Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДИП ТУРЫНДА КАЛӘМДӘШЛӘРЕ


Флера НИЗАМОВА:
—Шагыйрь була, публицист шагыйрь була. Кайбер әдәбиятчылар, шигырьдә ап-ачык, шәрә дип әйтерлек фикер аша теге яки бу конкрет хәл-вакыйгага үз позицияңне белдерүне шагыйрьлектән алып китүче шәй дип саныйлар. Заманында Г.Ибраһимовның шушы җәһәттән Тукай белән Дәрдемәндне каршы куюын гына искә алу да җитәдер. Идеалда, теориядә бу чынлап та шулай, ахры. Эстетлар күзлегеннән караганда, үз шигырьләрендә бернинди документаль фактка ишарә итмәгән, тәгаен хәл-вакыйганың, тарихи персонажның исемен атамаган, вакытын күрсәтмәгән, ә чиста образлар, метафоралар белән генә эш итүче әдип кенә шагыйрь була ала кебек. Ләкин
мәкаләләрдән йә прозадан гына түгел, ә әдәбиятның иң кайнар, иң өлгер жанрыннан да бүгенге көнебезнең меңләгән сорауларына җавап эзләмибезмени? Бар бит әле бөтен кешелек дөньясы өчен, ә асылда үз халкыңа төбәп язу. Айдар Хәлим, әлбәттә инде, икенчесе. Ул татар өчен, татарча яза. Кирәк булганда, урыслар һәм бүтәннәр дә ишетсен дип тотынса, урысча да чатнатып үз сүзен әйтә ала. Күп шигырьләренең этәргеч-импульсы йә эпиграфта, йә шигырь исемендә үк чәчрәп тора. Багышламалары да күп. Әйтик, тарихчы Равил Фәхретдингә, шагыйрь Фәрит Габдерәхимгә, бию остасы һәм остазы Фәйзи Гаскәровка, җырчы Илфак Смаковка, татар китабының елъязмачысы Әбрар Кәримуллинга, әллә ничә якташына, авылдашына... Ләкин ул багышлауларның берсе генә дә «альбомный», «юбилейный» шигырь түгел. Һәркайсы тулы тормыш фәлсәфәсе.
Аның «Сабый көче турында баллада»сы бар. Тетрәндергеч тормыш драмасын, хикәя йә булмаса пьеса сюжетын күтәрә алырдай язмышны Айдар Хәлим зур булмаган бер балладага сыйдырган. Юньсез хатын аркасында сабыен югалткан ир хәсрәтен сурәтли ул. «Мөсаббиха әбигә хат»ы—үзе бер шедевр. Йөзьяшәр авылдашы, балачагының әкияти юлдашы Мөсаббиха әбигә эндәшә-эндәшә, автор әби язмышын үз язмышына бәйләп бара, бигүк җиңелдән булмаган шагыйрьлек хасиятендә казына, асылда үзенең каян килеп чыгуын, кая таба барышын анализлый. Сагыну, моң тулы озын шигырь. Ә авылдаш карчыкка дәшүе! Башта, холыксыз картыннан җәбер күреп яшәүче әле «яшь» әбигә: «Әбекәй, әбекәй, таланган аккошым!» дисә, инде йөз яшенә житкән шул ук карчыкка: «Әбекәй, әбекәй, какланган аккошым!»—дип дәшә.
Язучы кеше күп йөрергә, күп күрергә, үзе күргәннәрне йөрәк каны аша сугарырга тиештер. Шунда гына каләм иясенең күңел офыклары, гамь географиясе киңәя аладыр. Татар язучыларыннан тормышны иң күп күргән, аның төрле катламнарына төшеп караган кеше буларак та беренче чиратта Айдар Хәлимне күрсәтсәк, бер дә ялгыш булмас. Әле тагын иң кыйммәтлесе шунда, йөрү-күрү-кыен ашау-җан талку белән генә чикләнмичә, йөрәккә кан саудырган хәлләрне китапларында халыкка җиткереп килүе үзе бер батырлык. Чаң сугуы, ерткычлыкларны фашлавы калын-калын китапларында гына түгел, яшен ташыдай кайнар һәм тиз жанрда—шигырьдә дә укучыга барып җитә тора бит әле! Түбәндә санала торган шигырь һәм поэмаларның исемнәре үк аларның кайсы вакыйга уңаеннан язылганлыгын әйтеп тора: «Унтугыз чеченкыз турында баллада» «Бакчасарай фонтанына», «Дудай маршы», «Башкорт халкына ачык хат», «Биштау белән хушлашу», «13 гыйнвар, 1991 ел. Вильнюс», «Фәләстинә» һ.б.
«Печән чапканда» исемле китабындагы, шигъри баганалар янәшәсендә документаль фото-сурәтләр дә бар. Берсендә—урман төпләү, агач чыгару күренешләре. Аска болай дип язылган: «Түбән Кама химкомбинаты салыначак мәйданда мең гектардан артык урман киселде. 1962 ел». Шагыйрь яшьлегенә туры килгән әнә шул урман төпләп кала салулар ул заманда күпләрне рухландырса да, бүгенге экологик хәлебездә кичәге урбанизация шаукымы бик тә хаталы эш булып күренә. Гәрчә Чаллы, Түбән Кама гигант төзелешләре бүгенге Татарстанның мал табу чыганагы, горурлыгы булса да. Соңрак 1981 елда язылган «Стәрлебаш урманында» поэмасында һәм «Күләгәсез урман» шигырендә инде бүтән төрлерәк хисләр бөтерелә:
Кит читкә, калма аста, Яуда үлгән әтиләр сымак, Гөрселдәп ава агачлар!..
***
Агачларны колониаль сөю
Шундый дәһшәт белән, тәүбәсез Көйдергән ки -
Мәңге тере урман
Үлгән—күләгәсез, шәүләсез...
Афоризмнарны халык үзе тудыра дибез. Әйе, халык, әмма халыкның эченнән чыккан аерым даһилары, шагыйрьләре була, шулар тудырадыр әйтемгә тартым фәлсәфи гыйбарәләрне. Айдар Хәлим дә, тормыш күренешләрен кануннарга төйнәп, үз хисенә исем табарга тырышып җаны бәргәләнгәндә,—шигырь яралу мәле шул үзедер инде,—татар йортының диварына элеп куярлык гыйбарәләр иҗат итә. Күрче, ничек төгәл әйткән, дип укыганнардан берничәсен генә китерим:
Бер кулыма кан сауган исемлек,
Бер кулыма шәмдәл-ут алып, Көпә-көндез кеше эзләп киләм. Кеше
диңгезендә буталып...
***
Чыбык түгел, казык белән каксаң
Келәм сыман җанын татарның, Биш гасыр коллыкның шакшысында Йөрәге шартлар хәтта атларның.
Күп йөрү, күпне күрү дидем. Айдар Хәлимдә андый йөрүләр , күрүләрдән туган фикер һәм хис, спираль сымак бөтерелеп, бөгәрләнеп, һаман бер үк урынга әйләнеп кайта—үз туган халкына, үз милли кырына. Искә төшеп китте: моннан ун-унбиш ел элек, ниндидер эш белән Баулыга баргач, районның шул чактагы җитәкчесе белән бәхәсләшеп кителде. Сүзебез язучы Миргазиян Юныс хакында иде. Миргазиян абыйның туган ягына кайтып яшисе килә, ә җитәкче , Казан тарафыннан төшкән бәяләмәгә тотынып, фатир мәсьәләсен хәл итми тора. «Нинди яхшылык эшләгәне бар соң Юнысның Баулыга?»—дип, сорауны кабыргасы белән куя башлык. Бик сәер таләп. Язучы, китап язудан гайре, тагын нинди яхшылык эшли ала инде, йә?! Кушымны җыеп әйттем: «Ә сез аның теләсә кайсы повестен, мәкаләсен алып укып карасагыз,— диңгезче, сәях җанлы язучы Занзибарлар, Сингапурлар турында язамы, Марсель йә Парижны сурәтлиме, шунда ук үзенең Баулысын, Исергәбен, Ык буен искә ала, шуларны зурлый, кадерли. Бу азмыни?» Айдар Хәлимдә дә нәкъ шул сыйфат ярылып ята. Туган җир, туган милләт, туган тел—аның күңел доминантасы шулар. Төрки-татарларның тарихи урынын аңлаудан, бүген шуны җуя баруыбыз ачысыннан оеша булыр аның җан авазы:
Татар—Рәсәй мең ел түләсә дә, Әҗәте кайтмаслык ятим ул...
А.Хәлим поэзиясендә татар авылы, аның йола-гадәтләре, дөрли торган офыклары, эремчектәй болытлары, иңрәүче таулары, ызаннарга сөрлеккән үләннәре, нурга буялган тәрәзәләре, башлаган кәрәзендә йоклап киткән бал корты, тальян моңына төренеп йоклаган алка таулар, айның утырып туган колынын җилкәсендә өйгә алып керүче ир, балачактагы «урнаш» уены, тал көмеше, космик корабтай комбайннар, күләгәсе юеш солылар, тагын әллә ниләр, әллә ниләр. Тукайның «уйласам авылымны, гаклымнан да мин хәзер язам» дигәне шул буладыр инде. Тоташ йөрәк тибеше, өзлексез ярату. Йөрәк тибеше ритмында сулкылдап торган рифмалар, тигез ритмнар. Ә менә гомерлек әрнүләре, үкенечләре ярсытканда ритмнар үзгәрә, сынып-сынып китә. «Кайсыгызны юатыйм?», «Мәхәббәт турында монолог», «Минем бакчаларымда» шигырьләре, ярсулы-давыллы поэмалары—«Яралы бөртек», «Фәләстинә», «Эксперимент—86», «Беренчеләр»—әнә шундыйлардан. Нигездә үз балачагын искә төшерү, аның кызыкларын шигъри шәрехләү кебегрәк рухтагы «Биктырыш»ы янә дә җиңел һәм тигез келтери. Чөнки анда йөрәк давыллатырдай текә сикерешләр, фикер чоңгыллары юк. Ул—рәхәтлек, кызыклар, балачакның әкияти маҗаралары белән тулган. Ә инде туган авылы төнен ничегрәк хозурланып сурәтли А.Хәлим, нәкъ Тукай вәзененә күчеп бетә, «Шүрәле»ләр, «Пар ат» лар искә төшеп китә:
Коела күктән шым гына аҗаган балкышлары.
Башлана башлый башаклар тс-псы, чыш-пышлары.
...
... Утырам капка төбендә, иңдә төннең яртысы.
Шылт итми адәм вә яфрак, читән вә каралтысы...
Айдар Хәлимдәге космик колачлы хис киңлеген-тирәнлеген дә шәрехләүчеләр табылыр әле, бәлки. Үзе бер диссертациягә тарта торган хасият. Аның туган җир төшенчәсе, бер карасаң, Миякә ягындагы Бәләкәй Кәркәлегә сыеп бетсә, икенче яктан, үзе әйтмешли, «Урал белән йөрәгемне урап, Идел белән маңгай суытам» дигән кебегрәк киңлекләрдә чайпала. Аларны ул гаҗәеп бай сурәтләрдә чагылдыра: «Гүя миңа, кыргый баласына, / Күктән сүнгән йолдыз коелды»; «Ике күзе, йолдызлар сыман, / Чүплеккә, коелып төште»; «Кәркәле күгендә аунап, / Яңа ай әвәләнә»; «Тезгененә басып үзәннәрнең, /Мин тауларның атын тугарам» һ.б.
Айдар абыйның шигырьләре ярсыта, йокыны ала. Аларның моңлы көче турында язып утыруым да буш эш, чөнки шигырь организмында казынып, аны укучыга аңлату
мөмкин түгел, аның үзен укырга кирәк. Бу бары тик «Сез җибәргән шигъри кошлар минем күңлемә дә кунды, мин аларның сайравын тыңладым»,— дип хәбәр итү генә. Үзенең дөньяга нигә җибәрелгәнен дә яхшы тоя ул. Шагыйрьлекнең ни-нәрсә икәненә дә җавабы бар, үзеннән дә төгәлрәк итеп барыбер әйтеп булмас: «Шигырьгә килсәк, ул—кешелекнең мәңге сабый чагы. Ул картая белми торган яшьлек, саргая белми торган гөлбакча... Шигырь—мәңгелеккә язылган эчкерсез хат. Әдәпнең башы, ашы, тозы...» Айдар абыйга шигъри гөлбакчасында озын-озак йөрүен телисе генә кала.
* * *
Рифат СВЕРИГИН:
—Әдәби әсәр һәркайсыбызны балачакка, яшьлеккә алып кайта, туган җиребез, туган телебез, яшәешебез, кеше икәнлегебез, үткәнебез, бүгенгебез, балаларыбыз язмышы, киләчәге турында уйландыра. Тик мондый халәт ике шарт сакланганда гына була ала: беренчесе—китап укучының күңелендә иманлылык, кешелеклелек орлыкларының шытып үскән булуы; икенчесе—әдип каләменең әнә шул имандагы яхшылык-изгелекне тагы да баетып, матурайтып җибәрерлек көчле тәэсири, ягъни эмоциональ сәнгать чаралары белән эш итүе. Тәҗрибәле әдип Айдар Хәлим сәнгатьнең, әдәбиятның шушы хасиятенә, шартларына нык таяна. Аның әсәрләрендә әйбәт, намуслы кешеләргә чиксез ихтирамы, хөрмәте һәм шул ук вакытта күп очракларда гаделлек, кешелеклелек дигән төшенчәләрне аяк астына салып таптау күренешләрен күрсәтүе күңелләрдә төрле аянычлы һәм каршылыклы хисләр дә уята. Туган телебез байлыгыннан бу әдипнең бик оста файдалануы, фикерләрне, күренешләрне үтә дә җете, төсләре тиз генә уңмастай сурәтләр аша бирә белүе хисләребезне тагын да үстереп, кабартып жибәрә.
Инде байтак вакытлардан бирле яшәп килүче карашым буенча, А.Хәлимнең иҗат стилендәге төп үзенчәлегенең берсе итеп, аның әдәби деталь һәм миниатюр бизәкләр белән эш итү сәләтен саныйм. Сүз әдипнең кечкенә мәсьәләдән зур нәтиҗәләргә күчү, нәни генә деталь булып тоелган әйберләргә зур, тирән мәгънәле гомумиләштерү куәтен салу осталыгы турында бара. Ә моңа, дөнья әдәбиятларының олы тарихы раслаганча, тик олы сүз осталары гына ирешә ала.
Озакка сузылган хәл-вакыйгаларны бәйнә-бәйнә шәрехләп язу бу әдипнең стиленә ятрак күренеш булып тоела. Бәлки нәкъ менә шуңа күрәдер дә, аның масштаблылыкка омтылышы, инде болай да зурны, ниндидер ясалма чаралар кушып, тагын да зуррак, тагын да бөегрәк итеп күрсәтергә теләве шәхсән үземне, ким дигәндә, бераз гаҗәпләндерә. Бу каләмгә һәм аның мөхтәрәм иясенә монументальлек белән бәйле һәм тормыш океанын киң колачлап, марафоннарча озаклап иңләп йөзү ысулларын тагу урынлы булыр микән? Бу «монументальлек чире» йогышлы булып, авторыбыз аны башка «бөекләрдән» йоктырган булуы да мөмкин.
Әдип иҗади байлыкны халык тормышыннан, аның да һәркайсыбызга бик таныш булган ваклыкларыннан, бигрәк тә авылда үсеп, шуннан тормыш дәрьясына ыргытылганнар яхшы белгән биографик детальләрдән ала. Ул аларны, ягъни вак булып тоелсалар да күңелләрдә нык уелып калган истәлекләрне, чын ювелирларча эшкәртә, эчтәлеккә өстәмә тәэсир-мәгънәләр сала һәм шулар ярдәмендә, шулар аша үзенең дөньяга, тормыш-яшәешкә карата төп принципиаль карашларын ачып сала. Әгәр инде бу урында олы чагыштырулар ясарга җөрьәт итсәк, әсәрләренең язылышы ягыннан гына карасак та, бу иҗатның чишмә башы Лев Толстой монументальлегеннән дә бигрәк, Антон Чехов миниатюрлыгына якынрак урнашканын аңларбыз.
Айдар Хәлим—«нәни детальләр» остасы. Ул беренче карашка хәтта артык житди тоелмаган тормыш ваклыкларын да энжедәй балкып торырдай тирән мәгънәле сәнгать һәм тормыш күренешенә әйләндерә белә. Кешеләр белән тиз аралашучан, яраткан укучысы белән дә уртак телне бик җиңел таба белүче бу әдип, аның иң нечкә күңел кылларына кагылып, хәйләсез-риясыз, гади, гөнаһсыз, хәтта олыгайгач та сабыйлыгыннан чыга алмыйча, беркатлырак, гел шулай ышанучан булып гомер иткән, бүтәннәрне рәнҗетми генә яши белгәннәргә эндәшә, мөрәҗәгать итә кебек. Шуңа күрә аның геройлары да шул гадиләр, эчкерсезләр арасыннан. Бу дөньяда сабыйлардан да гөнаһсызрак, саф, эчкерсез затлар юклыгын һәммәбез белә. Чыннан да аларның күз яшьләреннән дә изгерәк, кадерлерәк әйбер бар микән бу дөньяда?! Айдар Хәлим хикәяләре-повестьларының байтагында төп геройлар—әнә шундый сабыйлар яисә сабыйлыктан яшүсмерлеккә чыгып килүчеләр. Тормышка сабыйлар күзе белән карау, күренешләрне яшүсмерләр хөкеме аша үлчәү, күңел бизмәннәренә салып, бәхет- хәсрәт,
гаделлек-имансызлык, матурлык-сыйфатсызлык, миһербанлылык-җүнсезлек кебек күренешләрне бәяләү, шуларны күрә-күрә, дөньяны, яшәешне аңларга, бу тигезсез һәм мәрхәмәтсез дөньяда үз урыныңны, үз куанычыңны табарга тырышу— менә Айдар Хәлим әсәрләрендә еш очрый торган мотивларның кайберләре.
Бик күп әсәрләрендә икегә бүленеш—бер якта гүзәллек, сафлык, миһербанлылык, икенче якта явызлык, әшәкелек, башкаларны санга санамыйча, кирәк булганда, тегеләрнең башларына басып, югарыга ыргылучылар күренеп китә. Гомумән, бу иҗатның төп нигезен әнә шул Кеше гүзәллеге һәм аның үзенә хас матурлыгы шартларында яшәргә лаеклы булуы һәм тиешлеге тәшкил итә. Моның шактый ук вак детальләр аша чагылуы һич тә гажәп түгел. Әдипнең күп әсәрләрендәге фаҗигалелек, соң чиккә җиткерелгән драматизм еш кына чорның аяусыз тәртипләре, социаль гаделсезлекләргә бәйләп, кешеләрдән кайсының кем булып калуы да авылны күмәкләштерү, сугыш һәм аннан соңгы еллар шартлары яссылыгында күрсәтелә («Кылганнар чәчәк атканда», «Жырлар вакыт», «Казыктагы тальян», «Ыгдыбыгды чокыры», «Кыйбла», «Берлинга хат», «Трофей ашъяулык», «Өч аяклы ат» һ.б.).
Элек тә, бүгенге шартларда да явызлыкның еш кына өстен чыгуы, саф күңеллеләрнең, гадиләрнең бәхетсезлеккә тарулары әдипнең күңелен аеруча яралый. Әнә шундый ике бәхетсез карчык—татар карчыгы Гайния һәм сугыш чорында эвакуацияләнеп, татар авылында төпләнеп калган рус карчыгы Анна Афанасьевна бәхетсезлек кичерәләр. Сугыш вакытында Гайниянең ире, лагерьдагы ачлыктан бер тире һәм сөяккә калып, командирларының мәсхәрәләүләренә түзә атмыйча, качып авылга кайткан булган. Әлбәттә, дезертир монда озак тора алмаган: НКВД кешеләре авылдагы яман аты чыккан үләксә чокырында аны кулга алып, каядыр озатканнар. Гали яңадан әйләнеп кайта алмаган, ә Гайниягә «дезертир хатыны» дигән тамга бик озакка ябышып калган. Сугыш чоры бәхетсезлекләрен тылдагыларның да бик күпләре кичергәндер, билгеле. Кешеләрнең мондый рәнҗетелүләрен хәтерләтә торган теге чокырны авылдашлары «Ыгдыбыгды чокыры» дип йөртә башлыйлар. Мәгълүм абревиатураның татарчалаштырып, шулай бозып әйтелеше һич тә күңелне иркәләми. Әмма шушы бозылыш аша геройларның һәм авторның начарлыкка, ямьсезлеккә мөнәсәбәте белдерелә. Инде күп еллар узгач, нәкъ шушы чокырда Анна Афанасьевнаның бердәнбер куанычы һәм туйдыручысы булган кәҗәсенең бүре тарафыннан ботарлануы—шул мөнәсәбәтне көчәйтү вазифасының икенче уңышлы детале дип бәяләнә ала. Хикәяне чын хикәя итүче башка детальләр дә мулдан сибелгән: Гайниянең урыс телен чиктән тыш имгәтеп, Аннаның ике телне бергә болгатып сөйләшүләренә карамастан, гаҗәеп матур үзара аңлашулары, кәҗәнең Василиса кушаматлы булуы һәм үлем алдыннан кычкырган соңгы авазының карчыкларга «ма-ма!» дип ишетелүе—болар барысы бергә аралаштырып бирелеп, юмор белән җитдинең бергә мәгънәле кушылуы, әдипнең новелла язу осталыгы һәм әнә шулай яңа, оригиналь формада төп фикерне әйтә белүе хакында искәртә.
«Кыйбла» дигән хикәядә бер-берсен яратып, сөеп яшәгән икәү—Гарифулла белән Өммегөлсемнең бөтен тормышы укучы күз алдыннан узып китә. Аларның тормышлары жиңел булмаган, ил тормышы белән бергә яшәгәннәр, тарих сөрешендәге вакыйгаларның авырлыкларын-михнәтләрен дә ил, халык белән бергә татыганнар һәм кичергәннәр. Гадәттәгечә, җанга якын мондый сөйкемле, гади кешеләрне әллә кайлардан эзләп тормый әдип —һәрбер татар авылында андыйларны очратып була торгандыр. Гарифулла белән Өммегөлсемне замана михнәтләре гомерләре буена талкыган—аларга авылны күмәкләштерүгә кагылышлы хәсрәтләрне дә татырга, динне мәсхәрәләү, мәчет манараларын кисеп төшерүләрне, сугыш фаҗигаләрен, соңрак СССР дигән империянең таркалуын да күрергә туры килгән. Хәер, мондый хәлләр бер алар башларыннан гына узганмени?! Әдип миллионнар язмышы турында сөйли түгелме соң? Әмма ул язганнарын чын әдәби табыш, чын хикәя итәрдәй ике нокта—ике деталь таба алган: беренчесе—геройларыбызның икесенә дә гомер буе тынгылык бирми торган хәсрәт барлыгын белдерә—кайчандыр, инде теге заманнарда ук чит-ят җирләрдә боларга сабый балаларын җирләп калдырырга язган икән. Шушыннан безне автор сюжетның икенче ноктасына юнәлтә: бу Тансык атлы сабыйның рухын шат итеп, мөселманча укыйсын укып, жәсаден кыйблага каратып урнаштырылуы лаземлеген төшендерә. Менә ни өчен картларыбызга яңадан сәфәргә чыгарга, җаннарын борчыган гамәлләрне кешечә хәл итәргә тырышырга туры килгән икән. Тора-бара, Кыйбла сүзе үзенең олы мәгънәсенә якынлаштырыла: «Синең кыйблаң бармы?», «Син кеше булып
яши беләсеңме бу фани дөньяда?» дигән сорауларга җавап эзләүгә әверелә.
Башка әсәрләрендә дә билгеле бер конкрет штрих-билге, беренче карашка зур булмагандай тоелган деталь аша кеше рухының фаҗигале имгәтелеше («Татар вакыты»— сәгать образы), яшь кешеләрнең хыял-омтылышлары, идеаллары, мәхәббәткә карашларының тормыш кырыслыгы, башкаларның явызлыгы һәм тупаслыклары белән очрашып, тәүге җиңелүләре һәм зур авырлык белән булса да, яңадан тураерга, аякка басарга тырышулары сәнгатьчә зур осталык белән бирелгән иде («Өч аяклы ат» һәм «Казыктагы тальян»да без фаразлаган конкрет детальләр әсәрләрнең исемнәренә үк чыгарып куелган).
Айдар Хәлим әсәрләрендә фаҗигалелек күренешләре, явызлык-гаделсезлекнең, тормышның үзендәгечә, күп вакытта өстен чыгуы, тантана итүе шактый еш очрый. Явызлык, имансызлык төрледән-төрле рәвешләргә кереп, чын йөзен яшерергә, алмаштырырга, башкаларга матур һәм иманлы булып күренергә тырыша. Андыйларны автор үзенең гаять бай тормыш һәм журналистлык тәҗрибәсенә таянып, иҗатындагы сатирик байлыкны, шуның чараларын да эшкә жигеп, жиңел фаш итә. Мондый демагогларны «Авылдаш», «Сандугач белән Карлыгач», «Эңгер» кебек хикәяләрдә дә күрәбез. Ә кайчагында явызлыкка әлегә мимикриягә төренәсе дә юк. Үзенең түрә буларак нинди башбаштаклык ясаса да жәза күрмәячәгенә нык ышанган Тараканов дигән бәндә, яшь эшчеләрнең тулай торакларын карап йөргәндә, һич гаепсез, юаш татар егетен имгәтә һәм үзенең шушы вәхшилеген яшьләрне тәрбияләү юнәлешендә дөрес алым дип саный. «Эңгер» дип аталган бу хикәянең сюжетына шушы хәлләрнең ирексездән шаһите булган журналистка «бөек төзелеш»нең символик бүләге итеп бирелгән куртканы искә төшерү детале уңышлы урнаштырылган. Бу урында шулай ук кирәккә-кирәкмәскә бүләк биргән булып, формаль кыланып, сугыш газапларын кичергән карт инвалидны чын-чынлап кайгыртудан мәхрүм итеп, уен ясап йөргән чиновниклар да искә төшә («Татар вакыты»).
Тормышны аңлау-аңлату юнәлешендә авторның һәр нәрсәгә житди һәм ачык мөнәсәбәте, тотрыклы карашлары бар. Ул татар рухын, аның исламга нигезләнгән яшәү рәвешен яклый. Тик монда төрле милләтләрне, халыкларны бер-берсенә капма- каршы кую дигән әйбернең әсәре дә юк. Төп дошманнары—явызлык, гаделсезлек, имансызлык, демагогия кебек нәрсәләр белән көрәшкәндә милләт, халык дигән төшенчәләрне читкә алып куярга кирәк. Чөнки җинаятьчелек, явызлык, әшәкелек дигән нәрсәләрнең милләте юк. А.Хәлимнең күп әсәрләрендә без татар милләтеннән булмаган яхшы кешеләргә һәм аларның автор тарафыннан сөеп язылган изге эшләренә юлыгабыз. Андыйлар безнең милләтне, аның телен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр. Ят-чит жирдә үлеп калган сабыйларының каберен эзләгәндә һәм аны мөселманча, йолаларын жиренә җиткереп, яңадан жир куенына тапшырганда Никодим карт һәм аның хатыны—татарча бер аваз белмәүче рус кешеләре—Гарифулла белән Өммегөлсемнең иң кирәкле ярдәмчеләре булып чыга («Кыйбла»).
Ә шулай да шәхсән үземә Айдар Хәлимнең иң зур иҗади ачышлары балалар күңеле, балалар дөньясында сыман. Гәрчә аны тәнкыйтьчеләребезнең берсе дә саф балалар язучысы дип санамый бугай. Бәлки ул үзенең башка, тагын да җитдирәк ачышларына һәм үз кыйбласына әнә шул сабыйлар күңелендәге сафлык, чисталык аша килә торгандыр. Олыгайган көнендә без гөнаһлыларны да шул балалык чорыбызга, идеалларга кайтара, шул вакыттагы мизгел-сурәтләрне, җырларны, сөйләм-әйтемнәрне күңелебездә ничек бар, шул хәлендә яңарта белүен үзе бер иҗат могҗизасы дип санар идем. Әмма беребез дә бу истәлекләр дөньясында озак кала алмый. Нәни геройларының да олы, каршылыклы, мәрхәмәтсез дөнья белән очрашасылары һәм балачакта күңелләренә иңгән иман нурларын югалтмыйча саклыйсылары, рәнҗетелгәннәрне яклап, мәйданнарга чыгасылары бар. Әнә шулар миңа Айдар Хәлим прозасының әһәмиятле һәм кыйммәтле сыйфатлары булып тоела.
* * *
Ростам ЗАРИПОВ:
—Әгәр бүген илдәге золымга каршы көрәшкән каләмзатлар исемлеге төзелсә, беренче яки икенче урынга, Анна Политковская янәшәсендә, һичшиксез, Айдар Хәлим лаек дип саныйм. Илнең иң изелгән халыклары аны бары тик беренче дип санавы да мантыйкка сыячак. Ни өченме? Әйтик, А.И.Солженицын кешелек өчен канлы офыкны тудыруда Ленин-Сталин урнаштырган террорчыл режимны гына гаепләсә, ә Анна
Политковская моңа хәзерге чорны өлешчә өстәсә, Айдар Хәлим карашы күпкә иңлерәк. Әдипнең публицистика жанрына караган «Книга печали или записки аборигена» (1991) исемле китабы империячеләрнең ялганын төбе-тамыры белән йолкып чыгарды. Гаделлек хакына искәртик, сугыш ветераны, очучы-сынаучы һәм язучыбыз мөхтәрәм Салих ага Баттал да үзгәртеп кору чорында гына басылып чыга алган памфлетында Явыз Иванны беренче большевик дип атады. Яшерен-батырын түгел, «урыс бөек», «Пушкин бөек», «рус әдәбияты бөек» дигәнне аксиома буларак сеңдергәнбез. Айдар ага, поляк шагыйре, милли азатлык көрәшчесе Адам Мицкевичның Пушкинга карата «патша эте» дигән бәяләмәсен искәртә һәм «Бакчасарай фонтаны» шигырендә рус даһиенең татар ханына карата гаделсезлеген күрсәтүдән башлап, дәреслекләр, китаплар, фильмнар аша дәвердән-дәвергә уздырыла килгән грандиоз гипноз тәэсиреннән безләрне айнытырга алына.
Шәхсән үзем гамәлдәге публицистикабызны шартлы рәвештә өч төргә аерам: а) нәзакәтле публицистика; б) асыл публицистика; в) әтрәк-әләм публицистика. Нәзакәтле дигәне моң, сагыш, сызланулардан тукылып, әз-мәз юмор белән эретелгән, ә кайчак җиңелчә сатира белән дә терәтүле, кактырып-суктыруларга бай, сүзләрне сайлап кына, кемнең дә булса йөзен артык ертмаска тырышып, залимнар өчен уңайсызланыбрак дөреслекне бәян итә. Мондыйга Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиевләр хирыс һәм маһир. Асыл дигәнендә беренчелек әлбәттә Айдар аганыкы. Ул ялгыз түгел, Фәүзия Бәйрәмова, Фәндәс Сафиуллин, Зөлфия Кадир, Локман Закиров, Адлер Тимергалин, Фәнзаман Батталларның аткан уклары да унга тиерешле. Әтрәк-әләм публицистика исә теләсә кайсы дәрәҗәдәге эш башында торучыларны данлау, аларга мәдхия уку, һәр «җил чыгаруларына» ярхәмикалла дип тору, һәм шуларга төреп хакимиятне артык ачуландырмый торганрак «гади халыкны яклауга корылышлы», үзен ишетмәячәк, татар телендә күтәрелеп бәрелүне игътибарга алмаячак затларга чамадан әллә ни чыкмый кизәнешле сафсаталар уздыруны да эченә ала. Бу юнәлештә казганучыларның күпчелеге хакимият каршында алтылы чыбык булып бөтәрләнү, төчеләнү, тәлинкә тоту, караны ак, акны кара дип исбатлау, өреп ялган абруй кабартуда ярышса, мәкерлерәкләр, «олы абзый аны белмәгән, ярдәмчеләре «минауат» дип, үзенә зарар китерә алмастай, иҗтимагый баскычта түбәндәрәк урында торучы кемсәләргә каршы үтә батыр кыяфәт ясап күтәрелеп бәрелә, бер стакан суда тайфун чыгарулары белән халык һәм хаклык өчен көрәшүче дәрәҗәсенә дәгъва итә. Әтрәк-әләм публицистлар, югары даирәләрнең кемгә дә булса кырын карашын тою белән, кушканны көтеп тә тормый, шул затка ябырылырга һәвәс. Миңа калса, санап кителгән һәр төрнең яшәешебезгә үз объектив чакырылышы бар.
Әгәр рәсми даирә хадимнәре Айдар Хәлим язганнарның гадел икәнен баштан ук танып кабул иткән булса, һич югы татар фаҗигасенең чишмә башы булган Явыз Иван форпостын торгызуга керешелмәс, Татарстанда миллион баш дуңгыз үрчетү турында программа кабул ителмәс, Кол Шәриф мәчете хозурында, бушлай сыра эчеп күбенешкән туташларны трусиклары төшкән хәлдә тезеп, «Золотая попа» конкурсы уздырылмас, рок-поп концертлар яу кырында шәһит киткән каһарман бабайларыбызның рухларын рәнҗетмәс, татарны эт дип атаучы шагыйрәгә һәйкәл салынмас, ә чүплек башында булса да Сара апабыз Садыйковага торгызыла башлаган һәйкәл азагына җиткерелер, шулай ук зыялылыгы, кешелеклелеге, таланты ачыкланган кадрлардан һәр өлкәне арчу-тазарту бармас иде.
Айдар ага иҗатында шаккатырган нәрсә, аның сүз кадерен белүе, теле камиллеге, образларның үтемлелеге, тирән эрудициясе генә түгел. Мине һәр язганының ифрат дәрәҗәдә камиллеге, оригинальлеге, үлчәмнәрнең төгәллеге, һәр деталь-элементның урынлы сайлануы һәм оясында булуы сокландыра. Бу хакта аерым тукталуның сәбәбе шул, кайбер «язучыларымызның» роман, бәян, поэма, публицистика исеме астында калыплаган эшләнмәләрен техник белемле кеше укыса, «Бәй, биредә өстән яки яннан караш кына, ә кайда фундамент» дигән нәтиҗәгә килә дип беләм. Һәрхәлдә үзем бәгъзе авторларның әсәрләрен бары тик кәлҗемә дип кенә кабул итүдән гаҗизмен. Әдәбият табынына чүп-чар куелуы, әдәби тәнкыйтьнең үзгәртеп кору чорында «үзгәртеп корылуы» нәтиҗәсе.
«Явызлык империясе»нең калканы—ялган бастионы—барча фортификация нечкәлекләрен исәпкә алып төзелгән булуы сәбәпле, аны чәлпәрәмә китерү ифрат катлаулы мәсьәлә. Грек мифологиясендә Горгона атлы гыйфрит-медузаны тораташ итү чарасы—аны үз-үзенә күрсәтү. Россия империясе өчен дә бу үтемле, исәндергеч, билгеле
бер арага параличлау күәсенә ия чара. Рус шовинист-милләтчеләре патша Россиясенең җимерелүе өчен үзенең бөек язучыларына да рәнҗи. Хакыйкатьтән карыш та тайпылуны белмәүче чорыбызның бөек рус әдибе Виктор Астафьевны да шуңа өнәп бетерми андыйлар. Айдар аганың әлеге бастионны дер селкеткән икенче китабы «Убить империю» (1997) дип атала. Бу китап дөньяга чыксын өчен утлар- сулар кичәргә, талашырга, сугышырга, йөз суы түгәргә, ишетмәгәннәрне ишетергә дә туры килүен «Веселая книга»сында (1998) китерелгән рәсми документлар, хатлар, мәкаләләр сөйли. Ядрәләр атып торган амбразурага капланып шәһит китәргә дә әзер булуы гына йөрәк каны белән язган китапның дөнья күрүенә һәм укучысы белән очрашу бәхетенә ирештерә. «Этот непобедимый чеченец» (1996) китабында Айдар ага чечен халкы тарган бәланең җинаятьчел асылын, исем-фамилияләрне атап, энәсеннән җебенәчә ачыклый. «Современный смешанный брак или кольцо безответственности» (2005) дигән хезмәтендә милләтне астан кимерүче катнаш никахның шовинистлар тарафыннан «мәхәббәт» ышыгында кулланылган үтемле корал икәнен һәм, бер як өстенлеге шартларында гамәлгә керүеннән чыгып, аның әхлаксызлыгын дәлилли.
Мин Айдар Хәлимнән цитата китерергә базмыйм, чөнки мөкаммәл дәрәҗәдә органик бөтенлектәге төп контексттан тартып алынган теләсә кайсы өлеш язучы фикерен бозарга, хилафлык китерергә мөмкин. Бөтен килеш уку фарыз ул язганнарны. Бер сулышта... Карашымча, аның китаплары Татарстанда гына түгел, Россия, СНГ илләрендәге мәктәпләрдә һәм вузларда җентекләп өйрәнелүгә лаек. Ни аяныч, Татарстанның китапханәләрендә томнары тезелеп тормый. Зарурсызларның томнары бихисап, аларны ачып караучы да юк, ә менә А.Хәлим китаплары күренми, чыкмаганнар. Маңкортлашу чиренә прививка буларак һәр милләттәш өчен алар әҗәл даруы сыман, ләбаса. «Өлкән туган» милләтеннән булганнарга шовинизм кәсафәтен кисәтү өчен дә агабызның иҗаты кулай булуына шик юк.
Айдар Хәлимне публицист буларак олылавым, аның башка жанрлардагы осталыгын танымау булып аңлашылмасын. Чын язучы гомер буе бер китап яза диләр. Аның публицистикасы, шигърияте, прозасы бер үк идеалга, милләтне үлемнән аралауга укталышлы. «Без—исән!»—штурвалын ул тоткан иҗат карабы әләмендәге девиз-шигарь бу!
«Татар балалар шигърияте һәм орчык-малай Биктырыш» (2010) китабына килсәк, биредә әдибебез әлеге өлкәдә бәгъзе «бөек» шагыйрьләребезнең милләткә Иван Сусанин хезмәтендә булуларын ачып салу белән беррәттән, әдәбият дәреслекләре әзерләүче галим-галимәләрнең талымсызлыкларын гына түгел, ә акыл һәм мантыйк белән бик үк дус булмауларын да аныклаган. Бу теманы ул «Казан утлары»нда «Сез беләмсез кая барганны?» дигән мәкаләсендә дә күтәргән һәм аның белән бу җәһәттән бәхәскә керүче ул чакта табылмаган иде. Монда, дөрес сүзгә җавап юк, дигән халык җәүһәрен искә төшереп, сагышлы елмаеп куюдан гайре чара калмый.
Әдип компромиссыз, максималист кеше, берәүнең дә нәни генә хатасын да уздырып җибәрми, уйлаганын йөзеңә бәреп, кистереп әйтә. Тик танымый булмый, иң әүвәл үз-үзенә таләпчән. Ул хәтта, башкалар булмаганда үз-үзе белән якага-яка килми микән? Кичәге «мин»е хаталанса, бүгенге «мин»е кичәгесен аямыйдыр дип чамалыйм.
Аның иҗатында бер генә дә буш сүз, кемгәдер ошарга тырышу, төчеләнү тапмассыз. Айдар аганың әсәрләрендә берсеннән-берсе тәҗел фикерләр таслап- тыгызлап урнаштырыла, әйтерсең, бүген әйтмәсәм иртәгә соң булыр дип шөлли һәм форсаттан тулаем файдаланып калырга ашыга. Әсәр калыплаучылар өчен ул һәрчак уяу иҗатчы, еш кына «авыртмаган башка тимер тарак» булып тора. Лилипутларның уяу Гулливерга көче һичкайчан җитмәячәк, ә күрмәскә, танымаска азапланулары көлке генә.
Милли бәйрәмебез—Сабан туен шөкәтсезләү ысуллары байтак: бөтен кеше белгән телдә алып бару; чучка итеннән шашлык куырып бәйрәм һавасын сасыту; милли җырлар урынына «татар җыры» дип исемләнгән чүп-чар эшләнмәләрне җир акыртып әйләндерү һ.б. Әмма иң ямьсезләгәне—батырның алдан ук билгеләнүе. Тагын да шөкәтсез итә торган нәрсә, баш батыр итеп адәм күтәрә алмаслык авырлык җыеп, чучканы хәтерләтүче, «сумо» ярышы өчен генә төс һәм анда хурга калуы бәхәссез кешене батыр калдыру. Мондый белән сөлге тотып көрәшү җиңелрәк көрәшчене алдан ук икеләтә тигезсез хәлгә куя. Язучылар арасындагы бәйге дә гадел булсын өчен нидер хәл итәргә кирәк. Газета-журнал редакцияләрендә эшләүчеләрнең, Язучылар берлеге идарәсе әгъзаларының теге яисә бу бүләккә лаек дип тапкан әсәрләрен башка язучыларныкы белән янәшә Интернетка элүне кулай дип саныйм. Галимҗан Гыйльманов һәр язучы үз
блогын булдырсын дигән тәкъдим белән матбугатта да чыккан иде. Кыскасы,
гаделлеккә ирешү юллары юк түгел кебек үзе. Әмма бу тараф белән китсәк, бөек
саналучы бәгъзеләребез иҗатының гомумән зарурсызлыгы фаш булып куймагае.
Язманы, Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагыстаным» китабындагы бер хикәятен чак
кына үзгәртеп, болай тәмамларга рөхсәт итегез: байлык турында хыялланган
каләмзатлар байлыкка тиенә, дан дип талпынганнары анысына ирешә, ә хакыйкать
эзләгәннәренең гомерләре юлда уза! Ак юллар сиңа, мөхтәрәм Әдип...