ӘЛЕ АЛДЫН, ӘЛЕ АРТЫН КҮРСӘТӘ ИКӘН...
БЕР ТАНЫШ РӘССАМ СӨЙЛӘГӘННӘРДӘН
Эштән кайтып барганда Габделбари очрады.
—Карале, малай, бер генә сәгатьлек эш бар иде, —диде. Үземнең дә йомышым төшәр
дип, килештем мин. Нәм без алар яши торган урамга борылдык. Кайту уңаена ул тулай
торакка кереп сылу гына кыз да ияртеп чыкты. Подъезд төбендә хатыны очрады.
—Кайтуыгызны көтеп җиткерә алмадым инде. Чәй кайнаган, — диде ул иренә.
Аннары йөгерә-атлый каядыр китеп барды.
Нинди эш микән дип уйландым мин. Хуш. Кердек Габделбариларның кыр шикелле
өйләренә. Кунак кыз, үз кеше сыман, шунда ук йокы бүлмәсенә кереп китте. Мин залга
чыгып утырдым. Хуҗа исә үзенең караңгы бүлмәсендә югалып торды. Аннан ул өч-дүрт
фотоаппарат алып чыкты. Миңа яктырткыч лампалар тоттырды. Шунда гына ниндидер
рәсемнәр төшерәсебезне төшендем. Ул арада йокы бүлмәсеннән «Мин әзер» дигән
тавыш та ишетелде һәм зал уртасына... Микеланджело мадоннасы күк шәп-шәрә теге кыз
чыгып басты. Лампаларның яктылыгы кая төшүенә игътибар итмичә, мин башымны
читкә бордым. Көтелмәгән күренештән күз алларым караңгыланып китте, тез
буыннары йомшарды. Габделбариның эндәшкән тавышыннан гына айнып киткәндәй
булдым. Хуҗа үзе фотоаппарат «тәрәзәсе»нә чекерәеп текәлгән, үзе мине әрли.
—Кая монда кендек уемтыгы, кая күкрәк алмалары чагылышы?! Чиксезлеккә
төбәлгән карашларны күрмим... Бер яктылык яссылыгында бирергә кирәк бит аларны.
Лампаңның берсен яннанрак тотып, икенчесен астан өскә таба биреп карале...
Секунд саен «черт» иттерергә җитешкән Габделбариның кулларына күз иярми иде.
Куллары гына түгел, гәүдәсенең минутына йөз төрле кыяфәткә керүе дә ут өстендә
биюче тылсым иясен хәтерләтә.
Үзе әйтмешли, «сюжет, сюжет» дип ярты сәгатьләр чамасы «кылангач», фотограф
тынычлангандай булды. Хәтта йөзендә канәгатьлек билгеләре дә чагылып китте.
Аннары, шаулый торсын дип, миңа чәй яңартып килергә кушты.
Күрмәгән нәрсә булмаса да, тәнгә төшкән дерелдек һаман узмый иде әле. Шуңадыр,
күрәсең, кухняда шырпы кабыза алмый газапландым. Чәйнек астына ут алгач, тәрәзә
каршына барып баскан гына идем, Габделбари тавышы ишетелде.
—Син нәрсә, яшьти, бик озак кыймылдыйсың анда, әллә ашарга ук утырдыңмы?
—Юк ла...
—Алайса, чык монда.
Бу юлы «мадонна» диванда «сибелеп» ята иде. Янына бер чүмәлә китап өелгән.
«Бурда моден» һәм башка шундый затлы журналлар идәнгә сибелгән. Кызның гүя
аларда гаме юк. Ул күз карашын тимер рәшәткәле тәрәзәгә төбәп тирән уйга талган...
Ә без... Без тагын күпмедер вакыт матур сюжет эзләп азапландык. Аннары ...аннары
килешенгән вакыт буенча сәгать шалтырады. Дәшми-нитми генә кушканны үтәп барган
кызның да теле ачылды. «Мин киенәм», дип йокы бүлмәсенә кереп китте ул.
Бер минуттан без өчебез дә ишек төбендә басып тора идек инде. Габделбари кызга
рәхмәт әйтте, кулына берничә кызыл унлык тоттырды.
...Урамда ишегаллары җыештырып йөргән Габделбарины күргәч, егерме еллар элек
булган әлеге вакыйга исемә төште. Ә бит аның картиналарыннан төзелгән күргәзмәләр
шәһәрдән-шәһәргә күчеп йөрде. Ә бүген йөзләгән сәнгать әһелләре аның кебек эшсез, йә
бик түбән хакка җан асрарга мәҗбүр.
—Хәлләр ничек, яшьти, күптән, бик күптән күрешкән юк.
—Үзең күреп торасың, менә шулай маташабыз инде. Кызык бу дөнья: башта шәп-
шәрә алдын күрсәтә, аннары арты белән борыла икән... Нишлисең инде, шундый замана
килде безгә..., —диде дә, сүз озайтып торырга урын калдырмыйча китеп барды
Габделбариебыз.
Мидхәт САДЫЙКОВ