Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР

Үрнәк эшелон
Җырчы Мәгафүр Хисмәтуллин истәлегенә
Сарытауга җитәрәк бер станца кисәгендә—татар урдасының җимерелгән башкаласы Хәрәбәлеме, әллә Колтүбән янындамы шунда, эшелонны янә дә туктаттылар. Акмәчеттән кузгалып китүләренә җиденче тәүлек дигәндә, гадәттәгечә, бары көндез, күз бәйләнгәнче, бары тик яктыда, кеше карашы дүрт тарафка шәрран-яра ачылган төштә, инде җиденче тапкыр тукталуы иде бу 007 литеры белән килгән эшелонның. Төннәрен исә мылтык көбәкләре белән энәле керпе шикелле тирә-якка тырпайган бу олау күзенә ак-кара күренми чапты да чапты.
Эт эчәгесе шикелле сузылган тимер юл олавы туктап та өлгермәде, һәр тарафтан лызгылдаган авазлар яңгырады, озак та үтми мал ташый торган моңсыз вагоннарның ачылган ишекләреннән һау-һаулап бурзайлар, бурзайлары артыннан мылтык көбәкләре белән тыныч һаваны тишеп, кайнатып, сакчылар, аларның бойрыкларына буйсынып, иң әүвәле яшь җилкенчәк, үсмерләр, аннан өлкәнрәкләр—хәллеләр коелды; бар тирәне акырган-бакырган, эт ырылдаган авазлар басты, илтифат итеп тыңламасаң, этләр ырылдыймы, әллә сакчылар бакырамы икәнлеген аеру да мөмкин түгел иде; менә табаннары белән җирне тоеп өлгергән хәллерәкләр, гүя тупрактан көч алып, канатларын кагынгандай, кулларын җәеп, эчтән, бик тирәннән, ташкүмер караңгылыгыннан тәмам хәлсезләнгән карт-корыларны, урын өстендә яткан гарип-горәбәне, буйлары кендектән үтмәгән сабыйлары белән хатын-кызларны суырып алып, җиргә төшерә башлады...
Ялан зәңгәр галифеләр белән зәңгәрләнеп, кызыл кикрикләр белән кызарды. Хәрбиләр үзләре сулар һавада да, басып торыр җирдә дә мохтаҗлыклары булмаган гасаби кыяфәттә авызларын турсайтып, борыннарын маңгайдан да югары чөеп, мискин мәхбүсләрне боҗрага алып, бары бер шөгыль белән шөгыльләнә: күзәтәләр.Читкә сибелмәсеннәр. Суга кермәсеннәр. Комга сеңмәсеннәр. Исән генә була күрсеннәр. Сан өчен. Мал абзарын хәтерләткән вагоннар эченнән карабодай кебек коңгырт карайган, тирдән пешенгән адәмнәр исә, тегеләрнең киресе булгандай, җиргә аяк баскач та, тынсыз исәнгерәгән балыктай, күкрәк киереп тын алырга тырыша, мона кадәр, иректә, җир кадерен белеп, туйганчы йөреп калмаган, һава кадерен белеп, туйганчы һава сулап калмаган рәвештә җиргә басып, җир буйлап йөреп, һаваны иснәп карый иде. Ул гына дисенме, бу анлашылмаган халык, бигрәк тә эшелон командованиесен тәшкил иткән урыс командирлар уйлавынча, фанатик кавем, олысыннан кечесенә кадәр, җиргә аяк басып өлгерми, борынын төртеп, намазын укый башлый һәм берничә сәгатьлек ял вакытын да гыйбадәттә үткәрергә тырыша. Сакчыларга халыкны намаздан аерырга кушылган. Аларнын кайбер кансызлары, Таҗи Гыйззәтнен «Чаткылар»ындагы Әтүтән Дәүли кебек ләббәйкәләре, намазлык өстендәге яшен-картын мылтык түтәсе белән төрткәли-эткәли,чырылдатып кыйнарга тотына. Әмма гади сакчылардан барысы да алай
артыгын зәһәрләнеп бармыйлар. Алар, урыннарыннан куптарылган халыкнын сизенүенчә, үзләре дә мөселман балалары, алай гына дисенме, тугандаш кырым татарларын җирләреннән сөрү өчен махсус рәвештә Татарстан һәм Башкортстан НКВД-ларыннан куып китерелгән татар-башкорт милиционерлар, йөзләрен чалшайтып булса да үзләренен тел-иман теләктәшлекләрен сиздерергә тырышып, кайвакыт боерыкларын татарча дә әйткәлиләр...
Инде җиде тәүлектә җитмеш җиденче тапкыр туктаган мәхбүсләр өйрәнеп беттеләр: вагоннан коелу белән карана башлыйлар: ачык яланмы? Керләрне элеп киптерергә, башка вак хаҗәтләрне үтәргә куак-мазар, чишмәлек-сулык бармы? Аларны урманлы җирләргә туктатканнары юк әле. Күрәсен, ярамый. Бу юлы да шулайрак бугай: вак таллык, сары комлык һәм бераз арырак елга ишарәте күренә—Аллага шөкер!.. Намазларын ашык-пошык булса да үтәп алган хатын-кызлар үз эшләренә керештеләр: гадәттә биш сәгатьтән дә артык бирелми торган вакытны тиешенчә файдаланып калырга, барысына да өлгерергә—бала-чага, ата-ана, бием-биатайларнын тамагын туйдырырга, булган керләрен чайкатып эләргә, җилләтергә, кая ди үтүкләү, ярым-йорты килеш кул аясы булса да сыпыргалаштырып,таслагандай итәргә кирәк.
Күз ачып йомганчы су буе учаклардан ишелеп чыккан төтен арканнары белән зәнгәрләнеп өлгерде. Кайдадыр чәй дә кайнап чыкты,савыт төбендә шалтыраган кашык тавышлары ишетелде. Җиргә беренчеләрдән булып сикереп төшкән Бекир җиде яшьлек улын җитәкләп, бер читкәрәк китте һәм, намазын башкарып алганнан сон, бу көтелмәгән сәфәр буенча күршесе Мәмдүдәне эзләде. Аларнын вагондагы сакчысы, аты буенча Шиһабетдин, Аллага шөкер, миһербанлы гына күренә иде, Мәмдүдәне каядыр кумагандыр бит? Кая булды ул? Бергә төшкәннәр иде. Хәер, бу мәхшәрдә очраклы гына, юлда, дөресрәге, шушы мал абзарында гына танышкан-табышкан кешене табарлыкмы?
—Баба, анады!..—дип кычкырып җибәрде улы Морад һәм Мәмдүдәнен кызларына кулын селкеде.—Рәшидә! Сәгыйдә! Без биредәмез!..
Мәмдүдәнен берсеннән-берсе сылу, һәркайсы колачына сыйдыра алганчы чыбык-чабык колачлаган дүрт кызы аларнын артыннан йөгереп килеп тә җитте.
—Анабыз су китерәдер!..
Рәшидә, Сәгыйдә,Зәбидә, Кагыйдә. Дүртесе дә бер үк тукымадан тегелгән зәнгәр күлмәктә. Гүя бер төп, бер тамырдан үскән дүрт чәчкә. Алар елмайганда да бергә елмая, елаганда да бергә елыйлардыр кебек.
Морад, уянып, күзен ачарга өлгерми, алар инде шушы сасы вагонда да чәчләрен тарап үреп, ниндидер ислемай белән майлап та куйганнар. Кызларны табу куанычыннан мавыккан Морад кинәт йөзен чытты. Яланаякларын очлы таш суерды. Әмма малай сиздермәде. Елмайгандай итте. Мондый курчактай матур кызлар каршында җиде яшьлек малайнын да үзен ир итеп тоярга тырышуы да бер ядкарь иде. Улынын сыкрануын Бекир сизмәмешкә салышты. Бала—бала инде ул. Ә менә анын сабый зиһененә барып җитмәгән кайгысы Кара-Даг таулары кебек ифрат та зур. 18 май иртәсендә, көтмәгәндә, Карасу-Базардагы йортларына бурзайлы солдатлар бәреп керде һәм ерак юлга җыенырга кушты. Җыенырга нибары ике сәгать вакыт бирделәр. Ни сәбәпле? Җавап юк. «Хатыным ике нарасыем белән ата-анасын күреп кайтырга Җанкайга китте. Көтик»,—дип кат-кат ялынган булды ул, беркатлы. Юк. Сөйләшмәделәр дә. «Борчылмагыз. Сезне Акмәчет вокзалында кавыштырырлар». Бар, кавыштырдылар. Акмәчет вокзалы ул минутларда халык яшендә йөзде. Халык кадәр халыкны менәрләп рәткә тезделәр дә, кырымтатар милләтенен сатлык җан милләт булуы, аларнын мәнгелеккә туган җирләреннән куылулары турында хөкүмәт карарын укыдылар. Нәм мал кебек шушы эшелоннарга куып кертеп, каядыр алып киттеләр. Кая? Әйтү юк. «Барып җиткәч күрерсез». Нинди сатлык булсын алар? Нигә сатлык җан? Әтисе сугышнын башында ук Ржевта ятып калды, үзе, юл эшендә чатан калып, берничә көн элек кенә хезмәт фронтыннан кайтты. Аларда һәркайда фронт.
Хәтта гаилә түшәгендә дә фронт. Нишләтәсен, язмышлар шундыйдыр. Әнисе дә, инде иллегә якынлашып килүенә карамастан, Севастопольдә оборона эшләрендә җәфа чигә... Менә җиде көн, җиде төн ут йота Бекир хатыны һәм кызы, улы турында уйланып. Моратына ничек кенә дә җавап бирә алмый. Әни кая да, апам кая? Әни кая да, энем кая? Табышырлар, кавышырлар микән алар? Бекирнен кара уенча, бу эшелонда гына иллеләп вагон. Нәр вагон саен йөзәр кешедән генә дә биш мен кеше дигән сүз. Әгәр кырымтатар халкынын санын сугышка кадәр хисап буенча ике йөз меннән генә алсан да бу кырык шушындый эшелон дигән сүз. Каян табасын? Кайчан? Кайда?
Бекирнен үкенечле гарьлектән күнеле тулып, елыйсы килеп китте. Ул һушын җуяр дәрәҗәдә тетрәнеп, үз гомерендә беренче тапкыр үз хатыны, үз туераларыннан, аларнын җир өстенә төртеп чыгып, янадан җиргә кереп качкан тамырларыннан сорамакчы булды: кайда анын Фирдәвесе? Өч яшьлек Сабиры, биш яшьлек Каракүзе кайдалар икән, илаһым?!
Ярый әле, каяндыр бер кулына су тулы чәйнек, икенче кулына су тулы кечкенә кара казан тоткан Мәмдүдә килеп чыкты. Бекир тиз генә, ир-ат җәһәтлеге белән таллардан таган кораштырып, учак тергезде. Ярый әле, үзе белән шырпысы бар. Тәмәке тартмаса да, шырпы алырга онытмады ул өеннән. Песиләре, этләре кычкырып, абзарларында савылмаган сыерлары бакырып калды. Нәммәсенен дә шулай. Ватан, гомер буе җыйган-туплаган мал-дөнья калды.Кайберәүләр каушауларыннан малын гына түгел, кияр күлмәк-чалбар, ут тергезергә шырпы, ипи-тозлык акчасын алырга да оныткан.»Сез хәзер дәүләт хисабыннан яшәячәксез»,—дисәләр дә, боларга акчасыз юлга чыгарлык ышаныч бар диме? Мәмдүдә—ярый ла ушлы хатын. Балаларына юлга кием-салым да, ашарга бераз азык-төлек тә хәстәрләп өлгергән. Менә хәзер ул эшелон җитәкчелеге тарафыннан һәр җан иясенә берәрдән таратылган балык консервысын ачты, эчендәге ризыкны инде кайнап та чыккан суга салды... Мәмдүдә кешегә карарга яратмый. Ул казанда кайнаган суга караган да каткан: мөмкин булса казанга төшеп, су урынында үзе кайнаган булыр иде. Ябык, бик тә ябык тәнле ул. Йөзе саргайган булса да мөлаем. Яулык астыннан икегә аерылып күренеп торган чәче чалара башлаган. Бар, чалармассын ди. Ирен, Кызыл Армия офицеры, өлкән лейтенант, фронтта кан коеп йөресен, сине дүрт балан белән куып алып китсеннәр, ирен бу хакта белмәсен дә!.. Кайгылардан шулай кипкәнме ул?
Әллә нәселеннән шундый какчамы? Кая ди сорашырга? Кешедән, бигрәк тә биш-алты көн элек кенә, вагонда урыннарының янәшәдән туры килүе нәтиҗәсендә генә танышкан хатын-кыздан, шундый нечкә нәрсәләрне сорашып буламы? Урынлымы?
Шунысын гына белешеп өлгерде—Бакчасарайдан икән алар. Чыгышы белән Казан тарафларыннан. Ире утызынчы еллар башында шул Казанның татар-башкорт хәрби мәктәбендә укыганда танышып, өйләнешкәннәр. Ә менә Мәмдүдәнең Бекирдән гаиләсе турында бер нәрсә дә сорашканы юк. Тартынамы? Урынсызга кузгатып, күңелен яралармын дип уйлыймы? Әллә гадәте-холкы белән шундый тыйнак-сабырмы? Кайвакыт аның ул сорамаса да сөйлисе, күңелен бушатасы килә. Менә ашы да пешеп өлгерде. Монда һәр минут исәптә. Ике сәгать үтеп өлгерми, конвоирлар һау да һау кычкыра башлый. Мәмдүдә шуңа күрә ашыга.
—Балалар, килеңез! Утырыңыз!..
Ул җәһәт-җәһәт кенә калай тустаганнарга шулпаны салып та өлгермәде, аның дүрт «күгәрчене» бишенче чыпчык кыяфәтендә ияргән Морад тустаганнар алдына килеп тә тезләнделәр, төпләреннән кашыклары белән тормыш тавышларын актарып чыгарып, менгезә дә башладылар. Читтән караганда балалар гына утырган бу табын зәңгәрдән яралган дүрт асыл яшме ташын һәм алар уртасындагы бер ир бала—таш балбалны хәтерләтә иде. Елга буендагы биек өянкеләрдән булса кирәк, ач каргалар каркылдашты. Мондый каркылдау кешеләр табырындагы куркыныч тынлыкны тагын да фаҗигалерәк итте. Бар тирә-як, биш мең кеше, тавыш-тынсыз, куркытылган мал кебек, күзләрен күрше-күршесенә сирәк-саяк аларткалап куеп, мышнап тын ала
һәм күши иде... Морад аптырады: мондый киеренке тынлыкның бәлки төрмәдә дә булуы мөмкин түгелдер. Үзләре иректә, әмма алар төрмәдәгеләргә караганда да хокуксызраклар. Шуңа да сакчылар алардан ныграк курка кебек.
—Син үзең дә аша...—диде тәмам хәлсез күренгән Мәмдүдәгә.—Барасы юл ерак...
—Ю-у-ук, ашыйсым килми...—диде хәлсез генә Мәмдүдә.—Син үзең аша. Син ир кеше...
Балалар ашаган уңайда Бекир юл капчыгыннан кечкенә төенчек чыгарды. Талкан ярмасы ул. Җир йөзендә иң җиңел, иң туклыклы ризык. Борынгы төркиләр ашы. Аны бодай орлыгын бүрттереп, Фирдәвесе 1944 ел уразасын тотканда сәхәр ашы итеп әзерләгән иде. Кем уйлаган, татар- мөселманның сәхәр ризыгы мәхбүсләрнең юл ризыгына әверелер дип? Ул төенчеген чиште һәм Мәмдүдәгә сузды. Мәмдүдә эченнән генә бисмилласын пышылдап, сөяк буынлы бармаклары белән төенчек авызыннан эчкә үтте һәм аннан ике кушуч кызгылт талкан ярмасы чыгарып, җәйпегә салды.
—Күбрәк ал...
—Җитәр. Кем белә. Әле юл ерак...
Ул чак-чак кына түзде. Нәрсә сөйли бу Мәмдүдә?! Авызыңнан җил алсын! Юллар моннан да ерак була күрмәсен! Бекир аңа ачуланып карагандай булды. Моны балалар да сизенгәндәй итеп борыннарын мышкылдаттылар. Мәмдүдә ул-бу булмагандай талканны чайкады һәм уч төбеннән кара казанда кайнап торган суга сала башлады... Балаларга моңардан да тәмлерәк азык булмаячак иде. Талканны пешерергә күп вакыт кирәкми, ул, кем әйтмешли, яхшы кеше кебек тиз пешә. Бекир тагын да бер тапкыр каяндыр Казан якларыннан килеп, тугандаш кырымтатар халкының язмышын уртаклашкан язмышташы Мәмдүдәнең йөзенә игътибар итте: ул йөздә татар хатыннарында гына була, дала халкыннан гына кала торган җир-су хәсрәте, кояш челләсенең янып бетмәгән ялкыны бар иде. Ул аның корыган камыштай кипкән беләкләренә, чут төймәсе кебек йөгергән сөяктәй каты бармак буыннарына игътибар итте. Һәм тетрәнде: алар яратмыйча эшләгән, җәфалы хезмәт кенә бар итә ала торган гариплекнең үзе бер сәнгать әсәре иде. Күпме алар үткәнендә кырымтатар кавеме белән кушылып,бүген аның каһәрле язмышын уртаклашкан төрки һәм башка милләт вәкилләре?! Бекир Мәмдүдәнең озак еллар Бакчасарай банкында баш бухгалтер булып эшләгәнен белә иде инде. Аның өчен җир йөзендә болардан да бәхетсезрәк куллар булмагандыр кебек күренде. Гүя алар халык яше—халыктан башкалар, бары читләр өчен талап алынган салым акчасын санап изелгән, кипкән, үзенә түгел, халыкка бер тиенен дә кайтарып бирә алмау фаҗигасеннән корыган иде. Каяндыр әкрен искән җил белән җыр ишетелгәндәй булды. Табаклардан балалар ашаган тавыштан чәп-чәп итеп килгән авазлар арасында җилдә,төтен ысында өзлегеп, чак кына ишетелерлек итеп көйләнгән көй колакка шәйләнә иде. Балалар да колакларын шомрайттылар. Әмма бу җырны беркем дә бүлдермәде.Аны чак кына ишетелерлек итеп шушы дүрт асыл кыз баланың аналары, Бекирның сабырлардан-сабыр язмышы, кем белә, бәлки ничә генә көн яшисе калган Мәмдүдә җырлый иде:
Үтәсең лә, әй, гомер, әй, үтәсең,
Картаеплар хәрап итәсең.
Картаеплар, әй, хәрап итәсең, Ашыкт'ырып ла гүргә кертәсең...
Балалар белән бергә кайчандыр газиз хатыны хәстәрләгән талкан боткасын Бекир дә капкалаштырды. Башкалардан калган шулпаны һәм талканны Мәмдүдә үзе ашаштыргандай итте. Тимер вагонның чырайны киптерә торган һавасыннан киң яланга чыккан балалар тамак туйдырганнан соң башка балалар белән уйнаштыра башладылар. Әгәр дә шушы киң тугайлардан төртелеп торган мылтыкларны, акырып торган конвоирларны, өреп торган бурзайларны алып китсәң, бу берәр айдан печәнлеккә әвереләчәк иркен дала шундук халык җыены,сабантуй, бәйге мәйданына
чыгарга тиеш булмаган боҗраны сызып куйганнар иде шул. Ял вакытында бер күзләре йокымсырап китсә, икенче күзләре кизүдә—деҗурда тора аларның. Кайдадыр еракка сузылган табырның очында шарт-шорт аткан тавышлар да ишетелеп куя. Берәр юләрбаш качарга маташканмы, әллә куркыталар гынамы? Шуңа яктылык та караңгы иде биредә. Бар идеме монда кояш, әллә ул юк идеме—беркем кояшны да эзләп маташмады, чөнки кояш та, Мәмдүдәләр һәм шушы сабыйлар кебек, сакчылар боҗрасы эчендә корый-коргаксый иде...
Табак-савытларын күз ачып йомганчы елгада чайкатып та өлгергән Мәмдүдә, әллә балалар мәшәкатеннән арынган шушы мәлне көткәнме, табындагы әйбер-сәйберне кире вагонга алып керер өчен төйнәштерә башлаганда Бекиргә якынрак килде һәм:
—Гаиләң бардыр бит? Кайдалар соң?—дип сорап куйды.
Сорау көтелгән булса да, сөйләр вакыт көтелмәгән иде. Гүя аңа бу соргылт далада бар дөнья, барлык татар карап, аны тыңлап тора иде. Юк, ул үз кайгысын монда, яктыда сөйли алмый иде. Моның өчен караңгылык кирәк! Ул нишләргә белми карашы белән балаларны эзләде.
Инде уйнап та туйган балалар исә сирәк-сарак үлән яшеле төртә башлаган комлыкка җәелган җәймә өстенә түшәлеп, әвен базарына китәргә җыеналар икән. Чабып-көрәшеп арыган Морадының инде күзләре дә йомылып маташа түгелме? Йокласыннар, иркен һавада тын алып калсыннар! Иртәгә кадәр туктамаячаклар бит алар!..
—Вагонга утыргач сөйләрмен, Мәмдүдә апа...—диде Бекир.
Һәм җәймәнен бер иркен почмагына балалар белән беррәттән урын алып, башын төртте.Күктә болытлар да, кошлар да юк иде.Күктә бернәрсә дә юк иде...
Кинәт ул чан суккан тавышка уянып китте. Ул айный алмыйча торды. Кайда алар? Нинди котсыз ялан бу? Аһ, шулай бит әле!.. Кана, кай арада йокымсырап та киткән! Тукта, беренче генә чанмы әле бу? Әллә? Гадәттә, кузгалып киткәнче чанны өч тапкыр сугалар. Төннәр-көннәр буе йокысыз килеп кызарган, ком тулгандай авырткан күзләрен ул авырлык белән ачуга, анлады: кузгалырга боерык булган икән. Кемнәрдер төенчекләрен эләктерә салып, инде вагоннарга таба йөгерешә дә башлаганнар. Куркуга төшкән Бекир тирә-ягына күз салды: зәнгәр күлмәкле кызлар урында, җәймә өстендә, ә менә Мәмдүдә дә, анын әнисенә охшап кызгылт чәчле, сипкелле улы да юклар!.. Конвоирларнын каты кычкырып боерган тавышлары ишетелде. Ул нишләргә белмичә әйбер-сәйберне җыештыра, сабыйларны юлга ашыктыра башлады. Юк, кем, нәрсә? Улынны эзлә, акыллы баш! Ул кулындагы төекчекләрен кызларга тапшырып, иксез-чиксез далага таралган табыр буйлап йөгерә башлады:
—Мор-рад!.. Мор-рад!..
Һәркем үз кайгысы белән мәшгуль булган бу мәхшәрдә ата улны, инә кызны табарлык түгел иде. Менә теге аяусыз чан икенче тапкыр сукты.Бу кансыз аһән Бекирнын буыннарына салкын боз булып утырды. Анын мие яшен тизлегендә эшли иде. Кире урынына кайт, диде ана ниндидер тавыш. Кайтса, кулларына юылган керләрен тоткан Мәмдүдә елга ягыннан йөгерә, әмма Морад анын белән дә түгел иде!
—Морадны күрмәденме, Мәмдүдә апа?!
—Яһ-һү-ү!.. Җоктыр!..—диде үзе дә куркуга төшкән хатын.—Мин керләрем артыннан киткәндә монда калган иде!.. Су керергә дип шылмады микән? Яһ-һү-ү!..
Бик мөмкин! Бекирнын исенә төште, улы берничә тапкыр мондагы елгада су кереп чыгу, балык тоту турында тенкәсенә тиеп алган иде. Әтисе аны кола яланда ялгызы торып калуы белән куркыткан һәм бу хакта бүтән сүз кузгатудан да тыйган иде. Димәк, тынламаган шайтан малай! Ул, тере адәм баласы, балалыгы белән үзен тере табигатьтә яши, бу тере табигать анын өчен яратылган, анын үзенеке дип уйлый, күрәсен. Юк шул! Табигать тере, әмма алар өчен һәм аларныкы түгел!
Инде сакчылар барысын этә-төртә вагоннарга да куа башладылар.
—По ваго-на-а-ам!...
Тәмам кайгыга төшкән Бекир кулындагы төенчекләрен шытырдатып кысып, акылдан язган болан шикелле тасырдап, күз карашы җиткән кеше дингезе буйлап янадан йөгерергә тотынды:
—Мор-ра-а-ад! Бал-ла-ка-а-ем!..
Менә чан өченче тапкыр сукты. Эшелон буйлап ишекләр ябылган, лызгылдап йозаклар бикләнгән авазлар савылды. Баласыз да калган ата үз кайгысын Шиһабетдингә татарча анлатса да, ул аларган күзләре белән берни эшли алмаган кыяфәттә каткан иде. Нишләсен, ул үзе дә үз туганнарын читкә куып алып китү өчен куып китерелгән колларнын колы иде!.. Башкалар да әллә анламагач, әллә анларга теләмәгәч, белер-белмәс урысчасы белән төшендерергә тырышты, әмма һәр секунды кеше затына каршы куелган эшелоннын тимер тәртипле тегермәнендә кая ди аны анларлык, аны анларга теләгән кеше дә юк иде.
Менә ул күзен елга ягыннан алмыйча башта кызларны, аннан Мәмдүдәне эшелонга сикертте, инде тагын бар тапкыр «Эзләп кенә килим!» дип аңлатырга тырышкан икенче бер сакчы аның җилкәсеннән тотып, вагонның ишек кашагасына деңкетте:
—Сикер диләр сиңа!..
Менә ул соңгы секундларны да үз файдасына кулланырга тырышкан ата теләр-теләмәс кенә, ыңгыраша - ыңгыраша, кайчандыр төрки бабайларыбызның дәүләт башкаласы булган Хәрәбәле туфрагында җир йөзенең иң каһәрле, иң имансыз, иң кешелексез империясенең мал абзарының караңгы карынына шуышты...
Аһ! Бекирның инде бу улы да үзе белән түгел иде.
Менә тимер ишекне тәгәрмәчләрендә тәгәрәтеп яба башладылар. Улы һаман аның янында юк иде. Инде состав кузгала да башлады. Улы мылтыктагы курокта да, офыкта да күренми иде, Ходаем!..Состав инде йөгерә дә башлады. Ишекне яптырмаска тырышып, Бекир аркылы ятарга тырышты, әмма ике сакчы аны эчкә сөйрәделәр. Нәкъ шул чакта таллыктан чыгып, алар артыннан сабый күзгә чалынды. Әйе, ул Бекирның светофор кебек җиз чәчле, сипкелләре әллә кайлардан яктырып торган улыкае— Морады иде!
—Әт-ти!.. Әт-те-кә-ә-ем!..
—Тукта-а-а!..
Әмма эшелон туктамый, әллә машинист бу хәлне күрми, әллә күреп тә туктатмый, әллә җитәкче команда биш мең мәхбүс өчен бер тамаша— онытылмаслык сабак күрсәтә иде. Аңа әллә ни каршылык күрсәтмәгән Шиһабетдингә ярдәмгә дип вагонга күтәрелгән ике өстәмә сакчының үзен кыскан келәшчәсен ике якка селтәп ыргытып, Бекир вагонның почмагындагы стоп-кранга ташланды һәм аны аска тартты, вагоннар туктар-туктамас хәлдә берсе икенчесе өстенә менәрдәй булып тартылды, Бекир исә әле бикләнеп тә өлгермәгән ишекне шәрран-яра этәреп, җиргә сикереп төште һәм улына таба йөгерде. Ул бу минутта аңа җиргә төшәргә мөмкинлек биргән Шиһабетдингә ул чиксез рәхмәтле иде!..
Сабый йөгереп хәле бетүгә караганда күбрәк атасын куып җитә алмаудан куркып хәлсезләнгән, алҗыган иде. Малайның йөрәге, күкрәк читлегенә сыя алмагандай, дарс-дарс типте. Анасыз, бертуганнарсыз калган сабыйның атасын табу куанычы тәмам хәлен алды. Шатлык тезенә сукты. Бу нечкә күңелләр белән аеруча шулай була. Алар кайгыны җиңел күтәрсә дә, шатлыкны күтәрә алмый. Нәр омтылыш аның хәлен алды, тынын куырды. Күз аллары караңгыланды. Әтисе моны сизенгәндәй, колачларын җәеп, аңа якынлашты. Улын коткара алсын өчен аңа мөмкинлек биреп, аның артыннан җай гына мылтыклы Шиһабетдин теркәлди иде... Инде тәмам туктаган паровоз ни сәбәпледер йөрәк ярып кычкыртты. Бу тавыштан аның җанында ниндидер кыл өзелгәндәй итте, күз аллары караңгыланды, йөрәге инде күкрәген ташлап чыгардай сикерде. Атасы аңа, ул әтисенә якынайганнан якыная иде. Кем белә,
кем үлем белән яшәү арасындагы бу хәлиткеч араны аршыннар белән үлчәгән? Биш йөз, өч йөз, ике йөз адым?.. Менә ул, бәлки, егерме омтылыш калгач, атасы белән кавышып, аның кулларына авам дигәндә генә лап итеп җиргә егылды. Бар нәрсәсен оныткан, әмма үзенең дә хәле беткән Бекир, малай табылды, инде ашыгасы юк дигән уйда сыман, туктады, көткән эшелон көтә бирсен, дигәндәй, үзенә карап торган меңләгән караш алдында улының өнсез яткан гәүдәсенә ашыкмыйча гына атлады, ниһаять, килеп җитте һәм бер җиңүче кыяфәте белән тынсыз гәүдәсен күкрәгенә кысты:
—Улым!..
Малай «ыһ» дип тә җавап бирмәде. Аның лычма киемнәреннән шарлап су агып торган, кызгылт чәчле, сары сипкелле Морады тынсыз иде. Үз күзләренә үзе ышанмаган Бекир сабыен җиргә сузып салды һәм колагын йөрәгенә куйды. Йөрәк исә типми, урлашып булса да су керергә уйлаган малайнын йөрәге олаудан торып калу кайгысыннан чаба-чаба һәм бер әтисен күрү шатлыгын күтәрә алмыйча шартлаган иде...
Бекир сабыйны күтәрде һәм бүтән беркая да аягымны атламаячакмын дигән рәвештә туктап калды. Күзләре кызарган Шиһабетдин дә ана бер сүз эндәшмәде. Алда, аларнын вагоны каршында, Бекирләргә ярдәмгә дип җиргә сикереп төшкән Мәмдүдәне, анын зәнгәр яшмегә охшаган дүрт кызын сакчылар, каз бәпкәләре кебек чыркылдата-чыркылдата кыйный, кире вагонга ыргыталар иде...
Кинәт ату тавышлары янгырады.
Ата һәм атасы кочагындагы җиде яшьлек сабый гөрселдәп җиргә аудылар. Алар артыннан милиционер Шиһабетдин дә гөрселдәде.
Бекир Мәмдүдәгә үзенен нәсел-гаилә шәҗәрәсен, Фирдәвесе белән ике йөрәк парәсенен югалу тарихын тынычлап сөйләргә өлгермәде.
Паровоз янә йөрәк ярып кычкыртты. Бу өч кеше—өч колнын гәүдәләрен күмеп торырга вакыты булмаган күп кешеле эшелон Рәсәйгә, Самара тирәләрендә югалып калган Кинәле борылышларына таба юл алды.
Үз җирләреннән куып алып кителгән ике кырымтатар баласы—Бекир һәм Морад Нематуллаевларнын һәм аларны куу өчен куып китерелгән Казан татары Шиһабетдиннәрнен гәүдәсе күмелмичә-нитмичә үз җир- тупракларында—кайчандыр Алтын Урда ханнарынын җәйге башкалаларынын берсе Хәрәбәле сәхраларында козгыннарга азык булып калды.
Ярты сәгать тә үтмәде, эшелон начальнигы полковник Кравченко вагонында әле генә булып узган кечкенә инцидент буенча кечкенә кинәшмә үткәрелде.
—Без аларны исемлектән сызарбыз, иптәш полковник,—диде эшелон начальнигы урынбасары подполковник Сухоруков.—Расхутка. Ике чучмектан илгә зыян килмәс.
—Ә өченчесен?—диде көлемсерәп полковник.—Ул бит кырым татары түгел.
—Барысы бер нәсел этләре, иптәш полковник. Бакчасарай этләрен куып алып китеп барабыз, Казан этләре чиратын көтә... Бу очракта хәрби командование боерыгын үтәгәндә батырларча һәлак булды, дип гаиләсенә хәбәр итәрбез...
—Монысы белән килешәм... Шулай да кисәтеп куям. Чучмек үлеменнән илгә зыян килмәсә дә, үзегезгә зыян килүе бик мөмкин,—дип төзәтте аны полковник.—Казан татары үлеме бушка төшсә, кырым татарлары өчен түләргә туры киләчәк. Репрессантларны Үзбәкстан органнарына тапшырган вакытта, шушы ике кырым татары урынына вагонга исәп өчен адъютантыгыз Стукачев белән үзегезнен кереп утыруыгыз бик мөмкин.Онытмагыз, безнен эшелон—007 литерлы үрнәк эшелон!.. Тимер тәртип!.. Социалистик ярыш!.. Кырым татарларына бүленгән җитмеш эшелон арасындагы ярышта кан коссак та беренче булырга тиешбез!.. Үрнәк эшелонда үлмиләр. Үле җаннар Николай Васильич Гоголь әсәрләрендә генә була!..
Бу минутта бу хәлләрне күреп торган елга агуыннан туктаган, комнар кеше чәче кебек агарган иде.
Дистә еллар үтте, әмма елганын да, ком бөртекләренен да әле булса үз хәлләренә
кайтканы юк.


Viktoria
Балачак дустым Вәрис Сөләйманов истәлегенә
Уздылар.
Инде байтаклар узып китте. Куян Сәйфетдин дә... Ул аны биш тармактан камчы үрергә өйрәткән иде. Күпис Гомәр улы Фаикъ та узды. Анысын өрәнге чаңгыларны мунчада ничек итеп пешекләргә, бөгәргә өйрәткән иде. Кемнәр уза бит!..Кызлар уза!.. Аларга үзләре ясаган җинел чаңгыларда рәхәт шул. Янәшәдән юртаклаган ат юлыннан үткән-сүткән юлчылар, танып, «Ьи-и, Сабирҗаннын төпчеге бөтенләй дә күтәрәмгә калган икән, диләрдер инде»,—дип, Канәгать гарьлеген кая куярга белмәде.
Карда пыяла кискән тавышлар чыгарып, тагын кемдер узып маташа. Малай боз сарган керфекләре аша кистереп карады. Үтерерлек дәрәҗәдә ачы нәфрәт бар иде бу карашта. Песи Хәнифе икән, хөрәсән. «Башындагы тазын кашыйсы урында... «—дигән ачулы фикер узды малайнын башыннан.
Ә анын эшләре чынлап та хөрти, хәле хәл өстендә иде. Мондый көлке халәттә калыр диеп кем уйлаган? Тан сарысы түгелмәс борын уянган улына әнисе еландай телләрен чыгарып әйтте түгелме? «Авыр бу чангылар, улым, аларны өстерәү өчен генә бер ат көче кирәк. Үзеннен иске чангыларынны алмыйсынмы?»—дип артыннан ялынып калмадымы? Әмма сер бирмәде Канәгать. «Үзем беләм!—дип масаебрак та җавап биреп куйды әле җитмәсә. —Менә, көт тә тор, авылнын ин җитез чангычысы данын алган улын бүгенге ярышта беренче урынны яулаячак! Мине алда район, Уфа күләмендәге ярышлар көтә, әни!»
Ә чангылары шумый. Алар барган саен чуен кебек авырая, алга талпынган саен артка шуышалар кебек.Үзенә-үзе чыккан ачуыннан иреннәре чүбектәй чәйнәлеп бетте. Ә ул һаман талпына да, талпына. Анын белән бергә чачакланган, чачакларына аяк җылысыннан төймәләнеп кар сарган иске чабаталары да, чангыларынын нәфис итеп уелган, сыртларына нимес хәрефләре белән «VIKTORIA» дип язылган очлары да, ак әлүмин аеллы, карап торуга матур, шыгырдавык, чучка каешыннан юнәтелгән өзәнгеләре дә талпына, табаны астында сабый бала кебек чыелдап, кар елый—тик алга гына бара алмый, гүя талпынган саен урынында таптана.Тыны бетеп, аптырап, артына борылып карый. Юк, шуышкан була икән анысы. Артыннан бердәнбер анарда гына булган чын, «фабричнай» чангылардан гына кала торган матур сызыклар да кала калуын. Аларнын табаннары буйлап шундый уем уелган. Арттан элемтә чыбыгы кебек сузылып бара. Тотып карыйсы килә. Ә менә үзләре ясаган авыл чангыларыннан андый эз калмый. Канәгатькә кыйммәткә төшә бу үзе салган нәфис сызыклар. Ул гынамы — алар ана каршы эшлиләр иде. Матур эзләрдәмени эш? Төкерә Канәгать эзләренен матурлыгына, финишка беренче булып килмәгәч!.. Тик шунысы: бу чангылар авыл чангылары кебек тар түгел, алар кин, бәлҗерәгән чабаталардан да кинрәк, алар теге, җирле, үзләре юнган чангы эзләренә сыеша алмый, лап-лоп уйнаклап, артка сөйриләр кебек. Мондый чангыларны ул үзе генә түгел, авылда, мәктәптә, Миякәдә, Уфада бер генә кешенен, хәтта физкультура укытучылары Гариф абыйларынын да күргәне юк. Габдрахман бабасы аларны «нимеский чангылар» дип кенә җибәрә. Ниткән «VIKTORIA» икән ул? Нәрсәне анлата? Нимес сүзе булган булса нимес теле укытучысы булган шул ук Гариф абыйлары да белми икән...
Янәшәсендә генә ниндидер тун агачка суклыгып коры шакылдау авазы шәйләнде. Аркасындагы букчага салынган утын түмәре шулай шакылдамыйдыр ла? Юк ла. Аркадан бернинди тавыш-тын ишетелми. Ярдәмгә йорт ихаталарындагы Ат Башы килгән мәллә?! Малайга көч кергәндәй булды. Тирә-ягына каранды: юк, бернинди дә баш сөяге күренмәде. Әле сугыш алдыннан әтисе элгән булган ул Ат Башын казыкка. Мин кайтканны көтеп тор, дип фронтка киткәндә ул Баш белән хушлашып та киткән.
Кайтмады әтисе сугыштан. Ә менә Ат Башы ярсу җилләрдә, шулай әлеге кебек, коры шакылдап, бар ихатаны сискәндереп куя. Әнисе сөйләвенчә, картәтиләренен мал-туары белән бергә «Ак аргамак» дигән нәселле бияләрен дә тартып алганнар. Колхознын тиле-миле ат караучысы бер мәлне «тынлаусыз кулак малы» дип биянен башына тимер башлы тәртә белән орган. Миенә кан савып мингерәүләнгән бия иске хәтере белән иске ихатасына кайтып, колынын салган да җан биргән. Казыкта шул нәсел биясенен башы шакылдый. Бүген танда мәктәпкә дип ишектән чыкканда да казыгында шулай шак-шок чайкалып озатып калган иде...
Канәгать үзеннән һич кенә дә канәгать түгел иде. Хәле бетүдән еш тын алган малайга тез буыннары белән бергә менә-менә биле дә шартлап өзелер кебек.Таннан кәтрә дә азык күрмәгән ашказаны да суыра башлады. Үзен бер җинаятьчедәй тоеп, тирә-ягына карарга куркып, таеш табанлы чангыларыннан күзен алмыйча алга сөрлеккәндә күз аллары элҗе-мелҗе килеп карангыланып куя. Өсте-өстенә явып торган карлар җил себертмәсе һәм анын үзеннән килгән җилдә буранга әверелеп ала, ап-ак кар кан булып кызара, әле генә Гариф абыйларынын аягындагы яхшы күн итек кебек аяк астында шыгырдаган, он кебек порхылдаган карлар бер караганда кинәттән җепшегән, юеш ләтчәгә, икенче караганда киредән коры онга әйләнә сымак. Ул таштан авыр тоелган чангыларына бер карап, бер, ике карап, ике җылый иде.Җыларлык та шул: менә бүген, 1955 елнын 22 февралендә, Эстәрле белән Ырымбур урталыгы, дөресрәге, Камышлы һәм Олы Кәркәле авыллары арасында яткан чана юлы янәшәсеннән йөгергән нәзек чангы юлы, урманнар-таулар, юл буендагы көрттән тырпаеп торган маяк- чыбыклар, ботакларын бәс сарган агачлар, моны күргән һәм күрмәгән, бу хакта белгән һәм белмәгән җәнлек-җанварлар—барысы иртәгә булачак Совет армиясе бәйрәме хөрмәтенә, өйләдән сон, сонгы дәрес итеп үткәрелгән мәктәпкүләм чангы ярышы вакытында җир йөзен тан калдырырлык, ин кискен, драматик, кем белә, бәлки сирәкләрдән-сирәк фаҗиганен сүзсез шаһитлары иде. Мәктәпнен ин җитез чангычысын, кая ди беренче урынны яулау, икенче, унынчы, хәтта илленче урынны яулый алмау гарьлеге, бары тик беренчелеккә ирешү комары, туйганчы дан туртасын эчү, танылуны тансыклау аркасында финишка да барып җитә алмау хурлыгы көтә иде...
Арттан лапы-лопы килеп тагын да кемнендер куып килгәне ишетелә. Малайнын туры йөзе чалшайды, чырае сытылды. Сунарчыдан качып килгән боланмыни!..Менә-менә куып җитәр, җинел авыл чангысы белән анын авыр чит ил чангыларына басар һәм ул сөрлегеп авар кебек тоела Канәгатькә. Күзләрен генә түгел, арка үзәкләрен әчетеп, кара тир йөгерде. Ул бүген үзендә беренче тапкыр сәер, ят тойгы яратылганын сизенде: бу тойгы ярату-яратмаудан өстен иде.Беренче буласы килү никадәр көчле булса, аны узып китәргә үзләрендә көч һәм батырчылык тапкан дусларын күрә алмау, алардан кара көнчелек белән көнләшү, нәфрәт тә шулкадәр көчәя кебек иде. Арттан йөрәк маен сызып килгән теге чангы тавышы аны куып та җитми, ни өчендер узып та китми. Кем булыр? Борылып карарга курка, караса—йөрәге шартлап чыгар кебек. Кинәт Канәгатьнен туктыйсы, әнисенен бертуган абыйсы урманчы Габдрахманнын келәтеннән алынган бу мәгънәсез, зыянлы, үзе йөгертү түгел, йөгерергә бирмәүче шайтан тактасын, бу авыр чуен булып өстерәлгән яссы түмәрләрне, чучка каешлы елтыр аеллары белән бергә салып ыргытып, кыйныйсы, йодрыклап төясе, аннан, болгап-болгап, чүплек башына томырасы... Дулкынлануыннан малайнын өсте-өстенә менгән фикерләре бүленде, тыны тыгылды, йөрәге дарс-дарс тибә башлады... Нимес чангысы, имеш! Матур, унайлы, үзе шуа, тирә-якта күрелмәгән, тагын да әллә нинди серле сыйфатларга ия булган «трофей малы», имеш...»Трофей» дигәнен дә әнисе генә анлатты бит әле. Җинелүчеләрдән җинүчеләр талый торган мал шулай атала икән. «Безнен Габдрахман абзый да җинеп кайтты инде, ичмасам!—дип өзгәләнде әнисе бер тапкыр.—Юньләп сугыш та күрмәгән әтрәк-әләмнәр машиналар, машиналарына төяп, йөк-йөк мануфактур, кием-салым алып кайтсалар, безнен абзый Берлинга барып җитеп, калхуз трахтырына магнита дигән тун тимер һәм үзенә, лисничигә
кирәк булыр дип, шушы урман чангысы дигән тун түмәр күтәреп кайткан, адәм тәганәсе! Анысы да келәтендә аунап ята!..» Әйе, аны көлкегә калдырган трофей чангылар урынына «Сәнкә» урманнарыннан кар ерып, үзе алып кайткан, үзе юнган, мунча парында үзе бөккән, инде дә шушы минутларда бәлки җылый-җылый аны чоланнары почмагында көтеп утырган, гади юкә баулы, майсыз да майлагандай итеп шуа торган иске өрәнге чангыларын тагып, барысын да узып китеп, беренче булып киләсе килеп китте...И-и-их!.. Кая ди ул! Ахмак!.. Юләр!.. Җитәр-җитмәс!.. Кая ди монда узу? Финишка барып егыла алсан, рәхмәт! Сыйныфташлары, мәктәбе нәрсә уйлый икән?
Менә авыл үре текәсендәге «Фәтхулла чишмәсе» дә күренде. Сабырлыгыннан иренен тешләгән Канәгать артына борылып, нәфрәтле карашы белән яланны көйдереп алды: аны узудан тыелып килгән малай... якын дусты Кыяметдин үзе иде!
—Уз!—диде ул туктап.—Узып кит!..
—Мин сине узалмыйм, Канәгать!—дип кычкырды Кыяметдин.—Син беренче булырга тиеш иден!.. Әйдә, мин синен арттан, бергә барыйк!..
—Уз дим мин сина!—дип зәһәрләнеп кычкырды күзләреннән коры яшеннәр очырган Канәгать.—Минем аркамда гына артка тәгәрәмә, парин!..
Кыяметдиннен Бәләкәй Авыл малайларынын атаманы булган җан дусты Канәгатьне тынламый көченнән килми иде. Ул анардан шөлли дә иде.
—Ярар, үзен әйткәч...—диде ул җирдән карашын күтәрмичә.—Ярар, үзен кушкач... Син барыбер дә беренче!..—Ул теләр-теләмәс кенә читкә чыгып, янадан эзгә төште һәм үпкәчел тавыш белән мыгырданды.—Әйткән идем мин сина...Тынламадын...
Кыяметдин ботак үзәгенә керергә теләми кәкрәйгән кадак кебек, боргалана-сыргалана, анардан ераклаша башлады.Дусларнын аралары якын, максатлары ерак иде шул.
Канәгатьнен гарьлегеннән анавы каеннарга эленгән ап-ак бәсле чук булып салкында катасы, шушы яланнарда мәнгегә торып каласы килде Ул җылый-җылый авыр сабан тарта, авыр сабан тарта-тарта җылый иде. Җылаганда күзләрендәге зәнгәре юыла һәм җиргә коелгандай итте. Шулай, әнисенен «чангы дигән түмәр»нен бабасы келәтендә аунап ятуы бик нык хәтеренә сенеп калган иде малайнын. Күрде ул аларны бабасы келәтендә бер тапкыр форсатын табып. Дөрестән дә шулай икән шул. Аунамыйлар аунавын. Бабасы аларны тагып, сирәкләп булса да төлке, куян сунарына чыгып кергәли. Табаннары кин, бер карыш булыр, үзләре уймак башлы, май сылангандай мыймылдап торган чангыларны күреп, малай ул чакта ук «И-их, бер генә тапкыр шушыларда җилдерәсе иде!» дип ымсынып та куйган иде югыйсә. Бирәсе килсә колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, мондый форсат та туып куйды бит әле. Әмма дә үз кулы белән келәттән алып чыккан шушы «нәмәстәләр» аны бөтен мәктәп алдында хурлыкка калдырыр дип уйлаган идеме? Юк!.. Ничегрәк килеп чыгуын кара син анын, ә? Физкультура укытучысы Гариф абыйлары җитеп килгән Совет Армиясе бәйрәме хөрмәтенә мәктәпкүләм чангы ярышлары үтәчәген хәбәр итеп, ярышка «пулный баявой выклад» килергә кушты.Бусы нәрсә була икән тагын дип аптырап торганда тагын да шул Песи Хәнифе:
—Абый, пулный выкладны анлатыгыз әле?—дип сорап куймасынмы!
Үткән җәйдә генә хезмәттән кайткан, шуна хәрби киемнәрен дә салып өлгермәгән абыйлары сүзне кыска тотты:
—Пулный баявой выклад—итты афтамат, если ес, ыручный пуләмүт, дискы-патрун, гранат, противогаз, вчә амунитсия, сухой паюк, консервы, ызначит...
— Абый, аларнын берсе дә бездә юк бит!—дип шаулашты балалар.—Алар бездә юк!..
—Разговорчики! —дип кырт кисте абыйлары.—Итты не имет никакой эзнәчинйе.—Сез будущымда салдат. Вишмишугыгызга груз урынына утын түмәре салсагыз дә мужны, ызначит!..
—Ә кәнсирвәсе нәрсә? Аны каян алыйк?
—Ну и ышту кәнсирвә?..—дип тешләрен ыржайтып көләргә тырышты укытучылары.—Әтнә кәнсирвә—дела нет, два кәнсирвә—тела нет...
Шунын белән сөйләшү беткән дә булыр иде, әгәр аны Канәгать озайтмаса. Теленә тилчә чыккыры!..
—Ә менә чын...фабрик чангысы белән килергә ярыймы, Гариф абый?—дип сорады ул бабасы келәтендәге үзләре очыртып йөгертә торган чангыларны исенә төшереп.
—Хет йортыгыздагы чуртыгызны җигеп килегез!—диде укытучылары.— Первый гына булыгыз, панятны? Бу—вапирвых. Вафтарых, Сибгатуллин, сездә никакуй фабричный чангы быть не може. Этта —Аз-зия. Этта тибе —ни Яврупа....
Шулай серле, әллә нинди, һич кенә дә кеше анламас сүзләр кулланып сөйли дә, шулай иткән саен башкалардан акыллырак саналам дип, күрәсен, араларны бутый аларнын абыйлары. Үзе гел генә урысча сөйләргә тырыша. Шунын аркасында ана армиядән кайткач та «Урыс Гариф» дигән ләкаб тә ябешеп калган. Халыкнын теле сөяксез, бер сөйли башласа, туктатып булмый бит инде аны. Имеш, авылга кайткан көннәрендә туганнары белән дә татарча сөйләшмәгән. «Әни, сөт бир!» дип әйтәсе урында «Мошмыйка, дай малака» дип кенә җиффәргән, имеш. Дөрестерме-түгелдерме, Фәйзулла бабайларнын улы үзен армиядә Гриф Фәмич дип кенә йөрткән икән. Булыр, булыр.
Шулай иткән саен хикмәтлерәк, акыллырак күренәм дип уйлыйдыр инде, күрәсен. Канәгать бу юлы да бер нәрсә анламады. Шулай да:
—Юк, Гариф абый, ялгышасыз! Бар бездә андый чангы!.. Андый чангы бары бездә генә!..—дип әйтеп өлгерде.
—Не пәнимәю!..
Абыйларынын чәчәк авыруыннан калган шадра йөзе ярмаланды. Әгәр мона кадәр анын үзен анламасалар, хәзер ул үзе башкаларны анламый иде. Ул аптыраган кыяфәт белән кулбашын сикертте.
—Ә менә «VIKTORIA» дигәне нәрсә була анын, абый?—дип сорады Канәгать.
—Ызнат та я ызнаю. Вәт син, малайка, күпне белмә, тиз картаерсын!— диде ул урынында таптанып.—Ышту за писсимизм? Ты давай оптимизм!.. Ысмәтри, кәк билый эсниг тичут!..
Әмма укуытучы тарафыннан булган бу тузыну башкаларга җитә калды. Китте Канәгатьне сораулар белән кысрыклаулар: син нәрсә юкны сөйлисен? Нинди була ди ул «чын чангы»? Фабрикныкы, имеш? Тапкан!..Каян чокып чыгарган, диген? Әй, шыттырса шыттыра инде бу Колтамак ярпачы!..
Канәгатьнен үз кайгысы үзендә иде. Чын чангылар турында ни дип кузгатты икән инде ул сүзне?
Алар Олы Авыл белән Кече Авыл арасындагы өч чакрымны җәяү йөреп укыйлар. Чын чангы турындагы өстәмә сораулар белән үзен газаплаттырмас, иртәгәсен шулай тыныч кына, тыйнак кына итеп җир йөзендә күрелмәгән чангыларда беренче булып килеп тан калдырырга уйлаган Канәгать мәктәптән туган авылларына гадәттәге олы юлдан сыйныфташлары белән түгел, ә бәлки алардан аерылып, иртәгәсен дә, күренмичә, шушыннан гына барырмын дигән нияттә кар ерып, җәйге сукмакны табаннары белән капшый-капшый, эз салып кайтты.
Әле генә урманнарын әйләнеп кереп, бурлы атын тугарып маташкан бабасы аны, син нәрсә аяк астында чуаласын, дигәндәй:
—Нишләп йөрисен, бугашап?..—дип, гадәтенчә, кырыс каршылады.
Бабасы бу бүрегендә киналардагы япун самураена охшаган. Бүреген салса, чебен шуып төшәрлек дәрәҗәдәге шома пеләше ачылачак, ул мангае белән бергә кушылып, озын, ат танавы кебек озын, очлы танавына килеп тоташачак. Орлык та орлык, бабасы да орлык. Нәкъ Канәгать кебек. Күзләре исә кояшка карарга ярамаган кешенекедәй кысыклар. Күз дә түгел, бер сызык кына.Шундый да кысык күзләре белән урмандагы
кырмыскаларга кадәр ничек шулай яхшы күрә икән ул? Канәгатьнен күзләре дә нәселдән- нәсәптән кысык. Әмма ул яхшы күрә.
—Безнен мәктәптә... иртәгә... пулный буявай выклад... чангы ярышлары...—дип этенә-төртенә анлатырга тотынды малай.—Җинүчеләрне башта районга, аннан Уфага, аннан Мәскәүгә, аннан...—Малай нәрсә әйтергә белмичә бөтенләй төртелеп калды.—... әллә кайларга алып барачаклар!..
—Пулный выклад, дисен. Әмунитсиягез бармыни?
—Бар, бар!—дип кычкырып җибәрде ул, бернәрсә анламаса да.—Булмый, диме!..Тулып ята ул!..
—Нәрсәгез, мәсәлән?
—Юк дисән, бар... Бар дисән, бернәрсә дә юк инде ул. Афтамат та юк. Кәнсирвә дә юк. Ашарга ипекәй дә юк. Абыйга бу хакта әйттек. Ул вчарауна яхшылап ашарга, аркабыздагы вишмишукка утын түмәре салырга кушты.
Бабасынын йөзен биләп алган кырыслык шундук юкка чыкты. Ул пырхылдап көлеп җибәрүдән чак тыелып калды.
—Ә синен, чыпчык чәчкәсе, бик җинәсен киләме?
Күзе җете зәнгәр булганы өчен аны бабасы шулай дип атый. Барлык нәселләре белән янып торган зәнгәр күзле булгач, нишләсен инде?!
—Әйе, бабай, бик килә!—дип кычкырып җибәрде кар өстенә лапылдап төшкән камытны күтәреп, ничек булса да ярдәм итәргә тырышкан малай бабасын сүзеннән эләктереп алып.—Бик тә җинәсем килә! Мин бит мәктәптә беренче чангычы!..
—Йә-йә. Мактанырга дигәндә... сине куш. Ә менә миннән сина ни кирәк?—Инде чана тәртәләре дә, кулыннан ычкынып китеп, тунгалакка төшеп донгырдаган унайга бабасы ана укталып калды.
Эш уна, димәк. Бабасы эреде. Була бу болай булгач.Малай тулган айдай елмаеп җибәргәнен сизми дә калды.
—Мин синнән, бабай, ярышка... әнә теге...—Канәгать кулын сузып келәткә күрсәтте.—Фабрик чангыларынны биреп тормассын микән, дип килгән идем... Ватмам-сындырмам, өф итеп кенә тотармын...
—Ватмам-сындырмам...—Бабасы тагын кеткелдәгәндәй итте.—Алар синен үзеннен биленне сындырмасын. Авыр алар. Кәк-никәк, нимесләрнен урман-тау гаскәрләре өчен ясаткан чаңгылары...
Бу яңалыктан соң малайның шатлыгы эчен тишеп тышка чыга башлады. Менә нинди чаңгыларда барачак ул иртәгәсе ярышка!.. Белеп торсыннар, күреп торсыннар. Мондый чаңгылар бөтен ЫСЫСЫРда башка беркемдә дә юк!..
—Кем үткәрә соң ул ярышларны?
—Гариф абый.
—Ә-ә-ә. Урыс Гариф. Армиягә Гариф Фәйзуллович булып киткән иде, Гриф Фәмич булып кайтты, дуңгыз. Пашпортына да, ваянбилетына да шулай яздырган. Аны әле халыкта «Макаруныч» та диләр...
Монысы малай өчен яңалык иде. Әмма ул аңа игътибар итмәде.
—Әйе. Аны Олы Авылда чынлап та Урыс Гариф дип йөртәләр икән...— дип кенә куйды ул.—Безгә дә урысча гына сөйләшергә куша. Берәр нәрсә булса, «Азия!» дип авызны каплый.
—Алары нәрсә була тагын?—диде бабасы атын лапас астына таба җитәкләп.—Гарифныкы аныкы борчак ашы кебек булыр: өсте гөбердәп кайный, асты—туң борчак...
—Бу уку елы башыннан безгә география керә башлады. Аннан да Гариф абый укыта. Без Азия дигән җирдә яшибез икән. Ә ул безгә «Азиядә яшәмәгез, Яврупада яшәгез! Җирнең кендеге—Яврупа!—дип кычкыра.—Настояшный акыл Явропадан чыккан, ә менә сезгә, Азиягә, килеп җитмәгән!»
—Ә ул үзе кайда яши? Кайда басып тора? Әзиядәме, Аурудамы? —Бабасы атын аранга кертте, утлыгына чанасыннан яшеле коелып торган хуш исле печән ыргытты.
Аннан, ат алдындагы күбәдән бер учма печән учлап, бурлысының янбашларындагы карны сыпыра башлады.—Урысча гына сөйләшкәч, нык алга киткән кеше була инде ул... Сак булырга кирәк!..
—Белмим,—диде малай беркатлылык белән.—Сорармын әле. Безгә ул өч фәннән керә. Физкультура, география һәм нимес теле.
—Нимесчә беләме соң? Сөйлиме?
—Сөйли дип... Ярты елда хәрефләр өйрәтте. Капут. Зер гут. Хенде хох дигән сүзләрне, киналардан ишетеп, үзебез дә белә идек. Ә ул... ачуы килгәндә... нимесчә бик яхшы сүгенә икән!..
—Ничегрәк итеп?
—Күп инде алар. Иң еш кабатлаганы - дие муттер, шварцен пульзен... Нәрсә була икән ул, бабай?
—Каян беләсең аны. Болай ук булгач, белә инде, нибуч. Мин үзем бу кадәресен белмим. Кара син аны, биш класс кына белем белән киткән Гариф!.. Укыткач та укытканнар икән бу армиядә!...—Бабасының авыз читендә елмаю яктырып сүнде.—Юкка макарунник булмаган, димәк...
Бу Канәгатьнең ишеткән сүзе түгел иде. Келәттән күзен алмыйча шушы ук келәткә юлны күрсәтергә ашыкмаган бабасының күңелен йомшартыр өчен үзенә кирәкмәсә дә сораштырган булды:
—Кем ул макарунник, бабай? Кешеме? Әллә ашый торган нәрсәме?
—И-и, бәлеш авыз!.. Һәрхәлдә ботка-мазар түгел, ымсынма. Ашый торган камыр азыгы да!.. Кеше дә!.. Мин ул макарун дигән кипкән, тишекле камырны беренче тапкыр Кавказ фронтында итальян гаскәрләрендә күрдем...—дип сөйләп китте бабасы ачыла төшеп.—Каһәр тәмле нәрсә ул. Авызны ачып өлгермисең, шуып кереп тә китә. Сугыштан соң безнең армияне дә Сталин бабаң макарун тәрбиясенә күчертте...
—Ә макаруннигы кем?—дип кыешты малай.—Гариф абыйның макарунга ни катнашы бар?
—И-и-и, ничек кенә бар әле!..—дип кычкырып җибәрде бабасы.—Гриф Фәмич сугыштан соң ач авылына кайтудан баш тартып, шул макарун ялына ун ел чамасы армиядә яшьләрне айт-двага өйрәткән кеше. Белеп тор!.. Үз теләге белән хәрби хезмәткә ялланып, яшьләрнен иманын сауган сержант- старшина халкын «макарунник» дип йөртәләр... Син аларнын камчыларын сыртында тоярсын әле!..
Ләкин малайнын бөтен уе һаман кулга төшмәгән чангыларда иде.
—Күзен очлы синен. Әнә шунда, келәттә!..—диде бабасы ниһаять.— Мәтри аны, тыебрак бар! Германнын үзеннән. Трофей!.. Синнән алдан йөгереп, үзенне йөгендереп куймасыннар!..
Булды болай булгач! Ике сикереп, бер атлап, Канәгать келәткә керде, төрле капчыклар, әрҗәләр, мунчага дигән каен себеркеләре, җиләк тәлгәшләре, дару үләннәре бәйләмнәре арасыннан почмакта аны көтеп саргайган, сыртына «VIKTORIA» дип язылган дөньядагы ин матур, уймак борынлы, шома, җыйнак, кар өстеннән йөзеп кенә очачак, аны Уфаларга, ил буенча ярышларга алып барачак чангыларны эләктереп, килеп тә чыкты. Ана бабасы чангыларны менә-менә кире тартып алыр кебек иде. Аныкын белмәссен. Тәртәсе - зирек. Минуты - кадерле! Тоткарланмаска! Шалт, Мөхәммәтҗан!..
Әмма ниндидер тойгы аны туктатты, гүя ул бабасына әйтәсе рәхмәт урынына бер кечкенә сорау биргәнен сизми дә калды:
—Бабай, «VIKTORIA» дигән нәрсәне анлата икән?
—Ычкын моннан, малын кулында чакта...—диде гадәти кырыс хәленә кайткан бабасы.—Ул кадәресен үк белергә мин сина прафисыр түгел. Анысын шул макарунычыгыздан сорашырсын!..
Малай бабасынын «макарун» дигән гыйбарәгә нинди аерым тирән мәгънә салып, нинди киная, кимсетү белән әйтүен эләктереп җиткерә алмый иде, әлбәттә. Ул
татарлардан мондый армия «комыклары» —«макаруныч»ларнын сан ягыннан, урыс белән кахулдан кала, өченче урында торуларын, татар авылына еш кына «сөйкемле» марҗа, тәмәке, аракы, урысча сүгенү, чит- ят сүзләр, гадәтләр алып кайткан, күн итек-пәртүпи шыгырдатып фарчит иткән, ил-тел, милләт казнасын шактый җимереп, дәүләттә тоташ бер катлам булып яшәгәнлекләрен белә алмый иде...
—Син, улым, артык яктылыкка ашыкма,—диде инде болдырга ук күтәрелеп, кожанын сала башлаган бабасы.—Син энгер-менгердәрәк торырга тырыш, ярыймы? Яхшы кеше—дару кебек: карангыда бозылмый...
Кояштай балкыган малай яшен тизлегендә урыс капка аша урамга атылып чыкты. Булды бу!.. VIKTORIA!.. Шунысы кызык, үз телләрен нечкә белгән, үзара кошлар кебек сайрап анлашкан бала һәм баба, көтелмәгән шартларда—авылга килгән чутсыз-сансыз эрвәлүтсияләр, сугышлар, кулак калдыклары, дошман элемент буларак, чит-ят якларга куылып, урман кисү, торф чыгару кебек эшләргә күпләп китү-кайтулар аша кергән ят тел сүз-атамаларынын шактый булуы аркасында алар, икесе бер милләт баласы,туганнан туган, чит кешеләр кебек, бер-берсен анламыйлар һәм бу хәлгә аптырамыйлар да иде...
Ул чангыларны мәктәпкә барып җиткәнче беркемгә күрсәтмәскә тиеш. Беркемгә. Күрсәтсә дә, Кыяметдингә генә. Анысын да яшерен һәм башка беркемгә дә әйтмәскә дип кисәтеп кенә. Килде ана кич белән Кыяметдин. Чангыларнын ышанычлы ныклыгы анын һушын алды. «Авыррак түгел микән? Моны сөйрәр өчен кимендә бер пот ит йомдырырга кирәк...—диде дусты шикләнә төшеп.—Шуып карадынмы сон?» «Юк,—диде Канәгать эре генә.—Потлап ит ашарга миндә Әндри казнасы юк. Ярышка чыкмый торып, мәгънәсезгә хәлемне бетермәячәкмен. Иртәгә мин мәктәпкә туры юлдан, «Бүләк» урманы аша җәйге сукмактан барачакмын. Мине олы юлда көтмә.» Ярышта беренче булып килү теләгеннән исергән һәм үзен шундый сынаулар алдына куйган дустын Кыяметдин ничек кенә кире күндерергә тырышса да, ниятеннән кайтара алмады.
Менә ул, шушы үзе күтәргән фетнәнен корбаны, чак-чак юлдан сөйрәлә. Әнә, арттан аны тагын да кемдер куып җитеп килә. Тагын да кем булыр?! Ә малайнын хәле чынлап та мөшкел иде. Тирә-якта кул сузып ярдәм сорарлык, ул ярдәмне бирерлек бернинди көч юк иде. Анын ин ачуын китергәне —иске чангыларда алда килеп, трофей чангыларда артка калуы иде. Ул юлнын ин кискен урыны «Фәтхулла» чишмәсенә якынлашып килә икән килүен. Их, ничекләр менеп җитәргә дә, ничекләр генә финиш таягы каршында тунган күзле олы түмәр булып басып торган физкультура укытучысы янына барып җитәргә?! Барып җитәрме? Юлда егылып калмасмы? Мәктәп ихатасына кереп азапланыргамы? Анын колак төбендә ихахайлап көлгән тавышлар янарды. Әйе, кичә—алдынгы, бүген—ин сонгысыннан иде. Кайчандыр матур, җыйнак күренгән яссы чангылар ана хәзер ямьсездән дә ямьсез, шөкәтсез, ботаклары тазартылмаган бүрәнәләр булып күренде. Аларга карап, чангыларны гына түгел, башкаларны яратуы да нәфрәткә әверелде. Бу гади көнләшү генә түгел, ирләр корына кереп килгән малайнын җаныннан әрнеп чыгып, көч-кодрәттән яратылган җитезлек намы—ир-ат горурлыгыннан туган чәм иде. Йөрәге күкрәк читлегенә сыя алмастай булып дулый, котыра, колаклары шаулый, чәчләреннән, мангаеннан агып төшкән тозлы тир күзләрен әчеттерә. Үзенә көч бирмәс микән дигәндәй ул мәктәп ихатасында күн итекләренен кап-кара борыннарын кара тычкан булып ак кар эченнән борынлатып чыгарган һәм «бөек оештыручы» кыяфәтендә басып торган укытучысынын чыраен күз алдына китерергә тырышты. Әнә, күр, ул сине көтеп, кулындагы дәфтәр битенә ах та ух килеп утын күтәреп килүчеләрне теркәп тора: «Первай!.. Фтаруй!.. Третий!..» «VIKTORIA» чангысында беренче килергә тиешле Канәгатебез генә күренми!»—дип тә җибәрәдер әле ул. Юк, ярдәм итми иде Гариф абыйсынын җилдерелгән ат эчәгесе кебек конгырт чырае. Инде хәзер чангылары астында кар да шыгырдамый, бары песи баласы кебек мыяулый гына иде. Ул сытып өзәрдәй булып чангы таякларын кысты. Телендә
ниндидер җылы, тозлы тәм тойды. Ул тешнәлгән ирененнән саркылган канны читкә төкерде.
Ни өчендер Тукайнын «Шүрәле»се исенә төште.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе, Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мүгезе...
Мү-ү-гез-зе!.. И-и-их!
«Фәтхулла чишмәсе»нә күп дигәндә ике йөз адым калгандыр. Чангы юлы сирәк каеннар арасынан килде-килде дә , текә үргә күтәрелә башлады. Алга, Канәгать, алга! Аны куып килгән авазлар да күтәрелә иде анын белән бергә. Бу куркыныч мизгел иде. Малайнын күз алдында Рух —үз ихаталарындагы Ак Аргамак башы пәйда булды. Карлар камалышыннан алып чык, Ат Башым!..Ул баштан өстәмә көч, дәрман көтте. «Алга, Канәгать, алга!—диде Ат Башы.—Көч-куәт үзендә генә!» Юк, ана Ак Аргамак башы да ярдәм итә алмады. Канәгатьнен бу минутта чангы эзенә бер күз алмасы төшеп челпәрәмә килгәндәй булды.Артыннан килә теге пыяла кискән тавыш, куып җитеп килә. Кем булыр? Малайнын алдына йөзен дә күрми үскән атасынын рухы килде. Ул кырынмаган һәм йолдызлы пилоткада иде. «Алгамы, әти, арткамы?» «Алга!» диде әтисе. «Туктыйммы, әти, туктамыйммы?» «Туктама!»,—диде әтисе. Юк, ничек кенә талпынып, очынып карамасын, очыну, хыял, коры теләү-ярпачлык белән генә максатка ирешеп булмый икән; хәлсезләнеп, камыш кебек сыгылып төшкән буыннар аны барыбер дә тыңламый иде. Юк, Ак Аргамак башы, Ата Башы рухлары да йөзгә бәреп яуган карларда юкка чыктылар. Моңа кадәр бик көчле булса да, хәзер ул көчсез, бик көчсез иде.Аңа бары көч, үз көче кирәк иде. Канәгатьнең инде икенче күз алмасы чаңгыларына төшеп челпәрәмә килгәндәй булды...Әнә кемдер.. ниндердер шәүлә... узгандай итә...Канәгатьнең күзен кан басты. Шәүлә сул тарафтан аны узып та бара, әнә, инде уздым дигәндә генә шәүләнең карчыганыкыдай елтыр күзләре «Менә шулай да була ул!» дигән сыман утлы кылычлар айкатып, инде Канәгатьнең иңеннән башын кыеп алгандай итте дә, чаңгы эзләренә төшеп туктап калды.
Бу Хәдичә иде. Аның элек киез итекләрен тутырып, бүлтәеп чыга торган нәфис аяк балтырлары бу юлы малайга фил боты кебек юан күренде. «Хәдичә түгел, Хәдичурт син!» —дип пышылдады ул. Инде аңа хәзер чаңгы юлына чамасын белми сөйләгән теле өзелеп төшкәндәй тоелды. Киләчәктә аны кем дип атаячаклар? «Чатан Хәдичә узган Канәгать» дип. Нокта шунда куелачак.
—Син юк өчен бетеренмә... Син болай да беренче!..—диде аңа таба борылган Хәдичә йомшак кына итеп.—Мә, минем чаңгыларымны киеп ал да!... Ә мин синекеләрне күтәреп кайтырмын...
Канәгатьнең бу рәхимле сүзләрдән соң башы әйләнеп китте. Ләкин кеше чаңгысын киеп башкаларны узу бәхете инде аңа тәтеми иде.Ул инде гарьлекнең икенче казанында кайнады.
—Рәхмәт, Хәдичә...—диде ул сүзләрне авырлык белән сайлап.—Онытмам, Хәдичә...Син бүген үзең беренче!.. Син бүген беренче тапкыр чаңгыга басып, безнең барыбызны да җиңдең...Юлыңны дәвам ит!..
—Шулай дисеңме? Ярар, алай булгач...—диде кыз һәм акчарлак сыман талпына-талпына ераклаша да башлады...
Артта аны узачак кеше калмаган иде.Ул кола яланда япа-ялгыз иде.
Инде ашыйсы да килми, ашказаны бербөтен ташказаны булып каткан, бар дөньяга һәм үзенә нәфрәт белән тулган иде.
Ул урынында чайкала-чайкала аркасындагы токчаен салды, утын түмәрен чыгарып, каен төбенә томырды. Аңа авызларын ерган сыйныфташлары алдында «буш чаңгы» күтәргән хәлдә финишка барып, көлкегә калырга ярамый иде. Бүген таңда беренче булам дип уянган, беренче булам дип авылыннан чыккан, карлар ярып,
мәктәбенә беренче булып килгән, җиңү хакына стартка баскан Канәгать авылына җиңелүче булып кайтырга мәҗбүр иде...Чабаталарын әлүмин аеллардан арындырып, җансыз тактага әйләнгән чаңгыларын иңенә күтәрде һәм кып-кызыл кан булып күренгән җирдән карашын алмыйча, авыл очына, дөресрәге, мәктәпкә кереп тормыйча, Бәләкәй Авылга алып чыга торган юл чатына таба юнәлде.
«Иске бай кызганчык була, яңа бай мактанчык була»,—дип юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең. Макталды!..
Аңа бүген җил дә каршы иде. Башка кайгыларын онытып, ул дөньядагы барлык кешеләргә каршы барлык җилләрне каһәрләде.Ат тояклары, чана эзләре белән тапталган юлдан «Бүләк» урманы түбәсенә җиткәч, нәрсәдер тезенә китереп сукты, кендек җебе өзелгәндәй итте һәм ул иңендәге трофей чаңгылары белән юл уртасына ауды. Чамадан тыш авыр, күтәрә алмаган йөкне күтәреп, адәм көлкесенә калудан хәл өстендә йөгенгән малай берме- икеме секундка аңын югалтты. Бу секундлар ел шикелле озак тоелды. Менә ул аңына килде һәм канын ялаган эт баласы шикелле шыңшып кына елый башлады. Юк, бу гадәти елау да түгел иде. Бу гарьлектән, үкенүдән, үзенең иске, көмеш ярымай кебек матур, җыйнак өрәңге чаңгыларын сагынудан, тормышның әле аңа билгеле булмаска тиеш булып та, үз тырышлыгы, ашыгуы нәтиҗәсендә иртәрәк билгеле булган кануннарының үзенә китергән газапларын аңлаудан яратылган иңрәү, үксү иде. Аның белән бергә тирдән туңган юка әдрәс бишмәте, чачакланып тузган чабаталары, «сугышка барырга һәрчак әзер» токчай-вишмишугы, ярсу җилләрдән гүләгән «Бүләк» урманнары да иңри, үкси иде. Башкаларны җиңәлсәң дә, үзеңне җиңеп булмый икән. Аңа бу таулар, бу урманнар бу мизгелдә матур булудан бигрәк, ниндидер куркыныч, аһ-зар мәхшәре вакытында яратылган табигый байлык буларак күренә һәм кыр өстендә япа-ялгыз яткан малайны үзләренең гел канәгать барлык-муллыклары белән кимсетәләр иде. Син җир йөзендәге иң матур кыз Хәдичәне генә ал. Хәлиткеч мизгелдә хәлиткеч сүзен таба алган кызый аңа хәзер матурлык чыганагыннан бигрәк үзендә булмаган акыл чыганагы булып күренде.Кем уйлаган? Аһ, бу нимесләр! Алар аның әтисен генә түгел, елтыр аеллы чаңгылары белән җиңүен дә тартып алдылар! Беркем белмәгән-аңламаган VIKTORIA, имеш? Шушымы Гариф абыйларының җир кендеге булган мактаулы Яврупасы?! Шушымы аның әле ул туң бозлар өстендә кендек җебен өздереп яткан Азиясе?!
Кинәт аның колагына чек-черек килеп чыелдаган авазлар ишетелде. Ул яткан җиреннән сагаеп кына башын күтәрде. Анда, чана табаннары белән каезланып беткән ат юлында, үзе белән янәшәдә генә, әле туңып та өлгермәгән җылы ат тизәге алкаларында чыпчыклар типченә иде. Аның кысык күзләре бу түгәрәк алкаларны энә күзеннән үткәзде һәм аларда ат ашказанында эшкәртелеп тә исән калган ак солыларны шәйләп алды. Чыпчыклар ат карыныннан чыккан тере солыларны берсеннән икенчесенә калдырып, тибешми-тешләшми, талашмый-гаугалашмый гына бүлешеп, тыйнак иман, түзем белән чүплиләр иде.Җир йөзендә алардан да шат, алардан да канәгать җан ияләре булмагандыр. Малай көлемсерәп куйды. Куе кара карлы томаннар яктыргандай итте. Дөнья матур, төгәл, бөтен иде. Ул үксүеннән туктады. Аның өчен Җир уртасы, аның Яврупасы менә шушы җылы, парланып-буланып яткан алкаларда чүпләнеп азапланган чыпчыкларда, шушы алтын солыларда иде. Шушыны аңлау аның өчен гүя бүгенге җиңүнең иң зурысы иде. Җир йөзендә унөч елга якын яшәп, шушы яңа чаңгылар һәм шушы секундлар аны ир-егет итеп җитештерде түгелме? Әгәр шулар булмаса, ул бу морадка кайчан ирешкән булыр иде икән?
Ниһаять ул авызы колагына җиткәнче елмайды. Аның күз сызыклары очында яшь бөртекләре җемелдәде. Бу яшьтә гүя элеккеге кайгы шатлыкка, нәфрәт мәхәббәткә, хөсет-көнчелек ихлас теләктәшлеккә, искелек яңалыкка, яңалык искелеккә әйләнеп кайтып, һәркайсы үз урынына утырган иде. Аның бар дөньяны, барлык кешеләрне кызганасы, кочасы килде.Йә, әйт, тыштан гына кырыс күренгән Габдрахман бабасы
искиткеч хикмәтле, үзенчә бер әкәмәт җан иясе түгелме? Аның белән урманда һәр бүре, төлке, куян кулларын сузып исәнләшеп китә... Шушы трофей чаңгыларын биреп, ул сине шушы үлемсез чыпчыкларга якынайтмадымы? Гариф абыйлары ни- нәрсәсе белән начар? Шулай ук үзенчә кабатланмас зат, тел белмәгән татар баласы, сугышларны үтеп, дошманны җиңеп кайтып, армия макарунында әл-хәл алып, ачлык-ялангачлыктан чыга алмаган туган авылында аларны, йөзләгән Канәгатьләрне, хәленнән килгәнчә Яврупага таба өстерәмиме? Җан дусты Кыяметдин хәзер мәктәптә аның өчен кызармыймы? Кызарма, дустым! Җиңү безнең якта!..Хәдичәсен ал. Нинди дә матур, нинди дә акыллы син, Хәдичә!..! Аның күзенә тагын да яшь типте. Үпкәләтмәде микән? Аны берәр юеш борын кыерсытмый микән? Кемнәндер якларга кирәкмиме?
Күктән карк-карк итеп каркылдап кар коелгандай итте. Бу тавыштан дерт итеп үзенә килгән малай урынында чалкан әйләнгәнен сизми дә калды. Күктә, каракучкыл куерымда, нәкъ аның өстендә, юк, карга түгел, канатларын колач итеп җәйгән галәмәт зур кош тирбәлә иде. Менә ул җай гына чайкалып, түбәнәйгәннән-түбәнәя барып, ана якынлаша. Канәгать инанды: бу бөркет һәм Ырымбур далаларыннан аларнын тарафларына, Габдрахман бабасы әйткәнчә, бары тик кышын кышлауга килә, гадәттә эре мал үләксәсе белән туклана, карыны ач вакытында корбанына томырылып, томшыгында каз-үрдәкне генә түгел, бозау, сарык бәрәне кебек вак малны да күтәреп алып китә ала торган ин дәһшәтле бөркетнен бер төре —лачын, лачын-сапсан иде. Сәер хәл: аяк асларындагы тизәктәге тере солылардан башка бернәрсәне күрмәгән чыпчыклар янында «чыпчыклар күп—ул ялгыз, ятим» булган булса, хәзер ул галәм куначасыннан бар дөньяны тигез күреп, үзенә таба төшеп килгән бердәнбер лачын астында ятимлектән котылып, күкрәгендә ниндидер бергәлек, күмәклек, мәгъруранә сабырлык тойды. Куркудан түгел, ниндидер галәми дулкынланудан малайнын тамагы кипте. Ул үзе дә сизмәстән, яткан унайдан капшанып, калтыранган бармаклары белән чеметеп, кар очтыгын капты. Ана хәл кергәндәй итте.
Лачын түбәнәя иде.
Малай күз ачып йомганчы сикереп торды. Аяк астындагы чыпчыклар өере фырылдап юкка чыкты. Ул тау текәсендәге урманнарны янгыратып, чангы таягы белән селтәнә башлады:
—Юк, мин үләксә түгел! Мин үләксә түгел! Мин үләксә түгел!..
Лачын янадан күккә күтәрелә башлады. Озак та үтми, ул андагы хәрәкәтсез ноктага әверелде.
Канәгать чангыларын киде, әлүмин аелларын ипле итеп каптырды, күкрәген тутырып тын алды һәм тау текәсеннән таш булып түбәнгә— Бәләкәй Авылга томырылды.
***
Өстәмә
Киләсе ярышларда яна чангыларда урынсыз калган Канәгать иске чангыларында беренчелеген кире кайтарыр.
Анысы шулай, тик без «VIKTORIA» дигән сүзнен мәгънәсен ачыкларга онытып җибәргәнбез ләбаса. Канәгать тә оныткан аны. Бу вакыйгалардан сон байтак еллар үткәч—әтисеннән сон бик иртә әнисен дә югалтып, калын урманнар, биек таулар аша инде егерме чакрым җәяү йөреп, урта мәктәпне тәмамлап, аннан ерак шәһәрдә, һөнәрчелек мәктәбендә махсус белем алып, аннан Каспий дингезе буйларында нефть эзләүдә катнашып, аннан өч ел армиядә хезмәт иткәннән сон, Казан дәүләт университетында укый башлагач кына форсат тияр ана бу риваяти төшенчәне ачыкларга:
VIKTORIA—ул латинчадан «Җинүче» дигән сүз булган икән лә.