УТЛЫ ДАЛА
БИШЕНЧЕ БӘЙЛӘМ 6
Әләст мәҗлесе — Алла һәм рухлар арасында сөйләшү мәҗлесе.
ачман Сүбүдәйне җиңеп озатса да, Болгар иле, мәет озаткан йорт шикелле, шомга чумып калды. Бәйрәм бер көнлек кенә, ул үтә дә китә. Дошманның янә үч сәфәре белән киләсенә шикләнерлек түгел. Илне әнә шул, киләчәк бәла-казалардан ничек коткарырга? Якын күршеләрдә таяныр-ышанырдай аркадашлар бармы?
Алтынбәк хан һәрбер кала, бар вилаятнең әмир һәм бәкләрен гомумдиван киңәшмәсенә чакырып чапкын куган иде. Әмма тәхет залына кереп утырышкач, аксөяк түрәләрнең күбесе эндәшмәде, баш карачы булып азау тешен чыгара башлаган Дәүләтьяр берьялгызы дигәндәй җавап тотты.
— Бачман тархан артыннан әллә ничә чапкын куып караган идек тә, ул килмәде. Саксин каласы бөтенләй диярлек янып беткән икән, Бачман хәзер төзелеш белән мәшгуль. Булат әмир дә аның янында калган, башкалары монда.
Алтынбәк күршеләр турында сүз кузгаткач, Дәүләтьяр-карачы бөтенләй өметсез кыяфәттә кул селтәде.
— Арлар белән чирмешләргә, йә булмаса мукшыларга таянырлыкмыни? Аларның берсе дә ил тоткан йә үз вилаятен булса да төзеп караган бердәм кавем түгел. Шул, син чакырсаң, килүен-килерләр дә, яңа йөгән кидерердәй көчле кул табылдымы, шундук сатылачаклар. Умыртка юк аларда. Мин ышанмыйм.
— Ә урыслар? — дип сүз кыстырган булды Алтынбәк хан.
Баш карачы шайтан кытыклаган сыман көлеп кенә куйды.
— Ьи-һи, таҗдар! Ул кяферләр берсен-берсе суешмыйча тора аламыни? Новгород белән Чернигов кенәзләре үзара яуны туктатып, килен алышырга килешкән булганнар да бит. Иллә мәгәр, әнә, «иртә уңмаган кич уңмас» дигәндәй, Ярослав кенәзнең малае Федорны туй алдыннан агулап үтергәннәр. Ярославы — Владимирда баш кенәз булып утырган Юрийның энекәше, аңлыйсыңдыр инде. Хәзер янә әллә ничә кенәз үзара пычакка-пычак килеп беткәннәр, ди. Полоцки каласындагылар, Смоленскига барып, ярты шәһәр халкын суеп чыккан. Элеккеге пайтәхетләре булган Кияү каласын әүвәл Китән кыпчаклары кереп талаганнар, аннары карга туена Галичтагы кенәз
Дәвамы. Башы узган санда. барып җиткән. Ярослав, бозау, шул — үзенен абзыйсы Юрий кенәздән өстәмә гаскәр алып кына чистарткан ул иске Кияү каласын. Менә шундый кан вә мәхшәр эчендә йөзгән урыслардан нинди ярдәм йә булмаса терәк дигәннәрен көтмәк кирәк? Юк инде, хания. Урыс мәнге йә яу юлында, йә исерек. Анын белән тапма да, бүлешмә дә. Шулай хәерлерәк...
Тагын нинди дә булса сүз башларга өлгерә алмадылар, залга илнен баш сәете Колгали килеп керде. Култык астында мендәр чаклы китап, үзе янып пешкән. Рөхсәт-мазар сорап маташмады, үчекләгән сыман тиз-тиз тезеп китте.
— Илнен барча почмагыннан түрәләрне җыеп бетергәнсен, мина ым да кагып карамадын, кем, ни... Алтынбәк хан. Болгарнын баш сәете бар ни сина, юк ни. Ә мин тинтәк башым белән шәхсән сина атап, кыйсса язып ятам.
Алтынбәк, унай җавап табылганга сөенеп, Колгалине туктатмакчы булды.
— Синен ниндидер яна газәлләр язып ятуын хакында белеп торабыз ла. Шаирь җанны юк-бар өчен каләменнән аерып буламыни?
Колгали икенче дөньяда йөзеп йөргәндәй тамчы да үзгәрмәде. Ул ханнын сүзләрен әллә ишетте, әллә ишетмәде, үзенекен тезде.
— Кара, кара, мин сина багышлап менә ниләр яздым. «Мин, бер зәгыйфь, сина сыенам, изге иям. Мин, йончыган, синнән ярдәм өмет итәм». Кеше ана багышлап ун мен юлдан торган кыйсса яза, ә ул сине күз чалымына да кертми! Шундый җансыз таҗдар булалар димени, Алтынбәк хан? Абау, килешми лә! Ил хакименә шаирьләргә карата нык түбәнчелектә вә адым саен кайгыртучан булып яшәү фарыз.
Колгалине бу юлы баш карачы Дәүләтьяр бүлде.
— Ничә юл, диден әле син, олуг сәет? Ун мен юлмы? Арттырмыйсын микән? Ул тикле үк юктыр, юктыр инде.
Б
Колгалинен түгәрәк, ак сакалы дер-дер килеп куйды.
— Төп-төгәл ун мен юлга тулды, кем, Дәүләтьяр бәк. Үз иленнән аерылса да батмаган-югалмаган Якуб угълы Йосыф турында ул. Теләсә кайсы надан өчен дип атап язмадым мин аны. Менә, тынла, хәтимә өлешендә ни дип язып куйдым.
Йосыф сәүче7 кыйссасын тик акыллы укыр,
Тыңлаучының күңле эрер, яше агар, Әгъзасыннан языклары чәчлеп чыгар, Рәхим аңа изгелеген бирә инде.
Алтынбәк хан Колгалинен очынулы халәтен тоеп алды, күрәсен, сүз кыстырды.
— Олуг сәет! Синен кыйссан Коръәни-шәрифтәге Ибраһим пәйгамбәр туруннары хакында бәян итә сыман. Әйдә, бер булса, шул кыйссаннын башлам өлешеннән берничә юл укып күрсәт әле.
Колгали югарырак төшкә җайлап утырды да, мендәр чаклы китабын тезләренә салып, су эчкән шикелле йөгерек укый башлады.
— Менә, кансыз туганнарынын Йосыф сәүчене коега ташлаганнарын гына укып китәм.
Биленә бер бауны тагып төшерделәр,
Йосыфны ул тар коега иңдерделәр, Шәфкать өзеп, йөзләрен дә дүндерделәр, Берсе бауны урак белән кисте инде.
Йосыф әйтте: «Йә илаһым, син шәфкатьлем,
Бичаралар өмете син, мәрхәмәтлем, Туганнардан калмады ла һич өметем, Миңа ярдәм тик син генә кылчы инде»...
Колгали туктаса да, залда тын да алмый тыңлаган әмир-бәкләр кат-кат кыстап дәвам иттерделәр.
— Тагын берничә газәл генә укы инде, сәет. Тагын, тагын...
Алтынбәк хан шигырь юлларын тыңлаган саен үз уенда йөзде.
«Чагыштыра калсаң, үз иленнән читкә куылган Бәрәҗ ханнар, аның угылы Чилбир, бүген мәнгелләр ягына качып сыену эзләп йөргән Гази- Бәрәҗ язмышлары белән бер бу. Аллага мең шөкер, әле ярый, тәкъдир мине шундый бәла-казалардан саклап калган. Әгәр Иштәк янына чыгып качкач, Болгар түрәләре чакырып кайтармаса, минем белән ни булачак иде?..»
Колгали һаман онытылып, күктәге тургай шикелле очына-очына, газәл артыннан газәл укый иде.
Малик әйтте: «Үлчәвемә алтын куй син, Бу угъланның авырлыгы алтын булсын, Бар малыңнан берәр төрле тагын куй син, Бәрбересе угълан чаклы тартсын инде».
Газиз шунда бу таләпкә риза булды,
Шул ук сәгать хәзинәгә үзе килде,
Үлчәүгә ул нәкъ биш йөз мең алтын куйды, Алтын һич тә Йосыф кадәр тартмый инде.
Үлчәвенә тагын бик күп алтын салды, Тартып бакты — Йосыфка ул тиң булмады. Хәзинәдә алтын-көмеш һич калмады, Барлык малы Йосыф чаклы булмас инде.
— Синең дастаныңның гүзәллеге өчен түләргә дә безнең мәмләкәттә байлык җитмәс! — дип бүлдерде аны Алтынбәк хан.
Аннары баш вәзире тарафына борылып фәрман салды.
— Бүген үк бер йөз битекчене табып утырт! Мөхтәрәм баш сәетебезнең 7 Сәүче — хәер эстәүче, теләнче, сукбай.
кыйссасын бик мөкамәл итеп күчереп язып, бар мәмләкәт буйлап таратсыннар! Моның ише бөек дастан тарихларда саклануга лаек!
...Ярты ел чамасы вакыт үтте микән, Колгали бар илне тагын гомер күрелмәгән яңа хикмәт белән шаккатырды.
— Колгали сәетнең хатыны бала тапкан. Алтмыш яшен тутырган картыбыз ун кадаклы малай ясаган бит!..
Алтынбәк хан вәзирләренең сүзенә ышанмыйча, Колгали йортына үзе җыенып китте. Мәрхүм Сәлим хан юньле таҗдар булганмы-юкмы, иллә мәгәр Сәүлия — аның кызы, шулай булгач, ул Алтынбәк өчен туган тиеш ләса...
Барып керсә, чыннан да, түрдәге бүлмәнең түшәм сайгаклары астында бишек эленеп тора, ә баш сәет, ис-акылын җуйган малай-шалай сыман, ашыга-кабалана юынтык су тулы ләгән ташып йөри. Хан кадәрле ханны үз ихатасында күрүгә аз гына да гаҗәпләнмәде, май кояшы сыман елмаеп иреннәрен җәйде.
— Менә, Сәүлиякәем карт көнемдә малай табып мине ике канатлы ясап куйды бит әле, кем, Алтынбәк олан. Йосыф бәгыремне тәкъдир йоткан иде, хәзер, Ходайга мең шөкер, яңа дәвамчым бар!
АЛТЫНЧЫ БӘЙЛӘМ
1
Мен ике йөз дә утыз бишенче елнын көзендә Каракорымнан җиһаннын барча тарафына кахан чапкыннары җил туздырып узды.
— Үгәдәй кахан нойоннарны корылтайга дәшә. Пайтәхеттә яна, зур корылтай!..
Җидесу, Байкүл, Зәгъфүрат, Юлбарыс, Арал, Хәзәр буйларында, Ьималай, Тибет, Алатау, Ьиндхан, Ьиндикош, Таш Билбау, Каф тауларында яшәгән төмәнбаш һәм кенәзләргә Каракорымга җиткәнче атналар, айлар буена ерак юл узасы бар. Ә Чагатайныкылар Тубыл буендагы җәйләүдә генә йөри иде, беренче булып пайтәхеткә шулар килеп өлгерде. Чынгызыйлар өчен каланын төрле почмагында инде күптән аерым-аерым йортлар төзеп куйганнар иде, Чагатайныкылар үзләренә тиешле сарайга урнаштылар. Кишектиннәр аша белешсәләр, Үгәдәй кахан хәмер эчеп ята, кәнизәкләр ташытып күнел ача икән. Чагатайныкыларга йоклар вакыт түгел, ханнын беренче малае Бүре солтан, кәлтә елан сыман яшеренеп, Үгәдәй угыллары янына барып керде. Үгәдәйнен өлкән малае Гөек солтан зарыгып көткән диярсен, Бүрене газиз туганыдай кочагына алды.
— Кахан ни сәбәпле корылтай җыймак булды? Ниләр хәл итмәкче? — дип сорады Бүре солтан, түземлеген тезгенли алмыйча.
— Бик беләсен килсә, әткәй җыймый безне, ә Бату хан җыя! — дигән Гөек җавабын ишеткәч, Бүре солтаннын күзләре утлы күмер капкан сыман акаеп чыккан иде.
Гөек дәвам итте.
— Бату хан Хәзәр дингезе, Таш Билбау белән Җаек аръягындагы барча җирне басып алырга җыена, ахрысы. Каханнан җиде-сигез төмән гаскәрне турыдан-туры гына талап алмакчы иде дә, әткәйне күндертмәдек. Бату хәзер корылтай җыйдыртып, нойоннарны котыртып, кахан билен сындырмакчы була.
Бүре солтан учактай кабынды.
— Ә Таш Билбау белән Җаек аръягында нинди алтын тавы илә җәннәт бакчасы эзләп тапты сон ул? Сүбүдәй белән Җәбә ул яклардан колакларын өздереп кайтканнар иде бит инде. Сүбүдәе аннан сон да, ике тапкыр барып, кармак салган булды. Икесендә дә күрше бакчасына кергән йолкыш кәҗә урынына кыйнап кайтардылар.
Канәгатьләнүдән Гөек кет-кет килеп көлеп куйган булды, әмма бик тиз җитдиләнде.
— Бату ханнын нәфесе көзәннеке төсле. Ул үзенен кан дошманына әверелгән Болгар ханлыгын һәм анын аръягында яткан урыс кенәзлекләрен яулау белән генә туктарга исәпләми. Шуларга артыннан ләһләр илен, әллә кайдагы маҗарлар белән
готлар, тагын ниндидер алманнар, басклар, галлар, норманнар8 яшәгән җирләрне, Дунай вә Үзи9 буйларын, Кырпу-Ат белән Алып10 тауларын, хәтта Рум11 дигән олуг мәмләкәтне дә үзенен тез астына бөгеп салмакчы була.
— Вәт әкәмәт, ул чаклы җир яуласа, Бату бер үзе дә безнен мәнгел иле кадәр мәмләкәткә хуҗа булачак бит! — дип Бүре солтан хәтта тузына ук башлады. — Ана Үгәдәй каханнын да кирәге калмаячак! Аннары, бар, син ул тискәрене буйсындырып кара!
Гөек әле утыз яшьләр чамасындагы гына ир булса да, үзен ил картлары сыман тыныч тотты.
— Менә шуны булдырмый калу өчен безгә бергә кушылырга кирәк тә инде. Корылтайда Батуны мәнгел иленнән аерылып чыгарга омтылуда гаепләп, анын бөтен ниятләрен җимерергә, ана үгез сыман көрәергә юл куймаска кирәк. Бату хәтта Болгар илен яулап алуга гына ирешсә дә, безнен өчен карангы төн җитә. Иреккә чыккан юлбарыс-арысланнарны кабат читлек эченә кертеп булмый. Йә без ул ниятләгән яу сәфәрен өзәбез, йә астыртын Бату соныннан җир йөзендәге икенче каханга әйләнәчәк!..
Гөек сарайга үзенен энекәшләре Мүнкә белән Бүчек солтаннарны чакыртып алды. Бүре солтан янына чапкын юллап, инде Чагатай хан чатырында кабат очраштылар. Чагатайны котыртып та, үгетләп тә торасы юк, ул Батуны Җучи малае булганы өчен генә дә сөйми иде. Төкерекләрен очкындай чәчә-чәчә, шундук ярып салды.
— Мәркетләр карасы Чылгырдан туган Җучи Чынгызхан малаедай кыйланып йөргән иде, инде шул ук карачу Җучидән туган Бату җиһангир булмакчымы? Хәзер Чынгызхан юк, яклаучысы бетте! Юлбарыс-бүреләрне гайрәтле ерткычка әверелгәч егып салу кыен. Юк, без аны монда, әле бүректә чакта ук буып үтерәбез!
2
Башка солтан-нойоннарнын һәркайсы Каракорымга бер мен чамасы җансакчыларын гына алып килгән иде, Бату хан олы төмән ияртеп юлга чыкты. Ялкау елга дигән сәер атлы су буена тукталып, төнге ыстан кора башладылар. Шул чакта ангыт татары12 — каравылбаш Җилгедәй гыйбрәтле бер кыйсса сөйләп күнел ачты.
— Син кайда төн кунарга әмер биргәненне беләсенме, ханиям? — дип сорады ул кинәт.
Бату күзләрен томрайткач, шайтан кытыклагандай кычкырып көлә-көлә ярып салды.
— «Баҗайлар яланы» бу. Монда атасы белән улы баҗайкашлан, диләр.
— Ничек инде? Алар ике борадәр, ике туган түгел. Ата белән малай баҗа буламыни?
— «Баҗа» түгел, ханиям. «Баҗа» — ул ике бертуган кызга өйләнешкән ике кияү була. Ә «баҗайлар» — бер үк хатын янына төн кунарга йөргән ике азгын, йә ике ачыкавыз.
Бату хан әле һаман тулысынча анлап бетерә алмый баш чайкады.
— Ата белән улы ничек баҗай булсын?
Каравылбаш Җилгедәй элеккечә кычкырып кына көлде.
— Ни, эчтәге җенне аздырырдай бер сылу табылса, әтисе белән малае да баҗайлаша ул!
Аннары хан кадәр хан белән уйнаудан шүрләде, ахрысы, Җилгедәй салмак кына бәяненә күчте.
— Бер хан, үзе белән инде җиткән малаен да алып, ерактагы икенче хан өстенә
8 Ләһләр — бүгенге поляклар, готлар һәм алманнар — нигездә немецлар, басклар — испаннар, галлар — французлар, норманнар — скандинавиялеләр.
9 Үзи — Днепр елгасы.
10 Кырпу-Ат — Карпат, Алып — Альп таулары.
11 Рум — Византия. 12 Ангытлар — кытайлар бәясенчә — ак, ягъни уку-яза белүче татарлар.
яу чапкан, ди. Тегене тар-мар иткән, сарайларын алган. Үтерелгән ханнын ушкитмәле сылу үз кызы да, харәм сараенда кәнизәкләре дә бик күп калган икән. Җинүче хан тотык ханәкәне хатынлыкка алган, ә улына хәтта җарияләрне дә кызганган, ди. Ханәкәне аерым бер чатырда бикләп тота, үзе кәнизәкләр яныннан кайтып керми икән. Сылу ханәкә түзгән-түзгән дә менә шушы, янәшә аккан елгада су коенырга уйлаган. Үзенен чатырына юл туп-туры булса да, кире кайткан чакта юри ханнын улы корган чатыр буйлап киткән. Солтан, билгеле, күргән инде моны. Ләкин ханәкә — әтисенен хатыны бит, ничек сүз катсын ди? Монын җебегәнлегенә ярсуы чыккан ханәкә, абынган булып, юри егылган да солтан каршында бар байлыгын ачып салган икән. Солтан монын алмадай күкрәкләрен, җәннәттәй гаурәт җирен күреп, тәмам өнсез калган. Ә ханәкә әле җирдән калыккач та, итәкләрен әле болай, әле тегеләй ачып, моны гел котырта, гел ярсыта икән...
Җилгедәй — хәйләкәр кыйссачы. Бату ханга чәй ясаган булып, бәянен ин кызык бер җирендә өзеп куйды. Шәм эзләгән булды, әрле-бирле йөрде. Бату хан — әле егерме җиде яшьлек кенә гаярь ир бит, түземлеге корыгач, ярсып тыкырдатты.
— Йә, йә, Җилгедәй, солтан сылу ханәкәгә ияреп киткәнме сон?
— Шундук сикермәгән, ханәкә янына төнлә генә барган, — дип елмая- елмая, каравылбаш янә дәвам итте. — Ни галәмәт, ханәкә ишек ачмый, яшь солтанны чаптар урынына гел ярсыта икән. «Киеменнән ат, төтен, тир исе килеп торган ирләрне яратмыйм, яныма чишенеп кер», дигән таләп куйган, ди бу. Түше кызган яшь солтан нишләсен инде, ханәкәгә буйсынып, анадан тума калган...
Җилгедәй шәм җебенә ут эләргә дип тукталган гына иде, Бату тезләренә бәрә-бәрә йодрык төйде.
— Йә, ханәкәне үзенеке иткәнме сон инде, кадалгыры!?
Җилгедәйнен су тегермәне янә телгә килде.
— Ханәкә ишек ачкач, солтан монын кочагына атылган гына икән, чатырга хан үзе кайтып кергән...
— Ә-ә? — дип акырып җибәрде Бату, каравылбаш гүя ишетмәде.
— Киенеп тә торма, шул көе кач, дип тиз-тиз пышылдаган да ханәкә моны чатыр астыннан гына чыгарып җибәргән, ди. Хан ишекне каккач, ана да шук ук таләпләрне куйган. «Төтен, тир исен яратмыйм, әүвәл чишенеп кер». Хан да адәм баласы бит, ана да анадан тума калырга туры килгән. Ә эссене басканда әле тан атмаган, карангы төн икән. Ханәкә шәм кабыздырмаган, кул астына эләккән күлмәк-чалбарларнын кайсы туры килә, шунысын хан өстенә элеп озаткан, ди. Хан иртән чатырдан тышка чыкса, күлмәк — үзенеке, ә чалбары солтанныкы икән. Хан кабаттан чатырына чумгач, бар нәүкәре бот чабып көлгән, диләр. Шуннан, менә, бу урынга «Баҗайлар яланы» дигән ләкаб беркеп калган инде...
— Тукта, тукта, — дип кул болгады Бату. — Андый ләкаб хаксыз. Синен сөйләвенчә, солтан ханәкәнен тәмен татырга өлгермәгән ләбаса.
— И-и, ханиям! — диде каравылбаш, башын чайкый-чайкый. — Бер мәртәбә шәрә көе күреп ташы кызгач, азгын хатын шул ир-атны үзенен ятагына сала да сала инде. Кыйссага гына эләкмәгән, ә ханәкә яшь солтан чатырына ханны озатуга ук кереп чумган, диләр. Инеш өстенә куелган чүмеч-ләгән су чөмерми генә агамы сон!?.
Бату әле түшәккә сузылгач та, гел елмаеп ятты. «Тычкан аулау өчен, мәче сыман, читкә йөрү кирәк. Үз өемә капкын куярга, ай-һай, иртә әле!»
3
Тан атуга, Җилгедәй колак ишетмәгән яналык алып керде.
— Төнге торгаклар теге ярдан Үгәдәй янына баручы ниндидер илче сәйяхларны13 тотып кайткан. Илче дигәннәре — кара җилән кигән, тәре таккан монах, мәгәр кулында маҗар ханы биргән ярлыгы бар, диләр.
— Шул хан шымчысы йә җанкыяр түгел микән сон ул? — диде әүвәл Бату. 13 Сәйях — ерак юлга сәфәр чыгучы.
Аннары, беркадәр тын торгач, һәр сүзен бизмәнгә салгандай үлчәп дәвам итте.
— Маҗар ханы булгач, Кырпу-Ат таулары итәгеннән, Дунай, Үзи атлы дәрьялар буеннан бу. Анын җирләре Кияү каласынын аръягында ята. Урыс кенәзләре канаты астына кергән кыпчакларнын бер өлеше шул маҗар ханы куенына качып китте бугай. Болар шул кыпчакларны сыендырган өчен үч алудан куркалардыр инде. Аларны ипләп кенә котыртып куярга да була бит. Без шәрекъ яклап һөҗүм ясыйбыз икән, маҗар ханы Кияү каласынын сыртына пычак кадый ала.
Бату янә тукталды, янә уйлап торды.
— Үгәдәй каханнын мәнгелләр өчен күз яшенә чумып үкенердәй бәһасе юк-югын да, иллә мәгәр Үзи буеннан ук тәреле бер руханины җанкыяр итеп озатулары шикле. Ачкүз, ачыкавыз Үгәдәй, анын бүләкләренә йә юха теленә алданып, безнен сәфәрне өзеп куймагае. Бу илче дигәннәренен тел төбен тарткалау безгә комачауламас. Ялан уртасына Сүбүдәй нойон чиннәрдән алып кайткан чатырны корыгыз да, әйдә, алып керегез ул монахны...
Яр буенда эче-тышы комач парча белән тышланган, тау кадәрле чатыр үсеп чыкты. Дистәләгән нәүкәр койрыктагы арбалардан өстәл-урындыклар, тәм-том, савыт-саба, эчемлекләр, аш-су ташыды. Тирмәләрдән тезелгән боҗра авызында маҗар илчелеге пәйда булган чакта Баҗайлар яланын танырлык түгел иде инде. Мона чаклы мәнгелләрне дала кыргыйлары, дип кенә ишетеп белгән монах кояш нурларында кып-кызыл булып җемелдәгән парча чатыр күргәч, бер карышка җиргә чүккән кебек, курка-курка гына якынайды. Ана ияргән өч-дүрт ир дә шабыр тиргә батып чыккан иде.
Җиргә сөйрәлгән кап-кара җиләнле монах турыдан-туры чатырга таба атлап киткән иде, юлын тиз бүлделәр.
— Моннан, моннан, әүвәл менә моннан, — дип туктаусыз кабатлаган менбашы илчеләрне дөрләп янган ике учак арасына таба төрткәләде.
Мәнгел телен анламаулары бер бәла, ин яманы, илчеләр сакчыларнын дөрләп янган учакларга таба ишарә ясавыннан ук сынып, җебеп төште. Күзләрендә эре яшь тамчылары хасил булды, тәннәре дер-дер килде.
— Безне тере көе утка ташларга җыена, бит болар! — дип акырды бер ир кара җиләнлегә. Аннары, җиргә тезләнеп, мәнгел менбашына ялварырга кереште.
— Җитмеш төрле дәрья кичә-кичә, без бирегә тикле утта янып үлү өчен килдекмени? Безне мадьярлар кайсары14 Бела сезнен каханыгыз Үгәдәй янына җибәрде бит. Безгә кахан, Үгәдәй кахан кирәк!
Хәзер мәнгелләр дә берни анламады. Тиз арада урыс, татар, гарәп, гөрҗи тылмачларын сөйрәп китерделәр. Илчеләр һаман бер үк сүзне кабатлады, янә еладылар, тылмачлар гына казык сыман торды. Әле ярый, Бату эргәсендә ил-дәрьялар гизгән бөек Сүбүдәй бар! Шул үзенен чатырыннан бер рум пешекчесен китереп бастырды. Бик үк йөгерек булмаса да, барыбер анлаштылар.
— Ике учак арасына кереп басыгыз! — дип әмерләде тылмач. — Шундук кузгалмагыз, киемегез кызсын, тәннәрегезгә чаклы төтен үтеп керсен.
— Безне сихерләргә җыеналармы әллә? — дип күзләрен акайткан монахка тылмач көлемсерәп кенә җавап бирде.
— Алар үзләре дә сездән куркалар бит. Ике ут арасына кергәч, сезнен мәкерле ниятләрегез дә юкка чыга, киемнәрегезгә агу сендергән булсагыз, алары да парга оча, имеш. Асылда файдасы шул: сезгә юлда үләт, зәхмәт дигән чир ияргән икән, барыгыз да берьюлы шуннан котыласыз.
Шушы анлатмалардан сон гына илчеләрнен тәненә җан кайткандай булды, һәммәсе дә, сөенешкән төсле, ике учак арасына тезелеште. Күпмедер арадан сон янә чатыр ишегенә таба ыргылганнар иде, кабат туктаттылар.
— Чатыр алдында өч мәртәбә җиргә тезләнегез!..
Илчеләр тураеп баскач, яна әмер. 14 Кайсар — падишаһ, император.
— Чатырнын тупсасына аяк тигезәсе булмагыз! Тупса өстенә бассагыз, сезгә үлем!..
Монахнын хәтта җилән итәкләрен дә тезләренә чаклы күтәрергә мәҗбүр иттеләр. Аяк күтәргәндә монах тупса өстенә ат кыллары салынган булуга кадәр шәйләп алды, барыбер дә һични анламады. Артта рум пешекчесе генә тиз-тиз пышылдады.
— Ат кылы чатыр эченә елан керүдән саклый. Аяк баскан урынга кеше исе сенә, шул турыда елан өчен сукмак пәйда була. Аннары, тупсага бассан, йортка бәла чакыру, дигән ырым да бу...
Илчеләр чатыр эченә күз йөгертүгә үк аяк астына җәелгән ак киезләр өстенә тезләнделәр. Кабат аякларына күтәрелмәкче иделәр дә, ишек сакчылары иннәренә басты.
— Хан каршында кенәз-нойоннар да аягурә басып сөйләшмиләр!
Сүзләре мәнгелчә янгыраса да, әмер хәтта телсезләр өчен дә анлаешлы иде. Башкалар базмады, ә бакыр тәресе кара җиләненнән тышка асылынган монах каш астыннан гына бар тарафны айкап-капшап чыкты.
Чатыр ким дигәндә биш йөз кешене кертеп тутырырлык. Эчен дә тыштагы шикелле үк кызыл парча тегеп бизәгәннәр. Ишекнен ике ягында бәрхеткә төренгән җансыз сыннар тора. Аларны хатын-кыз күкрәге шикелле кабарынган нәни ястыклар өстенә мендереп бастырганнар. Ишек каршында — өстәл. Анда алтын-көмеш җамаяк һәм чынаякларга йөзем, хөрмә, анар, алморт15 кебек җимешләр өелгән. Шундый ук алтын-көмеш чүлмәк-кувшиннардан ачы бал, кымыз, шәраб исе анкый...
— Сөйләп җибәрегез, йә, кем буласыз? — дигән күк күкрәгәндәй тавыш ишетелде.
Монах тавыш килгән якка күз атты да, баш түбәсенә күсәк төшкән кебек кечерәеп калды.
Чатырнын ин түрендә, тау шикелле ясалган текә, зур мөнбәрдә әллә ничә илне буйсындырган, шушы маҗар илчеләренен дә казыена әверелгән Бату хан утыра. Янында ханбикә. Икесе дә парча, бәрхет киемнәргә төренгән. Җиләннәре алтын җепләр белән укаланган. Якалары, җиннәре, инбашлары, итәкләре, билбау — барчасы да асылташлар белән бизәлгән. Бату хан башында ак киездән теккән йомры кәпәч. Ян-яклары, бармак озынлыгы булып, өскә кайтарылган. Ике яктан төшкән ике толым иннәренә яткан. Ханбикәнен баш киеме нәни кибән чаклы. Асты түгәрәк, өскә таба кинәеп менгән дә дүрт почмаклы тартмага әверелгән. Түбәсендә саф алтыннан ясалган нәфис каурый. Карыш саен зур-зур асылташлар, мәрҗән, якут.
Хан белән хатыны фил сөягеннән сырлап-бизәп һәм кин итеп ясалган ак тәхеткә менеп утырганнар. Тәхет аяклары, култыксалар, аркалыклар алтын япма белән йөгертелгән. Тәхетнен дә һәрбер почмагыннан асылташлар яктылык, нур бөрки.
Ханнын мөнбәреннән берникадәр аста, ике яклап, йомшак урындыклар, агач эскәмияләр тезелешеп киткән. Бер якка — иннәренә шайман16 яисә тун элгән төмәнбашлар, карачылар, нойоннар, менбашлар, ин зур сәркатипләр һәм тылмачлар, икенче якка затлы киемнәргә төренгән хатыннары кереп урнашканнар. Хатыннарнын башлыклары ханбикәнеке шикелле үк дәү һәм биек, әмма түбәләрендә инде йә көмеш таякчыклар, йә тәвис кошларыннан алынган аллы-гөлле каурый.
Болардан да аста ак киез өстенә тезләрен бөкләп утырган ирләр белән хатыннар тезелешкән. Болары — гаскәр йөзбашлары, сәүдәгәрләр, кишектиннәр, башка яраннардыр...
Монах үзен яннан рум тылмачы төрткәләгәч кенә телгә килде.
— Без җиде дингез, җитмеш дәрья аръягындагы мадьярлар иленнән килеп җиттек. Бела атлы падишаһыбыз безне мәнгелләр каханы Үгәдәй хозурына юллады. Менә, кулыбызда Бела падишаһыбыз тамга куеп, мөһер салып җибәргән ярлык та бар...
15 Анар — груша, алморт — слива.
16 Шайман — сугыш киемнәре.
Аны монах кулыннан кайсыдыр сәркатип бик тиз тартып алды да шундук юкка чыкты. Чатыр түбәсеннән, күктән (!) Бату аваз салды.
— Ә нишләп әле маҗарлар ханына Үгәдәй кахан үзе кирәк булды? Кахан колагына ирештерерлек нинди серегез бар?
Монах янә коелып төште, янә аяк буыннары дер-дер килде.
— Үгәдәй кахан өчен генә дигән аерым серебез юк. Без Үгәдәй кахан янына барып җитә алсак та, синен хозурында да бер үк төрле гозер тәкърарлыйбыз. Атабыз Иисус булган христианнарга афәт китермәсәгез, христианнар җанын кыймасагыз иде сез. Без бер Иисус аллабызга гына ихлас табынабыз. Кайсарыбыз христиан динен үзен тудырган әнкәсеннән һәм халкыннан да газизрәк күрә. Изге христиан дине генә гөрләп чәчәк атса һәм җимеш бирсә иде, дип җан ата.
— Дунгыз! Эт җан! — дип сүгенде пышылдап кына астагы төркемдә, киез өстендә утырган бер йөзбашы.
Монах тоемлады, агарынып чыкты. Ул инде башын чабуларына да әзер иде сыман. Ләкин югарыдан яна сорау күнде.
— Христианнар, дип тешенне төшерәсен. Үзен кем сон?
Кара җилән иясе ашыга-ашыга тезде.
— Мин — монах, атым — Юлиандыр. Иисус аллабызга гына табынып яшим. Хатыннар-балалар да, хуҗалык та тотмыйм. Башка диндәгеләрне, Тәнре вә потларга табынып адашкан бичараларны христианлыкка күчәргә үгетлим.
— У-у-у! — дип ухылдады күктәге хан. — Хатынын юк, балалар һәм байлык та кирәкми. Мина кызык: синен һич югы ыштанын бармы да ыштансыз дин кемгә кирәк микән?
Бату сүзен әмергә исәпләп, ике йөзбашы сикереп торган иде, хан кулын җәеп кенә шып туктатты.
— Синен динен безгә йогачак түгел. Шулай да әйт. Христианнар өстендәге башлык кем ул? Аны хан дип саныйсызмы, әллә кахан укмы? Кайда яши?
Монах Юлиан һичнәрсәне яшереп маташмады.
— Христианнарнын падишаһы — Иннокентий атакай. Кайсаркалада11 тора. Христиан динендә булган барча хан вә падишаһлар ана буйсыналар. Иннокентий атакай безгә христианнарны җир йөзендәге ин өстен һәм ин булдыклы халык, дип эш йөртергә куша. Иисус атабыз хакына яуга кереп, башка диндәге дошманнарын кырган христианнар чиркәү тарафыннан изгегә саналалар. Кыргыйлар шикелле без утка, суга, җилгә, җиргә, кояшка йә айга табынмыйбыз. Динебез хакына тәрегә кадаклап үтерелгән Иисус атабыз гына — безнен кодрәтлебез!..
— Сасып беткән дунгыз! Үләксә сөяген кимерүче ач эт! — дип сүгенде аста кабат йөзбашлары. — Моны кисәкләргә өзгәләп ташласан да бик аз!
Бату сөенеченнән сикереп төшеп бии башларга әзер булса да, йодрыкларын кысып, үзен кулга алды. «Христианнар — ин югары һәм булдыклы халык», — диме? «Сез — кыргыйлар», — диме? Мондый сүзләрне әле юри котыртып та әйттереп булмас иде. Менә бу шәп! Өсләренә барсам, 17 үзләренең бөек икәнлекләрен яуда җинеп акласыннар, әйдә! Корылтай мина рөхсәт бирсен генә! Күрсәтермен мин сезнен ише эткә кемнен бөек, кемнен кол һәм кыргый икәнлеген!»
Бату әүвәл үзенен йөзбашлары ягына сүз ташлады.
— Илчегә үлем юк! Шундый дала канунын мәнге онытмагыз!
Аннан илче тарафына үз карарын атты.
— Мин сине Үгәдәй кахан янына үзем алып барам. Таләбем шул: минем чатырымда үз динен һәм падишаһын турында әйткән сүзләренне энәсеннән җебенә чаклы Үгәдәй кахан каршында, кирәк булса, хәтта корылтай алдына чыгып та кабатлыйсын! Минем көтүчеләрем булган кара кыпчакларнын маҗар ханы янына качканлыгын да анда яшермисен. Онытасы булма: минем Урдамнан башка сина кайтыр юл юк! 17 Кайсаркала — Константинополь. Ул чакта Византиянең төньяк башкаласы.
Бату беркадәр тын алгач кына өстәп куйды.
— Хәер, сина кабат үз иленә кайту бәхетләре бик тиз генә эләкмәс тә әле. Анда, сине узып, әле минем барып җитәсем бар...
4
Карангы төн күптән кергән инде, кахан сараенда гына шәмнәр сүнгәне юк. Махсус чакыру-фәлән алмаса да, төрекмәннәр кабиләсенен башлыгы Кушбирде хан да корылтайга килеп төшкән иде. Үгәдәй кахан бер кәрван дөя китергән бүләкләрне күрми түзәмени, Кушбирдене шундук сарайга чакырткан. Хәзер Кушбирде төяп килгән шәрабләрне чөмереп типтерәләр. Кушбирде беркатлы һәм сантый хаким түгел, дөя өркәчләре арасына төрекмән белән кыргызларнын ин сылу кәнизәкләрен утыртырга да онытмаган. Шулар зал уртасында ярымшәрә көе боргалана. Сарай тәрәзәләре танбур18 белән думбыра авазларыннан зенләп тора.
Үгәдәй каханнын яраткан хатыны Түрәкинәгә дә тынгы юк, ничәнче төн буена юньләп йоклый алмый. Үгәдәй аны үз янына, тәхет түренә дә чакырып караган иде, Түрәкинә ыжлап та бирмәде. Түрәкинәдә тәхет саклау, тәхеткә табыну дигән чирләр бөтенләй юк. Тәхеткә юл түшәктән башлануын ул бик яхшы белә, шуна хуҗасын үз бүлмәсендә кайнар кочак белән каршылауны өстен күрә. Кайнар кочак үзен аклый, ахры, Үгәдәй кахан башка хатыннары арасыннан Түрәкинәне генә аеры якын итә. Атнанын өч-дүрт көнен Түрәкинә түшәгендә уздыруы шунын билгеседер. Ә тәхетне, әгәр бик кирәксә, әнә, каханнын карт хатыны Наймагын сакласын. Үгәдәй анын янына барыбер аена ике мәртәбәдән артык керми.
Бүген каханга кәнизәк кызларны бүләккә китерделәр. Кахан атна буена Түрәкинә янына да юлны онытыр микән? Киләсе атнада корылтай башлана, ди. Кахан нойоннар каршына кайсы хатынын алып чыгачак, корылтайда ниләр каралачак — боларнын һәммәсен дә алдан беләсе иде бит. Кәеф шәптән түгел. Кахан галиҗәнапләре, фәрештә шикелле, кайчан анын түшәгенә рәхим итәр инде?..
Түрәкинә әле бик яшь чагында ук чин ягыннан килгән карт чичән ана үтә дә гыйбрәтле һәм җан өзгеч бер кыйссаны бәян иткән иде. Еллар үткәч тә, ханбикә шуны һич оныта алмый. Ямансулый башладымы, гел исенә төшә. Менә, хәзер дә хәтер казанына чумарга туры килде.
Әле күп гасырлар элек шушы җирдә Аттила атлы бик гайрәтле солтан яшәгән, ди. Ул чакта кояш чыгышында көн иткән халыкларны мәнгелләргә, татарга, болгарга, мангытка, башкортка, кыргызга йә кыпчакларга бүлү дә булмаган, барчасын да «сөннәр» дип кенә атаганнар икән. Сөннәр бик куәтле халык булган, алар чиннәрне дә мал көтүе урынына куып йөрткән.
Булачак каханнар зирәкле һәм лаек булып үссен өчен солтаннарны сабый чактан башлап төрле халыклар арасына җибәреп укытканнар. Аттиланы да биш яшендә әллә кайдагы Рум җиренә, шундагы кайсар сараена озатканнар. Кайсарнын Анорияме, Һонореяме атлы сеңлесе дә булган. Кайсар сараенда бергә үсә-үсә, сөннәр солтанының менә шул Анориягә күзе төшкән. Аттила да кахан баласы бит, эрелек бар, юнаннар кайсарыннан Анорияне үзенә хатынлыкка сораган бу. Кайсар рәнҗегән кыяфәт ясаган да Аттиланы бөтенләй Рум иленнән куган. Моны озата барган юнан ирләре чикне узгач кына сөйләгәннәр. Бактың исә, Рум кайсары белән сеңлесе Анория бер- берсен яшерен генә яраталар икән. Туганнар гыйшкы гына булсачы ул! Юк, яшерен дигәннәре — боларның кеше күзеннән качып бер-берсен ялашуы, арт саннарын ышкып азынуы икән!..
Кояш баешында яшәгән халыклар арасындагы фәхешлекне белеп, Аттила чыгырыннан чыгып котырган, ярсыган, ди. Ул шундук Рум кайсары өстенә яу чапмакчы булган. Ләкин үз иленә кайтса, моның кахан атасы үлем түшәгенә менеп яткан икән. Җитмәсә, үзеннән соң тәхетне өлкән улы Бәлигъкә васыять иткән. 18 Танбур — кыллы музыка коралы.
Әтиләре җеназасыннан соң, Бәлигъ тәхеткә менгәч, Аттила аннан гаскәр сорап караган. Бәлигъ тыңламаган. Шуннан соң Бәлигъ чираттагы ауга чыккан вакытта Аттила аны ук очына алган да кахан тәхетен үзе эләктергән.
Болай да Тәңре каршында гөнаһлы Аттиланы яңа гөнаһларга котырткандай, ерак Румда калган Анориядән һич тә көтелмәгән бүләк килеп төшкән. Ханәкәнең үз кулыннан салып озаткан алтын балдагы булган бу, әмма хаты-хәбәре юк. Аттила моны кияүгә чыгарга ризалык һәм чакыру, дип кабул иткән инде. Балдакны китергән чапкын: «Анория кала читендәге көтүчеләрдән яман чир эләктергәч, аңа үч итеп, кайсар үзенә читтән хатын алды. Сеңлесен бер кала бәгенә кияүгә биреп котылмакчы иде дә, тегесе аңа чыкмый», — дип аңлатмалар да биреп карый. Юк, Аттила һич тыңламый. Бар гаскәрен ияргә күтәрә дә Рум өстенә китә.
Рум кайсарына ул вакытта юнаннар гына түгел, әллә нинди готлар, галлар атлы халыклар да буйсынганнар икән. Сөн төмәннәренең юлын бүләргә дип шулар каршы чыккач, Аттила аларның барысын кырып аткан. Инде Кайсаркала дигән пайтәхеткә һөҗүм әзерли башлаган бу. Өнсез калган кайсар әүвәл алты йөз пот алтын җибәреп, аннары ярты дәүләтен бирергә вәгъдә куеп котылмакчы булган, Аттила туктамаган. Чапкыннар белән бәкләре кайсарга Аттиланың үзгәрмәс бер генә таләбен алып кайта икән:
— Миңа сеңлеңне хатынлыкка җибәр!
Илен коткару өчен башка чарасы калмагач, Рум кайсары, ниһаять, сеңлесе Анорияне Аттила чатырына озаттырган. Сөн каханы юнаннар ханәкәсен шундук ятагына сузып салмакчы булган. Мәгәр Анория «мине менә моннан башлап ярат, аннары өске якка мен», дип Аттилага аякларын, ботын, артын суза икән. Сөн каханы «ялашырга мин бит сыер түгел», дип ярсып кычкырган да ханәкәне тотып көчләгән, ди. Юнан ханәкәсе һични сиздермәгән, рәхмәт әйткән сыман хәтта бөтен җиреннән дә үбеп чыккан икән. Әмма таң атуга, Аттила бар дөньясын актарып коса башлаган да газаплана-газаплана җан биргән, ди. Соңыннан бер чин табибе килеп ачыклаган. Җиңелү белмәс җиһангирны дөньядан Анория биргән агу алып киткән...
Түрәкинә — көтүчеләрдән чир эләктереп кайта торган очсыз хатын түгел. Ул берчакта да аның ише түбәнлеккә, фәхешлеккә бармас. Синең хакка ярты җиһанны тез астына бөгеп сала торган Аттилалар табылса әйбәт булыр иде дә бит. Ләкин Искәндәр Зөлкарнәйн19, Чыңгызхан, Аттила кебек гаярь ирләрне җиһангир итү өчен лаек иле, лаек халкы булу да кирәктер шул.
5
Тонык кына итеп ишек шакыдылар. Кәнизәк кыз икән. Йөзен яртылаш рәвештә яулыгы артына яшергән, туры карый алмый, сүзләрен дә, казандагы ботка шикелле, быгырдап кына дәшә.
— Олы түрә килгән анда. Үзен хан, ди. Синен янга бәреп кермәк була.
Түрәкинә кычкырып җибәрмичә түзеп калалмады.
— Йә, кем килгән? Кешечәрәк сөйлә!
— Ул кешечә иттереп әйтмәде лә юньләп. Башта хан гына, диде. Аннан Бату хан, ди. Уйнап үскән кешеләрем түгел, мин сон каян белим?
— Бату? — дип гаҗәпләнеп кабатлады Түрәкинә. — Әле бездәй ятимнәр сараена анын кебек җиһангирләр дә аяк басамыни?
Бераздан кырт кисеп хәл итте.
— Бату хәтле Бату килгән икән, әйдә инде, чакыр...
Бату гади нәүкәр киеменнән генә. Шулай да, күлмәк астыннан челтәр көбә кигән, ахры, инбашлары белән күкрәкләре мамык тутырган шикелле кабарып тора. Кылыч-хәнҗәрләре күренми, аларын да, мөгаен, күн камзол итәкләре астына яшергәндер. Аякларына кәҗә тиресеннән ясалган күн итекләр кигән. Башында ак киездән кәпәч. Базар тирәсендә очратсан, моны гап-гади бер көтүче дип ялгышуын да бар.
Анын каравы, Түрәкинә — күктән төшкән алиһәгә кардәш. Зәнгәр төстәге парча 19 Искәндәр Зөлкарнәйн — Александр Македонский.
күлмәгенен изүләре күкрәгенә чаклы ачылган. Башына мәрҗән ташлар белән бизәлгән такыя киеп алган. Күкрәгендә фирүзә ташлардан җыелган зур муенса елкылдый. Каш һәм керфекләренә сөрмә тартып өлгергән. Иреннәрдә иннек. Көтелмәгән кунакны ярымкысылган керфекләр аша күзәтә, елмаюын яшереп бетерә алмый. Ә үзе барыбер дә дулкынлана сыман. Изү аша нәни карбыздай ташкан күкрәкләре яр читенә каккан дулкын төсле әрле-бирле килә. Чибәр, каһәр!
Бату боргаланып, көттереп маташмады.
— Мин синен белән япа-ялгыз калу турында күпме хыялландым! — дип асылда да кайнар тавыш белән эндәште ул һәм ханбикәне шундук кочагына сосып алды. — Минем, Үгәдәй сымак, сарайларда яшәү бәхетен татып караганым юк. Гомерем, дүнгәләк шикелле, далаларда һәм яу сәфәрендә йөреп үтә. Чатырымда син булсан, учак сымак мәнге үзенә тартып торыр иден.
Түрәкинә канәгать иде, әлбәттә, сусыл иреннәрен очландыра төшеп пышылдады.
— О-о, батыр хан! Синен кебек яугир ханнар чичәннәр шикелле сөйли белә, дип кем уйлаган! Сине даладагы сандугачлар шаирьләр теленә өйрәтәме әллә?
— Синдәй сылуны күрү бәхете мине чичән итә, — дип, элеккечә кайнарланып дәвам итте Бату. — Үкенече бер генә: минем яу чатырымда синен кебек сандугачлар юк шул.
— Кайгырма, сәрдәр хан, — дип, Батудагы шикелле үк кайнарлык белән Түрәкинә ир-ат күкрәгенә сыенды. — Тәкъдир, явыз, мина да синен кебек батыр ирне насыйп итмәгән, мин дә сандугачсыз. Шуна күрә мин күнелем белән һәрбер танда синен кочагында.
— Ханбикә! Ханбикәм минем! — дигән саран сүзләр сытылып янгырады. Икенче мизгелдә Бату сәрдәр инде чибәр хатын кочагына ауды.
6
Корылтай өчен Үгәдәй кахан Чүмечле тау белән Ак-колын атлы кечкенә инеш арасында яткан яланны сайлаган, шунда җыелдылар. Нойоннарнын кахан чатырларын да, корылтай булачак яланны урап алган кишектиннәрне дә күптән күргәне бар, аларына шаккатучы түрә табылмады. Кахан үзе корылтайга, гадәттә, ин өлкән хатынын ияртеп килә иде. Бүген Үгәдәй янәшәсендә Наймагын урынына Түрәкинәне күргәч, барча нойоннар да сәерсенеп калды. Ә Гөек солтаннын хәлен бөтенләй дә анлатырлык түгел, ул әнисе Наймагынны яшь хатынга алыштырудан сынып төшкән иде. Энекәшләре Мүнкә белән Бүчек чатыр астына, кахан янәшәсенә кереп утырса да, Гөек солтан йөзбашлар янында, ялан кырда калды.
Корылтайны Мохали нойоннын хисап нотыгыннан башлап җибәрделәр. Ул кытайлар өстенә баш сәрдәр булып барган, анын Һиндстанга. һәм пуштумнарга чаклы барча кала-далаларны яулавын исәп-хисаплардан башка да һәркем белә иде. Шуна күрә Гөек кенә түгел, ярсуын көч-хәл белән тыючы Бату хан да, дистәләгән башка нойоннар да бер чамарак сүгенеп утырды.
— Эш күрсәткән, күлнен төбен күккә аскан җиһангир булып ялтырарга кирәк бит, хәзер Мохалидан да, Җәбә нойоннардан да үзенә мәдхияләр укыттыра инде.
Үгәдәй каханны күккә чөеп мактаулар тынганнан сон, ниһаять, мәмләкәтнен баш казые Шаһи-Котыг тавышы янгырады.
— Олуг кахан Таш Билбау аръягына яна яу сәфәре башларга ниятләде. Мәнгелләр иленен көч-куәтен барлап чыгу өчен сезне монда дәште. Яу сәфәренен куәтен аныклап чыгу өчен олуг кахан хәзер сүзне Җучи олысынын таҗдары Бату ханга бирә.
Бату яландагы боҗра уртасына уртларын кыскан хәлдә, эченнән генә сүгенә-сүгенә чыкты. «Үгәдәй ниятләгән, мәнге айну белмәс Үгәдәй хөрәсән яу башларга җөрьәт иткән икән. Табылган сәргаскәр! Тф-фү, кадалгыры!»
Ә сүзләрен Бату эчендәге утны күрсәтмичә, тыныч кына тезде.
— Безгә иксез-чиксез мәмләкәт төзеп калдырган Чынгызхан атабыздан аерылуга сигез ел чамасы гына вакыт үтеп бара. Ә без анын васыятьларын оныттык та сыман.
Чынгызхан атабыз безгә, сонгы дингез ярына кадәр җитеп, Таш Билбау вә Хәзәр дингезе аръягындагы барча дәүләт вә барча халыкларны үзебезгә буйсындыру бурычын васыять иткән иде. Кытай мәмләкәтен тез астына салдык, анысы машалла! Пуштун, һинд җирләре, Насыйр хәлифәте, кичәге Газнәви белән Харәзем шаһларнын мәмләкәтләре, олуг Каф тау, Тура белән Тубыл буйлары — һәммәсе дә хәзер безнен җирләр. Мәнгел кулы барып ирешкән һәр тарафта тынычлык вә сәгадәт хөкем сөрә. Элек бер-берсен изгән вә талаган кабиләләр белән мәмләкәтләр арасында яу вә суешлар юк. Безнен мәмләкәттә беркем дә, атабыз Чынгызхан язган изге «Яса» кануннарын бозып, Үгәдәй каханга караганда өстенлеккә, аерылып, бүленеп чыгуга дәгъва итә алмый. Әмма...
Бату ханнын тавышы кыя-ташка орынган корыч кылыч сыман зенләп китте, карашы, бөркетнеке сыман, нойоннарнын йөзен айкап чыкты. Ул хәтта ал парчадан тегелгән җилән җиннәрен дә сызгангандай итте.
— Әмма менә инде унике ел буена без Каф тавынын аръягына да, Таш Билбау һәм Хәзәр дингезе артына да үтеп керә алмый интегәбез. Каф тау итәгендә әүвәл гөрҗиләр гаскәрен, аннары алан белән кыпчакларны тар- мар иттек тә көн баешына таба ыргылыш гел бетте. Ә анда әле үчебезне алып бетермәгән һәм безнен көтүчеләребез көенә качып киткән кара кыпчакларнын бер өлеше — Кияү каласындагы кенәзләр куенында, икенче өлеше маҗар ханы Бела ышыгында кәеф-сафа корып, маллар суеп ята. Янә килеп, Таш Билбау артында безнен ике төмән нәүкәрне пыран-заран китергән Болгар дәүләте бар. Без бер йөз менлек гаскәрен кырып салганнан сон да сабак алалмаган, Үгәдәй кахан каршында тез чүкмәгән Владимир, Рязань, Суздаль, Ростов, Кияү кала кенәзләрен үзебезнең аяк астына сузып салырга тиеш! Чынгызхан атабыз безгә соңгы диңгез ярына кадәр барып җитүне һәм барча җирләрне үзебезгә буйсындыруны, җиһанда үзара яу йөрү һәм сугышлар туктатуны иң олуг васыять итте. Менә шул сәбәпле мин, Бату хан, барча мәңгел нойоннарын яңа яу сәфәренә чакырам һәм һәммәгезнең миңа кушылуын сорыйм.
Бату янә нойоннарның йөзен айкап чыкты, Үгәдәй кахан тарафына гына әлегә күз атмады. Ялан өстендә әүвәл кабер тынлыгы урнашкандай булган иде дә, тора-бара җил уяткан урман тавышы сыман ухылдау-гөжләү туды.
— Без болай да, талау яуларына йөрмәгән көенчә дә, ару гына яшибез бит әле.
— Мәңгел мәмләкәтенә басып керү түгел, хәтта бармак белән янарга да җөрьәт итүче юк. Кычытмаган җирне кашымыйлар. Яңа яу ник кирәк?
— Таш Билбау белән Җаек аръягында яткан җирләр — синең атаң Җучи олысы бит. Олысыңны киңәйтергә исәплисең икән, анысы синең шәхси ихтыярың. Каш эзләп киткән көенә башын ярып кайтучылар бик аз түгел. Башың ике икән, ярдыртасың инде...
Бату хан ыбыр-чыбырга җавап сүзе кайтарып вакланмады. Үгәдәй белән Чагатайныкылар шикелле арыслан-юлбарыслар ырлый башламады бит эле, алар өчен көч сакларга кирәк. Ә гади нойоннарның ризасызлык күрсәтеп маташуы — чебен-черки өеренең безелдәве шикелле генә бит ул. Ут уйнатып чыбыркы күрсәттеңме, алар яңгыр коелгандай шундук таралалар.
Хәлбуки, арысланнар озак көттермәде, Чагатайның өлкән улы Бүре торып басты.
— Бату хан агаем! — дип бик кадерле туганына эндәшкәндәй юха башлады ул. — Син монда болгарлар белән урысларга каршы булачак яуларны гына атап киттең. Үзең Чыңгызхан атабыз безгә соңгы диңгез ярына чаклы барып җитәргә кушкан, дисең, ә үзең яуны шул урыс җирләрендә үк туктатмакчымыни? Алайса, барча нойоннарны, барлык мәңгел илен кубарып тору артык. Чыңгызхан атабыз болгар, урыс җирләрен, әле яулап алганчы ук, синең атаң Җучига бүләк иткән. Шулай булгач, ул илләрне аяк астына салуны син япа-ялгыз көе дә булдырасың. Безнең, кирәксез кашыктай, ияреп йөрү артык.
Бату ханның йөзе борыч капкан сыман кызарып, янып чыкты. Бүре солтанның әйтеп бетермәгән кинаяларын гына төшенә иде, әлбәттә. Тавышын күтәрә төшеп, каударланып дәште.
— Әйе, борадәр. Әгәр Болгар иле белән урыс җирләрен генә яулап алуны максат иткән булсам, мин корылтай каршында йөз суымны түгеп тормас идем. Болгар ханлыгын да, урыс кенәзлекләрен дә, бармак сымак, аерым- аерым көе каерып, сытып була. Ләкин алар артында норманнар, алманнар, готлар, галлар, маҗарлар, юнаннар һәм тагын әллә никадәр халыклар яшәгән мәмләкәтләр бар бит. Аларын Җучи олысының нәүкәрләре генә сындырачак түгел. Менә ни өчен безгә сез — Чагатайларны да, Үгәдәй кахан, кече энебез Күлхан көчләрен дә бер йодрык урынына туплау, җыйнау кирәк. Шул очракта гына көн баешындагы мәмләкәтләр безнең аргамаклар тоягы астына ятачак, шул очракта гына Үгәдәй кахан белән ханнар казнасына елгадай ганимәт һәм зиннәт агачак.
— Гыйззәтле Бату хан! Ә урыс кенәзлекләре артында кайсы халыкларның нинди мәмләкәтләр төзеп яшәгәне сиңа каян мәгълүм? — дип, Чагатайныкыларның төпчеге Бүчек аваз салды. — Аңлавымча, син санаган алман яисә Рум җирләре җитмеш диңгез аръягында ята. Безгә, адаштырмый гына, кемнәр юл күрсәтер?
Бату хан, туктаусыз безелдәгән чебенне куган сыман, колак тирәләрен ышкып куйган булды, йөзенә бәреп чыккан елмаюны да яшереп маташмады.
— Без юллаган шымчыларның инде ун ел буе алманнар иленнән дә, юнаннар арасыннан да кайтып кергәне юк. Күпчелеге базарларда күн вә шәмнәр белән сату итеп яши. Кирмән диварларына тоткавыллар булып ялланучылар да байтак. Инде дә җитмәсә, мәнгел иленә тауары өчен лаек түләү өмет итеп килүче сәүдәгәрләр дә хәттин. Әндәлүсия дигән мәмләкәттән килгән бер сәйяхны Үгәдәй кахан үзе кабул итте, анысы белән син дә хәбәрдардыр. Менә хәзер дә маҗарлар иленнән килгән Юлиан атлы монах Каракорымда кунак булып ята. Сөйләштерә белсән, аларнын берсе дә чукрак яки тилемсә кеше түгел. Телләре синнәр-миннәр төрткән янчык зурлыгына карап ачылмыйча калмый. Күпләре, кыстатып тормыйча да, «озын колак» булып ялланалар. Шулар ук юл күрсәтеп барырга да риза.
Ниһаять, Гөек солтанның да түземлеге коргаксыды бугай, йөзбашлар арасыннан уртага чәчрәп чыкты.
— Ә син хәзер дөресен әйт инде, Бату хан агаем. Ярар, бөтенебез дә, корт күчедәй кубып, сонгы дингез ярына тикле җирләр яуладык, ди. Аннары ул җирләр һәм мәмләкәтләрнен барчасына син берүзен хуҗа булачаксынмы? Сина бар җиһанны яулап бирешүдән безгә нинди файда?
Бату каушамады.
— Син арбаны атнын алдына җигеп куярга ашыкма, энекәем. Әүвәл ул ерак мәмләкәтләрне яулап кара син, ә аннары баш ват. Нәм бөек җиһангир булган бабан сүзләрен онытма. «Илләрне ат өстендә барып яулап була, мәгәр алар белән иярдәге килеш кенә идарә итеп булмый». Димәк, яуланган һәр илдә сарайлар төзергә дә, баскаклар һәм нөгәрләр дә калдырырга кирәк. Анысы инде безнен елгырлыктан, бердәмлектән, осталыктан тора.
Шул чагында һәммәсен дә шаккаттырып Түрәкинә әкә сүз сорады. Ханбикәлеге бер хәл, алиһәдәй чибәр хатыннын чишмә челтерәве сыман көмеш тавышын ишетүгә кемнәр киртә куйсын!?
— Гөек угълан, — дип, ин әүвәле, Үгәдәй каханнын өлкән малае ягына борылып эндәште ул. — Бөек Кытай иленен көньяк калаларын инде узган елнын көзендә үк яулап алган идек. Алардан алынган ганимәтләр ике-өч ай эчендә кайтып керде дә, чынгызыйлар арасында бүленеп тә бетте. Менә инде бер ел буена нойоннарнын да, аларнын хатыннары белән балаларынын да бүләк күргәне юк. Синен Үгәдәй атаен да, әниен Наймагын белән мина яна муенса, яна беләзек, яна күлмәк бүләк итеп, күнелне күрә белми. Ә минем әле яшь һәм чибәр чагымда алман белән юнан хатыннары яккан кершән-сөрмәләрне ягынасым килә. Аларны әниен Наймагын белән мина шәхсән үзен ташып торырга вәгъдә итмисендер бит?
Түрәкинә юри тукталып көтте, Гөек солтан тарафыннан җавап сүзе ишетелмәде. Шуннан ары ханбикә батыраеп тезде.
— Вәгъдә итә алмыйсын икән, Бату хан тәгәрмәченә таяк тыкма. Мәнгелләр илен
гөлбакча итү өчен саугатлар да, осталар да, ахыр чиктә кершәне белән сөрмәсе дә кирәк. Мин дөрес сөйлимме, нойоннар һөм бәкләр?
Шушы сүзне генә көткәннәр диярсен, боҗра булып утырган нойоннар давыл сыман купты.
— Түрәкинә әкә дөрес әйтә, ганимәтсез генә яшәп булмый!
— Мәнгел илен баету өчен чит мәмләкәтләрне егып салу кирәк!..
Учак дөрли, казанда су менә-менә кайнап чыгар сыман. Кисәү өстәп кыздырмыйча булмый. Бату ханга яу барышында куе урман эченә качырып тоткан яшерен гаскәр кебек ин астыртын хәйләсен ачып салырга да вакыт җитте.
— Мин маҗарлар иленнән килеп җиткән монахны телгә алган идем. Аны Үгәдәй каханыбыз әле һаман кабул итеп өлгермәде. Ул без яу белән барырга ниятләгән илләр аша килгән. Барча яшерен сукмакларны күргән. Анын һәммә мәнгел колагына җиткерерлек сүзләре дә чиксез. Әйдә, шул монахнын үзен бирегә чакырабыз...
Катып беткән кара җиләнле, пумаладай тузгыган озын чәчле, колга сыман ябык гәүдәле монах пәйда булгач, аксөякләрнен хатыннары сасы искә түзәлмичә читкә борылдылар. Бату — юл сәрдәре, һичнинди кыенлык кичермәгән төсле елмаеп, Юлианнын касыгына төртте.
— Әйдә, илче, үзен тоткан христиан дине турында бөек каханыбыз һәм барча нойоннар алдында бәян ит әле. Шаһлар шаһы Иннокентий атакаегыз хакында да әйтергә онытма. Анын христианнар турында әйткән бөек сүзләрен дә ярып салсан була.
Юлиан янына Сүбүдәй нойон чатырындагы рум пешекчесе дә чыгып баскач, Бату анын тарафына язгы атаказдай ярсып ысылдады.
— Бу дунгыз ни сөйләр, ул тиклесен белмим. Мәгәр син алдан мин өйрәткән сүзләрдән тайпылсан, бугазына дары коячакмын!..
Юлиан дине хакына җан бирергә карар кылды бугай, тузгыган чәчләрен болгый-болгый, ярсып-ярсып тезде. Рум тылмачы анын сөйләгәнен шул рәвешчә кабатлап кына барды.
— Христианнарнын падишаһы — Иннокентий атакай — Кайсаркала дигән пайтәхеттә тора. Иисус атабыз әйтеп калдырганча, христианнар — җир йөзендәге ин өстен һәм ин булдыклы халык. Кыргыйлар шикелле без утка, суга, җилгә, җиргә, кояшка һәм айга табынмыйбыз. Безнен аллабыз — мәнгелек, бөек Иисус. Иннокентий атакай — анын җирдәге падишаһы, ин унган, ин өстен христианнарнын бердәнбер юлбашчысы. Сезнен Чынгызханыгыз язып калдырган «Яса» башка бер генә халык өчен дә канун була алмый. Чөнки җир йөзендә бөек аллабыз — Иисус атабыздан канун булып калган изге «Тәүрәтләр»20 бар...
— Анладыгызмы инде? — дип күк күкрәгәндәй иләмсез тавыш белән үкерә башлады «рәнҗетелгән» Бату. — Христианнар — аксөякләр, хан- нойоннар белән бер үк дәрәҗәдәге өстен халык, ә мәнгелләр — коллар, көтүчеләр, кыргый кавем генә икән ләбаса! Безнен ут, су, җил, кояш Тәнреләребез дә болар өчен чүп-чар, кыргыйлык кына икән! «Яса» да канун түгел, бөек Чынгызханыбыз да — кыргый бер көтүче. Асыл халык, аксөякләр буласыбыз килсә, безгә Кайсаркаладагы Иннокентий атакай каршына барып тезләнүдән башка чара да калмаган бит!
Бату Үгәдәй кахан ягына борылып басты.
— Син дә, бөек каханыбыз, алар бәясенчә, Мәнгелек Күк Тәнренен җирдәге бөек улы, бердәнбер зур хаким һәм Күк ханы түгел икәнсен бит. Тынла, тынла! Җир йөзендә әле синнән дә бөегрәк, синнән дә кодрәтлерәк Иннокентий атлы кахан, шаһлар шаһы бар икән ләбаса!..
Алтын җепләр белән чигүле бәрхет-парчалардан корылган чатырлар астында менәрләгән ядрә, дары базы шартлагандай булды. Һәммәсе дә далада бүре өере күргән мал көтүе сыман илереп акырдылар. Хәтта айлар буе хәмер чөмерүдән әле яна
20 Тәүрәт, Инҗил — Библия.
гына искә килгән Үгәдәй кахан да кытай падишаһы өчен ясалган алтын тәхетеннән сикереп торды.
— Башын чабыгыз бу маҗар дунгызынын! Котырган этләр өереннән талатып үтерегез!
— Шушы сасы эт тә Бөек Чынгызханга, бөек Күк ханына тел тидерсен инде!
— Изге «Яса»бызны да аяк астына салып таптады бу шакшы! Үлем мона, үлем!..
Давыл тынгач кына Бату янә җилкәннәрен киергән кораб сыман өскә калкып чыкты.
— Гаскәр бирегез мина, гаскәр бирегез! Яу, яу чабабыз! Христианнар алай бөек, булдыклылар икән, әйдә, өстенлекләрен яуда исбатласын! Күрсәтик без аларга асыл, бөек кавемнен кемнәр икәнлеген!
Ниһаять, кытай падишаһы тәхетеннән Үгәдәй кахан тавышы ишетелде.
— Йә, никадәрле гаскәр сорамакчысын, әйдә, сөйлә, Бату.
Күркә кыяфәтенә кергән Бату хан ыжлап та карамады.
— Ә монысы сәрдәрләр эше инде. «Дошманыннын көчен белмәсән, үзенне үлек сана», дип кисәтә иде бөек Чынгызхан атабыз. Әйдә, Сүбүдәй сәрдәр, хәзер син җавап тот, — диде дә, инсәсеннән авыр капчыклар коеп төшергәндәй, Бату Үгәдәй кахан янәшәсенә кереп урнашты.
Ялан уртасында бер сәгатькә сузылган алыш-биреш купты. Әллә никадәрле ызгыш-талаштан сон гына килештеләр. Үгәдәй кахан фәрманын, гадәттәгечә, мәмләкәтнен баш казые Шаһи Котыг игълан итте.
— Без бертуган агабыз Чагатай хан белән Хулагу солтанны, биш төмән гаскәр биреп, Юлбарыс һәм Зәгъфүрат елгалары буендагы җирләрне һәм халыкларна яуларга озатабыз, — дигән беренче җөмлә игълан ителүгә үк Түрәкинә ханбикә күкрәкләрен кабартып, күзләрен аксөякләр тарафына уйнаклатып алды.
Ә анда Чагатайныкылар да, Үгәдәйнекеләр дә авызларына бер уч әрем дөнгечләп тутыргандай йөзләрен чытып утыра, алар изелгән, сынган, сүнгән иде инде. Кахан фәрманынын алдагы юлларын алар инде бөтенләй дә ишетмәде сыман.
— Таш Билбау һәм Хәзәр дингезе аръягына яу сәфәре киләсе елнын язында башланачак. Бату хан — сәргаскәр. Алай-болай була калса дип, өлкән угълым Гөекне анын алмашчысы итеп тәгаенлим. Яу сәфәренә Чагатай хан угыллары Бүре, Мүнкә һәм Бүчек солтаннар да бара. Төпчек энекәшебез Күлханны да, атабыз Чынгызхан чатырында үскән Тулины да шул сәфәргә юллыйм. Бату хан энекәшләре Бәркә, Урда, Байдар солтаннарны да үзе белән ала. Яу сәфәренә төрекмәннәр ханы Кушбирде дә кушылырга риза. Җәмгысе, солтаннарнын саны бер дистәдән арта. Без хәзер үк аларнын һәммәсенә хан дәрәҗәләре бүләк итәбез. Ханнарыбызны сакларга, кишектиннәр итеп, дүрт мен генә мәнгел бирелә. Яна ханнарыбыз һәркайсы безнен мәмләкәткә буйсынган татар, кыргыз, кайсак21, ойрот, мангыт, найман, тангыт, уйгыр, гәрәй кабиләләреннән язга чаклы берәр төмән яугир туплап өлгерергә тиеш. Бату хан биш төмән тупласа, гомумгаскәр саны йөз илле менгә җитәчәк. Җиһан гомердә күрмәгән мондый гаскәр каршына тик бер генә бурыч куела. Мәнгел атлары ин сонгы дингез ярына җитеп, су эчәргә тиеш!
7
Уртак Балдыз яланынын бер почмагына сыенган Калмаш би кышлагын бүре улагандай кыргый оран тавышлары уятты. Сизгеррәк йоклаган ирләр тирмәләреннән тышка атылып чыкса, анда күзгә төртсәләр дә күренмәслек карангы төн. Кышлак уртасындагы учакларны тергезеп җибәрергә дә өлгерә алмадылар, мәйдан эченә баштан-аяк коралланган дистәләгән җайдак бәреп керде. Ут өстендә тотып ыслагандай сап-сары янаклысы йөзбашлары бугай, тамагы ярылырдай усал тавыш белән аваз салды.
— Барча ирләрне дә мәйдан уртасына җыеп китерегез! Ун ир-аттан берәү Бату
21 Кайсак — урта гасырларда казакъларны шулай атаганнар.
хан гаскәренә нәүкәр итеп алына! Ун сарык һәм ун дөядән берсен, ясак итеп, ханга озатасыз!
Кылыч таккан җайдаклар, иярләреннән төшеп, тирмәләр эченә ташланды. Әле теге, әле бу ишектән ярымшәрә көтүчеләрне, торгакларны, борын асларына мыек төртеп кенә килгән яшүсмер егетләрне сөйрәп чыгардылар. Җәяүле нәүкәрләр тоткыннарны мәйдан уртасына куалады, калган җайдаклар бар кышлакны тимер боҗра сыман урап тотты. Хатын- кызлар, карт-коры, бала-чага ахырзаман җиткән сыман күз яшенә батты.
— Минем улыма унбиш яшь тә тулмады бит әле, нигә алып китәсез?
— Мәгъфүрҗан — нәселебезгә бер ир, ансыз калсак, безне кем туйдырыр?
— Өметбайның бер аягы чонтык, ул мескенкәй ничек итеп яуда йөри алсын?..
Үкереп елаган хатыннарның аһ-зарына игътибар бирмәделәр. Каратут чырайлы йөзбашы Калмаш бигә карап әмер салды.
— Кышлагыңнан ун егетне яуга апкитәбез! Ат белән дә, ияр, садак, кылыч, сөңгеләр белән дә тәэмин итү — һәммәсе синең өстә!
Калмаш бинең күзләренә яшь бәреп чыкты, кычкырып елап җибәрүдән көчкә тыелып калды.
— Минем ырудагы атлар саны егермедән артмый. Инде соңгы малкайларны да сезгә бирикмени?
Каратут йөзбашы кеше кайгысына керә белүче түгел, аңа арба ватылса — утын.
— Искә төшерүең өчен рәхмәт яусын, — диде ул авыз ерып. — Һәр җайдак яу сәфәренә алмаш ат алып та кузгалырга тиеш. Атларыңның тагын унысын алмашка апкитәбез!
Калмаш би буыннары сынган сыман бөгелеп төште. Берәр сәгатьтән соң ун яугиргә арткан җайдаклар йөзлеге яңа кышлак тарафына юл алды. Артта карт-корылар сытып сүгенделәр.
— Нәфесләре туймас хан вә нойоннарга бирән булса гына ярар иде! Тагын никадәрле сабый ятим калды...
ҖИДЕНЧЕ БӘЙЛӘМ
1
Сакмар буе. Уймак күл өстенә акрын гына таң яктысы җәелә, ә Биләрдән ун көн чамасы элек үк килеп урнашкан йөзлек җайдаклары һаман йоклый әле. Фәкать Баян батырның гына төн буена керфек какканы юк. Ул әледән- әле очлы таяк белән яр читендә пыскыган учак кисәүләрен тырмаштырган була, ә карашын офык читенә кадәр сузылган дала өстеннән алмый. Эчендә ут. Җаек аша соңгы өч-дүрт көн эчендә генә дә ике меңгә якын кыргыз тирмәләре качып чыкты. Көнчыгыштан Бату хан коточкыч гаскәр белән килә, андагы җайдаклар унбиш төмән исәпләнә икән. Әгәр дә хак булса, йөз илле мең яугир. Болгар дәүләтенең мондый санны ишеткәне дә юк. Мәңгелләр әле Чыңгызхан исән вакытта ук Мөхәммәт шаһ мәмләкәтен, кыргыз-кайсак далаларын, Насыйр хәлифәтен, Хәзәр диңгезенә, Каф тавына чаклы барча җирне тез астына бөгеп салган иде. Хәзерге каханнары Үгәдәй чин илен дә үзенә кушкан, диләр. Димәк, Чыңгызныкылар ярты җиһанны басып алган инде. Боларга каршы торырдай көч тә табылмастыр. Алтынбәк хан иң күп дигәндә дә дүрт-биш төмән гаскәр белән генә баскыннарга каршы чыга ала. Ә бу исә олы буа, олы дәрья суын тал кәрҗиннәр белән тыюга тиң. Бату хан да болгар калаларын ат тояклары астына эләккән бөрлегәннәр йә чебиләр урынына сытып үтәчәк. Инде болгарларга да Бату хан тез астына сугым малы сыман сузылып ятар вакыт җиттемени?..
Өйлә намазы якынаеп килгән бер чамада көнчыгыш якта тузан болыты купты. Ул көчле гарасат вакытындагы сыман зурайды-кабарды да күктәге кояшны да каплап алды. Җир өстендә әүвәл зәһәр елан ысылдавы сыман гөжләү хасил булды, аннары ул кыя-таудан меңәрләгән таш ишелгәндәгедәй күкрәүгә алышынды. Ниһаять, офык читендә җайдаклар урманы калкып чыкты да, ярларын җимереп чыккан буа ташкыны урынына бар даланы иңләп-буйлап алды. Ә офыкта, дулкын-дулкын булып, янадан-
яна җайдак сафлары калыкты, дала ат пошкырган, ирләр кычкырышкан, йөгән белән өзәнге тимерләре, кылыч кыны зенләгән, арба тәгәрмәчләре шыгырдаган менәрләгән тавыш белән тулды.
Кайсы якка төбәлмә, шунда ияргә менгән җайдак. Нәр җайдакның ияренә, муенчаклап, алмаш ат тагылган. Нәр меңлек артында сыер, сарык, дөя көтүләре. Шул көтүләр артында ук арбаларына казан, сөңге, калкан, баскыч, утын, чүлмәк, кием, тирмә, капчык төялгән йөзәрләгән олау. Кайсында пешекчеләр йә торгаклар арбакаш булып килә, кайсында дилбегәне хатын-кызлар тоткан. Кайсыдыр меңлекләр артында дистәләгән бөркәвечле олау тезелеп бара. Аларында йә төмәнбашлар үзләре, йә аларның хатыннары белән кәнизәкләре ял итәдер инде. Болар артында беркадәр арадан соң тагын яңа меңлек, тагын ат кылы белән бизәлгән сөңге урманнары.
Берзаманны яланга һәр ягыннан баһадирлардай таза, төз гәүдәле ир- егетләр белән уратылган арбалар чылбыры кереп тулды. Уртада — әллә ничә күчәрле арбалар өстенә көйләп куелган мәһабәт, зур чатыр. Аның алтын җепләр белән чигелгән парча тышлыгы кояш нурларында ялт-йолт килеп бара. Чатыр түбәсендә, киргәләрдә — зиннәтле асылташлар, алтын, көмеш. Чатыр ишеге белән янәшәдәге кечерәк бер арбага бәрхеттән тегеп ясалган балбал бастырганнар. Чатырның иң очына беркетелгән биек колгада — тугыз ябен җилдә уйнаклатып барган ап-ак әләм. Төп арба артыннан тагын кечерәк чатырлар утырткан вак олаулар тезелешеп киткән. Араларында да һаман алтын җепләр, асылташлар, байлык.
«Сәргаскәр чатыры шушыдыр инде бу, — дип уйлап куйды Баян. — Бату хан дигәннәре, димәк, шунда инде. Бар, син шушы корыч боҗрага ике йә өч төмән белән һөҗүм итеп кара. Болар сине күз ачып йомганчы иләк сыман тишкәләп, табак урынына изеп бетерәләр».
Баян тагын озын ташкын булып сузылган гаскәрдәге җайдакларның киемнәренә күз ташлады. Нәрбересе үгез тиресеннән катлы-катлы итеп һәм каеш баулар белән төйнәп ясалган көбәләргә төренгән. Иңбашларын, беләкләрен, терсәкләрен һәм тезләрен тимер вак-вак шакмакчыклар каплый. Корыч очлымнарының артында һәм ян-якларында тимер челтәр япма. Атларының да сыртларын — калын, күн чапраклар, ә маңгайларын, күкрәкләрен тимер көбәләр каплаган. Җайдаклары авыр сугыш коралларын үзара бүлешкәннәр. Берсендә — ыргаклы зур сөңге, икенчесендә — каеш элмәк таккан дәү колга йә гөрзи. Аның каравы, һәрберсе дә билбавына балта, кылыч, хәнҗәр асып чыккан, иңнәрендә өчәр-өчәр җәя. Баян өчен баш ватып тору да артык, җәяләрнең икесе яуга, кысан аралыкта атышу һәм ерак-еракка төбәлгән сәрпи уклар очырырга дип әзерләнгән инде. Ә иң кечкенәсе — юлда барган чакта вак-төяк җәнлек йә кош-кортларны чүкеп алу өчен...
Ялан өстенә янә йөзәрләгән арбалардан торган олау шуып чыкты. Өсте ачык арбаларда — тау-тау итеп өелган сөңге, каеш, савыт-саба, эреле - ваклы баулар, чукмар, кәкре ятаганнар, әллә дары, әллә ризык тутырган меңәр-меңәр капчык. Икенче олауда таш һәм тимер ук аткычлар, дошман җайдаклары астына ташлау өчен әзерләнгән тимер керпеләр, көрәк, кәйлә. Артта ике көпчәк арасына чуен йә бакыр торбалар салган берничә ал-арба да сөйрәлә, алары ник хаҗәттер, башынны ватып кара. Һәм һәр тарафта, һәр боҗра артында — офыкларга чаклы сузылган җайдаклар чылбыры, яна җайдак, җайдак... Мондый буар еланнар өерен бернинди көч тә туктатачак түгел. Икеләнергә урын гел калмады — Болгар өстенә карангы төн ябырылып килә!..
Баян батыр үзенен йөзлегенә борылып әмер бирде.
— Күпме көч бар, шундый тизлек белән пайтәхеткә! Инсаннарны зая үлемнәрдән коткарырга кирәк!..
2
Бачман тархан Саксин каласы янындагы Кызыл Сырт итәгендә кара көеп утыра. Күнеленә чуан чыккан мыни! Йөзе агач битлек кигәндәй катып калган, карашында көндезге шәм нурлары чаклы да яктылык, җылылык юк. Капка каравылчылары танда
хәбәр итте: үзе белән нибары бер җансакчы алып, бүген төнлә Алтынчәчнен энекәше Булат әмир чыгып качкан икән. Кая киткән егет, монда ни җитмәгән, кайсы түрә тарафына барып кушылмакчы? — берни анламассын. Алтынбәк хан каршында хисап тотулардан куркып торасы юк. Булат — инде күптән бәлигъ булган, һәр адымы өчен җавап бирердәй егет. Ә менә Алтынчәч күзенә ничек күренергә дә, ана ни әйтергә? Дөрес, ул әлегә сабый бала белән әтисе Алтынбәк хан янына кунакка китеп барды. Ләкин мәнгелеккә түгел, бервакытны барыбер кайтачак та энекәше юкка чыккан өчен ире Бачманнын җанын корытачак бит! Бачман бит, ни әйтсән дә, җизни, җизни кеше! Дөрес, кайнеше авызыннан гына бер тапкыр да андый сүз ишетү бәхетенә ирешмәде. Юк, җене сөймәгәнгә, якын итмәгәнгә түгелдер инде анысы. Булат Бачманнын сенелесе Замирә өчен янып-көя иде бит. Кем белә, бәлки, бабайга әйләнергә мөмкин кешегә «җизни» дигән сүзне әйтми түзсән дә ярый торгандыр ул!?.
Тархан әле танда ук барча тарафларга чапкын куган иде, һаман бер хәбәр юк. Башны ташка орыр иден, аннан гына җинеллек килмәячәк. Ямансу, авыр, газап. Эчтә, әйтерсен лә, бер көтү бүре улый.
Бүре, бүреләр, бүре... Шуларны кыргый, явыз, карак, вәхши, дип мыскыл иткән булалар бит әле. Ләкин уртак җеп һәм уртак учак тапсан, шул кыргый бүреләрдән дә тугрырак һәм вәкарьрәк дус була алмавын гына анламыйлар. Моны кем-кем, әмма далада туып-үскән кыпчак батыры Бачманнан да яхшырак белүче юк. Әнә, тарханнын җан дусты — Аксак Мара — тау астындагы Көмеш чишмә буенда Гали айгырны үчекләгән шикелле сикергәләп йөри. Әле тезгенненнән барып тарткан була, әле дөядәй эре гәүдәле Галине койрыгыннан сөйри. Янында йомгак кебек бәләкәй песи баласы уйнап йөримени, тегесе уйлап та бирми. Сирәк- мирәк кенә: «Әле син мондамыни? Әй, туйдырдын инде», — дигән шикелле йә башын чайкап алгандай итә, йә пошкырып куя. Менә шул ике җанварны бер-берсенен җанын кыярга әзер торган ике дошман, дип атап буламыни?
Моннан җиде ел элек үк кавышты бит алар. Сүбүдәйнен беренче мәртәбә Саксин өстенә, Бачман илен туздырмакчы булып килгән вакыты иде. Сүбүдәй тәгаменә алдавыч калҗа урынына ташлап, каланы калдырып китәргә туры килде. Кешеләрне генә түгел, хәтта малларны да каладан тышка, далаларга куып чыгардылар. Бәкләр, йөзбашлар, сәүдәгәрләр көтүләрнен кайсын Идел буендагы урманнар эченә, кайсын ерактагы Кыпчак даласына хәтле илтеп яшерделәр. Нәселле, юньле мал кайчакта кешеләрдән дә вәкарьрәк йә намуслырак булып кыйлана, мин-минлеген итми калмый бит ул. Менә шушы дөядәй эре гәүдәле Галинен әнкәсе колынын көтүчеләрнең күз алдыннан читтә, яшерен бер чокырда китермәкче булган. Әллә көтүдә барган чагында ук аксаган ул бия, әллә аулак чокырга төшкән вакытта аягын тайдырган — анысын кемнәр белсен? Мәгәр тирән чокыр эченнән чыгалмаган инде.
Шушы кулай очракны сизенгәннәр, ахры, чокыр буена дүрт бүре килеп җиткән. Аксак бия, мөгаен, нарасый колынын саклап калкынгандыр, ул бер бүренен башын ярып аткан. Аннан көче җитә алмагандыр, бүреләр моны буып ташлаганнар. Бүре — бүре бит ул, әзер корбан, ризык булып, мәлҗерәп ятса да, нәфсесе туямыни? Ике бүре читтә калтырап яткан ятим колын өстенә ташланганнар, ахры. Исән калган өченче бүре боларга каршы чыккан. Бугазга бугаз килеп, бар чокырны инләп сугышканнар. Ахырда, өченче бүре ике убыр туганынынын бугазларын өзгән. Аннары нинди хикмәт беләндер яшь колынны чокырдан алып чыккан.
Ике көннән сон гына буаз бияне эзләп чыккан көтүчеләр әүвәл шушы чокырдагы яу эзләрен күреп хәйран калган. Аста бер сыны да ботарланмаган ат гәүдәсе, анын янәшәсендә башы ярылып ауган ялгыз бүре, ә читтәрәк тәннәре таланып, бугазлары өзелеп беткән тагын ике бүре үләксәсе аунап ята икән. Бөтен чокыр эче кан эзләре, бүреләрнен тиресеннән йолкып алынган йодрык кадәр йоннар белән тулган. Бия колынын салырга өлгергән, тик сабыйдан, әйтерсен, җилләр искән. Көтүчеләр тагын тирә-якка таралып эзләргә мәҗбүр булган. Бер урман аланында нарасый колын белән уйнап йөргән яралы бүрене күргәч, җир өстенә төшеп тәгәрәүче айны күзәткәндәй, аптырашка калган, артка ауган болар. Көтүчеләр үзләре әле бер атна элек кенә
бүреләрнен ике зур өерен тулгамага алып кырган булган икән. Шул вакытта бер ана бүрене дә очратканнар. Йомгактай өч баласын көтүчеләр ук очына алгач, сонгы нарасыен тешләренә кабып, куе чытырманлык эченә ташланган ул. Ана бүре, кыя астындагы бер чишмә буена җиткәч, су эчәргә тукталгандыр инде. Эзенә басып барган баш көтүче анын сонгы баласын да җәядән тетеп салган. Ана бүре генә тоттырмаган, тагын юкка чыккан.
Хәзер, урман аланында гына, көтүчеләр аны танып алган. Ана бүре хәзер яралы бит, үзенен дә хәле юктыр инде, әмма колын монын имчәкләрен эзли башладымы, ул анын каршына рәхәтләнеп сузылып ята икән. Көтүчеләр мондый могҗизаны күтәрә алмыйча, әле байтак вакыт аптырашып торган. Аннары «колынга бүре җене ябыша» дип шөбһәгә калганнар да баш көтүче ана бүрене дә ук очына алган. Әллә юри шулай аткан инде, ук бүренен сынар колагын гына үтәли тишеп чыккан. Өне алынгандыр, бичара бүре янадан урманга кереп качкан.
Менә шул хикмәтле колынны көтүчеләр, явыз Сүбүдәйне куу хөрмәтенә, Бачман тарханнын үзенә бүләк итте. Әүвәл анын язмышын да яшергәннәр икән. Бачман җәйләүгә чыкканда ыстан аръягында төннәрен гел бер ялгыз бүре улауга аптырады. Шул чагында гына аксак бия, колын белән булган хәлләрне сөйләделәр. Бачман да шаккатты, әмма бүре аулауны тыйды. Берзаманны үзе, ятим колынны иярткән көенә, Актүбәгә карап киткән иде, мара түтәлләре арасыннан орлык-җитеннәргә баткан бүре килеп чыкты. Тарханнын күнелендә бернинди дә явызлык юклыгын сизенгәндер инде, качып китми үзе. Бачман юри читкә борылып киткәч, ул ялгыз колын янына йөгереп килеп җитте. Нинди могҗизадыр, колын да моннан качмый. Борыннарын бер-берсенә төртеп, иснәштереп, нидер анлашалар. Хәтта әле Бачман ташлап киткәндәй итеп атын юырта башлагач та, байтак тын тордылар. Аннары әллә ялгыз бүре тагын да алдауны яхшысынмады инде, ин әүвәл ул мара түтәлләре эченә кереп китте, соныннан яшь колын да тархан ышыгына чабып килде. Шул көннән сон Бачман бу хикмәтле бүрегә Мара дигән кушамат тагып куйды.
Ә колыннын исемен ул инде күптән күнелендә саклап йөртә иде. Гали. Барча шәрекъ дөньясында «бөек» дигән мәгънә. Мондый кушаматны җиһанда элегрәк урыслар — «Андрей Боголюб», ә кыпчаклар «Андрей Монафикъ» дип атаган кенәзнен аты гына йөрткән. Андрей урыс бишегендә үскән һәм чукынган кеше ул. Чукынса да, канында кыпчак каны уйнагандыр, далаларны сагыну дигән хисләр тумый калмагандыр. Ул да, менә, атына Гали исемен кушкан. Ләкин үзенен урысларына яраклашмый да булдыра алмагандыр. Андрей кенәз исемнен башын печеп, «Али» дип кенә йөртергә мәҗбүр булган. Ул айгыр Андрей кенәзне әллә никадәрле дошман боҗрасыннан, дистәләгән үлемнәрдән коткарып калган икән. Бер сакчысы Гали айгырга камчы күтәргән өчен Андрей кенәз аны кылычы белән урталай телеп аткан. Ә айгыры үлгәч, үкереп елый-елый, кенәз аны олы елга ярына, нәкъ яугирләр төсле, янына ияр-йөгәннәрен, кылыч-җәяләрне салып күмдерткән, ди. Соныннан хәтта анын кабере өстенә нәкъ айгыр зурлыгындагы һәйкәл дә куйган икән.
Булыр, булыр. Мөгаен, башкалар Андрей кенәзнен кыланышларын анлап та бетермидер, хәтта аны денсезлектә йә потларга табынуда гаепләп сүгенәдер. Бачманга исә һәммәсе дә көн шикелле ачык. Андрей кенәз — кыпчак хатыны тапкан, кыпчак хатыны карап-баккан бала. Андрей кенәзнен әнисе — кыпчак хакиме Әюп ханнын кызы. Моннан бер гасыр элек үк Болгар өстенә яу белән барырга ниятләгәч, кыпчакларны да үз артыннан ияртмәкче булып, Әрсез Куллы Юрий Әюп ханнын кызын хатынлыкка алган. Курсыбае22 белән Әюп хан Юрийга кушылса да, кара гавәм барыбер иярмәгән, кыпчак кабиләләре ут күршеләре булган Болгарга тугры калган.
Ә ике төрле каннан туган, тәре тагып үскән Андрей кенәзне, әйтерсен лә, җеннәр алыштырган. Үзенен кардәшләре, кодалары, кияүләре булган болгарлар өстенә ничәмә-ничә тапкыр яу чапкан ул! Болгар, Биләр, Ашлы, Кашан калаларын камап алган чакта болгарларга ярдәмгә килеп җиткән туганнары — кыпчакларны кырган!
22 Курсыбай — ханнар янындагы шәхси гвардия.
Вәхшилеген күреп, Ходай Тәгалә үзе каргагандыр. Соныннан Андрей кенәзне сараенда үзенен кияүләре, кодалары кылычлар белән тураклап үтергәннәр...
Бачманнын әле үсмер чакта ук биреп куйган анты, карары бар. Кыпчак халкы — ул даладагы кыргый бүре кебек. Берчакта да кулга ияләнми, динен алыштырмый, Чынгыз - Сүбүдәйләр, Әрсез Куллы Юрийлар ташлаган калҗаларны күргәч, ач эт шикелле боргаланып, тез астына ятмый. Кыпчак иркен даланы, зәнгәр күкне, җиһандагы бернинди зәһәр көч тә корыта алмаячак кылганнарны, әремнәрне, азатлыкны сөя. Менә шуна күрә Бачман тархан бүре сурәтен әләменә элде. Шуна күрә ана Мара якын...
...Төш вакыты узгач, дала өстендә тузан туздырып чапкан җайдак күренде. Ләкин китергән хәбәре күнел юатырдай җылы түгел иде.
— Булат әмирне Актүбә ягында көтүчеләр күргән. Ул беркайда тукталып тормаган, Җаекка таба юл алган, ди.
Бачман бер йөз җайдакка кайнеше Булат эзеннән юлга чыгарга әмер бирде-бирүен, әмма йөрәк талавы барыбер туктамады. Алтынчәч каршында җавап тотачак та онытылды, күнелен ачы гарьләнү хисләре биләп алды. Үз җизнәсен ник ташлаган егет, кемгә алыштыра? — боларны шайтан үзе генә беләдер, валлаһи!..
3
Булат белән анын юлдашы Сирай Маяк тау ышыгындагы Бүре Сигән чокырында тәүлек буе шылт иткән тавыш та чыгармыйча посып кына ятты. Мондый киртәләрне татымаган әмиргә һич тә җинел түгел иде, әле ярый, Сирай сәер риваятьләр сөйләп вакытын алды.
Шушы Маяк тау артында Җиде Ятим яланы дигән мәйданчык бар икән. Ә тау куышында кыядай зур гәүдәле, бик килбәтсез дию яшәгән, ди. Анын мангаенда терсәктәй зур мөгезе дә булган, ә инбашларын, беләкләрен бакакайлар кабыгы шикелле вак-вак ташлар, керәч ватыклары каплап киткән икән. Моны үз күзләре белән бик ерактан күргән кешеләр дә һушыннан язып ауган. Дию илереп бер кычкырса, Маяк таудан, кыя убылгандай, ташлар тәгәрәп төшкән, адәм балалары йә сангырау калган, йә йөрәкләре ярылып егылганнар. Шуна күрә хәтта дошманнар да Маяк тауны урап үткәннәр, ди. Ә бу килбәтсез дию үзе явыз, үзе убыр булган. Якын-тирә авыллардагы бар кешене, көтүлекләрдәге барча малны ашап бетергән. Ашыйсы килдеме, мәгарә авызына килә дә иләмсез итеп кычкыра гына икән. Адәм балалары килбәтсез диюнен үз авылларына килүен, бар халыкны кырып бетерүен теләми бит инде. Шобага салып, һәрбер кичтә убыр дию куышына бер кешене озатырга мәҗбүр булган болар.
Берзаманны чират җиде ятим баласын кочаклап тол көенә калган бер хатынга җиткән. Монын ире Каф тау артыннан килгән дошманнарга каршы яуда шәһит киткән икән. Туганнары дию корбан таләп иткән чакта үзләре урынына тол хатыннын балаларын, берәм-берәм биреп, котылмакчы булган. Тол хатын тынламаган, газиз балаларын дию тәгаменә бирмәгән бу. Шунын өчен туганнары аннан йөз чөергән. Ятимнәр ачлыктан интегеп яткан чагында аларга бер телем икмәк тә бирүче табылмаган. Әмма баймак, сусар, йомраннар аулап булса да, тол хатын балаларынын гомерен саклап килгән.
Әниләре дию тәгаменә китәчәкне белгәч, җиде ятим дә бик нык кайгарганнар.
— Без әнкәйдән башка яши алмыйбыз. Әнкәй китсә, ачтан үләчәкбез, — дип башлаган сүзне ин олысы.
— Анын урынына беребез китеп булса да, әнкәйне өйдән җибәрмәскә кирәк. Улчагында һичьюгы алтыбыз исән калыр, — дип үз карарын белдергән икенчесе.
Инде болар җиде туган арасында шоба тотыша башлаганнар. Ләкин, ни галәмәт, ике тапкыр шоба тотсалар да, корбан булып китү тәкъдире гел ин төпчек энекәшләренә килеп чыга икән. Ин төпчекләренен юри шулай үзен корбанга чыгаруын өлкәнрәкләре хәтта сизмәгән дә.
— Юк, алай булгач, үзем китәм инде, — дип, янә тәүге булып, ин өлкән абыйлары чәчрәп чыккан. — Ул әле җир йөзендә атка атланып йөрергә дә, урман-далалардан
бөрлегән йә җиләк җыеп кайтырга да өлгермәде. Убыр дию безнен бәләкәчне ашап туячак та түгел.
— Юк, күәс төбе китми! Алайса, мин үзем! — дип калган биш туганнын бишесе дә үзен тәкърарлаган.
Шуннан өй каршына утырып кинәшкәннәр. Якындагы күлдә бүртергә дип салган кабыклар күп булган, шулардагы юкәләрне җыеп, озын бау ишкәннәр. Туганнарнын берсе тау астыннан сагыз, икенчесе күмер җыеп кайткан. Эзли торгач, тагын букча-букча күкерт таш тапканнар. Аннары, һичберкемгә әйтми, Маяк тауга чыгып киткән болар. Барып җиткәч, үзләрен тау кыяларына юкә аркан белән бәйләп куйганнар да, мәгарә авызына төбәп кычкырганнар.
— Ә-әй, шөкатьсез карачкы! Без синен төнгелек ашына дип төпчек энекәшебезне китердек. Икмәкнен корсакны эзләп йөрүен күргәнебез булмады. Тәгамен ачса, әйдә, үзен чык та аша!
— У-у-у! У-һу-һу! — дип үкерә башлаган ди бу килбәтсез дию.
Маяк тау ду килә, бар җиһан селкенә, кыядагы ташлар упкын эченә тәгәри башлаганнар. Тик үзләрен кыяларга бәйләгән туганнарга берни дә булмаган, алар дию үкергәндә колакларын гына томалап торган. Дию тавышы тынгач, тагын кычкырганнар.
— Ә-әй, иләмсез дию! Без синен тәгаменә бертуган энекәшебезне сөйрәп китердек бит. Әйдә, чыгып аша!
Дию тагын да яманрак үкергән, ә туганнар янә кыяларга бәйләнеп котылганнар. Берзаманны инде явыз диюнен дә түземлеге беткән. Анын мәгарә авызыннан яртылаш рәвештә килеп чыгуы булган, туганнар монын өстенә күкерт, сагыз, күмер кисәкләре ыргыта башлаганнар. Ин ахырдан өлкәннәре явыз дию өстенә ут элдергән. Мәгарәнен эчен кара төтен белән ялкын сырып алган. Һәр тарафта кайнар сагыз ага, күмер кыза, күкерт ташлар шартлый башлаган. Килбәтсез дию мәгарә эченнән мәйданчык өстенә чыгарга мәҗбүр булган. Мәйданчык бик бәләкәй, явыз дию үзенен килбәтсез гәүдәсе белән ана сыймый, ул чак-чак кына, упкын төбенә очмый кармалана икән. Үзе кайнар сумалага, янган күмерләргә баса алмыйча бии, үзе Маяк тавын күчерердәй иләмсез тавышы белән туктаусыз ялвара, ди.
— Моннан ары мин сезнен туганнарыгызга гына түгел, авылыгызга да тимәм! Мине коткарыгыз! Кирәк булса, Маяк таудан китәм!
Шулчагында шайтан котырткандыр, юкәдән ишкән баунын ин очына бәйләнгән төпчек энекәшләре явыз диюнен башына тибәргә уйлаган бит. Тибүен-типкән дә ул, әмма нәни генә аягы дию сыртындагы сумалага ябышкан да калган. Тартуын да тарта, ләкин аяккае һаман купмый икән. Моны явыз дию сизеп алган да тегермән канатыдай иләмсез куллары белән ныклап эләктергән, ди. Аннан төпчек сабыйны тәгаменә озатмакчы булган. Өлкән туганнары түзеп тора алмаган, бауларын ычкындырып, килбәтсез дию өстенә бергәләп сикергәннәр. Болар һөҗүменнән мингерәгән дию, анын белән бергә җиде туган астагы тирән упкын төбенә очкан. Менә шуннан сон Маяк тау алдындагы мәйданчыкка Җиде Ятим яланы дигән ләкаб беркеп калган...
Сирай әле сөйләүдән туктагач та, Булат әмир бик озак уйлап ятты. Риваятен-риваять, мәгәр ул бөек ханнар белән кара гавәм язмышларына да тәнгәл килә икән. Әйтик, әнә, Харәземдә падишаһлык иткән Мөхәммәт шаһ. Ул яктан качкан әллә ничаклы сәүдәгәрләр кат-кат сөйләделәр. Мөхәммәт шаһ тез астына салган һәрбер кабиләдән, һәр ырудан инде сакалы чалара башлаган ирләрне дә, борын астына мыек төртә генә башлаган егет-җиләнне дә үзенен гаскәренә көчләп алып киткән. Нәтиҗәдә андагы нәүкәрләр саны дүрт йөз менгә җиткән. Ләкин шулчаклы гаскәр белән дә җинү яулый алмаган, үзе күтәргән йөк астында изелгән дә үлгән. Кайчандыр җир селкеткән Мөхәммәт шаһ язмышы шушы риваятьтәге явыз дию тәкъдире белән тәнгәл түгелмени? И-и, хакимнәр! И-и, бил турайта белмәс кара гавәм! Ул риваятьләрдән һичбер кеше бер төрле дә сабак алмасмыни!?
4
Икенче көн кичкә авышканда Җаек тарафыннан Маяк тауга таба чаптарларын җан-фәрман куып чапкан җайдаклар төркеме күренде. Чапкыннар әлләни күп түгел. Алда, алмачуар аргамак өстендә, кызгылт җилән чабуларын җилфердәтеп, сакал-мыеклы бер җайдак оча. Дилбегә озынлыгы гына ара калдырып, ана дүрт чапкын ияргән. Әйдәманнын бил каешлары да, кылыч кыны, ияр өзәнгеләре дә кызгылт кояш нурларында ялт-йолт килеп тора. Монын чалбар белән җиләне дә затлы. Шикләнәсе юк, бу гап-гади алайдагы йөзбашы гына түгел, йә Бату хан, йә олырак нойон фәрманнарын башкаручы махсус сыбай23* инде.
Чапкыннарга Янгансаз чокырын урап үтми мөмкин түгел иде, алар, буар елан авызына үз ихтыяры белән кергән куян сыман, болгар тозагына таба якынайды. Аркан ыргытырлык кына ара калганда кызгылт җиләнле сыбай чаптарынын муенына сызгырып очкан ук килеп кадалды, сакал-мыеклы ир, аты белән бергә баш-аркан килеп, тузанлы юл өстенә мәтәлде. Арттан ияргән чапкыннар да котылып кала алмады. Әүвәл ун канат булып барган икесе сәрпи уктан җир өстенә очты. Аннары сул канаттагы ике ир Булат белән Сирай сөнгесенә килеп менде. Сакаллы ир аякка калыкканда Булат инде анын өстенә Газраил шикелле килеп баскан иде.
— Син кем? Бату хан кешесеме, берәр нойоннын йомышын үтәүчеме? — дип гыжлап сорады Булат бу кешедән.
Сакаллы җайдак үзенен бик тиз генә тоткынга әйләнүенә ярсыган иде, әлбәттә. Тешләрен усал шыгырдатса да, җавап бирергә ашыкмады. Ачу белән өстендәге җиләнен җиргә салып атты. Шулвакыт анын каешында ниндидер көмеш аел ялтырап куйды. Тоткын аны ераккарак тыгарга ашыкса да, өлгермәде. Булат аны тоткыннын биленнән каешы белән бергә йолкып алды.
— Нинди аел бу? Монда тамгалар бар. Ана ни язылган? — дип тиз- тиз тезгән Булат әмирнен кискен тавышына түзә алмады, тоткын телгә килде.
— Бу — Бату хан пайсасы. Махсус фәрман үтәүче кишектиннәргә генә бирелә. Хәтта нойоннарнын да пайсалы чапкынны туктатырга хокукы юк. Сезне үлем көтә. Тизрәк җибәрегез!
— Ә-ә, безнен тырнакка асылкошнын үзе эләккән икән! — дип Булат әмир ихахайлап көлде. — Мәгәр сине бик тиз генә җибәрү юк инде. Ятим калып булмый. Бату ханнын шәхси тән сакчысы безнен ише Аллаһ колларына да артык түгел.
Кишектин дә үзенен тимер тырнакка элүен анлады, ахрысы, йөзе усалланды, ә тавышы барыбер мескен чыкты.
— Мин, чыннан да, кишектиннәр йөзбашы Атсөяр. Хан пайсасын югалтуымны белсәләр, мине үлем көтә. Мин сезгә ниндидер байлык түли алырдай кеше түгел, тизрәк җибәрегез.
— Ә без юлбасар түгел, синен байлыкларыннын да кирәге юк.
Тоткын Атсөярнен күзләрендә өмет уты кабынгандай булды.
— Ә ни кирәк? Нигә тотасыз сон?
— Безгә Гази-Бәрәҗ атлы бер сатлык җан кирәк. Күрәсен, ул Бату хан чатыры тирәсендәдер. Безне менә шунын янына алып керә алсан, сина сынар тырнак белән дә тиясе юк.
Атсөяр балбал сыман бөтенләй катып калды. Күктән төшкән фәрештәне күзәткән шикелле күзләре ялт-йолт килде.
— Гази-Бәрәҗне юллагач, сез Болгар иленнән килгән шымчылар буласыз инде. Тик Бату хан чатырына үтеп керү турында юкка хыялланасыз. Сез мине эләктердегез, әмма аны минем кебек тагын бер мен кишектин саклый. Нәм, барыннан да элек, анын янында бер мен кишектингә алыштыргысыз Сүбүдәй бар.
Булат әмирнен эчендә ут кабынды, дошманына гына сиздермәде.
— Сүбүдәй безгә яхшы таныш, бөтенләй үз сәрдәр. Саксин каласы өчен яуларда очрашкан бар. Без аны исән-сау җибәрдек, ул да, җавап итеп, нык рәнҗетмәс әле.
— Әй, юк, Сүбүдәй баһадир кулыннан исән-сау котылу турында юкка 23 Сыбай — офицер; төрек телендә бу сүз үзгәрешсез сакланып калган.
хыялланасыз, — дип баш чайкады тоткын. — Сезнен илегезгә төбәлгән яу язмышы, ин элек, Бату хан белән Сүбүдәй баһадирнын осталыгыннан тора. Бер генә яуны оттырсалар да, аларны шундук йә Гөек хан үзе, йә Чагатай ханнын уллары алыштыра. Ярар, сез минем ише бер ачыкавызны далада эләктердегез. Ә Бату хан белән Сүбүдәй картлачны хәтта Үгәдәй белән Чагатайныкылар да иярләреннән бәреп төшерә алмый. Аргамагы тояк салган җирләр — бары да Батуныкы инде хәзер. Болгар җиренә кабат исән-сау кайтасыгыз килсә, сезгә Бату хан чатырына үтеп керү турында хыялланмау яхшы.
Булат әмир Атсөярне йотардай булып дәште.
— Әйдә, син ярдәм ит. Бату чатыры тирәсендә сине һәркем белә, өстәвенә, хан кулыннан алган пайсан да бар.
Тоткын Атсөяр көчләп үләксе каптырган сыман кызарынды, күзләрендә тереләй тотып йотардай усал ут кабынды.
— Юк инде, болгар шымчысы, анысы ук булмас! Бату хан каршына үз аягым белән барып башны югалтырга мин бөтенләй тинтәк түгел!
— Ярар сон, алайса, — дип, Булат әмир, черки куалагандай, кулын селтәп кенә үз хөкемен әйтте. — Синен пайсан белән мин дә йөри алам. Ә син, чүл бүреләренә ризык булып, шушы чокырда кал. Хәер, пайсанны югалткан өчен сине үзеннекеләр үк гафу итмәсләрдер. Дар агачына алып барган чакта син безне дә сагынырсын әле.
Атсөярнен кул-аягын бәйләп ташладылар да, Болгар шымчылары Җаек дәрьясына төбәп юлга чыкты.
5
Булат белән Сирай Бату хан ыстанына төнлә үтеп керде. Булат әмир көмеш пайса күрсәткәч, әле тышкы чылбырны саклаучы торгаклар йөзбашы ук, кулын селтәп кенә, йөзен чыткан иде.
— Әй, далада пайсасыз йөргән җайдаклар калмады да бугай бит инде ул. Нәүкәрләр ашарга ризыкны үзләре дә таба. Ә төмәнбашлар белән нойон хатыннарына кара җимеш илә йөземе дә, дөге илә борае да кирәк. Аларнын корсагы, безнеке сымак, эремчек-корт белән тозлаган итне генә күтәрми шул. Алар талымлаган анар-алмортларны Сәмәркәнд, Харәземнәрдән тикле ташыталар...
Торгаклар йөзбашы кыргыз далаларыннан ук килгән булып чыкты. Туган кышлагында хатыны белән яшь баласы калган, яу юлында йөрү белән рази түгел икән. Һич кыстатып тормыйча да, үзе белгән һәр нәрсәне тезде.
— Төмәннәргә азык, шайман, дары ташучылар хәзер менәрләгән. Ике кешенен берсендә — көмеш пайса. Сезнен ише сәүдәгәрләр өчен күк капусы ачылды. Хәзер сез Бату хан куенында, балда-майда гына йөзәсездер инде...
Эчке чылбыр аша да җинел үткәрделәр. Тирмәләр тезелешеп киткән мәйданчыкта әүвәл кай тарафка барып бәрелергә белми аптыраганнар иде, әллә каян килеп чыккан бер җәяүле боларны, якын туганнарын күргән сыман, үз янына дәште.
— Мин инде өченче төн буе бер авыз сүз алышырга белми ямансулыйм. Ичмаса, казанын да бергә асарбыз, черкиләрен дә бергәләп ашатырбыз. Минем тирмә буп-буш, әйдә, кунакка гой, кунакка гой...
Көтелмәгән тәкъдим беркадәр сагайтса да, башка чара булмагач, сүзсез буйсындылар. «Хуҗа» үзен: «Мин — ойрот нәүкәре, атым — Күчәрбай», — ди. Тыз-быз йөгерә-йөгерә, тирмә уртасында тиз арада учак тергезде. Казанда куй ите быгырдый башлагач, Булат белән Сирай да учак җылысына килеп утырдылар. Күчәрбай өчен болар — әллә бар, әллә юк. Берзаманны бурсыгыннан думбырасын тартып чыгарды да җыр суза бу. Күзләрен йомган да йә үгездәй мөгри, йә чүл бүресе сыман күккә карап улый. Түземлекләре корыгач, әүвәл Сирай, ана кушылып Булат казандагы иткә пычак очы белән төрткәли башладылар. Куй ите һаман каты булып күренгәч, казан астындагы кисәүләрне шул ук хәнҗәрләре белән актарып көчәйттеләр.
Ниһаять, Күчәрбайнын да борынына пешкән ит исе килеп керде бугай. Ул, тагын
бурсыгыннан алып, шулпа өстенә ике уч чамасы тары сипте. Кулларын ышкылап, инде казанны ыргаклардан төшергәч, шулпаны җамаякларга сосып чыкты. Булат белән Сирай, иреннәрен пешерә-пешерә, агач кашык белән тары шулпасын эчәргә тотынды. Ә Күчәрбай кашыкка сузылганчы, җамаягын тотып ишеккә юнәлде дә андагы шулпанын беркадәрен киез япмалар ышыгында торган бәрхет сын алдына ипләп кенә түкте. Болгарлылар ишек катындагы бәрхет сынны фәкать шушы минутта гына күреп алды. Күрделәр дә җилкә сикерттеләр. Ин беренче, Сирай сораштырды.
— Мин — мангыт нәүкәре бит, бик үк төшенеп бетмим. Син бу сынны нигә йөртәсен дә, анын аяк астында нинди мендәр сон бу? Нигә, сын каршына илтеп, шулпа түктен?
Ойрот Күчәрбай һични сиздермәде, үзе белгәннәре өчен горурланган төсле, күзләреннән очкын сибә-сибә җавап бирде.
— Мендәр түгел, изге эмиләр бу. Минем белән сезнен икегезне дә, колын-бозауларны, бәрән-бәтиләрне — һәрбарчасын менә шушы эмиләр аякка бастыра бит. Бәрхет сын да — безне сәфәрдә үлем-казалардан, маллар кырылудан, чир-афәттән саклаучы җирнен Тәнресе ул. Ин әүвәл, без аларны һәр ризыктан авыз иттерергә тиеш. Шуннан ары гына безгә ризыклардан шифа-гайрәт килә...
Йокыга сузылу алдыннан Булат белән Сирай тирмә тышына гына, җилгә чыгып керде. Ә Күчәрбай ыстан эчендә ярамый, дип ераграк бер чокыр эзләп китте. Болгарларнын инде күз кабаклары да йомыла башлаган иде, тирмә эченә үгездәй гайрәтле яшь егетләр килеп керде һәм шымчыларны кылдан үрдән нечкә арканнарга бәйләп атты.
Әүвәл Булат әмирне кишектиннәр башлыгы янына сөйрәп китерделәр. Анын чатыр түрендә «сөекле» Күчәрбай ыржаеп утыра, нидер яшереп сөйләшү мөмкин түгел иде.
— Син Бату ханны суярга килденме монда, җасус24? Әйт, сине кем җибәрде? — дигән ин беренче сорауларны башлык үзе бирде.
Беткән баш беткән, дигән кыяфәттә Булат әмир үзен горур тотарга мәҗбүр булды.
— Бату ханнын үзен сую бәхетенә ирешсән әйбәт булыр иде дә бит, беләм, анын чатырына якынаю мөмкин түгел.
Кишектиннәр башлыгы ихахайлап көлде.
— Йөзбашы Атсөяр югалган кичтә үк без синен эзенә төшкән идек, җасус. Атсөяр Маяк тау өстенә, яна төмәнне чакырып хәбәр бирергә озатылган чапкын иде бит ул. Төмән күренмәгәч, без Атсөяр артыннан бер йөз җайдак кудык. Бату хан ыстанына киләсенне шундук белеп алдык.
Булат сыкрап башын түбән игәч, чатыр хуҗасы аны газаплауны барыбер дәвам итте.
— Кая инде ул синдәй томанага Бату хан чаклы Бату ханнын гомерен кыю! Син, надан баш, «Яса» кануннарына күз дә салмагансын. Хәтта кешеләрдән ишетеп кенә калган булсан да, беркадәр белер иден. Мәнгелгә хәтта сәфәр вакытында да ыстан эчендә тышка чыгарга ярамый! Чөнки мәнгел үз нәҗесенә ятып аунарга шакшы дуңгыз түгел! Мәнгелгә кисәүләргә түгел, хәтта ялкынга да хәнҗәр очы белән тияргә ярамый, ут Тәңресенә яра салуын бар. Син, надан баш, казандагы иткә пычак тидергәнсең, ут Тәңресе белән су Тәңресен берьюлы рәнҗеткәнсең. Син тирмә бусагасын йөз тапкыр таптагансың, зәһәр еланнарга юл ачкансың. Син менә шушы кануннарны белмәвең белән генә дә элмәккә килеп каптың. Сиңа үлем җәзасы, сиңа үлем тиеш!..
Булат әмир күңеленнән инде иң аяусыз җәзаларны кичерергә әзерләнә иде, тәкъдир сәгатьләре сугып бетермәгән. Кыл арканга чорналган тоткынны кишектиннәр башлыгы кыска юлдан гына Бату хан каршына сөйрәп китте.
— Гази-Бәрәҗ сиңа ник кирәкте? — дигән бердәнбер сорауны, билгеле ки, Бату хан ыргытты. 24 Җасус — шымчы, яшерен рәвештә кеше үтерергә ялланган җанкыяр.
Булат әмир ашыкмыйча Бату ханга күз йөгертеп чыкты. Әзмәвердәй гәүдә. Тирә-юненә тезелгән мәңгелләргә караганда бер башка югарырак. Агач бүкәне шикелле төптән юан. Йөнтәс йодрыклары бала башы кадәр. Болгарларга охшатып калдырган пөхтә сакал-мыек. Шешек күз кабагы. Олы борын. Ике яңак очында да берникадәр сипкел. Яше утызга да барып җитә алмаган. Димәк, бик күпләрнең күз яшьләрен агызачак әле.
— Ә сезнең «Яса» илен саткан хыянәтчеләрне гафу итәмени? — дип, ниһаять, Булат әмир сорауга сорау белән җавап биреп котылмакчы иде дә, Бату хан эндәшмәде.
— Бәрәҗ илен сатты, — дип Булат әмир яңадан сүз башлады. — Андый кабәхәтнең җир йөзендә яшәргә хакы юк. Бу — Болгар илендәгеләрнең үз эше. Безгә аяк чалма.
Бату хан йөзен сытып кына телгә килде.
— Миңа синең Алтынбәк хан малае икәнлегең турында җиткерделәр. Без сине Болгар иленең үзенә барып җиткәч хөкем итәчәкбез.
— Юк, юк! Шушында ук кисәкләргә чапкалагыз, үз илемә тоткын урынына алып кайтып кимсетмәгез мине! — дип шашып кычкырса да, Булат әмирнең әрнү-газапларын һичкем ишетмәде.
СИГЕЗЕНЧЕ БӘЙЛӘМ
1
Җаекны бер атна буе кичкәннәндер. Сакмар тамагында, Бачман тарханга буйсынып яшәгән Актүбә каласын сытып үтүгә үк, Бату хан төмәнбашларны чатырына җыйды.
— Ата чебенне дә, йолкыш төлкене дә өер белән барып ауламыйлар. Унбиш төмән белән дә йодрык булып йөрсәк, безнең атлар ачлыктан кырылачак. Үзебез өчен казан асарга да ризык җиткереп булмый. Яулыйсы җирләр чутсыз, бүленергә кирәк. Мин биш төмән гаскәр белән Биләр өстенә барам. Сүбүдәй сәрдәрнең Бачман тарханнан үч алырга кыҗрап торганын беләм. Ләкин Сүбүдәйне тагын аңа каршы юллап, гади тарханны үсендереп булмас. Сүбүдәйне үзем белән алам, ә Саксин өстенә Мүнкә хан бара. Болгар илен боҗрага алу өчен Хаҗитархан каласын да эләктерергә кирәк. Анысын Гөек хан аударыр дип уйлыйм. Соңыннан Биләр каласы янына килеп кушылырсыз.
— Ә син нигә мине үзеңнән аерасың? Ул-бу була калса, мине атай синең алмашчың урынына билгеләп җибәрде бит! — дип әүвәл Гөек хан чәчрәп каршы чыкты, аны шундук Бүре эләктереп алды.
— Ай-һай хәйләкәрсең, Бату хан! Болгар иленең бөтен байлыгы тупланган Биләрне син аласың, ә безгә корымлы казаны, ертык камытыннан башка ганимәте булмаган вак шәһәрләр кала. Син Үгәдәй каханга кәрван-кәрван алтын-көмеш юллап таныласын, ә без ертык чапан йә иске ияр җибәреп хурлыкка калыйкмыни?
Бату хан күркә сыман кабарынып, ярсып сикереп торды.
— Ә сина кем Каракорымга ганимәт юлларга рөхсәт биргән әле? — дип Бүре хан тарафына акырып җибәрде ул. — Без, ин элек, күмәк көч белән Болгар илен тез астына сузып салачакбыз, аннары гына һәммәбез исеменнән Каракорымга кәрваннар юл алачак. Яулап алган ганимәтнен барчасы да Каракорымга юлланачак түгел. Бер генә сыерны да елына ике мәртәбә бозаулатып булмый. Илне сонгы бөртек икмәгенә чаклы акыртып таласан, коллар сыртына камчы белән ярырдай каеш кына үсә. Моны Үгәдәй кахан да биш бармагыдай яттан белә, шуна күрә ул бездән барча ганимәтнен уннан берен генә таләп итә.
Бату Гөек хан тарафына борылып басты.
— Син дә минем җеназага бик ашыкма, Гөек. Бүре-көзән аулый торган бөркет күк йөзеннән карга теләге белән генә чәнчелеп төшү белмәс. Мина йомран, тычкан үләксәсе белән көн күрүче мескен карга хәленә калырга, һай, иртәрәк әле!
2
Бату хан төмәннәре Биләр каласы янына җәй ахырында гына килеп җитте. Беренче төмән Чирмешән һәм Шөпшә елгалары арасына ярымайдай тезелеп басуга ук, Айкапу каршына ике җайдак озатуында илче җибәрделәр. Илче дигәннәре менбаштан да югарырак түрә түгел иде, ахрысы, таләпләре дорфа, шыксыз янгырады.
— Сез унөч ел элек Сәмәрә җәясе янында Сүбүдәй белән Җәбә нойон төмәннәренә каршы чыгып, атабыз Чынгыз каханны каты рәнҗеттегез. Шунын өчен ганимәт таләп итеп ике тапкыр өстегезгә килсә дә, сез Сүбүдәй нойонны янә куып җибәрдегез. Үгәдәй кахан мондый кимсетүне гафу кылырга җыенмый һәм тезгә чүктерү өчен ул Бату ханны сезнен өскә юллады. Бату хан юлдагы Актүбә, Сакмар, Мөрем, Кернәк, Бәнҗә, Бәләбәй, Уфа, тагын әле Чиләбе, Мәрдән, Сәмәрә, Сарытау, Бөгелмә кирмәннәрен монда килешли үк яулап узды инде. Сезнен алга да ул тик бер генә төрле таләп куя. Ханыбызны шәһәр капкаларын ачып каршылагыз. Яусыз биреләсез икән, бөек ханыбыз беркемнен дә җанын кыймаячак. Каршы торсагыз, җиһангир сәрдәребез Болгар пайтәхетен җир белән тигезләп юкка чыгарачак.
Алтынбәк хан көттереп тормыйча да диварлар өстеннән җавап сүзе ыргытты.
— Хуҗасыз эт шикелле сукбай хуҗана җиткер. Биләр капкалары сезнен алда мәнге ачылачак түгел! Йолкыш ханыгыз хәер эстәү хәленә калган икән, биштәр асып килсен. Пайтәхет этләре бер кич кенә сөяксез калудан ачка үлмәс әле.
Илче, көйгән коймак пешереп, бианасы алдында хурлыкка калган булдыксыз килендәй, сүзсез генә китеп югалды. Әмма казанда су кайнарлык ара үтүгә үк Айкапу каршында ун җайдактан торган төркем пәйда булды. Мәнгелләр шикелле үк тире киемнәргә төренгән берсенен инде биш-алты еллар чамасы элек юкка чыккан әмир Гази-Бәрәҗ икәнен танып алуга, дивар өстендәге барлык тоткавыллар, менбашлар гөжләп куйды.
— Болгар өстенә менә кайсы соран алып килгән икән бу дошманны! Мәнгел табанын ялап таҗдар булмакчы бу!..
Барыбер дә, Гази-Бәрәҗнен сүзләрен тынлыйсы иттеләр. Тегесе, байлар бусагасыннан ары узарга кыймаган йолкыш яучы кебек, бик үк кабынмыйча гына сүз башлады.
— Бату хан дәүләтебез өстенә унбиш төмәнле гаскәр туплап килде. Кырык кияүдән баш тарткан ханәкә булып кыйлану — үз ихтыярын белән башынны түмәргә салуга тин. Чынгыз белән анын улы Үгәдәй каханнар алдында илләр иле булган Харәзем шаһ дәүләте дә, чиннәр мәмләкәте һәм Насыйр хәлифәте дә ауды. Чынгызыйлар буйсындырган мәмләкәтләр саны җитмештән дә артык, алар Биләргә тупланган туганнарыма да мәгълүмдер, дип беләм. Бату хан үз ирке белән кушылган калаларнын берсенә дә зыян- зәүрәт салмый. Ә ана каршы кылыч күтәргән дуамал калаларны үлем-вәйран көтә. Мин сезнен өнегезне алырга исәп тотмыйм. Ләкин анын каршында тез чүгәргә теләмәгән Әтрәр, Үргәнеч, Сәмәркәнд, Харәзем калаларын Бату хан җир белән тигезләде, халкын олысыннан кечесенә чаклы кылычтан үткәрде. Болгар дәүләтенен Бату ханга каршы торырлык куәте юк. Кыя- тауны, тинләшәм дип, печән кибәннәре өеп яки диварлардан бүрек чөеп кенә куркытып булмый. Болгар халкын зая үлемнәрдән, калаларыбызны вәйран булудан коткарырга кирәк. Үзем өчен әйтмим, илем өчен әйтәм. Бату хан каршына чыгып тез чүгегез.
— Ә син нишләп болгарлардан мине хуҗа ханын кулына тотып тапшыруны таләп итмисен әле? — дип, Айкапу өстеннән Алтынбәк аваз салды. — Кол сатлык җан өчен Болгар тәхетен бушатырга кирәктер бит инде?
— Юкка кәпрәясен, Алтынбәк, — дип Бәрәҗ җавап тотты. — Болгар дәүләтенә янәдән дә ханнар тотып, азат булып гомер итүләр насыйп булмаячак инде. Биләр үз теләге белән биреләме, әллә тәгәрмәч астында калган тавык күкәе урынына сытыламы, Болгар иле Бату хан дәүләтенен бер олысы гына булып калачак!
— Сина, син сатлыкка нинди генә вазифа елмая сон?
Гази-Бәрәҗ үзе телгә алган тавык йомыркасы кебек беркатлы гына түгел, утны-
суны кичкән сәйях бит, җавап таба белде.
— Үз илемдә, үз халкыма ярамагач, мин — чит хөкемдарга барып башын игән сукбай. Тулысынча анын ихтыярында. Нинди арба куя, шуна җигеләмен.
— Менә хәзер син Болгарнын җәллады бит! Шуна да ризамыни?
— Юк, син үз гөнаһанны мина якма, Алтынбәк! Мин синнән Бату хан каршына чыгып тез чүгүне һәм Биләрне исән-имин көенчә саклап калуны ялварам. Ә син болгарларны кылыч күтәрергә котыртасын. Менә син үзен болгар халкынын җәллады булачаксын!
Алтынбәк хан күк күкрәгәндәй көчле тавыш белән кисеп куйды.
— Тирес өемендә тибенгән мескен тавык хәленә калганчы, егәрлеген җуйган карт бөркеттәй, кыядан ташланып, җан бирүен артык! Болгар халкы кол булачак түгел!
— Ярар, тәхетенне җуясын килмәгәч, Болгар халкынын җәллады бул, әйдә, — дип, Гази-Бәрәҗ дә теш күрсәтте. — Мәгәр сак бул. Мәнгел төмәннәре аналарны, балаларны изеп үтә башлагач, сине болгарлар ук, сасы көзән урынына, Бату хан табаны астына китереп ташламагае!..
Гази-Бәрәҗ кайтып әйткән җаваптан сон Бату ханнын йөзе кан дошманы янагына ялтыраткан кебек кырысланды. Икенче мизгелдә шөпшә тешләгәндәй ярсып үкерде ул.
— Сүбүдәй төмәне яуга әзерләнсен! Ана чаклы болгар әсирләрен куып китерегез! Карарбыз, шулар арасында арканнарга уралган үзенен улын күргәч, Алтынбәк йолкыш ничек сайрар икән?
Дошман Җаек буеннан кузгалгач та юлда менгә якын болгар качагын әсирлеккә эләктергән һәм шуларны, мал көтүедәй куып, пайтәхет янына алып килгән. Менә хәзер, сөнге очлары белән төрткәли-төрткәли, бичараларны Биләр диварлары каршына чыгарып бастырдылар. Кыяфәтләре хәер эстәргә чыккан сәүчеләрдән бер дә кайтыш түгел. Күбесе иске чүпрәкләргә, кылка киемгә төренгән. Байтагының аркасында яисә иңбашында камчы эзләре, кылыч җәрәхәтләре. Ризык биреп бик үк кинәндермиләр, ахрысы, һәркайсының оча сөякләре, кабыргалары кипкән мичкә такталары сыман тырпаешып тора.
Арада танышларын шәйләүчеләр дә табылды, күрәсең, чышан-пышан гына килеп кызгану тавышлары ишетелде.
— Әнә тегесе, башын чүпрәккә ураганы, Суардагы Мөэмин мәчетенең имамы Җәүдәт хәзрәт улы Талип түгелме соң? Бер ай элек аны Айчүәк би Актүбә мәчетенә имам-хатыйб итеп чакырган, дигәннәри, юлда барышлый мәңгелләр кулына эләккәндер инде.
— Баласын күтәргән әнә теге хатын Сакмардагы Сәйфетдин хәзрәткә кияүгә чыккан Биләр кызы бит, әнекәем!..
Берзаманны мәңгелләр ыстаныннан ике кулы иңбашындагы корыкка кыл арканнар белән бәйләнгән Булат әмирне сөйрәп чыгардылар. Дивар ярыкларына капланган халыкның һәммәсе берьюлы куырылып калды.
— Бәрәкалла! Алтынбәк ханның Саксинга качкан малае Булат әмир бит бу! Атасы ышыгында ялгыз каз бәбкәсе сыман каңгырудан туеп, җизнәсе Бачман янына китеп барган иде. Саксин каласының алынуы турында бер хәбәр юк. Ничек Бату хан кулына барып эләккән соң ул?
— Ханның йөрәккәе ничек кенә итеп түзә икән? Улын коткарам дип, безне дошман авызына ташламаса гына ярар иде инде, йә Ходаем!..
Алтынбәк Айкапу өстендә тораташ шикелле катып калган, инде зиһене белән дә бу җиһаннан аерылган иде. Булатны коткару хакына ул Биләр капкаларын һич ачачак түгел! Ул үзе дә, кылыч тотып, соңгы тамчы каны акканчы сугышачак таҗдар. Ә Булатны нинди язмыш көтә? Нинди генә хәйлә эзләп табарга соң?
Булат әмирне әллә меңбашы, әллә нойон озата чыккан иде, барабан каккандай усал тавыш белән шул кычкырды.
— Йә шәһәр капкаларын ачасың, Алтынбәк хан, йә синең илдәшләреңне дә, малаеңны да турап ыргытабыз!
Алтынбәк элеккечә, даладагы балбал урынына, кымшанмыйча торды. Кала диварыннан аны узып кычкырырдай түрә табылмады. Күпмедер тынлыктан соң болгар тоткыннарын, камчылар белән яра-яра, Биләр диварларына таба куалый башладылар. Кара болыт булып, аларга җәяүле дошман сугышчылары иярде. Бар Чирмешән буе елашкан, ыңгырашкан, кылыч һәм корыч калкан зеңләгән гөжелдәү белән тулды. Ләкин шушы мәхшәрне дә аралап, Булат әмир кычкырган тавыш яңгырады.
— Әткәй! Безне уклар белән атып үтерегез! Әткәй, дошманны Биләр диварларына якын җибәрергә ярамый, безне кызганып торма!
Баян батыр да, Җик мәргән дә Алтынбәкнең янәшәсендә генә иде, берсе-бер эндәшмәде. Алтынбәк җеназа озаткандагы шикелле төссез караш белән Җик мәргән йөзенә текәлде. Сүз дә юк, кулына җәя алса, Җик мәргән куллары корыкка бәйләнгән Булат әмирне генә түгел, аның янәшәсендә яшь әтәч шикелле вәкарьләнеп атлаган мәңгел түрәсен дә кавын урынына тетеп атар иде. Ләкин Җик мәргән акрын гына башын чайкады да, күзләрен аска яшереп, Алтынбәккә аркасы белән борылып басты. Баян батыр йөзен яшермәсә дә, карашын читкә алды.
Аста йөрәк ачысы белән ялварган тавыш янә яңгырады.
— Әткәй дим, әткәй! Алтынбәк хан! Мине атып үтер!
Айкапу өстендә кыл кыймылдаткан кеше дә табылмагач, япь-яшь егет сабырын җуйды бугай. Ул янәшәдә аркан тотып барган меңбашына корык очы белән китереп сылады да, тегенен янга авып калуыннан файдаланып, кала диварына таба торып чапты. Дошман сәрдәрләре генә күреп өлгермәгән, дивар белән дала уртасында тирән, кин чокыр бар, анын төбенә сөнге башыдай очларын күккә чөйгән бүрәнәләр утыртылган иде. Җебегән мәнгел менбашы куллары корыкка бәйләнгән тоткынны да куып җитә алмады. Булат әмир колындай сикергәләп йөгергән көенә чокырдагы очлы бүрәнәләр өстенә томырылды.
3
Лачынтау сыртлары артында тан беленеп килә, ә Бату хан бүген дә төн буена керфек какмый чыкты. Идел тамагына юлланган Гөек ханнан кичә кичен чапкын килеп җитте. Гөек Хаҗитархан каласын да, анын тирәсендәге барча вилаятьне дә ике көн эчендә яулап алган, хәзер Бату хан төмәннәренә килеп кушылырга рөхсәт сорый икән. Ә Бату монда котырудан ни эшләргә белми. Инде өченче атна буе Биләрне камалышта тоталар, өчәр көн рәттән туктаусыз һөҗүмнәр дә ясап карадылар, ләкин кала дивары өстенә менүгә ирешкән мәнгел яугире юк. Болгар илбашлары сак ныгытмасы дигәннәрен ясаса да ясап куйган икән! Бату шәхсән үзе Биләрнен һәр ягын җиде кабат айкап чыкты инде, диварларын җимереп үтәр өчен өмет тудырырдай ярык таба алмый. Менә хәзер дә, Лачынтаунын итәгенә менеп баскан көе, инде ничәнче мәртәбә Биләр диварларын күз алдыннан кичерә, барып ябышырдай, үзен коткарырдай бер кимчелек эзли.
Биләр бер-берсеннән унбиш-егермеләп чакрым ераклыкта сузылган ике калкулык арасына урнашкан. Зур табаны хәтерләткән үзәнлек тип-тигез кыр булып күренсә дә, аны кечкенәрәк өчме-дүртме елга кисеп үткән. Калкулыклар астында дистәләгән күлләр, вак-вак чишмәләр бар. Пайтәхетне әле урыс яулары вакытында ук ике катлы биек урлар өеп ныгытканнар икән. Бату икесен дә үзе үлчәп чыкты, тыштагысынын әйләнәсе ун чакрымга җитә, эчтәгесе ике тапкыр кимрәк. Ике ур эчендә дә очлы бүрәнәләр утыртылган тирән ерымнар бар. Кала диварлары белән эчтәге ур арасындагы ерымга су да җибәргәннәр. Диварлар һәр якта ике катлы, араларына ком-таш тутырылган. Биләргә атлы гаскәрне дулкын артыннан дулкын итеп ташлап та якынаеп булмый, диварларына утлы ук янгыры очырып та янгын давылы кузгатырлык түгел. Пайтәхетнен өч ягына гына капкалар калдырылган, әмма күперләрен мәнгелләр күренгәнче үк күтәрткәннәр инде. Аларны ялган-мәкер белән эләктерү турында хыялланасы да юк, күперләр алдында дошманны төпсез упкын көтә.
Тангыт һәм чиннәргә каршы яу йөри-йөри җинел аяклы сәрдәр булып танылган Батунын Биләр янында тәмам башы каткан. Болгарлар пайтәхетен бабасы Чынгыз Үргәнечне су белән батырган шикелле җир өстеннән юдыртып ташлар иден дә, боларнын Әмү-дәрья кебек шашкын елгасы юк. Сонгы ташына чаклы он-талкан ителгән Харәзем кирмәнедәй сүтеп ташлар иден, боларнын диварларында ярык табып булмый. Әтрәр белән Сәмәркәнднекеләр кала ачкычларын үзләре Чынгыз алдына чыгарып салган иде, Биләр яугирләре сират күперен саклагандай теш-тырнагы белән каршы тора. Гөек ханнын Хаҗитарханнан килеп мыскыл итүе бар. Ни кылырга, ни кылырга сина, йә, Бату хан?..
Айкапу өстен икенче йорты иткән Алтынбәк тә шундый ук ут эчендә. Дошман камалышка алганга егерме көн тула, ләкин Биләрне бер дә ташлап китәргә исәпләми әле. Явыз Бату үз илендә йөргән хуҗадай эш итә. Алтынбәккә дошман ыстанына шымчылар йә иравыллар җибәреп торасы юк, һәммәсе дә анын күз алдында.
Бату үзенен ыстанын Лачынтау итәгендәге Каурый чишмә буена корып куйды. Чатырлар күп, сәргаскәр хан яу сәфәре, җиде дингез аръягы дип тормаган, хатыны Түрәкинә белән кәнизәкләрен дә алып килгән. Сүбүдәй нойоннан башка нигез корудан хәтәр шөлли, ахры, үзененекенә терәтеп үк диярлек карт сәрдәр чатырын да корып куйган. Аларны, беренче боҗра булып, җансаксы-кишектиннәрнен тирмәләре ураткан. Икенче боҗраны төмәнбашлар белән менбашлар корган тирмәләр тәшкил итә. Йөзбашлар, дары белән эш итүче шәрҗир осталары, танылган мәргәннәр, көмеш пайса тоткан көе ерак сәфәргә кузгаласы чапкыннар — һәммәсе дә өченче боҗрада. Гади яугирләргә, кара гавәмга тышкы ур белән Лачынтау арасыннан аккан Шөпшә елгасы буйлары, вак-төяк калкулыклар һәм чокырлар калган.
Бату бар гаскәре атланып килгән карымсак атларны яуда куллана алмый. Биләр капкаларыннан чыгарылган иравыллар белән күзәтчеләр бертуктаусыз хәбәр юллап тора: Бату бар малны Лачынтаудан читкә, Сөлчә елгасы буендагы тугайларга җибәрергә мәҗбүр булган икән. Атларны Алатау ягыннан килгән кыргыз көтүчеләре саклый, алар әле яуда йөреп чыныкмаган яшүсмерләр, имеш. Алтынбәк Җүкәтау белән Тубылгытау калаларынын әмирләре янына чапкын куды. Тик бер генә фәрман: ат көтүләрен куып алып китеп, мәнгелләрне йолкыш сукбай урынына шәрә калдырырга кирәк!..
Җүкәтау һәм Тубылгытау җайдаклары, бер төн эчендә йөз чакрым юл үтеп, тан беленгән чакта һөҗүм итте. Нөгәр башлыклары итеп озатылган Гайнан белән Кыям юлда барганда ук нәсихәтләр укып куйган иде, хәзер кыска-кыска боерыклар гына ыргыттылар.
— Бернинди дә тавыш кузгатмаска! Артык йөк кирәк түгел, торгакларны хәнҗәр белән генә юк итәсез. Бату яраннары сизенмичә калмас. Азгын тана үгез иярткән сыман, безгә аларны үз койрыгыбызга тагып кайтырга ярамый. Әүвәл Чулман ягына китеп, эз югалтып карыйк.
Ат табуннарын, чыннан да, яшүсмер кыргызларга тапшырганнар икән. Болгар «караклар»ы аларнын ике-өч дистәсен бик тиз суеп чыкты. Ләкин атларнын да ушлы хайван булуын искә алмадылар. Ә шулар арасындагы ике-өч яшь айгыр, кияү егетләре шикелле үк, тайлар янда булса, йокы белми икән. Кулларына кылыч-хәнҗәр тотып йөгерешкән болгар «караклар»ын шәйләүгә үк, яшь айгырлар бүре көтүе һөҗүм иткән сыман кешни башладылар. Кыргыз көтүчеләре каен ботакларына юеш печән генә өеп корган шалашларыннан сикерешеп чыкты. Болгарлар аларнын кайсын ук очына алды, кайберләрен кыл арканнарга да бәйләп ташладылар. Болар бәла түгел, ә менә яшь айгырлар, әйтерсен лә, акылдан шашкан иде. Алар каршыларында калыккан һәр ирне салам чүмәләседәй җинел генә аударып, ачык дала ягына ыргылды. Аларга тайлар һәм бияләр иярде, тора-бара барча табун шулар артыннан купты. Кайсыбер болгар ирләре тояклар астына эләкте, күрәсен, әле анда, әле монда ынгырашкан һәм сүгенгән тавышлар ишетелде.
— Табуннарны туктатып булмаячак! — дип кычкырды Тубылгытау бие Озын Кыям. — Баганасын ексак, коймалары үзеннән-үзе ава. Айгырларын эләктерергә
кирәк!
Атлар умарта күче кебек бер йодрыкка җыелып өлгергәнче, айгырларны кыл бугалак ташлап туктаттылар. Озын Кыям белән берничә ир аларны Сөлчә яры буйлап Чулман ягына таба куалады. Алар артыннан, язгы ташкын булып, бия-тай кузгалды. Инде «караклар»нын җаннарына җылы йөгергән генә иде, артта кыргыз торгаклары ачы тавыш белән ялварырга тотынды.
— Табуннарны урлаткан өчен Батуныкылар турап бетерәчәк. Безне котылгысыз үлемгә ташлап калдырмагыз!..
Төш үткәндә Җүкәтау белән Тубылгытауныкылар үз калаларына төбәп борылдылар, табуннар да икегә бүленде. Тубылгытаулылар шәфәкъ якынайганда үз юлларындагы беренче чишмәгә дә җиттеләр. Ләкин аларга Бату этләреннән качып котылырга насыйп булмаган шул. « Караклар» ны Кысыр Бүрек дигән кин яланда Сүбүдәй юллаган меңлек куып җитте. Кызганып тормадылар, ирләр арыш көлтәсендәге сабаклар шикелле дистәләп кенә ауды...
Табуннардагы атларның яртысы урлануны белгәч, Бату хан чыгырыннан чыгып фәрман бирде.
— Ике төмәнне Тубылгытау белән Җүкәтау калаларына җибәрегез! Алар урынында көл калдырмый торып, минем күзгә кайтып күренмәгез!..
Төмәннәр боҗраны бушатуга ук болгар шымчылары кайтып хәбәр итте. Алтынбәк хан шундук үз янына Баян батырны чакыртты.
— Бер төмән җайдакны әзерлә. Төнлә Бату хан ыстанын туздырырга кирәк. Мин үзем дә барам.
— Юк, ханиям! — дип Баян батыр, кылыч селтәгәндәй, аның сүзен кисте. — Син — Биләрнең җаны, ахыр чиктә, бар дәүләтнең җаны. Син пайтәхетне Мөхәммәт шаһ шикелле ташлап качмаган өчен генә дә Биләрдәге халык бүген соңгы инсанына кадәр корбан булырга әзер тора. Яуга йөрү — ханнар эше түгел! Син халыкка әләм булуың, җаннарын җылытучы учак булуың белән кадерлерәк!
— Мин Булат улым өчен үч алырга тиеш! Бату ханга үчемне кайтармасам, миңа яшәп торуның бөтенләй мәгънәсе юк!
— Булат өчен үчне без алырбыз! Ә син ил терәге булып Биләрдә кал...
Төнлә көнчыгыш яктагы күперне төшерделәр. Коралларын гына түгел, хәтта ат тоякларын да киезгә ураган җайдаклар чылбыр сыман тезелешеп чыкты. Шөпшә елгасы ярына тупландылар. Баян үзен уратып алган меңбашларга атаказ шикелле ысылдап әмер бирде.
— Торналар чылбыры ясап тезеләбез дә Бату хан ыстанына бәреп керәбез! Батуның ирләрне ияргә күтәрергә атлары юк. Җәяү килеш алар безгә каршы тора алмаячак.
Ничәдер минуттан соң меңәрләгән бүре улагандай коточкыч тавыш купты. Аннары болгар җайдаклары Биләр инеше, Саз-күл, Кизләү чишмәсе буйлап корылган тирмә-шалашларны изеп-сытып узды. Инде мәңгел меңбашлары, илче-сәйяхләр һәм сәүдәгәрләр корган чатырларның да дистәләбен печән кибәне урынына туздырып атканнар иде. Ләкин икенче боҗрада Бату хан кишектиннәре корып өлгергән корычтай чылбырга килеп төртелделәр. Кишектиннәр — яуланган барча олыслар буенча сайлап җыйган пәһлеваннар, мәргәннәр, батырлар шул. Алар, юлбарыслар, капланнар шикелле, куркуны һич белми, бер батыры ун яугиргә тора. Шулар йә элмәкле сөңге, йә арканнар белән болгар җайдакларын иярләреннән йолкып очыра башлады. Икенче мизгелдә үк шулар җайдакка әверелде. Кулларындагы гап-гади корык йә кыска сөңгеләр белән дә болгарларны чалгы селтәгәндәй урырга тотындылар. Латынтау итәге кара канга батты.
Баян батыр да хәлнең кискен мөшкелләнүен сизенеп алган иде, һава ярып кычкырырга мәҗбүр булды.
— Пайтәхеткә, пайтәхеткә таба чигенегез! Йомгак күл буенда кабат җыелабыз!
Баян шуннан кабат көнчыгыш капкага кайтырга уйласа да, өлгерә алмадылар . Кишектиннәр меңе үз атларын да гади төмәннекеләр белән җибәрмәгән, ахры. Баян
төмәнен алга кузгатканда Биләр диварлары белән ике арада өрәктәй кишектиннәр чылбыры калкып чыкты. Баян беренче меңне һөҗүмгә ташлап караган иде, кишектиннәр аларны утын әрдәнәләре урынына турап атты. Чарасы юк, хәвефләнгән Баян яңа әмер ташларга мәҗбүр булды.
— Җүкәтай ягына, Җүкәтау ягына таба чигенәбез!..
Сагызлы тау буена җиткәч барласалар, болгар гаскәре җиде менгә калган. Бату ханга да юанырлык түгел, Баян җайдаклары бер төн эчендә анын биш-алты мен нәүкәрен кырып салган иде. Әле ярый, Тубылгытау белән Җүкәтауга юлланган төмәннәрдән җанга җылы йөгертердәй хәбәр кайтып җитте. Вилаятьләрдәге корал тотардай ирләрнен күпчелеге пайтәхеткә туплангач, ваграк калалар үз көчләре белән генә сакланырга дучар булган икән. Бату ханнын сыналган җайдакларына теш-тырнаклар күрсәтә алмаганнар. Ике төмән ике кала урынында да чүлмәк калдыкларыдай тау калдырып киткән.
Бату хан Биләр эченә язу кәгазе уралган ук очыртты.
— Гафу кылу тәмам. Сезнен пайтәхетегез урынында да фәкать көл калдырам!
4
Биләрнен камалышта ятуына бер ай вакыт тулган иде инде, Владимир каласына икенче мәртәбә юлланган Дәүләтьяр кайтып төште.
— Юрий кенәз һаман бер үк төрле җырны тугълый. Имеш, сез җиде ел элек, изге Аврамий атакайны үтереп, Иисус диненә зәүрәт китердегез. Имеш, руслар дин дошманы булган болгарларга ярдәм итә алмый. Ә сонгы тапкыр күрешкәндә гел тутырып әйтте. «Мәнгел кебек дала көтүчеләре өчен минем җирләр үтеп кергесез. Елан еланны чакмый. Бату монда килеп җитәчәк түгел. Ә сез ник кадалып китмисез», ди.
— Юкка, юкка ярдәмгә килми бу Тиле Юрга, — диде Алтынбәк хан, нык уфтанып. — Кәлтә елгасы буенда пыр туздыртып, урысларнын чи камыр шикелле җебегән һәм таркау икәнлеген сынады бит инде ул. Көтүгә бер ияләнгән бүре кире китми. Бату хан да Биләрдән сон урыс җирләренә юнәлми калмаячак. Үкенерсен, әмма һавага очырган ук кире әйләнеп кайтмас...
Алтынбәй сарайга Җик мәргәнне чакыртты. Билгеле, чарасызлык үзәгенә үткән иде инде, салмак тавыш белән сүз башлады.
— Абзарга бикләнгән мал шикелле көтеп яту яман. Бату явызнын, валлаһи да, безне сугым малы сыман сузып салуы бар. Баян батырнын тулгаманы өзәргә тырышуы барып чыкмады. Мәгәр каланы аннан башка да утыз менгә якын ир саклый бит әле. Бату янына Саксинга, Казанга, Кашанга юлланган төмәннәр килеп кушылганчы, кала тышына тагын бер ермак һөҗүм оештырырга кирәк.
Калага тупланган барча яугирләр шикелле үк Җик мәргән дә камалышта бер ай буе күсе сыман тын гына ятудан туйган иде инде. Өстәвенә, Баян батырсыз көенә Биләрне саклауны да сынар кулсыз калу итеп саный иде, ахры. Тәкъдимне Алтынбәк хан үзе кузгатканга сөенә-сөенә, ашыгып җавап бирде.
— Хак әйтәсен, хания, үзенне сугым малыдай тоеп йөрү кыен. Бату хан, элеккечә, атлар белән яуга керә алмый. Шушы форсаттан файдаланмасак, хурлык. Әйдә, тагын бер мәртәбә дошман чылбырын өзәргә тырышып карыйк. Ин яхшысы — төнлә. Һәм хәзер үк Йомгак күл ягындагы ерым аша ике-өч егетне Баян тарафына җибәрергә кирәк. Без бу юлы да Шәрекъ капка аркылы һөҗүм ясаган булыйк. Бату хан бар көчен шул якка ташласын. Олы базар урамындагы капка янында да тавыш куптарсыннар. Ә үзебез төп ермакны Айкапу аша чыгарып җибәрербез. Баян батыр да үз төмәне белән Айкапу каршына килеп торсын. Кайчы урынына ике яклап кыссак, Бату чылбырын өзми туктамабыз.
— Әйбәт тәкъдим, — дип Алтынбәк тә хуплап каршылады. — Гаскәрнен яртысын, унбиш мен яугирне төнге яуга әзерлә...
Бату хан сәрдәрләре Җик мәргән ташлаган җимгә, чыннан да, алдандылар. Төн
уртасында Шәрекъ капкадан бер мен җайдак белән ике меңләп җәяүле бәреп чыккач, бөтен мәңгел ыстанында тәшвиш, гауга купты. Әллә нишләп капка өстендәге мәйданчыкта болгарлар эреле-ваклы өч-дүрт учак кабызган, шулар яктысында мәңгел шалашлары өстенә килгән ирләр өрәктәй озынаеп, Алыплардай дәһшәтле булып күренә. Кулларына тоткан сөңге-кылычлары да озын тәртә, дәү күсәкләр сыман. Уен-муен түгел, болгарлар элекке ермак һөҗүм вакытында да биш меңнән артык мәңгелне кырып салды. Мондый өрәкләре хәзер никадәр җанны кыяр микән инде?
Беренче шалашлардагы мәңгел нәүкәрләре, иярләре астына тыгылган кылыч-сөңгеләрен дә таба алмыйча, ярым - ялангач көенчә, Бату чатырларына таба йөгерә башлады. Ләкин өченче боҗрага якынайганда ук, баштан-аяк коралланырга өлгергән йөзбашлар, меңбашлар, төнге торгаклар, ахыр чиктә кишектиннәр сафы аларның юлын бүлде. Эт өстергән шикелле кычкырышып, һаулап тормадылар. Сыбайлар, һич аяп тормыйча, кылыч болгап, качакларны камыш сабагыдай уңга-сулга кыйды. Җәяүле мәңгелләрне мөдәфага25 кылу, чөй йә боҗра ясау кебек саклану алымнарына да өйрәтеп тормаганнар. Ил басарга куып китерелгән кыргыз, ойрот, мангыт ирләре болгар яугирләре кылычыннан берәмләп тә, дистәләп тә ауды.
Хәлбуки, мәңгелләр тиз арада шалашлар тирәсендә өстәмә бер чылбыр ясап өлгерделәр. Икешәр-өчәр катлы булып тезелгән нәүкәрләр болгарларны кабаттан Чирмешән ярына кысрыклый башлады, йөзәрләгән төнге «өрәкләр»нең гәүдәләре су һәм аның артындагы беренче ур битләрендә тезелешеп калды. Шәрекъ капка өстеннән сорнай салган аваз яңгырады. Болгарлар, керпедәй йомылып, күпер өстенә ташланды. Мәңгел мәргәннәре очырган сәрпи уклар монда да куып җитте. Янә дистәләгән ирләр ерым эченә очты.
Шәрекъ капка каршында яу кызган чакта Айкапу аша мәңгелләр өстенә асыл буар елан шуышып чыккан иде. Беренче минутларда аны күрмәделәр. Ай буе камалышта ятып ачу туплаган болгарлар йөзәрләгән мәңгел шалашларын умарта оясы урынына сытып узды. Йомгак күл ягыннан Баян батыр меңнәре дә бәреп кергән иде. Тулгама боҗрасын өзеп, ике ташкын Бату чатырлары ягына ябырылды. Ләкин шымчылар белән күзәтчеләр җиһангир сәргаскәрнең хәйләсен абайлап өлгермәгән. Җик мәргән белән Баян яугирләре кишектиннәрнең тирмәләренә якынаюга ук, Лачынтау өстендәге имәнлектән Җүкәтаудан кайтарып яшерелгән төмән килеп чыкты. Алар иңбашларына элгән япмаларын кош канатыдай җилфердәтеп тау түбәсеннән аска, болгар җайдаклары өстенә томырылды. Болар яу күрмәгән кыргыз-кайсак нәүкәрләре түгел, җаннарын аямый орыштылар. Ул арада Лачынтау ягында Бату хан фәрманы иләмсез яңгырады.
— Сүбүдәй нойон, төмәнеңне күтәр! Читкә качкан Баяннары пайтәхеткә кайткан. Болгарларны кала диварлары янына җибәрмичә турап бетерегез!
Кансыз орыш купты. Әйтерсең, коточкыч бер гарасат урман уртасындагы аланлыкны җир астына упкан да, ике яктагы агачлар да ихтыярсыз рәвештә шуып килә-килә акрын гына упкын эченә ава һәм йотыла бара. Лачынтау итәгендә кылычлар елкылдый, атлар пошкыра, йөзәрләгән ирләр сүгенә. Ике якта да атлар егылып кала, ияр өстендәге ирләр очып төшә. Ә сугыш атлы буар елан янә йөзәрләгән ирләрне тегермән калагы сыман һаман үлем авызына, яу кырына йота.
Таң атарга да күп калмады сыман. Шулвакыт Олы базар урамындагы капка ачылды да, беренче ур өстендә нибары илле-алтмышлап җайдактан гына торган нөгәр пәйда булды. Кыяфәтләрен-йөзләрен Лачынтау итәгеннән дә, Айкапу өстеннән дә аерырлык түгел. Җайдакларның өсләренә кигән көбә күлмәкләре, кулларындагы калкан-сөнгеләр дә ирләрнеке сыман. Ләкин, нинди хикмәттәндер, боларнын һәммәсе дә гәүдәгә бик җыйнак, беләкләр дә чыбыктай бик нечкә.
— Болгарлылар! Азатлык өчен яуга! — дигән бик талымлы, әмма зәгыйфь әмер янгырады. Җайдаклар ур өстеннән аска томырылды. Кылыч болгый-болгый алар 25 Мөдәфага — оборона.
мәнгел сафларына якынайган иде, тегеләр зәхмәт эләктерүдән курыккандай, төрле якка сибелеп, кача башлады. Чирмешән буен искитәрлек ачыш сискәндерде.
— Хатыннар бит болар! Ирләр киеменә төренгән япь-яшь кызлар! Мәнгел батырлары хатын-кызлар белән орышып хурлыкка калсынмыни!?
Баян батыр белән Җик мәргән икесе дә берьюлы ут өстенә эләккән тиредәй куырылды.
— Йөзбашлары безнен Алтынчәч бит! Алтынбәк хан аны ничек күрми калган, ничек ычкындырган?
Баян батыр аркадашы ягына борылып аваз салды.
— Син Айкапуны сакла! Мин Алтынчәч артыннан!
Баян батыр үзен-үзе белештермичә, дәү кылычын яшен сыман айкап, Олы базар капкасына таба ыргылды, ана менәрләгән ирләр иярделәр. Яу кырында хатын-кыз пәйда булу болгарларнын гына түгел, мәнгелләрнен дә исен алган иде. Фәрештәләр саклап торган төсле, Алтынчәч нөгәренә якынаючы дошман табылмады. Ул арада Баян килеп җитте дә, Алтынчәчне ияреннән йолкып, Олы базар капкасына очты. Алар артыннан ук башка җайдак кызлар да кала диварлары артына кереп чумды.
Җик мәргән кул астында калган җайдакларны аяусыз турадылар. Пайтәхеткә кайткач ачыкланды. Икенче ермак һөҗүмнән җәмгысе җиде мен болгар яугире кайтмый калган икән. Ин яманы — менгә якын болгар яралы көенә мәнгелләр ятьмәсенә әсирлеккә эләккән. Шәһитләргә — тәһлил. Тоткындагы ватандашлар өчен ни кыласы?..
5
Икенче танда ук Айкапу каршында болгарларнын «сөеклесе» Гази-Бәрәҗ әмир пәйда булды. Алтынбәк кызы Алтынчәч белән оныгы Акназар янында бөтерелә иде, аны Айкапу өстенә чакырып менгерделәр. Гази-Бәрәҗ үзенә тапшырылган вазифанын чынга ашасына ышанып бетми иде, күрәсен, ипләп кенә тезде.
— Мәнгелләр өстенә яна һөҗүм оештыруын бер хәл. Бату ханны кичә синен үз кызын Алтынчәчне дә яуга ыргытуын шаккаттырды. Анда бер тәкъдим бар. Алтынчәч синен өчен алай бик кадерсез һәм дә очсыз булгач, ул кызынны үзенен энекәше Күлханга хатынлыкка сорый.
— Нәрсә-ә? Нәрсә сөйлисен син, соран елан? — дип үкереп җибәрде Алтынбәк хан. — Мин хан сараенда кыргый көтүчеләр түшәгенә сала торган кызлар үстермәдем! Алтынчәч — Бачман тарханнын хатыны. Хәтта ярты дәүләт хакына да минем үз кызымны сасы көтүченен түшәгенә илтеп саласым юк!
Гази-Бәрәҗ мондый җавапны көткән иде, ахры, элеккечә үк тыныч калды.
— Юкка, юкка кәпрәясен булыр, Алтынбәк хан. Монда синен ирдәүкә кызыннан бигрәк Болгар дәүләтенен язмышы хәл ителә бит әле. Алтынчәчне бирсән, Бату хан чаклы Бату ханнын үзе белән кодалашасын. Кода икән, анын пайтәхеткә зыян-зәүрәт салмыйча китеп баруы бар. Син пайтәхет язмышын үз каланчан, үз мәнфәгатеннән торып кына кырт кисмәле. Әйдә, кара гавәмгә мөрәҗәгать итик тә без анардан сорыйк. Уйнашчы бер чәчби йә тилемсә хан хакына болгарлылар үз башларын салырга ризалармы икән?
Биләр диварлары өстендә, әйтерсең лә, давыл, туфан купты. Калканнарына сөнге бәрә-бәрә, меңәрләгән ирләр үкереп аваз салды.
— Бездә кыргый мәнгелләргә бирә торган ханәкә юк!
— Алтынчәч хакына яуда үләчәкбез!
— Алтынчәч ханәкә белән ханыбызны соңгы яугир шәһит киткәннән соң гына кулга төшерерсез!..
Гази-Бәрәҗ бер карышка җиргә сеңгәндәй булды. Муены тимер көбә эченә кереп чумды. Карак мәче сыман күзләрен ялтыратып, тиз арада ур артына китеп юкка чыкты. Биләр халкы җиңел сулап куйды. Әмма ашыкканнар.
Берәр сәгатьтән соң мәңгел нәүкәрләре икенче ур өстенә болгар тоткыннарын
мендереп тезде. Күбесе яраланган. Терсәкләре, иңбашлары белән терәтеп кенә бер-берләрен авып китүдән сакларга тырышалар. Күзләрендә якты нур юк инде, ачы сагыш түгелергә тора.
Тоткыннар янәшәсенә тәвис каурыйлы алтын очлым киеп алган түрә сикереп чыкты. Кыяфәткә җитди, ләкин моңа ир уртасы булырга шактый ерак әле. Мыек чылгыйлары корым сылагандай чем-кара, күзләре дә җилдәге шәм сыман ялт-йолт килеп тора.
— Алтынчәчне каладан чыгарыгыз! Ханәкәне мин үземә хатын итеп алам! — дип сорнай тавышыдай көчле аһәң белән кычкырды ул. — Алтынчәчне чыгармыйсыз икән, менә бу саугатларның һәммәсен дә сезнең кала халкы алдында турап бетерәбез!
— Бәрәч, Күлхан дигәннәре шушы була инде. Чыңгызханның төпчек малае бу, — дип дивардагы ирләр гөжелдәшеп алды.
Һәммәсе дә Алтынбәкнең җавабын көтә иде, карашлары белән Айкапуга таба төбәлделәр. Ә ул эченә ут капкан шикелле дәшми түзде-түзде дә, Айкапуга түшәлгән басмалар буенча асылмалы күпер мәйданчыгына таба атлап китте. Юлында әзмәвердәй гәүдәләре белән Җик мәргән һәм Баян калкып чыкты. Тавышлары кара гавәм колагына ишетелмәслек итеп кенә, салмак эндәштеләр.
— Пайтәхет исән чагында сиңа көтүче Бату каршына чыгып күренү юк! Әүвәл безне үтер.
— Мин икенче баламны да корбан итә алмыйм. Алар урынына үзем җәһәннәм утына керергә дә риза! — дип, Алтынбәкнең йөрәктән сытылып чыккан әрнү авазларына да колак салмадылар.
Баян күкерт сыман шартлап, кисеп кенә куйды.
— Хан исән чагында пайтәхет тә, мәмләкәт тә исән. Кирәк икән, пайтәхетне корбан итәрбез, икенче бер калага күченербез. Әмма хан- таҗдарны биреп, башсыз кала алмыйбыз.
Ур өстеннән Күлханның сабырлыгын җуеп кычкырган тавышы ишетелде.
— Көтәрдәй вакыт үтте. Хәзер үзеңә үпкәлә, тилемсә хан!
Җан кыясы җәлладлар ур астында гына качып торган, ахры. Шулар ниндидер әмер буенча сикерешеп менде дә бер-берсенә терәлеп баскан тоткыннарны кылыч белән өзгәли башлады. Бөтен ур өстенә кайнар кан чәчрәде, бичара ирләр йә урталай ярылып, йә кулсыз көенчә җиргә авып төште. Дивардагы гавәм йөзен читкә борды, «э-эһ» дигән күмәк сызлану авазы сыкрап куйды. Шул вакытта адашып калган ялгыз аккош тавышыдай ачы аһәң күкне ярып узды.
— Туктагыз, туктагыз! Гөнаһсыз болгар инсаннарының канын агызмагыз!
Күтәрелеп баксалар, Сөләйман мәчетенең манара тәрәзәсенә Алтынчәч чыгып баскан. Күкрәгендә әле бер яше дә тулып өлгермәгән нарасый Акназар. Алтынчәчнең яулык-япмалары иненә шуып төшкән. Арыш сабагыдай сап-сары чәчләре җил унаена җилфер-җилфер килә. Күзләреннән кайнар яшь коела, ахрысы, яңакларында кара сөрмә эзе.
— Туганнарымның үлеменә юл куя алмыйм, — дип Алтынчәч әрнүле тавышы белән тагын телгә килде. — Хушлашырга мина чират җиткән. Бәхилләп кал мине, әтикәем!
Икенче мизгелдә нарасыен күкрәгенә кочкан Алтынчәч манарадан аска сикерде.
6
Кул сузымындагы Саксин каласына юлланган Мүнкә ханнан бер хәбәр юк, ә Идел тамагына киткән Гөек инде Биләр янына ук килеп җиткән. Билгеле ки, теленнән каһкаһә һәм мәсхәрәләү сибелеп кенә тора.
— Сина кала түгел, килен кирәк булган. Туйга барып җитсә, син Болгар ханынын хатынын да үз ятагына салыр иден бугай...
Бату хан кырык көн буена камалышта тотып, Болгар пайтәхетен яулап ала алмый. Инде җир өстенә тәүге кар сибәли башлады, менбашлар белән нойоннар суыктан зарланалар. Ә Батунын һаман Гөек ханнын авызын каплардай җинүләр кылганы юк,
тешен кысып, ул түзәргә мәҗбүр.
Гөек килгәч, ниһаять, бертуктаусыз һөҗүм ясарга тотындылар. Нәүкәрләр Болгар урманнарында йөзәрләгән читән коймалар, биек баскыч, күчмә манаралар әзерләгән иде. Манараларын тыштагы ур өстенә мендереп тезгәч, Биләр каласы тәмугътан калыккан урман боҗрасында калган кебек булды. Мәнгел мәргәннәре манаралар өстеннән Биләр диварындагы тоткавылларны ук очына ала башлады. Манаралар ышыгына көйләнгән дәү-дәү аткычлардан кала эченә дары тутырылган чүлмәк-казан очты. Шәрҗир26 төшеп шартлау Биләрдәге гавәмнен өнен алды, җитмәсә, дистәләгән җирдә янгын купты. Беренче минутларда дәррәү янгын сүндерергә ташланып ялгыштылар. Дивар өсте бушаудан файдаланып, мәнгел нәүкәрләре ике ур арасындагы ерымнарны читән коймалар ташып тутыра башлады, елгырраклар эчтәге ерым эченә дә басма салды. Мәнгелләрнен баскыч буйлап диварга үрмәли башлавын күргәч кенә, бар кайгыны онытып, саклагыч уемнар янына ташландылар. Мәнгелләр өстенә кайнаган су, көйдергеч дегет һәм сумала, менләгән таш очты. Ике якка да туктаусыз яуган ук давылы күк йөзен дә каплап алды сыман. Бар Чирмешән буе ынгырашкан, чинаган, ачыргаланып кычкырган аваз белән тулды. Тәмугъны сыныйсы юк, ул Биләрнен күз алдында иде.
Тәмам күзләр бәйләнгәнче туктаусыз орыштылар. Лачынтауны да карангылык сарып алды бугай, кире чигенергә әмер килде. Мәнгелләр, урлар артына качуга ук, җир өстенә ауды. Болгарларга ял юк, әле анда, әле монда дөрләгән янгыннарны сүндерергә, мәетләр җыярга, дивар буендагы ерымны булса да читәннәрдән, баскычлардан бушатырга кирәк. Гаскәрбашлар танны керфек кагып тормый каршылады. Танда янә яна һөҗүм, яна мәхшәр купты.
Алтынбәк кала уртасында төзелгән ташкирмәндә27 төн уздырган иде, тан атканда Җик мәргән белән Баянны дәшеп алды.
— Мондый һөҗүмнәре тагын дәвам итсә, мәнгелләрнен кайсыдыр бер якта диварларны җимерүе мөмкин. Мәнгелләр бәреп кергәнче хатыннарыбыз белән балаларны Шәрекъ капкадан чыгарып коткарырга кирәк. Башка яктагы тоткавыллар сафы саекса-саексын, мәгәр Шәрекъ капкадан бәреп чыгу өчен ермак алайларны әзерләгез! Сәет — ил терәге. Гали сәетне дә тулгамадан, шәһит булулардан коткарыгыз! Мохтаҗлык туса, икегез дә аны тыныч-имин җиргә озатасыз!
— Ә син үзен, олуг ханиябез? — дип пәһлеваннарның икесе берьюлы авыз ачкан иде, Алтынбәк бик тә җинел генә тез чүктерде.
— Болгарлар мин араларында булган өчен генә җаннарын да кызганмый орышалар. Мин табан ялтыратсам, пайтәхетебез шул минутта ава. Минем урын — яугирләр арасында! Күрәсен, мина яугир хан булып шәһит китү язгандыр. Әйбәт тәкъдир, хәтта изге тәкъдир. Димәк, кылыч тотып, сонгы сулышкача орышабыз!..
Баян батыр ташкирмән күпереннән урамга чыгуга ук телгә килде.
— Гавәмне коткарырбыз. Анарчы бер әҗәт бар. Алтынчәч ханәкә Бату явызнын энекәше Күлхан аркасында гына әрәм булды. Саксин каласынын ауганы турында бер хәбәр дә кайтып ирешмәде. Бачман тархан күзенә ничек күренербез? Шул сөлтекнен28 җанын кыймыйча китәргә хакыбыз юк. Кайсы якка гына барма, гел Күлханны эзлә, Җикән мәргән!..
Шәрекъ капка аша бер төмән ерып чыккач, мәнгел нәүкәрләре әүвәл бүре күргән сарык көтүедәй читкә сикереште. Монын дала сугышчылары корган хәйлә генә булуын анлый алмадылар. Хатыны Сәүлия һәм улы Рамазан белән бергә Колгали беренче нөгәр уртасында иде. Яугирләр юл яргач, һәммәсе дә, котырган шикелле, Җүкәтау ягына торып йөгерделәр. Кемдер абынып егылды, арттагылар аны изеп үтте. Чирмешән ярын янә гыжлаган һәм кычкырышкан тавыш каплап алды. Барыбер, ак-караны күрми йөгерделәр. Тагын ук очарлык кына ара узасы бар, аннары дошман боҗрасыннан чыгып котылырлар иде шикелле. Шулвакытны алларында кабердәй
26 Шәрҗир — нефть яисә дары тутырып һәм ана ут элеп очыра торган чүлмәк.
27 Ташкирмән — башкала эчендә хан сараен уратып ясалган крепость, цитадель. 28 Сөлтек — карачкы.
күтәрелгәндәй чылбыр калкып чыкты. Мәнгелләрнен яна нәүкәрләре качакларны уклар белән күмде. Ул да түгел, болгарлар өстенә кылычларын унлы-суллы китереп уйнаткан җайдаклар менлеге ябырылды. Куркудан илереп кычкырган болгарлар тилгән шәүләсеннән качкан чеби көтүедәй читкә сибелеште. Колгали улы Рамазаннын кулын чытырдатып тотып чаба иде. Яннан бер мәнгел җайдагы килеп чыкты да кылыч белән анын инбашына состы. Кызулыгы белән генә сизенмәде, ахры, Колгали әле җир өстенә егылгач та мәетләр арасыннан гел күзәтеп ятты. Менә, анын улы Рамазанны да бер ат таптап үтте. Әнә, Рамазан янына илереп чапкан Сәүлияне илбасарнын кылычы телеп атты. Җирдә кояш сүнде. Колгали дә тирән базга чумды...
Биләр өстен кала диварында шашынып кычкырган Баян батыр тавышы каплап китте.
— Күлханнарын, Күлханнарын аттым! Алтынчәч ханәкә өчен үч кайтардым!
Барча җиһан бер минутка тынып калды сыман. Мәнгелләр әле үзләренә нинди афәт килүне анлый алмый торды. Болгарлар тагын да яманрак хәвеф- хафа көтеп әсәренде. Ниһаять, һәлакәтнен асылы Бату ханнын зиһененә дә барып җитте бугай, ул кулларын күккә чөя-чөя ләгънәт-нәгърә орды.
— Нәр болгарны кылычтан уздырыгыз! Биләр урынында көл дә калдырмагыз!..
Алтынбәк хан кала диварларына ялкын үрләгәч тә, ташкирмәнгә төшеп яшеренмәде, элеккечә Айкапу өстендә торып калды. Мәнгелләрнен биш-алты нәүкәре инде кала эчендәге баскыч буйлап Айкапу мәйданчыгына менеп килә иде , кылычын югарыга чөйгән Алтынбәк шуларнын беренчесе өстенә ябырылды . Менә, икенче илбасар да, инде өченчесе кин баскычтан аска тәгәрәде. Таҗдар гыжлап чыкты, күзләрен тир каплады. Кайсы яклап тәненә юан сөнге килеп кадалуын да, дивар өстеннән мәтәлеп очуын да инде сизмәде ул.
7
Колгали күзләрен ачканда чыпта җәйгән колгалар өстендә ята, тирә- юнен мәнгел баскыннары чолгап алган иде. Шулай да, уттай янган тәне белән тойды, анын ярасын юып бәйләгәннәр, ул кемнендер миһербанлыгы белән исән-имин калган.
— Рам-ма-зан, Рам-ма-зан, — дип, кипкән иреннәрен ачып эндәште дә икенче мизгелдә үк күз алдыннан ат тояклары астында калган улы чагылып узды, янаклары буйлап ачы яшь агып төште.
Вакыт сузмый хәбәр иткәннәндер, берзаманны каршысында Бату хан пәйда булды. Колгали аны күргәч елан чапкан сыман куырылган иде, Бату сорау биреп тормый-нитми сүз башлады.
— Алтынбәк юк. Пайтәхетегездән, әнә, ни генә торып калды. Гаеп үзегездә. Беренче тәлаптән сон ук бирелергә иде.
Колгали, нык интегә-интегә борылып, Биләр тарафына күз ташлады. Биш-алты тарафта һаман янгын дөрли. Диварлар да, зур-зур капкалар да бөтенләй юкка чыккан. Пөнәр бистәләрен, базар урамнарын кырып бетергәннәр. Җәмигъ мәчетләр, ак мунчалар, тамгачылар йорты, дарелфөнүн29 урынында ком-таш тавы. Хәрабәләр уртасында, ялгыз аккош сыман, Алтынбәкнен ташкирмәне генә һаман нык утыра. Хәер, анысын да талаганнар бугай, тәрәзә-ишекләре каерылып төшкән...
— Мәмләкәтегез бетте, моннан ары Болгар җире минем Урдамнын гап- гади бер олысы булып кала, — дип җанга тоз салгандай дәвам итте Бату. — Гази-Бәрәҗ бәкне олыснын әмире итеп тәгаенләдем. Ана ярдәмгә олуг сәет тиеш. Син Болгар иленен сәете булган инсан. Хәзер мәнгел мәмләкәте өчен көч куярга бәхил-ризасынмы?
Колгали усал караш төбәп телгә килде.
— Синен Чынгыз бабан моннан егерме санә чамасы элек үк мине үзенен сәркатибе булырга үгетләгән иде, шуны беләсенме?
Бату ханнын күзләре акаюдан мангаена менеп китә язды. Кош тоткандай ашыгып сорау бирде.
— Кайда булды бу хәл? Минем бабам янына ничек барып чыктын? 29 Дарелфөнүн — хәзергечә, дини университет.
Колгали читкә борылып кына дәвам итте.
— Чынгызхан Үргәнечне яулап алган чакта шунда яши идем. Ул Коръәни Шәрифне ат тоягы астына салган өчен бер тилемсә менбашнын башын чаптырды. Син Болгар дәүләтенен пайтәхетен, мәчетләрен юкка чыгаргансын. Синдә бабан каны калмаган. Синдәй вәхши баскыннан икенче Чынгызхан чыгасы юк! Бабан каршына барып та баш имәдем, ә синдәй вәхши арбасына мин берчакта да җигеләчәк түгел!
Бату хан теш арасыннан гына сытып сүгенде.
— Бабам «Яса» кануннарын бар халыкка игълан итеп өлгергән, шунысы бик кызганыч. Дин әһелләренен гомерен кыйган өчен үлем янамаса, синдәй сарыкны мин ат тоягы белән изеп китәр идем!
Бату яраннары ягына борылып сөрән салды.
— Пәммәгез дә юлга! Безне алда урыс җире көтә!
Ахыры киләсе санда