Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРГӘЛӘП ГӘЗИТ ЧЫГАРДЫК


Мин—Баулы районының Кызылъяр авылыннан, ягъни Фәнис Яруллинның
авылдашы, замандашы, гомер буе аралашып яшибез. Кызылъярда яки Казанга барсам
әле дә күрешкәләп торабыз.
Бу көндәлекләр аны якыннан белгән кешеләргә дә бик кирәк. Чөнки без әллә нигә
бер 2-3 сәгать күрешеп-сөйләшеп, Нурсөянең тәмле чәйләрен эчеп таралышабыз да,
аларның калган тормышларын бик томанлы гына күз алдына китерәбез. Ә бу
көндәлекләр аларга карата олы ихтирам, соклану хисләрен бермә-бер арттыра, без
яратып укый торган шигырьләрнең һәм башка әсәрләрнең нинди бәягә тууын белү—
безгә үзебезнең тормышның вак-төяк мәшәкатьләреннән зарлану оят икәнен кисәтә.
Болар бигрәк тә хәзерге яшь буын өчен мөһим: яшәүнең мәгънәсе, башыңа авырлык
килгәндә дә «тормыштан суынмаска» (Фәниснең шигыреннән) өндәү—болар бит бәяләп
бетергесез кыйммәтләр. Менә бит Фәнис Яруллинның һәрбер әсәре нинди тән-җан-
күңел газаплары-авыртулары аша туа икән! Нинди ихтыяр көче һәм рух ныклыгы
салынган икән 53 ел урынга кадакланган гәүдәгә!
Минем шундый тәкъдимем бар: «Казан утлары»нда басылган көндәлекләр буенча
әңгәмәләр, җыелышып кычкырып укулар үткәрергә, әдәби түгәрәкләрнең Фәнискә
багышланган утырышларында шулардан өзекләр укырга кирәк.
Өстәп шуны да язып китим әле. Фәнистә иҗат очкыннары Кызылъяр мәктәбендә
укыганда ук сизелә иде. Фәнис миннән бер ел алда укыды. Ул VII класста, мин У1да чакта
без мәктәп стена газетасының редколлегиясендә идек: ул—редактор, мин—секретарь
(кулдан язучы), Сәхибгәрәев Фаиз—художник. Газетага кайбер сатирик мәкаләләрне
Фәнис шигырь формасында бирә иде. Кайберәүләрнең «ул урын өстенә калгач кына яза
башлаган» дигән сүзе һич дөрес түгел. Мин, Кызылъяр мәктәбендә 38 ел укыткан кеше
буларак, быел сентябрь аенда Яруллиннарның авылга кайтып, клубта авылдашлар
белән үткәргән очрашу кичәсендә дә бу турыда сөйләдем. Без бик хуплыйбыз: былтыр
авылда аңа мәһабәт өй салып бирделәр, кайткан чакта анда яшәргә бөтен шартлар да
тудырылган.
Хәзер ул йорт музей статусын алды. Музей мөдире, ветеран татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Мәдинә Гыйлаҗева Яруллин иҗатын һәм тормыш батырлыгын
пропагандалау буенча тынгы белмичә эшли. Тирә-як авыллардан, районнардан музейга
экскурсиягә киләләр. Төрле район семинарлары делегатлары да килә монда.
Бу болгавыр заманда кыйбласын җуйган бәндәләргә туры юл күрсәтүче маяк алар
авылыбыз горурлыгы булган Фәнис Яруллин һәм аның тугры тормыш юлдашы Нурсөя
ханым!

Галимә ГАЛИМУЛЛИНА.
2011 елның 12 октябре.