Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

Дусым
Дусым авылы Әтнә районында, район үзәге Олы Әтнә авылыннан 10 чакрым ераклыкта, тимер юл станциясе Коркачыктан — 37, Казаннан 77 чакрым ераклыкта урнашкан.
Дусым атамасы байтак кына тарихи белешмәләрдә очрый.
Д.А.Корсаков (XVIII гасыр) җыеп бастырып чыгарган белешмәдә авыл чишмә буена утырган, анда 80 ясаклы татар яши дип искә алына.
Дусым авылы Җилгелде, Күәм, Күнгәр, Түбән Шашы, Күшәр авыллары белән янәшә урнашкан. Дусымнан 10 чакрым төньякка таба Мари иле республикасы башлана.
Авыл элегрәк Ашыт елгасы буенда ук булган. Суга яшь балалар төшеп үлү сәбәпле, авылның өч токымы Ашыт елгасыннан бер чакрым арырак тау башына күчеп утыралар. Акрынлап авылның башка кешеләре дә яңа урынга урнаша. Элеккеге авыл урынында хәзер аланлык. Анда куе калын печән үсә. Ләкин ул җир сукаланмый, печәне чабылмый. Бу урын изге урыннарның берсе санала. Озак яңгыр яумаса, авыл өлкәннәре бу урынга барып Коръән укый. Хәзерге көндә әлеге урынны Зират аланы дип атыйлар.
Дусым атамасы авыл исеме буларак шактый сәер яңгырый. Аның риваятен халык
болай сөйли. Авыл хатын-кызлары арасында әлеге көндә дә бер-берсенә дустым дип әйтү
гадәте сакланган. Безнең бабаларыбыз да бер-берсенә дустым дип эндәшкәннәр. Шул
заманда бер юлаучы агай үтеп бара икән. Ул янындагы бер кешедән: «Кайсы авыл соң әле
бу?» — дип сорый. Бу кеше: «Дустым авылы бу», — дип җавап биргән. Вакытлар үтү
белән уртадагы «т» авазы төшеп калган, имеш.
Элек авыл табигате бик бай, тирә-юне карурман булган, яныннан зур гына инеш агып
яткан. Инештә ике ташлы тегермән эшләп торган. Хәзер авыл табигате элекке белән
чагыштырганда күпкә ярлы. Шулай булуга карамастан, авылда һәм аның тирә-юнендә
әби-бабайлардан калган изге һәм тарихи урыннар байтак, Әйтик, бүгенге көндә Рөстәм
чишмәсе дип атала торган чишмә шундыйлардан. Исеме заманча булса да, бу чишмә-
коеның тарихы бик борынгы. Әтнә белән Коркачык арасындагы Норма авылыннан
Рәхмәтулла исемле бер бай кеше ни сәбәптәндер Дусым авылына килеп урнашырга җир
сорый. Авыл старостасы һәм халык аңа җир бирергә ашыкмый. Шуннан соң Рәхмәтулла
бай авыл халкы белән старостаны бик әйбәтләп сыйларга ниятләнә. Ниһаять, аңа урынны
авыл янындагы чыршылыктан бирәләр, әмма авылга кертмиләр. Рәхмәтулла абзыйның
Нәфигый исемле улы була, халык аны бик яратып искә ала. Шушы Нәфигый авыл халкын
тәмле һәм йомшак суы белән тәэмин иткән кое казыта. Озак та үтми, авыл халкы коены
Нәфигый коесы дип атап йөртә башлый. Ватан сугышы елларында бу кое күмелә.
Авылның Рөстәм исемле кешесе аны чистарткан, бурасын алыштырган.
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
Акый коесы яңгырашы белән бераз сәеррәк сыман. Бу коены Әхмәдулла исемле урта
хәлле крестьян казыткан. Ул коеның тирә-юнен бик матурлап куя, өстен яба, аны ак төскә
буйый. Шуннан соң коены Ак кое дип йөртә башлыйлар. Тора-бара атаманың бер «к»
авазы төшеп кала, ул Акый дип кенә атала башлый. Авылдан читтә, тау астында
урнашуына карамастан, бүгенге көндә ул иң төзек, ин матур коеларның берсе. Авылның
уңган кешеләре аның бурасын алыштырып, буяп, түбәсен яңадан япканнар. Коеның ак
калай түбәсе, ярым ае аның үткән тарихы турында халыкның исенә төшереп тора.
Байлар коесы да бик матур урынга урнашкан. Ул ике тау уртасындагы Коры елга
буенда, каеннар арасында. 1910 елларда авылдагы Садыйк байлар нәселе тарафыннан
авылда ике кое казытыла. Алардан суны бары тик байлар гына ала. Яманаты чыккан 1930
елларда байлар Себергә сөрелгәч, коелардан су алучы калмый. 1980 елларга кадәр коелар
җимерек хәлдә була, аларга игътибар итүче табылмый. Таулар бик текә булу сәбәпле,
коелардан файдаланмаганнар, суны якынрак коелардан алганнар. Торбалардан килгән
колонка суларыннан аермалы буларак, бу коеларның суы йомшак һәм тәмле. Халык соңгы
елларда аларны чистарткан һәм яңа бура төшергән. Кер чайкау өчен улаклар да куелгач,
яшьләр монда кер чайкарга да килә.
Авылны як-ягыннан таулар әйләндереп алган. Атамасы бүгенге көнгә кадәр килеп
җиткән тауларның берсе — Әптерәмән тавы. Габдерахман исемле абзый гомере буе авыл
читендә, тау башында гомер кичергән. Аның усактан салынган бик яхшы йорты авылның
башка йортларыннан тазалыгы, зурлыгы белән аерылып торган. Таза тормышлы булганга,
ул авыл кешеләре белән аралашырга теләмәгәндер дә. Габдрахман абзыйның исемен
бозып Әптери дип йөрткәннәр. Ул яшәгән тау башын халык Әптерәмән тавы дип атаган.
Хәзерге көндә балалар кар ятуга бу тауга чана-чаңгы шуарга йөриләр.
Басуда Үр елгасы ага. Аның үзәнчәлеге шунда, ул үргә таба юнәлгән булып тоела. Үр
суы дип аталуы да шуннан, әлбәттә.
Үгез инеше турында әкияткә тартым бер риваять яшәп килә. Өлкәннәр, бу инеш янына
ялгыз барырга ярамый, адаштыра дип сөйлиләр. Анда җир җиләге бихисап күп була икән.
Дөрестерме, юктырмы, шул елгада бер хатын үзенең кызы белән җиләк җыйганда
адашып, юлны таба алмыйча ерак киткәннәр. Үгезләр көтүенә юлыгып, аларны үгезләр
сөзеп үтергән, дип сөйлиләр.
Авылдагы атамаларның сугыш алды елларына караганнары да бар. Шундыйларның
берсе — Корт бакчасы яки Сәет бакчасы дип йөртелә. Авылның өлкән кешеләре Сәет
абзый белән аның җәмәгате Маһирә апаның изгелеген әле дә онытмыйлар. Өлкәннәр
сөйләвенә күрә, Сәет абзый утсыман кызгылт сакаллы, төз һәм җиңел гәүдәле кеше була.
Хәләл җефете Маһирә апа тәбәнәк кенә, матур, әмма яхшы ук усал телле булган дип
сөйлиләр. Сәет абзый үзенең бакчасы башындагы кеше йөри алмаслык сазлыкка өянке
агачлары утырта. Сугыш елларының коточкыч салкын кышларында бу өянкеләр авыл
халкын катып үлүдән саклап калганнар. Сәет абзый авыл халкы өчен елга буена кара
мунча салдыра. Ә тимерче һөнәре аның төп эше була, 70ләрне үткәнче колхозда тимерче
булып эшли. Егәре җитми башлагач, авыл читендәге тигезлектә корт асрау белән
шөгыльләнә. Карчыгы Маһирә апа белән бергәләп, ачлыктан интеккән авыл халкына алар
балны бушка да бирә торган булалар.
Дүсем
Дүсем авылы Сарман районында, район үзәге Сарманнан — 19 чакрым ераклыкта,
җирле үзидарә советы үзәге Ләшәү Тамак авылыннан —1, тимер юл станциясе Бөгелмәдән
— 92, Чаллы пристаненнән 82 чакрым ераклыкта урнашкан.
Олылар сөйләве буенча, бу урынга башта Дүсмәкәй исемле кеше килеп утырган. Аның
тулы исеме Дусмөхәммәт булган. Авыл атамасы шул кеше исеме белән бәйле рәвештә
Дүсмәкәй дип, ә аннан соң Дүсем дип йөртелә башлаган.
Революциягә кадәр, барлык авыллардагы кебек, Дүсемдә дә уңдырышлы җирләр,
урман һәм болыннар, хәтта таулар да авыл байлары кулында булган. Авылның
көнчыгышында кечкенә таучыклар, ә өстә урман үсә. Шунысы кызыклы, авыл
тирәсендәге тауларның һәркайсына исем кушканнар. Исем-атамаларның үзенә күрә
тарихы бар.
Мишәр тавы. Кайчандыр ул тауга мишәрләр килеп урнашып яшәгән. Аларның бер
өлеше күчеп киткән, икенчеләре халык арасында йотылган.
Елан тавы тирәсендә элек бик күп еланнар яшәгән.
Алты каен тавы. Бу тау урман авызындарак. Анда башка агачлар арасында бик матур
алты төз каен үскән.
Сатарай тавы. Ике тау арасында печәнлек булган, агачлар да үскән. Бу тирәнең хуҗасы
Сатарай исемле кеше була.
Фәхри кыяр тавы. Тау итәге үзәнлек, су кырые. Фәхри исемле кеше биредә кыяр үстерә
торган булган. Тау шушы кеше исемен мәңгеләштерә.
Бакыр базы тавы. Аннан бакыр рудасы табылганга әйтелгән. Ләкин бакыр
чыгарылмаган, чөнки токымнары яшь икән әле.
Кибән тавы. Тау битендә печәнлек булган. Анда печән кибәннәре тезелеп торган,
өстәвенә, бу тау үзе дә кибәнне хәтерләтә. Аны шуңа күрә Кибән тавы дип йөрткәннәр.
Авылда чирмеш дип йөртелгән кеше булган. Ул үлгәч аны зиратка түгел, тауга
күмгәннәр. Шактый вакытлар кешеләр авыру малларны, аерым алганда сыер һәм атларны
шушы тау янына алып килә торган булганнар. Тауны әйләндереп йөрткәч, авыру
хайваннар терелгән.
Сөйләүләренә караганда, революциягә кадәр Дүсемдә 100ләп хуҗалык була.
Шулардан 50 хуҗалык — 1 атлы, 20 хуҗалык 2 атлы, ә калганнары бөтенләй атсыз булган.
Алар байларга көнлекче булып ялланып эшләгәннәр.
Дүсем авылы республикабызның көнчыгышында, Сарман районының Ләшәү Тамак
һәм Иске Минзәләбаш авыллары арасында урнашкан. Авылны урталай бүлеп асфальт юл
үтә. Юл Әлмәт һәм Мөслимне тоташтыра, Җәлил нефтьчеләр бистәсенә алып бара.
Бу яклар — нефть чыгару төбәге. Нефтьнең экологиягә китергән зыяны бу як
кешеләренең күңелен хафага салды. Кара май җир өстенә түгелеп, елгаларга агып төште,
су буйларын пычратып өянкеләрне корытты, каз-үрдәк асрау мөмкинлеге бетте. Ләкин
нефтьчеләр үз ялгышларын аңлап, табигатьне яңарту, үз хәленә кайтару эшенә
керештеләр. Чишмә башларын әйләндереп төзекләндергәннәр, чистартканнар, чишмә
суларын торба аша сузып авылга колонкалар куйганнар, басуларны тимер торбалардан
чистартканнар, нефть түгү очраклары да беткән диярлек.
Авылның Минзәләбаш очында, елга яры буенда берничә нарат үсеп утыра. Бу урынны
Нәдер авылы зираты дип йөртәләр. Анда хәтта кабер ташы да бар, ләкин язуы
сакланмаган. Бу урын изге урын. Анда аяк белән басарга ярамый.
Авыл мәдәниятебезгә зыялы шәхесләр биргән. Галим, әдәбият фәне буенча филология
фәннәре докторы Фәрит Яхин (Дүсембәк), тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин,
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре Заһир
Шәйхисламов, оста баянчы Алмаз Имаев һ.б.
Дәвамы киләсе саннарда.