Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җамал Вәлидинең тууына 125 ел


Татар җәмәгатьчелеге бу көннәрдә күренекле әдәбиятчы, тел галиме,
тәнкыйтьче һәм публицист Җамал Вәлидинең 125 еллыгын билгеләп үтә. Ул 1887
елның 13 октябрендә Казан губернасының Апас авылында (хәзеррайон үзәге)
мулла гаиләсендә туып үсә. Үз авылында, Казан, Иж- Буби мәдрәсәләрендә белем
алганнан соң, мөгаллимлек итә, «Вакыт», «Шура», «Аң» газета-журналларында
актив языша. Җ.Вәлиди тиз арада тәнкыйтьче һәм тел белгече булып таныла.
Аның «Татар әдәбиятының барышы» (1912), «Милләт вәмиллият» (1914)
китаплары, замандашлары турында язылган күпсанлы мәкаләләре бүген дә
кыйммәтен җуймаган хезмәтләр булып тора. Җ.Вәлиди татар әдәбият фәне
формалашуга үзеннән зур өлеш кертә. Мәдрәсәдә мөгаллим булып эшләү
тәҗрибәсенә таянып, татар теле буенча дәреслекләр төзеп чыгара һәм алар
байтак еллар кулланылышта була.
Җ.Вәлиди совет чорында да гаять нәтиҗәле эшли. Әдәби тәнкыйтьче
буларак үз принципларында калып, үткән мираска һәм үз чоры әдәбиятына
объектив бәя бирүе белән таныла. Тел белеме өлкәсендәге хезмәтләре дә бары
соклану һәм хөрмәт уята.
Җ.Вәлиди 1931 елны «солтангалиевче»ләр белән бәйләнештә торган дигән
нахак гаеп белән кулга алына һәм 1932 елны төрмә хастаханәсендә вафат була.
***
Габдулла Тукайның үлүенә ун ел тулган көннәрдә Җамал Вәлиди «Мәгариф»
журналында (1923, №3/4, 3-8 б.) «Тукайның шагыйрьлеге» исемл е әдәби һәм
фәнни кыйммәтен бүген дә җуймаган мәкаләсен бастырып чыгара. Мәкаләдә
татар әдәбият белемендә күләгәдә кала килгән Ризаэддин бине Фәхреддин һәм
Муса Бигиевләрнең Тукайга мөнәсәбәтләре ачыла. Гәрчә бу ике күренекле татар
зыялысы шагыйрьнең матбугат мәйданына чыгуын татарда гарәпнең Мәгаррие
(973-1057) кебек зур шагыйрь туды дип бәяләсәләр дә, аларның соңыннан
Тукайдан күңелләре кайту сәбәпләре ачыла. Икесе дә Тукайның ачы тел белән
матбугатка чыккан шигырьләрен кабул итә алмаганнар.
Мәкаләдә Р.Фәхреддиннең Тукай шигырьләрендә поэтика (хикмәтле сүзләр,
мәсәлләр, афоризмнар) юк дигән фикердә булганы белдерелә. Җ.Вәлиди, аның
фикерен инкяр итеп, «хикмәтле сүзләр, мәсәлләр, афоризмнар» тулып яткан
шигырьләреннән строфалар китерә. Әдәбият галиме Җ. Вәлидинең бу мәкаләсен
аерым истәлек һәм шул ук вакытта Тукай поэзиясенә кыска, җыйнак һәм тулы
фикерле аналитик хезмәт дип бәяләү кирәк. Әлеге хезмәт «Тукай турында
замандашлары» (1960) китабында бирелгән булса да, укучыларны тулы текст
белән таныштыру мәслихәт табылды.
Язманың журнал битләрендә дөнья күрүе Габдулла Тукайга һәм Җамал
Вәлидигә булган хөрмәтебезнең бер билгесе булсын.