АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Бәрәскә авыллары
Бәрәскә берәмлеген үз эченә алган авыллар Әтнә районында урнашкан. Түбән Бәрәскә
авылы район үзәге Олы Әтнә авылыннан 8 чакрымда, Чыпчык тимер юл станциясеннән — 33,
Казаннан 63 чакрым ераклыкта утырган. Яңа Бәрәскә авылы район үзәгеннән — 22, җирле
үзидарә советы үзәге Күлле-Киме авылыннан — 7, тимер юл станциясе Коркачык тимер юл
станциясеннән — 52, Казаннан 93 чакрым ераклыкта урнашкан.
Бәрәскә атамалы авыллар шактый тарихи чыганакларда, белешмәләрдә, документларда
телгә алына.
Казан ханлыгы чорындагы авыл атамаларын исәпкә алган исемлектә Алат юлы өстендәге
Бәрәскә һәм Кече Бәрәскә авыллары теркәлгән. 1602 — 1603 еллардагы мәгълүматларны
туплаган Казан өязе теркәү кенәгәсендә Гәреч һәм Алат юлы өстендәге Бәрәскә авылы
билгеләнгән. Теркәү кенәгәсендә Бәрәскә суы да күрсәтелгән. Түбән Бәрәскә авылында XIV —
XV гасырларга мөнәсәбәтле кабер ташлары табылган. 1859 ел мәгълүматларын эченә алган
белешмәдә күрсәтелгәнчә, Түбән Бәрәскә авылындагы 71 хуҗалыкта ислам динендәге 349 ир-
ат, 332 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән. Югары Бәрәскә авылындагы 166 йортта 743 ир-
ат һәм 694 хатын-кыз гомер кичергән, мәчет эшләгән. Усюл (Яңа Бәрәскә) авылындагы 18
хуҗалыкта 63 ир-ат һәм 61 хатын-кыз гомер иткән.
Н.Борһанова мәгълүматларына караганда, Югары һәм Түбән Бәрәскә авыллары халкы
күршедәге Кече Өшкәтә авылы белән бергә июнь ае уртасында Бәрәскә җыенын бәйрәм
иткән.
Бәрәскә мәчете төзелү турында Шиһабетдин Мәрҗани түбәндәгеләрне яза: «Авыл
уртасындагы таш мәчетне шул авыл кешесе Ибраһим бине Йосыф бине Әснай бине Исәнкол
бине Борнагол 1183 (1769) ел азагында бик нык һәм яхшы итеп, баскычларын чуеннан ясатып
салдырган. Ул үзе 1201 (1786) елның шәгъбан аенда Бәрәскә авылында вафат була. Таһир,
Сөләйман, Ягъкуб, Гайса, Габдеррәшид, Мөэминә һәм Зөлхибә исемле балалары кала. Ибраһим
мәшһүр сәүдәгәрләрдән санала, зур байлык иясе һәм ярдәмчел кеше була, күп яхшылыклар
кыла, күпсанлы мәчетләр, мәдрәсәләр салдыра һәм башка изгелекләр дә эшләп калдыра. Ул
Казанның беренче мәчетенә кулъязма Коръән дә биргән булган. Монысы хәзер минем кулда.
Утызынчы кисәгенең ахырында түбәндәге сүзләрне язган: «...шушы изге китапны Казан
өязенең Алат юлы Бәрәскә авылы кешесе Ибраһим Йосыф утлы Казан шәһәренең Иске
Бистәсендәге олы таш мәчеткә бүләк иттем... Әгәр аны кем дә кем уку ниятеннән башка үзенә
милек итеп алса һәм бикләп тотса, бөек Алланың каргыш һәм ләгънәтләре ул кешегә булсын,
һәр мөселман бу изге китапны алып укыганнан соң, бүләк итүчегә хәер-дога кылсын.
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
1188 (1774) ел, мөхәррәм аеның егермесе, шимбә көн».
Бәрәскәдә Ибраһим бине Йосыфның таштан төзелгән зур пулатлары, каберлегендә тимер
ишекләр белән ясаткан таш стенасы, күп басулары, урман җирләре һәм сулары булган. Хәзер
оныгы Исмәгыйль бине Сөләйман бине Ибраһим ул ташпулатны, стенаның кирпечен һәм
тимер ишекләрен җимереп, сатып бетерде...»
Түбән Бәрәскә авылында хәзерге көндә сакланган мәчетнең (беренче мәчет) ике катлы
кирпеч бинасы 1769 елда сәүдәгәр Ибраһим Борнаев акчасына төзелгән. Ул, Ш.Мәрҗани
сүзләре белән әйткәндә, «бай эшкуар булган, хәйрия-иганәчелек белән шөгыльләнгән, күп
кенә мәчетләр һәм мәдрәсәләр төзеткән, изге гамәлләр кылган». Ибраһим байның варис-
оныкларының берсе — Казанның беренче гильдия сәүдәгәре М.К.Борнаев. Ул 1872 елда
Казанда атаклы «Борнаев» мәчетен төзеткән.
Бәрәскә атамасының килеп чыгышын авыл өлкәннәре болай сөйли.
Бактачы, Яңа Бәрәскә авыллары Түбән Бәрәскәдән күчеп утырганнар. Ул җирләр Бәрәскә
авылыныкы булган. Бактачы, Яңа Бәрәскә урнашкан урыннарда, имеш, Бараскин исемле мари
яшәгән. Бу җирне шул Бараскин исемле маридан алган булганнар. Бараскин сүзеннән Бәрәскә
дигән атама калган.
Бу төбәккә борынгы бабаларыбыз Болгар дәүләте җимерелгәч килеп утырганнар. Алар
монда яшәгән марилар янына килеп урнашканнар дигән фикер бар.
Бараскин сүзеннән Бәрәскә килеп чыккан дип фараз итү — халык этимологиясе. Билгеле,
Казан артында оешкан авылларның беркадәр өлешендә чирмеш (мари), арларга
(удмуртларга) нисбәтле легенда-риваятьләр очрый. Ләкин бу күренеш Казан арты авыллары
исеме мари, удмурт теле берәмлекләре нигезендә генә аңлатылырга тиеш дигән сүз түгел.
Авыл матур тигез җиргә урнашкан. Авыл уртасыннан Бәрәскә инеше ага. Ул суларын
Ашыт суына илтә. Ерак та түгел, биек булмаган Кала тавы бар. Бу тауда куе агачлар үсә,
изгеләр каберлеге дә бар, анда халык сәдака куя. Авылның иң кадерле урыннарыннан берсе
— Акый чишмәсе. Аны Акый бабай тапкан һәм тирә-юнен әйләндереп алган. Хәзер чишмәнең
тирә-ягында агачлар, чәчәкләр үсә. Чишмәне буратып, улаклар куйганнар. Улак янына килгән
авыл кешеләре һәм кайткан кунаклар өчен савытлар куелган. Кешеләр, теләкләр теләп, шул
савытларга сәдака сала. Бу чишмә яныннан халык өзелми, аның суын эчәләр, хөрмәтлиләр.
Шунда ук Сәгъди бабай утырткан алма бакчасы бар.
Авылда өч зират: Каенлык, Югары авыл, Түбән авыл зиратлары бар. Алар авылның иң изге
һәм кадерле урыннары булып исәпләнә. Соңгы елларда аны зурайтканнар, матур итеп койма
куйганнар.
1993 елның май аенда тантаналы рәвештә мәчет ачыла. Теләгән кеше гарәп графикасын
өйрәнә, гыйбадәт кылырга килә.
Күрәсең, Бәрәскәнең суы шифалыдыр. Авылдан Хәким Сәлимҗанов, Рифкат Бикчәнтәев,
Илдар Хәйруллинның әтисе, Госман Әхмәтҗанов, Марсель Җаббаров, Зөлфирә Зарипова кебек
режиссерлар һәм артистлар чыккан.
Берек
Берек авылы Югары Ослан районында, район үзәге Югары Ослан авылыннан 30
чакрымда, Казаннан — 44, Шеланга пристаненнән 6 чакрым ераклыкта урнашкан. Кызыл
Байрак, Нариман, Яңа Юл авыллары һәм бистәләре белән ул Шеланга җирле үзидарә советына
карый.
Берек авылы халкы тирә-юнь районнар авылларыннан җыелган. Берек матур җиргә
утырган. Авылны ике яктан тау, урманнар, бер ягыннан күл уратып алган. Берек үзәнлектә
утыра, Иделдән 9 чакрым ераклыкта.
Олылар авылның барлыкка килү тарихын болай сөйли.
Ике тау битендә 7-8 йорттан торган кечкенә генә ике авыл булган. Чулпан тавында
урнашканга, берсен Чулпан дип, икенчесен Яңа юл авылы дип атаганнар. Менә шушы авыллар
халкы берләшеп, үзәнлеккә килеп төпләнә. Шушы берләшкән, береккән сүзеннән Берек
атамасы килеп чыккан.
Авыл реовлюциядән соң оешкан.
Берекнең тирә-юнендә чишмә-кизләүләр бик күп. Хикмәт чишмәсен авыл халкы аеруча
хөрмәтләп, карап һәм чистартып тора. Халык аның ниндидер ырымы бар дип уйлый. Елына
бер тапкыр чистартмасаң, яңгыр яумый, яңгыр болытлары чишмә өстеннән узганда тарала
икән. Бу чишмәне Хикмәт исемле кеше казыган була.
Авылның бер читендә урман капка ясаган. Бу җирне халык Капкалы куак дип атый. Халык
телендә Черемушкин җире атамасы да кулланыла. Элек бу җирләр алпавыт кулында булган.
Алпавытның йортын һәм җирләрен Черемушкин дигән кеше карап торган. Кәрип чокырына
җигелгән ат-арба белән Кәрип исемле кеше төшеп киткән дип сөйлиләр. Авыл янында
Чемодан култыгы, Чемодан аланлыгы дигән урыннар бар. Бу җирдә Степан исемле урыс —
урман каравылчысы торган. Татарлар Степан исемен, ничектер, Чемоданга әверелдергәннәр.
Халык авыл урамнарын үзенчә атый. Өстәге беренче урам Чәй урамы дип йөртелгән. Ул
урамда ярлырак гаиләләр торган. Алар чәйне күп эчкән. Икенче урамны атау өчен халык Аш
урамы исеме кулланган. Бу урамда хәлле тормыштагы кешеләр яшәгән. Алар мәҗлесләргә
йөрергә бик яратканнар. Өченче урамны Зверь урамы дип тамгалаганнар. Монда усал кешеләр
яшәгән. Алар авыл халкы белән тыныша алмаганнар.
Элек авылда мәктәп тә, мәдәният йорты да, китапханә дә булган. Әмма сигезьеллык
мәктәп бетерелгән. Хәзер балалар беренче класстан ук Шеланга дигән авылда урысча
укыйлар. Мәдәният йорты һәм андагы китапханә янгында харап булган, яңасы төзелмәгән.
Мәчет юк.
Авыл элек гөрләп торган, хәзер бик кечкенә генә булып калган. Казан якын булганга,
яшьләр шунда киткән.
Беректә хәзер 37 йорт. Аларның да күбесендә өлкән яшьтәге кешеләр яши.
Бөрбаш Сәрдегәне
Бөрбаш Сәрдегәне авылы Балтач районында, район үзәге Балтач авылыннан 18 чакрымда,
җирле үзидарә советы үзәге Бөрбаш авылыннан — 8, Шәмәрдән тимер юл станциясеннән —
18, Малмыж пристаненнән 40 чакрым ераклыкта урнашкан.
К.П.Берстель бастырып чыгарган белешмәдән күренгәнчә, Бөрбаш Сәрдегәне авылында
418 татар кешесе яшәгән.
Олылар Сәрдегән атамасы барлыкка килүен болай аңлата.
Авыл утырган урында элек урман булган. Урманда бик күп итеп сәрдә үләне үскән.
Шуннан чыгып авылга Сәрдегән дигән исем биргәннәр.
Авылга иң беренче кешеләр Тау ягыннан килеп утырганнар. Бу кешеләрне таулы
нәселләре дип атап йөртәләр.
Авылда күп кешеләр итек баса, шуңа аны итекчеләр авылы дип атауны да ишетергә
мөмкин.
Бөрбаш Сәрдегәненең нәкъ уртасыннан Бөре елгасы ага һәм аңа төньяктан Уразай елгасы
килеп кушыла. Авылның көнчыгышында Зәрә тавы бар. Авылның Аръяк дигән урамыннан
чыгып китсәң, Караңгы су буе дигән җир бар. Анда гел наратлар гына үсә. Шуңа күрәдер, ул
караңгы булып тоела. Алар тыгыз булып ике тау битендә үсәләр. Уртасыннан инде суы бетеп
барган Алан елгасы ага.
Авылның көнбатыш өлешендә, аралары бер-берсеннән якын гына өч чишмә ага: Мулла
чишмәсе, Бай чишмәсе һәм Сәйфулла чишмәсе. Мулла чишмәсе янында гына бер тыкрык бар
һәм шуннан менүгә элек анда мулла яшәгән. Мулла чишмәне карап чистартып торган. Бай
чишмәсен авылда Гарифулла бай хөрмәтенә атаганнар. Сәйфулла чишмәсен (анда күбрәк кер
чайкыйлар) элек авылда ярлы гына гаиләдә үскән, шушы чишмәне карап торган һәм агачлар
утырткан кеше исеме белән атыйлар.
Дәвамы киләсе саннарда.