ӨМЕТ
Кешене Өмет яшәтә. Ә Өметнең нигезе—иманлы Максат. Күпләрнеке шикелле бездә дә бар андый максат. (Без дигәндә, шөгыль-гамәлләре белән Кеше рухын калыплауга мөнәсәбәтле затларны күз алдында тотам. Алар, минемчә, зирәк җитәкчеләр, дин эшлеклеләре-руханилар, әдәбият-сәнгать вәкилләре, мәгариф әһелләре, галимнәр, укытучылар... Гомумән, Кешелекнең әхлак кануннарын үстерә алырлык яңа буын тәрбияләү, һөнәре нинди булуга карамастан, зыялы һәркемнең вазифасы инде ул!)
Ә Максат нидән гыйбарәт? Аның асылы шул: күп гасырлар дәвамында кешене Кеше итеп тота алган рухи, мәдәни, әдәби хәзинәне (нәкъ менә хәзинәне!) яңа буыннарга мирас итеп калдыру. Табигый бу омтылыш, әлбәттә, борынгы дәверләрдән килә. Әмма максатка ирешү ысулы—һәр заманның үзенчә. Глобализация, ассимилизация кызулана барган саен хәл катлаулана, четерекләнә генә бара.
Мисалга ерак барасы юк: милли матбугатларның бүгенге хәле моны ачык раслый. Алыйк үзебезнең «Казан утлары»н. Сез кулыгызда тоткан яңа журналның тәртип саны 1071. Бик зур сан бу. Россиядә, гомумән, элеккеге СССРда мондый санга ирешкән әдәби журнал юк. Чыга башлавына быел 90 ел (башлангычын совет дәверенә кадәр нәшер ителгән «Аң», «Шура» кебек әдәби журналлардан санасак, яшебез йөздән дә ашар иде) тула. Насыйп булса, бу юбилейны зурлап уздырырбыз. Болары яхшы. Уйландыра торганнары бүтән. Заманында йөз меңнән артык данәдә басылып, күбесе дөньяның төрле почмакларында таралган абруйлы журналның бүгенге тиражы күпме? Кызганыч, азрак шул (Россиянең бүтән журналлары белән чагыштырганда безнеке яхшырак булса да). Киләчәк дәвердә аның 1500нче яки 2000нче саннары чыга алырмы? Укучылар табылырмы? Мондый сораулар бүтән журналлар хезмәткәрләренә дә тынгы бирмидер.
Хикмәт нидә соң? Сүз дә юк, тәкъдирнең, вакыт-заманның таләбе яки сынавы диикме, соңгы дәвердә кеше рухын формалаштыруда яңа көч, яңа факторлар пәйда булды. «Китап—белем чишмәсе!» кебек шигарьләрне хәзер бик күреп булмый. Кеше җаны өчен көрәштә бүтән көчләр хәзер.
Ул көчләр беркемгә сер түгел, һәркемгә ачык: алар, беренче чиратта—электрон мәгълүмат чаралары, интернет. Бөтен дөньядагы исәпсез-сансыз адәм балаларының вакытларын, әйткәнемчә, җанын яулап алды инде алар. «Интернет башлы» яңа буын үсеп җитте. Бу буын, асылда, классик китаптан бизде диярлек. Сүз дә юк, тәрәккыят котылгысыз, Кеше акылы үзе ирешкән биеклектән төшә, чигенә алмый. Әйтик, моннан күп еллар элек, электр, телефон, самолет, телевизор һ.б. төшенчәләр бөтенләй булмаган... Үткәнгә кайтып булмый. Ат җигеп Америкага бара алмассың. Әмма цивилизация үсешендә, бигрәк тә рухият өлкәсендә тарихи эзлеклелек, табигый дәвамлылык сакланылырга тиеш. Чиктән чиккә ташлану хәерлегә китерми. Интернет—мәгълүмат җыю өчен бөек мөмкинлек (шунысы да бар, ул мәгълүматның күбесе, бигрәк тә балаларга, үсмерләргә кирәк микән әле?). Интернет—кемнәрнеңдер дөнья каршында борын сеңгерү урыны булмаска тиештер... Уйлансаң, сорау арты сорау туа. Экран артында утырып зур күләмдәге әсәрләрне, әйтик романнарны, поэмаларны укучылар бик күп микән? Экран китап битләрен алыштыра алырмы? Китап укудан алган күңел ләззәтенә ни җитә икән? (Әлбәттә, сүз соңгы вакытта акча түләп чыгарган китапчыклар турында түгел, чын китап, чын әдәби китап турында бара.). Соңгы елларда милли басмаларның традицион кәгазь вариантын кыскартып, аларны башлыча электрон вариантка күчерүне хуплаучылар да ишәйде. Шулай итеп, Галиҗәнап Китаптан ваз кичәбезмени? Заманында дәүләт тоткан халык тормышында китапның аерым бер зур урыны бар. Китап телне, илне саклады моңарчы. Мәгълүм хакыйкать: Тел булмаса Ил дә, Дәүләт тә, Халык та була алмый.
Яңа ел алдыннан, укучыларыбыз, каләмдәшләребез белән фикер уртаклашу, бер очтан «Казан утлары»ның якынлашып килгән юбилее турында да белдерү нияте белән бу бәләкәй мәкаләмне язган көннәрдә укытучы Мәдинә Кәримуллинадан (Кама Тамагы районы) хат килеп төште. Күңелгә хуш килде ул хат. Ник дигәндә, хат авторы белән уйларыбыз бертөрлерәк булып чыкты. Мөхтәрәм укучының да, баш мөхәррирнең дә фикерләре туры килү яхшы бит инде! Бу кереш язма өчен бераз озынрак булса да, шул хаттан өзек китереп үтәргә телим.
«Күптән җыелган, йөрәкне, күңелне борчый торган, рәнҗеткән тел, әдәбият, мәдәният мәсьәләсендә фикеремне сезгә җиткерми булмас, ахры. Чөнки журналны һаман яратып укыйм, шөкер, «Казан утлары» бик әйбәт эшли, бик шәп чыга, яшьләр иҗаты да бик ошый, афәрин, рәхмәт сезгә!
Әмма дә журналны алдыручылар аз, мәктәпләрдә бигрәк тә. Ә «Казан утлары»ннан
башка әдәбият дәресләре кызыклы үтә алмый, укучыларны бүгеннән үк журналны укырга күнектерергә, тәмен белергә өйрәтергә, тирән белем чыганагы икәненә инандырырга кирәк. «Казан утлары» бит ул—халкыбыз әдәбиятының, мәдәниятенең йөрәге. 90 еллык тарихы булган журналны мәктәпләрдә, һич югы авыл мәктәпләрендә 9-10 укучы, шәһәр мәктәпләрендә татар балалары санына карап 20-25 укучы укырга тиештер, минемчә. Югыйсә безнең киләчәк буын әдәбият, мәдәниятебез үсешеннән артта кала, алай гына да түгел, киләчәктә журналыбызны бөтенләй укучы булмаска мөмкин. Кешене бит аны көчләп укыту кыен, теләге булган кеше ул үзе теләп, яратып, эзләп табып укый. Яшь буында менә шушы омтылышны тәрбияләү өчен, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын яратып укучыларга, олимпиадаларда җиңгән укучыларга, гомумән, мәктәп тормышында актив катнашучы укучыларга журналны бүләк итеп яздырырга кирәк. Мәсәлән, безнең Олы Кариле урта мәктәбендә 90нчы еллар уртасында, колхоз рәисе Р.Хөсәенов татар телен һәм әдәбиятын яхшы белүче, олимпиадаларда җиңүче укучыларга ел саен 6-7 журнал яздыра иде. Ул укытучы белән киңәшләшә, ничә журнал кирәклеген сорый һәм шуның кадәр яздыра. Укытучы сөенә-сөенә укучыларга тарата, балалар да шатланып алалар, укыйлар, иншалар язганда шулардан файдаланалар иде...
Ә мондый тәҗрибәне бүген дә эшләп була бит. Район мәгариф башлыгы, район хакимияте белән киңәшләшеп, район мәктәпләрендәге укучылар саныннан чыгып 15-20 журнал яздыра ала. Хәтта моны республикабызның Мәгариф министрлыгы дәрәҗәсендә дә эшләргә мөмкин бит. Мәдәният һәм Мәгариф министрлары, язучылар, журнал хезмәткәрләре белән бергә киңәшләшеп, теләктәшлек табып эшләсәләр бик яхшы булыр иде, минемчә. Кыскасы, яшьләрне мәктәптән үк «Казан утлары»ның тәмен, белем чыганагы икәнен күрсәтеп, инандырып үстерәсе иде!»
Рәхмәт мөхтәрәм укучыбыз Мәдинә ханымга!
Сүземне Өмет сүзеннән башлаган идем, әйе, ул Өмет бар һәм сүнмәячәк. Өмет белән бергә Ышаныч та торса, монысы инде тагын да яхшы. Шөкер, икесе дә бар, шулай булыр, иншалла. Чөнки артыбызда, җилкә терәге булып, тарихи Хәтер, Халык тора.
Равил ФӘЙЗУЛЛИН,
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире.