ҖЫЕЛЫЙК БЕР ТҮГӘРӘККӘ...
Татар традицион мәдәниятен яктыртуны максат иткән «Түгәрәк уен»
альманахының дөнья күрә башлавы мәдәни тормышыбызда вакыйга булды,
дисәк тә хак, чөнки әлегә кадәр татар фольклорына багышланган аерым бер
басмабыз юк иде. Нинаять, без шундый басмага ирештек. Ул ничек туды,
кемнәрне күздә тотып нәшер ителә, алга таба нинди планнар белән яши ҺӘМ
ни өчен—альманах? Шундый сораулар белән без «Түгәрәк уен»ның баш
мөхәррире шагыйрә Илсөяр ИКСАНОВАга .мөрәҗәгать иттек.
—Берни дә буш урында тумый, табигый ки, һәр нәрсәнен
җирлеге була. Шунын өстенә һәр нәрсәнен үз вакыты җитү,
ниндидер алшартларнын үтәлүе дә зарур.
Әле 1991 елда, Мәдәният министрлыгы каршында Татар
фольклор үзәге оешкан вакытта ук, Үзәктә эшләүче галимнәр үз
алларына махсус журналларын булдыру максатын да куялар. Ләкин
бу максат тормышка ашканчы, күрәсез, 20 ел вакыт кирәк булган. Ә
безнен—әлеге басманы дөньяга тудыручы мөхәррирләрнен—
шушы эшкә керешеп китүе өчен Татар фольклор үзәге оештырган
«Түгәрәк уен» фестивальләрендә катнашуыбыз кирәк булгандыр,
күрәсен. Әлеге фестивальнен проект авторы һәм аны төп
оештыручыларнын берсе, Татар фольклор үзәге директоры
Фәнзилә Җәүһәрова безне—«Сөембикә» журналы мөхәррирләре
Гөлсинә Хәмидуллина һәм Илсөяр
караганнан сон, халык күнелендә әле мона кадәр дөньяга чыкмаган күпме хәзинә саклануын Иксанованы, Сембер өлкәсенен Иске Кулатка районында узган беренче «Түгәрәк уен»
Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленә жюри әгъзалары буларак чакырган иде.
Рәсәйнен 17 төбәгеннән җыелган фольклор коллективларынын чыгышын күреп тан калдык. Шул бәһасез байлыкны бөтен халкыбыз белән бүлешү теләге ин элек шунда
бөреләнә башлагандыр. Әлбәттә, без, гомер буе матбугатта эшләгән кешеләр, бу хәзинәне
халыкка таратунын ин кулай юлын вакытлы матбугат дип таптык. Инде Төмәндә үткән икенче
фестиваль вакытында Тубыл өлкәсе Вагай районынын Олы Карагай авылыннан килгән
Гөлнаранын: «Сез үзегезнен бирегә килеп, себерәкләр белән бер телдә якын туганнардай
аралашып, бер үк җырларны җырлап утыруыгызга ышанасызмы сон?»—дип гаять хисләнеп
әйткән сүзләре күнелдәге ниятебезне тагын бер кат ныгытып җибәрде. Әйе, без, татарлар,
шулай бер түгәрәктә булырга, һәрдаим аралашып торырга, бер-беребезне рухи баетып яшәргә
тиеш тә. Аралашунын юллары күп төрле һәм анын берсе, һичшиксез, басма сүз.
Екатеринбург кабул иткән өченче фестиваль вакытында шахталарда алтын чыгарган,
күмер кискән милләттәшләр белән очрашулар вакытында кулыбызга килеп кергән күнел
дәфтәрләре, һичшиксез, татар укучысына барып ирешергә тиеш иде. Чит якларга бәхет эзләп
китеп, җиде кат җир асларында тир түккән ир-атларнын кулларына каләм алып үз
тормышларын шигъри калыпка салган язмалары үзе бер тарих бит. Ә андый язмалар, андый
тарихлар «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» (элек «Татар фольклор үзәге»)
фондында гына да никадәр! Кыскасы, материалларга кытлык булмаячагы көн кебек ачык иде.
«Түгәрәк уен» альманахы әнә шулай туды.
Андашылганча, басмабызның төп максаты халкыбызның гасырлар дәвамында
тупланып килгән асыл мирас сандыгын ачып, андагы хәзинәне барлау, дөньяга күрсәтү
белән бергә, аерым кешеләрнең үз күңелендә генә сакланган җәүһәрләрне уртак сандыгыбызга сала бару. Ерактагы, «караңгы» авылларда аерым фидакарь затлар
тарафыннан җыелган кечкенә музейлардагы, теләсә кайсы дәрәҗәле музей фондларын
баетырлык энҗе бөртекләренә тиң табылдыкларны күргәндә, бу хәзинәләр дә дөньяга
чыгарга тиеш ләбаса, дигән теләк туа иде. Беренче саныбызны әзерләгәндә Яшел Үзән
районының Ислам авылындагы изге урынга—Әбелкасыйм баба чишмәсенә кайткан
җирдә генә дә ике гаҗәеп музейга тап булдык. Аның беренчесе—Ислам авылындагы
искиткеч фидакарь зат Шамил әфәнде (ул шулкадәр тыйнак, хәтта үзенең фамилиясен
дә атамады) туплаган ачык музей, икенчесе—Шырдан авылы балалар бакчасында гап-
гади тәрбияче Зөлфия ханым Закирова оештырган гаҗәеп бай музей. Мондый күркәм
күренешләр һичшиксез басмабызда урын алырга тиеш.
Онытылып барган уеннарыбызны, йола-бәйрәмнәребезне чыганаклардан күтәреп,
хәтердә торгызып, тормышыбызга кайтаруда да безнең альманахыбыз ярдәмче булыр
дип ышанабыз. «Түгәрәк уен»ның беренче санында профессор Марсель Бакиров
тәкъдим иткән Сөмбелә бәйрәме турында тарихи мәгълүмат һәм бәйрәмне үткәрү өчен
сценарий үрнәген Мәдәният йортлары хезмәткәрләре хуплап кабул иттеләр. Мондый
эшләрен алар киләчәктә дә дәвам итәчәк.
«Изге урыннарыбыз», «Кушам ат», «Алдым каләм, яздым сәлам...», «Йөрәк язмалары»,
«Шәҗәрә», «Вакыт көзгесе» — болар укучыларыбыз белән турыдан-туры бергәләп эшли
торган сәхифәләребез. Ә фольклорчы галимнәребезнең хезмәтләре, экспедиция
материаллары, татар мәдәниятен өйрәнгән чит ил галимнәренең язмалары,
халкыбызның традицион яшәешен чагылдырган матур әдәбият үрнәкләре исә,
укучыларыбызга мәгълүмат бирү белән бергә, рухи азык та булыр дип ышанабыз.
Альманахның эчтәлеге турында сөйләгәндә, кыскача менә шулар. Әлбәттә, ул эчтәлекне
без галимнәребез, язучыларыбыз, укучыларыбыз белән бергәләп баетырбыз дип
өметләнәбез.
Инде, ни өчен альманах дигәндә... Аңлатмалы сүзлекләрдә «Альманах—бер чорда
яшәгән төрле авторларның әдәби, тарихи һәм публицистик характердагы әсәрләр
җыентыгы» диелә. Шулай ук альманах сүзенең иң элек календарь мәгънәсендә
кулланылуы да мәгълүм. «Миллият сүзлеге»н төзегән галим, язучы Адлер Тимергалин
исә: «Альманах—гарәп телендәге «тукталыш» дигән сүздән алынган. Чүлләрдә кәрван
йөртүчеләр туктап төн кунган вакытларда учак тирәсенә җыйналып төрле хикәятләр
сөйләгәннәр, кызыклы хәлләрне бәян иткәннәр. Соңыннан шундый эчтәлектәге
язмаларны туплаган басманы да «әл-манах» дип атаганнар»,—дип аңлата. Бу турыда Д.Н.
Ушаковның аңлатмалы сүзлегендә дә әйтелә.
Халкыбызның традицион мәдәниятенә кагылышлы төрле төстәге язмаларны
туплаган басманы нәкъ менә Адлер Тимергалин аңлатмасындагы альманах итеп
тәгаенләү дөрес булыр. Чынлап та, бу—рухи хәзинәләребезне бүлешә торган уртак
мәйданыбыз. Без шулай итеп сибелгән-чәчелгән, төрле шивәләрдә сөйләшкән, ләкин
һәрвакыт үзенең тамырларын тоеп, тарихи үткәнен хәтерләп, үзенең милләте белән
горурланып яшәгән татарларны бер түгәрәккә җыярга телибез һәм «Түгәрәк уен»ыбыз
татар халкының рухи аралашу мәйданына әверелер дип ышанабыз. Моны дәлилләр өчен
әле күптән түгел генә Саба районының Түбән Шытсу урта гомумбелем бирү мәктәбендә
күреп-танышып кайткан «Дубая» халык уен кораллары фольклор ансамбле җитәкчесе
Илшат Шәрифуллинның сүзләрен китерәсем килә. «Саба район Мәдәният йортының
методик кабинет җитәкчесе Рәйсә апа Имамиева безне, фольклор коллективлары
җитәкчеләрен җыйгач, «Түгәрәк уен» сезнең өстәл альманахыгыз булырга тиеш»,—
дигән иде. Ә мин, сезнең белән күрешкәч, ниһаять, үземне аңлардай кешеләр таптым дип
куанам».
Бергә булыйк!