ТӨРКИ ӘДӘБИЯТЛАРЫН ДӨНЬЯГА ТАНЫТУЧЫ
Танылган шагыйрь Али Акбаш белән без моннан ун еллар элек Төркиянен Сивас каласында уздырылган төрки шагыйрьләр фестивалендә танышкан идек. Төрекләрдән ул берүзе генә иде шикелле. Ин элек анын исем- фамилиясенә игътибар итүем исемдә калган. Исеме чыннан да җисеменә килүен әйт әле син анын: ап-ак башлы Алигә Акбаш фамилиясе бик тә килешеп тора иде. Исеме дә, җисеме дә гаҗәп тә тыйнак, аз сүзле, ә инде кирәк чакта ялкынланып шигырь укучы, кирәкмәгәндә читтән генә кунак- каләмдәшләренен үз иленен матурлыгы белән хозурланып йөрүләрен тыныч кына күзәтеп йөрүче Али бәй белән без шунда ук уртак тел таптык. Уртак тел диюемне минем вата-сындыра төрекчә сөйләшергә, нәрсәдер анлатырга тырышуым дип анларга кирәктер. Әмма ничек кенә булмасын, без барыбер бер-беребезне анлаштык булса кирәк. Хәер, мона бер дә гаҗәпләнәсе юк: шагыйрьләр сүзсез дә анлаша торган халык ла инде... Али Акбаш 1942 елда Төркиянен Каһраманмараш шәһәренә бәйле
Әлбистан районында дөньяга килгән. Туган районында урта мәктәпне тәмамлаганнан сон, Истанбул университетынын Төрек теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергән. Университетта укуын унышлы төгәлләп, Анкарада Ьаҗәттәпә университетында диплом яклаган. Биредә үк төрек теле белгечлеге буенча яшь буынга 25 ел буена белем биргәннән сон, пенсиягә чыккан. Али Акбаш шулай ук төрле елларда радиотапшырулар программалары да алып барган.
Мәктәп елларыннан ук ул иҗат эше белән шөгыльләнә башлый һәм күп тапкырлар төрле иҗади бәйгеләрдә җинеп чыга. 1991 елда, Төркия Язучылар берлеге тарафыннан, балалар өчен язылган «Кошлар табыны» исемле китабы өчен. «Елнын ин яхшы шагыйре» дип билгеләнә. 1991-93 елларда Истанбулда һәм Казакъстанда, 2004 елда Косовода шагыйрьләргә бирелә торган әдәби премияләргә лаеклы дип табыла. 2011 елда Төньяк Кипрда уздырылган Төрки дөньянын әдәби журналлары конгрессында ана «Төрки дөньянын ел язучысы» исеме бирелде. Ә быел исә Али Акбашка Әзәрбайҗан башкаласы Бакуда Бәхтияр Ваһабзадә исемендәге халыкара премия тапшырылды.
Али Акбаш олылар өчен дә, балалар өчен дә яза. Анын шигырьләре шулкадәр үзенчәлекле ки, аларны бер генә әдәби агымга да кертеп булмый. Төрек классик әдәбиятын һәм чордашларынын шигъриятен бик яхшы белүче Али Акбаш «дөньяга үз тәрәзәсеннән карарга» тырыша. Анын шигырьләрен башкалардан аерып торучы үзенчәлек — кулланылган материалда да, темада да түгел, бәлки композициядәдер, мөгаен.
Каләмдәшемнен иҗаты турында ныграк танышу нияте белән Төркиядә яшәүче
галимә шагыйрәбез Чулпан Зариф-Четин белән дә элемтәгә кергән идем. Ул төрек шагыйренә мондыйрак бәя бирде: «Яртылаш философ, яртылаш сабый күнелле шагыйрь, бар нәрсәне көтелмәгән хәлдә күрә, укучысына бөтенләй башка бер дөнья бүләк итә белә. Анын әсәрләрендә, бер яктан, классик шигърияткә хас саллылык булса, икенче яктан, балачакка гына хас булган бер сафлык бар. Шагыйрь, барыннан да бигрәк, сабыйлык тойгыларын саклап кала белгән. Анын шигырьләре бөтен төрки дөньяга хас фольклор мотивларына да ифрат бай. Аеруча, Төркиянен Анатолия өлешендә урнашкан төрек авылларына гына хас манзараларда Али Акбаш шигырьләрендә үзенчәлекле бер янгыраш тапкан». Шагыйрьнен шигырьләрен тәрҗемә итү барышында мин монын шулай икәненә үзем дә инандым.
Али Акбаш, быел җитмеш яшен тутыруына да карамастан, үзенен иҗади һәм иҗтимагый активлыгын һич кенә дә сүрелдерми. Мөлаем, гел елмаеп торган ачык йөзе һәм ак-ак чәчләре белән безгә Урта Азия әүлияләрен хәтерләтүче Али Акбашны, шагыйрь булуы белән бергә, бөтен төрки әдәбиятларын дөньяга таныту һәм аларнын әдәби мирасларын башка илләрдә дә укучыларга җиткерү өчен ифрат зур эш башкарып яшәүче танылган төрки шагыйрьләребезнен берсе дип әйтә алабыз.
Каләмдәшләре белән бергә Төркиядә «Диван», «Догуш Әдәбият» һәм «Канат» журналларын чыгаручы шагыйрь Ауразия Язучылар берлеге эшендә дә катнаша һәм биредә «Кардәш каләмләр» исемле бөтен төрки дөньясы әдәбиятын яктыртучы журнал чыгара. Ул журнал безнен татар язучыларына да таныштыр дип беләм, чөнки анда татар әдәбиятына да шактый зур урын бирелә. Ә журналнын узган елгы бер саны тулысынча диярлек бөек шагыйребез Габдулла Тукайнын 125 еллык юбилеена багышланган иде. Анда Али Акбашнын, баш мөхәррир буларак, шагыйрь турындагы укучыларга атап язылган кереш сүзе, үзенен «Тукай» исемле шигыре, анын тәрҗемәсендә Тукайнын «Шүрәле» поэмасы, «Туган тел», «Тартар кошы сайрый (яки татарский марш)», «Бер рәсем каршында», «Мужик йокысы», «Шагыйрь» шигырьләре дә урын алган...
Узган елны Али белән без Казанда кабаттан очраштык. Сивас провинциясендә узган көннәрне искә төшердек, тәэсирләребезне уртаклаштык. Тукайнын Татарстанда узган юбилеена килгән иде ул. Без анын белән Казан урамнары буйлап йөрдек, Тукайга мөнәсәбәтле урыннарны карадык. Мин шунда анын Тукай иҗатын кызыксынып өйрәнүен, анын тормыш юлыннан шактый хәбәрдар булуын, бөек татар шагыйренә булган хөрмәтен һәм мәхәббәтен ачык тоемладым. Шигырь бәйрәмендә Тукайга багышланган шигырен дә укыды ул. Киткәндә мина үзенен яна гына басылып чыккан өч китабын бүләк итеп калдырды. Шул китаплардан мин каләмдәшемнен кайбер шигырьләрен дә тәрҗемә иткән идем. Хәзер шуларны укучыларыбыз хөкеменә тапшырам.