ТАУ АРТЫНДА КОЯШ БАР
3
Кышкы каникулда мин әтине өйләндереп килдем..
Бу хәл шулай тиз булыр дип һич уйламаган идем, әлбәттә. Ике атна элек кенә күз яшьләренә буылып, хәсрәттән сыгылып төшкән әтине шул арада әйтерсен алмаштырып куйганнар, кияү егетемени! Кифаясе юаткандыр инде, йөзе тулган айдай балкый, күзләре елтырый, каймак ашаган мәчедәй борын астыннан: «Уфа-Чиләбе, пешә кура җиләге,»—дип мыраулап йөри Шат иде әти, көләч иде, аны бу кыяфәттә күргәч, ачу-үртәлүдән шартлар дәрәжәгә житгем. Әби дә кайгылы кешегә охшамаган, яшь киленнәр сыман жил-жил йөгереп йөри. Мине күргәч, әле кичә генә аерылышкандай коры гына:
—Чәй кайнаган, аш плитәдә, үзең кара инде,—диде дә, каядыр чыгып та югалды.
Тик миндә ашау кайгысы түгел, тамагымнан ризык үтми. Боек карашым белән әнисез йортнын почмакларын айкап, монсу уйларга чумып, өстәп янында ялгызым утырдым-утырдым да, аптыраганнан мунча ягарга киттем.
Әнидән башка бу өйдә мина бер ямь юк иде...
Кичен исә әтидән шундый сүзләр ишеттем:
—Кызым, күпме елап утырсан да, әниенне кайтарып булмый. Күреп торасын, әбиен картайды. Син бала-чага түгел, тагы бер елдан укытучы буласы кеше, мине анларсын. Кыскасы шул, кызым мин өйләнмәкче булам. Ни диярсен?
Миннән ни «ә», ни «бә» ишетмәгәч, кайтарып сорады:
—Син каршы түгелдер бит?
Шул сүзе миңа житә калды, күңелдә кайнаган нәфрәт ташкынына юл ачылды, сулышыма буылып кычкырып җибәрүемне үзем дә сизми калдым:
—Мин каршы! Каршы!!! Әле әнинең кабере дә суынырга өлгермәгән, син инде үзеңнең... Син... син үзеңнең себеркеңне монда алып кайтмакчы буласын! Сезнең аркада әни үлде! Син үтердең әнине! Син үтердең!
Гомердә дә мине мондый халәт-кыяфәттә күрмәгән, авызымнан бер кәлимә каршы сүз ишетмәгән әти югалып калды:
Дәвамы. Башы 4 санда.
—Чү. кызым, сүзенне үлчәп сөйлә, артыгын кыланма алай..
Кай арала ишеткән, кече яктан әби җилтерәп килеп керде:
—Атана каршы сөйләргә ни хакын бар. манка! Анын төкереге генә бит син' Мидхәт, ни пычагыма теленне әрәм итеп, кинәшеп утырасын бу жүләр белән?! Үзен—баш. үзен—хужа. ничек телисен, шулай эшлә!
Йөрәккә пычак кададылармыни, хәлем-сабырлыгым бетте, илереп- илереп еларга тотындым. Үзем елыйм, үзем ярсый-ярсый такмаклыйм:
—Сез үтердегез әнине' Икәүләп таладыгыз! Бер көн рәхәт күрмәде мескенкәем. Әзергә бәзер булып, шул ыштансыз Кифая монда килмәкче буламы?!
— Нинди Кифая булсын ди ул сина? Анаң кебек кешегә шулай дәшәләр димени, тәрбиясез бала?! Апа дип сөйләш!—диде әти.
—Әйтми генә торыйм әле!—дидем мин киреләнеп. Әрнү-үртәлү хисләре күз-акылны томалаган чак иде —Әнә. Зәкия әтисенә дә Шакир дип кенә дәшә әле.
Зәкиянен әтисе—мәнге айнымас бер сәрхүш абзый, исерек килеш әниләрен кыйнап бик нык имгәткәч. Зәкия ана башка бер тапкыр да «әти» дип дәшмәскә ант иткән, имеш, һәм сүзендә тора да. Тәки әтисенә «Шакир» дип йөри. Үземнен дә ишеткән бар. бер чак кибеттә сатучы Сөммия апага. «Безнен Шакир керсә, бурычка бирә күрмә!»—дип сөйләнеп торган иде.
Әнине газап утларында яндырып, вакытсыз гүргә керткән шул кыланчык Кифаяга зурлап-олылап «апа» дип тел әрәм итәмме сон’’! Хәзер, тот капчыгынны! Әнинен кабере суынмас борын монда йөгереп килмәкче була, оятсыз! Килми генә торсын әле! Барыбер көн күрсәтмим мин ана! Ник килгәненә үкенер, мин әни кебек булмам, җебеп тормам!
Әтигә дә шулай дидем. Ул аптырап баш чайкаудан уза алмады. Миннән ким ярсымаган әби исә бирешергә уйламый, бөеренә таянып, бугаз киереп, һөҗүмен дәвам итә:
—A-а. карагыз әле берәүне! Батырайган, кеше булган икән! Атана акыл өйрәтергә иртә әле сина. Нишләргә кирәклеген үзе беләдер. Әйләнәм дигәч, өйләнер. Синнән кем сорап тора?!
Миннән рөхсәт сорап торучы чынлап та булмады Әти үз сүзеннән чигенә торган кеше түгел. Ул ничек хәл итә—шулай булачак.
Әтидән бары шуны үтендем, ул да булса, бу йортка чит хатын кергәнче, әнинен кырыгын үткәрү иде. Әбиләрдән ишеткәнем бар. үлгәч тә. кешенен җаны кырык көн үз йортында яши. барысын күреп, ишетеп тора икән Шуңа күрә өйне гашлап йөрергә ярамый, диләр Имеш, җан ямансулап елый ди. Үз өендә Кифаянын хуҗа булып йөрүен күргәч, әнинен жаны бик рәнҗер Исән вакытта да күпме рәнҗеткәннәр, инде үлгәч тә рухына хөрмәт юк
Ләкин бу үтенечем дә аяк астында калды. Әтинен кирелеге, үҗәтлеге, минем сүз-теләгем белән тамчы да исәпләшмичә, әби белән Кифая кубызына биюе ана булган нәфрәтемне тагы да дөрләтеп җибәрде Шул көннән сон безнен арада бернинди якынлык калмады, әти минем өчен җиде ят кешегә әйләнде
Кифая безнен бусаганы атлап кергән көнне, каникулым да тәмамланмаган килеш, мин Казанга китеп бардым Әнисез ятим генә түгел, туган йортыннан мәхрүм калган сукбай да идем мин
Борын күтәреп чыгып киткән белән түгел, кикрик тиз шинде Стипендиянең яртысын фатирга түләгәч, башым учлап уйга калдым Болай да санап карадым кулымдагы «Ленин башларын», тегеләй дә санап карадым Ләкин өстенә карап күпме санасан да. үкереп еласан да. җавап бер бу тәнкә-тиеннәр—ипилек-тохтык кына Дөрес, минем әле итем-бәрәнгем бар. Әлегә Азар бетсә, коры суда утырачакмын Нидер эшләргә кирәк.
Әйе, эшләргә кирәк!
Уйлый торгач, тулай торакка барып карарга булдым. Безнен янда гына кооперация техникумы бар, анда укучыларга хөррият, ике адымда гына обшагалары. Аны бик мактыйлар. Тәртип икән анда, бөтен җирләре ялт итеп тора икән. Дәресләр башланганчы, иртүк шунда юнәлдем Бәхетемә, комендант урынында иде. Бер бәйләм ачкычларын шылтыратып, каршыма үзе килеп чыкты. Тик аның жавабы мине юатмады:
—Бездә үз студентларыбыз эшли.
һаман нидер өметләнеп, китәргә теләмичә таптанып торуымны күрепме, кызганды бугай:
—Менә урам себерүче егетебез укып бетерә быел, киләсеңме сон? Аена җитмеш сум түлибез,—диде.
Минем исәп җыештыручы булып керү иде. Ләкин сайланып маташыр чак түгел, ярар, дидем. Комендант апа миннән тегесен-бусын сорашты да, күршедә генә укып йөрүемне белгәч, син дә үзебезнеке икән, дип, беренче марттан эшкә чыгарга кушты.
Аның яныннан харап горур кыяфәттә кайттым. Күңелемнән генә әти белән бәхәсләшеп тә алдым әле: авызым тулы кан булса да, сезгә ялынмам, беркайчан берни сорамам! Үз тормышымны үзем көйләрмен, күзегезгә дә күренмәм!
Әти мине онытты, ташлады дип әйтә алмыйм. Ул берничә тапкыр телефоннан сөйләшүгә чакырып карады, тик мин—ләм-мим. Шулай итеп, сер бирмәс, тәкәббер кызый тарафыннан «протест акция*се башланды. Хатына каршы да жавап язмадым. Үпкәләгәнемне белеп торсын!
Эш белән укуны бергә алып бару жиңел түгел. Урамны иртүк, халык кузгалганчы себерергә кирәк. Ә жылы урыннан кузгаласы, йокынын тәмле кочагыннан һич аерыласы килми. Сәгать дүрттән үк күзне ертып торып басам. Минем исәп, бераз эш күрсәткәч, тулай торактан урын сорау иде. Тамара Васильевна бик яхшы күңелле кеше булып чыкты, үзем сүз кузгатканчы ук: «Торыр урынын бармы?»—дип сорады Дербышки бистәсеннән ук килеп йөрүемне белгәч, алып кил әйберләреңне, бер карават кына табарбыз әле, дип шатландырды. Шулай итеп, эшләр җайланды, борын күтәреп йөрергә тулы хакым бар иде.
Үземә ярдәмче дә таптым әле. Баш иеп. кеше күрми эшләп йөргән белән түгел, мина күз салучылар булган икән. Ә мин сизмәдем дә. Бу арада күргән михнәтләр, авыр уй-кичерешләр арытты-талкытты гына түгел, күңелемне дә картайтты бугай. Олы хәсрәт вак-төяк борчуларны, шул исәптән мәхәббәт газапларын да күмеп киткән иде. Үземнең яшь кыз икәнемне, дөньяда егетләр барлыгын онытып та җибәргәнмен.
Бер иртәдә сукмакларны җепшек кардан чистартып маташа идем, яныма таныш түгел егет килеп туктады:
—Ял ит бераз,—диде дә, кулымнан көрәгемне алып, эшкә дә кереште
Ярдәмнән кем баш тартсын, бу хәлгә бик тә шат-разый булып басып торам.
—Безнен беренче дәрес юк. иркенләп эшләргә була,—диде егет.
—Сезнең урында булсам рәхәтләнеп, туйганчы йоклар идем әле...
—Кызлар эшләгәндә ничек оялмыйча йоклап ятасын ди?!
—Рәхмәт инде сезгә...
—Әйдә, син дип кенә сөйләшик әле. дускай. Академиклар түгел бит Исемең ничек синен?
—Наргизә.
—Нар-ги-зә... Һе... Илгизәне ишеткән бар. Наргизәне—юк. Ни аңлата инде бу исем?
—Нар—ут-ялкын дигән сүз. Шулай булгач ут-ялкын гизүче буламдыр инде...
—Алайса, кызый, бар икән әле күрәселәрең! Ходай ярдәм бирсен' —Күргән кадәресе дә бик җиткән ..—дим эчке әрнү белән.
—Япь-яшь башын белән зарланып тормасан! Картайгач та өлгерерсең әле,—ди егет. Эшеннән туктап мина төбәлә дә елмаеп такмаклый башлый:
—Бир кулыңны, бергә китик әле,
Бер бәхетне ике итик әле!
—Синекен бүлсәк кенә, миндә бүлешердәй бәхет юк.
—Бүләрбез, кайгырма! Без саран халык түгел. Таныш булыйк: Булат булабыз.
—Рәхмәт сиңа, Булат. Мин чынлап та арыган идем. Жепшек кар авыр, кулларым калмады чисти
—Беләм, беренче курста үзем дә дворник булып эшләгән идем Хәзер башка җай таптык. Дуслар белән базага товар бушатырга йөрибез
—Анысы да җиңел түгел инде.
—Исәнлек булганда эшлибез аны
—Булат, комендант күрсә ачуланыр, бир көрәкне үземә.
—Ачуланмый, курыкма! Тамара Васильевна әйбәт кеше ул, студентларны рәнҗетми.
Булат сукмакны кардан чистартып бетерде дә, көрәкне миңа сузды: —Калганы сина, дускай.
Матур, ягымлы егет иде Булат. Зәңгәр күзләре елмаеп-көлеп тора Карашы шундый ягымлы, җылы томанга, йомшак мамыкка төреп ала сыман. Буй-сыннары да бик килешле Шулай танышып киттек. Тик Булат минем өчен бары дус кына була алды. Бик яхшы, ышанычлы дус. Ул сонгы курста укый, диплом эше язып йөри иде. Эшкә үзебезгә. Наратка кайтам, әйдә минем белән, диде. Тик минем күнелдә бушлык. шундый эчпошыргыч салкын бушлык, гүя тере мәет Нигә шулай, үзем дә белмим. Күңелемне күрер өчен Булат мине төрлечә көйләп карады. Бергәләп кино, концертларга йөрдек, хәтта берничә тапкыр ресторанга да алып кереп сыйлады. Аны яратырга, үз итәргә бик теләдем, бик тырыштым, ләкин Күреп, аңлап торам югыйсә: Булат ышанычлы, әйбәт егет, аның көчле иңнәренә таянып, кулларыннан тотып, гомер юллары буйлап һич курыкмый-икеләнм и атлап булыр иде Сайлаган һөнәре дә тормыш итү өчен кулай, сәүдәгәрләр югала торган халык түгел. Тик нишлим, күнел эреми, хисләр сүнгән Йөрәгемдә котып салкыны булгач, сөю уты кабынып-дөрләп китә алмый. Булат мине кияүгә чыгарга үгетләп ялварып йөрде-йөрде дә. өметен өзеп, кул селтәп, туган ягына китеп барды
Ләкин Наратка барыбер кайттым мин Жәен без практика үтәргә, балалар ял итә торган лагерьларда эшләргә тиеш идек Төрлебезне төрле төбәккә билгеләделәр. Курсташым Әлфирә белән мина Нарат районы эләкте Мин авылга кайтып тормыйча, хәтта үземнең кайда икәнемне хәбәр дә итми, туп- туры Наратка китеп бардым. Әтиемә рәнҗү-үпкәләрем кара болыт булып бар күңелне биләп алган, җылы хисләргә урын калмаган иде ул чакта
Июнь аеның яңгыр сибәләп торган елак бер көнендә, без. бер төркем яшьләр, ябулы машинага төялеп, район үзәгеннән утыз-кырык чакрым ераклыкта урнашкан «Дуслык» лагерына юнәлдек Бездән калганнар җирле халык, бер-берсен яхшы белә, мәш килеп сөйләшеп-көлешеп, җырлашып баралар. Арада кызлар күп. егетләр өч бөртек кенә. Жәебезнен ике ае шул кешеләр белән үтәргә тиеш Сиздерми генә күзәтеп, сөйләшкәннәрен тынчан барам Чәчен кыска итеп кыркыган мул йөхче егет бик шаянга охшаган.
мәзәк арты мәзәк яудыра. Ә сары чәчен муен-иннәрен кытыкларлык итеп үстергәне жырга һәвәс, тавышы бик тигез, моңлы чыга. Озын нечкә буйлы, очлы борынлы, күмер күзле егет сүзгә артык катнашмый, үз уйларына батып, тыныч кына утыра. Ахрысы, бик хыялыйдыр. Бәлки күнеленнән генә шигырь язып барадыр. Кызлар шук, телләре һич тик тормый, егетләр алдында чытлыкланып та алалар. Ә без, болар арасына яна килеп кушылган ике кыргый, бер-беребезгә сыенып утырдык та, пышылдашып кына сөйләшәбез. Чит кешеләр алдында ачылып китеп булмый, ятсындыра Тегеләр көлә: «Әй, кызлар, колак исе чыгармагыз!»
Атна да үтмәде, лагерь туган йортка, ә юлдашлар якын дуска әйләнде. Әйтерсең, бирегә ин шәп, ин күркәм кешеләрне җыеп китергәннәр. Мәктәптә практика үткән бар иде, балаларга әлләни якыная, уртак тел таба алмадым Миннән укытучы чыкмый, юкка гына вакыт уздырып йөрим дигән фикергә дә килгән идем. Ялгышканмын, теләген булса, бала күңеленә юл табып була икән. Лагерь ике-өч сәгатенне ашык-пошык үткәреп кайта торган мәктәп түгел. Иртән дә. кичен дә гел бергә әвәрә килгәч, төрле тарафтан, төрле гаиләдән җыелган җиде-ят кешеләр дә үз туганнарын кебек якын тоела башлый икән. Ышанычларын яулый алсан, нәни халык үзе сиңа тартыла, хәтта күнел серләрен ачып сала. Ә без исә шул балаларның бөртеген дә югалтмый, чирләтми-имгәтми. күз карасыдай саклап, ата-аналары кулына тапшырырга тиеш идек. Ул тиктормас халыкка мизгел саен күз-колак кирәк, көндезләрен генә түгел, төнге йокыларына хәтле саклыйсы.
Мин оста тәрбияче дә, балалар күңеле буенча белгеч тә түгел, ләкин шуны яхшы аңлыйм: аларны үзеннән түбән, ким куярга ярамый. Тавыш күтәреп, янап-җикеренеп кенә буйсындырам, тыңлатам димә. Монда мөнәсәбәтләр үтә дә ихлас булырга тиеш Бик сизгер зат бит алар. Синен алда—кечкенә булса да, кеше, шәхес, аны хөрмәт итәргә, сүзе-фикере белән санлашырга кирәк. Бала-чага гаделсезлекне, кимсетүне бик авыр кичерә.
Безнең отрядта шундый хәл булды
Беркөнне Дима исемле малай мина зар белән килгән. Әләкләшү дисәң дә була иңде. Моның әнисе азык-төлек кибетендә эшли, малаен тәмле ризыктан өзми, күрәсең. Лагерьга да, улым ачлыктан үлмәсен диптер инде, бер пакет кәнфит-прәнник тутырып җибәргән. Дима иптәшләреннән кача-поса шул тәм-том белән сыйланып йөри икән. Башкаларга күрсәтсән—бүлешергә кирәк, ә бүлешә башласан—тиз бетә Ләкин бер очлы күз монардагы байлыкны сизеп-күреп алган да. шыпырт кына чәлдерә башлаган. Дима үзенчә эзләнү-тикшерү үткәргәннән соң. конфет кәгазьләрен бүлмәдәше Ринатнын мендәр астыннан табып ала. Димәк, бездә ЧП, урлашу бар. Мин нишләргә тиеш?
Ринатны үз яныма чакырам.
—Диманың конфетларын син алдыңмы9
-Юк.
—Ә нишләп кәгазьләре синен мендәр астында ята?
—Белмим, Наргизә Мидхәтовна. Мин тимәдем.
Ринат гөнаһсыз карашы белән күзләремә туп-туры карап тора. Әлегә хәтле тәртипле генә йөрде бу малай, начар гадәтләре күренмәде. Кулыннан тотмаган килеш ничек гаеплим ди аны’’
Малай бераз уйланып тора да:
—Әгәр мин алган булсам, фантикларны үземнең мендәр астына яшермәс идем,—ди.
Мин аның белән килешәм:
—Әйе шул, мин дә алай итмәс идем, ераграк ташлар идем
Ринатнын йөзе яктырып китә:
—Сез миңа ышансызмы?
—Ышанам.
Шуя чакта анын шатланганын күрсәгез!
Уку бер нәрсә, ә практика, тормыш бөтенләй башка шул. Безнен отрядта бер малай бар Шулкадәр кыюсыз, куркак инде бичаракай, гел башкалардан читтә боегып йөри. Көндезге йокы вакытында тәртип тикшерергә дип бүлмәләренә кергән идем, мышык-мышык елап ята бу.
—Ни булды. Алик? Кем рәнжетте?—дим. Чөнки шәһәр малайлары шук. көчсезрәкләрне жәберләргә генә торалар.
—Әниемне сагындым...
Ямансулаган малайнын күнелен күтәрергә теләп:
—Борчылма, озакламый әти-әниләр көне, күрешерсез,—дим —Әниен сина тәмле-тәмле күчтәнәчләр алып килер.
—Юк. шул Килмәс шул Без беркайчан да күрешә алмыйбыз — Алик тагы да ныграк сулкылдый башлый.
Шунда иптәшләренен берсе әйтеп куйды:
—Анын әнисе юк бит. үлде...
Йөрәгем жу-у итеп китте. Юатыр сүз тапмый, бәгыремә төелгән бар кызгану хисләрен учларыма салып, башыннан сыйпамакчы идем. Ачик кисәк кенә урыныннан кузгалып урамга атылды. Әллә инде әрнүен, күз яшьләрен читләргә күрсәтергә гарьләндеме, ни дисән дә егет кеше бит
Ә минем күз алдыма энекәшем килеп баса. Үги ана. кырыс әби янында ничек яши икән ул? «Тор, улым* дип чәченнән иркәләп уятырга, кадерләп- яратып торырга әниебез юк хәзер. Ә мин. анын ин якын кешесе, бердәнбер апасы, энемнен язмышы турында бөтенләй уйламыйча, кул селтәдем дә китеп бардым. Бәлки ул да. кеше күзеннән кача-кача. шулай өзгачәнеп елыйдыр...
Кешеләр—бер-берсенә укытучы, диләр. Менә шул кечкенә генә ятим малай күземне ачты, ашкынып авылга кайтасым, энемне күрәсем, күкрәгемә кысып юатасым килде.
Лагерыбыз урман эченә урнашкан. Шул кадәр ямьле монда, табигатьнең туй иткән, чәчәккә-гөлгә күмелгән чагы бит. Жәинен барча хуш исләрен үзенә сеңдергән урман һавасын сулап туймалы түгел, шундый куе. баллы. Тан атканда бар дөнья кошлар тавышына күмелә, иртәнге тәмле йокынны да кызганмый, шуларны тынлап хозурланасын. Ә айлы төннәрнең сихри матурлыгын сөйләп-анлатып бетермаче түгел Айнын көмеш нурлары күнел түренә сузылып үрти-ымсындыра. гүя жир белән күк арасына якты сукмак салып үзенә тарта-чакыра, жан тәнгә генә сыймыйча әллә кайларга ашкына башлый. Бу гүзәллеккә бакалар да чыдамый хәтта, кич җиттеме үзләренең «симфоник концертларын» башлыйлар Елга кул сузымында гына Тик ул күнелне алдап, ымсындырып кына тора Чөнки суы тирән, шуна күрә коенырга рөхсәт итмиләр. Су өстенә тилмереп карап, кипкән ирененне ялап, үртәлеп йөрисен инде
Ин кызык тормыш кичен, лагерь тынып калгач башлана Ләкин балаларны ташлап китеп булмый. Ул хәйләкәр халык, кереп күз салганда мышный-мышный йоклаган булып кылана да. артыннан ишек ябылырга өлгерми, йон туздырып мендәрләр оча башлый. Шуна күрә «биләм»гә чиратлап кына чыгабыз. Әлфирә дигәннән, ул монда бик кыюланып китте әле. сары чәчле Василий белән мәхәббәт куертып маташа. Йөзенә нур кунды, күзләренә йолдыз тулды, авызын җыеп алалмый. балкып-елмаеп бик шат йөри Минем генә күнел беркемгә ятмый. Хәер, егетләр алтын бәясе монда, барысының да хуҗасы бар Васька да. әнә. елтыр күз. өлгер
егет, Әлфирәгә генә түгел, Маринага да күз кысарга өлгерә.
Беркөнне машинага төялеп авыл егетләре килде. Былтыр жәй биредә эшләп киткән кызларнын танышлары икән. Лагерь биләмәсенә чит кешеләрне кертергә ярамый, шуна күрә су буенда учак ягып, шунда сөйләшеп-жырлашып утырдык. Бервакыт, кай арада анлашып-парлашып беттеләр, кайсы кая китеп югалды. Таган эленгән карт имән төбендә мин дә Әхсән исемле егет кенә калдык.
—Әйдә без дә су буйларын әйләнеп йөреп килик,—ди бу.
—Миңа монда да яхшы.
Урынымнан кузгалып таганга утырам:
—Буш вакытта атыныйм әле рәхәтләнеп!
—Бала-чага түгелсендер лә.
—Бала-чага шул. Ник, әллә начармы?
—Гомер буе таганда атына алмассын.
Гомерендә бер тапкыр күргән егет белән, әгәр ул сине тамчы да дулкынландырмый, кызыксындырмый икән, ни генә сөйләшәсен? Ана сөйләр серем юк. Ни дип минем янда калды инде ул? Анын аркасында, шундый җылы матур кичне әрәм итеп, йокларга кереп китиммени?
—Синен исемен ничек сон?—дип сорый Әхсән.
Әй, бер кызык итим, алдыйм әле мин моны. Янадан очрашасыбыз бармы?! Егеткәйнең күзләренә туп-туры карап:
—Гөлнара,—дим.
—Вожатый булып эшлисенме?
Егетнең йөзе яктырып китә:
—Чынлапмы? И-и, алайса үзебезнең кеше икәнсең! Укытучылар эре була алар.
—Мин эре түгел, вак.
Әхсән сүзне гел аш-су тирәсендә йөртә:
—Ботка гына пешермисендер инде... Коймак пешерә беләсеңме сон?
—Беләм.
—Мин коймак яратам. Әчесен бигрәк тә. Әни мина гел әче коймак пешерә. Ә бәлеш пешерә беләсеңме?
—Беләм. Өчпочмак та пешерәм әле.
—И-и, алайса бигрәк яхшы. Безнең колхозга поварлар кирәк. Безгә килсәң, эш була сиңа.
—Ә син кем булып эшлисең?
—Маллар карыйм инде. Укыйсым килмәде. Ниемә сон? Болай да яшәп була. Маллар карыйм мин,—дип кабатлады Әхсән —Ә син сыер сава беләсеңме?
—Беләм.
—Чынлапмы? Әллә син дә авыл кызымы?
—Әллә шул...
Әхсән шат, ул бөтен йөзе белән балкып елмая. Балаларча эчкерсез, рәхәт елмаю Дөньянын ин бәхетле кешесе шул икән диярсең. Ул минем каршымда чирәмдә утыра. Өстендә үтүкләнмәгән, кыска җиңле шакмаклы күлмәк, чалбарын да юып-сыккан килеш кенә киеп куйган бугай. Яратып йөргән кызы булса, көзгегә ешрак карар иде. Йөзгә матур, ягымлы үзе. Эшләп үскәне күренеп тора, җилкәләре киң, гәүдәгә нык-таза. Тик бигрәк кыюсыз инде.
Әхсән мина туры карамый, башын аска иеп, чирәм йолка-йолка сөйләшә. Каушый-ояла бугай. Әллә бер тәртипсезләнеп, шукланып алырга инде?
Кагылсам, ут-ялкын эчендә калачак бит бу, зиһенен югалтачак... Бер үпкәннән ни зыян, сагынып искә алсын әле!
—Әхсән, кил яныма утыр, бергә атынабыз.
—Алайса, мине атындыр.
Әхсән торып баса. Әкрен генә чайкалып торган таган өскә ыргыла. Бер күккә атылам, бер жиргә. Эчемә салкын жил тула.
—A-а. егылам, егылам, Әхсән, тот мине!—дип кычкырам мин һәм юри анын кочагына килеп төшәм. Егылудан саклап калырга теләп, ул мине кочып ала. Шул арада үрелеп ирененнән үбәргә өлгерәм. Аннары жәһәт кенә куеныннан ычкынып, көлә-көлә корпусларга таба иөгерәм. Егет ни уйлап калгандыр тагы. Һәрхәлдә, бигрәк тыйнак, инсафлы кыз икән бу димәгәндер
Икенче көнне кичке якта лагерьда ыгы-зыгы купты. Яныма өлкән пионервожатый Светлана Максимовна килде дә:
—Наргизә, кем ул Гөлнара, белмисенме?—дип сорады
Аны-моны уйлап тормыйча, юк, дидем. Бераздан Әлфирә дә шул ук сорауны бирде Мин аптырадым:
—Әй, аны бер егет ду китереп эзләтә икән
Аннары кичә су буенда бергә утырган Алсу сулышына кабып килеп керде:
- Наргизә! Бар тизрәк озат егетенне! Серафима үтерә барыбызны да! Кайсыгызнын эше, бүген үк выговор белән куам, ди.
Минем һаман аптырашта торуымны күргәч, сөйләп бирде
Иптәшен ияртеп Әхсән килгән, ашханәдә эшләүче Гөлнараны чакырырга кушкан. Ә анда бернинди Гөлнара юк, өч маржа гына эшләп ята. Берсе Галя исемле. Мич калынлыгы апа. Галяны Гөлнара белән бутыйлармы әллә дип. моны чакырып чыгаралар Аны күргәч, кунаклар котырыр дәрәжәгә җитә:
Шулай итеп, бөтен лагерьны айкап, Гөлнараны эзли башлыйлар. Хәбәр директорга барып ирешә. Сәгать буе капка төбендә буталган чит кешеләр белән аңлашырга Серафима Тимофеевна инде үзе чыга Комачаулап йөрмәүләрен, китүләрен үтенә. Тик тегеләр нык тора:
—Үзегездә кемнәр эшләгәнен дә белмәгәч, нинди җитәкче сез'.’! Табыгыз, чакырыгыз Гөлнараны!
Аларга нәрсә. Серафима белән бала чукындырасылары юк Ә мина яхшы характеристика кирәк...
Эләктем! Яндым! Менә сина кызык—бер табак сызык
Гаепле башымны иеп капкага таба киттем. Лагерь коймасына чытырдап ябышып. Әхсән баскан. Бер гаепсезгә читлеккә ябылган бичара тоткынмыни, күзләре сагыш-газап белән мөлдерәмә тулы.
Исәнләштек. Ни дияргә белмим, әйтер сүз дә юк кебек. Әхсән үзе дә каушап-югалып калды Усал малайлар рәнҗеткәннән сон өлкәннәрдән ярдәм-яклау көткән баладай гаҗизләнеп артына борылып карады. Урман юлында, бездән биш-алты адымда гына УАЗ машинасы тора иде. аннан бер ир-ат тошеп, бирегә таба килә башлады Әхсәнгә охшаган каратут йөхзе. озын буйлы таза кеше
—Гөлнара сенелкәш. персидәтелдән машина сорап, сине алырга килдек без,—димәсенме
—Кая?!
- Ничек инде кая?! Кияүгә1 Кичә сөйләшкәнсез, килешкәнсез түгелме
сон ? Менә энекәш кайтып әйтте дә, оештырдык барсын да.
—Юу-ук...
— Ничек юк?! Кичә «да!», бүген юкмы? Алай булмый! Бездә алай итмиләр.
Мин гажәпләнеп Әхсәнгә текәләм. Тик ул дәшми, гүя телен йоткан, сихерләнгән кебек мина караган да каткан.
—Әхсән—менә дигән егет ул. Кулыннан килмәгән эше юк. Әйдә, әйдә, озак уйлама, болай да ике сәгать көттек. Ялындырсан, урлап та китәрбез үзеңне.
Мин куркып капкага ябышам, ашыга-ашыга акланам:
—Юк! Өйләнешү турында бернинди сүз булмады! Мин бернинди вәгъдә бирмәдем! Кияүгә чыгарга исәбемдә дә юк!
Әхсән күзләремә ялварып-йотылып карый:
—Әни жәл бит... Картайды ул, исәнлеге дә юк. Авылда эш күп, әнигә авыр. Булышырга кеше кирәк. Әни әйтә, өйлән инде, улым, ди. Авыр бит әнигә Гөлнара, әйдә безгә кайтыйк. Чык инде мина..
Әнисен шул кадәр өзелеп яраткан, аны кызганудан беренче очраган кызны өенә алып кайтып утыртырга риза булган бичара егетне кимсетәсем, рәнжетәсем килми:
—Ачуланма, Әхсән Минем әле укыйсы бар. Дөньяда кызлар бетмәгәндер, үз дигәнен табылыр.
Шулай дия-дия артка чигенәм:
—Башка монда килмәгез, зинһар, башка килмәгез...
Әхсән, мине ишетмәгән-анламагандай, һаман өметләнеп карап тора. Аннары нидер исенә төшергәндәй кызу-кызу кабатлый:
—Мин сиңа хат язармын, Гөлнара! Мин синен укып бетергәнеңне көтәрмен. Адресынны бир. Гөлнара!
Бу керсез күнелле беркатлы егетне кызганып, алдавыма, нигезсез өмет бирүемә үкенеп:
—Мин Гөлнара түгел...—дим.
Әхсәннен карашында аптырау, гажизлек. рәнжү... Ышанырга да ышанмаска да белми бугай. Ул фәрештә дип санаган, кояш янына ук менгереп куйган изге зат гап-гади алдакчы икән. Анын күхтәренә сагыш тула.
Мина оят. мина унайсыз:
—Гафу ит, Әхсән. Мин бит шаярттым гына...
Тик ул жавап бирми, кисәк борылып, эре-эре адымнар белән машинага таба юнәлә. Аны кодаларга килгән абыйсы нәфрәт тулы карашын мина төби:
—Их, сеңел, кеше күңеле белән шулай уйныйлармыни9!
Шул мизгелдә үк мине кылыч белән урталай ярырга теләгәндәй, ачу белән кулын селти дә, Әхсән артыннан иярә
Нинди яхшы кешеләрне үпкәләттем... Нигә шундый сон мин. нигә шундый?! Нигә бу дөньяда үз урынымны, үз кешемне таба алмый өзгәләнәм сон?! Ни Сәлимгә, ни Булатка, ни бу егеткә күнелем ятмады. Бар сәбәп Женяда микәнни? Их, Женя, Женя... Әйтерсең лә, кояш нурларын каплап, бөтен тормыш юлыма күләгә булып яттын син. жәфа таягы...
...Ул жәй шулай балалар белән әвәрә килеп урманда үтте. Яты да. эше дә бергә булды, дисәм, ялгышырмын, бу лагерь дигәннәрендә ни безгә, ни балаларга туйганчы йоклау эләкмәде. Каникул вакытында да күзеңне ертып, иртәнге алтыда торып бас инде Миннән генә торса, тугызга-унга кадәр рәхәтләнеп йоклатыр идем үзләрен Шул яшьтән үк солдат режимы белән яшәмәсәләр сон!
Смена тәмамлангач, уч тутырып акча түләделәр. Башкаларныкы белән чагыштырганда әлләни күп тә булмагандыр инде ул. тик берьюлы шул кадәр акча килеп кергәч, күнел үсеп китте. Кием-салымны янартасы иде бит Шундый ният белән район үзәгендәге ике катлы универмагка юнатдек Иркен, зур кибет, хет эчендә биеп йөр Чөнки бушлык монда, сайлап алу түгел, кулга тотып карарлык та әйбер юк. Кием-салым бүлегенә керсәк, әби-чәбиләр күзе төшәрлек кенә капчык кебек турыга тегелгән, зур-зур кесәле котсыз күлмәкләр, карга куркытыр өчен бакча карачкысына кигезеп куярлык эленке-салынкы кофталар, буй-буй сызыклы кин чалбарлар Тегеләй дә әйләндереп карадык, бодай да—күнелгә ошарлык кулъяулык та табалмыйча. акчабызны учлап, универмагтан чыгып киттек. Әлфирә белән зарланышып баскычтан төшеп бара идек, ни күрим, каршыма Булат килә! Көтелмәгән очрашудан мин сүзсез калдым. Ә ул елмая, авызы колагына киткән Шул арада бер олау сорауга күмеп ташлады: син кайдан, ничек монда килеп чыктын. ни эшләр бетереп йөрисен?
Үзем турында кыскача гына сөйләп биргәч, анын хәлләрен сораштым Булат эре генә күкрәк кагып:
—Абзагыз менә шул кибетнен директоры була инде.—димәсенме!
Мин ышанмадым. Әле бит диплом алуына күпме генә, инде директор да булып куйган.
—Булмас ла... Алдыйсындыр ла...
—Валлаһи! Менә шундый бәхет ишелеп төште мина. Торговляда ир- ат дефицит, шуна күрә бик кадерле затлар без. Таныш булыгыз сезнен алдыгызда—Нарат үзәк универмагынын директоры Булат Азатович Усманов үзе булыр! Шәп янгырыймы9
Булатнын һаваланып сөйләшүе мина ошамады, аны җиргә төшерергә теләп, киная белән төрттереп куйдым:
—Яңгырый! Буш кибеттә бигрәк тә шәп янгырый! Иптәш директор, товарыгыз кайда сон9 Сезнең патшалыкта тотып алырдай әйбер таба алмадык.
—Әй, заманнан артта калган бичара олан! Кибеттә була димени яхшы әйбер?! Затлы товар затлы хуҗаларын көтеп складта ята ул!—дип җавап бирде Булат.
—Алайса, әйдә, алып бар складына!
Мондый әрсезлекне көтмәгәндер, күрәсен. егетебез аптырап калды, бераз баш кашып торганнан сон гына:
—Нәрсә кирәк сон сезгә?—дип сорады
—Без—байлар, безгә күп кирәк!
—Кием-салыммы?
—Әйе инде, матур киенәсе килә бит
—Әйдәгез, алайса, минем белән.
Булатны очратуым яхшы булды, сәүдә базасынын чүпрәк-чапрак складына кереп, рәхәтләнеп сайландык Монда шактый карангы һәм салкынча иде Шулай булса да. үзебезгә кирәкле әйберләрне гаптык. кызлар борыны сизгер бит. Склад мөдире, карсак буйлы, мул күкрәкле бер апай, болай иркенләп йөрүебезгә эче пошып
—Булат энем, синен хакка гына инде,—диде —Тизрәк булыгыз түлке. хужа күрсә, кирәкне бирә,—дип гел ишек ягын күзәтеп, тынгысызланып торды
Авылга кайтасымны исәпләп, үземә генә түгел, энемә дә бик матур спорт костюмы алдым Складтан баеп, шат-канәгать чыктык Ярдәме өчен рәхмәтләр укый башлаган идек. Булатыбыз каш җыерып
—Ай-Һай. ансат котылмакчы буласыз! Рәхмәт—коры сүз генә ул,— диде.
—Ничек юешләтик-бәхилләтик сон? Бушка алмадык, акчасын түләдек. Тагын ни бирик?—дип елмайдым мин.
Булат көлде:
—Үзен кирәк, үзең! Кал монда гына, Наргизә! Менә дигән егет ич мин. Үзеңне үзен мактамасан тагын кем мактый?
Мин артистларча кыланып, кулымны йөрәк турысына куйдым:
—Булат, изгелегеңне мәнге онытмам! Син мәнге минем йөрәк түрендә яшәрсен!
— Их, Наргизә...—дип авыр сулап куйды Булат.—Син бүген үк китмисендер бит?
—Юк. Менә Әлфирә белән бәйрәм оештырмакчы булабыз әле. Жәй буе урман эчендә ятып чисти кыргыйланып беттек, шәһәр күрергә исәп.
—Кичен очрашыйк, алайса. Сагындым бит үзенне,—диде Булат.
Яхшылык эшләгән кешегә ничек карангы чырай күрсәтәсен? Ярый, кил. очрашыйк, дидем.
Без ул көнне Әлфирәнең туганнарында кунарга ниятләгән идек. Кичен Василии белән Булат килеп, безне дискотекега алып киттеләр. Яшьләр арасында ул чакта бик популяр булган «Мираж» төркеменең дәртле җырлары астында хәлләр беткәнче биедек. Кайтканда төркемебез аерылды, Әлфирә белән Василий бер якка, Булат белән без икенче якка китеп бардык.
—Уникедән дә калма, җиңгидән яхшы түгел.—дип кинәнде Әлфирә.
Аягымда яна алып кигән үкчәле туфли иде, бии-бии. йөри-йөри. табанымны кырып бетерде Шуның әрнүенә түзә алмыйча. Булатны ишегалдына сөйрәдем, уфылдап шундагы эскәмиягә килеп утырдык. Туфлиләрне тизрәк салып аттым да, табан ышкырга керештем:
—Аи Алла, бетте аягым, ничек кайтып житәм инде хәзер? Вәт дивана, искесен чүплеккә ташладым бит. Яланаяк йөрергә калам бугай.
—Кая булышыйм,—диде Булат һәм... мине кочагына җыеп, үбәргә үрелде Башымны чак читкә борып өлгердем. Аның хәтере калды:
—Өзелеп яраткан кешен бармы сон, Наргизә'.’ Нигә шулай карышасын? Әллә мине кешегә дә санамыйсын инде?
—Саныйм... Яхшы кеше син. Ә мин начар. Чынлап әйтәм, пар түгел мин сина. Күнелем котып кебек салкын, буш... Бер гөл үсми анда...
—Үсмәсә, су сибәрбез, колагыннан тартырбыз! Менә шулай...—Булат шаярып минем колакка үрелә.
—Көлмә! Кызык дип беләсеңме әллә? Бәлки минем дә кемне дә булса өзелеп яратасым киләдер...
—Вакыты җиткәч яратырсың. Алай кырт кисмәле син. Наргизә. Мин бит ашыктырмыйм. Уйла, бәлки кушылырбыз. Мәхәббәт дип.. Яши-яши күнәсендер инде бер-беренә. Беркем дә алай чупылдашып үбешеп тә. кочаклашып тормыйдыр.
—Ияләшү мәхәббәт түгел ул. Әнә, эт-мәче дә кешегә ияләшә.
—Таптың сүз! Шулай да... Өмет бирәсенме мина?
—Юктыр... Ышандыра алмыйм. Авылда йөргән егетем бар. Ул да көтә, өметләнә... Аңламыйм мин үземне, Булат. Буталдым, адаштым бугай бу дөньяда. . Кыска гына гомер эчендә дә күпме ялгыштым инде. Ичмасам, киңәшергә әнием дә юк! Оныт син мине. Булат, үз дигәнен табылыр әле.
Булат башын югары чөеп, карашын август күгенен якты йолдызларына төби:
—Оныт, имеш...
Анын тавышы артык боек, төшенке. Булатны юатыр, күнелен күтәрер өчен бер сүзем җитәр иде. Тик мин ул сүзне әйтә алмыйм. Татлы ялганга караганда ачы булса да дөреслек хәерлерәктер.
—Оныт, имеш ..—дип кабатлый Булат —Алай ансат кына булса икән ул' Шулай да югалтышмыйк. Наргизә
Мин Булатка карап уйга калам. Тин яр. үзенә насыйп яр нинди була икән ул? Дөньяда яхшы егетләр күп. ләкин барысын да яр итә алмыйсын бит Үзенә дигәнне бер күрүдә, бер карашта танып-сизеп аласындыр, мөгаен Жанын-тәнен белән ана тартыласындыр. Ләкин күнел күзен сукыр булып, күрми үтүен дә бар Булат яхшы мөнәсәбәте, матур сүзләре белән тәки үзенә ияләштерә бугай. Аны кире кагып ялгышмыйммы мин? Мәхәббәт йә бар. йә юк... Икеләнергә ярамый, вакытында китә белергә кирәк.
Хушлашканда кистереп әйтәм:
—Мин сине яратмыйм. Булат, өметенне өз. Әйбәт егет син. әйдә, дуслар гына булып калыйк.
4
...Авылга якынлашкан саен йөрәгем ныграк тибә, күнел тынгысызлана Китүемә ярты елдан артык узды, өидәгеләр турында берни белмим Кайтасы килә дә. юк та. Авылны бик сагындым. Сөекле энемне, күнелдәге рәнжү- үпкә хисләре басылмаса да. әтиемне дә күрәсем, хәлләрен беләсем килә Якты дөньяга күземне ачканнан бирле гел янәшәмдә булган усал әбиемне дә юксынырга өлгердем Зәһәр сүзләренә, кырыс холкына күнгән—өйрәнгән инде, нинди булса да жиде ят кеше түгел, үз әбием
Ләкин өйдә ике ят кеше бар. Берсе—Кифая, икенчесе анын кызы—энем белән яшьтәш булган Дилбәр. Кифая апа кызын әнисендә калдырып килергә тиеш иде. ләкин аерым тору икесенә дә кыен булгандыр, күрәсен. ул да хәзер бездә яши икән. Бер хатында әтием шулай язган иде Кыскасы, бездә бер котү халык хәзер. Мине ничек кабул итәрләр дә. үзем ничекләр түзеп бетәрмен—хәтта күз алдыма да китерә алмыйм Үги ана янына кайтунын бер кызыгы-шатлыгы юк икән
Ә ул. үч иткәндәй, ин беренче булып очрады Капканы ачуым булды, буш чиләкләрен күтәреп каршыма килеп тә чыкты Әллә ничек куырылып, өшеп киттем Ул да аптырап калды кебек. Соры күзләрен зур ачып мина төбәлеп карап торды-торды да
—Кайттыңмы?—диде.
Бу искиткеч акыллы сорау иде! Соравына күрә җавабы да булды
— Юк. кайтмадым Үтеп барышлый гына сугылдым
Ул минем кинаяне анлады. тик сер бирмәде, тыныч кына
—Кер, әбиең ойдә Әтиең эштә әле.—диде
Тик мин өйгә керергә ашыкмадым Кифая чыгып киткән арада ишегалларын. бакчаларны карап-тикшереп чыктым Ниләр майтарып ята икән бу монда? Әнием бакча тутырып чәчәкләр үстерә иле. жәй буе аллы- гөлле чәчәкләр арасында хушланып йөри идек
Кифая чәчәкләр үстерми икән. Бакчада шактый үзгәреш сизелә Чия. кура жиләк. карлыган куаклары шактый тапалган, сирәгәйгән Анын каравы түтәл-түтәл кишер, кыяр, помидор үсә Эре-эре помидорлар сабагында килеш кызарып-пешеп утыра. Безнең үги анабыз харап уңган апай икән Ярар, шулай булсын, һәркем үзенчә тырыша, кем чәчәк, кем кыяр үстерә Кышын авыз тутырып яшелчә ашарлар Ләкин әтинен кишер-кәбестәгә бик исе китми шул Әни табынга салат ише нәрсә куйса, йөзен чытып силос белән тамак туймый, ашынны чыгар, дия иле Ана өй токмачы да ит ризыгы булсын. Хәер, әнигә кырыс булган белән түгел, сөекле Кифаясы кулыннан шапкан ашарга да ризадыр, бәлки
Баскычтан күтәрелгәндә йөрәгемне әрнеткән бер нәрсә булды Ишек төбенә аяк сөртергә дип әнинен ин яратып кия торган чәчәкле халатын жәеп
куйганнар. Мин аны шундук җыештырып алдым. Өйгә кереп тә тормый мунчага барып, чайкап, элеп куйдым. Карарлыгы калмаган иде, керләнеп, теткәләнеп беткән. Әйткәннәр иде бит, әниегезнен киемнәрен идән юарга тотмагыз, ярамый, дигәннәр иде. Ә бу оятсыз хатын юри шулай мыскыл итәдер инде. Әти күрмәгәнме, сизмәгәнме? Барысы да шунын өстенә басып, аяк сөртеп йөргән. Нык үртәлдем, бик әрнедем бу хәлгә.
Әкрен генә өйгә керәм. Әби мина арты белән басып, өстәл янында кайнаша. Кулында күпереп пешкән ипи, күкрәгенә терәп шуны кисә: «Бисмиллаһи рахманирахим». Анын чандыр аркасына, шул арканы тулаем каплап торган, кыр-кырыйларына кызыл чәчәкләр сибелгән сары яулыгына, үзе тегеп кигән озын җинле, бала итәкле чуар күлмәгенә яратып карап торам. Әбиемне сагынганмын икән мин, барыбер дә сагынганмын Кочаклап аласым килә үзен. Тик әбием андый төчелекне яратмый. Егерме биш яшендә ике бала белән тол калып, гомере буе ялгызы тормыш тарта торгач, күнеле каткан инде анын, ирләр кебек тупасланган. Сугыш вакытында колхозда бригадир булып та эшләгән бит әле ул. Кырыс булмый хәле юк Йомшак агачны корт баса, йомшак кешене чурт баса, дип кабатлавы да юкка гына түгелдер...
Тын да алмый басып торсам да, әби артында кемдер барлыгын аркасы белән тойды булса кирәк, кисәк борылды. Карашында аптырау иде
— И-и, син кайттыңмыни? Мәгънәсез! Шул гомер хәбәрсез йөриләр димени?! Әтиенне утка салдын бит, юньсез!
Сүзләре каты булса да, тавышы йомшак иде әбинен. Түзмәдем, кочаклап алдым үзен.
—Чү-чү, егасың бит. Ипләп кенә. . —Әби бу гамәлемне килештермәгәндәй мине читкә этте.
Ачыла башлаган чәчәк кире йомылды. . Иренемне кысып, күз яшемне йотып:
—Илнар кайда?—дип сорадым.
—Алар Дилбәр белән су керергә киткән иде.
Бусы яхшы хәбәр, димәк, Кифаяның кызы белән уртак тел тапканнар
Мин өс-башны алмаштырган арада Кифая үзе дә кайтты. Табын янына утырдык. Әмма сүз ялганмый. Кифая ачылып китә алмый. Мин дә анын белән сөйләшергә атлыгып тормыйм. Ике арада күпер булып әби утыра, тик ул да бу мәсьәләдә дипломат түгел, сүзе гел ашау-эчү тирәсендә генә әйләнә: «Юлда ачыккансыңдыр, ныгытып аша. Хәзер әтиен дә кайтыр, районнан кеше килде дигән иде. Аш тагын өстимме? Катык та сал. Әле кичә генә оеттым. Кисеп алырлык булды Жәй көне ин тансык ризык шул инде.» Әбинен минем белән гомердә дә болай төчеләнеп сөйләшкәне юк иде. Табын артындагы киеренкелекне йомшартыр өчен шулай юк-барны сөйләнеп утыруыдыр инде.
—Аша. Наргизә, уңайсызланма,—дип өстәп куя Кифая.
Әйтерсең, уңайсызланган кеше бер.
Ниһаять, капка ачылган тавыш ишетелә. Бу әти. Анын гадәте шул: пружиналы кече капканы киереп ача да, кисәк кенә җибәрә. Тегесе бар көчкә шапылдап ябыла, тавышыннан колаклар яңгырап китә. Әти хуҗаларча дөп-дөп басып керә. Минем йөрәк тә дөп-дөп сикерә. Кулымдагы чәйне эчәргә онытып, катып калам. Кифая мина сынаулы караш ташлый. Әби дә мәгънәле генә тамак кырып куя.
Менә әти керде. Мине күрде. Бер сүз дәшми Әмма карашы җиргә сеңдерерлек. Мин әкрен генә урынымнан кузгалам, әтигә кулымны сузам:
—Исәнме, әти...
—Исән, шөкер. Үлмәдек.—Әтинен тавышы шактый кырыс.
Мин дә ялынып, куштанланып маташмыйм, кабат өстәл янына үтеп, чәй эчүемне дәвам итәм. Эчәм, тик тәмен тоймыйм
Әти кулын юып. үз урынына—түр башына утыра.
Өстәл янында үле тынлык...
Кем беренче сүз башларга тиеш? Ялгышмасам. һич тә гаепләнүче түгел Башта сүзне судья ала. Шулай булгач, телеңне тешлә дә. чәй эчүеңне бел. качкын кызый
Ләкин бернинди сөйләшү булмады! Төшен дә, кичен дә булмады. Мине тавышсыз-тынсыз гына «ыру»га кабул иттеләр. Ошаса ошый, ошамый икән, бигайбә, башны ташка бәрергә җыенмыйбыз.
Ике як та горур иде
Мин түземсезләнеп Илнарны көттем Аның елый-елый Кифаядан зарлануын, үги анабызны хурлавын көттем Бар күнелем шуны тели иде.
Кифая безнен әнидән ким булырга тиеш. Ул бары тик хурлауга лаек. Утырмасын монда бер гөнаһсыз фәрештә кебек авызын бөреп Мин ана «әни» дияргә җыенмыйм. «Әни» түгел, хәтта «апа» дияргә дә теләгем юк әле. Мин анын күзенә чүп булып керәчәкмен, йөрәгенә үтмәс пычак булып кадалачакмын Тыштан тыныч кына йөрсәм дә. эчемдә мәкерле, кара уйлар кайный. Энем белән бер сүздә булсак, явыз хатынга күрмәгәнен күрсәтәбез әле! Дөньяга ник килгәненә, безнен бусаганы атлап кергәненә үкенер Минем куенда ике атна вакыт бар. анын бер көнен дә әрәм итмичә, уртак дошманга каршы кискен көрәш башларга кирәк.
Тик өметләрем акланмады... Су буеннан ачыгып кайткан энем мине тынлап та тормыйча, тизрәк өстәл янына ябырылып ашарга ябышты. Бүләк итеп алып кайткан костюмга да исе китмәде, әй. барыбер пычрана, аны саклап йөрисем юк. диде. Шулай инде ул бала-чага, урам көчеге кебек җирдә аунамаса күнеле булмый. Тик барыбер кәеф төште. Апасынын хәтерен саклап булса да бер киеп караса сон! Энемне шатландырасы килгән иле. ә аның исе дә китмәде, тамагын ялгады да тагын урамга чыгып чапты
Кояш баеганда каберлеккә керергә ярамый икән. Әни каберенә барып киләм. дигәч, әби каршы төште. Башта мунча кер. иртәнге якта менәрсен. диде.
Төштән соң әти дә. Кифая да эшкә китеп бардылар, мунчаны үземә ягарга калды. Ул кичне клубка чыгарлык рәт булмады, юынып кайттым да, урынга тәгәрәдем. Йокысыз төннән, юлдан сон. кичерешләрнең күплегеннән шул хәтле арыткан иде.
Иртән Илнар белән каберлеккә менеп киттек. Ул теләмичә генә иярде Чөнки тәмләп йоклап яткан җиреннән кузгаттым
—Мин нигә анда, нәрсәсен карыйсың сон анын?—дип киреләнгән иде. әби:
—Бар. бар. апаңа иптәш булырсың,—дигәч кенә урыныннан кузгалып киенә башлады.
Энем миннән читләшкән, шул гомер күрешмәгәч сон
Каберлекнең күгәреп беткән тимер капкасы ыңгырашып кына ачылды Башка дөньяга киткәннәрнең сагышлы, тын йортына килеп кердек.
— Без Дилбәр белән әнә теге каен башына менгән идек,—диде энем. Идрис бабай кабере өстендә үскән карт каенга күрсәтеп
—Дилбәр дә мендеме?
—Әйе. ул маймыл кебек, выжт итеп менә дә китә.
—Маймыл күргәнен бармыни ’
—Бар. Әти безне Әлмәткә алып барды Анда зоопарк килгән иде
Тиз оныткан Илнар Әнине бер дә сагынмыймы икән9 Ә бәлки шулай
булуы яхшырактыр да. Шул яшьтән кайгырып, уйга батып иорсә. ни була ул аннары. Энемнең дөнья шатлыкларын онытып, гел елап яшәвен үзем дә теләмим ич.
—Монда быел жиләк күп булды. Һәр көн саен менеп җыйдык. Рәхәтләнеп ашадык.
—Кабер таптап йөргәнсездер инде.
—Юу-ук. кабер таптамадык без.
Энемнең күңеле җәйге көн кебек аяз. Кышкы хәсрәтләр язгы сулар белән агып киткән.
Әни кабере янына килдек. Ул тимер чардуган эчендә калган, уртада анын исеме, туган, үлгән елы чокып язылган мәрмәр таш тора. Кабер өстендә беләк буе чыршы үсә. Күренеп тора, карап-чистартып торалар. Чардуган да пөхтә итеп буялган.
—Әни белән икәү буядык,—диде энем.
Илнар авызыннан беренче тапкыр «әни» сүзен ишеттем. Кифаяга «Әни» ди! Үртәлеп, хәтта ачу белән:
— Нинди әни булсын ул сиңа? Менә безнен әниебез!—дим.
Илнар гаепле кешедәй башын ия:
—Әни дип әйтергә куштылар бит...
—Ә син әйтмә!
—Нәрсә диим сон?
—Кифая апа дин.
—Алай әйтсәм, әти ачулана. Әби дә.
—Ә әни? Әни нәрсә дияр?
—Безнен әни үлде бит инде, апа...
—Сине Кифая тудырмаган 1 Тудырмаган да. имезмәгән дә! Әнине онытма! Бер генә безнең әниебез! Бер генә!!! Ике әни була алмый.
—Ачуланма инде. апа... Шулай ияләштем бит. Кифая апа яхшы ул. Дилбәр дә яхшы.
—Яхшы булса, бар алар янына! Синен әниен анда, минеке монда. Бар үз әниен янына!
Илнар карышып тормады, авызын турсайтып китеп тә барды. Мин әйткән сүзләрем өчен үкенеп, анын үпкәләп җыерылган ябык иңнәренә кызганып карап калдым. Йә. җиде яшьлек бала ни аңлый инде9 Ана исән, тере әни кирәк. Кабердә яткан әни ана ни бирсен, ни җылыта, ни юата алмый. Ана назын күрми дә калды бит балакай Кем якты чырай күрсәтә, шуна сыена инде хәзер.
Телевизордан бер кызыклы тапшыру караган идем. Инкубатор чебиләре белән үткәргән тәҗрибә турында сөйләделәр Йомыркадан баш төртү белән болар янына гап-гади туп куялар. Чебиләр гел шуна елышкан, тупка карап чыелдашкан. Байтак вакыт үткәч, тушны тәгәрәтеп җибәрәләр Чебиләр пипелдәшеп анын артыннан йөгерә, туктагач, сөенешеп кабат тупка сыеналар икән. Менә шулай... Дөньяга килү белән һәр жан иясе үзенә әни эзли, күрәсен. Тик ул җансыз тупта нинди җылы тапты икән наныкайлар?!
Энемне дә. үземне дә кызганып күзгә яшь тулды. Кабер кырына тезләнеп утырдым да әни белән сөйләшә башладым. Ни әби. ни әти. ни Кифая минем хәлемне сорамадылар, тормышым белән тамчы да кызыксынмадылар. Әни булса, энәсеннән-җебенә хәтле төпченер иде. Әни хәзер сөйләшә алмый, бәлки рухы ишетәдер, тыңлыйдыр, күрәдер мине? Һәрхәлдә монын шулай булуына ышанасым килде, шуңа күрә яшьләремә буылып сөйләдем дә. сөйләдем. И әнием, газизкәем... Ятим Тукаебыз язганча. «Барча күңелләрдән җылы, йомшак синен каберен ташы...»
... Көне буе күнелемә урын тапмый, бер эшкә кулым бармый аптырап йөрдем Туган йортымда гүя кунак, чит кеше идем Әнинен юклыгы һәрнәрсәдә, хәтта өйнен һавасыннан ук сизелә кебек. Шундый бушлык. бу бушлыкны беркайчан да, беркем дә тутыра алмаячак. Ул бушлык гомерлек, бәхет алмасынын бер өлешен үлем тешләп алган... Әнисен югалткан кешене бернинди сүзләр дә юата алмый, йөрәкнен түренә үк кереп урнашкан бу әрнү мәнгелек, ул сонгы сулышка кадәр озата барачак. Вакыт дәвалый диләр. Юк, дәваламый, бары тик авыр хәсрәт белән яшәргә өйрәтә, кеше үз кайгысына ияләшә, күнә, шул гына.
Әби быел эшкә йөрми, намаз укый башлаган. Бәлки шуна холкы бераз йомшара төшкәндер Кифая белән дә бик ипләп сөйләшә. Яшь чагы түгел, анын кулына каласы барын уйлыйдыр. Сәер, баласын ияртеп килгән, кешедән калган бу хатын әниемә караганда кадерлерәк булып чыкты әле Әбием аны рәнжетсә-кыерсытса. рәхмәт кенә әйтер идем югыйсә Кифаяның рәхәт яшәвенә ачуым килә. Күз яшьләре, рәнжү төшә, диләр тагы.... Төшә, пычагым!
Кичен киенеп-ясанып клубка чыгып киттем. Берьялгызым. Римма Түбән Камага эшкә урнашырга китеп барган Быел безнекеләр урта мәктәпне тәмамлады бит Сәлим нинди исәпләр белән йөридер. Анын белән күптән хәбәрләшкән юк. Бүген очрашкач, сөйләшербез инде. Тик аны тамчы да сагынмадым. Болай кызык түгел. Шул кадәр салкын, хиссез кешемени мин хәзер?! Бар күнел жылымны. сөю хисләремне Женяга сарыф итеп бетердемме әллә? Гомер буе янарга тиешле учакны, чыбыклар өстәп яшәтәсе, саклыйсы урында, бензин сибеп, бер мизгелдә дөрләтеп, ашыгып сүндергән кебек
Үзебезнекеләрдән Рәшит белән Лидияне генә очраттым. Лилия мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, Казанга университетка керәм. ди. Анардан сыйныфташлар турында сораштым Барысы да калага китү ягын карый, кем укырга, кем эшләргә. Бездән генә калмаган, мәктәпне тәмамлау белән яшьләр шәһәргә илтүче олы юлга чыгып баса Ярты авыл Әлмет белән Чаллыга күчеп бетте бугай инде. Ә Сәлим авылда калмакчы була икән
—Тиле инде, монда ни бар сон? Жыен карт-коры арасында мүкләнеп бетәрсең,—ди Лилия.
Сәлим үзе клубта күренмәде Лилия карашым белән аны эзләвемне сизде, ахры:
—Кырда ул, әтисе белән, уборкада.
Никтер күңелсез булып китте. Бүген мине кем озата кайтыр? Булмаганда ярап куя иде әле, ни дисәң дә иптәш.
—Наргизә, мин әйтмәсәм. башкалар әйтер, Сәлим Югары авыл кызы белән очраша. Син бит аны барыбер яратмыйсын, үртәп кенә йөрден Ә Зәйнәп Сәлимнең күзенә генә карап тора
Йөрәккә утлы күмер төште Барыбер түгел икән шул Кулындагы алманы үзең ашамасаң да, кешегә бирәсе килми Шулай да эчтәге ялкынны тышка чыгармадым. Лилиянен хәбәренә исем китмәгәндәй
—Әйе шул. без Сәлим белән дуслар гына,—дигән булдым Аннары көлә-көлә:
—Әле чак кияүгә чыкмый калдым, кызый,—дип, лагерьда булган хәлләрне сөйләргә тотындым
Лилия, ышанырга мона—юкмы дигән сыманрак. күзләрен кыса төшеп, үтә дә җитди кыяфәт белән тыңлады Тик мина кушылып көлмәде
—Мескен егет, бигрәк мыскыл иткәнсен Минниса әбидән калышмыйсын, усал инде үзен,—диде
Ул кичне клубтан ялгызым кайттым
Ни авылда, ни өйдә торасым килмичә, җаныма урын тапмый, икенче көнне үк җыендым да, Казанга китеп бардым...
Ул елны минем кадәр тырышып урам себерүче тагы берәр дворник булдымы икән Казанда?!
5
Әлмәтгә Женя яши. Әлмәтгә тагы әтинен бертуган абыйсы яши. Миндар абыйларда мин бары бер генә тапкыр кунак булдым. Шунысы да җитте, башка барасы килмәде.
Ул елны мин бишенчене тәмамлаган идем. Жәй башында әтине Әлмәткә укырга җибәрделәр. Шәһәр күреп кайтырсын дип, әти мине дә үзе белән ияртте. Без Миндар абыйларда яшәдек. Әти көне буе укуда, абый эштә. Венера рәхәтләнеп лагерьда ял итә, ә мин Хәмидә апа карамагында идем. Мин анын өчен, һич арттырмыйм, күктән төшкән бәхет булдым. Әзер ялчы булдым мин аңа. Ин башта бакчасын аркылыга-буйга утап чыктым Хәмидә апа. (ни могҗиза!) чүп үләннәрен һич тә яратмый икән: «Женем сөйми шуларны1»—дип, минем янда уралып йөрде. Сөймәгәч, тот та ута. Ләкин кызарткан очлы тырнаклар кызганыч, педикюр әрәм була, чүп үләннәре кулны да тупаслата икән. Ә Хәмидә апанын эшендә халык «культурный», анда «авыл хәерчесе» кебек йөреп булмый.
Бакчада эш беткәч, подвалга төшеп киттек. Урман булып үреп утырган былтыргы бәрәңгеләр дә мин килгәнне «тилмереп көткән» икән, шуларны чыгарып түгәргә кирәк булды. Кунакка дип җыенып чыгып киткәндә. Хәмидә апанын подвалын җыештыру безнең планга кермәгән иде Шуна күрә әнием өр-яна күлмәкләремне кидереп-тоттырып җибәрде Подвалдагы эш фронтын күргәч, мин курка калдым: матур күлмәгем пычраначак ич монда Ләкин Хәмидә апа «юатты»:
—Жылы су краннан шаулап агып тора, юарсын.
Ялым шәһәр күреп түгел. Хәмидә апага хезмәт итеп үтсә дә. яхшы сүз ишетергә барыбер насыйп булмады. Күрше апасына:
—Кеше көйләп туйдым инде, кайчан китәрләр. Таптылар яхшы урын, миндә гостиницамыни.—дип сукранып утыруын үз колагым белән ишеттем...
Бездә дә кунак йорты түгел, әмма атна саен диярлек көтүләре белән кайталар, мунча кереп, рәхәтләнеп ял итеп китәләр. Булышыйк әле диюче юк. Алар—кунак. Әнием мич тутырып ипи пешерә, аяк табаннары янганчы боларны көйләп чаба. Мин үрмәләп бәрәңге утап йөргәндә, кызлары Венера: «Айда уж. кончай быстрее, я купаться хочу • дип янымда кыбырсып тора иде Булышса, «быстрее* булыр иде дә бит. шәһәр кызынын иеләсе, җирдә пычранасы килми.
Авыл кешесенә кимсетеп карасалар да. күчтәнәчләрдән баш тартмый үзләре, сөт-каймагын да, ит-бәрәнгесен дә төяп алып китәләр...
Озын сүзнен кыскасы шул: Әлмәтгә туганнарым бар дип өметләнеп барып керә торган түгел.
Ләкин мин барыбер эшкә Әлмәткә кайтып урнашырга булдым.
Беренчедән, жиде ят жир түгел, азмы-күпме белгән таныш шәһәр. Икенчедән, анда Женяны очрату өмете бар.
Аны очратасым килү һич тә үлеп сагынудан түгел. Үз-үземне. күңелемне аңлыйсым килә. Нигә шундый хиссез, битараф кешегә әйләндем икән мин? Дөнья ямен күрми, аягурә йоклап йөрим. Женяны очратып югалтканчы янып-балкып торган, шат күңелле кыз идем ич. таулар актарырлык көчкуәтем, дәртем бар иде.
Беренче мәхәббәтем белән очрашу, бәлки, үземне анларга ярдәм итәр’
Анын белән араны мәнгегә өзсәм, бар халәтемне биләп алган буш хыяллар томаны таралыр да, өр-янадан гашыйк була алырмын? Ә бәлки, киресенчә... Женяны күргәч, ана булган назлы хисләр дөрләп кабыныр, бохланып туңган жаным, ниһаять, уяныр һәм мин кабат дәртләнеп-рухланып яши башлармын?!
Шулай итеп, кулыма диплом алу белән туп-туры Әлмәт ягына юл тоттым. Шәһәр мәгариф бүлегендә билгеләнеп чыккач, мине балалар бакчасына тәрбияче итеп җибәрделәр. Кайда яшәрмен дип баш ваткан идем, бу мәсьәлә дә җиңел генә хәл ителеп куйды: эшчеләр тулай торагыннан урын бирделәр Ике кешелек җыйнак кына бүлмә. Мин урнашканда бүлмәдәшем эштә иде Ул кичен генә кайтты. Ана ялгыз яшәү рәхәтрәк булгандыр, әлбәттә, мин килгәнгә әлләни сөенмәде Ин беренче соравы:
—Йөргән егетен бармы?—булды.
Мин «юк» дигәч, бик разый-канәгать булып елмайды
—Алайса, яхшы. Югыйсә Валя егетләр алып килеп үзәгемә үтте. Бу свидание урыны түгел, шуны белеп тор. Кызлар килгәнгә бер сүзем дә юк, ну ир-ат затын җенем сөйми.
Мәдинә миннән олы. егерме җиде-утыз яшьләр тирәсендәге, төскә-биткә матур, тик хатыннар сыман юанрак, эре сөякле, тупас гәүдәле кыз иде. Анын фикер агышы мина бик яхшы аңлашылды. Күңеле булсын өчен
—Икебез дә бер уйда икән. Мин дә аларны кешегә санамыйм,— дидем.
Мәдинә мина үз итеп, хуплап карап куйды
Бүлмәдәшләр белән дус яшәргә кирәк. Бигрәк тә карт кыхлар белән
Мин сүземдә тордым, бусагабызны сынар егет тә атлап кермәде Шуна күрәмедер. Мәдинә белән арабыз якынаеп, җылынып китте Моңа үзем дә шат идем, чөнки ул Әлмәт районында гына яши Авыллары шәһәрдән ерак түгел, шуна күрә атна саен кайтып йөри. Мине дә үзе белән ияртә Аларда рәхәт. Әнисе ачык йөзле, ягымлы апа. Мине үз кызы кебек якын итте, кайткан саен шатланып каршы ала. киткәндә
—Өсбез иркен, уңайсызланма. Рәхәтләнеп кайт,—дип озатып кала.
Мәдинә әнисе белән генә үскән. Ул кечкенә чакта ук әтисе аларны ташлап киткән, бәлки шуна күрә дә ир-ат халкына нәфрәтледер ул. Бу хакта белгәч, алар мина үз туганнарым кебек якын тоела башлады Охшаш язмышлы кешеләр икән без. Гәрчә әтием булса да. мине ташламаса да. гамәлдә ул юк бит. Теге юлы минем белән хәтта ике сүз дә сөйләшмәде. Аның каравы. Кифаясе каршында сандугач булып сайрый
Мәдинәгә серләремне түкмәсәм дә, бер кайтуда, аулакта калып (Мәдинә йомыш белән иптәш кызы янына киткән иде). Саимә апа белән икәүдән- икәү сөйләшеп утырдык Әллә үз итеп җылы каравына, әллә бүлдермичә тыңлый алуына, бөтен күңелемне ачтым да салдым ана Хәлемә керүче табылганга күңелем булып бераз яшь тә түгеп алдым әле
—И балакай Тормыш дигәнен артык катлаулы шул, яшь чакта түгел, чәчең агаргач та аңлап бетерә торган түгел. Ин мөһиме, эчеңдә ачу саклама, үскәнем Дошманыңны да аңларга, гафу итәргә тырыш. Кешене аңларга теләсәң, үзенне анын урынына куеп карарга кирәк,—диде Саимә апа —Эчтәге ачу кешене корт кебек кимерә ул. бөтен чир шуннан килеп чыга. Әтиеңә дә җиңел түгелдер Болай бер хәбәрсез, үз-үзенне ашап йөргәнче, кайтып күрен син. үскәнем Аңлашып яшәргә кирәк, үкенечкә калмасын
—Саимә апа. ә сез ирегезне гафу иттегезме сон?
— Кичердем мин аны Мәдинә генә гафу итә алмый Шул нәфрәте аркасында егетләрне янына якын җибәрми дә инде Лутчы ялгыз яшим.
ди. Алай ярамый, һәр кошның үз пары булырга тиеш. Югыйсә тормышның ни яме бар?
—Әти аркасында мин әнисез калдым...
—Алай димә, үскәнем. Кеше гаепләргә ашыкма. Барыбызны да язмыш йөртә. Кайчан үләсебез тәкъдирдә язып куелган инде, вакыты житсә, нишләсән дә юк. Калганы сәбәп кенә анын. Аллаһы Тәгаләнен әмереннән башка яфрак та селкенмәс, ди.
Аның сүзләре белән килешмим мин. Язмыш диләр, тәкъдир диләр... Жир шарында миллионлаган кеше яши, кем алар өчен тормыш планы төзеп утырсын?! Киләчәкне түгел, иртәгә, алдагы мизгелдә үзен ни көткәнен дә белми яши бит кеше. Ходай ничек күреп-күзәтеп, ярдәм итеп бетерсен ди?! Юктыр ла, кеше үз язмышын үзе билгелидер. Әгәр кемдер безнен өчен төзеп-корып куйган юл-сукмактан гына барсак, зиһен-акыл дигәннәре ниемә кирәк сон ул чагында? Өстәгеләр күрсәткән әзер юлдан атла рәхәтләнеп, тәкъдирдә язылганны үтәп тыныч кына яши бир. Уйлап баш ватасы да юк. Явыз гамәлләрен өчен ояласы, үкенәсе дә юк. Мин тәкъдирдә язганча эшләдем, дисен дә, шунын белән бигайбә, вәссәлам...
Олы кешегә каршы сөйләп, үземне тәрбиясез итеп күрсәтәсем килмәде, бу уйлар дөньяга чыкмый, күнелдә генә калды.
Саимә апа сүзен дәвам итте:
—Әтиеңне гаепләргә хакың юк, үскәнем. Ата хакы, ана хакы изге нәрсә ул. Мәдинәгә дә күпме сөйлим, юк, тыңламый, әтисен якын да китерми.
—Ул киләмени?
—Кызын ташламады Илһам, гел ярдәм итеп торды. Шуна күрә ана бер үпкәм юк.
Саимә апаның сүзе мина бик сәер тоелды, үзенне газап утларына салган сатлыкжан ирне гафу ит, имеш!
—Ә мин хыянәтне мәңге кичермәс идем!—дидем.
—Кичермәгәннән ни файда? Үзенә генә авыр була ич. Ачу саклап йөрмә, үскәнем, кайт, анлаш әтиен белән,—диде Саимә апа.
Тик ул күпме үгетләсә дә, мин үземнекен иттем, кайтмадым...
Әлмәт Казан түгел, тик Шатлык та түгел. Эзләгән, күрергә теләгән кешенне һәр көнне очрата алмыйсын.
Бирегә килүемә өч айлап вакыт үтте инде, ә Женяны күрергә насыйп булганы юк әле. Анын каравы, базардан чыгып барганда, Хәмидә апа белән мангайга-мангай сөзештек. Танымаганга салышып, тиз генә үтеп китмәкче идем, ул үзе күреп өлгерде:
Хәмидә апа минем исемне гел шулай бозып әйтә, үземә калса бик тә матур, бик тә назлы кадерле исемем аның авызыннан чүпрә салгандай күпереп-бүртеп, тупас яңгырашлы Нәръхыйзәгә әйләнеп чыга.
—Син нишләп йөрисең монда?
—Базарга килгән идем.
—Әтиен беләнме?
—Юк, үзем генә.
—Син кайда сон хәзер? Укып бетергәнсеңдер бит?
—Бетердем, райүзәктә, мәктәптә эшлим.
—Зарплатан күпме?
—Җитәрлек.
—Кияүгә чыкмадыңмы әле?
—Хәзерге яшьләргә ышаныч юк.
—Миндә ышаныч бар!
Шулай дигәч, Хәмидә апа, әйтер сүзен онытып, авызын ачып калды. Ничек әле болай, бер мокыт авыл кызы бик масаеп «Миндә ышаныч бар!» дип тора? Нинди хикмәте бар?
Хәмидә апа «э-э-э» дип торган арада мин хушлашып китеп бардым
Үзләре яшәгән урамда сөйләшеп торсак та, чәй эчәргә дә чакырмады «туганкай».
Әлмәттә авылдашлар күп, әллә ничә танышны күрдем инде. Минем биредә эшләвем-яшәвем хакында сүз безнекеләргә барып ирешми калмагандыр Тик ул тарафтан бернинди хәбәр юк. Әтием: «Кызым, хәлләрең ничек?»— дип, килеп хәлем белсә, күнелем эрер, бар үпкәм онытылыр иде дә бит Өметен өзеп, мина бөтенләй кул селтәмәгәндер ич?!
Ә беркөнне авылдашлар үзәк өзгеч, коточкыч хәбәр китереп тапшырдылар. Кифая авырлы! Кифая минем әтиемнән бала көтә!
Эчемә суык кереп тулды. Бар өметләр өзелде. Әтигә мин кирәк түгел Мин—кисеп ташланган тырнак. Уртак балалары тугач, энемә дә көн калмаячак...
—Ни булды, кызый?—Елаудан кызарынып-шешенеп беткән күзләремне күреп Мәдинә курка калды.—Берәрсе үлмәгәндер бит9
—Үлмәде... туарга тора...
—Елан! Кара, ничек үзенә бәйләмәкче була,—диде Мәдинә, мине тынлап бетергәч.—Бала тапканда үлсә ярар иде
—Яхшы булыр иде,—дидем мин дә.
Гомеремдә беренче тапкыр кешегә үлем теләдем Күнелемнен бик тирән бер почмагында рәхимсезлек дигән яман сыйфат яшеренеп яткан икән Әбиемнен, шайтан барыбызда да бар, ирек бирсән, баш күтәрергә генә тора, диюе хак икән...
.. Бар күңелем белән әтине көтсәм дә, теләгем кабул булмады. Минем янга әти түгел, Кифая апа килде. (Апа инде, апа яшьтәш түгел лә!)
Балаларның көндезге йокы вакыты иде, кызлар белән чәй эчеп утырабыз Ишек ачылган тавышка борылып карасам, бусагада Кифая апа басып тора! Корсагы иягенә җиткән, йөзен кара тап баскан, яңаклары суырылып төшкән. Шул хатынны яратамы әти, булмас, кит моннан. Әни монын янында чәчәк иде!
Аны күргәч тә урынымнан кузгалмагач, үзе дәште
—Наргизә, кил әле, сиңа сүзем бар иде
Икәү киенү-чишенү бүлмәсенә чыктык
—Исәнме...
—Исән!
Минем җавап шактый дорфа яңгырады
Кифая апа берни сизмәгәндәй тыныч кына сүз башлады
—Больницага УЗИга күренергә килгән идем. Сонга калганмын, прием беткән икән. Иртәгә иртүк барасы була инде. Бер килгән сине дә күреп, хәлләреңне белеп чыгыйм дидем
—Ник бер дә кайтып күренмисен? Әтиеңдә, әбиен дә көтә. Алай ярамый бит инде...
Бу сүзенә дә коры гына җавап бирдем Үзен күрәсем килеп тормаганны аңласын:
—Алдама, беркем көтми мине! Беркемгә кирәгем юк
Кифая апа:
—Син белмисен бит...—дип нидер әйтә башлаган иде, ачу белән аны бүлдердем:
-Беләм, бик яхшы беләм! Исегездә дә юк! Шул гомер минем белән
кызыксынган кеше булдымы?!
—Нишләп булмасын? Уйлама, бездә дә йөрәк бар, әтиен гел хәлеңне сорашып-белешеп тора.
—Әтине күргән дә, ишеткән дә юк.
—Ышанмасан, Роза Мәхмүтовнадан сора
Роза Мәхмүтовна—безнен бакча мөдире. Чынлап та, ана шалтыратып, сөйләшеп торды микәнни әти? Кифая олы башын кече итеп алдашмас бит Алайса, ник Роза апа миңа берни сиздермәгән? Әти әйтмәскә кушкандыр, мөгаен.
Бу бик тә, бик тә күнелле хәбәр иде. Эчкә бераз җылы керде. Тик Кифая апага берни сиздермәдем. Бу оятсыз хатынны мәнге якын итәсем юк. Корсагындагы баласы да энем белән икебезгә көндәш булачак җан гына. Бәхетле жан, безгә тиешле наз-мәхәббәт, кадер-хөрмәт хәзер тулаем ана эләгәчәк. Төпчек бала, җитмәсә сонарып та туса, бик кадерле була ди ул. Әти аны кулыннан да төшермәс инде.
—Ярар, сорармын.
—Наргизә, әниең үлгәннән соң әтиен мина өйләнмәсә, сина ни жинеллек булыр иде соң? Синең үз тормышың ләбаса. Ир-ат барыбер ялгыз яши алмый, мин булмасам, башкасы табылыр иде. Нигә шулай дошман күрәсең мине?
—Син булмасаң, әти белән чапмасан, әни үлмәс иде!
—Мин түгел, Гөлзадә үзе безнен арага керде. Мидхәт—минем яшьлек ярым, бар гаебем—аны яратуым.
—Яраткач, нигә башкага кияүгә чыктың, ник ирен үлгәч кенә әтине искә төшерден? Хәзер нишләсән дә юк инде, әнине кайтарып булмый.
—Беребез дә мәңгелек түгел.
—Әнигә кырык та тулмаган иде.
—Язмышы шулдыр.
Тагын шул язмыш! Бу да үз гөнаһын язмышка сылтамакчы. Дәртеңне тыя алмыйча, кеше иренә асылынсаң, язмыш була инде ул. Беркемнен дә үзен гаепле итеп калдырасы килми шул. Тукта, нәрсә дип минем алда шулай акланып маташа сон әле бу? Шул гомер дәшми йөрде-йөрде дә, хәзер исенә төшкән, ике арага күпер салмакчы була.
—Әнинен рәнҗүе барыбер төшәчәк, барыбер рәхәт күрмәячәксең!
—Каргама, Наргизә. Авырлы хатынны каргасаң, үз башына төшә диләр Сабыйның бер гөнаһы юк.
Кифая апаның күзләренә яшь тулды. Ә-ә, имәндә икән чикләвек, менә нәрсәдән курка икән бу! Туасы баласы хакына каршымда ак жәймә булып җәелеп маташа, шуна башын иеп, бәхиллек сорап килгән. Андый-мондый хәл булса, Наргизә гаепле аннары, шул гына каргаган иде. дияр, әти каршында мине начарга чыгарыр.
—Курыкма, мин сине каргамыйм,—дидем.
—Әгәр рәнҗеткән булсам, гафу ит.
Кифая апа күземә мөлдерәп карап тора. Мин сүзне икенчегә бордым:
—Кайда кунасың?
—Гостиницага барырмын, мөгаен.
—Ә ник Миндар абыйларга кермисең?
Кифая апа башын иеп дәшми торды. Аннары гаепле елмаеп:
—Хәмидә апа да... мине бик өнәп, яратып бетерми бугай...—диде.
—Кемне ярата сон ул?! Гостиницада йөрмә инде, бездә кунарсың.
Аңа адресны әйтеп, ничек барасын аңлатып, ачкычны тоттырып җибәрдем. Кифая апа каршы килмәде, шатланып, рәхмәт әйтә-әйтә, китеп барды.
Минем дә авырлы хатыннын рәнжешен аласым килми шул...
Бергә, бер бүлмәдә кунсак та, кич буе чөкердәшеп-сөйләшеп утырдык дип әйтә алмыйм. Кифая апа чәй эчте дә, сузылып яту ягын карады
—Арыдым, гаепләмәгез, аякларым шешенә,—диде.
Иртүк чыгып та китте
—Астыртын хатын бу, песи кебек утырган булса да. эче тулы корт түлке.
Мәдинә әтинең хатыны артыннан шундый сүзләр әйтеп калды
—Әй. кем белгән инде аны...—дидем мин. Сүзне тирәнәйтәсем килмәде. Анлашырга омтылып, ачыктан-ачык сөйләшүе, чакыруымны кире какмыйча минем янда куна калуы үги анама булган нәфрәтемне киметкән иде. Матур кәгазьгә төрми генә, турыдан әйткән сүзләре дә ихлас тоелды. Саимә апа кушканча, үземне анын урынына куеп карадым. Каенана, ир көйләп, үги балалар тәрбияләп яшәү ана да җинел түгелдер. Исәннәргә яшәргә кирәк, һәркем үзенчә бәхетле булырга азаплана
Киткәндә Кифая апа тагы бер кат әйтте:
—Без сиңа чит кешеләр түгел. Наргизә. Болай йөрмә, кайтып күрен. Илнар да сине сагына.
Белә минем йомшак жирне.
—Онытып та торам, сина хат язып җибәргән иде ул.
Хатка бик сөендем. «Апа. кайчан кайтасын? Мин сине бик сагындым».— дип язган энем. Шул сүзләрне укыгач, күңелем тулып чак елап җибәрмәдем. Кифая апа белән очрашу эзсез узмады. Жанымны сырып алган салкын бәсләрдән, үпкә-ачу юшкыннарыннан арынып, йомшара башладым бугай...
6
Эшли башлавыма унбер ай дигәндә ялга чыгарып җибәрделәр Ике ай буе ниләр эшләп бетим дә. кай тарафларга китеп олагыйм икән? Әлмәтнен тулай торагын саклап ятып булмас, авылга—туган йортка кайтырга кирәк' Ин якын кешеләрем: әбием, әтием. Илнар янына. Анда тагы бер кан кардәш—бәләкәй энем дә бар Әтинен улы булса да. белмим, якын итеп булырмы инде аны. Алдан ук баш ватудан файда юк. кайткач, күз күрер
Мәдинә: «Әйдә, кыргыйлар булып дингез буйларын айкап кайтабыз», дигән иде дә. тик ялларыбыз туры килмәде Ул төзелештә буяучы булып эшли, җәй—алар өчен урып-җыю вакыты Чернобыль авариясеннән сон ул якларга бару куркыныч та диләр әле Һавасы да. суы да зыянлы, имеш Безнен эштәге бер хатыннын ирен Чернобыльгә җибәргән булганнар, кайтып ярты ел да яши алмаган мескен Дингез буена башка вакытта барырбыз инде Бу юлы авылга кайтырга кирәк
Туган авыл, туган йорт бер генә була. Кайтырга кирәк'
Кулыма акча алу белән юлга җыена башладым Акча дигәннән, мин аны бик туздырмаска тырышам, ашау-эчүдән калганын саклык кенәгәсенә җыеп барам Үзем эшли торып, өйдәгеләрдән ярдәм сорап булмас Кем белә, бәлки зуйлар килеп чыгар Егетем әлегә юк-югын Сәлимне былтыр яз армиягә алганнар иде. аны озатырга кайтып булмады Очрашып йөрмәсәк тә. күршем, классташым, балачак дустым ләбаса Зәйнәбе озаткандыр әле. котәм дип вәгъдәләр биреп казгандыр Женяны очратуга да өметне өздем, бәлки ул Әлмәттән китеп үк баргандыр Хазык бит хәзер акча эшләр өчен Себер якларына барып урнаша, анда көрәп азазар. имеш «Рәхәт яшисең килсә. Себер киявен эләктерергә тырыш».—диләр мина эштәгеләр Байлыкка исем китми лә анысы Кешесе яхшы булсын Тик кем икән сон ул мина насыйп буласы яр. бармы икән ул дөньяда'’ Бәлки мин гомер
буе ялгыз каңгырап яшәргә тиешле бер бичара җандыр. . Йөрәктә һаман бушлык. Битарафлык диңгезендә шундый тыныч, тик нигәдер бик ямансу һәм куркыныч...
Шулай булыр инде, гомергә бер тапкыр юлга чыктым, анда да билет юк. Кире кайтып китәсе килмәде, берәр машина очрар әле дип юлга чыгып бастым. Көн җылы, аяз. Салкын тидерәм дип куркасы юк, рәхәтләнеп көтәргә була. Юл кырында гына наратлык, берьюлы саф һава да сулыйсын.
Янымнан эре-тере генә җинел машиналар җилдереп уза. Андыйларга ялыну файдасыз, чит кешене аласылары килми. Үзем дә утырырга атлыгып тормыйм, юньсез бәндәгә эләгүен бар. Шуна күрә автобусларга гына кул болгыйм. Ләкин алары да туктарга ашыкмый, үтәләр дә китәләр, үтәләр дә китәләр... Җиде юл чатын саклап ике сәгатьләп вакыт узды. Шулчак яныма соры «Жигули» килеп туктамасынмы! Кул күтәрми торып та туктагач шикләнә калдым, күрмәгәнгә сабышып аркамны куеп бастым.
—Эй, красавица! Куда едем?
Тавыш үтә дә таныш Йөрәгемә сеңгән, үткәннәрнең кайтавазы булып яңгырый торган кадерле, күңелгә бик якын тавыш. Ошаса да ошар икән! Кем ул Женяның тавышы белән сөйләшә? Кызыксынып машина иясенә карыйм һәм тетрәнеп китәм. Каршымда... Энекәем, чынмы бу. саташмыйммы?! Каршымда бит Женя үзе басып тора! Миңгерәү карашымны ана төбәп, сихерләнгән кебек катып калам.
Ул мине танымый бугай.
—Так едем или нет?—дип сорый.
—Женя...
—Да, Женя, а что? Мы знакомы что ли?!
Ничек инде... Ничек ул мине танымый?! Күз алдымнан кинәт югалуыннан куркып, йотылып-йотылып аңа карыйм. Бер дә үзгәрмәгән Женя, һаман шундый яшь, чибәр. Өс-башы ялт итеп тора. Бәйрәмгә барган кебек киенгән: ап-ак күлмәк, яхшы итеп үтүкләнгән соры чалбар. Йөзе шоп-шома итеп кырылган. Шул килеш фотога төшереп «Экран» журналына җибәрерлек!
Язмыш бар, күрәсең Менә бит очраштырды. Бу мизгелне ычкындырырга ярамый. Женя белән сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Шатлыгымны, дулкынлануымны йөзгә чыгармаска тырышып, ипләп кенә арткы утыргычка урнашам. Танырмы икән? Ни дияр, онытканмы мине, юкмы? Хисләре сүнмәгәнме? Күңел тулы сорау.
—Вам куда?
Мин әйткәч, «Ә-ә, беләм, ул якларда булганым бар»,—диде.
Кузгалып киттек, көзгедә Женянын сөйкемле йөзе чагыла. Кин маңгай, тигез кашлар, ягымлы зәнгәр күзләр. Чибәр дә инде үзе. Юк, онытмаганмын икән аны. Мин уйлаганча булды, шикләнүем рас килде: Женяны күрүгә күңел түрендә йокымсырап, пыскып яткан бөтен хисләрем өр-яңадан дөрләп кабынды. Кифая апаны аңларга була .
—Без танышмы?—дип кабатлап сорый Женя, көзгесеннән мине күзәтә- күзәтә.
Шул хәтле үзгәрдем микәнни?
—Таныш идек.
—Беләсезме, эшем шундый, күп кешеләр белән очрашырга туры килә. Хәтерләп бетерә алмыйм.
И тавышы! Шул кадәр тансык, сагынылган. Күзем күргәнгә күңелем ышанмый: миннән кул сузымында гына дөньяда бер кадерле кешем Женя утыра! Юл озын, көзгедәге чагылышын туйганчы кара, баллы тавышын рәхәтләнеп тынла. Наргизә, сиңа бүген җәйге кояш булып Бәхет әфәнде үзе елмая!
Әнгәмәне өзәсем килми:
—Сез ул чакта төзелештә эшли идегез..
—Ташладым мин ул рабский трудны, нафиг! Эше авыр, акчасы юк. Капитализмны каршыларга әзерләнәбез. Частник мин хәзер, үземә үзем хужа.
—Нинди эш белән шөгыльләнәсез?
—Шәп, күнелле эш. Чит ил кассеталары сатабыз. Нинди генә фильмнар юк! Обалденно! Секс-мекс, короче. Халык егылып ала. Күрерсең, бер-ике елдан бездә сексуальная революция башланачак. Короче, безне алда бик күнелле тормыш көтә, чибәркәй!
Женя авызыннан мондый сүзләр ишетү күнелле түгел. Кыхзар белән шулай сөйләшәләр димени?!
—Телисенме, сиңа да берне бүләк итәм, өйрәнә торырсың. Кияүдәме син?
-Юк.
—Татып караганын бармы сон?
Бу сорау мина ошамый, шуңа күрә ишетмәмешкә салышып, дәшмим Женя көзгегә үрелеп карыи-карый, авызын ерып, миннән җавап көтә
—Неужели целька?
Абау, нинди ямьсез сөйләшү Болай булса, юл артык озын тоелыр Мина бик күңелсез булып китә, әле бая гына бөтен барлыгымны биләп алган шатлык дулкыннары басылып-тынып кала. Үзгәргән Женя, үзгәргән... Ә бәлки үзгәрмәгәндер, гел шундый булгандыр Күпме генә беләм сон мин аны?! Бригадирлары ни дигән иде, истә бит «Сак бул, Наргизә, ачылма бу кешегә!». И, Аллам, танымаса гына ярар иде Мин бер йомгакка җыерылып, куырылып утырам.
Бераз сөйләшми баргач, Женя машинаны кинәт туктата.
—А ведь я вспомнил! Ты—Настя!
Мин дәшмим. Женя мина туп-туры төбәлеп сынап карый, карашы белән баштанаяк тикшереп чыга:
—Точно, Настя! Теге идиот парторг кызы. Синен белән расчет ясалмый калды бит, лапочка. Бурычыңны кайтарасын бар
Ялгышам, ул мине танымады, башка Настя белән бутый. Минем Женяга бернинди бурычым юк.
—Болай булгач, җиләккә кереп чыкмый булмас
Мин әле Женянын тел төбен аңламыйм
—Бу вакытта нинди җиләк булсын?
—Җиләге булмаса. шомырты булыр. Изелеп пешкән! Амм Авызда эри, кабасында йотасын —Женя мина борылып, иреннәрен чупылдатып куйды, майлы, мәгънәле карашы һич тә яхшылык вәгъдә итми иде
Мин анын кинаяле сүзләрен аңламаганга сабышып, бик җитди итеп
—Шомыртка кызлар белән барырбыз,—дим
- Кызлар белән9! Ха-ха-ха —Женя табигый булмаганча көчәнеп, ямьсез итеп көлеп җибәрә. Үзе көлә, ә карашыннан нәфрәт очкыннары сибелә —Урманда егетләр белән йөрергә кирәк, лапочка' Шунда гына җиләге дә. шомырты да тәмле була!
Женянын тупаслыгыннан күңелем рәнжи Әллә төшеп калыргамы? Ләкин мин аны-моны уйлап өлгергәнче машина кинәт кузгалып китә, олы юлдан читкә борылып наратлыкка таба юнәләбез.
—Так, Настенька. Менә шунда алыш-биреш ясарбыз инде без синен белән
Мин ишеккә ябышам:
—Туктамасан, сикерәм!
—Гарип каласын киләме? Пожалуста, сикер.
Урман эченә килеп кердек. Бөтен барлыгымны курку хисе биләп алды. Женяны күрү шатлыгы машина тәгәрмәче астында тапталып-изелеп жиргә сенде...
Туктадык. Женя ишекне киереп ачты:
—Төш!
Мин кузгалмадым.
—Төш диләр сина!—Женя көчле куллары белән мине машинадан тартып чыгарды.—Иди ко мне, лапочка...
—Җибәр!
—Юк инде, татарочка моя, теге вакытта синен аркада эт итеп кыйнап ташладылар. Күпме эшләп, тиешле акчабызны алалмадык. Парторг папашан тырышты. Хәзер барысы өчен дә түләрсен!
Минем каршымда бөтенләй башка Женя, анын күзләре котырган үгезнеке кебек акайган, карашында—кабер суыклары. Ул беләкләремне умырып кыскан. Анын кулларыннан ычкынмакчы булып тыпырчынам, ләкин ул да булмый, Женя тез астыма китереп тибә дә, мине жиргә егып сала, авыр гәүдәсе белән өстемә каплана. Колагыма ерткыч мышнавы ягыла, йөземне селәгәйле иреннәр ялый, әрсез, тупас куллар күлмәк изүемә кереп, күкрәгемне капшый... Йә, Аллам, ничә еллар буе шул кабахәт жан өчен ут йоттыммы, шул иблисне сагынып, яшь түктемме9! Жанымны нәфрәт, җирәнү хисләре биләп ала, бар көчемне жыеп, өстемдәге кешене этеп жибәрәм. Торып йөгермәкче булам, тик ул мине кабат эләктереп ала.
—Карышып маташа тагы, сучка!—дип бар көченә чигәмә китереп суга.
Шуннан ни булганын мин хәтерләмим...
Аңыма килгәндә жир тетри, баш өстемдә күк чайкала иде. Кояш әле бер. әле икенче якка авыша. Кайдандыр «тыр-тыр» иткән эчпошыргыч тавыш ишетелә. Мин үзем дә никтер чайкалам. Ни булды? Кайда мин9 Бөтен тәнемдә коточкыч авырту, хәлсезлек. Бигрәк тә башым ярылып-ярылып сызлый. Шул авыртуны сыпырып төшермәкче булып, кулымны башка куям, бармакларым никтер юешләнә. Мин су эчендә ятаммы әллә? Бәлки шуна чайкаламдыр. Су турында уйлау белән үтереп эчәсе килә башлый, иреннәрем сусаудан ярылып беткән кебек. «Су, су, су...»—дип пышылдыйм, тик мине беркем ишетми. Баягы эчпошыргыч тавыш кына колагымны ярып керә: «Тыр-тыр-тыр...» Дымлы бармакларны иренемә тидерәм. ниндидер төче тәм сизәм. Ни сон бу? Кан түгелме сон? Кан бит бу! Мин яралымыни9!
Әле берни аңламыйм, берни хәтерләмим. Башымда буталчык уйлар өермәсе генә. Шулчак мине нидер өскә чөя. башымда коточкыч авырту тоеп, кабат билгесезлеккә, караңгылыкка китеп югалам...
Күземне ачканда каршымда зәнгәр киемле кеше басып тора иде. Ул гүя зәңгәр томан эченнән килеп чыкты. Томан тарала барды, кешенең кавын кебек озынча башы пәйда булды, аның чәчләре дә. каш-керфекләре дә, сипкел баскан йөзе дә сары, бары тик күзләре генә сары башаклар арасына кереп буталган күкчәчәктәй зәнгәр иде. Мин ана төбәлеп-төбәлеп карыйм, тик таный алмыйм. Милиционерлар арасында танышларым юк. Нигә килгән ул минем янга, ни кирәк аңа?
—Тә-әк... Кем булабыз инде без?
—Мин кайда?
Мина милиционер түгел, ниндидер хатын-кыз жавап бирде: —Борчылма, больницада син.
Шундый ягымлы тавыш иясен күрергә теләп, башымны борган идем, авыртудан күзләремә яшь атылып чыкты
—Кузгалма, апаем, тыныч кына ят
Бу юлы тавыш баш очымда гына ишетелде, каршымда ак халатлы апа басып тора иде.
—Чурт вазми. монын сөйләшерлек рәте дә юк бит,—ди милиционер кайдадыр себерелеп йөриләр дә, безгә шуларнын пычрагын җыярга кала.
—Алай димәгез инде,—ди ак халатлы апа —Бигрәк каты кыйнаганнар бичараны.
—Бирмәгәндер. Бирәсе булмагач, ничего урманда йөрергә!
Мин аларнын сүзләренә төшенеп бетә алмыйм әле. Кем турында сөйләшүләрен дә аңламыйм.
—Кычкырыбрак әйт, ишетмим
Кычкырып әйттем түгелме сон инде? Үз тавышымнан хәтта башым чынлап китте.
—Бәлки иртәгә килерсез? Күреп торасыз, хәле юк бит
—Көн саен свиданиегә килеп йөрергә вакыт юк минем Безнен эштә оперативность кирәк. Кайнар эздән йөрмәсән. шиш, тотарсын көчләүчене Йә. ялындырма, сөйлә, ни булды анда сезнен?
Кайда? Кайчан? Мин белмим, берни хәтерләмим. Бернинди уйсыз буш карашымны милиционерга төбим
—Да-а... Пожалуй, берни барып чыкмас, тәки иртәгә килергә калыр
Милиционер күз алдымнан югала, анын дөп-дөп баскан аяк тавышлары ерагая.
Янымда ак халатлы апа гына кала.
—Кайгырма, сенлем. Хәтерен кайтыр, син әле шок хәлендә. Үзен белән ни булганын исенә төшерергә тырыш. Сине жәберләгән бәндә тиешле жәзасын алырга тиеш. Табарлар, утыртырлар
Бу апанын тавышы бигрәк йомшак, шундый назлы. Әнинекенә охшаган Тизрәк әни килсен иде. аны күрәсем килә.
Күзем йомыла, төшемдә наратлар күрәм, бик күп наратлар. Шундый төзләр, шундый биекләр. Алар гүя вальс бииләр, әйләнәләр дә әйләнәләр...
Мин тонлә уяндым Ап-айнык булып. Акылым жәйге күктәй аяз иде Уянуга барысын да искә төшердем Авылга кайтырга жыснып. юлга чыгып басуымны. Женяны очратуымны, анын сүзләрен, кизәнүләрен искә төшердем. Тик ничек больницага килеп эләгүемне күпме тырышсам да исемә төшерә алмадым. Сорау алырга килгән милиционер да. анын сүзләре дә хәтеремдә яңарды Уйлап ята торгач аңладым. Женя мине кыйнаган гына түгел, ансыз хәлемдә көчләгән дә Кара эшен башкаргач, ташлап китеп барган. Кемдер мине табып алган, больницага китергән. Мөгаен, шулай булгандыр
Хәлләр шәптән түгел...
Иртәгә кабат көнбагыш башлы милиционер килер, үзенен мәгънәсез, оятсыз сорауларын яудырыр Мин ана барысын да сөйләп бирергә тиеш Аннары суд булачак Аннары инде миңа төртеп күрсәтәчәкләр, менә бу бичара кызны мәсхәрә иткәннәр, аны хәзер кем кияүгә ала инде, и мескен, диячәкләр. Хәбәр авылга да кайтачак «Мидхәт кызы оятка калган, жәй буе чапкан урысы көчләгән икән. Парторг кызлары да фәрештә түгел, үз баласы шундый булгач, башкаларны өйрәтеп йөрисе дә юк. Авыл егетләрен
санламый кәпрәеп йөрсән, менә шулай була ул...» Һәм башкалар, һәм башкалар...
Безнең авыл апаларына гайбәт өчен җим генә бир. Ач кош балаларыдай авызларын ачып, йотарга гына торалар. Кеше кайгысы кем өчендер күнел юанычы... Әбиемә хәтле: «Теләгәнеңне алдыңмы, мәсхәрәгә калдыңмы?!»— дип мыскыл итәр әле. Кифаясы да тыштан кайгырган булып кыланса да, эчтән генә сөенер, менә, бик борын күтәреп йөргән иден дә, акылга утырттылармы, дияр...
Гайбәте бер хәл, минем язмышым җимерелде әле монда. Киләчәгемнең кояшын урладылар. Үтәр сукмакларыма гөл түгел, көлләр сибелгән Бәхеткә илтер күперләр янган...
Бернинди суд булмаска тиеш! Качарга, каядыр китеп югалырга кирәк! Минем кем икәнне белмиләр, янымда бернинди документым юк иде Саклык кассасында азмы-күпме җыйган акчам бар, шуларны алырга да. даның дөньяга таралганчы бу шәһәрдән чыгып таярга кирәк. Еракка, еракка китәргә!
Минем бер генә барыр җирем бар: ул Майлысу. Анда әниемнең туганы Фатыйма апа яши, ул мине куып чыгармас, үз янына сыйдырыр Минем кайдалыгымны беркем белмәс. Югалган икән, югалган. Югалган кешеләр дөнья тулы, мин беренчесе дә, соңгысы да түгел...
7
—Горбачев илне таратып бетерә, әйтте диярсез. Россиягә Иван Грозный. Сталин кебек каты куллар кирәк. Безнең халык каешка өйрәнгән ул. ялкау урысны башкача тыңлатып булмый. Ә бу интеллигент илне таратачак. Башы-аягы белән Америка алдына китереп салачак. Факт, шулай булачак! Безгәме сон инде демократия?! Әкият! Урыска эчәргә булсын. Ә Горбачев аның көн-төн суыра торган тәмле сускиен тартып алды, анти-алко-голь-ная кам-па-ния, имеш! Тфу. адәм көлкесе! Урыс эчмиме сон инде'1' Шунсыз яши алмый бит ул. Юк, бу демагогтан тучны рәт чыкмый. Всё коту под хвост. Демократия дигән нәрсәне безнен халык мәнге дә аңламаячак. Илдә бардак башлана, мин әйтте, диярсез. Факт, шулай булачак' Брежнев та бозау булды, халык урлашырга өйрәнде. Ә хәзер гупчим бардак булачак. Сталин кирәк, Сталин!
Аскы ятакта зур корсагын кочаклап, бертуктамый маңгай тирен сөртеп утыручы абзый баядан бирде лыгырдый да лыгырдый. Бер колагымда анын тавышы чынлый, икенчесендә поезд тәгәрмәчләре тукылдый: «тыкы-тыкы, тыкы-тыкы. .» Абзый каршында, уйлы карашын тәрәзәгә текәп, орчык кадәрле генә бер әби утыра. Тыңлыймы ул бу тел бистәсен, аңлыймы, белмим. Абзыйның бер олау сөйләп ташлаган сүзләренә ни кушылмый, ни каршы дәшми. Ә тегесе туктарга уйламый да, һаман үзенекен такылдый Туйдырып бетерде инде. Каян гына шундый мәгънәсез юлдаш туры килде Баядан бирле йокламакчы булып азапланам, башымны мендәр белән дә каплап карадым, файдасы юк, бер кирәкмәгән сүзләр әллә каян саркып керәләр дә, шишара кебек башыма коелалар. Ярый ла. мин өске киштәдә ятам, тел бистәсе каршында утыручы мескен әбигә Ходай ярдәм бирсен.
Бердәнбер тыңлаучысының битарафлыгына, үзенен акыллы, дөрес сүзләрен күтәреп, хуплап алмавына абзый үртәлде:
—Бабуля, син саңгыраумы әллә?—дип сорады
Миңа кызык булып китте, шыпырт кына үрелеп аска карадым.
Әби аның соравыннан битәр, тынып калуына гаҗәпләнде бугай, карашын иренеп кенә юлдашына күчерде дә, гаепле елмаеп куйды.
—Ни панимайт бит...
Пырхылдап җибәрмәс өчен мендәремне тешләдем. Вәт шәп булды бу. Хәзер авызын йомар инде абзан, йә башка буш колак эзләп китәр. Мина гына бәйләнмәсен, шуна йоклаганга салышып ятам.
—Не понимайт. да... Ну народ... стадо баранов! Поймешь, но поздно будет, старая карга,—дип сукрана-сукрана чыгып китте абзый.
Хәзер инде әбинең теле ачылды:
—Уф, Аллага шөкер, әллә кайчан шулай кирәк иде, кеше миңгерәтеп утырасың монда. Синең Горбачевыннан башка кайгым беткән ди. Миңа димәгәе, чукынышып бетсеннәр. Яшисен яшәгән инде. Кем булса да гади халыкны кайгыртмый барыбер. Безгә гомер буе нужа куарга, и Алла... Кысыр хәсрәт белән башымны катырып утырмаса сон.
Әби белән без Куйбышевта бергә утырган идек. Аны улы белән килене озатып калды. Мәнгегә аерылышкан кебек бик озак хушлаштылар. Ике тарафтан да бәйнә-бәйнә үгет-нәсихәтләр бирелде.
—Әнкәй, зинһар, теләсә кемгә ышанып ияреп китә күрмә. Миңлегөлнең килеп каршылавын көт.—дип кат-кат кисәтте улы.
—Беләм. улым, беләм. Юл йөргәнем бар. бала-чага түгел. Минем ише карчыклар кемгә кирәк? Үзегезне саклагыз. Әлбирт сонлап йөрмәсен. Бандитларга ияреп китәр дип котым оча,—диде әби
Минем кыяфәт тә бандитларныкыннан ким түгел иде. шуңа күрә, вагонга керү белән, урын-жир алганчы ук. өске ятакка менеп кунакладым да, поезд кузгалып киткәнче тынымны да чыгармадым Әмма өч тәүлек буе качып ятып булмый, анда-монда барып килгән арада да әбинең очлы күзе барысын да күреп-чамалап алды. Тик аның да бу дөньяда беренче көн генә яшәве түгел, әллә ни исе китмәде, хәлемә кереп:
— Ирең кыйнадымы әллә?—дип кенә сорады.
Миңа җавап эзләп баш ватасы да калмады. Бик шатланып, «ирем»нән зарлана башладым.
—Эчәдер әле. иблис. Шул шайтан суы адәмнәрнен акылын томалый,— диде әби.
—Эчә шул...
—Кибеттә булмаса, җир тишегеннән табып булса да эчәләр, имансызлар. Ул якка башлары эшли аларнын. Минеке дә башы-аягы белән кереп чумган иде. Сугыштан өйрәнеп кайтты. Ана хәтле аракы дигән нәрсәнен барлыгын да белми идек. Картайгач та ташламады, намаз укып утырасы урында шуны чөмерә иде. Теге дөньяда җавап бирәсен бар. иртәнге намазынны булса да укы, дип үгетли идем, кая ул! Намаз укымагансың дип кире борып кайтармаслар әле. дип авыз гына ера иде. И-и. бозылды ирләр, бозылды Шул нәрсә авызларына керсә, зина да кылалар, кан да коялар
Әби миңа кызганыч караш ташлады:
—Ярый әле исән калгансың, олан. Бөтенләй имгәтеп ташламаган. Инде кая барасын сон?
—Әндижанга. апамнарга.
—И-и. бәбкәм, юлын бигрәк ерак икән Башка туганнарың юкмыни? Киткәнснне ирең беләме сон? Эхләп бармагае тагын
—Юк, бармас. Миннән котылганына шатланып утырадыр әле
—Алдагысы хәерле булсын, дин. Ходайдан бәхет, тәүфикълы иптәш сора.
Әби миңа байтак акыл өйрәтте. Мин дә ярыйсы гына борчак сиптем Юлда очраган бер кешегә тормыш юлыңны бәйнә-бәйнә сөйләп утырмассың бит.
Оренбургка җиткәч, безнең янга менә бу акыл иясе, тел бистәсе менеп кунаклады. Салават күперенең барча төсләре белән бизәлгән «нурлы»
йөземне моңа күрсәтмәс өчен, мин тизрәк ятагыма менеп постым, урысча сөйләшүенең рәте-чираты булмаган әби дә телен аркылы тешләде.
Абзый, кереп урнашу белән, уфылдый-уфылдый сумкасыннан бер еллык запасын чыгарып, башта рәхәтләнеп сыйланды. Болай да мул корсагына бербөтен кыздырган тавык ите, өч күкәй, ике помидорны озатты, аннары аларны ике шешә сөт белән юдырып төшерде Монын хәтле дә күп итеп, монын хәтле дә тавышланып, бөтен вагонны дер селкетеп ашаган кешене күргән юк иде әле. Авызын чапылдатканы хәтта тәгәрмәч тавышларын да күмеп китә. Тамагы туйгач, абзый, киерелеп утырды да, күнелен бушатырга кереште, сәгать буе нотык сөйләде. Биредә үзенә сокланучылар, харап акыллы сүзләрен хуплаучылар табылмагач, безнен бәхеттән, яна буш колак эзләп чыгып китте.
—Тавышы башыма капты чисти, мәгънә белмәсә дә белмәс икән...
Әби үзалдына мыгырдана-мыгырдана, урын жәйде, теге жәфа әйләнеп кергәнче, ятып калыйм дигәндер инде.
Колагымда бер генә тавыш яңгырап калды: «тыкы-тыкы, тыкы-тыкы...» Бусына түзеп була. Бишек жыры кебек йоклата торган бертөрле көй. Тирбәлә-тирбәлә тыңлап барасын. Йоклыйсы иде тизрәк, беразга булса да баш авыртуы онытылып торыр иде, сызлап та куя. Женя сукканнан гына болай булмас, егылганда берәр каты нәрсәгә ныклап бәрелгәнмендер, мөгаен. И, Алла, канга батып, ансыз яткан кешене мыскыл итәр өчен бөтенләй жансыз-кансыз булырга кирәктер. Чит ил видикларын карый- карый үзе дә маньякка әйләнгәнме әллә ул? Башта ук шулай рәхимсез булгандыр, яхшы булып кыланган гынадыр дип уйлыйсым килми. Әллә үземнен сукыр, беркатлы булуымны таныйсым килмиме?! Юк-юк, андый түгел иде Женя, бөтенләй башка, шундый ягымлы, назлы иде. Анын белән үткәргән көн-кичләрем күнелдә шундый матур истәлек булып калды лабаса. Югыйсә шулай өзелеп сагыныр идемме? Язмыш, имеш. Авылына кайтырга чыккач, Наргизәне очратсын да, тотып кыйнасын, мыскыл итсен әле дип, юлыма Женяны Аллаһы Тәгалә чыгармагандыр бит. Минем тәкъдир китабыма шул күрәчәкне ул язып куйды микәнни9 Юк, булмас, Ходай шул хәтле мәрхәмәтсез түгелдер. Минем ана ни зыяным тигән?
...Иксез-чиксез дала буйлап поезд алга ашыга. Туган авылым, якыннарым белән бәйләгән жеп алардан ерагайган саен тартыла-тартыла барыр да бөтенләй өзелер инде. Үткәннәремне мәңгегә яндырып китәм, кире кайтмаска дип китәм...
Китү жинел булмады.
Больницадан төн уртасында чыгып качтым. Качтым дию генә жинел, басып торырлык та хәлем юк иде. Ярый әле палатам беренче катта, дежур врач, медсестраның күзенә чалынмас өчен тәрәзәдән генә чыгып шылдым Тулай торакка кайтып җиткәнче әллә ничә тапкыр туктап хәл алырга туры килде. Төнлә куркыныч та бит әле. Башымдагы ап-ак бинт светофор уты сыман әллә кайдан балкып-күренеп тора. Бер ишегалдында яшьләр эчеп- гөрләшеп утыра иде, көләргә-үртәргә тотындылар:
—Карагыз әле, өрәк йөри! Өрәкләргә ау оештырырга кирәк!
Тулай торакка кайтып җиткәндә тан беленә башлаган иде инде, жеп өзәрлек тә хәл юк. тизрәк керәсе дә урынга гына авасы. Тик... Бу вакытта тулай торак ачык була димени? Бикләгәннәр, әлбәттә, кем мине көтеп утырсын?! Вахтадагы апага бу килеш күренәсе килми. Аркамны салкын диварга терәп чирәмдә хәл җыеп утырдым-утырдым да. тулай торакка беркемгә сиздерми керү юлларын эзләп киттем. Ирләр бәдрәфенең тәрәзәсе ябылмаган булып чыкты, тәмәке исләре урамга чаклы аңкып тора Кысыла-
кысыла шуннан керә башлаган илем, эчке яктан кемдер тартып-кочаклап алмасынмы! Куркудан котым калмады Карасам, каршымда исерек бер егет чайкалып басып тора. Телен көчкә әйләндереп:
—Смелая девушка!—диде —Кому это ты в гости собралась, душечка? Не ко мне ли?
—Ярдәм ит, зинһар Мине кыйнадылар, тик беркемгә әйтмә.
Егет бармагын иреннәренә китерде:
—Могила!
—Коридорда кеше юкмы?
—Абсолютно никого! Ты да я. и мы вдвоем! Пошли'
Әкрен генә басып, өченче катка күтәрелдек. Икебез дә чайкалабыз, мин дә исеректән һич ким түгел. Бүлмәмә килеп житкәч. егетне тагын бер кат кисәттем:
— Беркемгә әйтмә, яме Син мине күрмәдең, килештекме’
Егет елмаеп кул гына болгады
Мәдинә дөньясын онытып йоклый иде. Баштанаяк юрганымны ябынып, мин дә урынга аудым.
—Кызый, син нишләп монда? Кайтып китмәдеңмени?—дип сорады иртән Мәдинә.
Юрган астыннан йокы аралаш мыгырданып жавап бирдем:
—Автобус ватылды, кире кайттык
—Ә-ә,— дигән булды Мәдинә.
Анарда минем кайгы түгел иде. Ашык-пошык жыенды да эшкә чыгып китте. Адымнары ерагайгач, мин дә урыннан кузгалдым. Хәлләр мөшкел, сызламаган жир юк. Кыяфәтем һич тә шәп түгел. Көзгегә карагач, имәнеп киттем хәтта. Күз төпләрем күгәреп чыккан, сул янак шешенгән Шулай да, башка яулык бәйләп, биткә кара күзлек элеп тәвәккәлләп чыгып киттем Чөнки саклык кассасындагы акчамны алырга кирәк Барам шулай кача-поса, урамдагы һәр кеше мина аптырап карый төсле Танышларны очратудан куркып, погонлы кеше күргән саен сискәнеп, катырак жил иссә дә таралып китәргә торган «җимерек» гәүдәмне көч-хәл белән өстерәп, йомышларымны үтәп йөрдем. Мәдинә кайтканчы тулай торактан чыгып китәргә, анын күзенә башка чалынмаска кирәк иде Ул мине бу кыяфәттә күрергә тиеш түгел Кием-салым ише әйберләрне күтәрерлек хәл булмагач, үзем белән акча, документларны гына алдым да, вокзалга юнәлдем
Инде менә Мәскәү-Ташкент поездында барам
Әлегә мине эзләүче юктыр. Әлегә югалуымны белүче дә юктыр Авылдагылар өчен мин Әлмәттә. ә Әлмәттәгеләр мине авылда дип белә
Шуңа күрә күңелем тыныч. Алдагысын күз күрер. Минем бернәрсә турында уйлыйсым килми Бары ял итәсем, үзем белән булган бу жан өшсткеч вакыйганы тизрәк онытасым килә. Барысын-барысын онытып, дөньяга өр-янадан тугандай яшисем килә
Тормышымны тәүге кардай ап-ак. чиста биттән башлар өчен, үз-үземнән качып, бик ерак, бик озын юлга чыктым мин Үткәннәрдән башка киләчәк юк диләр. Әмма угкәннәргә нокта куелган, пәрдә корылган, август аенын кояшлы бер көнендә таныш түгел юллар буйлап, ашкына-ашкына. билгесез киләчәгемә таба, таулар артындагы кояшны эзләп китеп барам Анда—яна дуслар, яна танышлар, яна серле тормыш Балки әле яна. саф мәхәббәт тә... Үткән белән киләчәк арасында!ы күпер дөрләп янды, кире кайтыр юллар мәнгегә өзелгән Хәтта поезд тәгәрмәчләре дә. минем уйларым белән килешкәндәй, «тыкы-тыкы» диюеннән туктап, «ө-зел-де. ө-зел-де» дип кабатлый кебек
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Жизнәм яшь вакытта харап чибәр кеше булган. Анын гаилә альбомындагы сурәтләрен карыйм да тан калам. Чиста тулы йөз, тигез кара кашлар, йөрәгеңә утлы ук булып кадалырлык үткен, кыю караш Ул чәчләр! Шундый куе, күпереп дулкынланып тора Чибәр инде, чибәр, бу йөздән бер гаеп тапмассың. Карлыгандай кара күзләренең шаккатмады матур икәнлеге шул тонык сыйфатсыз рәсемдә дә кычкырып тора. Фатыйма апанын бер күрүдә гашыйк булуы гаҗәпмени9! Әнисен елата-елата, артына да борылып карамыйча шул егеткә ияреп чыгып киткән бит авылдан. Әле кая диген, гомер күрмәгән җиде ят җиргә, кырыс каенана белән каената янына. Алар газиз улларын туган якка өйләнергә дип кайтарып җибәрәләр Чыбык очы туганнары инде кәләш тә табып куйган була, бирнәләрен җыештырып, ияртеп кенә китәсе. Төенчекләре өстендә булачак киявен дүрт күз белән көтеп утыра ул кызый. Кайта Ләбиб, кичен киенеп-ясанып тугайга төшеп китә. Апасы кәләшнең ниндирәк икәнен бәйнә-бәйнә аңлата: «Арада ин чибәре булыр, өстендә зәңгәр чәчәкле ситсы күлмәк булыр. .» Эзләп таба Ләбиб кызны, кич буе шунын янында бөтерелә, озатып кайта Өч көннән үзе белән ияртеп алып та китә Ә теге кәләш төенчекләре өстендә утырып елап кала... Ләкин Фатыйма апаны да кәнфит-күмәч белән көтеп тормыйлар. Мәхәббәт сихереннән бик тиз айный, канатланып менеп киткән җиде кат күгеннән каты җиргә мәтәлеп төшә...
Фатыйма апа үзе турында сөйләгәндә, мине ахирәте урынына күреп, күнел төбендәге бөтен серен чыгарып селки:
—Әй сагындым да сон шул чакларда авылны, еламаган көн юк иде Ләбиб чибәр, миңа гына карап утырмый, төрле якка чаба, ана кызык кирәк. Ә минем итәк бозга ябышкан, кулда ике бала. Өйдәге эшне тавык чүпләп бетерә торган түгел. Каенатам харап та кырыс кеше иде. И-и, яшәдек инде, ничекләр түзеп бетелгәндер. Яшьлек белән генә сизелмәгәндер.
Хәзер каенана да, каената да юк. үзләре салган кыр хәтле йортта өчәү яшәп яталар. Ләбиб абый сурәттәге егеткә бөтенләй охшамаган. Гүя ул матур йөзне кемдер кыра-кыра каерып алган да. анын урынына бака тиресе ябыштырып куйган. Жир астында кояш күрми эшләгәнгәме, әллә эше зыянлы булгангамы, мин белгән шахтер абыйларның күбесе әнә нинди гайре табигый яшькелт-кара шадра йөзле, җыерчык өстендә җыерчык.
Ләбиб абый картларча бөкрәеп, иннәрен җыерып йөри Ул гадәте дә эше белән бәйледер, мөгаен. Жир астында күкрәк киереп, борын чөеп йөреп булмыйдыр шул.
Ә Фатыйма апа һаман матур әле. Үзен бик карап-тәрбияләп кенә тора. Витаминнарны учлап-учлап ашый Анын файдасы турында сөйли-сөйли. минем башны да катырып бетерде. Югыйсә төймә-төймә дару эчкәнче, рәхәтләнеп яшелчә-җимеш аша! Әллә каян эзләп йөрисе юк. тулып ята бит. Карбызлар аяк астында тәгәрәп йөри, өрек-алмалар кайнар кояш астында изелеп пешә, өз дә рәхәтләнеп сыйлан, сатып аласы юк. Бакчага чыксаң, киерелеп басарга буш урын тапмассың, ни кызганыч булса да. агачтан коелган җиләк-җимешне изеп-таптап йөрергә туры килә. Монда бик тырышсаң да ачка үлеп булмыйдыр, ризык үзе синен арттан йөри.
Мин дә тауларга карап кына утырмыйм анысы, бер атна да кунак булмый, эшкә урнаштым. Дөресе. Фатыйма апа урнаштырды. Үзе эшләгән җирдән бернинди мәшәкатьсез медицина тикшерүе үткәнгә белешмә алып бирде дә, балалар бакчасына тәрбияче итеп кертеп тә җибәрде. Мондагы халык Россия белән чагыштырганда гадирәк, җинелрәк яши кебек, мең төрле инструкиия-кагыйдәләр белән баш ватмыйлар. Бары «Сум-Тәнкә әфәнде»гә генә кадер-хөрмәт зур, акча янчыгың калынрак булган саен юлын кинрәк.
сулышын иркенрәк, карашын кыюрак була. Бу «ышанычлы иптәшләр* белән барча ишекләрне дә аяк тибеп ача аласын. Мин моны Әндижанга килеп төшкәч тә аңлаган идем.
Автовокзал кассасыннан билет алдым да, рейсны игълан итүләрен бер гамьсез көтеп утырам. Кузгалыр вакыт житте, тик белдерү-фәлән биргәннәре ишегелми. Аптырагач, урамга чыгып, үземә кирәкле автобусны эзли башладым. Карасам, бу инде кузгалып китеп тә бара. Кулымны селти- селти, билетымны күрсәтеп, туктаттым моны, этелә-төртелә кердем. Автобус тулы халык. Минем урында башына чуклы-чуклы чуар яулык бәйләгән, түгәрәк йөзе кояшта янып-каралып беткән бер үзбәкме, кыргызмы апае киерелеп утыра.
И-и, беркатлы авыл баласы, телемне әрәм итеп әйткән булам бит әле. имеш, ялгыш утыргансыз. Сүземне дәлилләп
—Минем урын бит бу,—дип билетымны күрсәткән булам
Керфеген дә селкетмәде апай. Юл хакын шофернын үз кулына тоттырмыйча, кассага (хөкүмәткә!) түләү бер дә килешә торган эш түгел икән монда, кеше рәнжетү була икән...
Ләкин мине аңлаучы, яклаучы табылды
—Нәрсә тел әрәм итеп торасың бу тискәре ишәккә’! Билетын кулында лабаса. Куып төшер дә менеп утыр үз урынына! Аларны башкача жинеп булмый. Туйган инде мондагы ангыра халыктан, сарык көтүе белән бер алар!
Җирән чәчле, мунчала кашлы бер ир әйтте моны Анын тупаслыгына хәтта мин шаккаттым. Ә кыргыз хатыны тәрәзәгә карап тыныч кына утыруында булды. Әллә ишетмәде, әллә анламады Әллә ишетеп тә анларга теләмәде. .
—Күренеп тора, Россиядән килгәнсен. Яна кеше мондагы тәртипләрне белми әле. Ә мин егерме ел шул кыргыйлар арасында чиләнәм инде Дәшмәсән, башына менеп утыралар Татардан да яман халык
Шул сүзе белән пычаксыз суйды да куйды. Утлы табага төшкән су тамчысыдай куырылып-сискәнеп киттем Кара ни ди бит. татарлар яман булып нишләгән әле, безнен халыкның мона ни зыяны тигән? Бу бәндәгә бик нык ачуым килде Бер сүзне күпме чәйнәргә була инде? Ә ул дәшмәвемне килешү дип уйлады бугай, бөтен салонны яңгыратып сукрануын дәвам игге
—Урыс килеп күзен ачмаса, ишәк кебек шыр томана булып, хәерчелектә яшиселәр иде Заводлар төзедек, укыттык, эшкә өйрәттек, кеше иттек тә үзләрен, хәзер кәпрәеп йөриләр. Яхшылыкны андый торган халык түгел болар Кара син бу чурканы. агасын үтергәнмени, рәхмәт әйтәсе урынга, кан дошманы күреп акая Юри идиот булып кылана алар Яши-яши күрерсен әле үзен дә, үзәгенә үтәрләр Җебеп торма, куып төшер бу чүпрәк башны урыныңнан!
Минем гауга оештырасым килмәде Үз оемдә түгел лә. мин монда кунак кына. Кунак икәнсең, тыйнак бул, хуҗаларны хөрмәт ит. Шуңа күрә, жирән чәчнең озми-куймый мыгырдавына, бер кирәксез жәнжалга тизрәк нокта куярга теләп:
-Утырсын, олы кеше бит. Ә мин басып га барырмын. Ерак ара түгел, түзәрбез,—дидем.
Ләкин абзый тынычланмады, үз сүзе аста калганга гарьләнеп, агулы угын мина күчерде. Мыскыллы тавыш белән
-Башка җирдә телен озын бугай, матур чыраена фингалны юкка гына утыртмаганнардыр,— дип бәйләнер!ә тотынды
Шулчак безнен «күңелле* әңгәмәгә салонның алгы ягыннан яна гавыш кушылды
—Житте инде сина, Аркаша! һәр көнне бер балык башы. Кем сине монда чакырып китергән?! Ошамаса, кит тә бар, кем тота? Ачудан буылып, инфаркт белән егылмагаең.
Ни хикмәт, Аркаша абзый әлеге ирнен сүзенә бик тиз буйсынып, башка дәшмәде. Мин анын эчпошыргыч тавышыннан котылуыма сөенеп, тәрәзәгә борылып бастым да, юл буйларын күзәтеп бара башладым.
Минем Майлысуга беренче килүем түгел. Бер жәйдә Фатыйма апа безгә кайткач, үгетли-үгетли әниемне кунакка алып киткән иде. Әни мине дә үзе белән ияртте. Тик ул чакта әле бик бәләкәй идем, шуна күрә яхшылап хәтерләмим дә. Харап биек таулар, бер-берсенә игезәктәй охшаган матур ак йортлар, тигез урамнар һәм чияләр, бик күп чияләр истә калган. Мин аларны ак чәчәкләр төшерелгән кечкенә чиләгемә тутыра идем дә, шуны үземнән калдырмый, көне буе ашап йөри идем. .
Фатыйма апа сөйләгәнчә, ак матур йортларны ин башта немецлар салган икән. Бу халыкны сугыш вакытында Идел буеннан Урта Азиягә сөргәннәр Немецлар бик пөхтә, тырыш халык, монда да югалып калмаган, жин сызганып өр-янадан тормыш корып җибәргәннәр. Алардан күреп урыслар, татарлар да нәкъ шундый уңайлы җыйнак йортлар сала башлаган Әгәр тау башына,—юк, тау башына ук түгел, анда менүләре ай-һай. —әгәр өскәрәк. биеккәрәк менеп карасан, поселок макеттагы уенчык шәһәр булып күренер иде. Гөлбакча эчендә утыручы ак кала!
Әйе, кайчандыр, әниемә ияреп, мин бирегә кунакка килгән идем. Ә хәзер, үткәннәремнән качып, тормышымны өр-яңадан башлар өчен бөтенләйгә дип килүем. Туган җиремнән мине беркем кумады, кумаса да. ирекле көннән аны ташлап, җиде ят җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр булдым.
Мине күргәч, Фатыйма апа бер мәл һушсыз торды, аннары авызын зур ачып:
—Ә-ә?!—диде.
—Ә-ә шул...—дидем мин, бу хәлгә үзем дә бик аптыраган сыман. Тагы ни диим инде? Бердән, чакырылмаган-көтелмәгән кунак, икенчедән, йөземә карарлык түгел.
—Әстәгъфирулла! Наргизә! Синме сон бу, әллә күземә генә күренәсеңме?!
—Мин... Исәнме, Фатыйма апа...
—Киләсеңне ник хәбәр итмәдең? Приступ була язды бит И-и. могҗиза диген, кил әле бер кочаклыйм үзеңне, ни гомер күргән юк! Ярый ате өйдә чагым туры килде. Ләбиб дусларына мунча салышырга киткән иде. Әнәс эштә. Капка төбендә аптырап басып торыр идең.
Фатыйма апа үз күзенә үзе ышанмагандай үрелеп-сузылып мина карый:
—И Ходаем, нишләдең син, сеңлем?! Йөзеңә карарлык түгел. Ни булды, кыйнамаганнардыр бит?
Мин алдадым, әлбәттә. Поездда барганда өске ятактан егылып төштем, дидем. Апа анысына әллә ышанды, әллә ышанган булып кыланды гына, һәрхәлдә, бу турыда башка сүз кузгатмады.
Иөгерә-йөгерә чәй өлгертте, чәй янына әллә никадәр ризык тезде: үзе пешергән кекс-печеньелар, чебуриклар шунда, карбызы-кавыны... Минем ачыгу җиткән иде, кыстаганны да көтмичә, кабаланып ашарга керештем. Ә Фатыйма апа өстәлгә һаман тәм-том тезә. Үзе табын кора, үзе шул арада авыл хәлләрен сораша, ду китереп әтине сүгә:
—Кара син аны, азгын тәре, башта, башын-күзен тондырып чаба-чаба.
Гөлзадәне чиргә сабыштырып, гүргә кертте. Аннары, үлгәч, кабере дә суынмаган килеш, өйләнеп мыскыл итте. Чыдар әмәле калмаган икән чисти! Юньле адәм түгел инде, кырыгын үткәргәнче дә сабыры җитмәде затсызнын. Бу хурлыкка йөрәген янып, кара күмергә әйләнерсең. Ну үзем шунда булсам, артын кыздыра идем инде ул азгын иблиснен.
Фатыйма апа бөтенләй әнигә охшамаган, ул әрсез, усаллык-чаялыгы да бар. Әллә шундый булып туган, әллә читтә, җиде ят кеше арасында яшәп, усалланган-шомарганмы, әби әйтмешли, агулы энәләрен тырпайтырга гына тора. Үземнен дә әтигә мәхәббәтем ташып тормый торуын, шулай да Фатыйма апа авызыннан мондый зәһәр сүътәр ишетү бер дә рәхәт түгел. Ни дисән дә. бердәнбер әтием бит ул.
Ләкин Фатыйма апанын әтигә карата ачу-нәфрәтле булуы ярап та куйды. Куркып-шикләнеп кенә:
—Мин бит кунакка түгел. Фатыйма апа... бөтенләйгә килдем.— дигән идем, йөзе яктырап китте:
—Бик дөрес эшләгәнсен. сенлем! Ул аждаһалар янында кан елап ятканчы... Гөлзадәне дә әллә кайчан кайтып аласым калган Рәхәтләнеп яшәр иде мескенкәем
Фатыйма апанын күзләренә яшь тулды. Ул аларга рәхәтләнеп тамарга ирек бирми, кул аркасы белән сыпырып та алды. Болай да тулып ташкан күңелне тагы да нечкәртәсе килмәде, сүзне тизрәк башкага бордым:
—Жизни ни дияр икән. Фатыйма апа? Ачуланмасмы?
—И-и. ана! Ике дөнья бер кәнди! Сине түгел, мине дә күрми әле ул. Әтиен монда киткәненне беләме сон?
—Юк...
—Әйтмичә дөрес эшләгәнсен.
Анын сүзеннән эчемә җылы керде. Минем теләктәшем, яклаучым бар!
—Фатыйма апа. монда икәнемне син дә әйтмәссен. яме Әти барыбер эзләр инде ул. Бәлки хат та язар.
—Язсын! Алар белән кем сөйләшкән әле! Тик ятсыннар шунда ут йотып Мидхәт тә хәсрәтләнсен әле бер. Артык рәхәт яшәмәкче була. Яшь хатын алдым дигәч тә... Син кайгырма, сенлем. эшен дә җайларбыз, яхшы кияү дә табарбыз үзеңә. Монда шәп егетләр күп. кәләшләр генә җитми Кыз эзләп Рәсәйне айкап кайталар. Менә дигән татар егете белән таныштырам мин сине.
Шулай итеп мин ышанычлы кулга эләктем. Бер атна дигәндә Фатыйма апа. барысын җайлап-майлап, мине балалар бакчасына тәрбияче итеп эшкә дә урнаштырды.
—Әйдә. Наргизә, без синен белән бүген кунакка барыйк әле Югыйсә күземне ачырмыйлар, очраган берсе, ник карендәшенне бездән яшереп ятасын, диләр Уллары буй җиткән хатыннар килен рәхәтенә тиенмәкче булып мәш килә. Барысына да татар кызы кирәк
—Әллә берәрсе белән таныштырмакчы буласынмы’—дип сорадым куркып Егет затыннан беркемне күрәсем килми, ераграк йөрсеннәр берүк Ул халыктан җаным бизде Кияүгә чыгарга атлыгып торган кеше юк әле монда.
—Өметләнмә дә! Таныштырмыйм да. берсенә дә бирмим дә сине, туганым' Бик рәхәт әле бергә Бөтен эшемне эшләп торасын Ике ир-ат карап хәлдән тая идем, син килгәч, рәхәткә чыктым Әнәскә генә алып куярбыз әле үзснне Монда андый никахлар рөхсәт ителә Әтиләре бертуган булса гына ярамый, әниләре карендәш булса, куркыныч түгел Шундый
гаиләләр беләм мин. Үзләре туганнан туган, үзләре ир белән хатын. Балалары да сау-сәламәт. Валлаһи менә!
Үземне Әнәс кочагында күз алдыма китереп, чирканып киттем. Шул гына җитмәгән иде, үз туганына кияүгә чык, имеш Бергә яшәгән белән түгел, аны кочаклап ятасы да бар бит әле. . Оялмыйча! Юктыр, мин башка беркемне ярата да, якын итә дә алмамдыр, ахры. Тәки шулай ялгыз яшәрмендер, мөгаен. Кунакка да барасым килми.
—Үзен генә бар әле, апа.
—Юк, алай булмый, туганым. Рәшидәләрдә аулак өй бүген. Ире санаторийга китте. Шикләнмә, анда хатыннар гына була. Монда гадәт шундый: ирләр, хатыннар мәҗлесе аерым-аерым үткәрелә.
—Шикләнмим, барасым килми, шул гына.
—Үзебезнең яктан килгән һәр яна кеше алтын бәясе монда. Туган як хәлләрен беләсе килә бит. Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип җырлыйлармы әле? Укан коелмас, барырга кирәк. Аларнын сине күрәсе килә.
—Башка вакытта барырмын, бүген түгел,—дип күпме карышсам да, тәки ияртте.
Фатыйма апаларныкы кебек үк ак балчык йортка килдек. Тәрәзәдән күреп торганмы, каршыбызга хужа апа килеп чыкты. Татар димәссен дә. табак битле, каратут йөзле, җәенке борынлы, кысык кара күзле. Бик ягымлы үзе, тәмле телле:
—И-и, Фатыйма бәгырь, шундыен да күркәм кызны яшереп тотарсын икән! Урларлар дип куркасындыр инде. Сөбханалла! Шундыен да ак чырайлы матур кызлар булыр икән! Монда барыбыз да нигырга әйләнеп беткәниек. Кер, кер, багалмам, ятсынма, төкле аягын белән үтәен. Сөбханалла! Улкаем булса, үз кәләшем итәр ием лә сон, улкаем юк шул...—дип көйли-көйли каршы алды.
Кунак бүлмәсенә үттек. Биредә салкынча һәм караңгы. Ике як диварда да—зур затлы келәмнәр. Тәрәзәләргә—кояш нурлары, эссе үтеп кермәсен өчен калын бәрхет пәрдәләр эленгән. Бүлмә уртасында төрле сый белән тулган түгәрәк өстәл. Йомшак диван-кәнәфиләрдә берничә хатын-кыз ипләп кенә сөйләшеп утыра. Яшьләр юк, барысы да Фатыйма апа чамасындагы халык. Ялтыравык купшы бизәкләр төшерелгән яулыкларын артка чөеп бәйләгәннәр, өсләрендә, эссе булуга карамастан, озын жинле күлмәкләр.
Рәшидә апа, йомшак кына иңемнән төртеп, кунакларына дәште:
—Менә сезгә иң зур, ин кадерле күчтәнәч, бәгырькәйләрем! Туган якнын саф җилләрен, кардәшләрнең кайнар сәламнәрен алып килгән. Күрдем дә үзен, тан калдым, матур да соң безнең татар кызлары, үтә матур!
Әллә ничә пар күз берьюлы минем тарафка юнатде.
—Исәнмесез...—дидем оялып кына. Ят карашлардан тизрәк качарга теләп диванга сеңдем.
—Киләсе кунакларым килеп җитте, әйдәгез, табынга сыеныгыз,—диде хуҗа апа.
Минем дә аш үткәргәнем бар. Юк ла инде, үзем генә түгел, әни белән Мәҗлес җыйган көнне ул мине беркая җибәрми иде. «Кул астында бул әле, кирәген чыгуы бар»,—дип гел янында тота иде. Харап җаваплы эш ул аш үткәрү. Бездә табын патшасы—бәлеш, ансыз бер мәҗлес тә үтми. Ите йә бәрәңгесе пешмәсә, камыры көеп китсә, яме бетә, битен пешә инде. Әни мескенкәем аш үткәргәндә шул бәлешләре өчен үзе дә яна-көя иде. Мич янына кырык тапкыр килеп әйләнә. Табынга чыгарып, капкачын ачкач :сына: «Аллага шөкер, йөз кызартырлык түгел, бәлешем унган»,—диеп җинел сулап куя иде.
Монда бәлеш пешермиләр икән. Чөнки бәрәңге кытлыгы. Ит исә ниндиен телисен шунысы бар. Карбыз-кавын, жиләк-жимеш тә тулып ята, ә менә бәрәңге юк. Булганы да күгәрчен күкәе зурлыгында гына. Шуңа күрә мантыйны ит белән суганнан гына пешерәләр. Бәрәнге урынына каймакта кабак турап салалар.
Бәлеш урынына монда пылау чыга. Үзбәк пылавы безнекенә охшамаган, итне ваклап түгел, зур итеп турыйлар. Аны дөге белән бергә бутамыйча, пылау өстенә кисәк-кисәк килеш тезеп куялар. Пылауны мамык маенда пешерәләр. Мин башта бик гажәпләнгән идем: мамыкның нинди мае булсын? Була икән. Бик файдалы һәм искиткеч тәмле май. Ул пылауга аерым, үзгә тәм бирә икән. Пылау һәр кешегә аерым бүлеп бирелми, зур таба хәтле сай тәлинкә белән табын уртасына куела.
Кара чәй урынына күбесе яшелне эчә. Чөнки ул тирләтми, сусауны баса. Мондагы татарлар да үзбәк-кыргызның яшәү рәвешен, йола-гадәтләрен алган. Кеше климатны түгел, климат кешене үзенә яраклаштыра.
Табындагы ризыкларны, хужабикәне мактый-мактый ашап-эчкәч, бөтен игътибар мина күчте. Башта Фатыйма ападан гына сораштылар, аннары үземне сорауга күмделәр:
—Безнең якларда ни хәлләр бар?
—Яңгырлар вакытында яудымы?
—Печән әзерли алдыгызмы9 Яшелчәләр уңдымы9
—Авылда яшьләр каламы? Акча яхшы түлиләрме?
—Суны каян аласыз, коеданмы, чишмәдәнме9
—Урып-жыю башландымы? Быел игеннәр ничек? Колхозыгызда комбайннар житәрлекмс?
Үләм дип торам. Каян белим мин боларны9! Авылга кайтканым бармы? Ярый әле Фатыйма апа ярдәмгә килде, минем өчен, белсә дә. белмәсә дә. ул жавап биреп утырды. Тисә тиде, тимәсә юк. кем барып тикшерә9 Бу хатыннарга болар ниемә кирәк9! Нәрсә дип кеше башы катыралар? Көчкә түзеп утырдым, тизрәк чыгып ычкынасы иде моннан, ник кенә килдем
Сүзгә сүз ялганып, беразга мине онытып тордылар
—Инәй исән чакта авылга ел саен кайта идем,—дип сөйләп китте минем каршыда утырган озынча йөзле, очлы иякле апа — И-и бездәге жәйләр! Әкият бит ул! Яшенле яңгырларны үлеп ярата идем. Кешеләр куркып кача, ә мин, исәр, урамга чыгып басам. Инәй артымнан чыга. кер. йә яшен сугар, ди. Курыккан кешене генә суга ул Манма суга батып керә идем. Яңгырдан сон һаваның тәмлелеге! Жиләк исләре килә иде. Бал урынына ипигә ягып ашарлык. Сагынып үләм инде авыл җәйләрен.
—Жәе генәме соң. кышын әйт син, бөтен дөнья акка күмелә. Кар ашап тамак туя иде,—дип кушылды аның кырындагы хатын
—Сездә кар яумыймыни?—дип сорадым мин
—Ява да. шундук эреп тә бетә, күрергә дә өлгермисен Тау башларында гына ел буе ята. Анда кем менгән9 Кәжәләр дә менеп житәлми әле.
- Менәр иде дә, тау башында кардан башка жен дә юк Кәжәгә ана матурлык кирәкмени, чәйнәр азык кына булсын.
—Тау дигәннән, бер кызык сөйлим әле сезгә,—дип сүзгә кушылды әлегәчә дәшми утырган зәңгәр күзле, саргылт чәчле бер апа.-Безнекеләрне эшкә йөртүче шофер Ни кулай кызык иткән бит боларны Шулай кайтып барганда автобусын туктаткан да. капчыгын күтәреп, тау башына менеп киткән Кая барасың, дигәннәр. Бу әйткән, алма җыярга, дигән. И көләләр икән моннан. Тау башында нинди алма, янәсе Карасалар, теге тулы капчык белән төшеп тә килә икән, малахаем! Ышанмаганнар, ачып караганнар
Валлаһи, алма икән, иллә кызыл, иллә эре алмалар. Моннан гына күренми, анда алма күп, ди икән Никулай. Икенче көнне болар да капчык белән алма җыярга менеп киткәннәр...
—Җыйганнармы сон?
—Җыйган ди сиңа, тот капчыгыңны! Нинди алма булсын ди анда? Кәкре каенга терәткән Никулай боларны. Икенче Хуҗа Насретдин! Төнлә тау башына алмалар менгереп куйган да, икенче көнне шуны алып та төшкән.
- И-и, иренмәс җан икән. Кеше шаккаттырам дип тау башында үрмәләп йөрмәсә, башка эше беткәнме.
- Ирләр гомергә бала-чага бит алар. Безнен исәрләр дә, мона ышанып, тау башында алма эзләп йөргәннәр.
—Ату үзегездә юк!?
—Үзеннеке тәмле булмый ул, бушка килгәне тәмлерәк.
—Никулайдан булыр. Көн саен берәр мәзәк чыгарып тора. Былтыр алдау көнендә ярты Майлысуны чиратта тотты бит. Иртәнге сәгать дүрттә үк кибет янына килеп баскан икән бу. Моны тәрәзәсеннән күреп бер карчык чыккан, нәрсә китерделәр, ни саталар бүген, ди икән. Комбикорма, дигән Никулай. Үзе киткән дә барган. Карчык кибет төбен саклап калган. Фая килгәндә кибете янында бер көтү халык көтеп тора икән. Егылып китә язган мескен.
—Мин дә бар идем анда, чынлап торып ышандык шул. Малларны ашатырга кирәк бит.
Фатыйма апалар гына түгел, монда үз хуҗалыгы белән яшәүчеләрнен күбесе куян-сарык, дуңгыз, хәтта сыер да асрый. Шуна күрә биредә ит кытлыгы юк, базар тулы. Хакы да арзан, ит-колбасага бездәге кебек озын- озын чиратлар да күренми.
—Наргизә туганкай, берәр яңа җыр җырла әле. Безгә татар җырлары үтә дә тансык бит. Кыргыз, үзбәкнекен тынлап туйган инде. Радиода да шул. телевизорда да шул... Җитмәсә урамда да көне-төне акырталар.
Судан коры чыккан идем, инде утка илтеп тыктылар. Таптылар шәп җырчыны! Мин бит татар җырларын белмим... Училишеда укыган чакта бию кичәләрендә гел урыс яки чит ил җырларын гына әйләндерә идек. Хәер, өйдә дә гел шулар, заманча көйләр яңгырады. Бормалы- сыгылмалы халык җырларын мәҗлесләрдә ишеткән бар барын. Өлкән яшьтәге абый-апалар гармунга кушылып бик моңлы итеп җырлыйлар иде. Ул җырлар мина артык күңелсез, сагышлы булып тоела иде. Яшь күңел дәртле, җиңел көйләр сорый. Шуңамы, татар җырлары белән әллә ни дуслыгым юк. Хәер, белгән, яраткан, йөрәк түрендә йөрткән бер җыр—«Алтын алка» бар. Аны әни җырлый иде. Ул минем әниемнең җыры иде...
Бервакыт кызлар белән кич утырып кайтып киләм шулай. Җәй көне иде Күктә бар дөньяны көмеш нурга күмеп тулы ай йөзә Турыбызга җитәрәк, әни тавышын ишетеп, барган җиремнән кисәк туктап калдым. Шыпырт кына басып койма янына килдем. Карасам, әни бакчадагы таганга утырган да, тирбәлә-тирбәлә әкрен генә җырлый:
—Алтын алка сына диләр.
Сынмый да бөгелми дә.
Саф мәхәббәт сүнә диләр.
Сүнми дә сүрелми дә.
Алтын алкаларым сынса,
Алырсын микән алка?
Будырсын микән үземә, Калырсың микән ятка?
Әнинен ялгызлыктагы илаһи мизгелләрен өзәргә теләмичә, коймага сөялгән килеш тын гына басып тордым. Жырнын көе генә түгел, сүзләре дә мине шул хәтле тетрәндерде, күнелем кылларына үзем дә аңламаган бик тирән мон-сагышлар килеп уралды. Айлы төндә берьялгызы монаеп утырган әнием шундый кызганыч булып китте. Янына килеп, аны кочып аласым, юатасым килде. Ләкин урынымнан кузгалмадым, кыенсындым. Ул чакта әле унике-унөч яшьлек бала гына, әнинен нигә шулай монаюын аңлап та бетермәгәнмендер. Ләкин күнелем монда мин белмәгән ниндидер тирән сагыш, фажига ятуын барыбер сизде. Бу жыр мина шул хәтле нык тәэсир итте ки, китаптан табып алып, анын сүзләрен көндәлегемә күчереп тә алдым әле. Әниемне югалтканнан сон тагы тыңлыйсым килеп, телевизордан татар концертларын караштырсам да, ул жырны кабат ишетергә насыйп булмады...
Жыр белән бәйле тагы бер хатирә бар. Әтиемне туган көне белән котлап, дуслары радио аша жыр тапшырганнар иде. Сиңа нинди жыр ошый, дип әүвәл үзеннән сораганнар. Әти әйткән, Зөһрә Сәхәбиева җырлавын яратам, дигән. Сораулар буенча әзерләнгән ул концертны бергәләп тыңладык Әтиемә багышлап «Әйткән идең» дигән жырны тапшырдылар Аны Хәсән Туфан кадерле Луизасын югалткач язган икән. Ул жырда мондый сүхләр бар:
Юлыктым мин шундый бер чәчәккә,
Көтмәгәндә, уйламаганда Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә, Әйтерсең лә синең дәвамга
Әнием аны тын да алмый тыңлады да, монсу гына: «Бик урынлы жыр булган бу...»—дип куйды. Әти ул чакта чынлап та бер «чәчәкжә юлыккан булган икән. Тик, нишләргә сон дип. ул әни исән чакта ук баш ватып йөрде... Әни үлгәч исә аптырап, озак баш ватып тормады, барысы да бик тиз хәл ителде дә куйды...
Менә ул жырны. үч иткәндәй, бик еш тапшыралар Бик матур, моңлы жыр үзе, ләкин аны ишеткән саен жан әрнүем яңара, йөрәгем чәнчеп куя...
Әллә ни моңым булмаса да, Майлысу хатыннарына сер бирәсем килмичә, тамак кырып, «Алтын алка»ны башлап җибәрдем Хәлемне аңладылар, мина ярдәмгә килеп, әкрен генә башкалар да кушылды. Бергәләп тырышкач ярыйсы гына килеп чыкты
—Маладис, иркәм, безнен яшьлек җырларын беләсең икән
—Әни гел шуны җырлый иде, аннан өйрәнеп калдым
—Урыны оҗмахта булсын мәрхүмәкәйнең, авыр туфраклары жинел булсын,—диеште хатыннар
-Әй. яшь чакта иренми идек тә соң. ә Рәшидә0 Хәтерлисенме, синен белән Илһам Шакировны тыңларга Ташкентка кадәр барган идек’’ Тәки кердек бит, билетны кулдан мен бәягә алып булса да кердек
—Элек җырчылар, артистлар килеп, күнелне юатып китә иде,—дип сүзне ялгап китте иягенә мин кунган апа.—Үзебезчә концертлар, театрлар карый идек Бер елны Әндижанга Сара Садыйкова килгән иде И анын
сөйкемлелеге, гел елмаеп кына тора. Безнен белән шундый гади итеп, үз итеп сөйләште.
—Кит аннан, шыттырасындыр ла! Нишләп синен белән сөйләшеп ваклансын ди ул?
—Валлаһи, чын әгәр, сөйләште! Концерттан сон картым белән янына барган идек, рәхмәт әйттек, тагын килегез, дидек. Шундый шатланды Сара апа.
—Элек шул ул! Ул чакта заманы да, кешеләре дә башка иде. Хәзер безнен якларда татар артистларының күренгәннәре дә юк. Без генә түгел, җырчылар да картая шул.
—Илһам һаман җырлый әле. Таһир гына күренми. Әллә кая югалды.
—Якуповмы? Эчә диләр бит аны.
—Эчмидер. Эчертәләрдер. Көнчеләр юри шулай эшли. Аныкы кебек тавыш беркемдә юк. Халык та яраткач, көнләшәләр.
—Казанга баргач, ул катнаша дип бер концертка кергән идем, сәхнәгә чыкмады. Афишага исемен язганнар, үзен чыгармадылар Рәхәтләнеп «Олы юлнын тузаны»н тыңлармын дигән идем. Шуны ишетсәм, тәгәрәйләр елыйм инде. Авыл да искә төшә, инәйләр дә.
«Олы юлнын тузаны» дигәч, минем дә искә төште, ул жырны әби бик ярата, шуны тапшырсалар, радионы бар көченә ачып куя иде. Таһир Якупов җырлаган икән аны.
—Исәнме икән сон ул?
Бу сорау мина төбәп бирелде. Белмәсәм дә чатнатып:
—Исән!—дидем.
Исән булуы хәерле.
Җырчылар турында фикер алышу дәвам итә.
—Ә мин Хәйдәр Бигичев белән Зөһрә Сәхәбиеваны яратам. Икесе дә гөл кебек матурлар, ул тавышлары! Мон өстенә мон! Сандугачлар кебек сайрашып кына яшиләрдер алар.
—Зөһрә һөнәре буенча врач икән ул,—дип горурланып сүзгә кушыла Фатыйма апа.
—Эшли дәмени ул? Кит аннан, аларны да эшләтсәләр! Җырларга ничек вакыт тапсын ди аннары?! Андый талантлы кешеләрне уч төбендә биетеп, кадерләп-саклап кына йөртәсе.
—Хәзер яңа җырчылар чыга инде. Былтыр авылга кайткач, Фирзәр Мортазин дигән бер яшь җырчыны тыңлаган идем, күңелемә бик хуш килде. Үзенә бер төсле җырлый, тавышы җанга ята. Кассетасын монда да алып кайттым әле. Эч пошкан саен шуны тынлыйм хәзер. Сүзләре дә бик мәгънәле. Шигырьләрен хатыны яза икән.
—Ник монда алып килмәдең, без дә тыңлар идек.
—Бәй, оныттыгызмыни? Маһинурның туган көненә алып барган идем, бергәләп тыңладык ич!
—Теге, ничек әле... «Бәрәңге чәчәген» җырлаучы егетме?
—Шул-шул, тач үзе инде. «Ага чишмә» дигән бик матур җыры бар:
Юлларга чыгам икән.
Уйларга чумам икән.
Карыйм, карыйм, һич табалмыйм, Еракта томан икән.
—И-и, гел безнен турында җырлый икән бу егет. Әллә үзе дә читтә интегәме? Әй, үтте инде гомерләр Яшәве бер хәл, шул җиде ят җирдә ятып та каласы бар бит, туганнар... Кабереңне дә эзләп табалмаслар...
—Кабереңне эзләп килер кешең бармы9 Өзелгән инде без туган җирдән Шунда төпләнгән, тамыр җәйгән инде, Оркыя. Балалар да шунда үсте. Еласан да юк. жырласан да юк хәзер...
Кунактан мин авыр уйлар белән кайттым. Гомерләре читтә үткән апаларнын өзми-куймый туган як турында сөйләшүләре, шул хәтле сагынулары мине тан калдырды. Монда яшәү күпкә кызыграк, җинелрәк кебек югыйсә. Көзен дә, кышын да җылы, кибетләрдә җанын ни тели—шул бар. Жиләк-җимеш арзан. Бай, җитеш тормыш.
Әлмәттә хәтерлим әле, азык-төлек кибете киштәләрендә рәт-рәт батык консервлары гына тора иде. Май, колбаса ише әйберләрне талонга гына бирәләр. Кибеттә ипи-сөт алып торганда, кайдандыр кайткан бер абзый мыскыл итеп:
—В России нищета, с голоду помрешь,—дигән иде.
Ә монда бит оҗмах! Белеп сагынулары түгелдер. Йә андагы хәлләрне белмиләрдер.
Фатыйма апага шулай дигәч, ул баш чайкады:
—Әй, туганым, кешедә тамак кайгысы гына түгел бит. Жан дигәнен барыбер кендек каны тамган җиргә тарта.
—Алай сагыныр булгач, ни дип киткәннәр сон? Артларыннан куучы булмагандыр ла...
—Булгандыр да шул... Анысын без белмибез инде. Кемдер үз иреге белән чыгып киткән, кемдер аптыраганнан, җан саклап... Әллә нинди заманнар булды бит, сенлем. сөйләргә генә ярамый.
—Мин дә шулай сагынырмын микән, Фатыйма апа?
—Яшь вакытта әллә ни сизелми әле ул. Олыгайган саен күнел нечкәрә, сагыш баса бара.
—Алайса, ник күчеп кайтмыйсыз?
—Жинсл уйлыйсын син, сенлем! Кайда, кем көтә безне? Тормышны өр-янадан башларга кирәк.
Мина куркыныч булып китә. Әгәр монда төпләнеп калсам, аннары туган якны сагына башласам, аннары кайта алмасам..
Моңсу уйларымны Фатыйма апаның көр тавышы бүлде:
—Шәп сыйладылар, әйеме? Хәзер бер атна ашамый торсан да була Рәшидә ашханәдә эшли, аш-суга бик оста. Шуны да белеп тор. туганым, сине бик ошаттылар. Яучылар килә башлавы да бар.
—Үзең Әнәскә алам дидең, үзен тизрәк аткармакчы буласын
—Сине кияүгә бирергә җыенган кеше юк ла. Килсеннәр, ялынсыннар Яучы килгән кызларның бәясе күтәрелә.
—Фатыйма апа, әллә калым түләтмәкче буласыңмы'
—Татарга бушка да бирербез. Үзебезнең егетләргә жәл түгел. Ну үзбәк- кыргыз белән бәйләнсәң, калымны каерып алабыз. Аларга тагын җиләк кебек кызны бушка тоттырам ди!
—Бушка алучылар табылыр анысы. Тик ансат килгәннен кадерен белүче генә булмас,—дип шаяртам мин
-Карале, туганкаем, дөрес әйтәсен бит син! Хатын-кыз гомер буе ир-ат ялчысы ләбаса. Хөкүмәткә дә эшли, тыз-быз өендә дә чаба Чит илдә савы т юып. ой җыештырып киткән өчен дә уч тутырып акча түлиләр икән Элек безнен байлар да хезмәтче тоткан, бичәләре көзге каршында бизәнеп кенә утырган. Хәзер тигезлек, рәхәткә чыктык, ирләрне дә уздырып чабабы з — Фатыйма апа үз-үзен үртәгәндәй кинаяле көлеп куя —Ә үзбәк хатыннары хөкүмәткә эшләми, бер көтү бала-чага үрчетеп, өендә генә утыра
—Алайса, мин үзбәк егетләренә якын да бармыйм Кирәкләре бер тиен' Әзер хезмәтче булып, өйдә бикләнеп ягасым юк әле.
—И туганым, алай кистереп әйтмә, Алла сакласын, күрәчәгем булмасын дин. Сөйгәнен бака булса, сазлык туган йортына әйләнер ди.
Анысы хак, мин инде сазлык белән исәпләшеп торучылардан түгел. Яратсаммы?! Сөйгәнем артыннан төпсез коега да сикерергә әзер.
Ләбиб жизни дә минем тиз генә китәргә җыенмаганны аңлады бугай. Безгә бик кысылмый, гел үз эше белән мәшгуль булып йөри иде, беркөнне бераз салып кайткач, «по душам* сөйләшергә кереште:
—Син ничава кыз үзен, ну бажайны абижат иткәнсең. Качып киттен шту ли? Мидхәт шәп кеше ул, во парин! Түлке килмәде бит безгә. Туган була торып, хатынының сенлесенә бит... Син уйлап кара, баҗасына бит! Шту син... Бажасына! Ник бер тапкыр килсен. Күпме чакырдым, юк, килмәде. Мин, нәрсә, хәерче шту ли9 Шәп итеп кунак итә алмыйм шту ли? Ерак шул инде, бажайга үпкәләп булмый. Яхшы кеше ул, ну шахтер түгел, нәчәлник. Нишли соң ул нәчәлник? Әйт, нишли синен әтиен?
Мин җизнигә ни дип жавап бирергә дә аптырадым. Чынлап та, нишли сон минем әтием? Жир сөрми, чөгендер эшкәртми, печән чапмый... Тик иртә таннан ук эшкә дип чыгып китә, карангы төшкәч кенә кайта, ниндидер җыелыш-киңәшмәләргә йөри, хезмәт хакы ала.. Жизнәй сорамаса. бу турыда уйларга башыма да килмәс иде. Үземә дә сәер булып китте, минем әти берни эшләмәгән өчен акча ала микәнни Парторг дигән һөнәр бармы сон ул дөньяда?
—Син монда калам дисен инде. Калсан кал инде. Менә мин дә калдым.
—Җизни, ә сез Майлысуга ничек килеп чыктыгыз?
Жизнәм, бәйләнмәде, дигән сыман кул селтәде:
—Сөйләп бетерә торган түгел, иркәм. Кеше гомере бит ул... Һай, озын кыйсса...
—Сөйлә инде, жизнәй, кызык бит.
—Кызык түгел... Бер дә кызык түгел, иркәм Шулай да айныгач, мужы бит сөйләрмен.
—Айнык чакта син минем белән сөйләшмисен дә әле.
— Шулаймыни? Кара син аны...
Жизнәй кырлы стаканына тагын аракы салды.
—Начар нәрсә бу Ну ансыз да кызык түгел —Шулай диде дә йөзен чытып күтәреп тә куйды.
—Сөйлә дисен инде. Вәт бит ә, нинди ул гомер дигәнен Менә., у-у- у... Валлаһи, акиан! Ну түлке сөйли башласаң, учка сыя да бетә Булмаган да кебек. Беләсеңме, иркәм, кеше гомереннән нәрсә кала?
—Беләм. Кабер кала.
—Анысы сама сабуй... Сызык кала, иркәм! Вәт! Менә бар син каберлеккә, ташларга кара. Нәрсә язган анда? Фәлән елда туган, төгән елда үлгән. Уртада... кечтеки генә сызык. Кечтеки генә Яшәгән көннәре шул сызык кына. Вут так. Бик жәлке. Әти дә юк, әни дә... И-и. алар күргәннәр...
Жизнәйнен күнеле йомшарып китте, сөремгә буялгандай кара кытыршы куллары белән күзеннән атылып чыккан яшьләрен сөртеп алды.
—Наргизә!
Мине Фатыйма апа чакырып алды:
—Зинһар, йөдәтмә Ләбибне, югыйсә ярсып китә дә, төне буе борчый. Мина бәйләнә башлый. Кирәк булса, үзем сөйләп бирермен Янында кеше булмаса, шулай утыра-утыра да йоклап китә ул. Тизрәк сүнсен иде инде.
Йокларга иртәрәк булса да, мин үз бүлмәмә кереп яттым. Ни йокламаган.
ни эшләмәгән, дөресе, кул кушырып тик утырган кешене уй баса. Мин яна тормышым турында уйланып яттым. Килүемә берничә ай гына булса да, бу шәһәр турында байтак беләм икән. Анын исеме кызык: Майлысу. Гел татар сүзе инде. Шулай дип кыргыгтар кушкан югыйсә Тау итәгеннән агучы елгада кара май таплары булганга яна төзелгән шәһәргә дә шул елга исемен кушканнар. Ә моннан ерак түгел, таулар арасында Сарбия бистәсе бар. Анда элек болыннар булган, шунда көтүләре белән сары бияләр йөргән Поселок төзелгәч, кыргызлар аны Сары бия дип атаганнар, тора-тора ул исем Сарбиягә әйләнгән. Кешеләрнен генә түгел, шәһәр-авылларнын да үткәне, үз тарихы бар
Безнен бакчада Вера исемле бер апа эшли. Урам да себерә, төнге каравылда да тора. Шунда эшли дә, яши дә. Язмышы бик катлаулы анын Әти-әнисен иртә югалтып, бала чакта ук угрылар арасына кереп киткән дә. төрмәгә килеп эләккән ул. Сталин үлгәннән сон, анын кебекләргә амнистия игълан итәләр. Чыгаралар моны төрмәдән, чыккач, капка төбендә үз ишләре белән аптырап басып тора икән инде нишләргә, кая барырга9 Күбесенен туган йорты, барып сыеныр почмагы юк. Шунда берсе кинәш бирә:
—Майлысуга барыгыз, анда хатынсыз тилмерүче ирләр буа буарлык.
Шулай итеп, болар Майлысуга юнәлә. Ә тегендә ябык зона, тикшереп, пропускы белән генә кертәләр. Хатыннар карангы төшкәнне көтеп тора да су буйлатып кача-поса бистәгә керәләр Шул вакыт ашханә турысына вахта автобусы килеп туктый, шуннан бер көтү буйдак ир коела Ашыгыр җирләре юк, өйдә хатын, бала-чага көтми Болар эштән кайтышлый гел шул ашханәгә кереп, сыра эчеп, күнел ачып утыралар икән Төрмәдән чыккан хатыннар да алар артыннан ияреп керә Шуннан һәркайсы парлы булып чыккан, имеш. Әллә чынлап шулай булган, әллә халык теленә кереп калган бер матур әкият кенә бу, белмим Ни ишеттем—шуны сөйлим, күпмегә алсам—шул бәягә сатам..
Ләкин Вера апанын бәхете озын гомерле булмаган, ире тау эчендә югалган, ни тере, ни үле гәүдәсен тапмаганнар. У зе сөйләп торды алар харап яратышып, бер-берсен кадерләп яшәгән Тик балалары булмаган Ә Вера апа бала-чага дигәндә үлеп китә инде, берәрсен сөя башласа, кочагыннан көчкә каерып алабыз, ирек бирсәң, сытып бетерер иде. валлаһи
Безнең мөдиребез немец хатыны. Алар элек Саратов шәһәрендә яшәгәннәр. Сугыш башлангач, гаиләләре белән Урта Азиягә сөреләләр Эльза Фридриховнанын әтисе гомере буе шахтада инженер булып эшләгән Немецларның әсирлеккә эләгеп килүчеләре дә бар Уран рудасы чыгарырга эшчеләр кирәк булгач, бик күп әсирләрне бирегә төяп киләләр, алар башта землянкаларда яши Тимерчыбык белән уратылган чып-чын лагерь була ул. Анда болай гына кереп-чыгып йөрергә ярамаган Хәрби сакчылар этләр белән күзәтеп-саклап торган Аннары ул әсирләрнең күбесе, үз илләренә кайтып китмичә, биредә төпләнеп калган Тора-бара лагерьны сүткәннәр, хәзер инде аның эзе дә юк. Нинди генә халык җыелмаган Майлысуда Хәтга кытайлар, кореялылар да бар Һәр милләт үзләренчә аралашып, үз гадәт-йолаларын сакларга тырышып, берләшеп яши Биредә беркайчан да ызгыш-талаш булмаган, чөнки Майлысуны бергәләп төзегәннәр, үзләренен уртак Йортлары иткәннәр
... Икенче көнне җизни ап-айнык килеш яныма килде дә
-Наргизә, исерек булсам да. хәтерлим, син кичәгенәк миннән, ничек монда килеп чыктыгыз, дип сорашып утырган иден Тынлаучы барында сөйлим әле шуны. Моңарчы минем язмыш белән кызыксынган кеше булмады. Бәлки газетка язып чыгарсын
—Мин язучы түгел лә
Жизнәм аркамнан кагып:
—Язмасан, сөйләрсең. Оныкларыма сөйләрсен,—диде.
Кулга ручка, кәгазь алып жизнәм каршына килеп утырдым.
—Язарга булдыңмыни?—дип сорады ул.
—Язып куймасам, онытырмын дип куркам.
—Картайгач, хәтернең рәте калмый шул,—дип гөрелдәп көлеп куйды жизнәй.
Шулай итеп, минем тырышлык белән бу дөньяда яшәүче гап-гади бер кешенен тормыш юлы турында ташка язып куелды. Ташка түгел, әлбәттә, агачка. Кәгазьне агачтан ясыйлар ди бит. Һәм ул тормыш юлы берничә биткә сыйды да бетте. Ярар инде, һәрхәлдә аркылы сызык кына булмас. Әнәснең, Рамиләнең балаларына, оныкларына бер истәлек булып калыр Сырлап-матурлап, ап-ак кәгазгә күчереп тә куйдым мин аны. Барыбер әллә ни үрчемәде. Юк инде, миннән язучы чыкмый Алар бит өч жөмләлек вакыйгадан да кирпеч калынлыгы роман язып куялар. Үзләреннән чыгарып өстиләрдер инде, гел чынын гына язсан, кызык та булмас иде. Андый сәләтем булмагач. «роман»ым менә шундый гына булып чыкты:
«Минем әби-бабамнар гомер буе Юкәле авылында яшәгәннәр Тормышлары таза, нык булган. Революция елларында әтиемне—анын исеме Мөбарәкша иде—солдат хезмәтенә алалар. Хезмәте тәмамлангач та ул авылга кайтып тормыйча Әстерхан шәһәренә барып урнаша. Чөнки безнен якларда бик хәтәр ачлык башлана. Әти бик тырыш, һәр эшкә оста кеше була. Елга портында эшли, пароходлар ремонтлый. Шунда әнием Зәйтүнә белән таныша, өйләнешеп бергә яши башлыйлар.
Авылда колхозлашу галәмәте башлангач, әби белән бабай да, Урта Азия якларына чыгып китә. Китәләр, чөнки авылда яшәргә рәт калмый. Жыен хәерче хужа анда, хәлле кешегә көн юк. Кеше байлыгын умырып талау башлана. Безнекеләрнең ике таш келәте, шәп йортлары булган. Барысын да тартып алалар... Йорт сугышка кадәр колхоз идарәсе булып торды, келәтләрне склад итәләр. Бер жәйне авылга кайткач карап йөрдем, ул келәтләр һаман урынында, таза, нык әле. Ни булсын ана, таш бит. гомерлек итеп төзелгән. Шулай итеп, әби белән бабам, гомер буе жыйган малларын калдырып, ике төенчек күтәреп читкә чыгып китә. Бабай юлда чирләп үлә. Әбием Коканд шәһәрендә туктала, шундагы булнискә санитарка булып урнаша. Аннары курслар үтеп, медсестра булып эшли башлый. Ялгыз булса да куркып-югалып калмаган бит әбием, булдырган! Чөнки тамыр нык. Без бит, иркәм, көрәшчеләр нәселеннән. Әбүзәр бабам заманында сабантуй батыры булып бөтен тирә-юньгә дан тоткан.
Менә шулай яшәп китә әби, үзбәк-кыргызны дәвалый башлый. Аннары әти белән әнине дә үз янына чакырта. Миңа ул чакта бары ике генә яшь була. Әти һөнәре буенча машинист-дизельче иде, ана шундук эш табыла. Ә әни җылы одеяллар җитештерә торган фабрикага урнаша.
Дәвамы киләсе санда