Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭСТӘРЛЕБАШ КАЗАННАН ЕРАК ТҮГЕЛ

Исәнмесез, кадерле туганнар!
Безнең Эстәрлебаш районы 1930 елның 10 августында оештырылган. 1609 квадрат км.
мәйданны били. Районда 20 мең кеше яши. Аларның күпчелеген татарлар тәшкил итә, ә
сан ягыннан икенче урында башкортлар тора. Алардан тыш урыслар, чуашлар, украиннар
да яши. Районда 69 авыл бар.
Безнең район көньяктан һәм көньяк-
көнбатыштан Оренбург өлкәсе һәм
Башкортстанның Федоровка районы, көньяк-
көнчыгыштан — Мәләвез районы һәм
көнчыгыштан Эстәрлетамак районы белән
чикләшә. Ә инде төньякны Миякә районы
биләп тора. Районыбыз Башкортстан
табигатенең иң гүзәл почмакларының
берсендәге Бәләбәй-Бөгелмә калкулыгының
челтерәп аккан чишмәләр Нәм шаулап торган
урман, чал кылганнар каплап алган таулар
куенында.
Элек-электән мәдрәсәләре белән дан
тоткан Эстәрлебаш авылы хәзерге көндә дә
үзенең дәрәҗәсен төшерми Нәм район үзәге
булып исәпләнә. Безнең Эстәрлебаш авылының тарихы бай һәм үзенчәлекле. Шушы
Эстәрлебаш җиренә күчеп утыручы татар кан-кардәшләребез иң тәүдә, бернигә карамый
мәчет-мәдрәсәләрен тергезеп, тирә-якка белем Нәм мәгърифәт тарата башлаганнар. Нәм
Эстәрлебаш тиз арада зур белем ьәм мәдәният үзәгенә әверелә. Тирә-якта аңа тиң авыллар
булмый. Эстәрлебаш мәдрәсәләрендә белем алырга тирә-як төбәкләрдән генә түгел, ерак-
ерак җирләрдән дә шәкертләр килгән. Туксуран, Урта Азия, Түбән Новгород, Минзәлә
якларынңан да укучылар булган. Мәдрәсәләрнең саны — кырыклап, шәкертләр исә алты
йөзләп, кайсы елларда меңнән дә артып киткән. Ә бит бу вакытларда Эстәрлебашта ике
мең генә кеше яшәгәне билгеле. Шулай итеп, ул чакта авылдагы һәр өч кешенең берсе
шәкерт була.
Эстәрлебаш мәдрәсәләрендә белем алучылардан соңрак күп кенә күренекле дин
әһелләре, имам-хатыйплар, ишаннар, ахун-мөфтиләр үсеп чыккан. Шулай ук мәшһүр
укытучы-мөгаллимнәр һәм татар-башкорт әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән
шагыйрь-язучылар һәм фән эшлеклеләре укыган биредә. Мәдрәсәне тәмамлаучылар
үзләренең туган татар, башкорт, казакъ телләреннән башка гарәп, фарсы, төрки телләрне
дә яхшы үзләштереп, ул телләрдә язышып һәм үзара иркен сөйләшеп аралаша алган.
Монда математика, география, биология, урыс теле һәм башка фәннәр укытылган.
Эстәрлебаш мәдрәсәләрен тәмамлаган күренекле шәхесләрне саный китсәң, бик күпкә
җыелыр иде. Монда укыган һәм укыткан җәмәгать эшлеклеләренең татар-башкорт халкы
арасында белем-мәгърифәт таратучы күренекле кешеләр булуы бәхәссез. Күпләренең
тормыш юллары һәм кулъязмалары өйрәнелмәгән диярлек. Чөнки октябрь
инкыйлабыннан соң барча гарәп графикасында язылган китап-кулъязмаларны, «дингә
каршы көрәшәбез» дигән булып, мәдрәсә китапханәсеннән НКВД хезмәткәрләре
Эстәрлетамакка алып китеп яндырган. Ә китапханәдә 65 меңнән артык китап була. Исән
калганнары да төрле сәбәпләр аркасында югалып ьәм урланып беткән. Эстәрлебаш
авылының 1905 елга кадәр татар-башкорт халкының шигърият ьәм мәгърифәт үзәге
булып исәпләнүенә дәлил булып монда укыган, укыткан, яшәгән күренекле шәхесләр
Татар галәме
исемлеге тора. Язучы-шагыйрьләрдән Гали Чокрый, Шәмсетдин Зәки, Гаделша Богданов,
Хөснетдин Жданов, Мифтахетдин Акмулла, Гали Рафики, Төхфәт Янәби, күренекле дин
әһелләреннән баш мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов, Габделсәлам Габдрәхимов,
Габделвахит Сөләйманов булса, гыйлем ияләре Мирсалих Бикчурин, Габдулла Фәез
(Сатыев), Чокан Вәлиханов, Габделмәних Каргалы, Абдулла Искәндәров, Рифкать
Солтанбәков, Зәки Вәлиди Туган, Мирсәет Солтангалиевләр булган. Пугач боласында
башкортларны җитәкләгән Салават Юлаев һәм Кинҗә Арсланов та монда укыган. Безнең
төбәктән чыккан фән докторлары Зәки Зәйнуллин, Марс Юлдашев, Рифкать Мәсәгутов,
Радмир Хәсәнов, Наил Юнысов, Минрәсим Мөрәсев, Равил Гатауллин, Гали Галиев, Марс
Сафаров, Камил Сабитов, Тәбрис Фәритов һәм йөзгә якын фән кандидатыбыз бар. Безнең
якташлардан язучыларыбыз Фәйзи Гомәров, Равил Шәммас, Әдхәт Синугыл, Зиннәт
Галимов, Зәки Зәйнуллин, Мариус Максютов, Мәҗит Кәримов, Зөлфия Гыйззетдинова,
Рәфгать Рысаев, Рәлиф Кинҗәбаев, Хисаметдин Исмәгыйлев һәм башкалар. Шулай ук
РСФСРның халык артистлары Хәй Фәхри белән Шамил Рәхмәтуллин да Башкортстанның
халык һәм атказанган артистлары Хәкимҗан Сәгыйтов, Гайса Галимуллин, Наил Галиев,
Әнисә Яхина, Флүрә Мозаһитова, Халидә Хәсәнова һ.б Эстәрлебаш җиреннән илһам
алган.
Бүгенге көндә дә Эстәрлебаш җирлегендә мәдрәсәләр салдырып тирә-якка аң- белем
тараткан бабаларыбыз рухы сүнми. 1994 елда шәхси эшкуар, милләтпәрвәр Ягъфәр
Сәягъфәр улы Хисмәтуллин районыбызда туып-үскән һәм аның данын үстереп, дөньяга
танытучы язучыларны, сәнгать эшлеклеләрен дәртләндерү йөзеннән Мифтахетдин
Акмулла фондын булдырды. Бу бүләккә бары тик Эстәрлебаш җирен данлаучылар гына
лаек була ала. Бүгенге көндә аның лауреатлары 16 кеше һәм тагын Эстәрлебаш Мәдәният
йорты каршындагы татар халык театры коллективы (җитәкчесе Нурия Рәхмәтуллина)
белән Күндерәк авыл Мәдәният йорты каршында эшләгән «Күндерәккәй» башкорт
фольклор ансамбле (җитәкчесе Люция Байназарова). 2007 елда якташыбыз язучы Зәки ага
Зәйнуллин тәкъдиме белән район үзәгендә әдәби-мәдәни берләшмә оештырылды. Бу
берләшмә, районда туып-үскән каләм тибрәтүчеләрне һәм сәнгатьнең төрле өлкәләрендә
иҗат итүчеләрне бергә туплап, талант ияләрен тагын да дәртләндереп җибәрде. Оешмада
әгъза булып татар-башкорт милләтеннән 45ләп иҗатчы тора. Бу үзе үк районда яшәгән
тугандаш милләтләрнең дус Ьәм тату яшәешенә үрнәк. Җитәкчесе Рәфгать Шәмгун улы
Рысаев булган әлеге әдәби оешма елына ике тапкыр «Стәрлебаш балкышлары» дигән
әдәби-нәфис, иҗтимагый- сәяси журнал чыгаруны оештырды. Шушы матур да, шул ук
вакытта мәшәкатьле дә эшне оешманың хәзерге җитәкчесе Наилә Кадыйр кызы
Гыйззәтуллина дәвам итә. Бу журнал белән хезмәттәшлеккә мәктәп балаларын да җәлеп
итәргә тырышабыз. Уку чорында әдәби берләшмәнең актив әгъзалары тарафыннан авыл
мәктәпләренә барып, төрле кичә-очрашулар оештырыла. Алар туган телдә генә алып
барыла.
Дус булып, туганнарча яшибез дигәнгә яңадан әйләнеп кайтып, шуны әйтәсе килә:
татар белән башкорт арасындагы иң суык елларның берсендә, ягъни 20092010 елларда,
безнең район Башкортстанда беренче булып Татарстан ягына дуслык капкасын ачты. Һәм
шушы капка аша ике туган, кан-кардәш республикалар арасына җылы кереп, ике халык
өчен дә шифалы җилләр исеп, туганлыкны тагын да ныгытып җибәрде. Моңа сәбәпче
булып бөтен төрки дөньяга танылган атаклы Камал театрының якташыбыз Зәки ага
Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» драмасын куюы һәм дә Акмулла фонды рәисе
Ягъфәр Хисмәтуллин, районыбызның милләтпәрвәрләре, татар морзалары нәселен дәвам
иттерүче Рифкать Дәүләтьяров белән аның тормыш иптәше Люция ханым, Рәфгать
Рысаев Һәм Хисаметдин Исмәгыйлев инициативасы белән Камал театры коллективының
Эстәрлебашка чакырылуы булды. Шул ук вакытта кунакка, олы хөрмәт йөзеннән, татар
милләтенең күренекле улы Туфан ага Миңнуллин да чакырылды. Алар, спектакль
геройларының балалары, туганнары белән якыннан аралашып, район җирлеге белән
таныштылар.
«Кунак ашы — кара-каршы» дигәндәй, шул ук 2010 елда камаллылар
эстәрлебашлыларны «41нең арбалы хатыннары» премьерасына чакырды. Дуслык һәм
туганлык үрнәге менә шундый булырга тиештер дә инде. Эстәрлебаш җирендә шытып
чыккан туганлык агачының тамырлары ныклы булыр дип ышанам. Вәм данлыклы «Казан
утлары» журналына, Татарстан Язучылар берлегенә, шәхсән Рафис Корбанга безнең
район җирлегендә туып-үскән язучыларга игътибар һәм хөрмәт күрсәткәннәре өчен олы
рәхмәтебезне җиткерәбез. «Казан утлары»н укучыларга, барча татар халкына Эстәрлебаш
җиреннән кайнар сәлам! Камаллылар һәм эстәрлебашлылар башлап җибәргән традиция,
кунакка йөрешү-аралашулар, Башкортстанда яшәгән татарларның тормышы белән
татарстанлыларны таныштыру киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанасы килә.