Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫКЧАН ХИСЛӘР ҖЫРЧЫСЫ


ГАЗИЗӘ СӘМИТОВАНЫҢ ТУУЫНА 150 ЕЛ
Күңелдә шундый шигырь юллары яңара:
Идел буе — яшел таш. Ник елыйсың, яшь туташ? — Мин еламый кем
еласын - Үзем ятим, үзем яшь...
Газизә Сәмитова исемле шагыйрәне мин әүвәл шушы — җырга тартым, шуңа да
хәтергә уелып кала торган юллары аша белдем. Аны, 60нчы еллар башында Равил
Фәйзуллин (әле яшь шагыйрь, студент егет) еш кабатлый иде. Аннары — булачак
шагыйрә Бикә Рәхимовадан башка шигырьләрен дә ишетергә туры
килде. Урыны җәннәттә булсын, Бикә ханымның ул чакта шагыйрәнең
кулъязмасын өйрәнеп, остазы ҖАлмаз җитәкчелегендә
шигырьләрен туплап, китап итеп бастырырга әзерләп йөргән чагы
булган икән. Китап 1965 елда, Җ.Алмазның әтрафлы кереш сүзе
белән, Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты һәм бик тиз
таралып бетте; әле аңа кадәр фольклорчы галим И.Надировның
«Татар шагыйрәсе Газизә Сәмитова турында» исемле мәкаләсе
«Совет әдәбияты» журналында (1962 ел, 7 сан) басылып чыгуын да
хәтерлим. Илбарис аганы Г.Сәмитованың җырга бик якын, халыкчан
тел-стиле белән аерылып торган шигырьләре үзенә тартуы һич тә
гаҗәп түгел: нәкъ шул елларда татарлар яши торган барлык
төбәкләрдән җыелган хәзинә — «Татар халык җырлары» кебек уникаль
бер китапның әзерләнгән чагы иде бит!
Равил дә, Бикә дә аның белән дустанә мөнәсәбәттә иделәр. Шуңа да шагыйрәнең:
Агыйделнең агын җирендә Ак та балыкларга азык юк. Үзем
шәригатьнең юлын беләм, Хәсрәт күп күргәнгә язык юк, —
юллары Бикә ханым укуында мине тетрәндергәнен яхшы хәтерлим. Беренче (безгә
билгеле булган, диик... Ә безгә билгесезләре булмаганмы? Әлбәттә, алар күп булган...
Югалган йә онытылган. Тик бу аерым тикшеренү сорый торган тема!) шагыйрәбез бит.
Нәм ниндие генә әле! Мин аның китабын укып чыккач, һич икеләнмичә, нәкъ шул елларда
дөнья күргән Г.Кандалый китабы белән чагыштырып, аның Сәхибҗамалга һ.б. язган
шигъри мәхәббәт хатларын истә тотып, «менә кем Кандалыйга тиң талант, менә кем
Сәхибҗамал — ягъни шул заман хатын-кызлары исеменнән бу олуг шагыйрьгә лаеклы
җавап бирә ала!» дип уйлый идем. Дөрестән дә Г.Сәмитова иҗаты — шул заманның уянып
килүче, үз азатлыгын, тигезлеген яклаучы, аны шигъри чаралар белән дөньяга
ишеттерүче, иң мөһиме, Вакытларның агышын фәлсәфи тойган назик татар кызының җан
авазы ул. Г.Кандалыйның «Якутлар табыладыр вакыт белән. Вакытлар табылмыйдыр якут
белән» дигән шигъри афоризмы безгә таныш иде. Ә Газизә Сәмитованың бу юллары?
Якутны күпме сардә итсәң, Табып булмас бу вакытны...
Димәк, борынгы, күчә килгән сурәт бу! Юкка гына бүгенге бер шагыйрәбез дә:
Вакытларны булмый туктатып....
дип, җырда кат-кат тәкърарламыйдыр. Ә Г.Сәмитова үз чоры яшәешен, вакытын инде
фани дөнья итеп сурәтләсә, гаҗәпмени?
Фани дөнья үтәр китәр, и дуслар!
Яхшы булганнар яхшыдыр, и дуслар! Сабырлы баш сәламәтдер, и
дуслар! Сабыр — гүзәл галәмәтдер, и дуслар!
Әйе, бу гүзәл «галәмәт» ләр өчен җирлек шагыйрәнең үз тормышында, үз күңел
дөньясында «ачы тәҗрибә авазы» булып калыккан мәхәббәт сабакларында да җитәрлек
чагыла иде...
Шагыйрә Газизә Баһаветдин кызы Сәмитова 1862 елда Әстерхан өлкәсе Ташлыяр
авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Бабалары бу якка Казан губернасыннан
— Тәтештән күчеп килгәннәр. Ташлыярда исә татарлар белән бергә урыслар, калмыклар
да яшәгән. Булачак шагыйрә аларның телен дә өйрәнгән. Бик зирәк, укуга сәләтле кыз
гарәп, фарсы телләрен дә камил белгән, «җанының күрке
— төрке»не дә... Көнчыгыш шигърияте белән таныш булган, халык аваз иҗатын яратып
үзләштергән. Әнә каян ул «Идел буе — яшел таш»! Һәм шул чорның хатын-кыз, бигрәк
тә буй кызлар фаҗигасен төгәл чагылдыра аның җырга якын лирикасы:
Ай, ди, арыш юк, ди, арыш юк.
Арышның башлары карыш юк. Заманалар авыр, дошманнар күп, Күңел
сәүгәннәргә барыш юк.
Һәм тагын да:
Җилгә каршы болыт ята алмый, Буй кыз сөйгәненә бара алмый.
Шагыйрәне дә шул язмыш көтә: «җаны сәүмәгән» ир белән гомер итә, алты баласы;
ахыр чиктә барыбер иреннән аерылырга — үз иреген якларга көч таба. Әмма ...
вакытларны инде кайтарып булмый. Үзе язганча, «күп авырлыкларга түзгән» шагыйрә
1929 елда Ташлыярда вафат була, шунда ук күмелә дә. Ә шигырьләре — яши!
Г.Сәмитованың кулъязмалары Ленинградта, Көнчыгышны өйрәнү институтында саклана.
Укымышлы, күпне белергә омтылган, уйлы-фикерле шагыйрә көндәлек дәфтәрләр дә
алып барган, дип язалар. Хәзер кайда алар? Китапка керми калган шигырьләре кайда
саклана? Җ.Алмаз, И.Надировлардан соң кем кулында икән аның мирасы? Шагыйрәнең
һәр язганы фәһемле, йөрәк һәм акыл сүзе бит. Ул үз заманының мәгърифәтчесе, укырга,
белемле булырга өндәүчесе дә, Татар әдәби теленең үсешен, фольклор кебек үк, халыкка
аңлаешлы, үз «төрке»се булуын уйлаганда да Г.Сәмитова иҗаты өйрәнелергә тиеш, үрнәк
булып тора. Ни гаҗәп: аның иҗаты, тел-өслүбе шул чорның керәшен побы, матур, үтешле
гади тел белән язган Яков Емельянов алымнарына якын... Бу — бигрәк тә үгет-нәсихәт
катыш шигырьләрендә шулай. Икесенең дә шигъри осталыгы югары, тел җәһәтеннән
камил диясе килә.
Менә Газизә апабызның инде К. Насыйрилар — «Кырыкбакча»,
«Фәвакиһелҗөласә»ләр белән багланышлы белем, китап, каләмне данлап язган хитабын
тыңлыйк:
Гыйбрәт өчен язылды күп кешегә, Сәлам дидем каләмнең шул эшенә,
Каләм үгәдән, каләм изгегә тартыр, Каләм белгән кешенең бәхете
артыр.
Карасана, нинди ерак заманнардан килә икән бит бу өндәү-шигарь! Насыйрилар,
Газизә апалар аша безгә килеп, абруйлы бер газетабызның да йолдыздай балкучы
шигаренә әйләнгән бит. Борынгылар сүзе! Җырдай ягымлы, балдай татлы ул.
Чәйләр татлы шикәр-бал белән,
Йокы татлы сәүгән яр белән. Ашадым алманың татлысын, Яңа белдем
дусның яхшысын,
— дигән шагыйрәбез. Шулай, яхшы дус, яхшы китап, яхшы шигырь белән күңелле иде
шул безгә моңарчы бу дөнья... Газизә апаның шигырьләрен XIX гасыр әдәбияты
хрестоматияләренә, «Өмет йолдызлары» исемле әдибәләребез, шагыйрәләребез иҗатын
калку күтәреп балкыткан мәрхүм олуг галим Мөхәммәт Гайнуллин да шагыйрәнең
иҗатын аерым бер мәхәббәт белән тәкъдир иткән иде бит. Ул да истә безнең! Матбугатта
чыккан хәбәрләргә караганда, Ташлыярда Г.Сәмитованың кабер ташы яңартылган,
чардуганы төзек, тирә-ягы чәчәкле икән. Казаннан да килеп зиярат итүчеләр булып тора
диләр. Рәхмәт! — диик. Кыскасы, «Яшел таш» лар әле дә исән Иделебез куенында. Газизә
апаларын яд итүче һәм аның изге иҗат — китап эшен дәвам итүче, ятимә булмаган милли
яшь туташ һәм ханымнар да күп, Аллага шөкер! Идел — киң бит ул...