Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь


Зыя Ярмәкинең тууына 125 ел
Шагыйрь Зыя Ярмәки (Әхмәтзыя Шәйхетдин улы Насыйров) 1887 елның 9 (яңа стиль
белән 21) гыйнварында Самара губернасы Богырыслан өязе (хәзер Самара өлкәсенең
Келәүле районы) Иске Ярмәк авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә
башлангыч белем алганнан соң, ун елга якын Чистай шәһәрендәге Закир ишан
мәдрәсәсендә, 1909-12 елларда Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укый. Шунда укыганда
иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. 1912 елда Эстәрлетамак шәһәрендә «Яшьлек
дәртләре» һәм «Күрсәтәм» исемле ике шигъри җыентыгы, тагын бер елдан Уфада
«Тойгыларым» һәм Оренбургта »Әдәбият гөлләре» исемле шигырь китаплары дөнья
күрә.
1912 елда Зыя Ярмәки туган авылы Иске Ярмәккә кайта һәм балалар укытырга
керешә. Берара, 1915-17 елларда, авылда мулла булып та тора. Инкыйлабтан соң яңадан
мөгаллимлек хезмәтенә күчә, туган ягында төрле вазифаларда эшли. 1931 елның
көзендә Үзбәкстанга күчеп китә. 1935- 63 елларда Фирганә өлкәсенең Ташлак район
башкарма комитетында җаваплы секретарь һәм бүлек мөдире була.
Зыя Ярмәки шигырьләре, нигездә, Тукай поэтик мәктәбе үрнәгендә, классик
поэзиягә һәм халык җырларына хас үлчәүдә язылган. Алар төгәл, ритмик эчке
рифмаларга бай һәм хәтергә тиз сеңүчән музыкаль яңгырашлы булулары белән
аерылып торалар. Ул табигать күренешләрен оста тасвирлый.
Зыя Ярмәки 1965 елның 26 ноябрендә үзе күп еллар яшәгән Ташлак авылында вафат
була һәм Фирганә өлкәсенең Маргилан шәһәрендәге Хуҗагәз дигән зиратында җирләнә.
Галимҗан Латыйпның тууына 100 ел
Шагыйрь Галимҗан Латыйп (Галимҗан Шакирҗан улы Латыйпов) 1912 елның 20
гыйнварында Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Яңа Дөмәй авылында
крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң туган авылында
кызыл почмак мөдире, китапханәче, соңрак салым җыючы, заем таратучы булып эшли.
Бәләбәй шәһәрендәге укытучылар әзерләү курсында, Казандагы Урман техникасы
институты рабфагында, Казан финанс-икътисад институтында укый. 1939-40 елларда
Советлар Союзы — Финляндия сугышында катнашып, гаскәри хезмәт мөддәтен
тутырып кайтканнан соң, берникадәр вакыт Татарстан радиокомитетында әдәби
тапшырулар мөхәррире, 1941-50 елларда Татарстан Республикасының финанс контроле
оешмаларында дәүләт инспекторы-ревизоры, 1951-60 елларда «Пионер» («Ялкын»)
татар балалар журналы редакциясендә әдәбият- сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.
Г. Латыйп авылда укыганда ук каләм тибрәтә башлый: клуб сәхнәсе өчен такмаклар,
инсценировкалар, скетчлар яза. Матбугатта беренче шигырьләре 1932 елда
Башкортстан Республикасының татарча үзәк матбугат басмасы «Коммуна» (хәзерге
«Кызыл таң») газетасында басыла, «Юл буйлап» исемле тәүге шигъри китабы 1939 елда
Казанда дөнья күрә.
Г. Латыйп зурлар өчен дә, балалар өчен дә яза. Поэзиядә аның шагыйрь буларак хис
һәм фикер игътибарын даими биләп торган үз темалары бар. Болар — туган ил, хезмәт
романтикасы, халыклар дуслыгы, тынычлык.
Шагыйрьнең тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Ул Егор Исаевның
«Суд памяти» («Хәтер хөкем итә») поэмасын, Д. Бедный, С. Михалков, С. Маршак, А.
Прокофьев, А. Твардовский, Пабло Неруда, Никола Вапцаров һәм башка рус һәм чит ил
шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
1986 елның 4 ноябрендә Казанда вафат була.