БОРМА ЮЛЛАР БЕЗНЕҢ ГОМЕР СЫМАН
Мәйдан
Батырларын, һай, таныйсы килә, Җиңүләрен килә барлыйсы.
Көрәшләргә мәйдан бүлә халык, Мәйдансыз да юкса ярыйсы...
Даннар өчен бүлгән мәйданмы бу, Гыйбрәт өчен бүлгән мәйданмы?
Батырларын заман кемнән сорар, Ярлыданмы, әллә байданмы?
Мәйдан — энә күзе. Халык бүген Ир затларын шуннан үткәрер.
Маңгайлардан салкын тир бәрер дә, Йөрәкләрдән ялкын-ут бәрер.
Бу тормышка җылы, якты кирәк, Маңгай тире кирәк бу җиргә!
Һәм дөньяның ышанасы килә Үзен күтәрердәй һәр иргә.
Ышанасы килә ир затлары Җаннарында мәйдан йөрткәнгә.
Ил язмышын бүләк итеп, кулда Киләчәккә алып киткәнгә.
...Һәм мәгънәсен тоя белү кирәк, Хәрәкәттә җиргә иңүнең.
Энә күзләреннән үткән чакта Аклануы кирәк җиңүнең...
Заман — энә күзе. Халык бүген Батырларын зурлап алкышлар.
Ышанычы булса, матур килер Алтын көзләр, аннан ак кышлар...
Бер мәйданда! Бер мәйданда, халкым, Күккә ашу, җиргә иңүең.
Энә күзләреннән үткән чакта Их, аклансын иде җиңүең!..
***
Өрәңге кып-кызыл яфрагын сибә, күр, Ис китеп карыймын көзләрдә аңарга.
Көннәргә ышанмыйм, ышанмыйм елларга, — Мин сәгать элгәнмен гомерем санарга.
Диварда ул сәгать... Төп-төгәл ул сәгать Мизгелне минутка, секундка бүлгәли.
Ашык, ди, өлгер, ди, замана көтә, ди, Син әле яшә, ди, син әле үлмә, ди.
Мин инде оныттым елларның исәбен, Яңгырмы бәрелә? Хәтерне боз тишә...
Барам да барам күк, тукталып алам күк, Тик һаман диварга — сәгатькә күз төшә.
Атлыйм да йөгерәм, ашыгам, юлларда Тартыла, өзелә күңелнең бар кылы.
Һәм узган гомерем исләргә төшә дә Елмаям мин заман җилләре аркылы.
Елмаям сәгатькә, шушы зур сәнгатькә Күз атам. Ул һаман, йөгер, ди.
Гомер — бер, яшәү — бер, һәм син дә бер генә, Бер генә мәртәбә ашык, ди, өлгер, ди.
...Яңгыры, карлары... һәм көзге яфраклар... Бирәсен биргәнмен, аласын алганмын.
Вакытка ышанып үтелгән юлларда Ашыгып тик һаман мин соңга калганмын...
Йә, әйдә, уң булсын! Бердәнбер гомерем Яфраклар утында гүяки җылына.
... Әйтерсең яз әле... Лаләләр шикелле Кып-кызыл яфраклар сибелә юлыма...
Изге мизгел
Поездларга каршы килгәнсеңдер, Көтәсеңдер мине вокзалда.
Куанычым чиксез синең янда, Мәшәкатьләр булса — ул алда...
Кара төннәр адаша да кала, Безнең арттан бара-бара да.
Сыенуым татлы мизгел булыр Поезд шаулап үткән арада.
Кочагыңа сыеп бетәрмен мин, Сагынганмын икән, диярмен.
Синең янда уйнак була алган Хыялымны күккә чөярмен.
Туеп китү түгел, китүем дә, Сагыныплар кайту — кайтуым.
Араларга бары көннәр яткан... ...Килә әнә яңа ай туып.
Борма юллар безнең гомер сыман, Безнең тәрәзәдәй зәңгәр күк.
Җилләр йомшак безнең мендәр кебек, Әйдә син ай, безгә хисең түк!
Син, кадерлем, сагынганмын, диген, Җаннарымны кат-кат өзелдер.
Бер-беребез өчен туганлыкны Аңларга бу изге мизгелдер...
Челләдә
Шырпысыз да дөрләп китәр кебек, Утлар кабар кебек көнемә.
Сукмагыма үлән башын салды, Әйләнәм дип, җиһан көленә.
Тамчы суга мохтаҗ каеннарның Яшел көе кипте яфрагы.
Табигатькә барыбыз да тигез, Булмый үз һәм булмый ятрагы...
Дөрләп китәр җиһан, көеп китәр, Кызганмаса кояш күкләрдә.
Ул да җаннан ерагая кайчак, Чама белми нурын түккәндә.
...Иркенәеп сулыш алды җәйләр, Ярсып-ярсып яшен ут бәрде.
— Табигатькә барыбыз да тигез! — Кипкән үлән башын күтәрде.
— Табигатькә барыбыз да тигез! — Пышылдады каен тирәмдә.
...Янмаска да мөмкин, көймәскә дә, Тамырларың булса тирәндә.
Тамчы төшкән саен чыжлады җир, Җилли-җилли яуды көн буе.
Тамырларга төшкән дым хакында Түгел иде бүген кем уе?..
Тәмугың да, дөнья, үзеңдәдер, Оҗмахың да синең, үзеңдә.
...Тамчы булыйм, милләт агачым тик Яфрак койсын өчен көзендә.
Тамчы булыйм яфрак ярсын өчен Куәтләнеп яшел язларда.
Сусамасын дымга, ныгысын ул Һәр бөресе бер җыр язганда.
Их, үзебез булып яшибезме?! «Әйе!» дисәк, бар да үзгәрер.
Табигатькә һәммәбез дә тигез, — Тамырлары аның бездәдер...
Аның җаны бары бездәдер...
***
Юлларыма ятып бөтерелә, Бәллүр кышның ап-ак бураны.
Салкыннарга йөзне чытмый гына Үткәннәргә үтеп буламы?
Үткәннәрдән башлап китәсе дә, Киләчәккә барып җитәсе...
Адаштырмас микән бүгенгенең Ак буранлы салкын иртәсе?
Җиһанның бит һәр мизгеле ап-ак, Туу — актан, үлем ак булган...
Киләчәк һәм үткән арасында Адаштырма мине, ак буран!
Адаштырма, буран, адаштырма, Үткәннәрем калсын үткәндә.
... Мин хәтердән үкенечләр көрим Киләчәккә таба киткәндә.
Аңлый алмам
Сине мәңге аңлый алмам, диңгез, Мин ярыңда туып үсмәгән.
Дулкыннарың бишек булалмаган, Җилең җанны назлап исмәгән.
Синең шавың мин белмәгән телдә, Синең ярсу — читләр өченгә.
Мәңге шулай гүзәлсеңдер, диңгез, Аңлый алыйм ничек өч көндә?
Һәр мизгелең тере. Һәр дулкынның Төсләр уйный итәк очында.
Төшемме бу минем, өнемме бу, Бик гади дә кебек ...һәм чын да.
Синсез яшәү һич фаҗига түгел, Син дә, диңгез, тик үз иркеңдә!
... Хәер, мин дә шул халәттә бугай, — Аңлый алмас кебек бер кем дә.