Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЙДАН АЛА АЛАР БУ КӨЧНЕ?!

«Казан утлары»н үзем алдырып укый башлавыма быел 45 ел тула. Беренче тапкыр
журналда шигырьләрем дөнья күргән ел иде ул. Рәхмәт төшкере!—шуннан бирле даими
басылып киләм. Тик үземнең уй-фикерләремне белдереп редакция почтасына махсус хат
язарга туры килгәне булмады. Унынчы сан кулга килеп кергәч, «ниһаять форсаты
чыкты!» дип уйлап куйдым да, шушы хатны язарга утырдым.
Журналның һәр яңа санындагы шигырьләрне укудан башлап жцбәрү гадәтемә сеңгән
иде. Фәнис Яруллинның көндәлекләре бу традицияне бозды: тәүләп аңа тотынам (әгәр
хатын миннән дә өлгеррәк булып чыкмаса) һәм киләсен көтеп алам.
Мин татар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын тапкан, зур исем-дәрәҗәләргә
ирешкән каһарман әдипнең тулаем иҗатына ниндидер бәһа бирергә җыенмыйм, ул
минем бәягә мохтаҗ да түгелдер, ул еллар сынавын (нинди бәхет!—үзе исән чагында)
үткән һәм аңа бик күпләр бик күптәннән бәһане биргәннәр ич инде.
Кулга каләм алырга сез үзегез мәҗбүр иттегез: «Бу көндәлек язмалары сезгә
ошыймы? Аны укыганда нинди хисләр кичерәсез?» дип сорыйсыз соңгы санда. «Ә нигә
әле редакциядә шундый сораулар туган?»—дигән сорау куям мин дә сезгә үз чиратымда.
Җил исми яфрак селкенми дигәндәй, шик-шөбһә дә уянды күңелдә: әллә, мәйтәм, «нигә
бу әйберне бирәсез?», «нигә аны озынга сузасыз?», «нигә ул әледән-әле исемле
кешеләрнең «бакчасына» (башына) таш ыргыта да тора?» кебек сүзләр килеп ирешә
башлаганмы редакциягә? Хактыр, юктан гына тумады бу шик- шөбһәм. Чөнки дә
алдагыларында көндәлектә тулы исемнәре белән аталып килгән кешеләрнең
(күпчелектә авторның каләмдәшләре) инициаллар белән генә күрсәтелүе күңелдә
ризасызлык тудыра башлады. Әйтик, «баш редактор Р.Х., гомумән, көлә белә микән?»,
«Өченче көн М. килеп китте. Романын «Казан утлары»нда чиратсыз кертмәгәннәр»е өчен
Туфанга бик ачуы килгән». Арытабан да шулай дәвам ителсә, көндәлекләрнең
укымлылыгы тәэсир көче кимемәсме, дигән уй да уяна күңелдә. Көндәлекләрен
матбугатка әзерләгәндә пәһлеван йөрәкле Фәнис Яруллин бүгенге көндә Олимп тавы
үрендә аяк бөкләп утырган «әдәбият Аллалары»на кечтеки генә сүз тидерергә дә курка
башлаган дигән фикерне башыма да кертәсем килми.
Әйе, турысын ярып әйткәндә, Казан—«бөекләр» каласы ул. Анда бик азга гына
барсаң да, боларның кайсысы кайсысыннан «бөегрәк», кайсысы кайсысыннан «биегрәк»
икәнлеген аера алмыйча аптырашта калып та торасың. Мин яшәгән төбәкләрдән
Казаннар күренмәсә дә, «шигъри шәмем» шунда кабынганга, рухым белән гомер бакый
Казанга табынып, андагы сулышны белеп-тоеп яшәгәнгә, үземнең дә күпмедер кимәлдә
катнашым булган татар әдәби хәрәкәтенә битараф кала алмаганым өчен язам бу
күңелсезрәк юлларымны. Кичерерсез, читкәрәк тайпылып киттем, минем дә хәтер
төпләремдә күмерләр көйреп яткангадыр, күрәсең...
Ә көндәлекләр татар әдәбиятында зур вакыйга булып саналырга хаклы. Көндәлек
бит ул истәлек түгел. Матур сүз «кәгазьләренә» төрелмәгән, әдәби бизәкләргә буялмаган
чеп-чи чынбарлык чагыла анда. Кешене кичә-бүген ниләр борчыганы, ниләр йөрәген
кайнатканы, бергә кайнашкан дус-ишләрнең, каләмдәшләреңнең сиңа мөнәсәбәте
турында күңелеңдә туган уй-хисләр суынмаган килештән теркәлә бара. Шәхси хис-
фикер чагылышы дип тамгаласаң да, шәрә хакыйкать өстенлек ала. Ә хакыйкать, Фәнис
Яруллин язмышында аеруча, беркайчан да татлы булмый, ул әрем кебек—кабу белән
йөзең сытылырдай ачы була. Әгәр автор хәл-вакыйгаларга, кешеләрнең аның үзенә,
башкаларга мөнәсәбәтендә аларның холык-фигыльләренә, тышкы һәм эчке
сыйфатларына шул көндә, шул кич-иртәсендә туган кичерешләрен күңел бизмәненә
салып, хак бәяне язып куя икән (бу тәңгәлдә безнең уртаклыклар да байтак), безгә дә
аны ничек бар шулай кабул итәргә кала. Бернинди үпкәләшсез, бернинди аңлатмасыз.
Бу көндәлекләр—тормыш үзе язган, киредән төзәтмә кертергә мөмкин булмаган
документлар. Алар шуның белән кыйммәтле, алар шуның белән көчле һәм тәэсирле.
«Ошыймы?» дигәнегезгә минем җавабым шул.
Ә икенчесе: «нинди хисләр кичерәм»ме?—горурлык хисе кичерәм. Татар хатын-
кызларының асылдан-асыл вәкиле, көндәлекләрнең төп героинясы Нурсөя белән
горурланам. Исеме җисеменә туры килсә килер икән: бөтен җаны-тәне, фәрештәләр
затыннан яралган шикелле, нурдан-яктылыктан гына тукылган, күрәсең. Теркәлгән
көннәрнең һәрберсендә диярлек без шушы якты исемгә тап булабыз: «Кичә Нурсөя елап
кайтып керде», «Нурсөя бүген. гел авыртынып йөри», «Нурсөя. миңа килгән вак-төяк
уңышсызлык өчен үземнән дә ныграк борчыла». «Нурсөя больницага киткәннән бирле
өйләр суык. Бөтен җылыны алып китте», «Аның чирләве минем үземнең чирләвемнән дә
яманрак» һ.б. Сез ничектер, ә мин менә шушындый җан авазларына юлыккан саен
тетрәнеш кичерәм, йөрәгем чымырдап-чымырдап китә. Әйтерсең, ул бүген генә язылган,
әйтерсең, ул бездән ниндидер ярдәмне бүген көтә. Әлбәттә, Фәнис белән Нурсөя
кичергәннәрнең меңнән берен дә кичермәгән бәндә балаларына бу җан авазлары гади-
гадәти хәл сыман күренер, юк-бар өчен борчылып яту дип тә кабул ителер. Аңлап та
була: кешенеке—кештәктә; кеше хәлен кеше белмәс, үз башына төшмәсә—юктан гына
тумагандыр мондый мәкальләр. Шушы урында бөек Некрасов юллары хәтергә
кунаклый: «Есть женщины в русских селениях. Коня на скаку остановит, В горящую избу
войдет». 150 ел тулып килә боларның беренче тапкыр яңгыравына. Көндәлекләрне
укыганда Нурсөяне күз алдыма бастырам да, «русских» дигәнен «татар»га һичнинди
ташлама ясамыйча алыштырырга була дип уйлап куям. Ләкин беркем белән дә
чагыштыра алмыйм. Таба алмыйм андый прототипны—әдәбиятта да, тормышта да.
Бигрәк тә бүгенге заманда табам димә. Менә бер мисал. Минем «фазенда»га күршерәк
урта яшьләрдәге бер ханымнан авыр операция кичергән иренең хәлен сорашып торам
бер көнне:
Җавап: «Аягына басып, бакчага йөри башласа, тернәкләнеп китәр әле. Ятакка гына
калмасын инде берүк,—димен аның төшенке сүзләренә өмет чаткылары сибәргә
тырышып.
—Ятакка калса мин шул. (бу урында мин аның сүзен атауны килештермим) карап
ятаммы! Аллам сакласын. Квартирны бүләм дә чыгам да китәм. Җир җимертеп, любой
ирне каратып йөрер чагым әле минем.»
Һәм мин Нурсөянең бернигә дә биргесез иң күркәм, энҗе-мәрҗәннәрдән дә зиннәтле
сыйфатын билгеләргә җөрьәт итәм: ул—фидакарьлек! Аның бу сыйфаты безнең барча-
барча татар хатын-кызларыбызга, яшенә дә, картына да, илаһи үрнәк. Ул үзенең бөтен
гомерен язучы Фәнис Яруллинга багышлаган сынмас-сыгылмас хатын гына түгел, ә
татар әдәбиятын кабатланмас яңа исем белән баетуга бәһаләп бетергесез өлешен
керткән көрәшчене гәүдәләндергән героик образ булып та күзаллана. «Нурсөя ныклап
чирләп китсә мин нишләргә тиеш инде? Алла белсен»—бу юлларның тирән мәгънәсенә
тагын бер кат урап кайтыгыз. Әйтүчеләр дә табылуы ихтимал: ирне карау геройлыкка
керәмени соң?! Әйе , бөтендөнья юксылларын яклап көрәшү җиңелрәктер дә әле яныңда
торганны, күршеңдә яшәгәнне яклап аяусыз көрәшкә ташлануга караганда..
Көндәлекләрнең икенче кыйммәте, бәлки дә беренчел кыйммәтедер, әнә шул безнең
күз алдыбызда яшәгән горур сынлы, чирләргә дә вакыты калмаган мең мәшәкатьле
Нурсөя образы. Тере образ. Аның белән горурлану хисе йогышлы булсын иде.
Язучыларның хезмәтен хөрмәтләгәндә аларның тән һәм җан сагында торган Нурсөя
кебек фидакарь затларны да, их, олыларга, кадерләргә онытмасак иде!
Хат азагында, Фәнискә сәламәтлек телим дисәм, ничектер килешсез яңгырар кебек,
ә менә Нурсөягә түземлек-сабырлыкны, сызланусыз яшәвен Ходайдан ялварып сорыйм!
P.S. Журналда озак еллар баш мөхәррир вазифасын башкарганда сүз иреген гамәлгә
куйган, әдипләрнең һәм журнал укучыларның шәхси фикер төрлелегенә юл ачкан Равил
Фәйзуллинны дәвам ителәчәк көндәлекләрдә, исеме кайсы яктан гына телгә алынса да,
автор да, редакциядәгеләр дә Р.Ф.га әйләндермәсләр, һәм дә, мөмкинлек табып, «.утлы
күмер»не һәр сан саен чеметем-чеметем генә түгел, тулырак-күләмлерәк итеп бирсәгез,
укучыларыбызга тагын да бер куаныч китерер идегез дигән ышанычта калам.