Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТОРМЫШ УЛ НЕЧКӘ СӘНГАТЬТЕР


Соңгы күчмәләр
Көнбатыштан искән чакта ачы җилләр,

Әйләндерә әнә җил тегермәннәрен,

Чоры үтте затлы-затлы келәмнәрнең,

Җимерелде күчмәләрнең кирмәннәре...
Кирәк түгел тукталырга урыннар да...

Синтетика — тукымалар да, җырлар да,

Күзне камаштырырлык ковролиннар да,

Сәгъмәннәр1 дә юкка чыктылар юлларда...
Бәллүр чишмәнең төбенә комнар тулды,

Ап-ак киленнәрнең кыналары сулды,

Ашыклар2 3 да төрек җырын оныттылар,

Сарыклар да көннән-көнгә ябыктылар.

Балалар да тире белән сөяк кенә -

Аңлатырлык түгел инде сөйләп кенә.
Ерак хәзер бары да — кыңгырау кебек,

Үткәнне ишетмибез — саңгырау кебек.

Күгебезне ташлап китешли торналар,

Сәүдәгәрләрдән китерер бер-бер хәбәр...

Менә шундый хәлләр...


Теләк
Гүзәлләр, янә килегез!
Янә догалар кылыгыз —
Суга намазлык җәегез!
Янә дә рәхбәр булыгыз!
Күңелләрне ачтырыгыз,

Янә күккә аштырыгыз —

Бер Изник керәче кебек,

Сәлҗүк тәлинкәләренең

Затлысы, көләче кебек.
Йомшартыгыз, матурлагыз
Сез тутыккан күңелләрне,

Корымланган, сагышланган

Һәм ут йоткан күңелләрне...

Уятыгыз сез колларны,

Чишегез бәйле кулларны...
2 Сәгъмәннәр — милли кием кигән кораллы җайдаклар
3 Ашык — төрки халыкларда көйләп шигырь әйтүчеләр
Бәя куегыз айвага,

Бәя куегыз анарга —

Базарларның чын хакларын

Китерегез сез базарга...

Рәхимсезне таш итәргә,

Ташларны алмаз итәргә

Җитә иде карашыгыз, -

Бикләндеме базарыгыз?..
Хәзер бөтен юллар хәтәр:

Өстән салам салынган су.

Океан да чистарталмас,

Пычранган булса намусы...
Җиде төсле җәйгорны да

Алып китте ят бер кәрван.

Сөт елгасын эчеп бетте

Аҗдаһа дигән бер хайван.

Дию кисте юлыбызны,

Оныттырды телебезне.
Арып юлларда калдык без,

Коры чүлләрдә калдык без,

Чит-ят кулларда калдык без...

Мин күрдем
Мондый агач булмый димсең? —

Була икән шул менә...
Үзе — яшел... һәм шәмәхә...
Агачы кәттә иде.
Өстендә еш-еш сулаучы

Ямь-яшел кәлтә иде.
Мондый кош булмый дисеңме? —

Була икән шул менә...
Кызыл томшыгы белән ул
Күкне тишкәли иде.
Тилергән бер төньяк җиле

Кошка искәли иде.
Мондый хәл булмый дисеңме? —

Була икән шул менә...

Салават күперен бер кыз

Шарф итеп уйнады.
Ул шаян кыз
Ул шарфны
Муенына урады.
Мондый хәл булмый дисеңме? —

Була икән шул менә...
Урамда — ап-ак кыш иде,

Тирә-якта кар иде.
Егет роза гөлен өзгән —
Бөтен кулы кан иде...
Бөтен йөзе зар иде.

Шигырь
Әй, шигырь, күкрәгемдәге -
Ярам күкләремдәге...
Гөл-чәчәк дип уйларлар.
Син минем әрнү-сагышым,
Минем газап-тавышым...
Сандугач, дип уйларлар.
Әләст мәҗлесендә6 минем
Сүз төшкән өлешемә...
Гашыйк диеп уйларлар.
Ярым сатты мине — соңга
Калдым мин күрешергә...
Бәхетле дип уйларлар.
Боргаланып яшәрмен мин
Менә шушы читлектә...
Мескен диеп уйларлар.
Газапларымны сөйләмәм
Яшеренеп битлеккә...
Түземле дип уйларлар.