Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫ, ЖУРНАЛИСТ, РӘССАМ


Журналист һәм язучы Дания Гайнетдинова — нигездә балалар өчен иҗат итә. Урта
мәктәпне тәмамлагач, икътисадчы һөнәре буенча (Чабаксар шәһәрендәге план-
икътисад техникумы һәм Казан финанс-икътисад институты) белем алса да күңелендә
булган иҗади эшкә тартылу Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә
укырга да мөмкинлек бирә. 1975 елда Татарстан китап нәшриятына редактор булып
эшкә керә, үзенең дә республикада чыгып килә торган төрле газета-журналларда
шигырьләре, нәсер-хикәяләре басыла башлый. Әдәби мохиттә кайнау, күренекле
язучылар белән даими аралашып киңәш-фикерләр алышу аңа үзен язучы буларак
үстерергә ярдәм итә, әдәп-әхлак, балалар тәрбиясе, табигать дөньясын саклау
темаларын үз эченә алып язылган хикәяләрен туплаган «Күңел җылысы» (1990),
«Өермә» (1992), «Каен җиләге» (2007) исемле китаплары дөнья күрә.
1991 елдан — «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшы-
рулар компаниясендә балалар редакциясенең өлкән
мөхәррире вазифасында. Биредә ул татар, рус, чит ил
язучыларының әсәрләре буенча радиопостановкалар
эшләп үзен балалар дөньясын тирәнтен аңлый белүче
кызыклы журналист итеп таныта. 1995 елда Россия
күләмендә уздырылган конкурста Беренче дәрәҗә
дипломга ия була. Д. Гайнетдинова — бүгенге көнгә
кадәр яшь тыңлаучыларын яңадан-яңа мавыктыргыч
тапшырулары белән сөендереп килә, аларның үзләренең
дә язмаларын эфир аша яңгыратып әдәбиятка мәхәббәт
тәрбияли.
Ул күп кенә җырлар авторы да. Аның «Гомер
чишмәсе», «Яшә, Казан!», «Адаштым томаннарда», туган
ягын зурлап язган «Туган ягым Теләче» (ул 1952 елның
2 гыйнварында Теләче районының Олы Тиләҗе
авылында туа) исемле җырлары бар.
Д. Гайнетдинова — һәвәскәр рәссам да, рәсем сәнгате өлкәсендәге төп темасы майлы
буяу белән киндергә табигать күренешләрен төшерү, натюрмортлар, балчыктан сыннар
ясау — әлеге өлкәдә дә осталыгын елдан-ел арттыра барып, зур уңышларга ирешеп
шәхси күргәзмәләрен оештыра, танылу ала.
Аның әдәбият һәм рәсем сәнгатендәге хезмәтләренә бәһа биреп, иҗатташ дуслары
Х.Әюпов, Г. Садә, Л.Ихсанова, Р.Шаһиеваның язмалары дөнья күрде.
Д. Гайнетдинова — 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.