Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

КаләмXVII
Кара савытта тора
Көмеш башлы җиз каләм.
Каләмнең хезмәте илә
Агарды бөтен галәм.
Әй каләмем, каләмем!
Сиңа улсын сәламем.
Синең кылган хезмәтеңә
Юктыр һичбер каләмем.
Кәгазь өстен каралттың,
Дөнья йөзен агарттың.
Ничә миллион нөсхәләрне
Җир йөзенә тараттың.
Китаплар килермиде?
Адәмнәр белермиде?
Әгәр каләм булмаса,
Хөкемнәр йөрермиде?
Диңгез кичергән — каләм,

Җиһан гиздергән — каләм.
Ярны ишеп, тауны тишеп,

Ташны ваттырган — каләм.
Тупны аттырган — каләм,
Шәһәр ваттырган — каләм,
XVII Шигырьләр М.Гайнуллинның

«Татар әдәбияты. XIX — йөз»

(1968 ел) китабыннан алынды.
Дау чыгарса, солых кыла, —

Шул каләмгә йөз сәлам!


«Төрке»м барга күркем бар
... Борын заманнарда бер фәлән кеше
ничә заманнар мәдрәсәдә укып йөргән
ҺӘМ гыйлем булган. Әмма әйткән:
Укыдым фарсы —
Фарсы бәңа торды каршы.
Янә укыдым гарәп —
Гарәп китте тарап,
Калдым артыннан карап.
Укыдым төрке -
Җанымның күрке.
Һәм төркем барга,
Һәм күркем бар.


Алданрак уйламадым
Үткән гомеремнең әрнүе

Йөрәгемнән китмидер.

Зая үткән яшь гомерләр

Янә әйләнеп килмидер.
Бераз гомер сөрер өчен
Үстергән буйларымны...
Алданрак уйламадым

Хәзерге уйларымны.