Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРАШ


Атна дәвамында явымсыз һава торачак дисәләр дә, төштән соң табигать кискен
үзгәрде: күк йөзен тоташ болытлар каплап алды һәм пыскып кына көзге салкын яңгыр
яварга тотынды. Кояш әле бер, әле икенче болыт артыннан үрелеп, җиргә нурларын
сибәргә тырышты, җылы карашы белән кешеләрне иркәләргә теләде, әмма усал
болытлар алагаем олы куллары белән кояшның самими йөзен каплап, аңа тирә-юньне
нурландырырга ирек бирмәделәр. Яңгыр отыры көчәйде һәм ишсп- ишеп яварга
тотынды.
Синоптикларны кисәтеп тә тормыйча килгән әлеге әрсез кунак бик күпләрне авыр
хәлдә калдырды. Юка гына киенгән һәм кул чатырларын алырга кирәксенмәгән
кешеләр качарга урын эзләп чабыштылар. Мин дә, үтәли җилдән һәм әрсез яңгырдан
сакланыр өчен, үземне-үзем кочаклан, тукталышка кереп ышыкландым. Гадәттә гел
вакытында йөрүче автобусым бүген, миңа үч иткәндәй, соңара. Пәлтәмнең соңгы җебе
дә юешләнде дигәндә, ниһаять, офыкта өзелеп көткән «якын дустым» —47нче маршрут
автобусы күренде. Уку йортыннан чыкканда ук әзерләп куйган унсигез сум акчамны
учыма кыстым да, автобусны каршыларга дип юл кырыена чыгып бастым.
Ишекләр ачылды. Мин берничә секундтан җылы автобус эчендә идем инде. Озак
сайланып тормыйча, шофер янындагы буш урындыкка барып утырдым. Юл озын һәм
күңелсез иде. Үземне бераз мавыктырырга дип сумкамнан чыгарып китап караштыра
башладым. Бер бит, ике, өч... Кинәт кемнеңдер көйдергеч карашын сиздем. Тагын
бераздан мине үтәли тишеп чыгачак бит бу! Күтәрелеп караргамы, әллә карашы белән
үземне «ашатып» барыргамы? Сизмәгәнгә салышып, китап битләрен актарырга
керештем. Ләкин кайда инде ул сизмәү?! Моңа кадәр салкыннан күшеккән тәнем кисәк
кенә эсселәп китте, сулышым ешайды, яңакларым ут капкандай янарга тотынды,
карашымны китап битенә юнәлдерергә никадәр генә тырышсам да, керфекләрем мине
тыңламады һәм күзләрем үзләреннән-үзләре сихри караш иясенә төбәлделәр.
...Менә ул!!! Менә ул —минем хыялымда йөргән сөйгән яр! Имәндәй нык гәүдә, озын
буй, төпсез кара күзләр, сызылып киткән кара кашлар, дулкын-дулкын кара чәч.. Мин,
сихерләнгәндәй, егеттән күземне ала алмыйм. Кешегә шулай карап торырга
ярамаганлыкны акылым белән аңласам да, йөрәгем тыңламый. Шулай да, бар ихтыяр
көчемне туплап, карашымны автобус эчендәге реклама кәгазьләренә юнәлттем.
Ниндидер таныш хәрефләр, таныш сүзләр. Мин аларны укыган булам, ләкин укыганым
аңыма барып житми.
...Өстемдә һаман шул ук караш. Түзмәдем, кабат күтәрелеп карарга булдым. Безнең
карашларыбыз тагын очрашты. Юл буе читтә басып барган чибәр егет минем каршыма
килеп басты. Хәлиткеч мизгелнең —танышуның котылгысызлыгын уйлаудан йөрәгем
күкрәк читлегеннән чыгып төшәрдәй булып тибәргә тотынды. Санаулы вакыт
аралыгында хыял канатларыма утырып күккә ашкандай булдым, егетнең күзләреннән
сирпелгән нурларда коендым, икебезнең арага сузылган аллы- гөлле салават күпере аша
хыялыма таба атлап китәргә җыендым. Егет исә, күземә туп-туры карап салкын бер
елмаю белән елмайды да:
—Гафу итегез, сез билет алмадыгыз һәм инде кайчаннан бирле минем урынымда
утырып барасыз! —диде.
Көтелмәгән сүзләрдән мин өнсез калдым. Күкнең җиденче катында адашып йөргән
хыялым, төшәргә баскыч таба алмаганлыктан, дөбердәп җиргә егылып төште һәм мин,
миңгерәгән кешедәй шаккатып, егеткә төбәлдем. Кондуктор исә ачулана ук башлады.
—Урынымны бушатыгыз әле! — диде ул.
Әлеге сүзләр аңыма барып җиткәндә, «Академик Парин тукталышы» дигән игълан
яңгырады. Учымда килгәнлектән юешләнгән унсигез сумны кондукторга тоттырдым да,
ишеккә атылдым. Автобустан ничек төшкәнмен дә ни рәвешле юл аркылы
чыкканмындыр — һич хәтерләмим.
Җәяү кайтып барганда гына оялудан кызарганлыгымны сизеп алдым. Кайта- кайта,
юләрлегем үземә үк көлке булып тоела башлады.