Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ УТЛАР БЕРКАЙЧАН ДА СҮНМӘС!


2011 елның 28нче декабрендә бабама—Габдрахман Әпсәләмовка йөз яшь тулган булыр иде.
Без аның белән фани дөньяда очраша алмадык—мин аның вафатыннан соң ике ел узгач туганмын. Шуңа да бабамның тезенә менеп утыру, кулыннан тоту һәм аның белән уйнау бәхете миңа тәтемәде... Ләкин һәрвакыт һәм һәркайда мин аның барлыгын тоям. Аның рухы туганнарымның хәтерендә, Маяковский урамындагы фатирыбызның һәр бүлмәсендә, җиһазларда, көндәлекләрдә, дәфтәрләрдә,китапларда, газета-журналларда, орденнарда, күзлекләрдә, каләмнәрдә, конвертларда яши... Әбием бу кадерле хәзинәне яшермәде, миңа аларны
тотып, сыйпап карарга рөхсәт бар иде. Мин кечкенә чагымда ук әбиемнән, әтидән, өебезгә килгән кунаклардан гел бабамны сораштыра һәм аларның истәлекләрен тыңлаганнан соң аның турындагы уйларга бирелә идем...
Үскән саен бабам турында күбрәк беләсем килде. Без гаиләбез белән аның туган ягына—Мордовия Республикасындагы Иске Аллагол авылына кайттык. Архивны актардык, кинохроника язмаларын карап чыктык, фотоларны барладык. Бабамны якыннан күреп белгән кызыклы кешеләр белән таныштык...
Иске Аллагол
Без авыл яныннан үткән елга янындагы чирәмлектә ятабыз. Кызым сикереп тора да йөгереп китә; яр буендагы баканы тотмакчы була, сазлыкка кереп бата, чырык-чырык көлә... Йөз елга якын элек (уйлап карасаң, күпме вакыт!) бу җирдә ул да, бабам—кечкенә малай да шулай ук йөгергәндер, уйнагандыр.
—Аларның өе шушында иде,—Иске Аллагол авылында яшәүчеләр мине нигез янына алып бардылар,—хәзер бу урам Әпсәләмов исемен йөртә. Бу—ул белем алган мәктәп. Анда мемориаль такта да бар, ләкин мәктәбебезне генә үткән ел яптылар шул—бер укучы да калмады...
Мин бу якларда беренче тапкыр, шуңа да Иске Аллагол авылын көч-хәл белән эзләп таптым. Авылга илтә торган юл мескен хәлдә, кышын, мөгаен, ул бөтенләй өзеләдер. Бабамның кунакчыл авылдашлары безне өйләренә чакыра, пәрәмәч белән сыйлый, күчтәнәчкә капчык-капчык алма тутыра һәм иң мөһиме—истәлекләре белән уртаклаша... Ишегалдындагы казлар канатларын кагып-кагып ала, кемнеңдер бозавы безгә карап тора—сүзебез аңа да кызык бугай.
Вакыт кирегә әйләнә башлый, 2011 һәм 1911 еллар иң әүвәл кушыла, бутала, кисәкләргә аерыла һәм кинәт барысы да матур, төгәлләнгән картинаны хәтерләтеп күз алдына килеп баса.
«Крестьян гаиләсендә тудым...»
«Үзем турында. 1911 елда Мордовия АССРның Рыбкино районы Иске Аллагол авылында крестьян гаиләсендә туганмын. Гаиләдә алты бала идек—өч энем сугышта һәлак булды, сеңелләрем Мәскәүдә яши.
1923 елда әтием янына Мәскәүгә күчтем. 1929 елга кадәр урта мәктәптә укыдым. 1930 елдан Мәскәүнең төрле заводларында слесарь һәм токарь булып эшләдем. Кичке индустриаль-конструкторлык техникумында укыдым, әмма аны тәмамламадым. 1936 елда Әдәбият институтының кичке бүлегенә укырга кердем. Мин икенче курста вакытта институт көндезгегә әйләнде һәм миңа эшемнән китәргә туры килде. 1940 елда институтны тәмамлагач, мине Казанга җибәрделәр. 1941 елдан—хәрәкәттәге Кызыл Армия сафларында...»
Бу автобиографиядән озак еллар буена түбәндәге юллар төшеп кала килгән: «Әтием, Сафа Әпсәләмов, инкыйлабка кадәр урта хәлле крестьян, инкыйлабтан соң—ялгызак вак һөнәрче була. Авылда хуҗалык тотуын дәвам итә, Мәскәүгә китеп, приказчик вазифасында була һәм кече сәүдәгәрлек белән шөгыльләнә, мал-туар сата, тире иләп эшкәртә. НЭП елларында авылда хуҗалык тотучыларны кулаклар дип атый башлыйлар. 1928 елда әни йорт һәм ишегалды корылмаларыннан кала (алары соңрак колхоз карамагына күчә) авылдагы барлык мал-мөлкәтне сатып, Мәскәүгә, әти янына китә. 1929 елдан әти Мәскәүнең мех фабрикасында сортировщик булып эшли башлый. 1933 елда ул беренче тапкыр кулга алына һәм төньякка ирекле сөргенгә озатыла. Срогын тутыргач, эшенә кире кайта һәм шул ук вазифаны башкара. 1937 елда икенче тапкыр гаепләнә һәм 58нче маддә буенча ун елга хөкем ителә»
Мәскәү прокуратурасы сайтыннан түбәндәге юлларны укыйм: «Әпсәләмов Сафа Гомәр улы. 1885 елда Урта Нократ төбәгенең Иске Аллагол авылында туа; «Мосмехпушнина» фабрикасы, сортировщик. Яшәү урыны: Мәскәү, Ащеулов тыкрыгы, 9-14. 1933 елның 28 октябрендә кулга алына. 1933 елның 7 декабрендә 58-10 һәм 58-11 маддәләр буенча гаепләнә, 3 елга сөргенгә хөкем ителә. 1997 елның ноябрендә аклана.»
Нәрсә эшләгән ул? Совет хөкүмәтен җимерергә яки какшатырга чакырган пропаганда һәм агитация алып бармагандыр бит? Бу хакта сөйләшү катгый тыелган иде.
Әтиемнең бабасы турында әбием—Магинә Измаил кызы Чумарина-Әпсәләмова да беркайчан ачылып сөйләмәде. Кемнәндер курыккандай, пышылдап кына үзләренең дә гаиләсен кулаклыкта гаепләп, Татар Юнкие авылыннан куганнарын бәян итте. Әти-әнисен Ерак Көнчыгышка сөрәләр. Шунда әтисе җан-тәслим кыла... Әбием 14 яшеннән берьялгызы Совет иле киңлекләрен гизә. Баштарак нәни куллары белән кара эш башкарып тамак туйдырырлык ипи таба, бераздан укытучы һөнәрен үзләштерә.
Бабамның моңа кадәр басылмаган биографиясеннән бу өзекне мин аның вафатыннан соң чирек гасыр үткәч, язу өстәле тартмасыннан таптым...
«Балачактан җаныма Тукай рухы сеңде»
Мәскәүгә киткәнчегә кадәрге унике елын кечкенә Габдрахман туган авылында уздыра.
«Балачактан җаныма Тукай рухы сеңде. Аның «Туган тел» шигырен, мөгаен, йөз мәртәбәләр укыганмындыр. Тукайга мәхәббәт үз төбәгемнең әкиятләрен, җырларын, бәетләрен яратырга ярдәм итте. Тормыш юлымны сайлауда Тукайның тәэсире, һичшиксез, көчле булды...»—дип яза ул.
1918-21 елларда Габдрахман Иске Аллагол мәктәбенең башлангыч сыйныфында белем ала. Мин дә менә шул мәктәптә йөрим. Анда нибары бер класс бар. География картасы каршына туктыйм. Габдрахман фин һәм Карелия фронтларын үтә, Маньчжуриягә кадәр барып җитә, аның романнары рус, украин, үзбәк, казакъ, латыш, чуаш, башкорт, поляк, француз, швед, уйгыр, фин, болгар һәм башка күп телләргә тәрҗемә ителә—ләкин Мордовиянең караңгы почмагындагы кечкенә авыл һәрвакыт аңа иң якыны булып кала. Бу—аның нигезе, нәсел шәҗәрәсенең тамыры.
Әдәбият институты
Өй архивында кадерләп сакланган бабам кәгазьләрен сак кына актарам.
IV курс студенты Әпсәләмовның Әдәбият институты җитәкчелегенә юлланган кәгазен укыйм:
«Җәй көне мин Татарстанда булдым һәм Язучылар Берлеге мине Зур Фирганә каналына җибәрде. Анда, кирәкле материалларны җыю сәбәпле, мин тоткарландым һәм тиешле вакытка кайтып җитә алмадым (өч көнгә соңардым). Аны нигезле сәбәп санавыгызны үтенәм. Студент Әпсәләмов.»
Нәкъ менә шул сәфәре вакытында студент егет булачак хатыны белән—ул чакта Үзбәкстанда рус теле укытучысы булып эшләгән әбием Магинә белән таныша. Берничә елдан әбиемнең сеңлесе Роза да танылган язучыга—киләчәктә Үзбәкстан Язучылар Берлеген җитәкләячәк Әсгать Мохтарга кияүгә чыга.
Институтны тәмамлауга бабам Казанга җибәрелә. Ул чакта инде аның берничә әсәре дөнья күргән һәм «Кояш бәхете» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыккан була. Әмма сугыш аның хыялларын җимерә, «Совет әдәбияты» журналының җаваплы сәркәтибе вазифасында бер елын да тутыра алмыйча, Әпсәләмов 1941 елның августында фронтка китә.
Сугыш—әдәбият вакыты түгел
Ул диңгез бригадасы составында миномет расчеты командиры, разведчик була. Аннары кыр хәбәрчесе вазифасында Карелия фронтын гизә, Япон сугышында катнаша.
... Баштарак кырыс шартлар әдәбиятны оныттыра. Һәр сугышчының төп бурычы дошман белән алышу торганда язу-сызу турында сүз булырга мөмкинмени?
Бу уйларын ул Илья Эренбург белән уртаклаша. Теткәләнеп беткән хәрби көндәлектән Эренбургның 1942 елның 10 ноябрендә карандаш белән тырышып язган җавабын табам:
«Хөрмәтле иптәш Әпсәләмов!
Иптәшләрчә язылган хатыгыз өчен рәхмәт. Татарларның каһарманлыгы турында язылган мәкаләм Сезнең—татар кешесенең һәм язучысының күңеленә хуш килүенә бик шатмын.
Сез дөрес язасыз: әдәбият өчен вакыт киләчәк әле. Җиңү булса—халык булачак. Халык булса—әдәбият булачак. Хәзер иң мөһиме—фрицларны кыру.
Сезгә истәлек өчен үземнең шигырьләр җыентыгымны җибәрәм. Сугышчан дусларыгызга кайнар сәламемне җиткерегез.
Чын күңелемнән көч һәм уңыш телим.
Илья Эренбург».
1942 елдан Совет Армиясенең Баш сәяси идарәсе карары нигезендә фронт газеталары милли телләрдә дә чыга башлый. Сугыш барышында бабам «Сугышчы сүзе», «Сталин хәрбие», «Ватан өчен сугышка» газеталарында эшли. Бер үк вакытта тәрҗемәче дә, мөхәррир дә, җаваплы сәркәтип тә була...
Тора-бара бабам: «Сугыш—әдәбият вакыты түгел»,—дигән фикереннән чигенә. «Карелия урманнарында,—дип яза ул берничә елдан,—ядрәләр яуганда мин үз иҗатыма җитмәгән нәрсәләрне таптым шикелле. Дөрес, сугыш әле тәмамланмады. Ләкин хәзер инде мин иҗади киләчәгемә ышанып карыйм, нәрсә турында язасымны беләм. Язучының авыр, чәнечкеле юлы мине куркытмый, бернинди кыенлыкларга карамыйча мин шул юлга басачакмын. Чынбарлыкта мин инде күптән шул юлда, канатланыр өчен миңа тормышны һәм кешеләрне белү җитмәгән. Карелия урманнарында мин тормыш мәктәбен уздым, язучылык һөнәрендә сыналдым».
Тимер Магинә
1946 елның апрелендә бабам Казанга кайта. Үзе белән аны үзбәк тылында көткән Магинәне дә алып кайта. Тиздән бәхетле парның балалары—Булат (әтием) белән Ләлә туа. Бабам балаларын бик яраткан, буш вакытын алар белән уздырган: кинога Һәм тимераякта шуарга алып барган, чанада тартып йөрткән, китаплар укыган.
Ләлә апам аның сугышта ниләр кичергәне турында сөйләвен, укудагы өлгереш белән кызыксынып торуын, Һәр сәфәреннән күчтәнәчләр алып кайтып куандыруын сагынып искә ала. Аккош күлендә гаилә белән күңелле ял итүләрне онытырга мөмкинме соң? Тиздән яллар Боровое Матюшинода уза башлый, Күктүбә, Сочи, Пицунда Һәм Яңа Афонга сәяхәткә баралар. Бабамның дуслары—Афзал Шамов, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Газиз Иделле, Гази Кашшаф, Нәкый Исәнбәт, Булат Гыйззәтуллин, аларның хатыннары Һәм балалары белән онытылмаслык кич утырулар ешая.
Ләлә Әпсәләмова Казан педагогика институтын тәмамлый. Ул—инглиз теле укытучысы. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәсә дә, Казанда бик еш була. Аның ире— атаклы джаз саксофонисты Һәм композитор, «Арсенал» ансамбленең нигезләүчесе Һәм алыштыргысыз җитәкчесе, Россиянең халык артисты Алексей Козлов.
Булат Әпсәләмов Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый, кандидатлык диссертациясен яклый. Ул талантлы галим Һәм педагог, аның лекцияләрендә алма төшәрлек тә урын булмый. Ә лекцияләренең конспектлары бүген дә кулдан кулга йөри. Аңа республиканың Хезмәт министрлыгын җитәкләргә тәкъдим ителгәч тә, ул баш тарта, педагог булып кала. 1995 елның маенда, кырык сигез яшендә ул безнең арабыздан китте. Без, мин Һәм әти укыткан институтның икенче курсында укучы энем Тимур, аны бик юксынабыз...
...Сугыштан соң Казанга әйләнеп кайткач, Габдрахман Әпсәләмов кабаттан «Совет әдәбияты» журналының җаваплы сәркәтибе вазифасына алына. Дәртләнеп әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә. Тормышының бердәнбер китек ягы—үз куышы булмау.
Коммуналь фатирларда иҗат иткән язучыга ничек кыен булганлыгын күз алдына китерү кыен түгел. Алдымда Первая Малая урамындагы дүрт кеше (икесе—кечкенә бала, берсе—язучы) яши торган 20 квадрат метрлы торакның яшәргә яраклы Һәм зурайту кирәклеге юклыгын раслый торган кәгазь. Мин аны гаҗәпләнеп, әйләндерә- әйләндерә кат-кат укыйм.
Язучы гаиләсенә ун ел эчендә алты коммуналь фатир алыштырырга туры килә. НиҺаять, Бәшировлар, Әмирләр, Шамовлар, Журавлевлар гаиләсе, Хәсән Туфан яши торган Маяковский урамындагы фатирга күченәләр... Өй каршындагы күләгәле Эрмитаж бакчасында бабам сәйран кылырга яраткан.
Әби кояшлы якка караган фатир сайларга, шулай итеп бабама язу өчен шартлар тудырырга тырышкан.
Магинә Әпсәләмова бабамның чын мәгънәсендә калканы, таянычы булып яшәгән. Бабам тыйнак, кыюсыз, үзе өчен берни дә сорый белми торган кеше булган.
«Безнең теләсә кайсыбыздан, өлкән яки яшь әдиптән, Габдрахман Әпсәләмов нинди кеше иде, нинди язучы иде дип сорасалар, без аны Һәркайсыбыз күзне йомып әйтеп бирәбез: аңардан да эшчәнрәк берәр кешене табу мөмкин микән, әдәбият мәсьәләләрендә аңардан да гадел икенче бер кешене табу мөмкин микән?»,—дип яза
аның турында Гариф Ахунов.
Кырык яшьтән соң Габрахман Әпсәләмов ике инфаркт Һәм өч паралич кичерә. Шуларның берсе аеруча авыр була: 1964 елда язучы Башкортстандагы чыгышы вакытында үзен бик начар хис итә башлый. Әбиемә аны вертолет белән килеп алырга туры килә. Инсульт бабамны бик озакка хастаханә койкасына беркетеп куя. Уң як эшләми, сул кул белән генә яза ала... Әбием тау кадәр медицина китаплары укып чыга Һәм бабамны аякка бастыра. Машинкада язучылар курсын уза Һәм бабамның әсәрләрен үзе баса башлый. Бер үк вакытта бабамның мөхәррире дә була Һәм әсәрләргә беренче төзәтмәләрне дә ул кертә.
Боровое Матюшинодагы дача төзелешенең дә бар авырлыгы әбием җилкәсенә төшә. Участокның як-ягына утыртылган 23 каен агачы менә кырык ел инде Һаман да югары үрли.
Зәки Нури әбиемне «тимер Магинә» дип йөрткән. Хастаханә табиблары (хәтта баш табиб, бабамның дусты Һәм дача күршесе Николай Иванович Чугунов та) аның белән профессиональ мәсьәләләрдә киңәш-табыш итешкәннәр.
Ул үзе дә холык-фигыленең үзенчәлекле булуын таный. Ятимлек еллары аны шул кадәр чыныктырган ки, бүгенге буын андый авырлыкларны төшендә дә күрә алмый. Ул дөреслекне турыдан бәреп әйтүдән тайчанмады. Шуның өчен аны күпләр яратмый, әмма барыбер хөрмәт итәләр иде.
Бабам еш авырый—әбием тәрҗемәчеләр белән эш итә һәм кулъязмаларны да Мәскәүгә үзе илтә. Аны бөтен Мәскәү әдәби элитасы белә. Переделкино һәм Күктүбәдәге ял вакытында ул иң затлы киенүче язучы хатыны була—Магинә Әпсәләмова Кузнецкий күперендәге ательедан гына киенгән.
Бабам дөнья куйганнан соң, ул аның исемен мәңгеләштерү өчен күп көч куя. Әйтик, язучының тууына 90 ел булганда Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә егерме ел элек шәһәрнең бер урамына язучы исемен бирү турындагы карар кабул ителгәнлеген искә төшерә һәм тиз арада Казан картасында Габдрахман Әпсәләмов урамы пәйда була.
Гомеренең соңгы елларында ул, инде авыру булса да, бабамны искә алу кичәләре, юбилей күргәзмәләре өчен архив материалларын җыюга күп көч сарыф итте.
Әбием бабамнан соң 23 ел яшәде. 2002 елның 18 декабрендә аны бабам кабере янәшәсендә җирләдек.
«Алтын йолдыз» балкышы
Тыныч тормыш килүгә киеренке хезмәт башлана. Сугыш еллары турында бабамның түбәндәге әсәрләре языла: «Ак төннәр»—Карелия фронтына, «Алтын Йолдыз»—каһарман яшьләргә, «Мәңгелек кеше»—Бухенвальд әсирләренә, «Газинур»— Александр Матросов батырлыгын кабатлаган якташыбызга багышлана.
«Исәнмесез, хөрмәтле иптәш Әпсәләмов!
Сезнең «Алтын йолдыз» романыгызны укып чыктым.
Бик ошады. Каһарманнар язмышы турында күп уйладым... Бу китапны үземдә булдырасы иде: мин аны башка укучыларга да биреп торыр идем.
Безнең кибеттә китабыгыз бар иде , икенче көнне үк аны сатып алып бетерделәр.
Китапны табарга ярдәм итегезче...
Ихлас сәламемне җиткереп, Роза Абназова, Омск-20».
1949 елдан башлап Әпсәләмовка укучылардан капчык-капчык хатлар агыла башлый. Хәтта почта тартмасын ике тапкыр зуррак итеп эшләтергә туры килә. Ьәр конвертта язучының «фәлән вакытта җавап бирдем» дигән язуы тора.
«Алтын йолдыз» сугыш вакытында ук уйлана һәм 1948 елда язылып бетә. 1949 елда ул «Совет әдәбияты» журналында дөнья күрә, тиздән Татарстан китап нәшрияты аны биш мең тираж белән аерым китап итеп бастыра. Укучылар китапны шул кадәр яратып кабул итә ки, 1952-53 елларда ул татар һәм рус телләрендә алты тапкыр басыла. Рус теленнән тыш, поляк, украин, үзбәк һәм уйгыр телләренә тәрҗемә ителә.
«Әсәремдә мин совет яшьләренең Алтын Йолдыз, ягъни Ватанга хезмәт итү турындагы хыялларын күрсәтергә теләдем. Төп фикер роман төзелешен билгеләде. Беренче өлешендә мин унынчыларның чиста, берникадәр самими хыялын күрсәттем, алдагы бүлекләрдә—хыялның тормышка ашуын сурәтләдем».
Роман киң яңгыраш ала—ил буйлап диспутлар, конференцияләр, авторның
укучылар белән очрашулары үткәрелә...
Җиңүче нур
«Алтын йолдыз»ны язган вакытта ук Әпсәләмов «Газинур» романы өчен материал җыя.
«Газинур» турында мин сугыш елларында ук уйлана башладым. Ул ният Газинур Гафиятуллинга үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исемен бирү турындагы Указны укыганнан соң туды. Гази—җиңүче, дигән сүз. Газинур—җиңүче нур дигәнне аңлата. Романга исемне шундук таптым.
«Алтын Йоздыз»ны язганда «Газинур»дан да аерылмадым. Ләкин язарга утыру өчен каһарманымның туган ягына барырга кирәк иде. Ике романны язган арада хикәяләр дә иҗат иттем. Ләкин «Газинур» бер дә күз алдымнан китмәде. Газинурның үзен күреп белмәү язуны кыенлаштыра иде. «Алтын Йолдыз» җиңел язылды, чөнки андагы вакыйгаларны үз башымнан кичердем. Газинур турында материал җыйганда аның туганнары яшәгән колхозга бардым. Анда аны барысы да белә, ләкин никтер аның каһарманлыгына шик белән карыйлар. Мәктәпкә кердем. Диварларда Советлар Союзы Геройлары портретлары эленгән. Тик араларында Газинур сурәте генә юк.
Газинурның хатлары сакланмаган. Бары тик бер почмагы көйгән фотография генә таптым. Миңа Газинурның туганы ярдәмгә килде. Ул мин яраланганнан соң дәваланган госпитальдә эшләгән булып чыкты. Шул ярдәм итте. Газинурның әтисе— элеккеге крепостной крестьян. Газинур үскәндә гел аның тирәсендә бөтерелгән. Иң авыр сөйләшү Газинурның хатыны—өч баласының әнисе белән булды. Мин аның ахирәтләре белән таныштым һәм һәркайсыннан Миңнурины яхшылап күзәтүен үтендем: нәрсә сөйли ул, кайчан көлә, кызара? Романны төгәлләгәч, кулъязмамны тотып Миңнури янына килдем. Аны укыганда ул бер кызарды, бер елады. «Дөрес язылганмы?»—дип сорадым. «Дөрес!»—диде ул.
1950 елда күкрәге белән амбразураны каплап Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Газинур Гафиятуллин турында роман басылгач, аның исеме белән мәктәпләр, колхозлар, пионер дружиналары атала башлый.
Ян, ян, сүнмәс ут!
Хәрби темадан вакытлыча читләшеп, бабам гади кешеләр турында роман язуга керешә. Аңа бу җиңел бирелә—үсмер чагында язучы Мәскәү заводларында эшләгән.
«Хәзер язган романымда («Сүнмәс утлар») мин атаклы замандашларымның— эшче сыйныфы вәкилләренең күңелен тирәнрәк ачып бирергә теләдем. Романның үзәк темаларының берсен якты киләчәкне күз алдында тоткан халыклар дуслыгы тәшкил итә»,—дип яза Әпсәләмов.
Роман укучылар күңелендә киң яңгыраш ала—«Сүнмәс утлар»ның гомуми тиражы бер миллионга якынлаша. «Роман басылуга, Ленин исемендәге Республика китапханәсе гадәттәгечә ун данә китап ала. Ләкин романга ихтыяҗ шулкадәр көчле була ки, барлык кагыйдәләрне бозып, китапханә тагын 26 китап соратырга мәҗбүр була. Әле шуннан соң да укучылар бу китапны кулга эләктерү өчен озын-озак чиратта торалар»,—«Әдәби портретлар» китабында Рафаэль Мостафин шулай дип яза.
«Сүнмәс утлар» романы өчен Габдрахман Әпсәләмовкә Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә (1959).
Депутат көндәлеге
Әдәби эшчәнлегеннән аерылмыйча, Габдрахман Әпсәләмов СССРның алтынчы чакырылыш Югары Советы депутаты, КПССның XXII съезды делегаты була.
Бабамның 1962 елның 27 мартында ачылып киткән «Депутат эшчәнлеге көндәлеге»н кулыма алам. Беренче көндәге язма депутат мандаты алынуын хәбәр итә. Көндәлектә ул кемнең нинди мәсьәләдә депутат ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәнлеген теркәп барган. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе сайлауга кадәр үк карауга чыгарылган. «Нәтиҗә» дигән биттән укыйм: «Мөрәҗәгать хәл ителде, бүлмә бирелде; авыл клубын төзекләндерү өчен алты мең сум бүленде; балалар йортына машина бирелде...». Көндәлектә барлыгы йөздән артык язма бар. Ьәр эш җентекләп тикшерелгән. «Корноухово» совхозы сайлаучыларының авылга электр кертү үтенече, пенсионер
укытучының эшкә урнаштырырга соравы... Депутат Әпсәләмов күп кенә яшь язучыларга торак шартларын яхшыртуга ярдәм иткән.
Әлбәттә, кайбер мөрәҗәгатьләрне кире кагарга да туры килгән. Әйтик, унике яшьлек кызны көчләгән ниндидер Рәшит Р.-ныкын.
1957 елда, Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелү уңаеннан, Габрахман Әпсәләмов Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Мәскәүдән кайткач, Әпсәләмов болай дип яза: «Декадада без әдәбиятыбызның традицияләрен тагын да тирәнрәк тойдык. Һәрвакыт, һәркайчан халкың белән бергә булу, аның язмышы, фикере, һәм максатлары белән яшәү—традициянең төп үзенчәлеге әнә шунда».
Язучы әдәби тәрҗемәчелек белән дә шөгыльләнә. Фадеевның «Яшь гвардия»сен, Казакевичның «Одерда яз»ын, Гайдарның «Тимур һәм аның командасы»н, Новиков- Прибойның «Батыр караб»ын, Гайдар, Лесков повестьларын, Чехов, Пришвин, Короленко, Мамин-Сибиряк, Джек Лондон, Ги де Мопассан хикәяләрен, Белинский, Эренбург, Алексей Толстой публицистикасын татар теленә тәрҗемә итә.
Атаклы полководец, генерал Гани Сафиуллин үтенеченә колак салып, аның сугыш турындагы хатирәләрен укып төзәтә.
1967 елда әдәби эшчәнлеге өчен Ленин ордены белән бүләкләнә.
Хастаханә койкасы, яңа дәфтәр...
Көчле авыру койкага беркетеп куйса да, бабам эшләүдән туктамаган. Аңа эшләү катгый тыелган булса да! Табиблар Әпсәләмов каләмгә һәм дәфтәргә кулы белән ялгыш кына да кагылмасын өчен ныклы күзәтү алып барсалар да, ул хастаханәдән берничә калын дәфтәрне тутырып чыга. Язучы хастаханәдә «Ак чәчәкләр» дәге Әбузәр Гәрәй улы Таһировның прототибы профессор Терегулов белән таныша.
«Ак чәчәкләр» язучының барлык алдагы әсәрләреннән дә күбрәк дан казана. Бүген дә, әсәрнең кабат басылмавына егерме еллап вакыт узса да, китап кибетләрендә романны сораучылар табыла тора. Һәр татар кешесе диярлек Гөлшаһидә белән Мансурның һәр нәрсәдән өстен мәхәббәтеннән хәбәрдар...
2008 елда Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы язучы әсәре исеменнән чыгып «Ел табибы—Ак чәчәкләр» премиясен гамәлгә куйды. Әлеге премиянең лауреаты итеп республиканың иң яхшы докторлары сайлана.
Автор роман язу барышы турында менә болай ди: «Бер ел элек, «Ак чәчәкләр» романын редакциягә бирер алдыннан, мин бик дулкынландым. Укучылар ничек кабул итәр? Хәзер һәр журналда яхшы әсәрләр басыла. Шул әсәрләр арасында минем романым югалып калмасмы, укучы аны күреп алырмы дигән уй борчыды. Өстәвенә, табиблар тормышы турында яздым... Медицина проблемаларында ялгышмаммы, хурлыкка калмаммы?... Шикләремнең иге-чиге юк иде. Романны берничә табибка кат-кат укыттым. Ләкин күңелем тынычланмады. Эчтән генә бер корт кимерә иде. Минемчә, медицина өлкәсенә кагылышлы хаталар байтак калган булырга тиеш. Шулай булып чыкты да. Журнал укучылар кулына килеп эләгү белән, миңа Әгерҗедән М.Шаммасов исемле табибтан хат килде. Ул медицина терминологиясенә караган берничә хата тапкан. Мин аңа рәхмәт хаты җибәрдем һәм ул хаталарны төзәттем һәм...башка табиблардан тагын да усалрак хатлар көтә башладым. Бәхетемә күрә, андый хатлар башка булмады. Шаммасов күрсәткән хаталарны мин роман аерым китап булып чыгар алдыннан төзәттем. Алар күп түгел иде һәм булганнары да орфографик хаталар иде. Шуңа да карамастан, романны тагын бер кат белгечтән укыттым. Казан табиблары аяусыз һәм шәфкатьле хезмәтләре белән роман өчен материал гына биреп калмады, киңәшләре белән дә ярдәм иттеләр. Мин аларга чиксез рәхмәтлемен.»
Заһидә Сәүбәнова исемле хатын «Казан утлары» журналының ул чактагы мөхәрриренә болай дип яза (ул чакта романның ахыргы бүлеге басылып бетмәгән әле):
«Минем сезгә үтенечем шул: зинһар өчен дип сорыйм, автор Мансур белән Гөлшаһидәне кавыштырсын. Һәм аларның бергә яшәвен бераз булса да сурәтләсен. Мансур Диләфрүзгә тәкъдим ясаганда минем ниләр кичерүемне автор белсә икән. Гөлшаһидә урынында мин булсам, йөрәгем шартлап ярылыр иде».
Заһидә ханым журналны туганнарына һәм хезмәттәшләренә дә кычкырып укыган. Мин аңа изге эше өчен рәхмәт әйттем һәм аны «агитатор» дип атадым. Шуннан соң ул редакциягә бер дәфтәрлек хат җибәрде. Ул бик гыйбрәтле булып чыкты.
«...Сез мине агитатор дип атап ялгыштыгыз. Бер тапкыр да миңа бу эшне тәкъдим итмәделәр,—дип яза Заһидә ханым,—тәкъдим итсәләр дә, мин аны булдыра алмас идем. Мин ничек кирәк-алай биш класс тәмамладым, анысы да 35 ел элек... Бүген чәчтарашханәдә кассир-гардеробчы булып эшлим. Кеше булмаганда, бигрәк тә кичке сменада мин китап укырга яратам. Чәчтарашханәгә керүчеләр кызыксынып тындый. Үзләре чәч алдыра, үзләре әсәр тынлый. Араларында руслар да була. Аларга рус теленә тәрҗемә ителгән татар язучыларынын китапларын укыйм. Тәрҗемә ителмәгән булса, үз сүзләрем белән сөйлим. Бәлкем, шунадырмы, без тату эшлибез. Русча яхшы ук белмәсәм дә, хезмәттәшләрем яратып тынлыйлар... Чәчтарашханәгә төрле кешеләр керә. Күбесе чыгып киткәндә рәхмәт әйтә. Китап исемен, авторын сорыйлар. Кайвакыт әллә ниндиләре туры килә... Берсендә ир кеше кулымдагы журналны күреп, нәрсә укуым белән кызыксынды. Җавап бирергә өлгермәдем, ул авыз эченнән мыгырданды:
—Ә-ә, татар әдәбияты... Анда укырлык бернәрсә дә юк.
Күз алларым карангыланып китте, йөрәгемне суырып алып таптадылармыни, көчле авырту сиздем. Аннары ул болай дип тә өстәде: «Татар язучылары арасында классиклар юк һәм булмаячак та.». Әйтергә оят булса да яшереп кала алмыйм—мин елап җибәрдем. Аннары ана:
—Мин үземне надан кеше дип йөри идем. Миннән дә белемсезрәкләр бар икән әле. Надан гына түгел, ахмак сез!—дидем.
Кычкырып әйтмәсәм дә, хезмәттәшләрем безнен сөйләшүне ишетеп торган. Көлделәр һәм бертавыштан болай дип җавап бирделәр: «Ахмакларның чәчен дә алмыйбыз, кырындырмыйбыз да! Поплар кебек озын чәчтән тик йөри бирсеннәр!»
Аннары ул кеше минем яныма килде һәм:
—Исәп сезнен файдага—4:2. Сез, начар капкачы булсагыз да, яхшы җанатар. Гафу итегез, сүземне кире алам. Күрәм, сез яхшы әсәр укыйсыз бугай.
Мин анын ни өчен шулай дип әйтүен анламадым. Чын күнелдән әйттеме икән, әллә поп кебек йөрергә теләмәүдәнме—белмим. Көне буе мин төшенке кәеф белән йөрдем. Ә сез агитатор дисез.
Бервакыт ниндидер бәйрәм вактында кеше күп иде. Радиодан концерт бирәләр. Бер егет килеп керде дә радионы сүндерде.
—Татарлар җырлый, янгыргадыр, мөгаен,—дип көлде ул. Ярый әле чиратта басып торган 15-20 ир-ат куркакҗаннардан түгел иде, радионы янадан кабыздырдылар. Башкалар тавыш күтәрүгә, егет тынып калды. Ахырдан, акча түләгәндә, ул мина татарча эндәште.
—Рәхмәт, апа, сез мина беренче тапкыр татарча концерт тынларга мөмкинлек бирдегез. Беркайчан да үзебезнен җырларны тынлаганым юк иде.»
Укучы күреп тора, мин аз гына да ялгышмадым—Заһидә ханым чын мәгънәсендә яхшы агитатор. Кайвакытларда агитаторлык эшен салкын йөрәкле кешеләргә тапшырып без зур хата эшлибез. Агитаторлык эшендә дәртсезлек ин куркыныч нәрсә. Заһидә ханым кебек тыйнак һәм кайнар йөрәкле кешеләр бездә күп, бары аларны күрә белергә, аларга ышанырга гына кирәк».
60-80нче елларда «Ак чәчәкләр» чын-чынлап укучы мәхәббәтен казана. «Заря» кондитер фабрикасы шул исем белән торт чыгара, радиодан әледән-әле Гөлшаһидә җыры янгырый, телевидениедән баш рольләрне Камал театрынын атаклы артистлары Шәүкәт Биктимеров, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова, Дания Нуруллина, Равил Шәрәфиев башкарган берничә серияле спектакль уныш казана...
Шуннан озак та үтми, украин телендә чыга торган «Рабочая газета» үзенен укучыларына: «Сезнен ин яраткан язучыларыгыз кемнәр?»—дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. Г.Әпсәләмов, Г.Марков, Б.Полевой кебек данлы язучыларны узып, 7нче урынны ала.
Ул чактагысы анлашыла. Бүген дә төрле кыйтгалардагы интернет челтәреннән файдаланучы яшьләр «Ак чәчәкләр»не унай яктан телгә ала һәм бер-берсенә укырга кинәш итә! Социаль челтәрдә дә ул күпләрнен яраткан китабы буларак күрсәтелә. Аны он-лайн китапханәләрдән укыйлар. «Габдрахман Әпсәләмов. Ак чәчәкләр» дип язуга берничә йөз сылтама пәйда була. Нәркайсында да роман турындагы җылы сүзләргә тап буласын. Димәк, ул бүген дә яши һәм бүген дә кадерле. Язучынын ин зур бәхете шул түгелмени?!..
«Әкияттәге батыр кебек...»
1979 елның 6 феврелендә бабам гадәттәгечә язу өстәле янында утыра һәм яңа китабын төзәтә. Аның соңгы әсәрләре булып Муса Җәлилгә багышланган «Агыла болыт» һәм «Күк күкрәр» исемле тарихи әсәр тора.
7 февральдә ул мәңгелеккә күзен йома. Ә миңа аның белән очрашу өчен нибары ике ел вакыт җитмәде...
70нче еллар ахрында күренекле журналист, ул чакта «Яшь Ленинчы»ның җаваплы сәркәтибе Саимә Ибраһимова «Ак чәчәкләр» һәм «Яшел яр»ны рус теленә тәрҗемә иткән язучы Кузьма Горбуновка яшь укучыларга Габдрахман Әпсәләмовның тормышы һәм иҗаты турында язуын сорап мөрәҗәгать итә. Кызганыч, мәкалә дөнья күрми кала—Кузьма Яковлевич авырый, бабам вафат була. Саимә Ибраһимова Кузьма Яковлевичның хатларын кадерләп саклый һәм күптән түгел генә ул хәзинә белән уртаклашты.
«Хөрмәтле Саимә Ибраһимова!
Хатыгызда миңа карата әйтелгән җылы сүзләрегез, ышаныч белдерүгез һәм зурлавыгыз өчен чын күңелемнән рәхмәтемне җиткерәм. Мин җавабым белән бераз соңардым, тоткарлануымны кичерерсез дип өметләнәм.
«Яшь Ленинчы» газетасы яшь укучыларына татар халкы каһарманнары, фронт һәм хезмәт геройлары турында сөйләп яхшы эш башкара. Һичшиксез, үз халкының талантлы улы Габдрахман Сафа улы Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты турында өлкәннәр генә түгел, балалар да белергә тиеш. Ул аңа лаек. Габдрахманның таланты беркемдә шик тудырмый, шунысы игътибарга лаек, аның таланты кешелекле һәм ул нәфис сүзе белән бүгенге көннең алдынгы, гуманистик идеяләрен пропагандалый. Аның хезмәт фидакаре булуы да шик тудырмый. Билгеле, һәр максатчан эш күп көч һәм кешедәге рухи торгынлыкны җиңүне таләп итә.
Әпсәләмов ничә еллар инде үзенең физик авыруы белән көрәшә. Шул ук вакытта күтәренкелек белән эшләүдән туктамый. Бу батырлыкка рухы белән баһадир булганнар гына бара ала. Бүген без әдәбиятта тагын шундый икенче баһадирны белмибез.
Һәм тагын да мөһиме—гадәти булмаган тыйнаклык язучыны бизи.
Күреп торасыз, мин күп нәрсәләр турында әйттем. Ләкин төп нәрсә турында әйтмәдем, чөнки әле дә булса Габдрахманның эчке сүнмәс утын нәрсә тотып торганын тасвирлау өчен сүз таба алмыйм. Кайвакыт фән һәм сәнгать кешенең бар нечкәлекләрен дә белеп бетермидер кебек. Габдрахман организмында да, җан төзелешендә дә моңа кадәр ачылмаган нәрсәдер бар кебек.
Аның белән очрашмавыбызга байтак вакыт узды. Ләкин шунысын хәтерлим— күрешкән саен мин аның җылы нур тараткан һәм әңгәмәдәшен үзенә тартып торган күзләренә карыйсым килә иде.
Тагын да көчлерәк, тирәнрәк фикерли торган, күләмлерәк талантка ия язучылар бар. Габдрахманның таланты бөек газапларны җиңгәндә чагыла. Бу яктан караганда ул сирәк очрый торган, каһарман талант».
Баһадир... Бу чагыштыру бер Кузьма Яковлевич Горбуновның гына башына килми.
«Әпсәләмов, әкияттәге баһадир кебек, татар романы сүнеп күләгәдә калганда, әдәбият мәйданында ялгыз сугышчы булды, китаплары белән татар укучысын тотты, аларны татар әдәбиятыннан читләштерүдән саклап калды»,— дип язды Хәсән Туфан...
Әй, бабай, бабай!.. Син җитмисең җаныма! Минем сиңа бу журналны бүләк итәсем һәм синең белән күп нәрсәләр турында фикер алышасым килә! Еллар узган саен мин син кабызган утларның беркайчан да сүнмәсенә ышана гына барам.