Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗГӘРҮ


ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ
Кереш сүз.
Дөньяны таный башлау
Такташ әйтмешли, мин үз гомеремдә бик күп төрле анкеталар тутырдым. Тормыш юлыма кагылышлы истәлекләр, уйланулар да яздым. Аларны игътибар белән укыган кеше минем кем баласы, үземнең кем икәнлегемне шәйли аладыр. Бу язмам да үткән гомер, узган юл турында. Ләкин бу, башкаларыннан аермалы буларак, үземә читтән карабрак языла. Бәлки, әле ул минем турыда гына да түгелдер. Минем мисалда безнең буын үткән юлга бер карап алудыр.
Адәм баласы якты дөньяга пәйда булган мизгелдән минутлап, сәгатьләп, көнләп, айлап, еллап үзгәрә. Хәер, бу процесс ана карынында яралган чакта ук башлана диләр. Мин үземдәге үзгәрешне, әлбәттә, иң беренче тапкыр «Нигә алай?» дип сорау биргән көннән башларга тиешмендер. Кеше тирә- ягына кайчан күзен тутырып карый, кайчан аның башына уй керә—шул чакта ул кеше дигән исемгә таба адым ясый. Дөрес, аның өчен баштарак бүтәннәр уйлый әле. Бүтәннәр уйлаганда кеше дигән җан иясе беркем түгел ул. Үзе уйларга тотынгач кына кешедә мөстәкыйльлек башланадыр. Берәүләргә уйлый белү сәләте иртәрәк бирелә, кайберәүләр исә уйларга өйрәнә алмыйча озак интегә. Дөресрәге, ул интекми, башкалар аның өчен уйлап мазалана. Уйлап азапланмыйча, гамьсез генә яшәүчеләр шактый, өлкән яшьтәгеләр арасында да юк түгел. Аллага шөкер, мин андыйлар исәбенә кермим. Бөтен гомерем сорауларга җавап эзләүдән гыйбарәт.
Дөньяга күземне ачып карап, «Нигә?», «Ник?» «Ни өчен?» дигән сорауларны мин ничә яшемдә бирергә өйрәндем икән? Өч-дүрт яшьләр булгандыр, абый белән икебезгә прәннек бирделәр. Абыйга күбрәк бирделәр шикелле, «Нигә аңа күбрәк бирдегез?»—дип тавыш чыгарганым истә калган. Хәтеремдә икенче сорау да калган: «Абыйга ботинка алдыгыз, нигә миңа юк?» иде ул. Шул көннән башлап, дөньяның тигез түгеллеген бәлки сизенгәнмендер. Тизрәк үсәсе килү теләге дә шуннан башлангандыр. Киләчәктә дә «Нигә аңа бар, миңа юк?» дигән сорау гомер буе эзәрлекләп, уйда бөтерелеп торды. Бүген беләм инде—андый уй һәр кешедә яши. Шул сорауга дөрес җавап таба алмасаң, гомер итүләре
Туфан МИҢНУЛЛИН (1935) - Татарстанның халык язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе; Станиславский (Россия) ҺӘМ Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты. Күпсанлы пьесалар, китаплар (шул исәптән ун томлы «Сайланма әсәрләр») авторы. Казанда яши.
кыендыр. Бәлки, җинаятьләр дә, сугышлар да шуннан башланадыр. Барныкын
Туфан
М и ң нулли н
урлау, тартып, яулап алу теләге юкның күңелендә коткы уятадыр. Миндә дә ул теләк уянды—абый күрмәгәндә мин аның ботинкасын киеп урамга чыктым һәм пычракка батып кайтып кердем. Моның өчен миңа әнидән эләкте. Ә мин аңа үч итеп, беркөнне абый ботинкаларын бакчадагы кычыткан арасына ыргыттым. Үземнән таптырдылар. Гаделлек эзләүнең беренче адымнары шул көннән башланды. Аннары гомер буе мин аны эзләдем һәм бүген дә таба алганым юк. Димәк, йөз процент гаделлек, тигезлек бары тик хыялда һәм әкиятләрдә генә була икән шул. Әкияттә дә гаделлек иң соңыннан гына табыла.
«Нигә аңа бар, миңа юк?» дигән сорау күңелдә хасил булса, барныкын тартып алу уен уйламыйча, аңарда булганны үзеңдә булдыру өчен тырышу кирәклеген аңлау кешедән Кеше ясый. Ходайның биргәненә шөкер, мин шул хакыйкатьнең асылына төшендем шикелле. Аллага шөкер, кешеләрдә бары миндә дә булды. Мин аңа урлашмыйча, таламыйча, намусымны пычратмыйча, кешелек дәрәҗәмне таптатмыйча ирештем дип әйтә аламдыр. Абый ботинкаларын пычак белән кискәләү уе да килгән иде бугай, ярый әле тыелып калганмын. Һәм ярый әле бүтән уй яман уйны алыштырды—үскәч абыйныкыннан әйбәт ботинка алачакмын дип үземә сүз бирдем. Бүген бар минем затлы аяк киемнәрем, күрсәтеп куанырга абыем гына юк.
Югары очта торучы Вәлиев Габдрахман абый малайларының кәкре башлы тимераяклары бар иде. Ул олтан салынган киез итеккә бау белән беркетелеп куелган иде. Шуны киеп бозда шуарга хыяллана идем. Үскәч тимераяк алырга да ниятләп куйган идем. Алдым мин аны, ләкин шуарга туры килмәде, кызык та түгел иде инде. Авылга бер диңгезче кайтты. Аның бинокле бар иде. Шул бинокльдән бер карау өчен аңа бер данә «Пушка» дип аталган папирос бирергә кирәк иде. Тавык оясыннан бер йомырка чәлдерә идек тә, шуны кибеттә бер папироска алыштырып, бинокльдән дөньяга карый идек. Урман-басулар якын булып күренә иде. Үсеп акча эшли башлагач бинокль алам дип сүз биргән идем, алдым. Икене бүләк итеп бирделәр. Яталар өстәл тартмасында. «Зәңгәр шәл»не күреп шаккаткан идем, пьеса язу теләге туды. Аллага шөкер, ул теләгем дә үтәлде. Тырыштым, тырмаштым. 5-6 яшемдә дөрес уй уйлаганым гомеремне мәгънәле итте. Югыйсә барлык кешеләрдән көнләшеп, аларга үч саклап, хөсетлек чире белән интегеп юкка чыккан булыр идем.
«Нигә?» дигән сорауның иң катлаулысын алты яшемдә әтигә биргәнмендер, мөгаен. «Әти, кояш нигә чыга, нигә бата?»—дип сораган идем. Әти озак итеп җирнең әйләнгәнен аңлатты шикелле. Мин аңламадым: « Җир нигә әйләнә?»— дип сорадым. Әти: «Үскәч белерсең»,—диде. Менә үстем, Җирнең нигә әйләнгәнен һаман белмим. Уйлап-уйлап торам да, белмәгән нәрсәләр бихисап икән. Хәзер инде үземне юатам—дөньяның бөтен хикмәтләрен белеп бетерү мөмкин түгелдер, кайберләрен белмәсәң дә хәерлегәдер, дим. Әйләнә икән Җир, әйләнсен, ул әйләнгәндә төшеп калмаска гына кирәк.
Мәсәлән, Айның өстенә кешеләрнең аяк басуы минем өчен фаҗига кебек булды. Без сокланып карап торган Айны, төннәрен караңгы авыл өстенә сихри яктылык сипкән Айны таптый башладылар. Айның гап-гади җир җисеме икәнен белү миңа мәгълүмат өстәде, бәхет өстәмәде.
Ә иң мәгънәсез сорауны мин күрше кызына биргән идем. Урамда уйнап йөргәндә аның пес иткәнен күреп: «Нигә чүгәләп пес итәсең?»—дигән идем. Ул миңа җирдән туфрак алып сипте. Шул сабак булды—бүтән андый сораулар бирмәскә тырышам. Ләкин барыбер ычкынгалый. Дәүләт Советы сессиясендә «мәгънәсез» сораулар бирергә туры килә. Әйтик, нигә гомере буе бушка эшләгән авыл кешеләре бүген дә иң аз пенсия ала? Нигә Россиядә татар теле урыс теленнән кайтыш санала? Һәм башкалар, һәм башкалар...
Сугыш безне балачакның матур, самими гамьсезлегеннән мәхрүм итте. Сугыш башланганчы да без сугыш-сугыш уйный идек бугай. Акларга һәм кызылларга бүленеп уйный идек. Без—акларны күрми үскән буын. Кызыллары— безнең бабайлар, әтиләр. Шуңа күрә кызыл булырга теләүчеләр арабызда күп иде. Ак булырга теләүчеләр булмаганлыктан, ул рольгә көчсез малайлар куела иде. Аларны кызыллар, әлбәттә инде, дөмбәсли иделәр. Мин, көчле малай булмасам да, ни сәбәпледер кызыл була идем. Хәтта анда командир ролен дә үти идем.
Күрәсең, миңа лидерлык сәләте салынгандыр. Үземне, Ходайның биргәненә шөкер, берәүдән дә кыйнаттырмадым. Беренчедән, берәүне дә кыйнарга алынмадым (бәйләнчек түгел идем). Икенчедән, кыйнарга тотынган малайның кайсы җиреннән эләктереп алып каравыл кычкыртасын белә идем. Аңа мине әнинең иң олы абыйсы—Яшь бабай өйрәтте шикелле. «Елап әниең янына кайтасы булма, берәүгә дә тимә, тисәләр, күкәйләрен чәйнә»,—дия иде.
Без аклар-кызылларны безнең яклы һәм безгә каршылар дип кенә белә идек. Шуңа күрә пионер булыр яшькә җиткәч, пионерның кызыллар яклы булуына кызыгып, кызыл галстук тагарга ашыктык. Хәер, аңа чаклы октябрят булдык бит әле. Дөнья, ач булсак та, кызык иде. 1941 елда башланган сугыш безнең балачакның кызыклы якларын урлады урлавын, әмма безне исән кала белү фәненә дә өйрәтте. Ашарга ярый торган үләннәрне күбрәк таный башладык. Кузгалак, кәҗә сакалы, балтырган, какы ише үләннәрне таный идек инде, бәрәңге яфрагы, кычыткан, имән чикләвеге, алабута орлыгын да ашап була икәнлеген белдек. Мәккә охшатып тилебәрән орлыгы ашап, беребез үлде, шуннан тилебәрәннең агулы икәнен ачыкладык. Аксыргак дигән үлән кабып сыерыбыз чирләде, ул үләннең дә агулы икәнен әниләр әйтте. Тик менә гөмбәләрне генә танымый үстек. Гөмбә җыеп йөрүче марҗалардан көлә идек. Нигә без ашамадык икән? Анысы ачык—татарлар ашамаганга ашамаганбыз. Үзебез дә татар бит. Нигә татарлар гөмбә ашамады икән—бүгенгә чаклы белмим. Бүген татарлар да гөмбәне җыялар да, ашыйлар да, үзем исә һаман әле шикләнеп ашыйм.
Яхшыны, яраганны өйрәнү белән бергә ярамаганны да өйрәндек. Сугыш башлану мине, мәсәлән, тәмәке тартырга өйрәтте. Бабаебыз тәмәке тарта иде, аны үзе чәчеп үстерә, күләгәдә киптерә иде. Без туганнан туганым Мөнир белән кипкән тәмәке яфракларын, сабакларын вак-вак итеп турый идек. Бабайга (без бабай дими идек, баба дия идек) дигәнен тәмәке капчыгына тутырып, үзебезгә дә өлеш чыгара идек. Чия арасына качып, шуны тәмләп тарта идек. Беренче сыйныфка укырга барганда без эчкә алып тартучылар идек инде. Тәмәке тартучы бабайлары булмаганнар куян тизәге, мүк тартып азапланалар иде, без чын тәмәке тартып агуландык. Кызларның малайлардан ни белән аерылганын да мәктәпкә барганчы ук белдек. Исеме кем булды икән, онытылган, шуны чишендереп карадык. Гөнаһыбыз юк, үзе чишенде. Аңа да, безгә дә кызык иде бит. Дөньяны тану чорында фаҗигале хәлләр дә була. Тәмәке тартучы бабабызның шырпыны чырт итеп кабызганын карап торып кызыга идем. Бер тапкыр, кабызып карыйм әле дип, бабадан сорадым. «Кит моннан, ярамый әле сиңа»,—диде. Нигә ярамый? Аңа ярый, миңа ярамый, имеш. Бабай йоклаганда кәчтүне кесәсеннән шырпысын алдым да ишегалдына чыгып, шырпы сызып уйный башладым. Сызам да җиргә ыргытам, сызам да ыргытам. Ишегалдына абзар башы ябарга дип салам алып кайтып өйгәннәр. Шул яна башлады. Мин куркып, бәрәңге бакчасы аша Түбәноч урамына чаптым. Мине әни куа китте. Читән аша сикергәндә мине эләктереп алды. Әни кулына эләккәч ни буласын белгәнгә, мин кычкырып еларга тотындым. Ярый әле әти килеп җитеп: «Тимә малайга»,—дип, мине әни кулыннан тартып алды. Шуннан бирле янгыннан куркам һәм саклана торган булып калдым. Әтинең кирәклеге дә ачыкланды.
Татарча яңа сүз өйрәнгәнем дә хәтердә. Сугыш башлангач, әти район үзәгенә—«Камски Устие»гә каралырга китте. Әни әйтте шулай дип: «Әтиегез каралырга китте»,—диде. Мин «каралырга» дигән сүзне кара төскә буялырга дип кенә белә идем, икенче мәгънәсе дә бар икән. Район бүлнисендә әтине дуктырлар карыйлар икән дә сугышка гуденмы, негуденмы икәнен әйтәләр икән. Соңыннан беленде, ул «медосмотр» дип атала икән. Көннәр, айлар үткән саен дөнья киңәя, зурая барды. Аны тану формасы да үзгәрә торды һәм бүгенгә кадәр дәвам итә. Тормыш күп кырлы. Аны бөтен кырларына берьюлы карап аңлавы читен. Шуңа күрә мин кырларның һәрберсенә аерым карап, шуларга үз мөнәсәбәтемне белдерергә тырышырмын һәм, бәлки, шуннан соң минем ничек үзгәрә баруым да ачыкланыр. Язмам әле тәмамланмаган.
Бераз бу якты дөньяда яшәп алырга өметләнәм. Димәк, үзгәрү дәвам итәчәк. Ә хәзергә... Тормышның кайсы кырыннан башларга икән? «Ватан» дигән төшенчәдән башларга кирәктер. Катлаулы сорауларга җавап эзләүнең башы шул сүздәдер.
Ватан
Ватан сүзе татарга гарәптән кергән бугай. Төркиләрдә ул ил дип йөртелә. Бу өлкәгә инде мин галимнәрчә тирән керергә җыенмыйм. Бала чакта безгә ватаны да, иле дә авыл иде. Мәктәпкә йөри башлагач, туган ил дип атала торган сүз барлыгын белдек. Аның СССР дип аталганын да аңлаттылар. Соңрак ватан дигәне телебезгә керде. Ул хәтта туган ил дигәнне дә алыштырды шикелле. Чөнки ул ничектер серле ишетелә, китапча яңгырый. Ә китапта язылган һәр сүз - акыллы сүз, кирәкле сүз. Китап сүзе дигән төшенчә безгә укырга кергәнче үк инде сеңдерелгән. Әбиләр телендә ул бөтен бәхәсләргә дә чик куя торган дәлил.
Туган ил турында безгә бик күп җырлар өйрәттеләр.
Нинди иркен минем туган илем, Елгалар күп анда, кырлар күп Кеше болай иркен сулый торган Башка илләр әле җирдә юк.
Без бу җырны класста да, сәхнәләрдә дә җырладык. Соңрак беленде—ул җыр урысчадан тәрҗемә икән. Урысчасы болай икән. Анысын да җырлаттылар:
Широка страна моя родная, Много в ней лесов, полей и рек. Я другой такой страны не знаю, Где так вольно дышит человек.
Әйе, мәгънәсен аңлап бетермәсәк тә, җырладык.
Урман, кырлар, суларның күплеге аңлашыла иде безгә, ә «Где так вольно дышит человек» дигәне аңлашылып бетми иде Бүтән илләрдә кешеләрнең сулышы кысыла микәнни, диебрәк уйлый идек. Укытучылар аңлаткандыр инде анысы. Ләкин тотып карамагач, кабып карамагач, безгә ул барыбер аңлаешлы булмагандыр. Икмәк менә аңлашыла иде. Аның изге нәрсә икәнлегенә дә тиз төшендек. Чөнки без ачлар идек. Бер сынык ипидән дә кадерле ни-нәрсә бар? Ә туган ил безгә булды ни дә, булмады ни. Авыл булгач, бик җиткән. Хәтта район үзәге «Камски Устие» дә безгә ят. Олыларга ияреп Камскига бару кызык үзе. Анда Идел, пароходлар. Пристендә базар. Салам башлы марҗа кызлары, көрәк сакаллы урыслар урысча гына сиптерәләр. Урысча сөйләшкән кеше безнең өчен бөек кеше инде ул. Камскига баргач берәр сүз өйрәнеп кайтабыз да,мактанышып йөрибез. Мәктәптә дә укыталар урыс телен. Тик мәктәптә укыткан тел кызык түгел. Базарда өйрәнгәне кызыграк та, кирәгрәк тә. Бәрәңге сатканда безгә киләләр дә: «Почем картошка?» дип сорыйлар, син чартлатып «Один ведра тристы рублей», дисең. «Дорого» дисә, «Дурыгы булса, не бери» дип, кистереп куясың.
Авыл күңелгә якын булса да, без авылда тууыбыз белән түгел, СССРда тууыбыз белән горурланып үстек. Бигрәк тә сугыштан соңгы елларда. Әтиләребез сугышка киткәч, аларны зарыгып көттек. Фашистларга ләгънәт укыдык. Әтиләр җиңеп кайткач, ватаныбызның көче белән чын күңелдән мактандык. Әтиләре кайтмаганнарга «Ватан өчен барган изге сугышта батырларча һәлак булды» дигән язу килде. Бу сүзләр кордаш малайларның кайгысын бераз киметә дә төшкәндер, ахры. Күршебез Фәннурның: «Минем әти батырларча һәлак булган, ә синеке кайткан гына»,—дип әйткәне хәтердә. Күрәсең, мин малайлыгым аркасында әтием барлыгы белән кәпрәйгәнмен.
Ватанны олылау, ватанга фидакарьләрчә хезмәт итү, аны саклауның изге
4. «К. У.» № 1 бурыч икәнлеген һәрдаим безгә төшендереп тордылар. Патриотизм дигән сүзнең ватанга бирелгәнлек икәнен кайсыдыр укытучыбыз бик кызык итеп аңлаткан иде. Патриотизм—ул «патер» сүзеннән килеп чыккан икән. Ә «патер» латин телендә әти дигән сүз икән. Монда бераз бәхәс тә булып алды шикелле. Чөнки без ватанны әни белән тиңләргә өйрәнгән идек, Ватан—ана, Родина— мать дия идек, ә монда әти дә килеп кысылды. Урыс теле укытучысы Рәхимә апа ватанның родина дип тә, отечество дип тә йөртелгәнен төшендергәч, ватанга әтиләрнең дә катнашы барлыгы беленде.
97
Авылыбызга Германиядә әсирлектә булганнар да кайтты. Аларны без кешегә санамадык. Чөнки аларга ватанны сатучылар дигән тамга ябыштырылган иде. Андыйларның малайларын «плинни малае» дип атап, арабызга кертмәдек. Шулай дип әйткәнем өчен Гафият абый малае Хикмәттән миңа нык кына эләкте дә. Өйгә елап кайткач, әтинең: «Алай әйтергә ярамый»,—дигәне истә калган.
СССР ватаныбыз булгач, авыл безгә тарайды, аннан тизрәк чыгып китеп, ватанны урап кайтасы килә башлады. Өстәвенә, авылда тормыш авыр, әниләрнең безне тизрәк авылдан чыгарып җибәрәселәре, кеше итәселәре килә. Ләкин авылдан җибәрмиләр шул, документ бирмиләр. Бүгенгечә әйтсәк, крепостное право инде. Аннан качуның ике юлы бар: берсе—армиягә китү, икенчесе—укырга керү. Армиягә китү авылдан качу саналмый, ватанга хезмәт итү дип атала. Шуңа күрә яше җиткәннәр шатланып, горурланып китәләр. Минем дә бик хезмәт итәсем килде. Күзең начар күрә дип алмадылар. Ничек кимсенгәнемне үзем генә беләм. Күзлекне аяк астына салып таптыйсыларым килә иде. Җитмәсә, кызлары да «кәҗә билеты» дип мыскыл итәләр. Авылдан китү минем төп максатыма әйләнде. Шулай итеп, авыл миңа туган ил булудан да, ватан булудан да туктады. Университетка керергә имтиханнар биреп карадым, нимес теленнән «икеле» куйдылар. Әле ярый «икеле» генә куйдылар, без аны «берле»лек тә белми идек. Нимеснең бер сүзен дә аңламаган килеш, безгә аның грамматикасын өйрәтеп азапладылар. Нәтиҗәдә, тегесен дә, монысын да белмәдек.
Мәктәптә укыганда әти янында бухгалтерия һөнәренә өйрәнгән идем, сельпода хисапчы булып эшләдем. Шуннан мине Казанга сельпо бухгалтерлары әзерли торган курсларга җибәрделәр. Аны тәмамлагач, чирәм җиргә озаттылар. Поездларга төялеп, Казаннан чыгып киткәндә миннән дә бәхетле кеше юк иде. Алма-Атага, аннан Кустанай дигән шәһәргә поезд белән ватаныбыз буйлап ничәшәр тәүлек барганда мин чыннан да СССР дигән ватанымның зурлыгына шаккаттым. Чирәм җирдә СССРның төрле төбәкләреннән җыелган ватандашларым белән очраштым. Дөнья белән танышу миңа кызык иде. Миңа егерме яшь тә тулмаган иде шул әле. Аңламаган нәрсәләр дә күп иде. СССР ватаным булса да, мине нигәдер туган як сагындырды. Бер елдан соң, әллә ни уйлап-нитеп тормыйча, кайттым да киттем.
Мәскәүдә театр училищесында укыганда да СССР баласы идем. Биш ел ватанымның башкаласында укып кайткач, анда-монда буталып йөргәннән соң кулга язучы каләме алгач, каләмдәшләр белән сөйләшеп утырганда, съездларга делегат итеп сайланып, бүтәннәрне тыңлаганда нәрсәнең нәрсә икәнен аңлый башладым. Ватан дигән төшенчә бик үк изге түгел икән. СССР дигән ватанда бөтенебез дә тигез түгел икәнбез ләбаса. Беренче сортлы, икенче сортлы, хәтта өченче сортлы халыкларга бүленгән икәнбез. Кемнәргәдер нәрсәдер рөхсәт ителә, кемгәдер—юк. Нигә алай? Ни өчен, әйтик, союздаш республикаларга әллә ничә журнал чыгарырга рөхсәт ителә, безгә—юк? Ни өчен аларда киностудияләр бар, бездә—юк? Югыйсә халык саны буенча без СССРда алтынчымы, җиденчеме урынны билибез. Яшәгән саен сораулар кимемәде, арта гына торды. Бер-бер артлы татар мәктәпләрен ябалар. Хәтта республиканың төп гәҗите «Социалистик Татарстан»ны да урысчадан тәрҗемә итеп калдырырга җыеналар. Ни өчен? Ун миллионга якын татарның ни гаебе бар? Сугышта арысланнар кебек көрәшеп татар солдатлары СССР дигән ватанны якладылар. Геройлар саны буенча без дүртенче урында торабыз. Күпме татар яу кырында ятып калды. СССРның рәхмәте шушымыни? Җитмәсә, Тукайны игътибар белән укый башладым. Аның язганы безгә ятларга кушылган «Сорыкортларга» гына түгел икән. Татарның Русия дигән илдә хокуксызлыгы турында ачынып яза бөегебез. Димәк, Русия дә, гәрчә аны Тукай уртак ватаныбыз дисә дә, ватан түгел, Казан ханлыгы Мәскәү тарафыннан яуланып алынгач, татарлар яшәргә мәҗбүр булган ил генә.
Гомер үтә торды, минем җаным СССР дигән ватаннан читләшкәннән читләшә барды. СССР халык депутаты булып сайлангач, съездларда, комитет утырышларында законнар кабул иткәндә мин СССР дигән ватаным һәм гомумән андый илнең юклыгын аңладым. Ул илдә шактый республикаларның яшәргә теләмәүләре мине куркуга салды хәтта. Латвиядән сайланган бер депутат белән сөйләшүем хәтергә сеңеп калды.
—Сез нигә СССР составыннан чыгарга шул кадәр ашкынасыз? Сез СССРдан башка яши алмаячаксыз, сезнең казылма байлыкларыгыз да юк.
Машиналарыгызга салырга бензиныгыз да булмаячак,—дидем.
—Җәяү йөрербез. Тик СССРда түгел,—диде ул.
Украина депутатлары белән сөйләшкән булды. СССРны алар кебек яратмаган бүтәннәрне белмим мин. СССР таркала башлагач, «Украина белән Белоруссия китмәячәк», дигән сүзләр ишетелде. Шунда мин: «Америка СССР составына кергән чакта да Украина анда булмаячак»,—дип көлдергән идем. Кыскасы, СССР дигән ватан турында бөтен иллюзияләрем юкка чыкты. Ул Россия империясенең яңача аталышы гына булып чыкты. Бүген Ленинны эт итеп сүгәләр. Октябрь революциясен түнтәрелеш кенә дип атыйлар. Империя тарафдарлары югыйсә Ленинга рәхмәт әйтергә тиешләр. Ул СССР дигән исем астында Россия империясен саклап калды. Чөнки большевиклар властька килгәндә Россия империясе таркалыр дәрәҗәгә җиткән иде. Инде Россия минем ватаным булырга тиеш иде. СССР таркалган беренче чорда миндә андый өмет уянды. Күп иркенлекләр туган кебек булды. Бер ватанда төрле милләтләр тигез хокуклы булыр дип фаразларга мөмкинлек туды. Ләкин Россия хакимиятенең гасырлар буе чирләгән чире кабат үзен сиздерә башлады. Әкренләп кыса-кыса, безне телебездән махсус закон белән яздыруга хәтле килеп җиттеләр хәтта. СССРда, ни әйтсәң дә, туган телдә укытуны закон нигезендә тыюга барып җитмәгәннәр иде. Мине, СССРны ватаным дип күзе ачылган баланы, Россиядән тәмам биздерделәр. Бүген Россия минем ватаным түгел. Мин анда халык буларак үлемгә хөкем ителгән кавемнең бер баласы. Мине бетерергә җыенган илне мин ватаным дип атый алмыйм.
25 август—Җәлилчеләр фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән көн. Шул уңайдан Муса Җәлил һәйкәле янында митинглар уза. Анда, ватан өчен гомерләрен бирделәр, дигән сүз еш кабатлана. Шулай, әлбәттә. Ә мин уйланам: фронтта Россияне яклап гомерләр бирү хисабына без ни алдык соң? Азатлыкмы? Нинди азатлык? Балаларыбызны туган телебездә укытуны закон чыгарып тыю азатлык дип аталамы? Мин, мәсәлән, митингта ватан сүзен кулланмас идем. Дөньяда фашизмнан да куркыныч нәрсә юк, кешелекне шул афәттән коткару өчен башларын палач балтасы астына салдылар, дияр идем. Ватан мәсьәләсендә әгәр минем генә карашым бәхәсле булса, әлләни зур бәла булмас иде Россиягә. Бер татар яратты ни дә, яратмады ди ул илне.
Миннән башкалар да бар бит әле. Бигрәк тә яшьләр. Бервакыт миңа бер төркем егетләр, кызлар сөйләшүенең шаһиты булырга туры килде. Алар 20—24 яшьләрдә. Чит илдә укучылар. Укып бетергәч, Россиягә кайту-кайтмау турында сөйләшәләр. Җиде-сигезләп кешенең берсе генә дә Россиягә кайтам димәде. Швейцариядә укучы бер кыз: «Мин укыган илемдә урам себерсәм себерәм, әмма Россиягә кайтмыйм»,—ди. Рус телендә әйтте ул сүзләрне. Болар - төрле милләт яшьләре: рус, яһүд, татар. Алар ун классны Казанда русча укып тәмамлаганнар. Ун ел буе аларга патриотизм турында акыл сатканнар. Шунысы да игътибарга лаек: аларның чит илдә калырга теләүләре матди тормышка бәйләнмәгән, барысы да акчалы кешеләрнең балалары. Сәбәп нидә? Димәк, үзен бөек милләт вәкиле дип атаган, бертуктаусыз русның бөеклеге турында сөйләнеп, язылып торган рус кешесенә дә яшәү кызык түгел, рәхәт түгел монда. Аларга да бу ватан кирәкми.
Монда милләтләргә генә түгел, кешеләргә дә хөрмәт юк. Әле күптән түгел генә бер коточкыч сүз ишеттем. Иделдә «Булгария» пароходы бату сәбәбен бер ханым: Бу Ходай каргаган ил, ди. Чөнки халыкларны иленнән куган, миллионнарны бер сәбәпсез аткан ил, ди. Ә Иделебез өстендә Сөембикә каргышы ята, ди. Казаннан көймәгә салып алып киткәндә каргамаган дисеңме аны, ди. Шуңа күрә явызларның явызлыгы өчен бүген бер гаепсез кешеләр, балалар харап була, ди. Мин аның белән килешмәдем, катастрофалар, фаҗигаләр Россиядә генә түгел, бүтән илләрдә дә булып тора, монда Сөембикәнең катнашы юк, дигән идем, ишетмәгәнемне ишеттем. Сәбәбе— яратмый ул бу илне, канлы тарихын яратмый, бүгенге әхлаксызлыгын яратмый, киләчәген күрми. Бу ханымны кыйнарга була, юк итәргә була, әмма Россияне яраттырып булмый. Яратмаган ире белән яшәүче хатын һәр минутта хыянәт итәргә әзер торган кебек. Сәбәбен Мәскәү эзләми бу куркыныч симптомның, ул «уничтожим, мочить будем в сортире» дигән сүзләрне генә белә. Баш бетләгән өчен башны кисмиләр, бетләүнең сәбәпләрен эзләп, тиешле дәвасын табарга
тырышалар рәтле илдә.
Иң куркынычы—дәүләт белән дәүләт мөнәсәбәтенең кеше белән кеше мөнәсәбәтенә дә күчүе. Без Берлинда бер атна яшәп, «Данке шөн», «битте» дигән сүзләрне ишетергә күнегеп җиткәч, Мәскәүгә кайтып төштек. Казанга поезд көткән арада вокзалда сыра эчеп алырга уйладык. Сыра сатучы ханымнан: «Какое пиво хорошее?»—дип сорадык. «Откуда я знаю, пила что ли?»—дип бакырды апабыз, хәтта куркып та калдык. «Әллә яңадан Германиягә китәбезме, Туфан абый?»—диде Разил Вәлиев. Менә ул безнең ватандашыбыз. Мин дә бу илдән бүген үк чыгып качар идем, Ходайның биргәненә шөкер, Татарстан дигән Ватаным бар. Ул да Россиянең законнарыннан бер миллиметр да читкә чыкмыйча яшәүче буларак, күңелдә ризасызлыклар тудыра. Ләкин монда минем бабамнарның рухы яши әле. Ул рух җиребезгә тир булып та, кан булып та сеңгән. Аңа тел тидерергә минем хакым юк. Аннары авылым бар бит әле минем. Авылымны уратып алган Көянтә басуы, Ышна җире, Идән җире, Имәнлек дигән басулары, Карамал тавы, Кәҗә тавы, Умарталы Куак таулары бар, Сөби ермагы, Мулла кабыргасы, Бөтерек күле, Әхтәри күле, Моратый чишмәсе кебек урыннар бар. Алар инде минем ватанымның символлары. Алар күңелем бәргәләнгәндә дә, җаным кыйналганда да яшәргә таяныч булып торалар. Болар инде чын Ватан. Алар мине беркайчан да үги итмәсләр. Үзем исән чакта аларга мөнәсәбәтем үзгәрмәячәк, Алла боерса. Бу дөньядан киткәч тә җаныма сыеныр урын шунда булыр. Мин кулыма язучы буларак каләм алганда беркайчан да авылымны, районымны хурлап бер нәрсә дә язмаска сүз бирдем. Җитешмәгән якларын күргәндә ул турыда авылдашларымның, райондашларымның үзләренә генә әйтә киләм. Үз өендәгесен урамга чыгып сөйләгән адәми зат буласым килмәде һәм килми. Ватаным Татарстан турында да ятларны сөендерерлек нәрсәләр язмадым һәм язмаячакмын. Кайберәүләр безнең бәгыребезгә кагылган ялгышларыбызны рус гәҗитләрендә бастыралар. Янәсе, аның резонансы киңрәк була. Мин аның белән дә килешмим. Әгәр үзәгемә үткән җитешсезлекләрне күрсәм һәм аның турында язасым килсә, татар гәҗитләре бар. Үзебезнеке үзебезгә— ятлар кысылмасыннар. Безнең буынның хәтере үткәннәрне саклый. Без әле хәтерлибез, әтиләребез сугышка киткәндә:
Әй, туганнар, туган җирнең
Белегез кадерләрен,
Герман границасында
Булмасын каберләрем, -
дип җырлап киттеләр. Сакладык шул СССР дип аталган Россия империясен, гомерләребез бәрабәренә сакладык. Тик безнең генә аңа кирәгебез булмады һәм бүген дә юк. Менә шуны аңлау дәрәҗәсенә җитеп үзгәрдем мин. Үзгәрттеләр.
Халыклар дуслыгы
Гомерем буе ишетеп үскән, үзем еш кабатлаган әлеге төшенчәгә дә мөнәсәбәтем нык үзгәрде минем. Минем генә дә түгел. Бүгенге вәзгыятьтә аңа караш икенче төрле. Сүз белән әйтелсә дә, урамнарда «Яшәсен халыклар дуслыгы!» кебек лозунглар күзгә бәрелеп тормый кебек. Аның сәбәбе дә ачык бугай. Элек Советлар Союзы вакытында бу илдә яшәүче бөтен халыклар да тигез хокуклы дип тәкрарладылар. Шуны исбатларга теләп, һәр җиргә «Совет халкына дан!» «Яшәсен СССР халыкларының какшамас дуслыгы!» дигән лозунглар да модада иде. Бүген, күрәсең, «Яшәсен Россия халыкларының дуслыгы!» дигән шигаре Россиядәге милли сәясәткә туры килми. Бүген Россиядә бер генә халыкка өстенлек бирелгәне турыдан-туры әйтелә. Бер генә халыкка өстенлек бирелгәндә исә халыклар дуслыгы турында кычкыру урынсыз икәнен аңлыйлар бүгенгеләр. Ул яктан алар мактауга лаек—ичмасам алдашмыйлар. Без исә СССР вакытында алданып яшәдек. Безне балачактан ук халыклар дуслыгы дигән буш имезлекне суыртып тәрбияләделәр. Советлар Союзында без, эреле-ваклы милләтләр, «дус булып, тигез булып, җырлап-биеп яшәдек». Халыклар дуслыгына ышандык. Ышанмаслык та түгел бит, чыннан да шулай. Минем бабай янына Антоновка авылыннан Ястәгнәй атлы рус агае килә, бергә аракы эчәләр, төрепкә тарталар.
Бабай урысча сөйләшә, Ястәгнәй дәдәй татарча сукалый. Шунысы кызык—бабай Ястәгнәй дәдәйгә друг дими, ызнакум ди. Ястәгнәй дәдәй дә бабайга дустым дип әйтми. Ләкин аларның мөнәсәбәте дустанә. Әмма бу гәҗитләрдә язган, радиодан туктаусыз шапырынган халыклар дуслыгы түгел. Бу дуслык-знакумлык бергә яшәргә мәҗбүр булган, бергә-бергә яшәгәндә ызгышып, сугышып яшәп булмаганны аңлаучы гади кешеләр мөнәсәбәте. Ул сәясәтчеләр тарафыннан хәйләкәрләрчә ширма итеп файдаланылган «Халыклар дуслыгы»ннан аерыла. Асылда сәясәтчеләргә халыкларның чын дуслыгы кирәкми. Хәтта андый дуслык зарарлыдыр да әле. Халыклар үзләре теләгәнчә яшәсәләр, үзара мөнәсәбәтләрен үзләренчә көйләсәләр, халыкларны җитәкләргә алынган хакимнәрнең кирәге калмый. Үзләренең кирәклеген күрсәтер өчен хакимнәр халыклар арасын бутый, бер- берсенә каршы котырта, өстерә. Берсен бөек дип үсендерә, икенчеләрне түбән сортлы итеп мыскыллый. Әнә бит Кавказ халыклары мең еллар буе бер-берсенә җайлашып, тату яшәүнең үз формаларын табып гомер иткәннәр. Империя барып тыгылды да китте катавасия. Ә сәясәтчеләр һаман халыклар дуслыгы турында матур сүзләр сөйләшеп, низагны тирәнәйткәннән тирәнәйтәләр. «Бүлгәлә һәм хакимлек ит» төшенчәсе сәясәтчеләр уйлап чыгарган иң мәкерле нәрсә.
Боларны мин яши-яши аңладым. Үз күзем белән күргән «Халыклар дуслыгы» уйланырга мәҗбүр итте. Ястәгнәй бабай турында яздым. Ләкин, урыс-татар мөнәсәбәтләренең бик үк дустанә түгеллеген белмәсәк тә, сизенгәнбез. Марҗа кызларыннан «руски бабы без ыштаны, комары кусаются» дип көлә идек, урыс малайлары «урыс малай бик якши, татар малай бук аши» дип безне мыскыл итәләр иде. Әмма болар дошманлык түгел, бары тик үртәшү генә иде. Марҗа кызларының чәчләре салам төсендә булганга, аларны салам башлар дип атасак та, чибәрлекләре күзне кызыктыра иде. Аларны күрер өчен Антоновка, Урыс Тенешенә барып кайта идек. Яшерен-батырын түгел, борынга кызлар исе керә башлагач, алар белән үбешкән чаклар да булды. «Урыс белән дус булсаң, билеңдә балтаң булсын» ише мәкальләрне безнең буын балалары оныта язган иде. «Незваный гость хуже татарина» дигәнне дә Пушкиннан укып кына белдем. Бик күп урыс кешеләре белән аралашып, ул халыкка карата начар сүз әйтә алмыйм, һәрхәлдә, юлымда начарларына караганда яхшылары күбрәк очрады. Руслар белән татарлар, никадәр генә якынайтырга тырышсалар да, икесе ике халык. Аерымлык диндә генә түгел. Холыклар башка, яшәү рәвешләре, хәтта ашаган ризыклары да башка. Дус булып яшәр өчен охшашлыклар күп булырга тиештер. Ә «знакум» булырга болар һич кенә дә комачауламый. Урыс бәйрәм итәргә ярата. Татар өчен бәйрәмнәр— «эш калдыру». Аның җилкенеп алырга бер Сабан туе һәм җыены (элек) бар.
Һәм аңа шул җиткән дә. Безнең дини бәйрәмнәребез дә җыелып «гүләйт итү» түгел.
Кабатлап әйтәм, һәм әле тагын да кабатланыр, безнең араны хакимнәр бозып тора. Аларга ярдәм итеп тамак туйдыручы галимнәр бер халыкның өстенлеген исбат итәр өчен «фәнни нигезләмәләр» уйлап чыгаралар. Бөек тел дигән нәрсә уйлап таптылар. Асылда бу көлке теория, ә тормышта куркыныч нәрсә. «Халыклар дуслыгы» дигән сүзнең ялган икәнлеген мин беренче мәртәбә нәкъ менә шул тел аркасында күрдем. Казанда трамвайда ике татар татарча сөйләшкәндә берәүнең: «Эй, вы, говорите на человеческом языке»,—диюе үртәшү түгеллеген аңладым. Димәк, кемнәр өчендер минем әниемнең теле кеше теле түгел икән. Мин хәзер беләм, безнең телне шулай мәсхәрә итүче рус агае Рәсәйдәге милли сәясәтнең корбаны гына булган. Ул мескенне шуңа ышандырганнар. Шуңа ышанган рус агай-энеләр бүген нишләргә белмиләр—кайсылары төрле экстремистик оешмалар оештырып, «читләрне» эзәрлеклиләр. Иң аянычы—урысны бер җирдә дә яратмыйлар.
Рәсми телдәге «Халыклар дуслыгы» ни икәнлеген мин икенче тапкыр «Чирәм җир»дә күрдем. Безнең яшьтәшләргә мәгълүм: 50нче еллар башында Чирәм җирләрне үзләштерү дигән нәрсә барлыкка килде. Казакъстан һәм Оренбург далаларын сөреп, иген үстерергә керештеләр. Анда эшләү өчен кешеләрне комсомол путевкасы белән дә, «партия чакырды» белән дә ташыдылар. Мин Казакъстанның Кустанай өлкәсенә эләктем. Кайсы гына милләт кешеләре юк иде анда. Халыклар дуслыгы бит. Ул дуслыкның ни икәнен мин эшли башлаган көнне
үк ишеттем. Совхозрабкоопта баш бухгалтер идем. Рабкоопның рәисе Панченко дигән адәм миңа законда тыелган эшне эшләргә боерык бирде. Мин үтәүдән баш тарттым. «Я тебя научу, поганый татарчонок»,—дип кычкырды ул. Ләкин мин барыбер аның боерыгын үтәмәдем. Шуннан минем исем татарчонок кына булды аның өчен. Аңа илле яшьләр тирәсе, миңа унтугыз гына яшь. Шунысы яхшы: мине алып ыргытырга аның хокукы юк иде. Шулай итеп, берничә ай аның белән «дустанә» эшләдек. Безнең рабкооп урнашкан Каенлы күл (казакъча—Кайнды күл) авылында Сталин тарафыннан илләреннән сөрелгән ингушлар, Кырым татарлары яши иде. Мин аларның ни өчен сөрелгәннәрен белми идем. Үз яшемдәге егетләре белән аралашканым өчен Панченко «С изменниками родины дружишь» дип шелтәли иде. Бүтәннәр дә миңа ингушлар, Кырым татарларын хыянәтчеләр дип аңлаткач, мин танышларымнан читләштем. Шул наданлыгым өчен мин бүген ингушлардан, Кырым татарларыннан гафу үтенәм. Һәм мин бүген Россия империясен җитәкләүчеләренең дә илләреннән сөрелгән бу халыклардан гафу үтенүләрен көтәм. Алар, бәлки, без гаепле түгел, диярләр. Ләкин алар Россияне бөтен тарихы белән кабул итеп алдылар һәм ул тарих белән горурланалар. Шул куылган, изелгән, мәсхәрәләнгән халыклардан дуслык өмет итеп буламы? Ул коточкыч хәлләр өлкәннәр тарафыннан буыннан буынга сөйләп калдырыла. Һәр яңа туган баланың канына күчә. Чеченнарның күтәрелеп чыгуы, Кавказдагы чуалышлар шуның нәтиҗәсе түгел дип кем әйтә ала? Илне бомбага тотып, аннан җимерек илне төзәтергә акча биреп кенә ул җинаятьләрне, ул гөнаһларны юып була микән? Мин, мәсәлән, ышанмыйм. Ничә гасыр үткән, ә минем җанымда 1552 ел һаман яши.
Менә Казакъстанда миңа сабак биргән тагын бер хәл. Беркөнне мин коточкыч вакыйганың шаһиты булдым. Безнең кибетләр тимер юл вагоннарына урнаштырылган иде. Шунда нидер саталар. Чират тезелгән. Чиратта бер казакъ агае да бар. Аның янына бер адәм килде дә (милләтен белмим):
—Ты чего здесь стоишь, чучмек? Магазин только для целинников. Ну-ка, освободи место,—диде. Казакъ селкенмәгәч, теге аның җиңенә ябышып, тарткалый башлады. Казакъ үз дәрәҗәсен белүче булып чыкты, тегенең мордасына саллы гына итеп бер сылады. Теге бер-ике метр читкә тәгәрәде. Ярый әле җәнҗал зурга китмәде. Әмма барыбер чиратта торучылар казакъка килеп бәйләнгән әшәке җанны түгел, казакъны гаепләп мыгырдандылар. Шуны да әйтергә кирәк: кайбер товарларны «местному населению не продавать» дигән күрсәтмә бар иде безгә.
Мәскәүдәге ике еллык Югары әдәби курсларда үзбәк драматургы Абдукаххар Ибраһимов белән бергә укыдык. Еш кына кара-каршы утырып сөйләшә, серләшә идек. Дөньяга тәнкыйть күзе беләнрәк карый торган кеше иде. СССР дигән илне өнәп бетерми иде. Анда рустан башка халыкларны милләт буларак бетерергә планнар корылган, дия иде. Мәсәлән, бездә, ягъни көньякта гына үсә торган җимешләрне безнең авыздан алып төньякның читендә яшәүче чукчаларга, ненецларга җибәрәләр. Ә аларның организмы безнең җимешләрне ашарга көйләнмәгән, шуңа күрә алар кырылалар, без дә үзебезнең ризыктан мәхрүм калып, безнең организм күнекмәгән ризык белән тукланырга мәҗбүрбез, ди торган иде. Бервакыт, матур гына сөйләшеп утырганда, мин аны-моны уйламыйча, кемнәндер ишеткәнемне әйтеп ташладым: «Безнең бабайлар, әтиләр Урта Азиягә культура алып бардылар», дидем. «Әгәр дә мин сине хөрмәт итмәсәм, әйткән сүзләреңнең тарихны белмәгәнлектән икәнен аңламасам, синең белән сөйләшмәс тә идем, диде ул шунда.—Сез татарлар—урысларга сатылган халык, сез үз туганнарыгыз янына сыеныр урын эзләп килгәндә урыс ияртеп килдегез, безгә басмачылар дигән яман кушамат тагып, безнең бабаларыбызны бергәләп үтереп йөрдегез, диде. Сезнең культурагызга мохтаҗ түгел идек, бездә цивилизация булганда Россия кыргыйлар иле әле, диде. Аның сүзләрен кире кагарга минем бер генә дәлилем дә юк иде. Шунда ук Шамил Усманов комиссар булган татар бригадасының Урта Азиядә кылган гамәлләре искә төште. Ул гамәлләр арасында коточкыч бер эпизод та бар. Дивизиягә «басмачы»ларга каршы хәлиткеч һөҗүм ясап, аларны юк итү бурычы куела. Кызыллар берничә тапкыр атакага күтәреләләр, ләкин «басмачылар» илбасарларны чигенергә мәҗбүр итә. Шулвакыт бер татарның башында гениаль план туа. Солдатлар тәкъбир әйтеп атакага күтәреләләр. «Басмачы»лар «Аллаһ әкбәр! Алла әкбәр!»
дигәнне ишеткәч, аптырап-каушап калалар. Шуннан файдаланып кызыллар «басмачы»ларның позициясенә бәреп керәләр һәм үз җирен яклаучыларны кырып бетерәләр.
Мин ул көнне безнең алданган бабаларыбыз, әтиләребезнең вәхшилеге өчен Абдукаххардан гафу үтендем. Менә ул халыклар дуслыгы. Мондый «дуслык» хөкем сөргән ил ничек таркалмасын!
«Халыклар дуслыгы»ның ни икәнен СССР халык депутаты булган чакта да күп күрдем мин. Автономия республикаларының икенче сорт икәнен рәсми рәвештә, ачыктан-ачык әйтәләр иде. Ә мине иң гаҗәпләндергәне—төрле милләт депутатларының Мәскәүгә мөнәсәбәте иде. Мәскәүне яратмаганнарын күреп аптырый идем. Украиннарның мыскыллы кыяфәт белән «москаль» дип әйтүләрен төшенә алмый идем. Югыйсә безгә аларны бик якын туганнар дип аңлаткан иделәр. Ә инде Балтыйк буе халыкларын әйтеп тә торасы юк. Алар бары тик СССРдан котылу турында гына сөйлиләр иде.
Шул уңайдан кызыклы һәм гыйбрәтле бер вакыйга. Литвадан сайланган депутат СССР Югары Советы утырышында СССРдан чыгу турында сөйли, Литваны оккупацияләнгән ил дип атый. Шунда безнең янда утыручы бер рус депутат: «Не пустим!»,—дип кычкыра. Мин күршемә: «Да-а-а... Как вы их любите»,—дидем. «Я? Я их ненавижу»,—ди. «Почему же тогда не отпускаете,— дим.—Я вот их не люблю, пусть уходят». Шуннан бу «өлкән туганым» миңа нәфрәт белән карады да, ямьсез итеп сүгенде. Менә ул нинди безнең дуслыгыбыз. Бүген миңа боларның берсе дә гаҗәп түгел. Чөнки мин инде анык беләм—Мәскәүгә без халык буларак кирәкмибез. Безне юкка чыгару өчен Мәскәү ачыктан-ачык тырыша. Хәтта туган телләребездә укытуны тыя. Халыкларның табигый дуслыгын бетерү өчен бөтенесен эшли Мәскәү. Һәм моны Халыклар дуслыгы дия-дия эшли. Ләкин мине һәм бүтәннәрне бу ялган лозунг белән алдап булмый инде. Мәскәүнең безне яратмаганын, безгә ышанмаганын без инде күреп торабыз. Җавап итеп без дә Мәскәүне яратмыйбыз һәм аңа ышанмыйбыз. Моңа без түгел, империя исереклегендә яшәп реаль тормышны белмәгән Мәскәү гаепле. Юк ул Рәсәйдә Мәскәү күрергә хыялланган «халыклар дуслыгы». Хәер, ул сүз, әйткәнемчә, бүген әллә ни еш кабатланмый да бугай инде.
Кыскасы, мин үзгәрдем. Мин инде бүген үррә катып, горурланып: «Союз нерушимый», «Дружба народов—надежный оплот», дип җырлаучы наив малай түгел, халыклар дуслыгының ялган лозунг икәнен үзем күреп аңлаган кеше. Чуртан белән кызылканат, бер суда яшәсәләр дә, дус була алмыйлар. Әгәр дә без бергә яши алуның серләренә төшенмәсәк, чуртаннар янында уяулыгыбыз җитмәсә, «Халыклар дуслыгы» буш сүз булып кына калачак. Безгә, ерткыч булмаган халыкларга, аеруча сак булырга кирәк. Чуртанның үзгәрүен өмет итмик.
Әле язганнарымны кабат укып чыктым да, нәрсәдер әйтелмәгән кебек калды. Халыклар дуслыгы җирдә юк һәм була алмый кебегрәк фикер калды сыман. Юк, мин һич кенә дә андый уйда түгел. Әгәр халыклар дошманлашып кына яшәсә, кешеләр җирдә бу чаклы үрчемәс иде. Кешеләр телендә дуслык дигән сүздән тыш татулык дигәне бар. Татулык ул—бер-береңне аңларга тырышып, дөньяда син генә түгел, бүтәннәр дә барлыгын исәпкә алып яшәү. Бабай белән Ястәгнәй дәдәй мөнәсәбәте—татулык үрнәге. Мин һәрвакыт язылмаган законнар язылганнарына караганда әһәмиятлерәк дип яшәүче адәм баласы. Әйткәнемчә, кешеләр бергә яшәр өчен җайлашканнар. Аларның бергә яшәү рәвешен кешеләр өстеннән хакимлек итәргә алынучылар боза. Мине кайберәүләр «национал» дип гаепләргә, бүтәннәргә, бигрәк тә русларга каршы татарларны котыртучы дип атарга маташа. Аллам сакласын! Мин бары тик үз халкымның бүтәннәр арасында тигез хокуклы булып яшәргә хакы бар дип кенә саныйм. Татар җирдәге бер генә халыктан да өстен дә түгел, ким дә түгел. Рус халкы да, кытай да, чукча да шулай. Барыбызга да бер кояш. Кем моңа каршы икән, мин аның белән фикердәш була алмыйм. Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче чын рус егете Николай Алешков миңа мондый култамга язып китабын бүләк итте: «Туфану Миңнуллину, любявщему свой народ и уважающему другие народы». Миңа иң дөрес бәя бу.
Теләгем шул гына: халыклар үзара килешеп яши белә, сәясәтче хакимнәр кысылмасыннар иде арабызга. Халыкларны бер-берсенә кайбер дин әһелләре дә каршы куя. Алардан да сак булырга кирәк. Бу турыда мин «Дин» дигән бүлектә язачакмын. Ә хәзер минем тормышымда бүтән милләт вәкилләре белән булган
берничә вакыйганы теркәп куярга телим. Аларның кайберләре матбугатта дөнья күрделәр шикелле. Монда да кабатланса, урынсыз булмастыр.
Үткән гасырның сиксәненче еллары бу, кибеттә чират торам. Ул көнне түбәтәй кигән идем. Бер адәм бәйләнде бит үземә.
—Чё ты надел чаплашку, сними,—ди.
Мин инде:
—Что, она вам мешает что ли?—дим.
—Мешает, сними,—ди. Китми генә бу янымнан. Түбәтәйне һәм татарны мыскыллап әллә ниләр әйтеп бетерде. Катырак сөйләшергә дә куркыныч— кыяфәте җанварныкы шикелле, әзмәвер гәүдәле. Җанвар һаман узына— төрткәли үк башлады. Шунда чираттан берәү чыкты да, тегене якасыннан эләктереп алып, ишеккә таба сөйрәп китте. Ишеккә җиткәч, бик әйбәтләп кенә арт ягына типте. Теге йөзе белән асфальтка барып төште. Яклаучым яныма килде дә:
—Извини, брат, не все русские такие свиньи,—диде.
Безнең районда татарлар һәм руслар кушылып яши торган Тенеш авылы бар. Элегрәк Сабан туйларында салмышлар күбрәк була иде. Шулар сугыш чыгара иде дә, авылга авыл чыгып бәргәләшәләр иде. Бервакыт кайсыдыр бер авыл егетләре белән Тенешләр сугышты. Урысы, татары бер булып теге саф татар авылына каршы сугыштылар. Күпме яшәп, безнең районда милләтара низаг булганны хәтерләмим мин.
Районыбызда янә Мәсте, Чыршалан, Мукшы Каратае дигән мордва авыллары бар иде. Бүген аларның икесе юк инде. Нык аралаша идек ул авыл кешеләре белән, кунакка йөрешә идек.
Бервакыт Казаннан кайтышлый Лабыш дигән рус авылында кунарга туры килде миңа. Ул чакта Казаннан авылга икешәр тәүлек кайта идек. Шул авылда мин ике көн кунак булып яттым. Туй вакытлары иде. Болар минем балачагым, яшьлегем истәлекләре генә. Бүгенге көнгә хәтле минем юлымда башка милләтләрдән, шул исәптән руслардан да искиткеч кешеләр очрады. Әшәкеләре дә очрады, ләкин алар аз иде һәм андыйлар арасында үз милләтемнең имгәкләре дә юк түгел иде. Инанганнан инана барам—шовинизм бары тик теге яки бу дәүләт хакимнәренең империячел сәясәте генә. Шулар котырта халыкларны. Үз-үзен якларга тырышучыларга «националисты» дигән ярлык тагып, шовинистлар маташтыра. Национализмның ортодоксаль формалары бары тик шовинизм булган илдә генә була. Мин моны үзем күреп, үзем яши- яши аңладым. Беркем мине өйрәтмәде, котыртмады да.
Адәм балалары бик әйбәтләр, алар дус булып яши беләләр дип кешеләрне идеаллаштырырга җыенмыйм. Дуслар арасында да низаглар булып тора, ләкин һәр халыкның акыллы кешеләре бу низагларны сөйләшеп-аңлашып хәл кылырга ярдәм итәләр. Хакимнәр исә еш кына, киресенчә, низагны ызгышка әйләндерергә җай гына эзлиләр. Дөньяга хуҗа булырга алынган хакимнәрнең иң ачы дошманнары - тату яшәүче халыклар. Олыгайган көнемдә булса да моны аңлауның миңа ярдәме тия. Минем яшьтә эйфория дөньясында яшәп, ялган лозунгларга ышанып яшәү килешмәс иде. Иң куркынычы—ул ялган әсәрләремә күчәр иде. (Бәлки, күчкәннәре дә бардыр). Дуслык дигән иң кадерле сүзне арзанайтыр идем. Берзаман бүтән илләр белән «тыныч яшәү» дигән сүз модага керде. Хәзер ишетелми шикелле. Ә ул сүзне мода итеп кенә калдырмыйча, яшәү рәвеше итсәк иде. Халыкларга шуннан артыгы кирәкми. Бары тик тыныч һәм аңлашып яшәп кенә була.
Дин
Диннең нәрсә икәне, аның килеп чыгуы турында акыл сатарга җыенмыйм. Дөресен әйткәндә, күп нәрсәне белеп тә бетермим. Мин бары тик үз-үземне аңлый башлаганнан алып бүгенге көнгәчә яшәү арасында диннең миңа йогынтысы турында гына, ягъни мәсәлән, диннең мине ничек үзгәртүе хакында гына язарга телим. Дин кеше тормышында иң нәзберек урынны били. Шуңа күрә ул турыда язу да аеруча җаваплы гамәл, сакланыбрак эш итәргә кирәк булыр. Дин әһелләре белән дә бәхәскә керәсем килми. Ни кызганыч, алар арасында да Мәрҗани, Курсави кебек тирән белемле руханилар юк диярлек. Үз карашларын дәлиллисе, мине ышандырасы урында гаеп тагарга гына торучылар бар.
Мин—тәһарәтсез буынның бер вәкиле. Безнең әти-әниләребезне диннән биздерү, безне динсез итү өчен Совет хөкүмәте, Коммунистлар партиясе бөтен көчен куйды. Һәм үз дигәненә ирешә язды. Авыл кешеләренең үзләреннән мәчет манарасын кистерү факты үзе генә дә ни тора! Дөрес, манара кисүчеләр элек дин юлында йөрүчеләр түгел. Аларның күбесе әтрәк-әләм булган. Әмма шул әтрәк-әләмнең арт сабагын укытырлык көч тә табылмаган, күрәсең. Авыл халкы өчен манара кисү күтәрә алмаслык фаҗига саналмаган. Хәер, Сталин режимы вакытында миллионлаган кешеләрне ату, сөрүгә каршы да халыкның бердәм баш күтәрүе булмаган. Шуңа күрә халыкны кирәгеннән артык идеаллаштыру да ярамыйдыр. Халык бар, гавәм бар. Гавәм халыкның күпчелеген тәшкил итә. Бу турыда фикер йөртү өчен аерым бер фәлсәфи хезмәт язарга кирәк. Кыскасы, мин үсеп җиткәндә безнең авыл кешеләре мәчетсез яшәргә ияләшкәннәр, күнеккәннәр иде инде. Һәм, кызганыч ки, бүген дә аларга мәчетнең әллә ни хаҗәте юк шикелле. Ярый әле авылыбызның мулласын сөрмәгәннәр. Гайсә мулла үзебезнең авылда 100 яшенә җитеп вафат булды. Кирәкле кеше булып яшәде. Мин хәтерлим әле, аны һәрдаим авыл халкы ашка чакырып, дога кылдыра иде. Дога укып мәетне теге дөньяга озатыша иде ул. Ярый әле өстән кушканны арттырып үтәүчеләр моны тыймадылар. Мәетне җирләгәндә без бала-чагалар да өлкәннәргә ияреп бара идек. Баруыбызның максаты дингә бәйле түгел, җирләүчеләргә сәдака таратканда безгә дә өлеш чыга иде. Ләкин дога укыганда «бисмилла, бисмилла, Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр»,—дип эчтән генә кабатлап тора идек. Әйе, кыссалар да, динсез итәргә тырышсалар да, безне имансыз итә алмадылар. Әбиләребез, әниләребез сакта торды. Мин үз- үземне белә башлаганнан бирле кашык белән ашка үрелгәндә «бисмиллаңны әйттеңме?», өстәл яныннан торып киткәндә «Аминыңны тоттыңмы?» дигән сүзләрне ишетеп үстем. Югыйсә безнең гаиләдә дин тотып намаз укучылар юк та иде. Нәселебездә дә дин таләп иткән фарызларны үтәп яшәүчеләр булмаган. Бабабызның нигезе мулла бабай өе белән янәшә булганга, нигез хуҗасы күршесенә еш кына ярдәм иткән, әмма мәчеткә бәйрәм көннәрендә генә барган. Бабам: «Син ачуланма инде, хәзрәт, җомга намазларына йөри алмыйм»,—дигәч, мулла абзый: «Хафаланма, Габделгани, вакыты җиткәч йөрерсең»,—дигән.
Әтиебез Казанда туып, үсмер яшенә чаклы шунда яшәгән, мәдрәсәдә укыган. Күрәсең, мөгаллимнәре белемле кешеләр булгандыр, әти, мәдрәсә тәмамламаса да, гарәп язуын бик яхшы белә иде. Коръән сүрәләреннән дә хәбәрдар булгандыр, Гайсә бабайдан соң мулла булып саналган авылдашларның дога кылганда Коръән сүзләрен ялгыш әйтүләрен белгәндер. Бервакыт Гарифулла абыйлардан Коръән ашыннан кайткач, әнигә көлеп сөйләгәне хәтердә. «Аларның укуын тыңласаң, Алла юк дигән мәгънә килеп чыга»,—дигән иде. Ул мин әтидән: «Алла бармы?»—дип сорагач: «Үскәч белерсең»,—дигәне истә. Шуның белән ни әйтергә теләде икән ул, вакытында сорамаганмын. Бүген уйландыра. Һәрхәлдә, юк дип әйтергә теләмәгәндер, бала акылы мин әйткәннәрне аңларлык түгел, башын бутамыйм дип уйлагандыр. Чөнки безнең баш нык буталган иде шул, аны ерып чыгарлык түгеллеген тойгандыр әти.
Үсә-үсә диннән бөтенләй читләшелде. Хәтта бисмилла белән аминны да әйтми башладык. Аларны әйтмәсәк тә, «Әлхәм» белән «Колһуалла»ны яттан белә идем. Балачактан өйрәнгәнгә күрә хәтердә ныклап сакланган. Җае туры килгәндә шуларны укып, «гыйлемемне» күрсәтеп мактангаладым да хәтта. Дин белән алыш-бирешем булмаса да, намаз укучы әбиләргә хөрмәтем зур иде. Әлбәттә инде, Ислам динендә булмаганнарның гыйбадәт кылуын карап тору күңелдә ризасызлык тудыра иде. Нишләтәсең, акыл белән күп нәрсәне аңласаң да, күңел дигән нәрсәгә каршы тору җиңел түгел шул. Ислам дине бабайлардан канга сеңеп калган, бәлки, бу геннар эшедер дә. Шуңа күрә, дин алыштыручыларны өнәмим. Хәтта башка диннән Исламга күчү динебездә хупланса да, мин андыйларны хупларга ашыкмыйм, дөресрәге, аларның ихласлыгына ышанып бетмим. (Әгәр бу гөнаһ саналса, гафу үтенәм).
Әйе, мин элек үк Ислам дине тарафдары булып, үземне мөселман дип санаган кеше. Мәскәүдә укыганда Вольтерның «Мөхәммәд» дигән пьесасын укып чыгып, пәйгамбәребезне хурлаган өчен авторын каһәрләгән идем. Шул вакытта Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр турында пьеса язарга алынган идем. Шуңа әзерләнү өчен Мәскәүнең Ленин исемендәге китапханәсенә йөри башладым. Ислам диненә
кагылышлы күп китаплар укыдым. Крачковский тәрҗемәсендә Коръән Кәримне укып чыктым. Ләкин берни дә аңламадым. Аңлашылмавы белән ул миңа нык тәэсир итте, хөрмәт уятты. Бер укып чыгуда ук аңлашылган китап изге китап була алмыйдыр ул дип уйлап, берничә тапкыр укыдым, әмма барыбер аңлашылмады. Хәзер дә аңлап бетерә алмыйм. Күрәсең, фикере тирән яшерелгәндер, аңлар өчен гомереңне сарыф итәргә кирәктер һәм укыган саен үзеңә бер ачыш ясыйсыңдыр. Ислам дине турында зур-зур акыл ияләренең фикерләре белән таныштым. Аеруча истә калганы Лев Толстой сүзләре булды. «Попробуйте придумать такую идеологию, в которую верили бы миллионы людей в течении нескольких столетий» дип язып калдырган ул Ислам динен олылап. Дин турында күбрәк белгән саен миндә пьеса язу теләге сүнә барды. Бу хәтле йөкне күтәрә алмасыма төшендем. Өстәвенә, режиссер Габдулла абый Йосыпов, минем уемны ишеткәч: «Юк эш белән маташма, ул теманы син түгел, синнән битәррәкләре дә күтәрә алмый әле»,—диде.
Мәскәүдә югары әдәби курсларда укыганда безне Мәскәү янындагы Загорск шәһәренә алып бардылар. Анда Христиан дине руханиларын әзерли торган «Духовная академия» бар иде. Барганда безне кисәтеп куйдылар: «Академиядә укучылар белән бәхәскә кермәгез»,—диделәр. Без аны безнең ирекне кысу, безне «дин сөреме»ннән саклау дип бәяләгән идек. Соңрак аңлашылды—безне көлкегә калдырмас өчен шулай эшләгәннәр икән. Чөнки без философия һәм теология фәнендә чеп-чи наданнар, ә академиядә белем алучылар ул фәннәрне су кебек эчәләр икән. Анда укучыларның күбесе башта Мәскәү университетының философия факультетын тәмамлап, Академиягә килгәннәр икән. Безнең Ислам университеты өчен үрнәк алырлык нәрсә бу. Ислам диненең нечкәлекләрен аңлау өчен бисмилла әйтеп, берничә Коръән сүрәсен ятлау гына җитми. Идеологик көрәштә «син—дурак» дип әйтү үз ахмаклыгыңны гына күрсәтә. Дин ул Алланың берлеген танып, аңа табыну гына түгел, ул—идеология. Бер мисал. 48 еллар элек Г. Камал театры Уфага гастрольгә барган иде. Шунда Уфадагы Диния нәзарәтенә экскурсия оештырдылар. Анда мөфти белән очрашу булды. (Кем булгандыр ул вакытта мөфти, хәтердә калмаган). Без үзебезне белемле, мөфтине исә наданга санап, бәхәсләшергә тотындык. Кеше Космоска менә, күкләрне айкап йөри, кеше акылы шул дәрәҗәгә күтәрелгәндә бөтен нәрсәне Алла кодрәтенә кайтарып калдыру артта калганлык галәмәте түгелме, дидек. Мөфти безне гаепләргә ашыкмады, елмайды гына. «Алайса, сез миңа әйтегез әле, кешегә шул хәтле акылны кем биргән?»—диде. Без телебезне тешләп тын калдык. Надан галимнәрне (бу сүзләрне янәшә куюым өчен гафу үтенәм. Надан булгач, галим була алмый ич инде. Әмма, ни кызганыч, бездә галим саналучы надан фән докторлары бар) төп башына утыртыр өчен тирән белемле дин белгечләренә без бүген бик мохтаҗ. Мин үзем, мәсәлән, Ислам динен җаным белән генә түгел, акылым белән кабул итәм. Дөньяда мантыйк дигән фән бар. Ислам дине мантыйк ягыннан иң камил диндер. Дәлилләү өчен мисаллар да бар.
1. Ислам динендә «Лә Иллаһ, иллә Аллаһ» дигән сүзләр мөселманлыкның төп нигезе. Әйе, «Алладан башка Алла юк». Аның анасы да, атасы да, улы да була алмый. Ул—рух, бары тик рух кына. Әгәр Алланың әнисе һәм улы бар дип саныйбыз икән, үзебез дә Аллалыкка дәгъва кылучылар булып чыгабыз. Чөнки Христиан динендә Алла анасы (Богоматерь) һәм улы (Сын божий) кешеләр. Дөньяда иң куркыныч нәрсә—кешедән Алла ясау. Ул гөнаһлы җан булганга күрә, «Алла» булып алгач, күрсәтә күрмәгәнеңне. Ә рухка хаким ролен үтәүнең хаҗәте юк. Кешедән Алла ясауның фаҗигасен СССР заманында халык үз җилкәсендә татыды. Сталинга табынып, миллионнарның башына җиттек.
2. Христианнар икона дип рәсем ясый да, үзе ясаган рәсем каршында тезләнеп гыйбадәт кыла. Өстәвенә әле, үзе ясаган рәсемне ниндидер могҗизаларга ия дип тә саный. Хәтта күп кенә иконаларның исемнәре дә бар. Бу—наивлык. Монда Алланың—бөек затның һич катнашы юк. Исламда исә син Бөек зат алдына гына тезләнәсең, хәтта башыңны җиргә орасың. Бу инде сине уратып алган рух белән очрашу, аны олылау. Бу—бөек философия. Монда һәртөрле бәхәскә урын калмый.
3. Адәм баласы гөнаһ кылмыйча яши алмыйдыр. Гөнаһ кылмыйча яшәү өчен Алланың үзе кебек булырга кирәк. Бу - ирешә алмаслык нәрсә. Ходай дөньяны матур итеп, яшәргә кызыклы итеп яраткан, анда безне сынар өчен алдавыч
нәрсәләр дә шактый. Тора каршыңда, мин сиңа әйтим, бер секс-бомба, итәге бот төбеннән, кендеге шәрә, имиләренең яртысы ачык, килә бит шуны кочаклыйсы. Барып кочаклар идең, батырлык җитми. Батыраер өчен бераз кәгеп аласың. Кыскасы, гөнаһ кыласың. Соңыннан айнып китәсең китүен, ләкин инде эш узган. Христиан динендә шул гөнаһны кичерүен сорап руханига барасың. Ул синең гөнаһыңны кичерә ала. Ярый ла ул рухани гөнаһсыз булса, ул да бит адәм баласы—аның да тамагы һәм бүтән нәрсәләре бар. Әгәр дә минем гөнаһларымны җирдә кичерә алучы булса, миңа тагын, тагын да гөнаһ кылу берни тормый. Кичерүче рухани белән һәрвакыт уртак тел табып була. Ә Исламда гөнаһларыңны тик бер Ходай гына йә кичерә, йә кичерми. Монда инде сак булырга кирәк. Астан да, өстән дә, уңнан да, сулдан да, алдан да, арттан да сине күзәтеп торучы рух бар. Гөнаһ кылу кызык, рәхәт, файдалы булган очракларда да тыелыбрак калырга мәҗбүр буласың. Ә бит әле гөнаһларның кичерелми торганнары да бар. Әти-әниеңне рәнҗетү, ил-халкыңа хыянәт итүне Ходай кичермәячәген алдан ук белеп торасың. Мин белеп бетермим, бәлки, бүтән диннәрдә дә әлеге гөнаһлар кичерелми торгандыр. Дин мәсьәләсендә минем башымда һәм күңелемдә туган үзгәрешләр күп. Мин аңлар-аңламас бисмилла әйтүдән, Алланың барлыгын әбиләрдән ишетүдән башлап, бүген акылым белән дә, күңелем белән дә Бөек затның барлыгына инанган кеше. Үземне мөселман дип санаган хәлдә, динне идеология дип атаучы кеше. Дин идеология булгач, аның идеологлары да булырга тиеш. Бу хезмәтне үтәүче дин әһелләренең дәрәҗә буенча ничек аталганнарын санап тормыйм. Хәзрәтләребез дип әйтсәм, ялгыш булмастыр. Аларга да минем мөнәсәбәтем үзгәреш кичерде. Малай чакта мәктәп динсез итеп тәрбияләргә тырышса да, авылыбызның мулласына хөрмәтебез зур булды. Бала-чага өчен хөрмәт дигән сүз урынсызрактыр, ул, бәлки, шүрләү дип аталадыр. Мулла бабайдан шүрли идек шул. Юк, ул усал, явыз булганга түгел, тәртип сакчысы иде бит мулла бабай. Безгә—тәртип бозучыларга шүрләргә генә кала. Дөрес, без укырга кереп мәктәп баласы булган елларда мулланың дәрәҗәсен төшергәннәр иде инде. Күпләрен сөргән, аткан булганнар. Ни хикмәттер, безнең мулла бабабыз безнең янда калды. Йортыннан куылып, карчыгы белән бәләкәй генә, келәт чаклы гына бер өйдә яшәделәр. Карчыгы бик тә сөйкемле бер әби иде. Соңыннан билгеле булды—ул чыгышы буенча Бакый Урманче нәселенә барып тоташа икән. Затлы нәсел. Мулла бабай турында мәгълүматларым бик аз. Исеменең Гайсә булганын соңрак белдем. Чистай ягында туып, Казан мәдрәсәсендә укыган бугай. Бик олылап искә алалар аны белгәннәр. Безнең әни ягыннан төп нигезебез аларның күршесендә булган. Минем бабайга:
—Хафаланма, Габделгани...—диюе муллабызның акыллы кеше икәнен күрсәтүче факт. Сугыш елларында карчыгы вафат булып, ялгызы гына калгач, кыш көннәре авыл халкы үз өйләренә алып кайтып тәрбияли иде аны. Бездә дә бер ай яшәде. Карт иде инде, җылы мич башыннан төшмәде. Әни шаулашмаска кушып безне тыеп торды. Ризыкның да тәмлерәге аңа эләккәндер, күрәсең, без аны яратып ук бетерми идек. Ләкин әни сүзеннән чыкмый идек. Чыгар идек тә, әнинең күз карашына өстәмә дә—каеш та була иде. Мулла бабайның кабере авылыбыз зиратында, аның рәшәткәсенә беркетелгән пластинкага 1845—1945 дип язылган. Димәк, 100гә хәтле яшәгән.
Мин укытучы белән мулла ялгышмый дип ышанып үстем. Бүген исә, ялгышырга тиеш түгелләр, дим. Чөнки ялгышкан укытучылар, ялгышкан хәзрәтләр шактый. Хәзрәтләр мәсьәләсендә ялгышуның сәбәпләре ачык—алар арасында очраклы кешеләр бар. Аларның күбесе, бигрәк тә авыл җирендә, дин гыйлемен алмаган, үзлегеннән берничә дога ятлаган кешеләр. Әти әйтмешли, наданнар. Ләкин моның өчен аларны гаепләргә ярамый, бушка эшләп йөргәннәре өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Ләкин наданлык укытучы белән муллага гафу ителми. Чөнки кешеләр белән эшләүне дөньяви гыйлем дә, дини белем дә таләп итә. Бигрәк тә мәчет тирәсендә үзен белдеклегә санап йөрүче наданнар куркыныч. Юкка гынамыни Тукаебыз надан муллалардан көлгән. Бервакыт шагыйрь Фәннүр Сафинны җирлибез. Мәетен мәчеткә алып бардык, хәзрәтләрнең өйлә намазыннан чыкканнарын көтәбез. Йөри бит шунда бер түбәтәйле адәм баласы.
—Язучылар, кяферләр, мәетне гроб белән күмәләр,—дип туктаусыз сөйләнә, бәйләнә. Шунда мин моны читкәрәк алып киттем дә:
—Абзый кеше, белер-белмәс көе йөрмә сөйләнеп, без гроб белән күммибез,
табут белән күмәбез,—дим.
—Нинди табут ул тагын?—ди.
—Белмәсәң, йөрмә буталып, белеп кил,—дигәч, югалды тагын рәхмәт төшкере.
Бүгенге хәзрәтләребезгә ни җитми?
1. Әйткәнемчә, төпле, тирән белем. Берничә дога ятлап алырга әллә ни гыйлем кирәкми. Ә менә кешеләр белән сөйләшү, аларны аңлый белү, юлдан авышканнарны хак юлга кертү, намазга бастыру, диннең асылын аңлату өчен күп фәннәрдән хәбәрдар булу кирәк. Бигрәк тә вәгазь сөйләгәндә каршыңда кемнәр утырганын белү зарур. Югыйсә йоласына туры китереп, теге яки бу уңай белән Коръән сүзе ишетергә дип мулла чакырасың, ул ятлап алган вәгазен сөйләргә тотына. Сөйли дә сөйли, тыңлаучының ялыгып беткәнендә бер эше юк. Мин белгәннең чиреген дә белми, бахыр, ә миңа тәмугның нәрсә икәнен һәм башка мин белгәннәрне кабатлый. Бәлки, бу томанарак кешеләр өчен ярыйдыр, әмма кеше бүген томана түгел. Безнең хәзрәтләребез теләсә кайсы философ белән бәхәсләшә алырга һәм бәхәстә җиңүче булырга тиешләр. Бүген ваһһабизм тирәсендә күпме сүз бара, ә шуның төп асылын күпләр белми. Күрәсең, хәзрәтләребезнең күбесе ул мәзһәбнең төп асылын аңлап бетерми. Ярамый яки ярый дип әйтү өчен тирән белем кирәк. Бигрәк тә мәгълүмат чараларыннан хәбәрдар булган белемле яшьләр белән аңлашу өчен алар белгәннән артыграк белү зарур.
2. Игътибарлылык. Хәзрәтләр өчен бөтен кешеләр дә тигез булырга тиеш. Чөнки Ходай кешеләрне тигез итеп яраткан. Кем белән генә сөйләшмәсен, ул каршында торучыны бик зур игътибар белән тыңларга, ихтирам белән җавап бирергә тиештер. Бу һәркемгә билгеле хакыйкатьне шуның өчен әйтәм— мин хәзрәтләрнең игътибарсызлыгы, битарафлыгы белән еш очрашкан кеше. Бер генә мисал—«Сөяркә» пьесасын (элек ул минем кулъязмада «Гөнаһсыз гөнаһлылар» дип атала иде) язганда сөяркәлек мәсьәләсендә төрле диннәрнең карашын белү өчен мәчетләргә һәм чиркәүгә бардым. Мәчеттә мине ата бюрократ ничек каршы алса, шулай каршы алдылар. Дини иерархиядә зур урын биләүче иде каршылаучы. Сөйләшүнең ата- анасы булмады. Ярамый дигәннән башканы аңлата алмады. Минем кем икәнемне белмәү бер хәл, ни өчен әлеге сорау белән кызыксынуыма да исе китмәде. Мин юкка килдем, ахры, дип чыгып киттем. Икенче мәчеткә бардым. Анда көлешеп утыручы яшьләр (берсе хәзрәт икән) миңа юләргә караган шикелле карап, шулай ук «ярамый» дигәнне әйтеп, көлешә-көлешә әңгәмәләрен дәвам итеп калдылар. Киттем чиркәүгә. Мине ике рухани (поплар дип әйтик) олылап каршы алдылар. Игътибар белән тыңладылар, нигә кызыксынганымны аңладылар, бөтенесен Христиан дине кануннары буенча аңлаттылар. Керүемә рәхмәт әйтеп калдылар, сорауларым булса, тагын көтеп торачакларын әйттеләр. Мин шунда хәзрәтләребез өчен оялдым. Без, язучылар да, дин әһелләре дә, бер үк эшне эшлибез. Безнең кулда каләм, аларның—тел. Белмим, кайсыбыз гаепледер, язучылар белән дин әһелләренең кара-каршы утырып сөйләшер, хәтта бәхәсләшер өчен ихтыяҗ булса да, бу эшләнми. Безнең төп эшебез—кешенең рухи бөтенлеге өчен көрәшү. Бүген әхлак кысаларында тоту өчен бөтен ресурслардан файдаланган коммунистлар юк. Барысын үзебезгә башкарырга кала.
3. Хәзрәтләребезнең милли мәсьәләдә талымсыз булулары. Дин, идеология буларак, милли проблемалар белән «вакланмый». Коммунистларга да бит милләтләр кирәкми иде. Алар моны диннән алдылар. Коммунистик идеягә табынсаң, синең урыс яки татар, яһүд яки чукча булуың чуртыма да кирәкми иде. Диндә дә шулай. Гарәпме син, фарсымы, татармы син, үзбәкме—мөселман булгач, шул җиткән. «Мөселман кардәшләр!» бөтенесен алыштыра. Юк шул, бөтенесен алыштырып бетерә алмый. Мөселман булсам да, минем гарәп тә, урыс та буласым килми, татар булып каласым килә, гарәп теленнән башка минем үз телем дә бар, ата-бабаларымнан калган үз йолаларым бар. Мәчетләребездә (татарлар салганында) үз телемдә аралашырга телим. Коръән телендә Коръән сүрәләреннән торган дога гына кылынырга тиеш. Коръән теле бөтен мөселманнарны берләштерә, ә милләтне тел берләштерә, йолалар берләштерә. Татар мәчетләрендә урысча сөйләшүче хәзрәтләр булырга тиеш түгел. Урысча сөйләшәсе килсә, өенә кайтсын да хатыны белән сөйләшсен. Татарлар салган
мәчет татарча сөйләшүче татарлар өчен дип саныйм. Әгәр кемнәрдер бүтән телдә сөйләшергә тели икән, үзләре мәчет салдырсыннар. Урыста бик тә акыллы сүз бар—«Со своим уставом в чужой монастырь не ходят!» Минем әйткәнем бар һәм тагын кабатлыйм: әгәр татар мәчетләрендә минем телдә сөйләшмиләр икән, мин ул мәчетнең ишеген ачып кермим. Телне алыштыру динне алыштыру кебек үк монафыйклык ул. Кайсыдыр ки теленнән бизгән татарның хәзрәт булып мөнбәргә басасы килә икән, өйрәнсен ата- бабаларының телен, теләми икән, кем әйтмешли, әтвәливәй. Мин хәбәрдар: дин ярдәмендә кайбер милләттәшләребез сакланып калганнар. Литва татарлары, мәсәлән, телләрен югалтканнар, динне саклаганнар, үзләрен татар дип атыйлар. Аларның татарлыгыннан ләкин татарга ни файда? Алар безнең мәдәниятебезгә берни дә бирә алмыйлар. Мәдәниятсез милләт милләт була алмый. Аларның кайберләре телне өйрәнергә телиләр, тырышалар. Аларга рәхмәтем һәм хөрмәтем зур.
Дин мәсьәләсендә үзгәрүемнең төп асылы—мин мөселман гына түгел, мөселман татар. Мин татар исламы тарафдары. Мине бүтән мөселманнар белән «Лә илаһү иллә Аллаһу» гына берләштереп тора, калганы үземчә—татарча. Минем язганнарымны, кардәш булсак та, бүтән телдә сөйләшүче мөселман укымый, татарча белгән татарым укый. Икенче үзгәрүем: элек мин Алладан курка торган идем, хәзер курыкмыйм. Безне һәрвакыт куркытып тәрбияләделәр. Мин инде без үскән чактагы режимны әйтмим дә. Тарихыбызда да куркыныч вакыйгалар тулып ята. Бәләкәй чакта берәр ярамаган эш эшләсәк, урыс алып китә дип өнне алдылар. (Урыслар үз чиратында «злому татарину отдам» дип балаларын өркеткәннәр). Хәзер андый куркытуның кайдан килеп чыкканын беләм. Үсә төшкәч, райком секретарьларыннан, председательләрдән курыктык. Дөньяны чынлап таный башлагач, мөстәкыйль фикер йөртергә омтылгач, КГБ бармак янап торды. «Алладан курык!» дигәнне дә еш ишетергә туры килде. Бүтәннәре аңлашыла. Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» пьесасында Аксак Тимер әйтмешли, халыкны курку белән өмет арасында яшәтергә кирәклеген Россия хакимнәре бик яхшы белеп эш итәләр. Ә менә нигә Алладан куркырга? Ул бит иң мәрхәмәтле Бөек зат, Ул адәм баласын куркытып тәрбияләргә ярамаганын белә. Бер-берсен куркытыр өчен кешеләр нинди генә законнар чыгармый, ләкин җинаятьчеләр бетми. Шуңа күрә Алладан куркырга кирәкми, оялырга кирәк. Әни әллә шуны аңлады микән, Алладан курык дими иде, Ходайдан оял, дия иде. Хәзер мин ярамаган гамәл кылырга Ходайдан оялам. Ходай алдында минем өчен иң зур җәза шулдыр. Аннан соң Алла колы дигән төшенчәне дә мин өнәп бетермим. Аллага коллар кирәкми дип саныйм. Кол дигән сүздә мескенлек, хокусызлык, мокытлык ише кешене түбәнсетә торган сыйфатлар ята. Үзе яраткан затны Ходай андый итеп яратмагандыр. Нигә Аллага андый җан көекләре? Аңа Бөек затны олылый белүче, Ходайның бөеклеген акыл белән аңлый белүче, күңеле белән табынучы кешеләр якынрак һәм кадерлерәк. Колга ышанып булмый. Аның бер сынык икмәккә үз-үзен дә сатуы ихтимал. Күрәсең, динне үз файдаларына хезмәт иттерергә теләүчеләргә буйсынырга әзер торучы коллар кирәк. Шуны алар Алла исеменнән беркетеп куйганнар. Ә бәлки, «Алла колы», «Раб божий» дигәндә кол сүзе икенчерәк мәгънәне аңлатадыр, безгә аны ялгыш тәрҗемә иткәннәрдер. «Алла сакласын» дигән сүзне бик еш әйтәбез, мин дә әйтәм, ышанып әйтәм. Чөнки ул мине күп бәла-казалардан, ялгышлардан саклап килә. Мине саклаган бөек зат мәрхәмәтле, мине түбәнсетү уе аңарда юк. Мин аның янында үз урынымны кол булып түгел, горур адәм баласы, ләкин аллалыкка, хәтта пәйгамбәрлеккә дә дәгъва кылмаучы кеше буларак беләм. Һәм бер генә хакимгә дә табынмыйм. Сталин үлгәндә елаганым өчен дә үкенеп туя алмыйм, үземнән үзем һәм Ходайдан оялам. Лә илаһә илаллаһу!
Идея, идеология, партияләр, коммунизм
Коммунистик идея гаять зур осталык белән бала чактан ук безгә сеңдерелә башлады ки, ун-унике яшьтә үк «Ник? Нигә?Ник алай?» дигән сорауларны бирми башладык. Безнең өчен барысы да уйланылган, сорауларга җаваплар табылган, без шул җавапларны кабатларга гына тиеш идек. Безне беренче класста «октябрятлар» дип атадылар, аннары «пионер» иттеләр, пионер чыныгуын үткәч, комсомолга тапшырдылар. Без, әлбәттә, бу юлны үтүнең ни өчен икәнен
аңламадык. Безгә октябрят булу кызык иде. Түшкә йолдыз тагып йөрү үзе генә дә ни тора. Ә пионер галстугы. Сугыш вакытында бөтен нәрсәгә кытлык иде, әмма пионер галстугы өчен кызыл ситсы һәрвакыт табыла иде. Галстукны күлмәк-ыштаннан да кадерлерәк итеп сакладык. Безне тәртипле булырга, яхшы укырга өйрәттеләр. Тәртип бозсаң, начар укысаң, пионердан чыгарабыз, дисәләр, чын-чынлап кайгыра идек. Ә ул комсомолга керүләр! Атлы чаналарга төялешеп, район үзәгенә киттек. Берәм-берәм комсомолга кабул итү бүлмәсенә кергәндәге дулкынлануымны әле дә хәтерлим. Кулыма комсомол билеты алганда иң бәхетле кеше идем. Мәскәүдә Россия Дәүләт премиясе алганда да ул чаклы куанмадым шикелле. Бүген уйлап куям: ничек камил итеп эшләнгән булган идеологик тәрбия. Җиде-сигез яшьтән алып дөнья белән хушлашканчы безне кулдан ычкындырмаганнар. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр хәдисенә охшатып, бишектән кабергәчә «укытканнар». Бүген шул системаны җимерделәр, яңасын уйлап табарлык идеологлар юк. Патриотизм дип кычкырган булалар, һәм ул буш кычкыру гына булып кала. «Рус идеясе» уйлап чыгарырга маташалар, ә ул берләштерүгә караганда дошманлаштыруга алып бара.
Октябрят чагымда нинди егетлекләр эшләгәнмендер, онытылып беткән, пионер чагымның кайбер хатирәләре истә. Барабан кагарга бирмәгәч, елаганым хәтердә. Нигәдер пионер быргысыннан кычкырту бәхете дә тәтемәде. Әмма уку белән алдыра идем. Тәртип ягы бераз комачаулый иде комачаулавын, дәрестә тик утыра алмавым өчен «кофе чәйнеге» дигән кушамат та такты укытучы апа. Шунысы кызык, туктаусыз «кайнап» тормасам, укытучы сөйләгәне тыңланылмый иде, мин хыялга чумып әллә кайсы дөньяларда йөри идем.
Комсомолда актив идем. Класста комсомол җитәкчесе, мәктәптә комсомол комитеты әгъзасы булдым. Кушылган эшне ихлас һәм яратып эшләдем. Бигрәк тә стена газеталары чыгару миңа кызык иде. Безнең пионер чакта җырлаган җырларыбызны яшьләргә сөйләп күрсәтәм дә, көләләр. Ә без ышанып, ихластан җырладык.
Биек тауның башларында
Тезелеп үскән әнисләр:
Тезелеп үскән әнис кебек
Яшәсен коммунисләр.
Ленин бабай рәсеменә Узган саен карыймын; Пионерда булуымны Зур бәхет дип саныймын.
Бүген кайберәүләр туганда ук зирәк булып, ни буласын, имештер, алдан ук белгәннәр. Имеш, өч-дүрт яшьтә үк коммунизмның уйдырма икәнен аңлаганнар. Мин исә коммунизмның булачагына бик озак еллар ышанып, өметләнеп яшәгән кеше. Чөнки мине ышандыручылар миннән акыллырак, хәйләкәррәк булганнар. Һәм, ни кызганыч, мине ышандыручылар шул системаның корбаннары булдылар. Системага чын күңелдән хезмәт иткән язучыларның язганнары бүген юкка чыкты. Аларның кире әйләнеп кайтачагына да ышаныч юк. Мин кайберәүләрнең андыйларны тәнкыйтьләүләрен кабул итмим, нишлисең, кеше дигән җан иясе һәрвакыт яхшылыкка өметләнеп яши. Өмет яшәтә кешене. Гасырлар буе изелгән халыкка ирек вәгъдә итәләр. Бигрәк тә икеләтә (сыйнфый һәм милли) изелгән халыклар үз дәүләтләре булачагына ышанып, хакимияткә килүче большевиклар ягына бик тиз авыша. Бигрәк тә кайчандыр дәүләт тоткан халык—татарлар революцияне алкышлап каршы ала, аңа бит дәүләт тотарга рөхсәт бирергә җыеналар. Алар әле алданасыларын белмиләр, дәүләт урынына автономия алганга да куаналар. Ничек инде шул ирекне бирүчеләрне мактап язмыйсың? Ник алданды татар? Мин ул турыда «Милләт» дип аталган бүлектә фикерләремне киңрәк язачакмын. Мин дә алдандым. Алданганымны илледән узган елларда гына чынлап аңлый башладым. Ләкин, шулай булуга карамастан, коммунистик идеянең дошманы түгелмен. Кешеләр уйлап чыгарган әкиятләрнең начарлык, явызлык, әшәкелек белән беткәне юк. Әллә ни чаклы кыенлыклар, авырлыклар, михнәт-газапларны җиңеп, яхшылык өскә чыга. Хәер, чынбарлык, тормыш та шулай бит, әгәр явызлык җиңсә, кешелек дөньясы яшәүдән туктар иде. Коммунизм да шул
закончалыкка нигезләнеп уйлап чыгарылган искиткеч матур әкият. Аерма шунда—безгә аны әкият итеп өйрәтмәделәр. Бик күпләр аның булачагына ышанып яшәделәр. Әйткәнемчә, бу коммунизмны уйлап чыгаручыларның һәм шул идеяне безгә сеңдерүчеләрнең оста укытучылар икәнлеген исбатлаучы факт. Алар - кешенең мәңгелек хыялын файдаланып, аны чынбарлыкка бәйләргә тырышучылар. Ярый, коммунизмны матур әкият дидек, аның беркайчан да тормышка ашмаячагын беләбез. Әйе, шулай. Әлбәттә, шулай. Әмма ул без шулай уйлаганга гына шулай. Әйтик, кеше Ходай яратканча һәрьяклап камил булса, урлаша, алдаша, кешенекенә кызыга белмәсә, кирәген генә киеп, кирәк кадәр генә ашаса, нәфесен тыя белсә, аның эшләгәне үзенә һәм баласын яшәтергә җитәчәк бит. (Ә кеше шундый зат ки, ул эшләмичә тора алмый). Димәк, коммунизмның төп тәгълиматы (һәркемнән хезмәтенчә, һәркемгә хаҗәтенчә) үти алмаслык нәрсә түгел икән. Ходайдан да өстен булырга маташкан, Аллалыкка дәгъва кылырга алынган, гөнаһка чумган адәм баласы, әлбәттә, коммунизм кешесе була алмый. Коммунизм идеясен ул башкалар хисабына яшәү өчен файдалана. Бәлки, без әле чын кешеләр дә түгелбездер. Без бүген коммунизм утопия дип, адәми затның камил түгеллеген акларга тырышабыз. Еш кына мин болай дип уйлап куям: бәлки, бүгенге кешеләрне Ходай яратмагандыр, без Иблис токымыннандыр. Ходай яратканнар җир өстеннән киткәндер, Ходай аларны үз янына—күккә алгандыр. Бөтен диннәрдә дә гыйбадәт йортларының манаралары бар, алар барысы да күккә юнәлгәннәр. Адәм баласының күккә ашу символы түгелмени алар? Хыялыбыз—күктә, әмма кылган гөнаһларыбыз безне җибәрми, күк мәңгелек хыял—утопия булып кала бирә.
Заманында мин «Адәм балалары һәм койрыклар» дигән пьеса язган идем. Ни кызганыч, аның кулъязмасы сакланмаган. Чөнки кулъязманы укыган өлкән агайлар: «Язучы булырга теләсәң, бу әйбереңне кешегә күрсәтмә»,—диделәр. Һәм мин куркып ертып ташлаганмын, ахры. Теркәлеп калсын әле, аның сюжетын язып куйыйм.
Ходай Җирне һәм андагы тереклекне яратканнан соң (кайберәүләр Ходай яраткан дип әйтү дөрес түгел, яралткан дип әйтү дөрес, диләр. Бәхәсләшмим, әмма «яраткан» сүзе миңа ошыйрак төшә. Яратмаса, яралтмас иде) җир, тереклек белән идарә итү өчен ниндидер затны да яратырга ниятли. Балчыктан әвәләгәне канәгатьләндермәгәч, Җәбраил фәрештә аңа маймылны тотып китерә. «Җирдәге Сезнең урынбасарыгыз кеше дип аталырга тиеш һәм аның шундыйрак булуы мәгъкуль»,—ди. Кеше булачак маймылны башкаларыннан аеру өчен, аның шәрәлеген каплап, кием кидерергә кирәк дип табалар. (Бүгенге кайбер яшьләрнең ярымшәрә йөрүләре аларның маймылдан чыкканнарын исбатлаучы факт). Булачак кешегә кием тегәләр. Ләкин чалбарны кидерергә маймылның койрыгы комачаулый. Койрыкны кисеп ыргыталар.
Ходайның гамәлен Иблис күзәтеп тора. Аның Ходайга үче бар. Чөнки Ходай аны явызлыклар кылганы өчен күктән җиргә сөргән була. Менә шуның үчен алу максатыннан Иблис, маймылның киселгән койрыгыннан кешегә охшаган затлар ясап, җир өстенә җибәрә.
Кешене җиргә хуҗа итеп калдырып, күккә кире менеп киткәндә Ходай кешегә: «Әгәр андый-мондый хәлләр килеп чыгып, яшәү авырга китсә, дога кылып, миңа хәбәр ит»,—дип китә. Койрыктан яралган кешегә охшаш затлар җир өстендә кешеләргә караганда тизрәк үрчиләр. Бөтен нәрсәләргә— агачларга, үләннәргә, болыннарга хуҗа булып алалар. Чын кешегә җирдә яшәү мөмкинлеге калмый. Шуннан кешеләр күккә кулларын сузып, Ходайдан ярдәм сорыйлар. Ходай тәртип урнаштырырга дип җиргә төшә. Төшсә, җир бюрократлар, караклар, мошенниклар һәм башка шуның ише хәшәрәтләр белән тулган. Болар Ходайны танырга да теләмиләр. «Ни кыланасыз, мин бит Җирне яраткан Ходай»,—ди Ходай. «Ә син Ходай икәнлегеңә справка күрсәт»,—диләр бюрократлар. Койрык-кешеләр кычкырып көләләр. Көрәшеп-көрәшеп тә Иблис токымын җиңә алмагач, Ходай кешеләрне үзе белән күккә алып менеп китә. Аларны пәйгамбәрләр итеп җиргә җибәреп карый. Алар да койрык-кешеләрне игә китерә алмыйлар. Уйлап-уйлап торам да, бүген ул пьеса бигрәк тә актуаль булыр иде дим.
Әйе, минем күңелемә коммунизм идеясе якын иде. Бүген дә якын. Идеяләрнең кайвакытта начарлыкка, хәтта явызлыкка хезмәт итүендә кешеләр үзләре гаепле.
Аны явыз нияттә файдаланучы һәм явызлыкны күрә торып та дәшмәүчеләр гаебе белән иң изге төшенчәләр дә пычрана. Хәтта динне дә явызлыкка хезмәт иттереп була.
Коммунистлар партиясенә мин үзем теләп кердем. Коммунистик җәмгыятьнең кайчан да булса төзеләчәгенә ышанып ук бетмәсәм дә, өметләнә идем. Коммунист буларак, минем дә өлешем керсен дидем. Мондый наивлык өчен миннән көләргә була, мин үзем дә бүген елмаям. Әмма дөреслекне әйтмичә булдыра алмыйм. Чөнки әлеге язмам мөмкин кадәр ихлас булырга тиеш. Ясанып маташырга соң инде. Әлбәттә, партиягә керүемнең практик максаты да бар иде. Партия әгъзалары партҗыелышка җыелалар да, татар әдәбияты язмышы турында сөйләшәләр. Андый чакта нигә мин читтә йөрергә тиеш ди әле? Минем әдәбият дөньясына дәртләнеп кереп барган чагым. Үземне бик җаваплы эш эшлим дип ышандырган чак. Фикеремне теләсә кайда кычкырып әйтәм. Кайвакытта арттырып та җибәргәлим. Чын коммунист шундый булырга тиеш түгелмени? Йоклап йөргән кешегә нигә партия?
Партиягә керсәм дә, мин партиянең догматик лозунгларының колы булмадым. Һәрчак үз фикерем булды. Беркайчан да партия лозунгларын үзәккә куеп пьесалар язмадым. Чөнки тормышның үзеннән аерыла алмадым. Ә тормышны мин начар белмим. Эш кешеләре арасында кайнашам. Эш кешеләре - минем төп геройларым. Лозунглар тормыштан аерылган иде шул. Догмаларсыз гына көн иткән авыл кешеләре язганнарыма ни әйтер дип үземне һәрчак контрольдә тоттым. Бу аңлы рәвештә эшләнмәгәндер дә, бәлки. Язучылар Союзында парторг чакта да ортодоксаль коммунист булып булмады, авыл малае булып калдым. Шул коткарды мине «кыска гомерле» язучы булудан. Такташ, әйтмешли, миндә даими рәвештә ике кеше яшәде. Коммунизм тәгълиматларын тулысынча кабул иткән коммунист һәм тормышның коммунизмнан бик ерак икәнлеген аңлаган татар баласы. Татар баласы дип әйтүем очраклы түгел. Татар шундый милләт бит ул— аңа фанатизм ят нәрсә. Дингә дә аның мөнәсәбәте ике төрле—Алланың берлеген дә таный, барлыгына да ышана, һәм фани дөнья мәшәкатьләрен дә онытмый. Намаз укыганда бар күңеле белән саҗдәгә китәргә иелә, шул арада бер күзе белән күршесенә карап алырга да өлгерә. Моңардан берәр нәрсә алып булмас микән дип, «на всякий случай» уйлап куя. Мин дә шундый коммунист булганмын, күрәсең. Хәзер мин коммунист булганыма оялмыйм да, үкенмим дә. Коммунист исеме белән берәүгә дә зыян салмадым. Партиядә карьеристлар, жуликлар, мошенниклар булу белән бергә намуслы кешеләр дә күп иде. Алар—үз көчләре белән көн күрүче хезмәт кешеләре. Тик аларның кадерләре генә булмады.
Төгәл генә белмим, кайсы еллардадыр, партиягә без тәнкыйть күзе белән карый башладык. Политбюроның карт-корылардан гына торуыннан үзара көлешә идек. Кремльне «Картлар йорты» дип атый идек. Партия җитәкчеләре турында анекдотларны бер-беребездән куркып тормыйча сөйли идек. Хрущевка да эләкте, Брежневка да. Хрущевның, 20 елдан соң коммунизмда яшәячәкбез, диюенә ышанучы булмады. Аңа хәтта Хрущев үзе дә ышанмагандыр. Совет халкын дуракка санап, аңа ни әйтсәң дә ышана дип уйлагандыр. Шул елларда бик тә актуаль булган лозунг бар иде: «Американы ит, сөт, йон җитештерү буенча куып җитеп, узып китәрбез». Шул лозунг әйтелүгә, анекдот та чыгып өлгерде. Берәү: «Американы куып тотабыз, әмма узып китмибез»,—дип әйтә икән. Аңардан: «Нигә узып китмибез?»—дип сораганнар. «Чөнки ыштаныбызның төбе тишек. Ялангач к... белән алдан йөгерү яхшы түгел»,—дигән теге.
Мәзәге мәзәк инде, ләкин безгә өстән кемнәр күзе карап торганын да белә идек. Шуңа күрә элек КГБ башлыгы булган Андроповтан көлмәдек. КГБ белән шаярырга ярамаганны система безгә күрсәтте шул. Ул албасты турында күп язылды, кабатлап торуның кирәге юк. Аның безгә китергән зыяны гаепсезгә ату яки утыртып кую гына түгел, ул кешеләрнең күңелендә курку һәм шик тәрбияләде. Мин бу турыда элек КГБда эшләгән берәү белән ачыктан- ачык сөйләштем. Ул кызык сүз әйтте. «Бүтәннәр генә түгел, без үзебез дә куркып яшәдек. Ә куркып яшәгән кеше явызлык кылырга сәләтле»,—диде. Димәк, репрессияләр һәртөрле эзәрлекләүләрне оештыручы КГБ түгел, ә КГБны үз халкына каршы өстерүчеләр. Чөнки һәр дәүләт үзен саклау өчен армия һәм эчке куркынычсызлык оешмалары тота. Хикмәт шунда ки—аларга нинди максат белән нинди бурыч йөклисең бит. Илне тышкы дошманнардан сакларга тиешле армияне дә үз халкыңны кыйнаучы
итеп файдаланырга була. Әгәр нәтиҗә ясасаң, КГБ илне җитәкләргә алынган коммунистлар партиясе булган. Димәк, ул җинаятьче. Мондый нәтиҗәгә без соңрак килдек. Һәрхәлдә, мин партиягә ышана идем әле. Политбюрода утыручы агайларга да хөрмәт белән карый идем. Бактың исә, илне җитәкләргә алынган иң югары оешмада хәлләр без көлгәндәгедән аянычрак булган икән. Мин моны СССР халык депутаты итеп сайлангач, үз күзем белән күреп, үз колагым белән ишеттем.
Көннәрдән бер көнне СССР халык депутатларының чираттагы съездында трибуна артына депутат Гдлян чыгып басты. Ул үзе профессиясе буенча аеруча катлаулы эшләрне тикшерүче икән. Шуннан бу депутат тотынды Коммунистлар партиясенең тетмәсен тетәргә. Бигрәк тә политюбюро әгъзаларына эләкте. Шуларның берсен—партиядә икенче урында торган кеше Лигачевны жулик дип атады ул. Әгәр кирәк булса, сүземне дәлилләр өчен документлар күрсәтә алам, ди. Минем гаҗәпләнүдән күзем акайды. Як-ягыма каранам, күпләр аптырашта калган. Уен эшмени. Әле бит ул чакта партиянең көче бетмәгән. Политбюро әгъзалары барысы да съезд президиумында утыра. Гдлян өчен курыктым. Сәхнә артыннан таза-таза егетләр чыгар да, аны ике кулыннан каерып тотып алып китәрләр иде сыман. Ләкин алып китүче юк. Президиумдагы Лигачев: «Мин сине судка бирәм яла якканың өчен»,—ди. Гдлян көлә генә: «Биреп кара, миндә документлар бар»,—ди. Ызгышалар болар. Чишмәгә су алырга килгән хатыннар диярсең. Һични аңламыйм. Шунда мин көләргә тотындым. Тыела алмыйм. Истерика башланды. Партия безне җитәкләүче, намуслылык үрнәге дип йөргәнебез, аны мактап язганыбыз, югыйсә миллионлаган кешеләрнең шуңа ышануы чүп кенә булган икән бит, бездән дә түбәнрәк кешеләр утырган икән бит аның башында. Шуны күрү минем бөтен дөньямны бутап ташлады, яшәвемнең мәгънәсе калмады. Миндә коточкыч депрессия башланды. Кеше күп җыелган җирдә торырга курка идем. Безне Үзәк Комитет поликлиникасына беркеткәннәр иде, шунда мине карыйлар да, ниндидер дарулар биреп җибәрәләр. Мин аларны эчәм дә, аңгы-миңге йөрим. Ләкин курку китми. Сизәм, хәлләр мөшкелләнә бара, төннәрен куркып уяна башладым, йокысызлык белән интектем.
Бәхетемә күрә, поликлиникада мин беркетелгән участок врачы алышынды. Яңасының фамилиясе—Зорина. Ул минем авырулар тарихы белән танышты да: «Монда язылган даруларның барысын да эчәсезме?»—дип сорады. «Әйе»,—дидем. Ул миңа карап-карап торды да: «Мондый даруларны психиатрия хастаханәсендә ятучыларга гына бирәләр, туктатыгыз эчүне»,— диде. Аннан кемнедер чакырып алып: «Бу депутат белән шөгыльләнегез»,— диде. Ромашевский дигән әлеге врач (фамилияләрен мәңге онытасым юк) гипноз белән дәвалый икән. Ул минем белән бик озак сөйләште дә, дәваларга кереште. Ике сеанстан соң рәткә керә башладым. Зоринага рәхмәт әйтергә кердем. «Йөрмәгез ул съезд утырышларына. Ул сезнең өчен түгел. Сез - язучы кеше. Сез йөрәк белән уйлаучы. Ә сәясәттә йөрәк артык нәрсә»,—диде. Мин бүгенгә хәтле Зорина белән Ромашевскийга рәхмәтле. Алар мине дәваладылар, коткарып калдылар. Шуннан соң мин бөтен нәрсәне дә йөрәгем аша үткәрмәскә өйрәндем шикелле. Минем өчен Рәсәй дигән илдә, шул исәптән Татарстанда да, табынырлык коммунист потлар (идоллар) юк иде инде. Үзәк Комитетта, Өлкә Комитетында эшләүчеләр дә «синдәй- миндәй бозаулар» иде.
СССР Конституциясеннән алтынчы статьяны (Коммунистлар партиясенең җитәкче роле турында) алып ташлауны тавышка куйганда ике кулымны берьюлы күтәрдем. Минем партиягә каршы кул күтәрүемне искәргән берәүдән хат та алдым: «Син, җыен әтрәк-әләмнәргә ияреп, үзеңнән кеше ясаган партиягә каршы кул күтәрдең. Син—сатлык җан, әгәр алай кылансаң, башыңа җитәргә дә күп сорамабыз, сиңа 6 грамм кургашын җитә» дигән сүзләр язылган иде анда. Мине андый янаулар куркытмый иде инде. Мин беркемгә дә иярмәдем. Коммунистик идеягә турылыклы булып калсам да, ул идеянең Рәсәйдә тәмам бозылуын аңлап өлгергән идем. Мондый партия, әлбәттә, юлбашчы ролен үтәргә тиеш түгел иде. Һәм шулай булып чыкты да. Бик кызганыч, дистәләгән миллион әгъзасы булган партия берничә ел эчендә чәлпәрәмә килде. Бу «Народ и партия едины» дигән лозунгның чеп-чи ялган икәнлеген дәлилләүче факт булды. Мин шул чакта халык белән партияне тиңләштерү мошенниклык икәнен аңладым. Партия ул - хакимияткә омтылучыларның оешмасы, халык аңа сайлаучы һәм кул чабып
торучы буларак кына кирәк. Халык язмышы белән чын күңелдән борчылучы аерым партия әгъзалары сирәк кенә булса да бардыр, әмма партия үзе андый була алмыйдыр. Үзе теләп партиягә кергән кешенең сүзе бу. Миңа кайберәүләр бүген: «Кичә коммунист идең, бүген «Бердәм Россия» әгъзасы, бу икейөзлелек түгелме?»—диләр. Бәлки, шулайдыр. Әмма мин «Бердәм Россия»гә депутат булып сайланыр өчен кердем. Ул партия халык өчен үлеп кайгырыр дип ышанмадым һәм ышанмыйм да. Ә депутатлык миңа әйтәсе сүземне рәсми трибунадан әйтер өчен кирәк. Бу илдә язучы сүзен ишетүче җитәкчеләр күп түгел. Димәк, сәясәт мәсьәләсендә мин дә шактый шомардым. Әмма депутат булып мин карьера ясап, үз тормышымны көйләр өчен генә сайланмадым. Һәр әйткән сүзем татарга файда булсын дип тырышам.
Партия һәм партиялеләргә кагылышлы сүзләремнең иң кирәклеләрен әйттем шикелле, йомгак ясасам да буладыр. Алда әле бераз гомер бардыр, яңадан- яңа партияләр оешканын күреп торабыз, киләчәктә күрергә дә насыйп булыр. Аларның гомерләре озын булыр дип уйламыйм. Яз көне умырзаялар калкып чыккан кебек, сайлаулар алдыннан пәйда булырлар да, вәгъдәләрен биреп бетергәч, югалырлар. Алар барыбер Коммунистлар партиясен алыштыра алмаячаклар. Чөнки берсенең дә төпле идеологиясе юк. Ә КПССның, ничек кенә хурласак та, идеологиясе бар иде. Коммунизм идеясе халыкка якын иде. Харап иттеләр партия чиновниклары идеяне. Миннән бөтен кеше дә тигез булырга тиеш дигән идеяне тартып алдылар да, алмашка берни бирмәделәр. Элек тә буш сүз җитәрлек иде, хәзер тагын да күбәйде. Ялган өстенә ялган. Әйе, үзгәрдем мин. Нык үзгәрдем. Тормыш үзгәртте. Мин инде бүген октябрят, пионер булып, укытучыларыбызның «без Ленин бабай оныклары» диюен авыз ачып тыңлап утыручы бала түгел. Партиягә алмашка киләм дип саф күңел белән ышанып яшәүче комсомол да түгел. Яшьлек елларын сагынып, үлгән партиягә ябышып та ята алмыйм, яңаларына да ышанмыйм, ялганны чыннан аерырга өйрәндем бугай. Мин бу сүзләрне шатланып әйтмим. Идеалларның юкка чыгуын күрү шатлык була алмый.
Дәвамы киләсе саннарда