ТАТАР КИТАБЫ
1612 ЕЛНЫ ГЕРМАНИЯНЕҢ ЛЕЙПЦИГ ШӘҺӘРЕНДӘ
«ТӨРКИ-ТАТАР ТЕЛЕ ГРАММАТИКАСЫ» БАСЫЛГАН
..Халкымның башка бик күп яхшы
гадәтләрен истә тоткан хәлдә (хәтта
үземә ошамаганнарын да онытмаган
килеш), аның милли йөзен, рухи кыяфәтен
билгели торган төп үзенчәлеге дип иң элек
бер сыйфатны әйтер идем.
Ул бер сүзгә сыеп бетә: «Китаплылык...»
Миркасыйм Госманов
Нинди аһәңле яңгыраш: Татар Китабы! Газиз халкыбыз өчен аерата мөкатдәс саналган
әлеге атамалар янәшәлеге аң-зиһенгә генә сыешып бетмәслек нинди мәгънәви эчтәлек хасил
иткән! Бу сүзләрне үзалдыңа тәкрар кылган саен аларның асыл әһәмияте арта бара күк.
Димешләрдер ки, Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) берәр карьягә яки калага барса, әүвәл ошбу
торак урынының исемен сорашып белгән; һәрьяктан да килешле нам-ат аны ихлас
сөендергән, күңеленә ятмаганыннан исә йөзенә канәгатьсезлек галәмәте чыккан. Гомумән,
пәйгамбәребез җисеменә муафыйк атамаларны яраткан. Әгәр аңа «Татар Китабы» тезмәсен
кабатларга туры килгән булса, мөгаен, ул үзгә мәмнүнлек белән олы хисләр генә кичерер иде.
Татар Китабы... Бу лөгати тәлгәштә буй җитмәслек галилек тә, аерым кысалардан
чыкмаган галәбәле мәгърурлык та, элгәрләрнең милләт варисларына катгый әманәте дә,
фаҗигале чарасызлыкка тоташкан аһ-зарлы гаҗизлек тә — һәммәсе дә бар. Күрәсең,
боларның барысы да беренче карашка гадәти тоелган «китап» сүзенең күпне аңлатучы
XXX Татарлар «әби патша»ны олылап шулай дип тә атап йөрткән.
«татар» атамасы белән уртак бәйләнештә торуыннан киләдер. Хәтта бөтен дөньяда да инкарь
итүче табылмас, безнең кавем үз-үзен белә башлаган дәвердән бирле рухи мирасны насыйп
язмышының аерылгысыз өлеше рәвешендә күргән. Язмыш, язу... Татар Китабының җанны
татлы-ачы кичерешләргә этәрүе менә шушындый кырыс чынбарлыкка да бәйле.
Чыннан да, телебезнең бер могҗизасы: әлеге атамаларның кәламе тәсбихтәге янәшәлеге
татар халкының олуг сыйфатын — китапны үзенең гомерлек юлдашы итеп санавын да анык
билгели. Дөресрәге, Аллаһ безне киң ризыгыбыз, китабыбыз белән бергә яраткандыр. Күктән
кат-кат иңгән «Укы!» әмеренең кайтавазы япь-яшь дәвамчыларыбыз колагында һәмишә
яңгырап тора. Хәлифә кыяфәтле аксакаллар да васыять иткәндәй искәртә: уку — бишектән
ләхеткә чаклы. Нәни оныкларын фарыз гамәлгә өндәп, дәү әниләр хикәят сөйләп куя.
Имештер, бер кечкенә малай китап актарып утыра. Аннан сорыйлар: «И, угылым, кулыңда ни-
нәрсәдер?» Угыл әйтер: «Бу бер шундый нәрсә икән ки, ул зирәкләрнең зиһенен уйнатыр, ә
ялгызларга юлдаш булыр...»
Китапның гомер ахырына кадәр озата баруын раслаган күк, дәү әтиләр мондый
хикәятләрнең шактый моңсуын искә төшерер. Монысы болайрак... Үлем түшәгендәге картка
якыннары сөаль бирә: «Нәфесең ни телидер?» Соңгы сулышларын алган карт бик авырлык
белән әйтер: «Китап йөзенә бер карар идем...»
Бездә гадәти китап сүзе белән Изге Китап сүзе үзара шулкадәр табигый бәйләнеп китә ки,
еш кына очракта аларның уртак тәрбияви максатларга хезмәт иткән аваздашлыгы чын
мәгънәсендә гаҗәпләнү уята. Ирексездән, сорап куясың: башка
кавемнәр телендә бармы икән «китап сүзе» кебек гомум гыйбарә? Китап әйтә... Тирән фикер
тупланган абруйлы чыганак булуына ишарә итеп әйтелә торган әлеге сүзләр ерак
олугларыбызның төрледән-төрле акыл хикмәтләрен үзенә җыйган Татар Китабына карата да
кулланыла. Китапның белмәгәне юк, дип төшендерә мәкальләребез җыентыгы. Әлбәттә,
мондый канатлы сүзнең тууына әүвәле Коръән сәбәпче булгандыр. Әмма китапка электән үк
үзенчә иман китергән халкыбыз ошбу гыйбарәне тора-бара гавами әйләнешкә кертеп
җибәргән.
Мәгълүм ки, дөньяви китапның тамырлары кадими заманнарга — миладиның
аръягындагы чорларга барып тоташа. Үзенең тарихи тупрагында беренчеләрдән булып
барлыкка килгән Татар Китабы гасырлар дәвамында үскән абруе белән башка халыклар
алдында масаймый. Юк, ул Кече Азиядәге борынгы Пергам патшалыгында битләре яшь сарык
тиресен кулланып эшләнгән атаклы эллин китаплары белән дә, антик дөньяда папирустан
көпшә сыман итеп төрелгән гаммәви кодекслар белән дә, Кытай дәүләтенең беренче нәшире
Би Шэн тарафыннан тәҗрибә рәвешендә чыгарылган тәүге чин басмалары белән дә
ярышырга теләми. Татар Китабы үзенең лаеклы урынын яхшы белә, һәм әлеге урын болай да
бәләкәй түгел.
Ничек горурланмаска мөмкин, татар, төрек, фарсы, гарәп телләрендә басылган китаплар
Русиянең төрле төбәкләренә, географияне киңәйтеп әйткәндә, Кытай Төркестанына,
һиндстан, Иран, Төркия, Әфганстанга, гарәп илләренә сәфәр тоткан. Әлеге басмалар аша
алдынгы фикер таралган. Кайбер төрки телле халыклар Татар Китабын үзләренең милли
китабы, мәдәни хәзинәләре түреннән урын алган язма истәлек итеп таный. Безнең китапны
укый алган һәм татарча яза белгән казахның очсыз-кырыйсыз далаларда адашып калган
аймакларда укымышлы саналуы да мәгълүм. Кызыл юлбашчылар еш искәрткәнчә, китап —
гаять зур көч. Моның шулай икәнен патшалар да белгән. Табигый ки, «басурман китабы»ның
шулай биниһая кодрәткә ирешә баруы исә царизмның урыс булмаган халыкларны кысу
сәясәтенә каршы килә. Самодержавие моның белән ничек килешсен?!
Татар Китабы... Халкыбыз яшәешеннән аерылгысыз гомерендә ул нинди генә авырлыклар
кичермәгән! Сүз хикмәтен белмәгән кешенең михнәте күп, дип ташламасыз рәвештә кисәткән
борынгылар. Китап белән бәйләп караганда, әлеге артык дәрәҗәдә катгый хөкем безнең
өммәткә туры килеп бетми. Сүз хикмәтен белә торып, татар халкы өлешенә михнәт ишелеп
торган, һәм татарның китабына да. Әйтерсең, ул озын гомере буе кылдан нечкә, кылычтан
үткен сират күпере аша үтә.
Чынбарлык гаять кырыс, үз дәүләтен югалткан халыкның китабы да үксез кала. Әгәр
кавемең геноцидка тиң эзәрлекләүгә хөкем ителсә, синең китабың да рәхимсез кысуга дучар
була. Гомерләре китапка бәйлелектәндер, бездә төрлечә эзәрлекләнгән археографлар,
библиографлар һәм каллиграфлар да җитәрлек. Әйтик, милли археографиябезне үстерүгә
һәркайсы үзенчә өлеш керткән әдәбият һәм фән әһелләре Габдерәхим Утыз Имәни, Ибраһим
Хәлфин, Шиһабетдин Мәрҗани, Гали Чокрый, Хөсәен Фәезханов, Риза Фәхретдин, Сәид
Вахиди, Газиз Гобәйдуллин, Галимҗан Ибраһимов, Фазыл Туйкинны (тулы булудан ерак
торган бу исемлектә, әлбәттә, әлеге тармакка нигез салышучылар да бар) татар халкының
авыр чорларына туры килгән гомерләрендә каты куллы тоталитар дәүләт оешмалары да,
миссионер ильминскийлар, карагруһчылар да, руханилар, күсәкле мөтәтәнкыйтьчеләр,
җасус- әләкчеләр дә, шулай ук икейөзле каләмдәшләре дә төрле дәрәҗәдә аерым-аерым
җәберләп торган. Сүз дә юк, китап өчен генә түгелдер. Әмма алар арасында каләм хакыйкате
хакына башлары киткән асыл затларны да күрәбез.
Татар Китабы... Җанга якын әлеге сүзләрне кабатлаган чакта хәтта «табу» кәлимәсе
ишетелеп куйгандай тоела. Барысын да күргән, дөньяга чыгуын тыюны да кичергән безнең
китап. Самодержавие ветосы көчен югалткач та (1849), аңа берсеннән-берсе мәкерлерәк
афәтләр ябырылган. Царизм үҗәт татар басмасына бөтенләй табу салыр иде, әмма аның
шәрекъ халыкларында үз сәясәтен үткәрәсе бар, ә моның өчен «татар-монгол тумасы»ның
китабы кирәк.
Патша хакимиятенең язма казанышыбыз белән үчләшүе нигезендә, беренче карашка,
динара мөнәсәбәттән килеп чыккан каршылык ята кебек: Татар Китабы, янәсе,
мөселманлыкны көчәйтүгә, христианлыкны зәгыйфьләндерүгә китерә. «Мөселман китабы»
хәтта православиегә каршы китап итеп бәяләнә. Туктаусыз чыгып торган милли басмаларның
ярминкәләрдә чагыштырмача түбән хакка сатылуы, һәртөрле сәүдә нокталарында аларның
озак ятмавы, китапларның башка әйбергә алыштырылуы Лука Канашевич кебек
миссионерларның ачуын китергән. Көчләп чукындыру шаукымының көткән нәтиҗәләрне
бирмәвенә, имеш, әлеге дә баягы Татар Китабы гаепле.
Безнең язма мирасыбызга каршы игълан ителмәгән сугыш ачыла. Турыдан-туры юкка
чыгару гамәлләре көчәя. Әйтик, 1742 елны гына да Казан өязендә 428 мәчет- мәдрәсә
җимерелә. (Совет чорында Аллаһ йортларына һөҗүм исә яңа күтәрелештәге вәхшилек белән
дәвам иттерелә: ил төбәкләрендәге 14300ләп мәчетнең нибары 80е генә исән кала.) Ә аларда
дини китаплар гына түгел, дөньяви истәлекләр дә шактый була. Патша самодержавиесенең
махсус цензорлары тарафыннан Татар Китабына бихисап киртәләр куела. Төрледән-төрле
алымнар файдаланыла. Бер генә мисал. Илдәге зур китапханәләргә байтак милли
басмаларыбызның мәҗбүри нөсхәләре барып җитмәгән, чөнки алар матбугат эшләре буенча
баш идарәдә үк юкка чыгарылган. Күзләре тонган карагруһчыл төркемнәр мәгърифәт
үзәкләренә погромнар оештырган. Безнең китапны сатуга чыгару өчен рөхсәт бирмәүләр яки
басмаханәдә үк тартып алулар да кабатланып торган. Бер-бер артлы үткән еллар каләм сүзенә
иркенлек китермәгән. Беркадәр цензорлык эшендә дә катнашкан төрки телләр белгече
Николай Ашмарин, мөгаен, үзәге өзгәләнүдән яшь аралаш көлүгә тиң гыйбрәтле нәтиҗәсен
чыгарып куйгандыр: «Минем фикеремчә исә, дөнья бер китаптыр ки, — дигән ул, — басылып
чыгарылган вакытта мөсадәрә кыйлынган (конфискацияләнгән. — З.М.) булса, нә гүзәл
булыр иде».
Татар Китабы... Күптөрле яулап алу сугышлары аркасында да ул кайтарып булмаслык зур
югалтулар кичергән. Төп-төзек Болгар шәһәрләре монгол яулары тарафыннан вәйран
ителгән чакларда тарихыбыз төпкелләрен яктыртып күрсәтердәй ничаклы кулъязма китап
көлгә әйләнгән! (Биредә китапханәләр булуын тарихи елъязмалар раслый.) Казан дәүләтенең
егылуы. Кремль дивары астына куелган дары мичкәләре Җамигь мәчет янындагы мәдрәсәне
дә җимерә. Китап үз көленнән яңарып терелүче әкияти феникс тылсымына ия түгел — Үзәк
китапханәдәге күпме язма мирасыбыз бакый вакыт хәтереннән мәңгелеккә җуелган.
Ирексездән ганимәт малына әйләнгән кулъязма-истәлекләребез билгесезлеккә дучар
ителгән булып чыкты, чөнки Явыз Иванның каядыр яшерелгән китапханәсе әлегәчә
легендада яши бирә.
Бурдан кала, уттан калмый, дип көрсенергә мәҗбүрбез. Милли азатлык сугышлары
вакытында килеп чыккан янгыннар кәгазь йөзенә тезелгән никадәр җәүһәрләребезгә ясин
укыган. Гомумән, көнкүрештә әледән-әле булып торган ут-күз Татар Китабына аеруча
мәрхәмәтсезлек күрсәткән. Фаҗиганең күренеп торган бер сәбәбе, мөгаен, безнең агач
корылмаларга мөкиббән китүебездәдер. Шәфкатьсез «кызыл әтәч» исә мондый
архитектураны үлеп ярата. Мәгърифәтче галимебез Каюм Насыйри милли йорт-җир
турындагы хезмәтендә искәртеп үткәнчә, «Һәркайсы өйдә китаплар бар, хәле кадәренчә,
гакылы җитәрлек кадәр, ягъни гыйлеме бар кадәр».
Эреле-ваклы ут-күз казасын байтак күргән Казаныбыз. Төрле чыганакларда расланган
мәгълүматлар буенча 1595, 1672, 1749, 1754, 1815, 1842 елларда көчле янгыннар булуы
мәгълүм. Русия империясенең куәтле басмаханәсе саналган университет типографиясе соңгы
янгын вакытында гаять зур зыян күргән. Тоташтан диярлек агачтан киенгән Татар бистәсен
ялкын ялмап алмаган еллар бармы икән?! Ут-күз хәтта Шиһабетдин Мәрҗани китапханәсен
дә аямаган. Мәгърифәт нуры чәчеп торган дистәләрчә татар авылында данлыклы китап
мәгарәләрен «кызыл әтәч» иңләп йөргән. Олыдан кубып әйтүем түгел, авыл мәктәбенең 5 нче
сыйныфында укыган чакта үзебезнең йортыбыз да янып көлгә әйләнде. Мулла кызы булган
әниемнең, иске китапларны уйлап, әледән-әле сызлануы истә тора.
Татар Китабы... Дөньяда иң күп китап укучы совет җәмгыятен төзегән чакта безнең язма
мирасыбызга янәдән гөнаһсыз корбаннар бирергә туры килгән. Узган гасырның егерменче-
утызынчы елларында гарәп язулы, фарсы, госманлы
ТАТАР КИТАБЫ
телендәге меңнәрчә китап мәйданнарда өеп яндырылган, мәсхәрә ителүдән аралау
максатыннан, татар йортларында кадерләп саклана торган сандык-сандык язма истәлекләр
фөрьядлы ясин авазлары астында җиргә күмелгән. «Уйлаган башың, каләм тоткан кулың
бергә черер», дип куе кара буяулар белән искәрткән Тукаебыз. Әйе, кап-кара җир астындагы
чирканыч вакыт кортлары татар мөхәррирләренә генә түгел, аларның ирексездән дәфен
кылынган китапларына карата да ифрат аяусыз булган. Хәер, шагыйребез басмалары да
төрлесен кичергән. Аның 4 нче дәфтәр булып басылган шигырьләр җыентыгы жандармерия
тарафыннан тыелган мәҗмугалар исемлегенә кертелүе мәгълүм. Кыскасы, аңарга арест
салына... Үзләренең гаярьлеге белән аерылып торган атаклы Иж-Буби мәдрәсәсе шәкертләре
дә җантимерләр төркеме килеп җитәр алдыннан китап яндыру юлына басалар. Мондый
гөнаһлы адым, әлбәттә, чарасыз калудан ясаладыр. Патша хакимиятенең ачуын чыгарган
кулъязма һәм китаплар арасында охранканы чын-чынлап шикләндергән Габдулла Тукаевның
шигырьләре дә була.
Җир өстендә дә, күргәнебезчә, вәхши гамәлләр күп. Әрдәнәләп өелгән иске китаплардан
хәтта чирәп ясалган һәм шуның белән заманча... дуңгыз абзарлары түбәсе ябылган. Әгәр
Татар Китабы таштан эшләнгән булса, аны чиркәү-кәлисә нигезенә салып калдырырлар иде...
Канлы репрессия чорында Галимҗан Ибраһимов кебек олуг әдипләрнең, гомумән,
эзәрлекләнгән күренекле әһелләрнең шәхси китапханәләре зир-зәбәр килгән. Беркадәр
элеккерәк еллар да хәтерли андый хәлләрне. Мәсәлән, Сембер губернасында гына да атаклы
сәүдәгәрләр нәселен дәвам иткән Акчуриннарның тирә-яктагы зыялылар яхшы ук белгән 5
шәхси китапханәсе булуы билгеле. Әлбәттә, аларда тупланган һәрбер китап та яхшы кулларга
гына күчмәгән. Билгесез язмышлылары да байтакка җыела. Шулай ук Фатих Әмирхан, Сәид
Вахиди, Әхмәтһади Максуди китапханәләре дә ил-җәмгыять кичергән һәртөрле ыгы-зыгылар
вакытында өлешчә югалтуларга дучар ителгән. Саный китсәң, мондый исемлек озынга
сузылыр.
Гаугалы йорттан фәрештәләр кача, дигәндәй, китап бездә төрлечә кысрыкланган. Янәдән
бер мисал. Төрки телләр галиме Николай Катанов Петербургка күчеп китәр алдыннан үзенең
китапханәсен Казанда сатып калдыру хакында матбугатта игълан бирә. «Йолдыз» һәм
«Вакыт» газеталарында әледән-әле чыккалап торган ымсындыргыч хәбәрләр Казан, Уфа,
Оренбург байларын әлеге хәзинәгә ия булырга чакыра. Әмма бөртекләп җыелган мирас ерак
Төркиягә китеп бара. Татар меценатларының хыянәткә бәрабәр саранлыгы (яки
ваемсызлыгы) аркасында 22 телдәге 10 мең чамасы берәмлектән торган китапханә кулдан
ычкына, һәм Ататөрек илдәшләре, безләрнең «югалтуы» нигезендә, тюркология институты
төзи. Вәләкин күңелне бер юаныч җылыта: әлеге китаплар кадерсезләнеп юкка чыкмый —
алар кардәш халыкларга хезмәт итә.
Минем китапханәм кайда булса — туган илем дә шунда, дип үзенчә раслый бер галим. Чит
мәмләкәттә гомер итәргә дучар булган Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчура, Муса
Бигиев, Зәки Вәлиди һ.б.ларның язмышы турында уйланганда үзеннән-үзе сорау туа: үз
китапханәләре белән туган илләре арасындагы бәйләнешне алар нинди гыйбрәтле сүзләр
аша аңлатырлар иде? Бу җәһәттән шәхсән үземнең ничектер фикерләрем чуалып китә...
Күренә ки, Татар Китабының аерым язмышы юктыр да кебек, аның ләүхелмәхфүзен
халыкныкыннан берничек тә аерып булмый. Шулай күзаллана: халык үзенең кадерле
китабын, китап халыкны саклап калган. Гәрчә ата-бабалары, ачның күзе икмәктә, дип
искәртсә дә, татар юксыллыкта да хикмәткә тартылган. Аның инануынча, китапсыз өй —
тәрәзәсез бүлмә. Безнең кавем каләмне кәгазь йөзенә җәүһәр тезүче аләт-корал итеп,
китапны исә үткәннәрне, башланган эш- гамәлнең ахырын яктыртып күрсәтүче тылсымлы
көзге итеп санаган. Гомумән, Татар Китабында халкыбыз үзе күрергә теләгәннән дә күбрәк
хакыйкать туплангандыр. Әгәр язма мирасыбыз чәчеп торган нурны бергә туплау мөмкин
булса, көферлектән Аллам сакласын, күз алдында хикмәт йолдызларыннан укмашкан
яктырткыч чыраг барлыкка килер иде. Хәер, безнең татар дөньясын китабыбыз да
яктыртыша. Тугры хезмәт әҗерле була. Мотлакан, Коръәне хәдис тә кыямәт барачак.
Иншалла, авыр сынауларны артыгы белән кичергән Татар Китабы соңгы хисап вакытында да
йөзен якты тотар.
Күпне күргән Татар Китабына бүгенге заманда да җиңел түгелдер. Иң аянычлысы,
киләчәктәге варисларыбыз буласы яшь буын басма мирастан отыры бизеп бара. Интернет
пәрәвезендә бәргәләнүче бериш яшьләрне, мөгаен, гасырларны кичкән «Таһир-3өһрә»ләр
елата алмастыр. Безнең дәвамчылар электрон китапларны да укып барырга атлыгып тормый.
Басма сүзгә ихтыяҗ кискен төстә кимеде. Ә китаплы халык булу зур җаваплылык йөкли:
хакимияткә дә, җәмгыятькә дә, һәрберебезгә дә... Ышаныч барыбер зурдан, әгәр Татар Китабы
байтак гасырлар дәвамында дәүләткә мөнәсәбәтле күпмедер вазифаларны да башкарып
килгән икән, ошбу дәүләт галиҗәнап Татар Китабы алдындагы изге бурычын һәрьяклап
кайтарырга омтылып иҗтиһат кылырга тиеш. Вакыт дәрьясы әйләнгәләп агучан. Шаукымнар
үтәчәк. Әүвәлге буыннар васыятенең үзәгендә торган китабыбыз да, һичшиксез, һәр күңелнең
түрендәге солтанатлы урынына әйләнеп кайтыр.
Татар Китабы... Юлына күптөрле манигъ-киртәләр куелса да, ул сабырлык белән алга
үрли. Тукталып та калмый, канатланып та очмый. Шапырынмыйча әйткәндә, авыр чорлар
сынавында сакланып калган безнең иң-иң кадерле шаһ-әсәрләребез, әйтерсең, илгизәр
шагыйребез Акмулланың тирән төпле җигүле арбасында бара кебек. Гүяки Вакыт арбасында...
Әнә, яңа гына чабып алынган хуш исле болын үләннәре арасыннан Мөнкир хәзрәтнең үзен
елатырлык атаклы «Кыйссаи Йосыф» күренеп тора. Менә... Хәер, алар бик күп.
Имин сәфәр сиңа, юлың озын булсын, Татар Китабы!..