«БӨЕК МӘГЪНӘ ЭЗЛИ ЮКСА ШАГЫЙРЬ»
Әдәбият тарихы турында сүз алып барганда, илленче, алтмышынчы елгылар, дип
сөйләү гадәткә кергән. Каләм осталары мәйданына унмы, егермеме ел саен төркем-
төркем аяк басканнарның, бәхәссез ки, шигърияткә яисә прозагамы алып килгән
үзенчәлеге булмый калмый, әмма ул барлык иҗатларда да
ярылып ятмый. Кайвакыт теге яки бу шагыйрь турында,
нәрсәсе белән сезгә якын, сөйләгез әле, дисәләр, гомерең буе
югары уку йортында әдәбият белән бәйле фәннәр укыта торып
та, сүзсез каласың. Андый чакта, язганнарында яраттырырлык
нинди сыйфат бар әле соң, дип уйланасың, һәм күпчелек
очракта, кызганыч ки, тапмыйсың. Мин моны хәтта кайбер
халык язучылары, Тукай бүләге ияләренә карата да әйтә алам.
Язучылар исемлегендә, үзем тарафыннан дистәләгән әсәрләре
укылып та, уңай бәя бирүе кыен булган прозаик яисә
шагыйрьләр шактый. Ни хакында язган, ничек язган— истә дә
калмаган була. Ә бит, исемнәре бары тик норматив
тәнкыйтьнең әйләнешенә, әдәбият тирәсендәге түрәләрнең
дуслары исемлегенә кергәннән чыгып кына, чыннан да, яхшы
язадыр, дип, аерым берләренең иҗатына мәдхияләр яудыручы тәнкыйтьчеләр һәм
галимнәр бар. Әдәбияты нинди—тәнкыйтьче дә шундый, һәм киресенчә.
Сиксәненче елгыларның әйдәман шагыйрьләреннән булып, затлы сүз мәйданына
атылган Ркаил Зәйдулла иҗаты исә алган бүләкләренә карата беркем күңелендә дә шик
тойгысы уятмавына иманым камил. Ркаил—замандашым, еш кына фикердәшем. Ихлас
һәм нечкә халәтендә җанга бик якынаеп та киткән шикелле. Тупасрак тотышы, дорфарак
сүзе белән үпкәләткән чаклары юк түгел, хәтта ул вакытта да аңа карата якынлык
хисләрен күңелдән сызып ата алмыйм. Еллар узса да, авылча калган, үзенчә калган,
үзенчә язган һәм язганын да үзенчә укыган кеше Ркаил.
Кайбер кирәгеннән дә артыграк күкләргә чөелгән бер төркем яшьләребезнең уртак
рухта, уртак темаларга шактый охшаш стильдә иҗат ителгән сумбур әсәрләрен игезәк
интонация белән укыганнарын ишеткәндә яшьтәшләремне уйлыйм. Газинур, Ләбиб,
Ркаил... Бер арбага җиксәң дә, бер тарафка омтылсалар да, өчесе өч төрле чапкан атлар
кебек алар.
Иҗат кичәләре еш кына төрле буын шагыйрьләрен сәхнәдә очраштыра. Макташып,
мактангалашып та алгалыйлар. Сүз шигырьгә җиткәч, барысы да урынына утыра—чүбе
кибәктән аерыла. Сәхнәне кайчандыр Мөдәррис Әгъләмнең, Рәдиф Гаташның,
Зөлфәтнең көр тавышы тота иде, ә хәзер—безнекеләрнеке.
Бәйрәм тантанасы. Өлкәннәр, урта буыннар, әле генә әдәбият мәйданына
атлаганнар— халык алдына имтихан бирергә чыгып баскан бер сурәттә. Сүз яшьләргә
бирелә. Кызы да, егете дә, аңлаешсыз җирлектә туган образлар белән чуарланган
әсәрләрен, үчле кысылган тешләреннән, күтәртеп куелган тамак төбеннән сытып,
имгәтеп чыгарып, кайдадыр еракка, томанлы офыкларга карап, уртак бер яңгырашка
китерелгән тавыш белән укый. Алардан соң сүзне безнең буын ала. Тартылган җәя кебек
көтәм. Ул да түгел, Ркаилнең ирләрчә нык, диварларны тетрәткән тавышы, киемнәрне
ертырдай булып, туп-туры күкрәккә ыргыла. Сәхнәдән укыганнары артык катлаулы да
түгел кебек юкса... Яңгырашы, фикере беркемне битараф калдырмый. Зал көчле
алкышларга күмелә.
Замандашлары белән шагыйрь үзе дә горурлана. Буындашларына, дусларына
багышлаулар аның иҗатында зур урын алып тора. Алар—гадәти юбилей котлаулары да,
мактау чабуына тотынып, авторы да югары күтәрелү өчен махсус сайланган адресатлы
әсәрләр дә түгел. Боларда—безнең яшьлек сәхифәләре яңгырашы... Аларда—милли
гамь, ир гаме..., шагыйрьгә кадерле предметлар, җан ияләре, хыяллар..., үкенеч, өзгәләнү,
гасабилык...
Без сабыйлар иленнән бит, дустым!
Иртә киткән ишләр өчен дә
Йончу атлар төсле ауныйк әле
Җиләк үскән карлар өстендә.
(«Ләбибкә»)
Ркаил үз зәвыгы таләп иткән югарылыкта яза, публика зәвыгына, милләт
ихтыяҗына туры китереп укый. Анда залны тою гадәттән тыш көчле. Күренеп тора, ул
шигырьне шигырь итүче төп сыйфатның һич тә гасырлар буе килгән символлар түгел
икәнлеген белә. Әлбәттә, гомумән алганда, аларсыз шигърият юк. Ә бит кайвакыт гап-
гади генә сүз дә, җөмлә дә бихисап поэтик яңгырашлы булырга мөмкин. Мин Ркаилне
шул тоемы өчен аеруча яратам.
Берәү, бәлки, һичкем аңламастай, реаль җирлеге булмаган әллә нинди образлар
тудырадыр, икенчесе, форма сазлыгына батып, фикер йөгәнен кулдан тәмам
ычкындырырга мөмкин... Ркаил андый әсәрләрнең халыкка эстетик ләззәт тә, акыл
тәҗрибәсе дә бирмәвен яхшы аңлый. Аның иң гади әсәрләре дә шигъри камил, җанны
тартып, тыңлаган саен тыңлыйсыны китереп тора. Ул—чын мәгънәсендә халык
шагыйре, халыкчан шагыйрь.
Ркаил Зәйдулла иҗатын гомуми күзәткәндә, гадилеккә, аңлаешлылыкка, яңгыраш
камиллегенә омтылып, һич тә примитив язучы түгел икәнлеге күренә. Аның һәр
катламга якын булырлык әсәрләре җитәрлек. Кайбер шигырьләреннән чыгып карасаң,
Ркаил—үтә элитар иҗатчы да. Тарихи мәгълүматка нигезләнеп, укучы акылын эшкә
җигеп язган әсәрләрен укыганда, интеллектуаль поэзия остасы икәнлеге дә ачыла.
Мәшһүр шәхесләрнең образын тудырган әсәрләрен дә традицион мәдех жанрында
язмый ул. Татар шагыйрьләренең эшафоттагы соңгы минутларын тасвирлаган әсәрдән
бер өзек:
Кояш кына менә ярсыта бик...
Дивар ышыгына сыенып, Ул аны да өзеп алыр иде! Тик кояшның юк шул
муены...
(Җәлил кояшы)
Ркаил Зәйдулла китапларын кулга алгач, укудан туеп, бер кырыйга атмыйсың; башка
бер эшең чыкса да, тагын укырмын әле, дип, битен билгеләп, якынгарак алып куясың.
Туйдырмый, чөнки образлар, фикерләр диңгезе тирән. Туйдырмый, чөнки формалар,
алымнар дөньясы бай. Тукайлар, Туфаннар иҗатына хас төрлелек күзәтелә аның
китапларында. Әйе, Ркаил үз-үзен артык күп кабатламавы, шигырьдән шигырьгә яңача
ачылуы белән кызык. Шул ук вакытта аның әсәрләрен бай әдәбиятыбыз мисаллары
белән дә бутамыйсың.
Ркаил Зәйдулла иҗаты—йодрыклы иҗат. Борынгылар хак әйткән: хакимияткә
оппозициядә тормаган, тарихыннан, милләт язмышыннан канәгать шагыйрь—
шагыйрь түгел. Көрәшнең мәгънәви кырын билгеләүче троплар аның әсәрләрендә зур
бер катлам тәшкил итә. Шул ук вакытта яшен ташы, бөркет, ук-сөңге образларын ул,
билгеле ки, милли көрәш әсәрләренә генә уздырмый. Әдәби образ- детальләрнең
кулланыш мәйданын көтелмәгәнчә күчерү, киңәйтү, сүзләргә яңа мәгънә
мөмкинлекләре бирү аның язганнарын бик күпләрнекеннән аерып куя да. Марсель
Галигә аталган бер шигырендә шагыйрь болай дип яза:
Күкрәү килә. Эчеңдәге кинә
Яшен ташы булып бер чыксын,
«БӨЕК МӘГЪНӘ ЭЗЛИ ЮКСА ШАГЫЙРЬ»
Кузгатсын ул гомер көзләрендә
Сүнгән өметләрнең җырчысын.
Ркаил Зәйдулла иҗатында фәлсәфи лирика үрнәкләре дә тулы бер цикл тәшкил итә.
Уйланып һәм хөкем итеп язу, өздереп әйтерлек нәтиҗәләргә килү хас аңа. Шул
уйлануларны гади фикер сөреше рәвешендә генә тудырмыйча, тезелеп килгән,
үзгәрешләрне һәм уйлау логикасын аңлатырлык әдәби детальләр чылбыры
сыйфатында укучыга ирештерү—Ркаил Зәйдулланың яраткан алымы:
Көзнең бозлы җиле исте: Һавадагы
пәрәвезләр әкрен генә йөзгә күчте.
Селтәп атты аргамагым: акбүз әләм
сулышыдай дерелдәде бармакларым.
«Үзгәрде әшъялар төсе...»- салкын
йолдызлардай күчте төнге учакларның
исе.
Кирәк микән кулны изәү?- тибеп ята
кар астында ялгыз кизләү...
( «Кизләү»)
«Бөек мәгънә эзли юкса шагыйрь»,— дип яза Ркаил, һәр иҗатчының гамь белән
яшәвенә ишарәләп. Зәйдулланы борчымаган проблема бар микән?! Шулай да
араларында әле аталмаганнарыннан рухи бөеклек турында уйлануларын телгә аласы
килә. Бөеклек һәм биеклек турындагы әсәрләрнең күпчелеге —билгеле ки, һавалы
гадиләрдән дә битәр, хакимияткә ирешкәннәр колагына. Бик тә оригинальләре, төрле
ассоциацияләргә корылганнары да җитәрлек:
Кузгала тау...
Һәм таш оча алдан -
Ул ләззәт таба үзенә ияртүдән.
Дустым, кеше!
Син үзәннән карап
Акыл сатма, тукта...
Кайчагында түбән тәгәрәү дә
Бөеклеккә илтә дөньялыкта.
(«Таш турында риваять»)
Ркаил Зәйдулла—кем әйтмешли, коеп куйган шагыйрь генә түгел, бай һәм киң
тасвир дөньясы тудырган прозаик һәм инде берничә әсәре белән халык күңеленә узган
драматург та. Шулай да аның иҗатында шигърият һәрвакыт беренче урында торды, ул
аның башка төрдәге әсәрләренә җан сулышы өрде. Тормышта шагыйрьләрнең проза
әсәре, ә прозаикларның шигъри әсәр язу очраклары да байтак, әмма эш шунда: монда
шагыйрьләр ота, прозаиклар оттыра.
Р.Зәйдулла шигырьләре гомумәдәбият җирлегендә ничек мәрҗән кебек ялтырап
ятса, прозасы да гомуми агым өстеннәнрәк ага. Шул ук вакытта аның иҗатында тезмә
һәм чәчмә текст каршылыгы ап-ачык чагылыш тапты. Ркаил, бер яктан, шигъри иҗек
биеклегенә, яңгырашның сафлыгына иреште, икенче яктан, прозасы аша шигырьдә
бөтен мәгънә тирәнлеге белән әйтеп бетерә алмаганын, урын тапмаганын күздә тоткан
укучысына җиткерде.