Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Саумысыз, «җилкән»челәр! Мин Гөлзилә ГАФУРОВА 1996 елның 6 декабрендә
ямьле Алан авылында дөньяга килгәнмен. 2003 елда авылыбыз мәктәбенең беренче
сыйныфына укырга кердем. 2009 елдан Салавыч урта мәктәбендә укый башладым.
Кечкенәдән шигырьләр, хикәя-әкиятләр язарга яратам. Табигатьне бик яратам,
шуна да шигырьләремнең күбесе табигать белән бәйләнгән...


Киләчәк күрсәтер!
Җәйге таңда торып чыктым бакчаларга,

Ишетергә сандугачның тавышларын.

Ниләр диеп сайрый икән бу сандугач,

Әллә инде баса шулай сагышларын?
Җәйге таңда торып төштем чишмәләргә,

Чиләк-чиләк тутырып алдым суларын.

Чишмәләр дә ага никтер ярсып- ярсып,

Җиткерергә теләп әллә уйларын?
Әкрен генә кояш әнә өскә үрли,

Торган саен безгә ныграк елмая.

Чишмәкәем, зинһар инде, өзгәләнмә,

Сандугачым, зинһар инде, елама!
Кара төннән соң да әнә кояш чыга,

Тормышта да шулайдыр ул, күрәмсең.

Хисләреңнән көлеп әгәр елатсалар,

Килер бер көн, сөенепләр көләрсең!


Якыная бәхет...
(Жыр...)
Җәйге матур кичтә
Чылтырыйдыр чишмә -
Җанга якын аның тавышы.
Дөрләп яна учак,
Синең җылы кочак
Ишеттерә йөрәк кагышың.
Инеш җырын суза,
Кошлар сайрап уза,
Таллар шаулый җилләр искәндә.
Якыная бәхет
Шушы ямьле кичтә
Шатлык йотымнарын эчкәндә.
Күктә йолдыз балкый,

Салмак ай тибрәлә,

Каурый кебек ага болытлар.

Шушы матур кичне,

Пакь мәхәббәт хисен
Беркайчан да, ахры, онытмам.


Хыял...
Гашыйк булдым синең соры күзләреңә,

Күзем төбим синең уйчан йөзләреңә,

Битем куям синең кара чәчләреңә,

Ярсып типкән куе кайнар йөрәгеңә.
Йөгереп килеп керәм синең кочагыңа,

Учларымны куям синең учларыңа,

Мине салдың сөюләрең учагына...

- Ә бит болар барысы да хыял гына.
Карлар кебек вакытлыча гына.
Кышкы ачы салкын кич урамда

Мин барамын йөгереп синең янга.

Шыгыр-шыгыр карның тавышы,

Әйтерсең лә ташу агышы.
Кышкы ачы салкын кич урамда.

Кар аклыгы-күңелең сафлыгы.

Сине өзелеп-өзелеп сагынганга

Кысып кочар өчен ашкындым.
Тик
Язмаган шул сине кочаклаулар,

Күзләреңә карап көлүләр.
Язын карлар эреп беткән кебек

Эреп акты синең сөюләр.