Логотип Казан Утлары
Робагыйлар

ЧӘНЕЧКЕЛЕ РОБАГЫЙЛАР


Языйм микән мин дә әллә робагыйлар?

Йөрәктәге хисләр шуңа кодалыйлар.
Тик, барыбер, Гомәр Хәйям булалмам мин,

Булсаң иде, һич югында, Мөхәммәтшин,


***
Әйтешәләр: «Бусы фәлән бай мәчете,

Бусы менә, яңа татар—Хан мәчете.

Күңелләрне тырный шунда шикләр корты—

Түгелмени мәчет хәзер Алла йорты?


***
Кәнәфигә куйды аны халык «сайлап».
Сайламыйча! Эшне кыла түрә-байлар!
Эшчәнлекне башлады ул ипләп-җайлап;
Түрәләрнең кайсын сайлап, кайсын майлап.


***
Тулып ташкан кяфер булса да, урысҗан

Чит-ят телгә кыйбла тотып кылмый дога.

Безгә ярый—чит-ят телдә Аллаһ сүзен

Сеңдерәбез башны җиргә ора-ора.


***
Әй, комсызлар! Комсызлыкны саклар өчен

Ялламагыз сез газраиллар-киллерләр.

Киллерләрнең иманы да, җаны да юк,

Сезнең җанны алырга да бер килерләр.


***
Ошбу җирдә туып һөнәр, гыйлем алгач,

Чит илләргә оча алар «кыйгак-кыйгак».

Саз булса да, туган җиргә кайта кошлар,

Ә бу «кошлар» кайда акча—шунда кышлар.
Ерткычлыкта тиң юк безгә—инсаннарга,

Сыйдырып булмый аны хәтта кыйссаларга.
Бу гамәлдән гарык инде озын тарих,

Тарихта да урын бетсә, кайда барыйк?

***
Сүтеп була һәр нәрсәне бик тиз генә,—

Менә дигән зур илне дә сүттек, әнә!

Шул «шатлык»тан без йөрибез инде менә

Дөнья буйлап хәер эстәп, ава-түнә.


***
Басуларың кара Рәсәй—вәт тамаша!

Авылларың бетеп, урының чүп-чар баса.

Чит җирләрне туп аттырып туздырганчы

Үз җиреңне сөрсәң иде лә ләбаса!


***
Крәстиән җиргә хәзер үзе «хуҗа»,

Аңа карап кимемәде һич тә нужа;

Элек аны чыбыркылап фиркә куса,

Хәзер, әнә, һәр инвестор таптап уза.


***
Милләтпәрвәр: «Уян, татар!»—дип кычкыра,

Бу шау-шуга милли бурлар сикереп тора.

Өч-дүрт татар тел турында гәп корганда,

Милли бурлар катлы-катлы кәттиж кора.


***
«Ил тоткасы—ир», дип әйтү хәзер хата—

Сөлектәй ир бүген күлмәк-ыштан сата.

Маңкорт ирләр ирлекләрен сатып эчеп,

Чүптәй сасып, анда-монда аунап ята.


***
Милли «босс»лар, ник нечкәрде тавышыгыз,

Мәскәү «бас»ыннан бөрештеме авызыгыз?

Милли «имезлек» булып калса сабырыбыз,

«Суверен»нан «гөбернә»гә дә калырбыз.


***
Үтте тыйнак заман, килде үзгәрешләр,

Пычранды дөнья, ахыры... мин дә буялдым.

«Үзгәргәннәр» шашып илне талаганда,

Беркатлы гөнаһсыз булудан... оялдым.


***
Ышана идек уйлап: хаклык—прокурор,

Баксаң, ул да икән астыртын бур.

Сул кесәгә туплый байлыкны тәм табып,

Угры түрәләрне кат-кат савып.


***
Күпне күрдең, Казансу, үз гомереңдә:

Сәүдәгәрләр, илбагарлар, илбасарлар.

Хәзер, әнә, ярларыңны мәсхәрәли

Илне талап, байлык җыйган юлбасарлар.