне зат белеп төгәлли алмас, уендагысын әйтмәс хәлгә төште.
ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Кәримә бер ел эчендә бөтенләй дә әллә кемгә әверелде. Ул хәзер ин талантлы, ин өметле, татар әдәбиятынын бөек киләчәге саналган шагыйрә иде. Язган әсәрләре һәркайда зур теләк белән басыла, алар хакында матур- матур мактау сүзләре әйтелә. Ә Фәхри Хисами абыйсы ана үлеп гашыйк. Кәримә мона да чиксез куана, мәнге шулай буласын белә. Әгәр берәр шигыре газета яки журналда басылмый калса, яисә көттереп газапласа, хәзер Фәхри Хисамига җиткерә һәм ул, кара кайгыга батып, барча эшен ташлап йөгерергә генә тора. Хатын-кыз халкы шундый инде ул, ана аерым зур игътибар бирсән, сине үзенен колы ясарга гына тора. Әгәр дә яратканынны сизенсә, яки яратам дип ышандырсан, синен алда үзен бөтенләй дә әллә кемгә куя башлый. Әмма чын хатын-кыз андый булмый, диләр. Ялган хатыннар ир-егетләргә карата шундыйлар, имеш, ә дөресләренен күнеле тормыш иптәшенә хөрмәт белән тулы...
Кәримә исә кемгә дә охшамаган, үзенен яшьлеге аркасындамы, әллә шагыйрә булуыннанмы — үзен чын белән ялган арасында кебек тойды. Әмма кыз шуны да төшенеп өлгерде: кайбер кешеләрдә йөрәк мескенлеге гомер буена була, андыйларны тормыш, дөнья әллә ничекләр сынап, ныклы итәргә теләп, чүкеп-яндырып та карый. Ә алар һаман да элекке хәлендә кала. Андыйлар яисә әүлиягә әверелә, яки диваналыкка чыга. Фәхри Хисами нәкъ менә шундый кеше, хәлсез, бичара һәм бер ел эчендә Кәримәнен уенчыгына әверелде дә куйды түгелме? Ул әлегә Кәримәнен елдан-ел көч аласын белми, күз алдына китерми, һаман да аны шушындый булыр дип күзаллый. Ана ышана. И юләр карт! Ә Кәримә анын мескенлегеннән файдаланачак әле! Әгәр дә бер ел элек кыз үзенен мондый буласын белсә, борчу-хәсрәт эчендә ничәмә шигырь язар идеме сон?
Хәер, бу сонгы елда Хәнифә ханымнын Газизчигенә «күз тиде». Көтелмәгән хәл буларак кабул ителеп, йорт эче сулышын югалтты. Анын Кәримә белән кызыксынуы кышкы бозларны күтәреп ташып чыккан язгы сулар кебек әрсезләнә барды.
Беркөнне кызлар гадәтләренчә дәрес әзерләп утыра иде, яннарына Газизчик (гомер булмаган хәл) килеп керде һәм өстәлгә яшьләр газетасын җәеп салды да:
— Бу сезме? — дип сорады.
Кәримә кып-кызыл булды. Киреләнеп: «Бу мин түгел, минем шигырьләрем генә!» — димәкче иде, сүзләре дорфа килеп чыгасын уйлап алды. Шунда дөньясы үзгәрде, күнеле булып елмая алды.
Дәү һәм күркәм егет Газизчиккә кыенлык кичерү өчен шушы да җитә калды. Ул үзенен ак һәм озынсыман тоелган кулларын кая куярга белмәде. Баскан урынын онытты. Җитмәсә Кәримә ана үтәли карап тора иде.
— Укыдык инде без аны! — диде Сабира, шунда газетадан карашын Газизчик ягына юнәлтеп.
Ике яклап кисешкән ут эчендә калгандай егет артка чигенергә мәҗбүр булды.
— Мина ошады, — диде ул, мангаена чыккан тирләрен кесәсеннән алган кулъяулыгына сендерергә тырышып. — Шагыйрә белән яшибез икән бит без!
Ул әллә көлә, әллә куана иде. Кызлар, аны бервакытта да мондый билгесез һәм бәя биргесез хәлдә күргәннәре булмаганга, бераз аптырабрак калдылар. Сабира да, Кәримә дә әүвәле анарда мыскыллау төсмерләрен сизенделәр, аннары кыяфәтенә балаларча эчке куану билгеләре чыкканын да тойдылар. Ә бераздан бөтенләй дә аптырашта калдылар. Газизчик абыйлары аларга сәерләнгән сыман тоелды. Егетнен гыйшык утына төшкәнлеген, шунлыктан акылын җуйганлыгын, тәҗрибәләре булса анлар иделәр. Әмма мона кадәр үзләре генә мәхәббәтне белеп, башкаларга да яратырга мөмкин икәнлекне уйламадылар булса кирәк. Алар өчен гашыйк егетләр бары тик романнарда гына! Ә тормышта бу мөмкин түгел. Әнә Кәримә мәхәббәтендә саташып шигырьләр яза. Кемне сөйгәнен дә белми бугай? Сабира аннан:
— Бу шигырьләрен дә анын турындамы? — дип сорый.
— Әйе, — ди Кәримә, — анын турында!
Сүзләрнен кем хакында барганлыгын кызлар үзләре бик яхшы беләләр дә кебек. Кәримә Сабиранын, әнә шул әллә нинди Фатыйх хакында сөйләп, колак итен былтыр ел буена ашады. Аһ итте дә шигырь язды, ваһ итте дә җыр чыгарды. Кәримәнен көтмәгәндә мыштым гына көйләп алу гадәте берара вакыт Сабирага да күчеп, чак кына гадәтенә әверелеп куймады. Авылга кайткач, шулай онытылып җыр сузганнарын бер, ике, өч тынлады да, әнисе канәгатьсезлек итте:
— Бу нинди диваналык икән тагын? Укыган кешенен акылы авыша ди торган иделәр. Кызым, зиһененә зыян килмәгәндер бит? — диде. Сабирага оят булып китте. Тора салып, юктан да җырлау гадәтеннән ваз кичү өчен ана тырышырга, үзен кулда тотарга өйрәнергә туры килде.
Ә Кәримәнен җырлауларына, әти-әнисе бер дә аптырамый, бу гамәлендә зиһен буталуны да, диваналыкны да күрмиләр. Нигә бу дөньяда кешеләр үзара тигез түгел? Кайдадыр ерактагы, Сарман районы дип аталган Ләшәү авылында авыз тутырып җырларга, күнеленне сагышка-монга салырга ярый, ә менә Арчада моны юләрлеккә саныйлар? Ул Сарман ягын җырлы як диләр шул, ә Арчанын, әнә Тукай дөрес яза, тавыклары гына җырлый.
Бүлмә ишеге кабат ачылып, инде күптән чыгып киткән Газизчик абыйлары тагын да күренде. Анын кулында бу юлы газета түгел иде.
— Кызлар, мин бүген кичке сеанска кинога билетлар алган идем, кайсыгыз белән барырмын икән? — диде ул, әле Кәримәгә, әле Сабирага карап. Моңа кадәр Газизчик абыйлары аларнын икесен дә үзе белән ала торган иде. Бүген башкача. Әмма кызлар икесе дә бу юлы чаялык күрсәттеләр:
— Мин барам, абый, мин! Мин! — дип, хәтта балалар кебек кулларын да югары күтәрделәр.
II
— Сез Казан шәһәрен яратасызмы?
Газизчик абыйсыннан мондый сорауны ишеткәч, җитмәсә үзенә төбәп әйтелгәч, чая Кәримә тагын да югалыбрак калды. Аннан гүяки: «Сеңлем, сез мине яратасызмы?» — дип сораган кебек булды, ахрысы? Соңгы вакытларда әллә ничек килеп чыга тора шунда. Әле Фәхри абыйсы аны, кулыннан тотып, тәмам каушаткан иде. Инде менә Газизчик абыйсы әллә нинди сәер һәм ят күз белән карый, гүяки нидер әйтергә тели. Ярый ла янәшәсендә Сабира барса? Аның артына, әнисенең итәк янына качкан бала сыман, күмелеп сыенырга мөмкин булыр иде. Най ул күңел, әллә кайларга ашкына. Нәрсәгә дип әллә кайларга тартына инде? Бу кадәр хыялый булуын әтисе дә яратмый. Бары тик әбисе генә аңлый торган иде. Инде ул да еракта. Элек, хәтта былтыр гына да Кәримәнең күңеле тулы башка төрле хисләр иде. Ул үзенең шагыйрә булырга тиешлеген, шигырь белән генә яшәүдә рәхәт табуын йөрәгендә саклый торды. Ә хәзер, быел барысы да башкача юнәлеш алды. Газета-журнал тирәсендә дә юлына абый кешеләр аркылы төшәргә, сөю сәгадәтләре турында
искәртергә генә ашкыналар. Кәримә аларны аңлый да, аңламый да. Җитмәсә, юри төрттереп:
— Фәхри абыегыз белән борчаклар ничегрәк пешә соң? — дип, һырхылдаган булалар.
Элекләрне Кәримә мондый үртәүләрне аңламый торган иде, хәзер төшенә дә сыман: Фәхри абыйсы белән икесе арасында ниндидер нечкә мөнәсәбәтләр урнашканны сизәләр икән шул алар. Моның сәбәбен Кәримәнең һаман да мәхәббәт турында шигырьләр язуыннан күрер идең дә, Фәхри абыйсы үзе дә кабат яшьлегенә кайткандай булуын ничә кат тәкрарлаганы бар. Әүвәле аның хисләре аңлашылып җитми кебек иде. Әмма Кәримә сизенә, бөек шагыйрь Фәхри Хисами аңа гашыйк. Араларында яшь аермасы зур булуга карамастан шушы хәл. Бәлки моның сәбәбе шагыйрь абыйсының балалары булмаудандыр? Әгәр дә Кәримә кебек кызы үссә, ул андый хисләргә чуммас та иде. Аһ, никадәр мәрхәмәтсез булган Фәхри абыйсына карата тәкъдир, гаиләсен дә харап иткән, үзен дә төрмәләрдә, тоткыннар лагерьларында газаплаган.
— Туташ, нигә сез минем сорауларыма бер дә җавап бирмисез?
Газизчик абыйсының барлыгын, үзе белән сөйләшеп атлавын, Сабираның, сын күрсәтергә теләгәндәй, берничә адым алгарак китеп, энәдән-җептән киенгән хәлдә, энҗе бөртекләрен тезгәндәй сак та, күркәм дә уч төбендә генә йөрүләрен онытып җибәргән Кәримә бераз оялгандай итте. Ни әйтергә дә белмәде. Кешенең күңеле күкләрдә йөзсә, җиргә тиз генә әйләнеп кайта алмый дигән сүз шушы хәл түгел идеме? Кәримә тагын да кызарды-алсуланды, җавап бирергә ул Газизчик абыйсының нәрсә хакында сөйләгәнен хәтеренә китерә алмады. Кабатлап сораса, зиһене хакында нәрсә уйларлар?
Шулай да сүз тапкандай булды һәм:
— Әйе, — дип җавап бирде.
— Нәрсә турында әйтәсез?
Кәримә Газизчик абыйсының бу соравына да җавап бирә алмый иде. Хәзер инде «әйе» дип кенә котылу да мөмкин түгел. Бары тик тыныч кына, уйлангандай атлавы мен тапкырлар дөресрәктер кебек.
— Кәримә туташ, сез үзегезне эредән тотасыз. Бу хәл бик тә күнелсез. Яныгызда барган кеше өчен бигрәк тә!
Газизчик абыйсынын болай ук дип әйтерен көтмәгән кызнын йөрәге аһ итте. Мона кадәр үзен һаман да балаларча тотуы азмы аны борчый иде. Бигрәк тә Сабира, җанына тиеп:
— Синен әле үсәсен дә үсәсен бар! — диярәк азмы әйтте.
Әйе, ана җинел, йөрәге дә күбәләк канатлары кебек күтәреп алып китүче шигъри хисләргә бирелми, акылын да төрле юк-барлар белән тутырмый. Кәримәнен генә җаны әрнүчән. Ул һәммә нәрсә өчен хафага төшә. Сабирадан берүк кенә: «Ни өчен безнен гадел партиябез Сталин кебек вәхшиләргә юл бирде икән? Нигә аларны вакытында хөкемгә тарта белмәде?» — дип сорап кара әле син, хәзер ул кара көеп чыга, бөтенләй дә сөйләшмәс була. Элгәрерәк вакытта Кәримә аны монын өчен ачулана, хәтта канына тоз да сала торган иде. Ә хәзер алай итәргә курка. Кайвакытта Сабира ана шымчылык өчен махсус тагылып куелган кешедер сыман тоела башлый. Анын Кәримә язган шигырьләрне һәрдаим укып баруы да, кулъязмаларыннан алдан ук күп нәрсәләрне белеп торуы да әүвәле рәхәтлек бирә иде. Әмма сонгы вакытларда хәл башка якка үзгәреш алды. Сабира беркөнне:
— Партиябезгә тел тидерәсе булма, Кәримә! Төрмәдә черетерләр! — диде, шуннан бирле араларына суыклык йөгерде. Инде менә хәзер дә Сабира анын белән янәшә атлап барырга теләми, юри алдан китте. Бәлки үзенен сылу буе белән Газизчик абыйсын кызыктырасы киләдер? Белмәссен, анын да күнеле бар бит! Ул үзе чәчәк кебек шул!
Сабира, Лобачевский урамыннан борылып, алдан сөйләшенгәнчә, Киров бакчасына барырга юлны сайлады. Анда көндезләрен дә халык күп йөри. Кичләрен
Сабира белән Кәримә шул бакчага, истирәхәт кылып, һава алыштырып керергә чыгалар. Газиз абыйлары ял көннәрендә аларга ияргәли. Гадәттә ул читтә, үз уйларына бирелеп йөрүчән.
Вакыты-вакыты белән шушы бакчанын Фукс йортына каршы почмагында җинел товар сатучыларнын базарлары оеша. Газизчик абыйлары, анда төркемнәр җыелуны күреп алуга, тизрәк араларына кереп катнаша. Әле берәр яхшы, күптән эзләгән китабына юлыга, сатулашып, аны, зур бәяләр биреп, үзенеке итә, әле яхшы каләм яки кара савыты ишеләргә кызыгып, аларны ала, шулар хакында соныннан Кәримәләргә озаклап берәр кыйсса сөйли. Анын белмәгәне юк.
Хуҗабикәләре Хәнифә Галиевнанын тәрбиясендә үскән бөртек улы булса да, Газиз абыйлары бер дә анарга охшамаган: кешелекле дә, юаш күнелле дә. Хәтта кул бармакларына кадәр сөякчел һәм озыннар. Ана берәр скрипкәче булырга кирәк иде дә бит. Хәнифә Галиевна әйтә:
— Агач кылын тибрәтеп йөреп, кем дә була алмас иден, — ди. — Инженер кешенен анын мәртәбәсе дә зур, дәрәҗәсе дә олы, эше дә акчалы.
Скрипкәче дигәннән, Газизчик абыйлары әлегәчә бүлмәсенен диварында түрдә, ишегенә каршы якта эленеп торган шул серле уен коралына бармак белән дә чиртеп караганы юк. Ике ел эчендә Кәримәнен күзенә шул скрипкә дигәннәре ничә тапкыр чалынды, хәтта күнеленә: «Нишләп анда эленеп тора икән?» — дигән сорау да килгәләп алган иде. Әмма кызыксынуын канәгатьләндерерлек җавапны таба алганы юк. Хуҗаларыннан сорар иде дә, әллә ничек, җайсыз.
— Кәримә туташ, сез тагын минем сүзләремне ишетмәдегез!
Газизчик абыйсы бу юлы юри шаяртты. Юк инде, хәзер Кәримә аны үзе кызык итәргә тиеш. Наман-һаман юри шаяртырга димәгән, шаклар катарлык булсын әле!
— Ә сез берни дә әйтмәдегез бит! Мин колак куеп килдем! — диде кыз, Газизчикнен йөзен кызартып, җинелчә көлеп алып.
— Әйе, шулай икән бит, — диде егет, — ә мин әйткәнмен сыман булган иде.
— Нәрсә дип?
— Кәримә туташ, сез мина бик тә, бик тә ошыйсыз дип!
— Аңламадым.
Кыз чыннан да берни дә анлый алмады. Газиз абыйсынын нәрсә дигән сүзе иде соң бу? Юк, мөмкин түгел!
— Кәримә туташ, мин моны бәлки күптән әйтергә тиеш булганмындыр?.. Мин... Мин... Мин сезне яратам!
— Нәрсә ди ул?
Сабира аларны көтеп торган икән. Газизчик абыйсы Кәримәгә мәхәббәтенең асыл серен ачкан вакытта аның ишетеп торуы, җитмәсә хәйранлыкта сорау бирүе кичке ямьне берьюлы юкка чыгарды. Алар инде өчесе дә аптырашта калган иделәр. Шунда Сабира кисәк кенә борылды да, йөгерә-атлый, ашыгып китеп барды. Аның җилкә башлары калтыранудан, йөзен учлары белән каплап бетергән хәлдә баруыннан елавын аңларга мөмкин иде. Берьюлы ике кешенең эчке йөрәк серләре шушы вакытта, ачылу Кәримәгә үзенчә тәэсир итте. Ул кая керергә дә, китеп югалырга да белмәде. Каушады. Ничек белми йөргән? Сабира, әнә бит, Газизчик абыйсын ярата икән! Ә Кәримәнең бу хакта уйлау түгел, башында да килмәгән иде.
— Сабира, сеңлем, сез кая?
Газизнең эндәшүен ул инде хәзер ишетми, ишетсә дә, мыскыллануы аның үзәгенә төшкән. Шулай хәтере калыр дип кем уйлаган?
— Сез минем хисләремнең саф, чиста булуын аңларга тиешсез, Кәримә туташ! Җил дә тидермәм! Без бәхетле яшәрбез! Сез шигырьләрегезне язарсыз! Мин заводымда эшләрмен. Урыным, дәрәҗәм — яхшы. Ил каршында хөрмәтем кечкенә түгел. Мин сезне бәхетле итә алам!
Әле кайчан гына кыюсыз, хәтта хатынша тоелган Газиз абыйсының шушылай катгый төстә, хәтта киләчәк бәхетле тормышын да яхшы күзаллап сөйләүләре Кәримәне тәмам хәйран иттеләр. Шушы түгелме аның бәхетле булуына дәлил?
— Сез инде, Кәримә сеңлем, бу Газиз абыем шашкан, юләр сүзләр сөйли дия торгансыздыр? Мәхәббәт, чын йөрәктән булгач, акылны да буйсындыра икән ул, колы ясый. Мин сезне сөюем, сезгә гашыйк булуым белән бәхетле, хәтта мең тапкырлар бәхетлемен! Үзегезне дә, йөзегезне, буй-сыныгызны, шигырьләрегезне дә яратам. Сезгә карата булган изге хисләремне әнкәм дә белә. Мин ул хакта, быел, башка сезне фатирга кертмәбез, акчаны да җитәрлек алып кайтасың, кешедән оят дигәч, әнкәмә яшерми сөйләп биргән идем.
Аның бу сүзләреннән Кәримә уңайсызлык та, авырлык та тоярга тиеш иде. Тәвәккәллекне иярләгән егет, моңа кадәрге булган тынычлык кабырчыгыннан чыгып, инде кыздан җавап таләп итә башлар сыман тоелды. Әмма ул, ничек тиз кайнарланып алса, шулай ук суына да белде. Ә сүзләре барыбер дә Кәримәнең бәгыренә төшәргә, анда мәхәббәт орлыклары булып чәчелергә, озакламый сугарылырга һәм шытып чыгарга тиеш иделәр. Ә бит белә, кызның йөрәгендә егеткә дигән урын буш. Әйе, сөю-сәгадәт турында Кәримә шигырьләр яза, әмма алар кемгәдер гашыйк булуыннан түгел, мәхәббәтне олылавыннан, мәхәббәткә дан җырлавыннан! Хәтта шушы Газиз абыйсы турында да алар! Башкача була алмый. Нәр авазы, һәр сүзе изге хисләр белән сугарылган шигырьләрдән түгелмени? Газиз абыйсы да, аларны укып, хәтта күңеленә сеңдереп, инде ничәнче көнен бәхет эчендә яши. Кәримәнең холкын-фигылен дә, тирәсендә йөргән кешеләрне дә даими күзәтеп торган. Барысы да яхшы икәнлеген белә, бик белә. Сабира кебек тупас та, йомыкый да түгел Кәримә. Хуҗабикә Хәнифә Галиевнага да мөнәсәбәте искиткеч яхшы, хәтта кайбер кичләрдә алар икәүдән-икәү генә калып сөйләшкәләп утыралар. Газиз эшеннән кайтып кергәндә, аларны шул хәлдә ничәмә тапкырлар күрде. Әнкәсе аңа улының мәхәббәте турында бер дә әйтмәдемени? Шушы кадәр дә тел бистәсе, сүздә шомарган, капланмый- батмый торган чәпи ташыдай Хәнифә Галиевна һич тә әйтми-белдерми кала алмас. Газизчигы моңа бер дә шикләнми.
Әллә соң әйтмәгәнме? Менә сиңа, ничек алай була ала? Әнкәсе куркып калганмы, улының үзе башлап сүз әйткәнен көткәнме? Кәримәне яратып бетермәвеме бу? Алай дисәң, серен чишкәч: «Сабирадан өстен яклары күп. Сиңа карармы икән?» — дигән иде бит. Шул сүзләреннән соң, мөмкин булса, бөтен Казан халкын үзенең уч төбендә биетергә әзер йөргән әнисе әллә чыннан да куркып калганмы?
Кәримә исә хәйранлыкка төшкән хәлендә атлый бирде. Алар инде Фукс йорты каршындагы Киров мәйданы бакчасына да килеп керделәр, җир шарын күтәреп торган өч кешеле һәйкәлне дә әйләнеп уздылар. Ә кыз барыбер аңына килә алмады.
— Миңа җавабыгызны бирергә ашыкмагыз. Көтәргә дә ризамын. Аңлыйм, сезгә бер-бер фикергә килергә бәлки авырдыр да?.. Әмма үтенеп сорыйм, хисләремне санга алмыйча, мәхәббәтемне берүкләр кире кага күрмәгез! Миңа бик тә, бик тә авыр булыр. Ашыктырырга хакым юк!
Газизчикның шушы йомшак, һичкемгә күтәрелеп авыр бәрелмәүче, итагать һәм намус иясе, чибәр, пөхтә кешенең хәтта сүзләре дә мең кат алдан уйланып куелып, җебен-җепкә тезеп сөйләүләренә кадәр нинди таш йөрәкләрне дә эретерлек иде. Ә Кәримә? Ә Кәримә, шагыйрә җан, күптән инде күкнең җиденче катына күтәрелеп, аннан ничек җиргә төшәргә белмичә әлбәттә хәйранлыкта! Аның эндәшмичә ияреп кенә барулары моңа җитмеш җиде дәлилнең берсе лә!
— Газиз абый... Газиз абый, мин бит әле бик яшь. Укыйм. Укуымны бетерәсем, кеше буласым бар... Икенче курста гынамын бит әле, унтугызга гына җитәм!
Кәримәнең сүзләре Газиз абыйсын тагын да сөендерде. Булсын, унтугыз да тулмасын хәтта, ул аның унтугызын да, егермесен дә көтәр, бары тик яратсын гына! Менә бит күңеле ничек саф, укуы, кеше булуы хакында кайгырта. «Телләреңә гөлләр үссен, Кәримәкәй! Газиз абыең сине салкын кыраулардан саклар, усал җилләрдән ышыклар! Моннан соң тормышта бернинди кайгы-хәсрәт тә күрмәссең!»
Боларны ук Газизчик хәләл теле белән әйтергә ашыкмады. Ул аларны Кәримәгә кулын сораган көнне ант эчеп тезеп сөйләп бирәчәк. Ә бүгенгә — ишеткәннәре дә күп булды. Уйланыр. Фикеренә салыр. Юләр кыз түгел ул Кәримә, ишелеп үсеп килгән
урман кебек бәхетенә балта чапмас. Эһ Кәримәкәй, назлы гөлкәй! Нинди чибәр син! Йөргән юлларыңа Газиз абыең ак җәймәләр булып җәелер иде.
III
Сабира шашынып, еламсырап кайтып кергәндә Хәнифә Галиевна өйдә, ишек төбенә килеп җитеп маташа иде. Кызның хәлен шунда ук аңлап, йөрәгенә ут йөгерде. Әмма сизенүен белдерәсе итмәде. Тормышның нинди салулы чаналарга утыртып адәм баласын йөрткәнен яхшы белгәннән һәм, җитмәсә, Казанның татар хатыны буларак, шунда ук акылын эшкә җикте:
— Абау, кызым, кайттын дамыни? — дип, шундый да матур, рәхәт һәм иркә тавыш белән сорады ки, Сабира чак кына аны үз әнекәе белән бутап, җилкәсенә башын салып, үксеп елап җибәрмәде.
Бу унышы Хәнифә Галиевнаны икенче тәвәккәл адым ясарга этәрде. Бары тик Газизчигенә генә әйтелә торган затлы сүзләрен беренче тапкыр Сабирага да юллады. Аннары, анын тынычлана баруын күреп, хәтта киемнәрен дә элгечкә куешып:
— Менә хәзер чәй эчәрбез. Үзем генә, ялгызым күнелсезләнеп утыра идем. Шундый да тәмле итеп чәй әзерләдем. Кеше юкта, икәүләп кенә, баллап-майлап алыйк әле, кызым. Тиз генә таба коймагымны да пешереп алабыз хәзер, — дип, Сабираны, «арыдым, күнелем кителде» кебек авыр сүзләренә дә карамыйча, кухня ягына алып чыкты. — Бергә-бергә күнелле була бит ул!
Кыз анын сүзеннән чыга алмады. Хуҗабикәнен, беренчедән, сүзләрне җайга китереп кенә тасма телдә сөйләнүләре, икенчедән, син күр дә мин күр, серләшеп-чөкердәшеп чәй эчәргә үз янына чакыруы — күптән күрелмәгән, могҗизага санарлык хәл иде.
Бары Сабира тынычланып җиткәч кенә, инде коймаклар пешеп, чәйгә утыргач:
— Күренмиләр әле һаман. Минем Газизчигем сезнен белән кинога киткән иде түгелме сон? — дип, юри бутапмы, әллә буталыпмы сорады.
Сабиранын авызы бүртеп чыгуы Хәнифә Галиевнанын күзенә тиз чалынды. Гайре табигый берәр хәл булганлыгы, моны кызнын әйтәсе килмәве анын күнелен тагын да юкартып җибәрде.
— Кәримә белән бакчада йөри калдылармы әллә? — диде ул, барысын белеп торган кеше сыман үзен тыныч тотып. — Бигрәк яхшы, аулак өй ясарга җайны Ходай биреп тора бит ул. Кызларым бик яхшылар, Аллага шөкер! Әйдә, коймак суынып китмәсен, җитеш, Сабирам, җитеш!
— Аны, белгәч, ник сорап торасыз инде, Хәнифә Галиевна?
Сабиранын болай дорфа итеп сөйләшү гадәте булгалавын хуҗа ханым яхшы белә иде. Ул шунда ук: «Бу кызны корт чаккан! Араларында нидер булган! Әйтешкәннәр, ахрысы!» — дип уйласа дөрес буласы иде. Әмма Сабиранын хөрмәтсезләп әйткән сүзләре анын бәгырен кисеп алгандай итте.
— Кәримә беләнме Газизчик абыен? — дип, ул барыбер дә тыныч күнел белән сорап алырга үзендә сабырлык тапты.
— Әйтмәгез мина шул Кәримә турында, сорамагыз да! — дип Сабиранын тагын да дорфарак җавап бирүен ишеткәч һәм анын өстәл яныннан кузгалып китәргә җыенуын да күргәч:
— Мина да ошап бетми ул кара чәч Кәримә! — диде дә куйды.
Кызнын йөзенә шунда ук ялтырап кояш чыккандай булды. Хуҗабикәгә сынаулы караш ташлады. Ә Хәнифә Галиевна, Казаннын кырык ишегеннән каршылыксыз керә-чыга йөри алган татар хатыны, бер дә сер бирәсе итмәде, үз җаена сөйләнә торды:
— Күбәләк тә күбәләк, ул да күбәләк! Егетләр белән гомерен уздырырга гына тора. Лекцияләренә йөрми бугай әле. «Бишле» билгеләренә генә укуы да күз буяу өчен, әйтелә торган сүзгә генә охшаган!
Болай кирегә сукалау юлы белән ул ике көймәнен койрыгын бер кулга алды.
Шунда ук Сабиранын күнелен аулады һәм Кәримәнен нишләп йөрүләрен белешергә ният итте.
— Анысы егетләр белән йөрми иде әле ул монарчы, — диде, теле яхшы сүздә ачылып китә алмыйча Сабира. Шунда ук тагын күнелендәге тигезлекне бозып, авызы еламсык баланыкыдай сытылып китә барып һәм җанындагы ачыны чыгарырга җай эзләп.
— Егетләр белән йөрмәве дә минем катылыктан гына, кызым... Ә менә син — башка, өлгер дә, тырыш та, булган да, уңган да...
Болай мактап куюлары ярады тагын, Сабираның күңел күге кабат аязланып алды. Хәнифә Галиевна шунда ук телгә осталыгын эшкә җикте:
— Кәримәнең укуын әйтер идем инде. Бер дә китап тотканы күренми башлады. Китапханәләргә дә йөрми бугай? — диде.
Сабираның кабат ачуы кабарды, әмма бу юлы ул:
— Болай да белә бит, Хәнифә Галиевна. Аңа тырышасы да юк. Шигырьне өч укый, дүртенчесендә яттан сөйли. Китапка бер карый — исендә кала. Аның баш, Хәнифә Галиевна — адәмнеке түгел, — диде, сөйләп алып китеп, әмма шунда ук көнләшүен дә сиздерәсе итеп. — Алай бер дә гадел түгел бит ул... Хаклык та, дөрес тә була алмый! Аның миннән ни артык җире бар!
Хәнифә Галиевна һаман да сүзне матур тотты:
— Бик дөрес, бик дөрес, кызым Сабира, борынын чөймәсен әле!
— диде, Кәримәне юри яманлап, әмма: «Кызый, мин сине үтәли күрдем бит. Иптәш кызыңны да үз итмәгәч, дустың өчен дә сөенә белмәгәч, син кем инде?» — диярәк уйлаганын да күңелендә саклый белде: — Аның ул якларына игътибар итмик әле!
Чәйләре төгәлләнеп килгәндә инде Хәнифә Галиевна үз улының бәхетенә насыйп булырга тиешле Кәримәнең кемлеген тәмам ачыклап өлгерде. Аны хәзер Сабира кызыксындырмый иде. Газизчиге дә кемне сайларга белгән бит
— асыл кошка үрелгән. Зиһене дә камил, укуы хактан да «бишле», чибәрлеге дә бер кашык су белән йотарлык сурәттә, акыллы да зат, таланты да бар! Җитмәгән җире юк. Аның әле шигырьләр язуы нинди яхшы. Күренеп тора — күңеле саф, йөрәге чиста. Мондый асыл кош аларның фатирына үз канатлары белән очып кергән икән, чыгардым юк инде! Кешегә әрәм итәләр, димени? Акыллы шул улы, Газизчик, бик акыллы! Илдә бер! Ничбер генә дә кызлар дип, хатыннар дип баш катырмады. Насыйбын көткән икән, насыйбын!
Ә менә бу көнче күбәләк Сабира белән нишләргә? Араларына керәчәк аларның, йөрәк бәгырьләренә үтәчәк. Аны бит фатирдан өреп чыгарып та булмый. Бергә укыйлар. Аягына чалыначак.
Шушы уйларында аптырап алган Хәнифә Галиевнаның йөзенә шат елмаю йөгерде. Ул инде бер-бер фикергә килеп өлгереп, бу кыен хәлдән чыгу әмәлен дә табып алырга җитешкән иде.
Шунда улы Газизчик белән Кәримә дә кайтып керде. Сабира алдында сер бирмичә, Хәнифә Галиевна алар белән үзен гадәттәгечә коры тотты. Аның болай үзгәрүе һичшиксез файдага гына иде. Сабира үзе белән аның ихластан сөйләшкән булуын төшенде, хәтта:
— Рәхмәт, Хәнифә Галиевна! — дип, тыныч күңелдә бүлмәсенә кереп китте.
Хәер, Газизчик тә өстәл янына килмәде. Хәнифә Галиевна да улын Кәримә янына чәйгә чакырасы итмәде. Үз бүлмәсендә ябылып алган Газизчик тыныч кына бер көйне скрипкәсендә уйнап җибәрер дип берсе дә көтмәгән иделәр. Ул «Тәфтиләү»не башлады, авырлык белән, озаклап эзенә керде. Өченче тапкыр башлаганында гына көйне ахырына кадәр ерып чыкты. Бу юлы ул бик тә матур, моңлы, үтемле килеп чыкты.
Ахыры киләсе санда