ГАФФАРИЗМНАР
• Сезгә мин кирәк чакта мин — бар, миңа кирәк чакта сез — юк.
• Үлүе авыр, яшәве - авыррак.
• Беркем дә безнең өчен үлмәс, үзебезгә туры килә.
• Сукыр әби әйткән: күрше тавыгы керсә, куып чыгармагыз, дигән.
• Лев Толстой үзенең “Сугыш ҺӘМ тынычлык” романын әллә ничә тапкыр күчереп язган.
Кешелек тә шулай: сугышын да, тынычлыгын да кабат-кабат яза.
• Эшеңнең тар-мар ителүен теләсәң, аны югарыда килештерә башла.
• Бәрәкәтсез тотсаң, чишмә дә корый.
• Үлем сәбәбен үлемнән эзләмә.
• Кайдандыр җил иссә, татарның яфрагы леперди.
• Аерылышуы җиңел, бергә торуы авыр.
• Уй белән уй, йөрәк белән йөрәк, җан белән җан арасына төннек кирәк.
• Куркак адәм гел батырлык турында сөйләп йөри.
• Тарих янганда — үткәннәр үлә.
• Су ташырга — иләк, сүз ташырга — чиләк.
• Сөембикә манарасы үз астындагы кешеләр кайгысына чыдашмый авышкан.
• Дөреслек ялгышсыз гына була, ә ялгышуда бернинди дөреслек юк.
• Ымның мәгънәсе мең.
• Халык табагыннан ашаганнар кашык яламый.
• һәрбер тантаналы фаҗига — мескен бәет.