«СУДЛАРНЫҢ ГОМЕРЕ МӘҢГЕЛЕК...»
Фарук Фатыйх улы СӨНГАТУЛЛИН-Татарстан ҺӘМ Россиянең
атказанган юристы, «Халыклар дуслыгы» ордены, күпсанлы медальләр
иясе. 1987-88 елларда—Казан шәһәр прокуроры, 1988-94—
Татарстанның баш дәүләт арбитры, 1995-2008 елларда—Идел буе
округының Федераль арбитраж суды рәисе.
—Фарук Фатыйхович, нәрсә ул Дәүләт арбит-
ражы? Гомумән, арбитраж суд ни өчен кирәк?
—Үзегез беләсез, узган гасырның 90 елларында
Россиядә икътисади үзгәрешләр башланды, илдә
базар мөнәсәбәтләре формалашты. Шушы
шартларда бәйсез суд системасы булдыру зарур иде.
1991 елда «Арбитраж суд турында»гы РСФСР Законы
кабул ителде.
Арбитраж суд учреждениеләр, предприятиеләр
һәм оешмалар арасындагы бәхәсләрне тикшерә,
ягъни, икътисад өлкәсендә килеп чыккан
низагларны хәл итүнең хокукый механизмы булып
тора. Шул ук вакытта конституцион орган булып
исәпләнә.
—Сез бу вазыйфага шактый урау юллар аша килгәнсез икән...
—1942 елның 2 гыйнварында Буа районының Әхмәт авылында туып, 75 йортлык
шул авылда үсеп, әти-әни йортыннан жиденче классны тәмамлагач чыгып киткән кеше
мин. Башта Буадагы икмәк хәзерләү предприятиесенә балта остасы, столяр булып
урнаштым. Күңел биреп эшләдем—бүтәннәр 600 сум алганда минем айлык хезмәт
хакым 1000 сум чыга иде. Аннары шунда ук автослесарьлар хәзерли торган училищега
кердем. Аны укып бетергәч, Казанга китеп, автопаркта эшли башладым. Шундук
дүртенче разрядлы слесарь итеп куйдылар. Өлкән яшьтәге слесарьлар яшьләрне ярты
чакрым ераклыктагы кибеткә аракы алырга жңбәрәләр иде. Бервакыт моны миңа
кушмакчы булдылар. Әһә, дим, бер барсаң, кабат йөгертәчәкләр—көнгә өч тапкырдан
исәпләгәндә, алты чакрым юл килеп чыга бит. «Вася дәдәй, синең ничәнче разряд?»—
дип сорыйм моннан. «Өченче»,—ди. «Ә минем—дүртенче...— Синең үзеңә йөгерергә
туры килә инде, ачуланма...» Бүтән мине мондый нәрсә белән борчымадылар... Шунда
эшләгәндә рационализаторлык тәкъдиме белән дә чыктым—иске самосвалдан
автокран ясадым.
—Үсмер чактан ук тормышка чытырдап ябышкансыз. Мондый үҗәтлек каян
килә?
—Нәселдәндер. Минем бабай да, әти дә аякларында нык басып тора торган кешеләр
булган—бөтенесенә дә үз тырышлыклары белән ирешкәннәр. Әти сугыш вакытында
үзен генә түгел, иптәшләрен дә ачлыктан саклап калган кеше. Сугышта яраланган
атларны, газапланып ятмасыннар дип, атып үтерә торган булганнар. Әти, бу гадәтне
үтәмичә, шундый бер атны суеп, итен солдатларга ашаткан. Шушы вакыйгадан соң
яралы атларны атуны тыйганнар, әти ысулын файдалана башлаганнар... Ә бабай үз
заманының хәйран хәлле кешесе булган, бөтен дөньяны гизгән, Мисырга хәтле барып
җиткән.
—Юрист булу теләге яшь чакта ук бар идеме?
—Юк, мин башта философ булырга хыялландым. Үзлегемнән философия,
психология, социология фәннәрен өйрәндем, марксизм-ленинизм теориясен, немец
идеологиясен үзләштердем, «Капитальны укыдым. Хәтеремне шомарттым—алтышар
куплетлы шигырьне бер уку белән яттан сөйләргә өйрәндем. Соңыннан, студент булгач,
бер китапны бер кичтә укып, хәтердә калдыра идем. Әмма философия факультеты өч
кенә шәһәрдә—Мәскәүдә, Минскида, Тбилисида гына бар икән. Мәскәүдә, мәсәлән,
нибары илле кеше алалар—анда күбрәк «Үзәк Комитет балалары» булачагы билгеле иде
инде.
Шулай итеп, юридик факультетны сайладым. Студент чакта ук үзем эшли торган
предприятиедә юрисконсульт булдым, ә университетны бетергәч, адвокат булып эшли
башладым. Әмма ике айдан ук моның минем эш түгеллеген аңладым. Улы хулиганлык
эшләгән ата кеше, мәсәлән, адвокат яллау өчен башта кассага түли. Аннары аңа
билгеләнгән адвокат аннан шәхсән үзенә акча бирүне таләп итә. Гаиләдә болай да
фаҗига—ә безнең яклаучы органнарыбыз аңа өстәмә зыян сала. Бервакыт шундый хәл
булды: Зеленодольск шәһәрендә бер кызны көчләгән өчен егерме егеткә җинаять эше
ачтылар. Егерме җинаятьчегә ул шәһәрдә нибары алты адвокат бар иде, безгә дә
барырга туры килде. Егерме кеше судка берьюлы килми, судны туктаусыз кичектереп
торырга мәҗбүрләр. Казан белән ике арада үз хисабыма йөрим, ә теге адвокатлар
җинаятьче егетләрдән акча алып торалар. Миннән ул эш булмады. Мөмкинлек чыкты—
Казанның Бауман районы прокуроры ярдәмчесе урынын тәкъдим иттеләр. Ике ай
эчендә мин анда судьяларның тугыз ай дәвамында кабул иткән сигез карарына протест
яздым. Шуннан соң кайвакытта карар чыгарганчы, судны туктатып, минем белән
киңәшләшә торган булдылар. Бер ел эшләгәннән соң инде республика
прокуратурасына—бүлек прокуроры итеп күчерделәр. Аннан Татарстан Өлкә
комитетына. Анда финанс хокукларын, салым системасын ныклап өйрәндем. Чөнки
Милли банк, Төзелеш банкы, финанс министрлыгы эшләренә күзәтчелек итү эшен
йөкләделәр. Ә 1986 елда инде Казан шәһәре прокуроры итеп куйдылар.
—Бик авыр чорга эләккәнсез—ул вакытлар күпләр хәтеренә үсмерләрнең урам
сугышлары белән кереп калган...
—Әйе, иллешәр-алтмышар малайдан торган группировкалар, шәһәр халкының
котын алып, урам тутырып сугыш оештырып йөри иде. Милиционерлар өч-дүрт
машинага төялешеп килеп төшә, әмма аларның гына көче җитми. Кулга алынганда
үсмер коралын ташлап өлгерә, димәк, аңа каршы җинаять эше дә кузгатып булмый.
Ниндидер яңа чаралар уйлап табарга кирәк иде. Мин шәһәр милиция башлыкларын
чакыртып сөйләштем: ике генә түгел, берьюлы ун патруль машинасы белән килеп,
группировканы чолгап алырга! Малайларны баштанаяк сыйпарга—тентергә ярамый,
анысы закон бозу була—шул арада аның кесәсендә пычак-фәлән барлыгы сизелә,
шаһитлар алдында ул тартып алына, димәк, салкын корал йөрткән өчен җинаять эше дә
кузгатып булачак! Шулай итеп, көн саен унлап үсмерне утыртып куя башладык. Мин
эшкә керешкәндә Казанда 90 группировка бар иде, ике ел эчендә 7гә калды.
—Җаваплы урында эшләгәндә һәммә нәрсә шома гына бармагандыр...
—Төрле хәлләр булды. Бервакыт зур урын биләгән бер кешенең кызын көчләгәннәр,
дигән шикаять килде. Тикшерә башлагач, шул ачыкланды: кыз үзе тәртипсез тормыш
алып барган, җинаять эше кузгатырлык нигез юк. Әти кеше минем өстән шәһәр
комитетына мөрәҗәгать итте, һәм икенче секретарь миңа шалтыратып, «гаепле» егетне
кулга алырга боерды. Мин үз дәлилләремне китереп, моңа каршы чыктым. Секретарь:
«Без сине эштән куачакбыз!»—дип кычкырды. Шушы хәлдән соң, шәһәр комитеты миңа
шелтә бирү турында карар проекты әзерләде. Әмма партия өлкә комитетының ул
чактагы беренче секретаре Гомәр Усманов әлеге шелтәне бирдермәде. Алай гына да
түгел, мине Татарстанның баш арбитры итеп билгеләү турында тәкъдим кертте.
Вакытны сузмыйча, шул ук көнне Мәскәүгә киттем, иртәгесен минем яңа урынга
билгеләнүем турында указ чыкты. Шулай итеп, 1988 елда Дәүләт арбитражы рәисе
булып эшли башладым. Ул чакта әле компьютерның ни икәнен дә белмиләр иде. Аны
беренчеләрдән булып Америкадан кайтарттым. Бүген бик уңышлы файдаланыла торган
«Консультант», «Гарант» программалары ул вакытта юк иде әле. Мин «Госарбитраж»
исемле, кануннарны компьютер ярдәмендә эзләп табу системасын оештырдым. Аның
файдасы ифрат дәрәҗәдә зур. Мәсәлән, адвокатка шикаять язарга кирәк, ул, билгеле,
төрле елларга карый торган законнарга таяна. Егерменче еллардагы законны эзләп табу
өчен, мәсәлән, тузанлы шкафларда ул бик озак казынырга мәҗбүр. Советлар Союзы
вакытында гамәлдәге законнар һәм башка карарлар гына да 30 миллионлап иде бит.
Әлеге яңа программалар юрист хезмәтен бик күпкә җиңеләйтте.
—1995 елда Сезне Идел буе округының Федераль арбитраж суды рәисе итеп
билгеләгәннәр. Илдә ничә округ бар? Сезнекенә кайсы республика-өлкәләр керә?
—Россия буенча 10 округ исәпләнә. Идел буе округының Федераль арбитраж суды
исә Әстерхан, Волгоград, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләре һәм Татарстан
республикалары арбитраж судлары кабул иткән суд актларын тикшерү белән
шөгыльләнә. Идел буе округының озынлыгы якынча 1200 чакрымны, мәйданы 460 мең
кв. км. ны тәшкил итә, әлеге төбәктә 17 миллионга якын халык яши.
—Җитәкче булгач, эшне нәрсәдән башладыгыз?
—Иң гади тормыш проблемаларыннан. Чөнки судның бернәрсәсе дә юк иде. Миңа
Инженер урамындагы илленче елларда төзелгән, ишелеп баручы мәктәп бинасын
тәкъдим иттеләр. Түшәмнәре череп, җылыту системасы күгәреп беткән кызганыч
кыяфәтле йорт. Аны ремонтлаганда бакчасыннан гына да егерме «КамАЗ» чүп чыкты.
Хәзер суд бинасы әнә ничек балкып тора. Ишек алдында бакча, таш түшәлгән сукмаклар,
фонтан, борынгы Рим стилендәге ротонда... Керү юлларына асфальт җәйдек,
автомобильләр өчен кереп туктау урыннары булдырдык. Урамның исемен дә
«Правосудие» дип үзгәрттек. Судьялар сайлап алу, суд аппаратында эшләү өчен
хезмәткәрләр туплау, аларны укыту һәм квалификацияләрен күтәрү буенча да җитди эш
алып барылды. Бердәм компьютер челтәре булдырдык. Идел буе округына керүче
өлкәләр белән контакт урнаштырдык.
—Фарук Фатыйхович, безнең халык арбитраж судына гына түгел, башка
судларга да бик үк ышаныч белән карамый шикелле...
—Бу ышанмау коммунистлар заманыннан, гаепсез кешеләрне «халык дошманы» дип
хөкем иткән чордан ук килә. Аннары, урамга чыгып сораштыру үткәрү гадәте бар.
Мәсәлән, ире белән аерылышканнан соң, милекне дөрес бүлмәде дип, судтан риза
булмаган хатынга, яисә яңа гына төрмәдән чыккан кешегә мөрәҗәгать итсәләр, билгеле,
җавап объектив булмый, ә сораштыручылар шуларга карап нәтиҗә чыгара.
—Судьялар бары тик законга гына буйсына дигән сүз бар. Бу—тормышта да
шулаймы?
—Әйе, Россия Конституциясендә һәм судьялар статусы турындагы законда
судьяларның мөстәкыйль булуы һәм законга гына буйсынырга тиешлеге турындагы
маддә бар. Судьялар беркемгә дә буйсынырга тиеш түгел, әмма алар арасында хакимият
башлыклары «командасы»н тыңлаучылар да очрый. Менә бер мисал. Берәү бер
предприятиене яптырып, аның базасында үзенең туганы өчен икенче предприятие
ачмакчы була. Хакимият башлыгы тарафыннан хуплау таба. Куркыныч астында калган
предприятие хуҗалары, үз төбәгендәге судтан яклау күрмәгәч, безгә мөрәҗәгать итте.
«Урындагы кешеләр» арбитраж судына да басым ясамакчы булганнар иде, әмма без
җирле судның гаделсез хөкемен кире кактык. Шулай итеп, беркемгә дә буйсынмавыбыз
аркасында, әлеге предриятиене һәм бик күп кешенең эш урынын саклап калдык.
—Ничек уйлыйсыз, безнең илдә коррупция кайчан да булса бетәрме?
—Миңа еш кына: «Кайчан да булса җинаятьчелек бетәрме?»—дигән сорауны
бирәләр иде. Моңа гадәттә болайрак җавап бирәм: Җир йөзендәге беренче җинаятьче
Адәм белән Һаваның улы Каин булган—ул үзенең туганын үтергән. Җинаятьчелек
шуннан бирле килә. Аның белән көрәштә уңыш белән уңышсызлык чиратлашып тора:
йә без аны җиңәбез, йә—ул безне. Коррупция белән дә нәкъ шул хәл. Минемчә, безнең
заманга Чыңгыз Хан җитми. Аның чорында җинаятьчелек булмаган—кечкенә генә
җинаять өчен дә, әйтик, елгага кече йомышын башкарган өчен дә (ул чакта коелар юк,
суны елгадан эчкәннәр), кемлегенә карамастан, каты җәзага тартканнар. Җәза
котылгысыз булган.
—Бүгенге заман шартларында нәрсә эшләргә мөмкин?
—Беренчедән, арадашчы структуралардан котылырга кирәк. Элек бездә бер финанс
министрлыгы бөтен мәсьәләне хәл итә иде. Хәзер исә эреле-ваклы дәүләт оешмалары
күп—төрле инспекцияләр, казначейство, алкогольгә каршы көрәш инспекциясе,
транспорт инспекциясе... Бу учреждениеләрнең берсенең дә кирәге юк, алар халыктан
көчләп акча алып ятучылар гына.
Икенчедән, законнарны төгәл, ачык, аңлаешлы итеп язарга кирәк—бер генә
министрлык та үзеннән өстәмә инструкция кертерлек булмасын.
Өченчедән, законнарны көчәйтергә кирәк. Мәсәлән, кеше үтерүчеләрне гомерлек
төрмәгә ябалар—ни өчен ул җинаятьчеләрне гомер буе ашатып яткырырга? Юл-
транспорт фаҗигаләре китереп чыгаручыларга карата да законнар йомшак. Юл
кагыйдәләрен даими бозучыларның машина йөртү таныклыкларын гомерлеккә алырга
кирәк! Ә инде исерек килеш руль артына утыручылар—алары булачак кеше үтерүчеләр
бит! Исерек килеш кеше таптатканнарын исә үтерүче буларак хөкем итәргә.
Законны хәзер кем яза? Депутатлар. Ә алар кемнәр? Җырчылар, спортчылар—алар
чын законның ни икәнен беләме? Бу эшне юристлар, икътисадчылар башкарырга тиеш.
—Эш процессында нинди дә булса карар чыгарганнан соң үкенгән чакларыгыз
булмадымы?
— Юк. Бер генә суд карарын да законсыз чыгармадым дип уйлыйм. Миңа әле дә элек
эшләгән судьялар белән очрашып торырга туры килә, рәхмәт әйтәләр, намуслы
булдыгыз, беркайчан да мәҗбүр итмәдегез, диләр. Бу—минем өчен бик куанычлы.
Бервакыт Мәскәүдән суд бинасының ишек төбенә милиционер куярга дигән күрсәтмә
килде. Ә мин: «Кешеләр судка иркенләп кереп йөрергә тиеш»,—дидем. Алар бит безгә
кызык эзләп килми. Судьяларны да игътибарлы булырга өйрәттем. Шул ук ерак
Әстерхан өлкәсеннән, мәсәлән, кеше ике тәүлек буе килә. Аның гозерен өстән-өстән генә
тыңлау гафу ителә торган нәрсә түгел.
—Судларның кирәге калмаган көннәр булыр микән?
—Булмас. Бала нәрсәнең җинаять икәнен, аның өчен нинди җәза биреләчәген белеп
үсәргә тиеш—ә бездә әлегә ул юк. Менә бер вакыйга. Хатыны ире өстеннән җинаять эше
кузгатуларын сорый—ире аңа кул күтәргән, «үтерәм!» дип кычкырган. Мин бу иргә
әйттем: «Аңлат хатыныңа: сине утыртсалар, чыккач, сине эшеңнән куачаклар һәм аңа
балагыз өчен эш урыныңнан алимент килмәячәк. Кайчан да булса синнән «судимость»
алыначак, әмма ул «дело»ңда калачак. Ә бер 8-10 елдан малаеңның ФСБга, яисә
полициягә, оборона заводына һәм тагын шундый оешмаларның берсенә эшкә керәсе
килер—аны алмаячаклар, чөнки әтисенең «судимосте» бар. Димәк, хатының баласының
язмышын да боза дигән сүз»,—дидем. Бу хатынга шулай хокук дәресе бирдек.
—Фарук Фатыйхович, Арбитраж суд рәисләре билгеле бер срокка гына
билгеләнәме?
—Мине «гомерлеккә» дип билгеләделәр—ул чорда шундый закон иде. Власть
үзгәргәч, бу срокны алты елга калдырдылар. Дөрес, посттан киткәч тә эшләргә
мөмкин—фән белән шөгыльләнергә, мөгаллимлек итәргә, дәүләт хезмәтенә барырга.
Миңа болар кирәкми дип уйлыйм. Балачактан килгән һөнәрем бар—әле дә кулымнан
балта төшми. Шәһәр читендәге йортымда бөтен нәрсә үз кулларым белән эшләнгән.
Шуннан тәм, ямь табам, бакча үстерәм. Чит илләрдә күп йөрим. Китап язарга да ниятем
бар—анысын Казанның мең еллыгына килгәч, Россиянең беренче президенты Михаил
Горбачев тәкъдим иткән иде.
—Матур әдәбиятка ихтирамыгыз зур икәнен беләбез. Кемнәрнең әсәрләрен
яратып укыйсыз? Нинди тапшырулар карарга яратасыз? Татар җырчыларыннан
кемнәрне тыңлыйсыз?
—Күреп торасыз, китапханәм зур, классик әдәбиятны да, дөнья әдәбиятын да, заман
язучыларының әсәрләрен дә калдырмый укып барырга тырышам. Дөнья халыклары
тарихын, бигрәк тә үзебезнең татар халкының тамырларын өйрәнәм, телләр
үзләштерәм—болар беркайчан да туйдырмый. Татар концертларын тыңларга яратам.
Хәзер яшь җырчылар күп, җырласыннар, әмма Илһам Шакиров белән Әлфия Афзаловага
берсе дә җитә алмас кебек.
—«Казан утлары» белән сез ни дәрәҗәдә таныш?
—«Казан утлары»н озак еллардан бирле алдырам. Ул—үзе тоташ бер тарих. «Казан
утлары»—татарның беренче журналы, әдәбиятыбызның энциклопедиясе, аның рухи
көзгесе. Заманнан артка калмас өчен матур әдәбиятны гына түгел, публицистик
әсәрләрне дә укып барырга тырышам.
—Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт! Дөньяда күпне күргән тәҗрибәле кеше
буларак, бәлки бүгенге яшь буынга әйтер сүзләрегез бардыр?
—Үсмер чагымда яңа туган сарык бәрәненә игътибар иткәнем бар иде—бөдрә
йонлы, матур, әмма үзенең бер дә акылы юк. Адәм балалары да шулай: матур булып туа,
ә акылны бөртекләп үзеңә җыярга кирәк—шул чагында гына тулы канлы тормышта
чын кеше булып яши аласың...
Әңгәмәдәш—Алмаз ГЫЙМАДИЕВ