Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Шигырь табу
Атлаганда кар шыгырдый
Шыгыр-шыгыр.
Карлы юлдан табып алдым Яңа
шигырь.
Кәүсәрия Шәфикова

Карлы юлдан табып алдым
Яңа шигырь.
Урам тулы кеше. Карлар

Шыгыр-шыгыр.
Кем югалткан икән аны? —
Беләлмим һич.
Тукай түгел,
Дәрдмәнд түгел.
Түгел Бабич.
Такташ түгел, Җәлил түгел,
Хәсән түгел1.
Алар инде, белгәнемчә,
Исән түгел.
Илдар түгел32 33, Роберт34 түгел,
Наҗар35 түгел,
Беләм, кат-кат укып чыктым —
Начар түгел!
Их нишләтим бу шигырьне,
Ярсый күңел.
К. Шәфикова дип язсам
Яхшы түгел...


Йокысызлык
Йокы алмый,
Иокы алмый,
Йоклый алмыйм һич кенә:
Казлар каңгылдашкан тавыш

Килә
мендәр эченнән!..
Ләбиб Лерон

Йокы алмый,
Йокы алмый,
Йоклый алмыйм һич кенә:
Ниндидер ир көлгән тавыш
32 Хәсән Туфан
33 Илдар Юзеев
34 Роберт Миңнуллин
35 Наҗар Нәҗми
Килә мендәр эченнән!
Йокларга тырышып ятам
Үзем барлык көчемә.
Тәки аңладым бит, парин:
Үземнең гырлаган тавыш
Килә мендәр эченнән...


Уятма
Озайтмакчы булып төшләремне
Күзләремне ачмыйм, сине күрсәм!
Сине күргән төшне, юратмыйча,
Күңелемдә генә саклап йөртәм.
Фәйрүзә Мөслимова

Күзләремне ачмый ятам әле,

Төштә, әнә, тагын сине
күрәм.

Син - кухняда.
Эшкә ашыгасың.
Миңа калдыр колбасаны, бирән!
Күзләремне ачмыйм.

Сине күрәм.
Ах, башың бит җитми шунысына,
Майны кем соң
калак белән ашый,
Пычак ал да ипиеңә сыла!
Әбәтеңдә өйгә кайтып йөрмә,
Төшләремне минем бүлдерерсең.
Йоклыйм әле бераз,
сине күреп...
Уятырга мине өлгерерсең.
Эшең беткәч, туры өеңә кайт,

Йөрмә анда мүкләк сыер
кебек.
Тик уятма мине,
мин йоклармын

Төшләремдә янә сине
күреп.


Карату
Кар аттым, Һавада эреде кар —
Капкада бер кызый бар...
караттым.
Ләис Зөлкарнәй

Урамда йөрим уйланып —
Бүген ниләр мин кылдым?
Үзем чибәр, үзем батыр,
Корычтай каты кулым.
Кышын җепшек карлар яуса,

Тикмәгә генә түгел.
Нәтиҗәсе дә булыр дип

Ышанып тора күңел!
Капкада бер кызый күрдем,
Сөендем һәм кар аттым.
Тикмәгә мин бер дә йөрмим -

Авызларын канаттым.


Хәвефле язу
Минем турда шигырь язмыйсың, дип
Үпкәләгән әле хатыным.
Бүген тагын ашы тозлы булган,
Кабартмыйча .җәй.гән ястыгын.
Разил Вәлиев

Нигә синең турда языйм,

Әйтче әле, хатыным?
Ашыңнан мәхрүм калыйммы,
Кирәкмиме ястыгым?!
Телевизорсыз да калсам,
Мин синең турда язып,

Суыткычсыз да калулар —
Заманга булыр язык.

Ә чыгып киткәндә генә

Уклавың
булса кулда,—

Мин, димәк — дөрес тарафта,

Мин, димәк
— дөрес юлда.

Ник язмыйм мин синең турда,

Ник
язмыйм синең хакта?

Мин язармын синең хакта —

Сиңа
җибәргән хатта,—

Ә бу хакта дошманнар да

Беләлмый
калыр хәтта...