ТАРИХЧЫ ШАГЫЙРӘ
1984 елда Г. Әхтәмова Татарстанга кайта, Алабуга шәһәрендә сәяхәтләр һәм
экскурсияләр бюросында методист, татар теле укытучысы һәм китапханә мөдире
вазифаларында хезмәт куя.
Тормыштан алган белеме һәм тәҗрибәсе нигезендә Г. Әхтәмова Алабуга шәһәре
тарихын өйрәнеп, аның 1000 еллык кала икәнлеген рәсми-тарихи документлар
нигезендә исбатлауга лаеклы өлеш кертә, «Борынгы Алабуга» (1995) һәм «Алабугам
минем« (1995) исемле тарихи очерклар җыентыгы дөнья күрә.
Шагыйрә буларак, Г. Әхтәмова балаларга атап иҗат итә. Чаллының «КамАЗ»
нәшриятендә аның нәниләр өчен язылган дүрт китабы, 2004 елны Казанда «Матбугат
йорты» нәшриятендә сайланма лирик һәм балалар өчен язган шигырьләрен туплаган
«Йөрәгемдә яшен» исемле күләмле җыентыгы басылып чыга.
Гөлзада Әхтәмова дистәдән артык китап авторы. Тарих, татар халкының үткәне
белән тирәнтен кызыксыну, киләчәге өчен борчылу аның шигырьләрендә дә киң
чагыла:
Тыңгылык белмәс күңелгә Бабамнар рухы дәшә. Миндә бүген үткән белән
Киләчәкләр көрәшә
—дип яза ул үзенең бер шигырендә.
Г. Әхтәмова—2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
1941 елның 15 декабрендә Татарстанның Әгерҗе районы
Исәнбәй авылында туган Гөлзада Әхтәмова урта мәктәпне
тәмамлагач берникадәр вакыт Сарапул шәһәрендә яши. Ул анда
төрле һөнәрләр башкара— төзелештә дә, сәүдә хезмәтендә дә,
балалар бакчасында тәрбияче булып та эшли. 1963—69 елларда
Алабуга педагогия институтының филология факультетының
рус-татар бүлегендә белем алганнан соң, шул ук институтта
берничә ел библиограф вазифасын башкара. Язмыш җилләре
аны янәдән туган ягыннан читкә—Себер якларына алып китә,
дистә елга якын анда яшәп, Эвенкиядә геофизик эзләнүләр
экспедициясендә техник-геофизик, шул ук вакытта мәктәптә рус
теле һәм әдәбияты укытучысы да.