Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДОГА КЫЛЫП КИТ!

Быел әллә ничегрәк булды. Тормыш мәшәкатьләре артыннан куып йөри торгач,
һәр елны жәй башында зыярат кылырга бара торган вакытым сузылды.
Ниһаять, иртәгә бу изге гамәлемне үтәргә булып, йокларга яттым. Иртәнге
намаздан сон кояш бераз күтәрелә төшкәч, тәһарәтемне янартып зиратка юнәлдем.
Зиратыбыз ерак түгел безнен, авыл башында гына. Капкасыннан кергәч, тукталып,
«Әссәламү галәйкүм, кабер әһелләре!»—дип сәлам биреп, белгәннәремне укып дога
кылдым. Шөкер, зыярат кылу тәртипләрен бераз беләм, шулай да дулкынландыра,
күнелем сагында ялгыш җибәрмәдемме икән дигән уй тора. Хәер, бирегә бер дә
дулкынланмыйча кем генә керә ала икән? Зират капкасын ачуга син мондагы тормыш
белән яши башлаган кебек буласын: капка артында калган дөнья онытыла, сине тел
белән генә анлатьп булмый торган халәт биләп ала. Үзеннен дә кайчандыр бирегә
Б
бөтенләйгә киләсенне күз алдына китереп, тән күзәнәкләре чемердәп куя.
Ә шулай да җәйге зират күнелле. Кайда гына күз төшермә—яшеллек, чәчәкләр.
Шул илаһи күренешкә тагын да ямь биреп кошлар сайрый, зиратнын нәкъ урта бер
җирендә кәккүк монлана. Кошларнын сайравы да урмандагы кебек түгел, биредәгесе
бәгыреннен үзәгенә үтеп керә, әйтерсен лә, бу мон агач башларыннан түгел,
каберләрнен үзләреннән агыла. Бу монлы аһәннән күнелен йомшый, күзеннән
сыгылып чыккан яшь керфекләренне каплап ала. Ямансу, бигрәк ямансу шул биредә!
Нәм сагышлы да—күнел кыллары сагыштан өзелергә җитеп тартыла.
Зиратта күз яше күрсәтергә ярамаганын исемә төшереп, кулъяулык белән
чыкканын сөртеп алгач, газиз әниемнен, бәгырьләрне өзеп уналты яшендә үлеп
киткән улымнын каберләре янында һәм туган илен яклап сугыш кырында башын
салган әтиемнен рухы өчен кыйблага карап кылган догаларым тәмам булгач,
урынымнан тордым да, таныш гүр ияләренен каберләре алдында туктала-туктала
зираттан чыгу ягына юнәлдем. Әнә шулай чыгып барганда һич тә көтелмәгән хәл
булды: алдыма лап итеп ботак кисәге килеп төште. Сискәнеп тукталып калдым. Чү?!
Нәрсә сон бу? Җил эшеме? Алай дисән, яфрак селкенерлек тә җил юк, тирә-як тып-
тын. Башымны югары күтәреп, агач башларына текәлдем. Кайсысын гаепләргә
белмичә аптырап торганнан сон, каршымдагы кәүсәсе муртая, тузлары куба башлаган
юан каенга: «Нәй, картлач! Алдыма төшкән ботак синен бүләгенме?»—дип аваз
салдым. Каеннын карасу төскә кергән ботакларындагы сирәгәйгән яфраклары минем
тавышымны ишеткән кебек лепелдәшеп куйдылар да, кинәт әллә нәрсә булды, каен
кәүсәсе әйләнәсе бер мизгелдә ялт-йолт яшен ялтыраган төсле күзне камаштырып бер
яктырып, бер сүнеп алды. Мин башымнын авыраеп киткәнен тойдым. Күз
кабакларым да авыр нәрсә бастырган төсле йомыла башладылар... Шул ук мизгелдә
каен ягыннан: «Гафу ит, адәм баласы! Синен алдына ботагымны сындырып мин
ташладым»,—дигән аваз ишеттем.
—Син?
—Әйе... мин...
—Аны эшләү нигә кирәк булды сон?
—Сине туктатасым килде.
—Мине нигә туктатырга кирәк сон?
—Хәзер әйтәм. Мин инде ничә еллар күзәтәм сине. Син һәр елны бирегә зыярат
кылырга киләсен. Син килгән саен мин бу елны, бәлки, минем яныма да тукталып
китәр дигән өмет белән көтеп алам сине. Ләкин син янымнан гамьсез генә узасын да
китәсен. Менә быел алдына ботагымны ташлап булса да туктаттым сине.
—Нигә туктаттын?
—Дога кылып кит!
—Кемгә?
—Минем тамырларым астында ятучы гүр иясенә.
—Әйтче, андый аерым догага лаек кем ул?
—Ул—сина таныш адәм.
—Мин андый адәмне белмим.
—Беләсен. Малай вакытынны хәтерлә!
—Тырышам да, хәтерли алмыйм бит әле менә...
—Әйдә, алайса, икәүләп хәтерләп карыйк. Исенә төшер: син иптәш малайларын
белән өлкәннәргә ияреп аны озатырга килден.
—Шуннан?
—Озата килүчеләр кабер өстенә каен утыртып калдырыйк дигәннәрдер, мөгаен.
Сез берничә малай зират куелыгына кереп каен үсентесе эзләргә керештегез. Син
мине табып казып алдын. Хәтерлисендер, мин бармак юанлыгы гына каен малае
идем.
—Менә хәзер хәтерли башладым кебек. Без сине Борһан абыйнын кабере өстенә
утырттык, шулаймы?
—Шулай. Ин аянычы шул: озата килүче коммунист дусларынын «без сине
онытмабыз» дигән вәгъдәләре ялган булып чыкты бит. Инде әнә күпме еллар үтте,
анын янына килеп искә алучы да, дога кылучы да юк. Тирә- ягымдагыларга дога
кылынганда мина бик авыр. Күреп торасындыр, мин бик нык картайдым,
тамырларым череп бетә бара, кәүсәм муртайды, тиздән авып төшәрмен дә, зираттан
чыгарып ташларлар. Анын кабере дә минем артымнан ук җир белән тигезләнеп юкка
чыгар. Син дә бирешкәнсен, карт кеше бүген бар, иртәгә юк. Үтенечем шул, дога
кылып кит! Исәннәрдән анын каберен белүче кеше син генә бит хәзер. Китеп барма.
Дога кыл!
—Гафу ит, мин ана дога кыла алмыйм. Ул бит фанидан иман китермичә,
Аллаһынын барлыгына ышанмыйча китеп барды. Юк, юк, мин ана дога кылып өстемә
гөнаһ ала алмыйм.
—Чү! Алай кырт кисмә! Исенә төшер, бик болгавыр еллар иде бит ул. Бәлки, ул
үзенен наданлыгы аркасында шаукымга бирелеп адашкандыр. Анын кебек
алданганнар аз булганмыни ул елларда. Мәрхәмәтле, шәфкатьле булыйк!
—Ничек итеп анлатыйм сон сина... Минем догам барыбер ана барып ирешмәячәк
бит. Ирешкән хәлдә дә, кабул булмас...
—Анысы Аллаһы Тәгалә эше. Ул үзенен колын ташламас. Дога кыл!
Мин кинәт сискәнеп, айнып киттем.
Тир баскан маңгаемны кулъяулыгым белән сөртә-сөртә үз хәлемә кайтырга
тырыштым. Бераз хәл алгач, хәтер йомгагымны сүтә-сүтә каен әйләнәсендәге
агачларны күзәтеп чыктым. Биредә каеннан көньяктарак юан гына имән булырга
тиеш иде. Әнә, урынында утыра икән әле, әмма еллар үзенекен иткән—кабыклары
коелып ул да бирешкән, шәрә кәүсәсе генә калган бичараның... Әйе, таныш урыннар
иде бу миңа!
Ни соң бу? Чыннан да, каен миңа дәшеп, безнең арада шундый гәп булдымы?
Әллә хикмәтле бер төш күрдемме? Әллә инде күңел күзем бу урынны танып алып,
түрдәге хәтерем уянып, баш мием бөтенесен дә тикшереп һәм эшкәртеп, сөзмәсен
аңыма шулай үтемле, тәэсирле төскә салып бирдеме?..
Шактый вакыт икеләнеп торсам да, дога кылмыйча китә алмадым мин моннан.
Зиратны чыккач, заманында бөтен авылны тетрәндергән вакыйганы күз алдымнан
кичерә-кичерә өйгә таба атладым.
...Авылны сөт күбеге кебек ап-ак шомырт чәчәкләренә төргән утыз сигезенче
елның мае. Урамда пыр тузып уйнап йөргәндә, югары оч малайлары шомлы хәбәр
алып килделәр. «Ишеттегезме әле, Борһан абый үлгән,—диде Котдус. Кемнеңдер
вафат булуы авылда һәрвакыт зур вакыйга итеп кабул ителә, аны тизрәк бер-берсенә
җиткерергә ашыгалар. Мин уенны ташлап өйгә йөгердем. Өйдәгеләр ишеткәннәр
икән инде. «Үткән шимбәне капкалары төбендә күкрәген тотып йөткереп утыра иде.
Ярый әле янына туктап хәлен белешкәнмен. «Бер дә алга киткән җирем юк, көннән-
көн рәтем бетә бара»,—дип зарланып калган иде мәрхүм»,—диде әти. «Чехут белән
авырый иде түгелме соң үзе?’’—дип сорап куйды әни. «Чехут дип сөйләшмиләр инде
хәзер. Туберкулез диләр»,—дип әнине төзәтте әти. «Ничек дип атасаң да бер инде,
әтисе. Ул чирдән котылу юк диләр. Шомырт чәчәк атканда алып китә диюләре дә хак
икән»,—диде әни.
Ул арада күршебез Минезакир абзый кереп җитте. Ишек катындагы урындыкка
утырып исәнлек-иминлек сорап дога кылгач, йорттагыларга күз йөртеп:
«Ишеттегезме әле, Борһанетдин вафат бит»,—диде.
—Ишеттек. Урыны оҗмахта булсын,—диде әти.
—Ай-һай, булыр микән?—Минезакир абзыйның йөзе борчулы төс алды.
—Алай шөбһәләнергә ярамый,—диде әни. — Иншаллаһ, Аллаһының рәхмәте
киң, ташламас.
—Сүзең алтын, бик шулай булсын иде дә, килен,—диде Минезакир абзый... Әмма
бит Раббебез үзен танырга куша. Ә ул... Борһанны әйтәм... нишләгән?
Әти белән әни сораулы караш белән Минезакир абзыйга текәлделәр.
—Борһанетдиннең партиянни икәнен беләсез бит?
—Беләбез. Шуннан?
—Шуннан—шул, үзенең хәлен сизенеп, өзеләсе көнне иртән барысын да янына
җыеп әйткән бу. «Миңа мулла чакыртмагыз. Җеназа намазы да укытмагыз, берсе дә
кирәкми. Мине озын ящиккә салып, коммунистларча күмегез»,—дигән.
Әти белән әни өчен гаҗәп, хәтта бик гаҗәп хәл иде бу. Әти бер ноктага текәлеп
башын селкеп-селкеп торды да: «Малаеның сүзенә әтисе Сабир карт нишләде икән?»
— дип, авыр сулап куйды.
—Нишләсең,—диде Минезакир абзый.—Баштарак бик нык каршы килгән.
Күрше-тирә картлар да бергәләп үгетләп караганнар, юк, Борһанетдинне берничек тә
күндерә алмаганнар. «Мин коммунис булып яшәдем, коммунис булып үләм.
Җәсәдемне дә туфракка коммунисларча коммунислар иңдерсен»,—дип кистереп
әйткән ди Борһанетдин.
Уфылдашып утырган өйдәгеләрне калдырып, мин урамга, иптәшләрем янына
элдердем. Урамда да сүз Борһан абый турында гына иде.
Бу көтелмәгән хәл белән бигрәк тә өлкән яшьтәге әби-карчыклар килешергә
теләмәде. «И-и, мулла чакыртмыйча, җеназа-намазсыз авылда мәет озату ничек була
инде ул, ә? Шәригатебезгә каршы килеп ... Ата-бабаларыбыздан килгән гореф-
гадәтләребезне бозып... Кит, гомер булмаганны. Әстәгъфирулла үә әтүби иләйһи!
Авылын белән әллә ни күрерсен,—диештеләр як-якка каранып. Ул көнне авыл
урамнары әллә ничек шомлы, куркыныч иде. Без малайларнын коммунист кешене
ничек күмүләрен үз күзебез белән күрәсебез килеп, күнелләребез ашкынып
әсәрләнде.
Иртәгә иртән Борһан абыйларнын йортына урам аркылы кыйгач кына торган
Нәбиулла абзыйларнын капкалары турына җыелырга сүз куешып өйләребезгә
таралдык.
Иртән, кояш күтәрелеп килгәндә, шул сүз куешкан урында идек инде без. Биредән
Борһан абыйларнын йортлары, капка төпләре уч төбендәге кебек күренеп тора,
рәхәтләнеп күзәтүенне бел.
Хәер, минем ул йортка кергәнем бар иде. Үткән елны сыерыбыз көтүдән чирләп
кайткач, әти: «Улым, бар әле, ветсанитар Борһан абыенны чакырып кайт»,—диеп
аларга йөгерткән иде. Борһан абый колагына эрзин трубка куеп сыерыбызнын
күкрәген, эчен тынлап тикшерде дә, башын түбән иеп уйланып торгач, кулына тотып
килгән букчасыннан дарулы шешә алды. Аннан йөткерә- йөткерә шул даруны
чиләктәге суга тамызып, сыерыбызга эчерде. Шунысы исемдә калган: Борһан
абыйнын йөзе шул вакытта ук кипкән лимон кебек сары, күз төпләре убылган чокыр
кебек күгелҗемләнеп эчкә батып тора иде. Күрәсен, әни әйткән «чехут» белән инде
авырый башлаган булгандыр, мәрхүм.
Көтәбез. Барыбызнын да күз карашлары шул йортнын капка төбенә төбәлгән.
Әлегә капкадан чыгып-кереп йөргән берничә хатын-кыздан башка берни дә күренми.
Бераз торгач, кереп йөрүләр ешайды. Шул арада берничә ир-ат ияртеп, авыл кешеләре
партург дип дәшә торган Хөбби абзый, алар артыннан ук камсамуллары белән
комсурк Рабигый абый кереп китте. Алар эчкә үтү белән зур капканы киереп ачып
куйдылар. Күз карашларыбыз шул якта, тын да алмыйча көтәбез. Озак
көттермәделәр, ул арада кызыл ситсыга төрелгән табутка салып Борһан абыйны
күтәреп чыктылар да, тукталып калдылар. Ул арада култык астына гармун кыстырган
колхознын бердәнбер «полуторка»сы шоферы Алекси абый һәм җилкәләренә
мылтыклар аскан камсамуллар да чыгып үз урыннарына бастылар.
Хөбби абзый табут күтәргән сафны күздән кичерде дә, кулы белән ишарәләп
кузгалырга команда бирде. Табут алдына басып шуны гына көтеп торган Алекси
абый гармунын бөтен мехы белән сузып ниндидер кызганыч урыс көе тартып
җибәрде дә, атлап китте. Анын артыннан табутны күтәргәннәр кузгалдылар. Капка
төбендә Борһан абыйнын әнисе Фәрхенурттәй белән хатыны Зәйтүнә апа яулык
очлары белән яшьле күзләрен сөртә-сөртә елап калдылар. Сонрак ишетелде: Борһан
абыйнын әтисе Сабирҗан карт карчыгын кисәткән: «Бу хәлләрдән сон ул безнен
малаебыз түгел. Кара аны, озатырга керәсе булма»,—дигән. Кергән Фәрхенурттәй,
ана йөрәге түзәме сон инде!
Без малайлар да иярдек. Коммунистларча күмүнен ничек тәмамлануын азагына
кадәр күрәсебез килде.
Урам буйлатып авылыбыз башындагы зиратыбызга юл алдык. Көпә- көндез,
иртәнге сәгатьтә гармун шыгырдаганны ишетеп яшь-җилбәзәк капкадан йөгереп
чыга. Табутны күргәч, тизрәк кереп китү ягын карый. Берәүләр безнен үткәнне койма
ярыгыннан, икенчеләре кече капкаларын кысып кына ачып күзәтеп калалар. Алекси
абый кызганыч көйләрне алыштырып кына тора. Шуларнын берсен бер мен тугыз йөз
бишенче елны японнар белән сугышта океан төбенә киткән «Варяг» матросларына
багышлап чыгарылган җыр икәнен үсә төшкәч, кабат ишетеп белдем.
Әкрен генә атлап барабыз, авыл халкы авылдан чыгып качкан диярсен: очраучы
да, озатып калучылар да берән-сәрән генә, аларнын да берәүләре: Аллаһыдан
гафурын-рәхим сорап кыйблага, борылып дога кылып калалар. Икенчеләре нидер
пышылдап йөзләрен читкә боралар. Капкаларыннан башына салган ак шәлен
җилфердәтеп чыгып килүче Мәгълифә әби түзмәде, бот чабып: «Әстәгәфирулла!
Әстәгәфирулла!—дип кычкырып жибәрде дә, күзен усалландырып тезеп китте.—
Нишләвегез бу? Нишләвегез, җәмәгатъ? Гомердә булмаганны... Авыл картлары ни
карый? Нишләп динебезне мәсхәрә итәргә ирек куялар! Иманын югалткан адәмгә
нигә изге зиратыбыз туфрагыннан урын бирәләр? Йә Раббем, кичер...» Әллә кайдан
гына Нуржиһан апа атылып килеп чыкты да, карчыкнын кулыннан эләктереп алды:
«Күп сөйләшмә! Теленне тый, юләр карчык. Партиянниләргә каршы сөйләргә
ярыймени!? Узган атнаны гына Кәримулла абзый белән Миннегалине төн уртасында
килеп энкеведе дигәннәре алып китте. Сине дә йөзьяшәр карчык дип тормаслар,
җылы түшәгенне дә кайтып күрә алмассын. Әйдә! Әйдә! Кояш күрде, җил алды»,—
дип, тегене җилтерәтеп өенә алып кереп китте.
Ниһаятъ, зират капкасы алдына килеп туктадык. Сүз әйтүче булмагач, ияреп без
дә эчкә үттек. Табутны җиргә төшереп, казылган кабер алдына куйгач, Хөбби абзый,
йомшаган күнелен басарга тырышып борынын тарткалап торгач: «Без бүген Ленин
партиясенә биргән антына сонгы сулышына кадәр турылыклы калган коммунис
иптәшебез белән хушлашабыз», диде. Тагын нәрсәләрдер сөйләде, барсы да исемдә
калмаган. Сүзен: «Хуш, коммунис иптәшебез. Без сине бервакытта да онытмабыз.
Каберенә сукмагыбыз өзелмәс»,—дип тәмамлады.
Мәетне әкрен генә кабергә төшерделәр. Күмү башланды, тимер көрәкләр бер-
берсенә бәрелеп чынлады, өлкәннәр кабергә туфракны учлары белән салдылар. Җир
өстенә кабер калкып чыккач, казыгына кызыл йолдыз беркетелгән, тактасына Борһан
абыйнын исем-фамилиясе, туган-үлгән елы, ае язылган шул һәйкәл кебек нәрсәне
кабер башына кадап куйдылар. Кайсысыдыр шулчак, агач утыртырга кирәк, диде.
Хөбби абзый безгә: «Ягез әле, малайлар, берәр төрле агач үсентесе алып чыгыгыз»,
диюгә зират куелыгына кереп үсенте эзләргә керештек. Каен үсентесен беренче
булып мин табып алдым. Аны мәетнен аяк очына утыртып та куйдылар. Ул арада:
«Хушлашырга!»—дигән команда булды. Затворларны шалтыратып мылтыкларга
патроннар салдылар. Кабердән берничә адым арткарак чигенеп бастылар да,
мылтыкларын һавага төбәп бердәм дөпелдәтеп өч тапкыр рәттән залп бирделәр. Агач
ботакларына кунып сайрап утырган кошлар куркудан котлары алынып, чыр-чу килеп
һавага күтәрелде. Зиратта шомлы тынлык урнашты. Озата килүчеләр шактый вакыт
бер-берсенә күтәрелеп карарга курыккан шикелле башларын түбән иеп, үз уйларына
бирелеп басып тордылар.
Белмим, нәрсә уйладылар икән алар ул минутларда? Табут күтәреп, гармун
шынгырдатып урамнан узганда авыл кешеләренен ярым нәфрәт белән күзәтеп калган
чытык йөзләре, ә бәлки, барысын да тагын бер кат сискәнергә мәҗбүр иткән сүзләре
белән Мәгълифә карчык күз алларына килгәндер. Берсе көрсенеп, авыр сулап куйды.
Барсы да уйларыннан айнып башларын күтәрделәр, сүзсез генә кайтыр юлга
кузгалдылар. Без дә иярдек. Безнен дә күнелләребездә тел белән генә анлатып булмый
торган авыр тойгылар иде.