ТЕАТРНЫ ЯРАТУЧЫ ШӘХЕС
Театр сәнгатен тирәнтен аңлап, аның үсеш-үзгәреш
үзенчәлекләрен, табыш-югалтуларын өйрәнеп, театрга рух
өстәүче, спектакльгә җан кертүче белгечләр бездә, кызганыч ки,
күп түгел. Алар арасында Дания Гыймранованың мактауга һәм
хөрмәткә лаеклы үз урыны бар. Менә илле елга якын ул татар
театр тормышын даими күзәтеп баручы, бәя бирүче, фикер-
карашлары белән уртаклашучы, күп санлы артистлар,
режиссерлар эшчәнлеге турында язмалар белән чыгыш ясаучы
гаять актив, олы җанлы, бөтен барлыгы белән театрны яратучы
шәхес буларак танылу алды.
Дания Әхәт кызы Гыймранова 1937 елның 23 октябрендә
Казан шәһәрендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәүдә
А. В. Луначарский исемендәге Театр сәнгате дәүләт институтының
(ГИТИС) театр белгечлеге факультетында белем ала. Хезмәт юлын Татарстан радиосында режиссер буларак башлап,
аннары озак еллар дәвамында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында
фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә. Аның кызыксыну даирәсе халык авыз иҗатыннан алып,
татар театрының елъязмасына кадәрге төрле өлкәләрне үз эченә ала. Шул елларда максатчан
рәвештә татар театрлары тарихын, аларның репертуарын, режиссер һәм артистлар
тормышын өйрәнә башлый һәм нәтиҗә буларак «Гөлсем Болгарская» (1981), «Габдулла
Шамуков» (1985), «Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры» (2007)
дигән китаплары, күпсанлы мәкаләләре дөнья күрә.
Дания Гыймранова татар театрлары эшчәнлеге белән киң җәмәгатьчелекне
таныштыруга гаять зур көч куя. Ул байтак артистның иҗат портретын тудыра, аларның иҗат
мөмкинлекләрен ача, сәнгати эзләнүләренә этәргеч бирә. Әдәби тәнкыйтьче буларак үз
чорының әйдәп баручы драматурглары иҗатына әтрафлы бәя бирә. Аерым алганда,
Т.Миңнуллин, З.Хәким, Д.Салихов, Г.Каюмов, Р.Сәгъди кебек авторларның әсәрләре буенча
куелган спектакльләргә бәяләмәләрендә ул сәхнә әдәбиятын тирәнтен аңлаучы, эстетик
зәвыклы белгеч буларак ачыла. Театр сәнгатен өйрәнүдәге һәм татар драматургиясенә хас
сыйфат-билгеләрне, аерым тенденцияләрне ачудагы хезмәтләре өчен Дания Гыймранова
«Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» (1997) дигән мактаулы исемгә, ТР Мәдәният
министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Җ. Вәлиди исемендәге премиясенә (2009), Минзәлә
театрының С.Өметбаев исемндәге бүләгенә лаек була (2008).
Каләмдәшебез Дания Гыймранованы олы юбилее белән тәбрик итәбез, саулык-
сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗат уңышлары теләп калабыз. Сөембикә-ханбикә
Кыланып та күрсәтте түлке!.. Бәйрәм-сәйрәмнен исе дә килмәгән җәйге челләдә
өстенә хәрби китель киеп, башына йолдызлы «картузын» элеп, күкрәк тулы ордень-
медальләрен балкытып килеп керә иде ул редакциягә. Үкчәләрен үкчәгә бәреп, ун
кулын чигәсенә тиереп, чатнатып «честь» бирә. Еш кына кулында зур баяны булыр.
Кайвакыт үзе язган искитмәле картиналарнын берәрсен эләктереп килә. Бүләк итәр
өчен. Үзе көләч. Гел елмаер. Чибәрлеге теләсә-нинди ир-егетне аяктан егарлык.
Сөйли башласа, теле-телгә йокмас, кайчакларда ни гамь катканын абайламыйча да
каласын.
— Тынлагыз, — ди ул, баян каешларын иннәренә киеп. — Яна көй. Шәп чыкты.
Бүген иртән язып бетердем. Сүзләре үземнеке. — Шунда ук уйнап-җырлап та җибәрә.
Тавышы, үзе әйтмешли, шәп! Җырлап бетергәч, кулларыбызны чәбәклибез. Ул шуна
бик тә куана. Шәхсән, җырлары Татарстан радиосы фондында бүген дә саклана.
Җинү бәйрәме көннәрендә эфирдан еш янгыраталар. Кемлеген әйтми торсам да
чамаладыгыз инде — япь-яшь килеш сугышнын алгы сызыгында йөреп, утны-суны
кичкән хәрби капитан Сөембикә Вәлиева булыр бу!
Ниндидер язмыш димме, бәлки канына сенгән сугышчан кыюлыгыдыр, аны Казан
университетынын журналистика бүлегенә алып килә. Әйбәт укый. Диплом ала.
Ләкин бер генә көн дә редакциядә эшләмәде. Сөембикә сабакташы Хәйретдинов
дигән егет янында даими кунак иде. Хатын-кыз буларак, без анын белән гел шаяртып
сөйләштек. Сөембикә-ханбикә дип зурладык. Ни дисәк тә үпкәләмәде. Кин күнелле
капитан иде. Хәтта бүлмәләребезгә үзенен матур-матур картиналарын элеп китте.
Үзгәртеп кору елларында Сөембикә-ханбикәбез Һәдия кылган ул картиналар да юкка
чыгып бетте. Ә батыр йөрәкле сугышчан татар кызынын саф күнелле, бераз гына сәер
сыйфатлары күбебездә якты истәлек булып калды. Ни кыланса, шул килеште үзенә!..
Тагын бер аркадаш
Төрекләр турында иркенләбрәк язасы иде дә — тәгәрмәчкә таяк тыктылар...
Җае чыкканлыктан, кайбер төрек аркадашларымны берәм-берәм телгә алып
китәсем килә. Болар Һәммәсе дә узган гасырнын туксанынчы елларындагы хәлләр.
Җөмһүриятебезне мөстәкыйль дәүләт дип игълан иткән мәл. Үз тәнкәбез, үз имлябыз
булырга тиеш иде, мәгәр. Шул чорда мәдәниятыбызны күтәрешергә дип,
Казаныбызга төрек кардәшләребез аяк басты. Тәүгеләре җөмләсеннән Бәйтулла Ямак
иде бугай. Шамил Усманов урамында төрек-татар лицеен ул ачып җибәрде. Бәйтулла
бәй татарчаны бик тиз өйрәнде, кин катлау зыялыларыбыз белән аралашып яшәде.
Лицейда дәресләр дүрт телдә: татарча, төрекчә, урысча, инглизчә алып барылды.
Белемле яшьләр әзерләүгә төпле нигез салынды. Ни кызганыч, шушы камил
системанын тамырына балта чабылды. Ихлас мөгаллимнәр үз ватаннарына куып
кайтарылды. Безнен тарафтан мона каршы торырлык көч табылмады. Үкенечле, бик
тә үкенечле! Бәйтулла Ямак аркадашым турындагы хикәятем шунын белән шул.
Икенче зат итеп мин Муаммәр Мурат дигән төрекне каршыладым. Монысы да
полиглот булып чыкты. Ай дигәндә нотык сөйләрлек, газета чыгарырлык дәрәҗәдә
татар телен өйрәнеп тә җитте. Без анын белән сигез ел дәвамында «Заман» газетасын
(үзем баш мөхәррир урынбасары) чыгардык. Җөмһүриятебезне күп мәртәбәләр
аркылыга- буйга инләдек. Уртак байлыгыбызны барладык, инде искергән дип, башка
чит телләргә алыштырылган хәзинәбезне шушы басма аша халкыбызга кире
кайтардык. Төрекләрдән бик тә мәгънәле мәкаль ишеттем: «Акчасы бар — базардан,
иманы бар — мазардан (зиратка күчүдән) курыкмас»,
— диләр алар. Иманы нык, теле бай милләт югалмас, дигән мәгънәгә дә туры килә.
Тәшәккүр — рәхмәт сина, Муаммәр аркадашым! Шимал (төньяк) төркиләрен күп
нәрсәгә өйрәттен!
Муаммәрнын тагын бер урынбасары булып Мостафа Полабыек (фамилиясе төрек
мыегына охшаган кәкре кылыч дигәнне анлата) эшләде. Кыскартып шуны гына
җиткерәм: Мостафа — Балкан Болгарстанында туган, борынгы бабабыз Кобяк хан
токымыннан. Әбисе саф кыпчак кызы. Православие динендәге болгарлар кыса
башлагач, әле 1957 елда гына гаиләләре белән җәяүләп Төркиягә качып киләләр.
Нишләмәк кирәк, инде төрекләшкәннәр. Аны алыштырган Туфан Доган да саф төрек
түгел бит — Кавказдан чыккан Лаз кешесе. Хәбәрчебез Нарун Курт Казан педагогия
институтын тәмамлады. Үзе көрдләр иленнән.
«Заман»нын сонгы мөхәррире Йосыф Саглам. Безгә Уфа университетында укып
килде. Татар кызына өйләнде. Салмачы бистәсендә коттедж корып, шунда ике бала
үстерәләр. Энесе Рәмзил дә шундый ук гаиләле, һәр икесенен үз бизнеслары.
Ниһаять, төп геройга килеп җиттек. Сүзем матурлыгы кызлар чибәрлегенә тин,
илаһи саф күнелле Фатыйх Котлы (Кутлу) әфәнде турында. Сой ады
— фамилиясе изге, мөбарәк дигән мәгънәне бирә. Үзе төрекмән нәселеннән.
Төркиянен Каһарманмараш шәһәрендә туып-үскән. Шәһәрнен нинди җиргә
урнашканын беләсезме? Дөньянын җәннәте саналган Җәйһан-су буенда, яшеллек
хозурындагы кала ул. Гүзәллеген сурәтләргә сүзләр җитмәс. Азатлык җилләре
Фатыйх бәйне дә Алабуга педагогия институтына алып килә. Татар филологиясе
факультетын тәмамлый. Казанда беренче аяк баскан җире — «Заман» газетасы
редакциясе булды. Башта без аны үзе кебек чибәр музыка укытучысы Гөлшат
туташка өйләндердек. Инде Рауза исемле кыз белән Ихсан атлы ул үстерәләр...
Ул бүген тәрҗемә өлкәсендә ин нәтиҗәле эшләүчеләрнен берсе. Классикларыбыз
Әмирхан Еникинен «Әйтелмәгән васыять», «Матурлык», Шәриф Камалнын
«Буранда», Аяз Гыйләҗевнын «Өч аршын җир» әсәрләрен, Разил Вәлиев
шигырьләрен төрекчәгә унышлы тәрҗемә итеп бастырды. А. Гыйләҗевнын «Җомга
көн кич белән» бәянын басмага әзерләп куйган. Бер үк вакытта татар укучыларын
төрек әдәбияты үрнәкләре белән дә таныштырып тора.
Фатыйх Котлы — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Чок гүзәлсен, төрек аркадашыбыз!