Логотип Казан Утлары
Шигърият

АК БОЛЫТЛАР БУЙЛАП ЯШЬЛЕК АГА

* * *
Әй Кырым,
Карама миңа кырын,

Гамьле еллар аша таныш

Синең кайгылы җырың!
Кайгылар уртак булган шул,

Борчулар уртак булган.

Тәхет кенә очкан-киткән,

Әйтерсең юртак булган.
Гүяки аргамак булган
Гасырлар чабып үткән.
Татарлар Казан, Кырымда

Кан түккән дә яшь түккән...
Кимсетелгән, җәберләнгән,

Кагылган һәм сугылган,

Көчләп чукындырылган да,

Ватаныннан куылган.
Куылган шул, кусалар да

Китәргә теләмәгән.
Илен баскан хуҗаларны

Ул бер дә өнәмәгән.
Рәхәтләнеп яшәр идең

Динеңне кысмасалар,

Туган телең, тарихың бел,

Дип һаман кыстасалар...
Гасырлар буе изелеп
Яшәгән кеше генә
Җаны белән якын тора

Чал тарих ишегенә.
Кеше нәрсә? Монда милләт

Юкка хөкем ителгән.
Кара җирне тырный-тырный

Соңгы чиккә җителгән.
Әй Кырымым, Кырымым!..
Казанда кыбырсып яткан
Мин синең бер җырыңмын!
Пайтәхетләр очкан-беткән,
Бар ирек — ярты карыш.
Елларда югалып калган
Юртакны эзләп барыш.


* * *
Кырымда төркиләр җыелды,
Үз итеп бу изге җыенны.
Көн саен күрешеп булмый ла,

Күңелләр сөенә, уйный ла...
Без — күбәү, чәчелгән, сибелгән,
Яуланган, киселгән, тибелгән.
Барыбер яшибез, без — исән!..
Без — моңлы, без — тапкыр, без — чичән!..
Үткәннәр үрелгән бер төпкә,
Күңелләр киң һәм тиң бөркеткә.
Барыбыз бергәләп утырдык,
Уйларны күзләрдән укырлык!..
Тарих бер, язмыш бер, телләр бер,
Үткәндә - без тоткан илләрдер...
Үзара дус булып, мең яшик!
Берләшик!..
Берләшик!!.
Берләшик!!!


* * *
Җил дә исми. Тынчу һава...
Түзеп карыйк тагын да бер.
Мөгаен бу сафлануга,
Пакьләнүгә — яңгыргадыр?
Өметләник, аның саен
Дөрләп янсын өмет уты!..
Бу дөньяда яшәүләрнең
Кадерле бит һәр минуты...
Бүген көләч, шома йөзгә
Сырлар куна, җыерчыклар.
Без картаймый кем картайсын,

Хәтта тына сыерчыклар.
Елык-елык кара чәчкә
Ялтыр-йолтыр көмеш куна.
Вакыт шулай, чыра кебек,
Гомерләрне телә, юна...
Өмет кирәк, аннан башка
Яшәүләре мөмкин түгел.
Без күпләрдән, бәлкем, артык,

Кимсенерлек бер ким түгел!
Җан түренә оя корсын

Хиснең сафы, шаян-муты...

Аның саен күңелләрдә

Дөрләп янсын өмет уты!


* * *
Әниемә
Көннәр әкрен көзгә якынлаша,

Тик әлегә чып-чын көз түгел.

Күңелләргә җәй җылысы якын,

Көзге салкын бер дә үз түгел.
Җәй җылысы, җан җылысы кебек,

Әллә каян тарта үзенә.
Көзгә кергән саен, агачлардан

Берәм-берәм яфрак өзелә.
Бөтерелеп очкан яфракларны

Талгын яуган яңгыр аралый.

Торган саен, күңел җылы сорый,

Кояш сорый, аңа карамый.
Яктылыкка кереп елыша җан,

Караңгыны, әйе, өнәми.

Юкка гына һаман өзгәләнми,

Көз күренү белән йөдәми.
Ак болытлар буйлап яшьлек ага,

Самими һәм ихлас балалык.
Көзгә генә бирешерлек түгел —

Хатирәләр белән ара нык!
Көннәр әкрен көзгә якынлаша,

Тик әлегә чып-чын көз түгел.

Күңелләргә җәй җылысы якын,

Йөрәк тулы мәхәббәт, моң, ялкын —

Көзге салкын шуңа үз түгел!


* * *
Флера апа Сафиуллинага
Декабрьнең моңсу салкын көне,

Бөтен дөнья инде гел актан.
Милләтемнең асыл кызы булган

Галимәне эзлим ерактан.
Бураны да бүген тынып калган...

Кемдер чыкты тулай торактан.

Татарымның йөз аклыгы булган

Остазымны күзлим ерактан.
Тел язмышы җирдә аунаганда

Кайтып килү түгел кунактан.

Күңелемнең нечкә кылы булган

Ак апамны эзлим ерактан.
Казан буйлап җил-җил чаба иде —

Бауман, Кремль, уң як Болактан...

Милләтемә гомер бүләк иткән

Фидакарьне күзлим ерактан.
Декабрьнең моңсу салкын көне

Бер дә китмәс төсле бу яктан...

Кайтмаска дип мәңгелеккә киттең,

Мин кул болгап калдым... ерактан.


Комедия тәмам!
Finita la comedia
Агач очларында җилләр
Котырына һаман.
Күкләрдән килә кайтаваз:
«Комедия тәмам!»
Әйтәләр бит: ач кешенең
Ачуы, дип, яман.
Кемнәрдер анда ачына —
«Комедия тәмам!»
Көн-таң атса, өстерәлеп

Йончыдык бит тәмам.
Татарлар бар да гөж килә —
«Комедия тәмам!»
Күптән вакыт борылырга

Гел кояшка табан.
Урамда халык кычкыра:
«Комедия тәмам!»
Ярыкка кысылуны да

Оештырды заман.
Урманнан Шүрәле дәшә:
«Комедия тәмам!»
Сак-Сок булып сугылулар

Үткәннәрдән калган.
Бүген бар да үзгәрәчәк —
«Комедия тәмам!»
...Сез үзегезгә карагыз,

Мин пәрдәне ябам!


* * *
Хәлең ничек, урыслашкан кавем,

Кырыслашкан кавем?..
Төркилектән һаман качасыңмы,
«Мин — урыс!» дип һаман шашасыңмы?.. —

Хәтер сорый үзенекен, геннар сорый,

Кем соң әйтте: хәтер үлә, хәтер корый!?
Кан хәтере яши, җан хәтере,

Күңелеңдә татарлыгың һаман тере!
Аннан качып, баш тартып булмый шул,

Җан барыбер канны тыңлый шул!
Күпме генә телең йотылмасын,

Миллилегең изелмәсен, сытылмасын,

Күпме генә үткәнеңне җиргә күммә,

Йөрәгеңне кыбырсыта тик бер җөмлә:

«Син — татар!..» — Уңга китсәң дә, сулга...

Салсаң да син татарлыгың утка, суга...
«Син — татар!..» — Телең татар булмаса да,

Заман синең үзаңыңны урласа да!
«Син — татар!..» — Төшләреңә кереп уятамы?

Башка милләт арасында күзеңдәге
Нур сатамы? Маңгайдагы җөй сатамы?.. — Юк!

Бу сафсата да түгел, бу — өн!
Язмыш сиңа әйткән: син бет, бүлен,

Юкка чык, башка милләтләрне үрчет!..

Кулыңда барыбер калган бер җеп —

Төркилектән, татарлыктан килгән хәтер...

Тыңлап кара, уйлап кара — ул ни әйтер?..
 

Мин Сәйдәшне тыңлыйм...
Мин Сәйдәшне тыңлыйм кабат-кабат,

Мин Сәйдәштә күрәм үткәнне.
Җаным белән тоям,
нигә халкым

Йөрәгендә аны йөрткәнне.
Ул, татарның бер бәгыре булып,

Килеп чыга минем каршыма.

Аның көе — язгы ләйсән яңгыр,

Талгын гына яуган кар сыман.
Аның моңы, якты кояш кебек,

Нурландыра җанны, күңелне.

Менә тагын мин Сәйдәшне тыңлыйм —

Бар халәтем нурга күмелде.
Сәйдәш бит ул — халкым күңеленең

Чыңлап торган моңлы бер кылы.
Мин татарның яшәешен күрәм

Сәйдәш язган көйләр аркылы.
Ә ул көйләр киләчәккә әйди...

Күз яшьләрем тама. Елмаям...

Аны тыңлый-тыңлый үсә татар,

Сәйдәш белән бергә олгая.
Ул татарга озын гомер юрый,

Юраулары, шөкер, юш килә.

Мин Сәйдәшне тыңлыйм кабат-кабат,

Күңелемә Сәйдәш хуш килә!