Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИДЕЛ-ЙОРТЫМ МӨЛДЕРӘШЛӘР ТОРА КҮЗ ТӨБӘП

 Сәлам, Каләм!
Нинди көч вә нинди серләр

Саклыйсың син, әй, каләм?

Гомер узган, күбрәк язган

Саен күбрәк өркеләм.
Миңа килгән әмер: «Укы!»—

Укып туйгысыз галәм,

Тик язарга лаекмы мин,

Телгә кил дә, әйт, каләм!
«Язып өйрәтүче Раббың
Исеме белән укы!»

Сүрә-сүрә, аять-аять,

Илаһи—Раббыңныкы!
Лаек күргән ант итүне
Каләм-әл-Каләм белән,

Лаекмы мин аңа, диеп,

Уйланып калам гелән.
Каләм ияләре күп тә
Кәлям иясе сирәк,

Кол Гали һәм Кол Шәрифтәй

Коллык иясе кирәк.
Йә туктап кал яки яздыр

Бары тик гүзәл кәлям,

Әй, каләм, әй көчле каләм,

Әс-сәлам сиңа, сәлам!


Көзгедәге чагылыш
Йакутлар табыладыр вакыт белән.
Г.Кандалый

Әй, халкымның «саф вә раушан көзгесе»,

Кемдер, әйтче, бу халыкның изгесе?
Кемдер аның мөкатдәсе, йакуты,

Йакутларның табылырга вакыты.
«ЙАКУТ» язып тоттым—«ТУКАЙ» чагылды—

Вакыт житте, асыл йакут табылды!
Йа Тукай, дәртле Тукай, нурлы Тукай,

Йакуттай, жәүһәр Тукай, туры Тукай!
Бер нәби күк чык, чагыл, сукыр хәтсез

«Без аны кайдан белик» кәрамәтсез7?!
Хаталары гына...
Кайсы җүләр әйткән: Шагыйрь, диеп,

Үз халкының, имеш, пәйгамбәре.
Миңа мирас булып нәбиләрнең
Калган бугай хаталары бары.
Пәйгамбәр дә, әүлия дә түгел,

Кәрамәт тә көтмим, могҗиза да,

Юныс пәйгамбәрнең бер хатасы

Минекенә бераз охшаса да.
Таш атканда миңа газиз оям,
Татар илем - минем Ниневиям8,
Ташлап киттем, ләкин кире кайттым,

Таш атса да аны шашып сөям.
Кире кайттым нәби Юныс кебек,

Пәйгамбәрлек намы тик бу бары,

Тагын, бәлки, бардыр йөземдәге

Пәйгамбәр аптыраулары...
Ассириям, Ниневиям дә бу,
Атлантидам да бу, Андалусиям дә,

Үпкәм дә бар, үз дә сыман, ят та,

Мәҗнүн сыман шашып сөям дә...
Атилланың, Чыңгыз ханның аты

Белән телгә кергән «Бөек Дала»,

Берән-сәрән, эре-ваклы, анда-монда,

Утрау-утрау, авыл-авыл, кала-кала...
Казан, Кырым, Әстерханым монда,

Себер, Нугай, Тау ягы, мишәр иле дә...
7 Кәрамәт (гар.) - изге кешеләр тарафыннан күрсәтелгән гадәттән тыш хәл, могҗиза.
8 Ниневия - Ассириядәге борынгы шәһәр.
Монда минем Болгарымның җәмале9,

Монда минем Алтын Урдам җәлале10 дә...

Туфаннан соң Нух пәйгамбәр ни кичерсә,

Кавемемә карыйм шулай мин дә,

Пәйгамбәр дә түгел, әүлия дә,

Һич җиңел дә түгел, теләмим дә.
Үз бәһамне беләм, ничә тиен,

Әүлия дә түгел, пәйгамбәр дә.

Ләкин нәби Йосыф сыман идем

Кардәшләрем миңа таш бәргәндә.
Кардәшләрем аткан коелардан

Җиде ятлар алгач, кемнәр сатты?

Әле кое, әле сарай, әле зиндан,

Әле тәхет—менә бүген кайттым.
Кавемемдә бар Нух кавеме эзе,

Бәни Исраиллек, Ниневиялык,

Мин пәйгамбәр түгел, хатам пәйгамбәри-

Йотып ала мине олы балык...
Туфаннан сон туган тәүге таңда,

Урыс океанында татар утраулары.

Мин пәйгамбәр түгел, миндә бары

Нух пәйгамбәр аптыраулары...
Әле коеларга сала мине кавемем,

Әле суга сала, әле утка,

Юк ихтыяҗ бәни Исраилгә,

Карун, Фиргавенгә, ни Нәмрутка...
Үпкәлим дә, рәнҗим, аптырыйм да,

Мәҗнүн кебек шашып мин сөям дә.

Ассириям, Ниневиям монда,

Атлантидам монда, Андалусиям дә...
Офыклардан офыкларга чаклы

Урыс океанында татар утраулары...

Пәйгамбәрлек кая, миңа бары

Хаталар вә аптыраулары...


Идел-Йорт
Идел белән Чулман кушылган да,

Хасил иткән нәни бер йөрәк.
Шәкле11 генә түгел, җылы, җанлы -

Йөрәк булып тибә ул төбәк.
Көн-төн, җәй-кыш, яз-көз дими тибә,

Бертуктамый тибә ул йөрәк.
Дөп-дөп итеп тибә, бәгыремне

Телем-телем телә ул төбәк.
9 Җәмал (гар.) - матурлык, гүзәллек.
10 Җәлал (гар.) - бөеклек, олылык.
11 Шәкел (гар.) - форма.
Хәританы12 алып сәгатьләрчә
Утыралам шулай күз төбәп,

Ишетәм, күрәм, беләм, сизәм, тоям—

Шундый үзгә, үзәк, үз төбәк.
Кан тамыры кебек, вена кебек,

Тулып аккан сыман тоташ кан,

Ничә елга, ничә дәрья суы

Йөрәк тәшкил итеп тоташкан.
Йөрәк шәклендәге Идел-Йортым

Мөлдерәпләр тора күз төбәп,

Әллә миңа гына шулай инде,

Әллә чынлап шулай ул төбәк.


Балчык!
Катырак бас балчыгыңны, чүлмәкче,

Басуыңнан күп гыйбрәтләр күрмәкче.
Катырак из балчыгыңның измәсен,

Беркем «чүлмәк начар булган» димәсен.
Ул күлмәкләр кайда калды, әй, чүлмәк,

Ул чүлмәкләр кая китте, әй, күлмәк?!
«Мин—мин микән, мин кем икән?» диделәр,

Аллы-гөлле күлмәк кенә киделәр.
Кая китте ул күлмәкле чүлмәкләр,

Кая китте ул чүлмәкле күлмәкләр?!
Бу дөньяны шулкадәрле сөйделәр,

Мәңгелеккә килгән кебек иделәр.
Балчык идең, аслың балчык, мактанчык,

Китәсе җирең дә янә шул—балчык!