ТЫН ДӨНЬЯЛАР МОҢЫН ТЫҢЛАГАНДА...
Нәкыйп Каштановка 70 яшь
Бу дөньяда үз гомерендә бер тапкыр да табибка күренмәгән яки
кулына китап алып карамаган кеше юктыр. Гомер кадерле.
Саулыгың китә башласа аның кадере тагын да арта төшә,
шифаханәгә барырга туры килсә, аны бер белмәгән табиб кулына
да тапшырасы килми, танышларыңны эшкә җигеп, белемле,
тәҗрибәлесен эзли башлыйсың. Нәкыйп Каштановка да «Язучылар
табибы» дигән исем тикмәгә генә ябышмагандыр. Хәер, утыз еллап
гомерен республика клиник хастаханәсендә меңәрләгән авырулар
кабул итүгә багышлаган, медицина өлкәсендә фәнни
тикшеренүләр алып барып югары нәтиҗәләргә ирешкән,
«Точечный массаж» (Казан, ТКН, 1993), «Гангрена легких. Эмболия
легких. Тромбоз. Инфаркт легких» (монография) (Казан,
«Матбугат йорты» нәшрияты, 2006), «Трактат о врачевателе»
(Казан, »Медицина» нәшрияты, 2006), «Клиническая
пульмонология» (Мәскәү, «Триада-Х» нәшрияты, 2008) һ.б. хезмәтләр авторы, табиб-галим
язучыларныкы гына була алырмы?
Нәкыйп Каштанов әдәбият дөньясына да медицина аша килеп керә дисәк ялгыш
булмастыр. Әле медицина институтында укыган чагында ук республикада чыга торган газета-
җурналларда сәламәтлек, экология, дөрес яшәеш, дөрес тукланыш турында язмалары белән
катнашып, укучыларыбызга табиб буларак кирәкле киңәшләрен бирә. Әдәби сүзгә тартылу,
тәнне дәвалаганда җанга да игътибарлы булырга кирәклеге, кешене сүз белән үтереп тә,
терелтеп тә булырга мөмкин икәнлеген аңлау кулына каләм алдыргандыр... Тән һәм җан
берлеге шагыйрь өчен бербөтен.
Гомер үтә,
Сизелми дә: йә сүз эзләп, йә сихәтләп -
Гүя бер йөрәк тибеше...
Көндезләрен аның күз алдында күпме кеше язмышы, тормышы, саулыгы... Табиб күзе
үткер. Каршысында гомеренең санаулы көннәрен яшәүчеләр дә очрамый калмый. Әле тормыш
юлына аяк басып кына килүче яшь җан өмет күзе белән төбәлгән мәлләрдә югалып калмаска,
аңа шагыйрьлеге ярдәмгә киләдер. Кешелек, Яшәеш, Гомер кадере турындагы юллар, бәлки,
шул мизгелләрдә туадыр...
Үзәгемә үткән гаҗизлектән
Дару эзләп табар идем -
Әбугалисина булсам әгәр...
Нәкыйп Каштановның тормыш юлы шәхес буларак та кызыклы гына. Мәктәп, югары
уку йорты эскәмиясеннән төшеп иңенә ак халат салганчы аңа әле шактый гына авыр
хезмәтләр башкарырга туры килә..
1942 елның 8 гыйнварында Чувашстан Республикасының Батыр районындагы Кыр-
Бикшик авылында туган егет, урта мәктәпне тәмамлагач, берничә ел Әстерхан
якларында балык промыселында, соңрак Уфа шәһәрендә кирпеч заводында эшләп ала.
Сүз дә юк, ныклы ихтыяр көче, саулык, үҗәтлек сорый торган эшләр. Армия сафларына
алынгач, дүрт ел буе Ак диңгездә, Төньяк Хәрби диңгез флотында хезмәт итүе дә чын ир-
егетләрчә. Медицина институтын тәмамлаганнан соң юллама белән җибәрелеп Чистай
районы хастаханәсендә эшли.
Н.Каштанов әдәбиятнең төрле җанрларында иркен иҗат итә. Ул тел, милләт
язмышына да битараф түгел—эчтән янып, уйланып, борчылып йөргән уй-фикерләрен
җәмәгатьчелек белән дә уртаклаша. Халкыбызның күренекле улларын зурлап язылган
язмаларын туплаган «Бушлыкта ут янмый...» (Казан, «Сүз» нәшрияты, 2010) китабы
басылып чыга. Әлеге китаптагы язмалар белән танышканнан соң, Н.Каштановның нәсел
җебе Ф.Бурнашка барып тоташканын белгәч: «Чынлап та, ут бушлыкта яна алмый шул,
тормышыңда нәрсәгәдер ирешү өчен нәсел-нәсәбеңнең, тамырларыңның да ныклы
булуы да кирәк», дип уйланып куясың. Нәселләрендә булган каләм тибрәтүчеләрнең
шигырьләрен туплаган «Нәселебез мәрҗәннәре» («Сүз», нәшрияты, 2011) китабын
укыгач, моңа тагын бер кат инанасың.
Борчу-хәсрәтләрне беркем дә чакырып китерми, ләкин тормыш аларсыз да була
алмыйдыр, кайчакта яшәеш күген тоташ кара пәрдә каплап алган сымак була, ачыклык
күренми, үзеңне дөньяның иң бәхетсез кешесе итеп хис итә башлыйсың, күңелгә
җырларның моңлысы килә, шигырьләрнең сагышлысы туа. Үзенең тыныч холык-
фигыленә хас булганча, Н.Каштанов салмак ритмга көйләнгән шигырьләре аша хәсрәт-
борчуларына да сөеп-яратып эндәшә.
Хәсрәтләрем,
Сезгә шундый күнектем мин, Үз иттем мин сезнең утны яна-яна. Китсәгез
дә бер көн, Кычкырырмын кебек:
«Сездән башка яшәү юк,—дип,—бу дөньяда!»
Халкыбызның йөзек кашы булган «Кыйссаи Йосыф» китабының асыл кыйммәтен
гади-аңлаешлы тел белән, шул ук вакытта әдәбият галимнәре фикерләве дәрәҗәсендә
шәрехләп укучыларга җиткерергә теләве аерым бер соклану уята. Гасырлар буе
сакланып килгән Йосыф китабының тирән һәм тәрбияви дәрәҗәсенең никадәр зур
булуын, ләкин аңа игътибар җитмәүгә борчылуын белдереп, «Кыйссаи Йосыфка сәяхәт»
китабын (Казан, «Матбугат йорты»нәшрияты, 2005) нәшер итә. Китап чыгару зур
чыгымнар сорый торган бу заманда авторның милләтпәрвәрлеге, үткәнебез һәм
киләчәгебезгә ихтирам белән карый торган инсан булуы күренә. Ул һәр татар кешесенең
өендә Коръән белән бергә Йосыф китабының да булырга тиешлеген ассызыклый, һич
югы укып булса да чыгарга кирәклеген төшендерә. «Сине бераз кызыктыра алган
булсам, олуг китапны укып чыгарга күңелендә теләк уята алган булсам, максатыма
ирештем дигән сүз. Хәзер инде «Йосыф китабын» эзләп табасың гына калды. Өеңдә юк
икән— кибеткә бар, кибеттә юк икән— китапханәгә кер, китапханәдә юк икән— таныш-
белешләреңнән сора». Бу— Н.Каштановның укучыга гозер-үтенече.
Шагыйрь нинди генә җитди булмасын, үзенең иҗатында лирикага, хис-мәхәббәт
шигырьләренә урын бирми кала алмый. Мәхәббәт шигырьләре— шагыйрь иҗатының
бер бизәге, таҗы ул. Яшәештә шагыйрь мәхәббәтенә аерым игътибар. Гашыйклар,
күңелләренә хуш килгән шигырь юлларын күчереп, алып бер-берсенә сәлам итеп
юллыйлар:
Мин Кояшың булсам,
Миннән сиңа
Төшмәс иде сыңар күләгә.
Алар инде көйгә дә салынып җыр-монга әверелсәләр, шагыйрьгә икеләтә куаныч.
Н.Каштановның утызлап шигыренә көй язылып 2011 елда «Сүз» нәшриятында «Сөю
елгасы» исемле ноталы җыр китабы булып дөнья күргән.
Балалар өчен язган шигырьләре булсынмы, җитди-уйландыра торган яки
лирикамы—Нәкыйп Каштанов иҗатына табигыйлек хас. Иҗатының балалар
шигырьләре белән ачылып китүе дә, бәлки, әнә шул асыл сыйфатны - табигыйлекне
саклап каласы килүдән тугандыр. Әдәбият институтларында белем алмаса да,
шигырьләрендә төгәллек, ритм-рифма урынлы, тумыштан килгән сәләт тормыш
тәҗрибәсе белән бергә үрелеп шигърият дигән олы дөньяны аңларга,ачарга ярдәм
иткән. Үзен шагыйрь итеп хис итү сөенечен дә аңа балалар өчен язган шигырьләрен
туплаган тәүге китабы - «Шәһәргә килгән Аю» бүләк иткән бит. Егерме биш китапның
дистәгә якыны нәкъ менә балалар өчен язылган шигырь-табышмаклар, хикәя-әкиятләр,
бәяннәр. «Төлке операциясе» (1995), «Айгөлнең туган көне» (1997), «Кикрикле гөмбә»
(2000) һ.б. китаплар—нәниләрнең яраткан китаплары булгандыр дип уйлыйсы килә.
Кулыма Н.Каштановның фәлсәфи уйланулар аша туган шигырьләрен туплаган, 2002
елда «Рухият» нәшрияты чыгарган «Язмыш орчыгы» дип исемләнгән китабын алам.
Әлеге китабы аша шагыйрь шигъриятнең төрле формасында эш итә белүче шагыйрь
буларак та ачыла. Биредә хикәяләп язылган шигырьләр дә, поэма да, шаян-юмористик
стиль белән иҗат ителгән әйтешләрне дә күрәсең.
...Язмыш орчыгы. Хак Тәгалә тугач та аны адәм баласының кулына тапшыра. Ничек
эрләр ул гомер җебен... Сүтелеп китәрлек салмак-сүлпән итепме яки сокланырлык, аллы-
гөлле, җете төсләргә урапмы... Монысы инде үзебездән тора. Һәркем холык-фигыленә хас
булган үз дөньясын үзе тудыра. Нәкыйп Каштановның тын дөньялар моңын тыңлаганда
шуңа янә бер кат инандым. Ә язмыш орчыгы зыр-зыр килеп әйләнә дә әйләнә...