Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР


Хәтерлим, Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләгәндә, минем янга Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллин килде.
— Тагын бер тапкыр Оренбург, Орск, Бозаулык якларына барып, тәэсирләрне яңартып, шул төбәкләрдәге шәхесләр һәм аларның эшләре турында байтак мәгълүматларны ачыклап кайтасы килә...
Бик изге ният! Моны бары тик хуплыйсы гына кала. Хәерле юл теләүдән башка ни әйтәсең мондый изге ниятле кешегә. Инде бездә болай да ул якларны Лирон абыйдан да шәбрәк белгән кеше юк кебек. Ләкин белү дигән нәрсә ул шундый әйбер, бер акыл иясе әйтмешли, белгән саен үзеңнең күп нәрсәләрдән хәбәрдар булмавың ачыклана гына бара. Белмәгәнеңне белергә омтылу кешене эзләнү юлына төшерә, ахыр чиктә галимлеккә илтә. Мин беренче карашка сабыр гына, итагатьле генә сөйләшә һәм тыныч кына иҗат итеп, әллә ни күзгә ташланмыйча гына яши торган каләмдәшебез хакында шундый уйлар белән калган идем ул чагында... Барды ул Урал-Җаек буйларына, шактый торып, сәяхәт кылып йөрде, күңелен баетты. Мондый сәяхәтләр шунда ук нәтиҗә бирмәскә дә мөмкин. Бигрәк тә Лирон Хәмидуллин кебек, мәсьәләнең төбенә төшеп эшли торган зат турында сүз барганда. Ләкин бер вакыт алар барыбер җәмәгатьчелеккә барып җитми калмый. Бу юлы да шулай булды.
2007 елның октябрь-ноябрь айларында «Мәдәни җомга» газетасының ике санында әлеге дә баягы Лирон Хәмидуллинның «Ерактагы ак җилкәннәр» дигән шактый зур күләмле язмасы басылды. Аны Оренбург Каргалысына бару юлъязмасы дип тә әйтергә мөмкиндер. Әмма аның чагылу рәвеше генә шулай, дөресендә әлеге язма безнең тарихыбызның шактый еракта калып бара торган сәхифәләренә сәяхәт, тирән бер тикшеренү буларак кабул ителә.
Мәгълүм шартлар нәтиҗәсендә татарның дәрелфөнүннәре, ягъни университетлары булмаган. Әмма юк дип тормаганнар, кайбер затлы төбәкләрдә милли мәгарифебез, фәнебез, әдәбиятябыз өчен кадрлар әзерләгәннәр. Оренбург Каргалысында, икенче төрле әйткәндә Сәгыйть бистәсендә, әнә шундый шәхесләрне укытырлык, тиешле әзерлек бирерлек мәдрәсәләр булган. Л. Хәмидуллин шуларның тарихын, аларда хезмәт иткән мәртәбәле шәхесләребезнең эшчәнлеген бәян итә. Габдессәлам бине Уразмөхәммәд, Вәлид бине Мөхөммәд әл-Әмин, Ишнияз бине Ширнияз бине Ярмөхәммәд әл-Харәзми кебек затлар аның игътибар үзәгендә.
Мине авторның мәгълүм шагыйребез Габдерәхим Утыз Имәнигә кагылышлы уйланулары аеруча кызыксындырды. Аның Каргалыда әле генә телгә алынган, бер үк вакытта ишан да, шагыйрь дә булган Вәлид бине Мөхәммәт әл-Әминдә укуы, нәкъ менә биредә шагыйрь буларак танылуы бәян ителә. Биредә укуын тәмамлагач, Г.У.Имәнинең шушы ук мәдрәсәдә байтак еллар әлеге Вәлид ишан күзәтүе астында мөгаллимлек итүе дә күп нәрсә турында сөйли. Г.У.Имәнинең биредә өйләнүе, беренче кызы Бәдыйгөлҗамалның 1774 елда шушында тууы, гаиләсенең инде 1788 елга кадәр, ягъни ундүрт елда шактый ишле булып әверелүе, аларның барысын урыныннан кузгатып, шул 1788 елда Бохара тарафына китеп баруын икрар
итүе дә «Мөһиммәт эз-заман» авторының тормыш сәхифәләрен ачыкларга ярдәм итә. Нәкъ
менә ул шәкерт булган елларда биредә Салават Юлаевның да укыган булуы, икесенең дә
шагыйрь булып китүләре мәдрәсәдәге мохитнең иҗади булуын да күрсәтә. Шушы Каргалы
белән бәйле мәгълүм шагыйрьләр Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов турындагы
кайбер мәгълүматларны тагын да ачыклый төшүенә дә рәхмәт әйтәсе килә авторга.
1778 елда «Мөхәммәд дине җәмгыяте идарәсе» төзелүе, аның, бераз исеме үзгәртелеп,
1788-89 еллар тирәсендә Уфага күчерелүе, беренче мөфтиләр Мөхәммәҗан бине әл-Хөсәен
бине әл-Борындыкый, Габдессәлам бине Габдерәхим әл-Бөгелмәви, Сәлимгәрәй Шаһингәрәй
улы Тәфкилевлар хакындагы мәгълүматларның эзлекле итеп бирелүе дә күп нәрсәләргә
ачыклык кертә. Каргалы зиратындагы кабер ташларын өйрәнеп бирелгән аңлатмалар
турында да шуны әйтергә мөмкин. Менә болар, тикшеренүче һәм язучы буларак, Лирон
Хәмидуллинның эш лабораториясенең нинди булуын күрергә ярдәм итә.
Әдәбиятка төрлечә киләләр. Күпләре эшне шигырь язудан башлый. Чөнки яшьлек һәм
шигырь — аерылмас юлдашлар. Л.Хәмидуллин исә иҗатының башыннан ук хикәяләр яза.
Ихтимал, ул да шигырьләр белән мавыгу чорын узгандыр. Ләкин ул елларда Лирон
әдәбияттан шактый ерак мохиттә яши. Казакъстанның Актүбә шәһәрендәге тимер юл
техникумында укый, армиядә хезмәт итә, Орск якларында тимер юлда бригадир, мастер
булып эшли. Ниһаять, 29 яшендә Казанга килә. Монда да үз белгечлегенә тугры кала —
троллейбуслар идарәсенә урнаша. Утыз биш яшькә кадәр әдәбияттан читтә тора дип әйтергә
мөмкин. Ләкин дөресендә ул алай түгел. Аның яшьтән үк кызыксынучанлыгы, барысын да үзе
төпченеп аңларга, белергә омтылуы, күргәннәрен-белгәннәрен сеңдереп бару гадәте була.
Юк, бу гадәт кенә дә түгел, ә бәлки яшәү рәвеше. Әйтик, Казакъстанда техник белгечлек алгач,
берәү булса, шуның белән канәгатьләнер иде. Лирон исә казакъ телен, бу тугандаш халыкның
яшәү рәвешен өйрәнә. Оренбург яклары, гомумән, төрки кавемнәрнең бергә укмашып, уртак
гаилә булып яшәгән бер матур төбәк. Казакъ, татар, башкортларның көнкүрешен, эчке
дөньяларын, җаннарын өйрәнүне, күзәтүләрне ул үзенең мөһим шөгыле итә .Ә китап укуга
булган хирыслык! Сембер якларындагы Иске Төгәлбуга, Оренбург өлкәсенең Искеавыл
мәктәпләрендә белем алганда шул төбәкләрдәге китапханәләрдә ул укымыган китап
калмагандыр! Менә болар барысы бергә аны әкренләп язучы итеп әзерли, әдәбиятка
якынайта.
Югыйсә, Казанда ияләнелгән хезмәттә эшлисе дә эшлисе бит инде. Юк, ул үзе өчен
билгесез өлкәгә — язучылар янына тартыла. Утыз биш яшендә исә Татарстан Язучылар
берлегенә Әдәби фонд директоры булып эшкә килә, ягъни әдип- шагыйрьләрнең көнкүрешен
кайгыртырга алына. Һәм менә дигән иттереп эшли дә! Гаять тә мәшәкатьле бу хезмәткә
унбиш ел гомерен бирә ул. Минем белүемчә, бу урында шулай озак эшләгән бүтән кеше юк
шикелле. Ул бу йөкне шул елларда Язучылар берлеге идарәсе рәисләре Мирсәй Әмир,
Ибраһим Гази, Зәки Нури, Гариф Ахуновлар белән бергәләп тарта. Нинди зур исемнәр һәм
талантлар! Алар белән янәшә булу, бер иҗади мохиттә кайнау, әлбәттә, Л.Хәмидуллинга
язучы буларак үсеп китү өчен дә бик әһәмиятле булган. Биредә хезмәт итә башлавына ике ел
тулуга, инде аның «Юлда» дигән хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Исеменнән үк
аңлашылганча, ул тимерюлчылар, аларның яшәү рәвеше, рухи дөньялары, мәхәббәтләре
турында. Фәрваз Миңнуллин әлеге хикәяләр тупланмасына карата язган бәяләмәсен
«Җылылык хисе» дип атады. Бу юкка түгел. Әдәбиятка ишек шакыган Л.Хәмидуллинның
әлеге әсәрләрендә сурәтләнгән кеше образларына хас иң уртак сыйфат, чыннан да, хис-
кичерешләрнең самимилеге, бер-берләренә кешелекле мөнәсәбәтләре. «Тәүге китабын
чыгарган башлап язучы өчен һич кенә дә кызарырлык түгел», — дигән нәтиҗә ясый
күренекле тәнкыйтьче Ф.Миңнуллин. Тагын өч елдан чыккан «Дала иртәсе» китабында
тупланган әсәрләр дә җылы каршы алына. Аның әдәби зәвыгы бик тә талымлы, Ә.Еники
шикелле, сүзнең тәмен нечкәләп тойган Хәсән Сарьян әлеге китапның төп уңышы анда
хезмәтнең кыен матурлыгы тасвирлануында ди икән (Сарьян Х. Уеңны уйдырып сал... —
Казан: Татар.кит.нәшр., 1977. — 38 б.), бу, чыннан да, шулай. Беренче карашка үзара
каршылыктан торган кебек тоелган әлеге сыйфат Л.Хәмидуллин иҗатында алга таба да
сакланып калды, документаль әсәрләренә һәм хезмәтләренә дә үз эзен салды, шуңа алар
яңалык бирү җәһәтеннән генә түгел, ә эстетик ләззәт бирү ягыннан да уңышлы чыккан. 1978
елда Л.Хәмидуллинны Язучылар берлегенә тәкъдим иткәндә, күренекле каләм остасы Афзал
Шамов та аңардагы әдәби сизгерлекне, талантны билгеләгән иде (Казан утлары. — 1978. —
№3. — 185 б.).
Лирон Хәмидуллинның әдәбияттагы икенче бер зур юнәлеше, әлбәттә, тәрҗемәчелеге.
Алай гына да түгел, аның тәрҗемә эшенә чын мәгънәсендә оригиналь әсәрләр язгандагыча
мөһим иҗади эш итеп каравы. Әйе, ул бу эшне яратып башкара. «Аеруча, — ди ул, — кардәш
телле казакъ, каракалпак әдипләренең әсәрләрен яратып тәрҗемә иттем» (Хәмидуллин Л.
Күңелдә калганнар. — Казан: «Сүз» нәшр., 2007. — 218 б.). Абай Конанбаев, Мохтар Ауэзов,
Әнүәр Әлимҗанов, Әсгать Мохтар, Сайын Моратбәков, Мохтар Мәгауин, Яныбай Хамматов,
Теләпбиргән Каипбиргәновларның әсәрләрен татар укучылары аның тәрҗемәсендә
укыдылар. Василь Быков, Александр Капустин, Җәмил Гыйльманов әсәрләре турында да
шуны ук әйтергә мөмкин.
Күренекле эзтабар әдибебез, үзе дә кардәш әдәбиятларны һәм халыкларны якынайтуга
бөтен гомерен багышлаган Тәүфикъ Әйди, мәсәлән, Лирон Хәмидуллинның 1981 елда
казакъның беренче шагыйре Абайның тулы җыентыгын төзеп, чәчмә әсәрләрен тәрҗемә
итеп чыгаруын бик тә мөһим эш буларак хуплаган иде. Тәрҗемәченең ничек эшләвен ул болай
тасвирлый: «Лирон Хәмидуллин әсәрләрнең берничә редакциясен, шул исәптән, русча
басмаларын да күздән кичергән, авторның хикмәтле сүзенә аваздаш татар мәкальләрен,
әйтемнәрен дә яңадан карап чыккан. Үзенчәлекле фикер иясенең тапкыр сүзләрен, йөгерек
уйларын төп нөсхәдәгечә бирергә тырыша һәм шактый уңышка ирешә» (Казан утлары.-1982.
— №7.-164 б.). Иң мөһиме шунда — Л.Хәмидуллин кардәш халыклар язучылары әсәрләрен
оригиналдан, ягъни казакъ, үзбәк, каракалпак телләреннән турыдан-туры тәрҗемә итә, шуңа
күрә авторларның текстын мөмкин кадәр тулы бирүгә ирешә. Үзе дә тәрҗемә эшендә «ат
уйнаткан» Кыям Миңлебаев аның шушы ягын иң кыйммәтле үзенчәлеге итеп билгели дә.
1977 елдагы бер мәкаләсендә ул болай ди: «Узган ел үзбәк язучысы Әсгать Мохтарның
«Чинар» романын Лирон Хәмидуллин оригиналдан эшләп чыгарды. Тәрҗемәче үзбәк
халкының тормыш- көнкүреш, милли колорит һәм геройларның настроениесен шактый оста
бирүгә ирешкән. Персонаж телендә бу настроение үзен аеруча нык сиздерә: кем, нинди тавыш
белән әйтә — ягымлымы аның тавышы, битарафмы, кырысмы, әллә инде бөтенләй
янаулымы, гайрәтлеме — романдагы шул төсмерләрне Л.Хәмидуллин дөрес чагылдыра
алган» (Казан утлары.-1977.— №9.-179 б.). Күреп торабыз, бу инде тәрҗемә эшендә
художниклыкның чагылышы, һәр тәрҗемәченең омтылганы, идеалы шушы булырга тиеш.
Лирон Хәмидуллинның тәрҗемә эшчәнлегендә тагын бер кызыклы сәхифә бар. Әйтик, ул
1970 елларда казакъ язучысы Әнүәр Әлимҗановның повестьларын татарчага тәрҗемә итеп
бастыра. Тик шунысы бар, әлеге Әлимҗанов, казакъ язучысы дип аталса да, әсәрләрендә үз
халкының тормышын һәм образларын бирсә дә, рус телендә яза. Менә шундый әсәрне казакъ
теленең колоритын, яңгырашын бирмичә тәрҗемә итү бик тә сәер нәтиҗә бирер иде. Таһир
Нурмөхәммәтов — шулай ук тәрҗемә эше осталарыннан берсе — әйтә: бу очракта «казакъ
тормышын, бөтен милли үзенчәлекләрен саклап, татар укучысына җиткезә белергә кирәк.
Бәхеткә, Л.Хәмидуллин казакъ әдәбиятын әйбәт белә. Шул аңа бик күп кыенлыкларны
уңышлы төстә җиңеп чыгарга булышкан» (Казан утлары.-1975.-№ 11.-167 б.).
Аның менә шушы сыйфаты татар язучылары әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итеп
бастыру эшен башкарырга да мөмкинлек бирә. Ул казакъ телендә «Татар повестери», үзбәк
телендә « Йилләр вә йуллар», каракалпакча «Татар гүрриңлери»,
ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР
русча «Пробуждение» дигән китапларны төзеп һәм тәрҗемә итеп чыгаруга иреште. Әсәрләр
сайлауда Л.Хәмидуллинның әдәби зәвыгы югары булуын билгеләп үтми булмый.
Лирон Хәмидуллинның татар әдәбиятына күрсәткән тагын бер игелекле эшен тәкъдир
итү зарур. Сүз күренекле шагыйрь Дәрдемәнднең эшчәнлегенә багышланган тикшеренүләр
турында бара. Татар мәгърифәтенә, мәдәниятенә якты йөз белән караган бертуган Шакир һәм
Закир Рәмиевләргә ул һәрвакыт игътибарлы булды. Алар турындагы язмалары, очерклары
чыга тора. Ә менә аның 1990 елда басылган «Офыктагы рәшәләр» китабында бирелгән
материаллары әдәби, фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан зур яңалык буларак кабул ителде.
Без Закир Рәмиевнең (Дәрдемәнднең) иҗатын шактый ачык күз алдына китерсәк тә, аның
шәхси тормышына караган күп кенә яклары томан белән өртелгән иде, коммунистлар
хакимияте вакытында шагыйрь турындагы сәхифәләрне белгән очракта да күбесен язарга,
игълан итәргә ярамады. Шуңа күрә дә Л.Хәмидуллинның бу китабы көтеп алынган хезмәт
булды. Без бигрәк тә Дәрдемәнднең Октябрь инкыйлабыннан соңгы өч-дүрт ел эчендәге хәл-
әхвәлләрен белеп бетерми идек. Вафаты алдыннан аның белән хушлашырга кергән
Ризаэддин Фәхреддин истәлекләреннән азмы-күпме генә мәгълүматыбыз бар иде.
Л.Хәмидуллин исә бу олуг талантның, теләсә кайсы милләт өчен горурлык булырдай
шәхеснең, 1917-1921 еллардагы гаять тә аянычлы фаҗигасен бөтен дөреслеге белән бәян
итте. Моны халык, бигрәк тә яшь буыннар белергә тиеш. Шуңа күрә әлеге әсәрне без унынчы
сыйныф укучыларына да тәкъдим иттек. Л.Хәмидуллин 2003 елда Дәрдемәндкә багышлап
чыгарылган альбомның текстлар авторы да булды.
Болардан тыш ул үзенең бөек якташлары: атаклы драматург Мирхәйдәр Фәйзи, каһарман
шагыйрь Муса Җәлил, тиңдәшсез гармунчы, авылдашы Фәйзулла Туишев һәм башка
күренекле шәхесләр турында матбугатта күп кенә чыгышлар ясады.
Берничә ел элек ул «Күңелдә калганнар» исемле бай эчтәлекле һәм матур итеп эшләнгән
китап чыгарды. Аны Татарстан Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы Миркасыйм
Госмановның «Тыйнак табигатьле каләмдәшебез» дигән бик тә әтрафлы мәкаләсе ачып
җибәрә. Анда Лирон Хәйдәр улының бөтен тормыш һәм әдәби эшчәнлегенә анализ ясала, бәя
бирелә. Әлеге китабында да Л.Хәмидуллин үз кыйбласына тугры калган. Китапның исеме
аның шәхси тормышы бәян ителүен ышандырса да, анда әдәбиятыбызның башка бик күп
асыл затлары, аларның эшчәнлеге, мирасы, әдәби язмышлары өчен борчылу һәм тагын бик
күп материаллар тупланган. Алар турында уйланганда, авторның шул язмышлар өчен ихлас
күңелдән шатлануын, кирәк икән, борчылуын күрәсең. Биредәге язмышлар аның шәхси эше
булып әверелгән. Шуңа күрә китапның исеме тулысынча аклана, бу — әдәбиятыбызга
багышланган китап, әмма шул ук вакытта үзе дә күп дистә еллар сүз сәнгате мохитендә
кайнаган Л.Хәмидуллин турында да. Шул рәвешле, шагыйрь әйтмешли, автор башкаларны
яраттырып, яраттырган икән үзен дә. Әйе, аны әдәбият даирәсендә хөрмәт итәләр, үз күрәләр.
Без дә аңа озын иҗат гомере телибез, игелекле эшләре озак дәвам итсен, дибез.