Логотип Казан Утлары
Публицистика

РӘШИДӘ АПА ДӘРЕСЛӘРЕ


86 яшенә җитеп, иҗади озын гомер кичергән, хәтта соңгы елларында драма әсәрләре дә
иҗат иткән Татарстанның һәм Россиянен халык артисткасы Рәшидә апа Җиһаншина —
театрыбыз эшчәнлегенең һәр өлкәсендә тирән эз калдырган, милләтебезнең фидакарь
кызларының берсе буларак, игътибарга бик лаек шәхес иде. Рәшидә апа турында аз гына
уйлый башласаң да, әллә ничаклы хатирәләр искә төшә. Мәсәлән, консерватория тәмамлаган
белгечләр чакырып, Камал театрында беренче мәртәбә оркестр оештыручы, никадәр яшь
артистларны яңа фатирлы итүдә башлап йөрүче кем дисәгез дә, Рәшидә апа, дип җавап
бирерләр. Мәрхәмәтле кеше иде ул...
...КДУ ның тарих-филология факультеты каршында татар драма коллективы 1957 елда
оештырылган иде. Баштагы ике елында аңа ул чордагы Камал театры директоры Нәҗип ага
Гайнуллин җитәкчелек итте. Үзенең ижат юлын башлап җибәргәндә, коллектив бер актлы
пьесалар, скетчлар кую белән чикләнә иде. Нәҗип ага каты авырып киткәч, аның урынына
халыкка киң танылып өлгергән гаҗәеп талантлы артистка, театрыбызның яңа гына куелган
директоры Рәшидә апа Җиһаншина килгәч, ул Нәкый Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов», «Муса
Җәлил» героик трагедияләрен, Ибраһим Нуруллинның «Тукай Петербургта» драмасы кебек
катлаулы әсәрләрне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм В.И.Качалов
исемендәге рус драма театры сәхнәләрендә кую дәрәҗәсенә иреште.
Кыска гына вакыт эчендә ул инде Казан хәтле Казан тамашачысының игътибарын үзенә
җәлеп итте. Нәкый Исәнбәтнең 60 яшьлек юбилеен бөтен Татарстан халкы бәйрәм иткән
көннәрдә безнең драмколлектив рус драма театры сәхнәсендә аның «Муса Җәлил»
трагедиясен куйды. Театрның иркен залы тамашачылар белән шыгрым тулы иде.
Спектакльдән соң үзешчән артистларны һәм олы кунакларны театр директоры кабинетына
җыйдылар. Башлап сүз алып, Нәкый ага Исәнбәт барыбызга да рәхмәт әйтте. Аеруча аның япь-
яшь иҗади коллективның күңелен күтәреп җибәргән, җиң сызганып, рухланып үз эшен дәвам
итәргә дәртләндергән сүзләре йөрәкләргә сеңеп, уелып калды: «Драматург буларак, төрле
театр сәхнәләрендә куелган күп әсәрләрне, шул исәптән үземнекеләрне дә караганым бар.
Шуңа күрә сезнең бүгенге эшегезне алар белән чагыштыра алам. Һәм бер дә арттырмый
белдерәм: сезнең бүгенге эшегез, рольләрне башкаручы артистларыгызның осталыгы
профессиональ коллективларныкыннан бер дә ким булмады, уңышларыгызны күреп
сокланып утырдым».
Мин бүген бөек драматургыбыз, язучыбыз, галимебезнең бу сүзләрен тулысынча Рәшидә
апа Җиһаншинага юллар идем. Әйе, ул берничә ел эчендә университетның татар драма
коллективын профессиональ дәрәҗәгә күтәрүгә иреште. 40 яшендә генә булуга карамастан,
инде бөтен илгә танылган театр коллективында 20 елдан артык эшләп өлгергән, дистәләгән
драма, трагедия, комедияләрдә онытылмас образлар тудырып, халык ярата торган
профессиональ артисткага әйләнгән сәхнә остасы гына түгел, булдыклы режиссер, таләпчән
җитәкче дә иде ул.
Чираттагы әсәр белән бергәләп танышканнан соң кемнең кайсы рольне башкарырга
теләвен сораша, моның өчен кирәкле таләпләрне бәйнә-бәйнә аңлатып бирә. Эшне озакка
сузмыйча, аудиториядә өстәл-урындыкларны төрлечә урнаштырып, мизансцена ясыйбыз.
Сәхнәгә халык алдына чыгасы артистка куелган иң беренче таләпләрне кызык итеп, ачык
аңлатып бирүе дә бик урынлы иде. Чөнки кайберәүләребез авыл клублары сәхнәләрендә
«эшләп», бу әйберләрне әле ишетмәгән-күрмәгән «артистлар» идек. Рәшидә апаның, «сәхнәдә
үзегезне гади, иркен, тормыштагыча кыю тотарга тырышыгыз, чукраклар төсле бик каты
кычкырып сөйләшмәгез, залга артыгыз белән тормагыз, кеше көлдерәм дип
клоуннарча кыланмагыз, рольне яхшылап, ашыкмыйча өйрәнеп хәтерегезгә
сеңдерегез, ясалмалыктан качыгыз, авызыгызны ачып суфлер әйткәнне көтеп
тормагыз, кыскасы, һәр яктан тормыштагыдай табигый булыгыз» кебек таләпләре,
артист булып китмәсәк тә, киләчәк тормышыбызда бик ярап куйды.
Инде әсәрне берничә атна ауди-
ториядәге мизансценада өйрәнгәннән
соң, үз театрына алып килеп, сәхнә
профессиональ артислардан буш
чагында, тиешле декорацияләрен дә
урнаштырып, репетицияләр үткәрә
торган иде Рәшидә апа. Бу эшләр 3-4 ай
буена бара. Сәхнә стажы чирек гасырга
жцтеп килүче профессиональ
артистканың һәр нәрсәне бик тиз
сеңдерә барырга, отып калырга,
үзләштерергә сәләтле тырыш
студентларга профессиональ таләпләр
куюы һәм дә яшьләрнең драма әсәрен
өйрәнеп сәхнәдә профессиональ
дәрәҗәдә уйный алулары гаҗәпмени?
Укытучысы нинди, укучысы шундый.
Әйе, без Рәшидә
Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» трагедиясен
сәхнәләштергәннән соң. Беренче рәттә, сулдан
уңга — Рейн Ганиев, Рәшидә Җинаншина, Нәкый
Исәнбәт, Рим Кәримов; икенче рәттә — Равил
Сәйфетдинов, Кояш Тимбикова, Илдар Әүнәдиев,
Фарук Нәфиев, Равил Низамов, Мөнир Абдуллин.
1959 ел.
апаның сәхнә дәресләрен алган бик бәхетле яшьләр идек. Тагын бер әһәмиятле нәрсәне
әйтергә кирәк: Рәшидә апа безне татар әдәби телендә сөйләтү өчен күп көч куйды. Югыйсә,
без — студентлар арасында мишәре дә, типтәре дә, себер татарлары да бар иде. Берничә ел
сәхнәдә эшләвебез нәтиҗәсендә без инде «циккән цитек киеп цатыр- цытыр цабуларны»,
«цәцәкле цәйнектә цәй канятулар»ны онытып, матур итеп әдәби телебездә сөйләшә
башладык.
Алтмышынчы еллар башында мәдәният, сәнгать белән әле партия өлкә комитеты идарә
итә иде. Нинди генә башбаштаклыклар, сәер хәлләр булып бетмәде ул чорда. Бервакыт татар
академия театрына татарча бер авыз сүз белмәгән Михайлов дигән бер адәмне баш режиссер
итеп билгелиләр. Татар театрында татарлык, миллилек булмагач, ул татар театры була
димени инде?! Театр директоры итеп билгеләнгәч, Рәшидә апа, иң беренче эше итеп, өлкә
комитетына кат-кат барып, ультиматум куеп (йә мин, йә Михайлов!) әлеге режиссерны
театрдан җибәртүгә ирешә.
Гомумән, милли театрыбызны аякка бастыру, олы сәнгать юлына алып чыгу һәм бөтен
илгә танытуда ничәмә дистә еллар дәвамында Рәшидә апа куйган хезмәт исәпләп бетергесез.
Шул ук елларда япь-яшь татар артистларының щепкинчылар дип йөртелә торган зур бер
төркеме Мәскәүдә укып кайтты. Рәшидә апа аларга да мәрхәмәтле ана — остаз булды.
Щепкинчылар кайтыр алдыннан гына булдыклы, зирәк, һәркайда өлгер, тиз йөри, тиз эшли,
тиз фикерли торган гаҗәп талантлы һәм зур оештыру сәләтенә ия булган Рәшидә апаны туган
коллективына директор итеп куйдылар. Ул аны, бик кыен иҗади кризистан алып чыгып,
чирек гасырга якын алга алып барды. Камал театры аның җитәкчелегендә республикабызда
әйдәп баручы мәдәният учагына әверелде. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа, Рәшидә апа. Синең
дәресләрең хәтеребездән гомергә җуелмас.