Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИҢА БАГЫШЛАНГАН ҖЫРЫМ

Исемсез җыр
Синсез яшәү —
Кояш-айсыз димим, —
Алар — күктә, йолдызлары да.

Әмма җирдә яшәү башка иде,

Син барында минем янымда.
Синсез яшәү —
Шатлыкларсыз димим,
Әмма моңсу йөзле шатлыклар.
Сөйгән-сөелгәннәр өчен җирдә

Башка икән хәтта аклыклар.
Синсез яшәү —
Кайгы-хәсрәтләрнең
Тирәнлеге — төпсез тирәнлек.
Җан ишеген шакып кына тора,

Яңа кайгылары керәм дип.
Синсез яшәү —
Яшәү булмас иде,
Аера алса үлем җаннарны.
Синең белән бергә каршылыйм мин

Айлы кичләр, алсу таңнарны.
Синсез түгел,
Бары синең белән
Яшәгәнгә генә яшним дә.
Сөю утларында дөрләп янам

Гомеремнең картлык яшендә.
Мәхәббәткә
Картлык киләмени!
Вакыт хәким түгел җанга да.
Мәхәббәтсез яшәп киткәннәрне

Тарих алмый исәп-санга да...
Синең белән, Бары синең белән

Сөю серләренә төшендем.
Синең белән күккә күтәрелдем,

Ни икәнен белдем төшүнең...
Синсез мин ул — Ләйлә-Мәҗнүнсездер,

Ул, мөгаен, Зөһрә-Таһирсыз.

Исемнәребезне язмыйм гына,

Җырларыбыздан да танырсыз.
 

Чарам юк
Син бар диеп уйлаганда, Мин әле яши идем.
Беркемгә дә: «Минем белән Сөйләш!» — дип дәшми идем.
Син бар диеп уйлаганда, Иртәләр иркә иде.
Хәтта аякларымны да Шушы уй йөртә иде.
Син юк. Аяклар атлыйлар Гел Татар бистәсенә.
Син бар чакта ышанмадым Син анда китәсенә.
Син бар диеп уйлаганда, Син булмагансың икән...
Чын мәхәббәтне татымый, Мин дә дөньядан китәм...
Миңа дигән кабер җире — Агач төбе — киселгән.
Бераз гына җир иңгән күк, Тоям, ләхет ишелгән.
Җир астында аралар юк, Мәхәббәттә ара юк.
Кичер,туган туфрагыма Кайтып ятмый чарам юк.


Сәер төш
Бүген синме төшләремә кердең, — Димәк, күңелемдә яшисең.
Төше сәер, сөю ялкынында Шулай дөрләп яныр яшьме син?
Бик сәер төш, шулкадәрле сәер, — Башкалардан мине курыйсың13.
Ялгыш адымнарымны да никтер Бары яхшылыкка юрыйсың.
13 Курыйсың — саклый, яклый, аралый мәгънәсендә.
Күзәтәсең үзең читтән генә, Карашыңнан һич тә чыгармый.

«Әйдә, кылан, — ди күк күз карашың, — Мин барсына, барыбер, чыдармын»
Ә мин шуны аңлагандай уйныйм, Бетмәс уен икән бу фани...
Икебез дә мәхәббәттән шашкан, Икебез дә самый, юк, сабый...
Уяндым да төшне җилгә сөйлим, Алып китсен җилләр хисләрне.

Бу сәер төш әгәр өннәремә Бәреп керә калса нишләрмен?
Куркуымнан каплап тордым йөзем, Тәрәз пәрдәләрен капладым.
Һәм уяндым, хәтта куркуның да Өндә түгеллеген аңладым.
Сәер бу төш, шулкадәрле сәер, — Яратудан курка, янудан.
Үз җаныннан курка, һәм җанында Күкрәп торган хисне танудан.

Сагыну түгел
«Сагындырдың» — дисең дә син, Ышандырмый сүзләрең.
Күргәнем бар ниндилеген Сагыш тулы күзләрнең...
«Сагындырдың» — дисең дә син, Юк сагыныр чаралар.
Килим дисәң, каршылык юк, Кул биреме — аралар.
Сагыну— олы хикмәт ул, Сагыну — җан ташуы.

Олы хисләрдән тулышып, Җаның күккә ашуы.

«Сагыну»ның тамыры — «сак», — Җан сагындамы җаның?
Сүз — хикмәт, әйтер алдыннан Бераз уйлыйлар аны...
Акылны йөрәк җиңгәндә, — Дөнья юләрләнгәндә...
Ярылды минем җаным Һәм саркып тора каны...
Мондый чакта юатырга Башка беркем кирәкми,

Учларыңа кыскан килеш Киткәнсең бит йөрәкне...
«Сагындырдың» дигән булып, Нигә качып йөрергә?!
Учларыңны ачарга да
Кирәк иде күрергә...
Сагыну шундый була ул, Аңлатмый аны сүзләр.
Сагынуны бер сүзсез дә Әйтеп торалар күзләр.