Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тукран ла бионикага ярдәм итә


Кытай галимнәре тукранның анатомиясен, төгәлрәк әйткәндә, аның баш сөяге һәм
томшыгының үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнгәннәр, имеш. Чыннан да, бик кызыклы
мәсьәлә бит! Чуар кошчык, азык эзләп «башын эшләткәндә», ягъни томшыгы белән агач
кәүсәсен чукыганда, башының хәрәкәт тизлеге секундка 7 метр чамасында була икән. Ә
хәрәкәт ешлыгын шатырдавыннан чамалап була - автоматтан аталар диярсең, билләһи!
Шундый тизлек һәм ешлыкта кайры астындагы каты агачны чукыганда аның томшыгы
ничек тузып бетми икән дә, башы ничек чәлпәрәмә килми икән? Кара аркалы һәм кызыл
җилкәле, «ак погоннар» таккан көяз тукран егетен шаклар катып бинокльдән
күзәткәнем дә булды.
Кытай галимнәре исә сокланудан бигрәк файдалы мәгълүмат алырга
омтылганнардыр, мөгаен. Кошны аның баш сөягенең кайбер урыннары күзәнәксыман
төзелешле булуы да, томшыгының тетрәнүгә чыдамлы булып формалашуы да
травмалардан саклый, имеш. Шуңа күрә гүзәл кошкай, агачларга зыян китерүче
корткычларны юк итеп «урман Айболиты» ролен башкару белән генә чикләнмичә, хәзер
техника белгечләреңә иминлек чараларын шәбәйтергә дә өйрәтмәкче, күрәсең.
Тукран турында укыгач, узган гасырның икенче яртысында туып тернәкләнгән
«бионика» атамалы чагыштырмача яңа фән исемә төшкән иде. «Бионика» грек
телендәге «яшәүче»не аңлата торган «бион» сүзеннән алынган. Бу фән белгечләре, тере
организмнарның һәм үсемлекләрнең төзелешен, яшәү үзенчәлекләрен тикшереп,
нәтиҗәләрен техникада, инженерлык мәсьәләләрен хәл иткәндә кулланалар. Шуңа күрә
бионика карамагына кергән проблемаларны санап чыгу да мөмкин түгелдер, мөгаен. Ул
биология, химия, физика, кибернетика һәм электроника, навигация, элемтә һ.б.ш.
инженерлык фәннәре белән багланышта тора.
1960 елда АКШның Дайтон каласында бионика буенча уздырылган беренче
симпозиум бу яңа фәннең туган көне дип санала.
Күрәсез ки, мөхтәрәм укучыларым, язмам башында искә алган кытай галимнәре
тукран томшыгын бер дә юкка гына өйрәнмәгәннәр. Томшыкның һәм баш сөягенең
төзелеше турында үзләре шәрехләп сөйләмиләр дә. Тел яшерәләр. Юкка гына түгел инде.
Чөнки андый ачышларның техника өлкәсендә шактый күп яңа җайланмалар уйлап
табуга этәргеч булуы мөмкин.
Табигать кочагында «күзеңне ачыбрак» йөрсәң, бик кызыклы күренешләргә
юлыгуың ихтимал. Шундый бер вакыйганың шактый күп вакыт узгач абруйлы халыкара
фәнни конференция делегатлары алдында бик кызыклы яңа караш белән доклад
сөйләргә этәргеч булуы хакында шәрехләбрәк сөйләрмен әле.