Логотип Казан Утлары
Роман

БЕРДӘНБЕР ҺӘМ КАБАТЛАНМАС

1. Чакыру билеты
Казан. Татарстан.
Фатыйма карчык учындагы тиеннәрне күнегелгән җитез хәрәкәт белән кесәсенә салып куйды да, дога кылырга тотынды:
—Раббәнә әтинә фиддунйә хасәнәтән...
Нәкъ шул вакытта аны күз кырые белән генә күреп калды. Бер мизгелгә догасын онытып шул якка борылып карады. Әйе, нәкъ үзе. Элеккечә кара күн куртка, джинсы чалбар кигән. Кыска итеп алдырылган чәчен алга тараган, кара күзлектән. Хәрәкәтләре талгын, гайрәтле, һәр мизгелдә дошманы өстенә сикерергә әзер торган арысланныкы шикелле. Ул да тукталды. Гәзит-журналлар сатыла торган киоск янына басып, ипләп кенә карчыкны күзәтергә тотынды.
—Ходай сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер бирсен,—дип дәвам итте карчык.—Әткәң-әнкәңне сөендереп, балаларыңның рәхәтен күреп яшәргә язсын. Амин!
Учлары белән битен сыпырып куйгач, янә киоск ягына карады. Теге ир анда юк иде.
—Ходайның галәмәте, әллә күземә күренә башлады инде,—дип үзалдына сөйләнде карчык. Күзләрен челт-мелт йомып алды.
Ул да булмый бер ханым янә учына акча тоттырды.
—Рәхмәт, кызым! Балаларыңның игелеген күреп яшә!
Фатыйма карчык бу юлы дога кылып тормады. Ул үзе дә сизмәстән теге ирне эзләде. Баскан урынында әйләнеп, дүрт тарафка да күз салып чыкты. Күрмәде.
Кинәт аңа тагын акча тоттырдылар. Карчык учына карап бер мизгелгә катып калды. Башта кулындагы акчаның кәгазь икәнен аңлады. Аннан соң, аның меңлек икәнен күреп, үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Нәм ни
1 Журнал варианты әйтергә белмичә, хәер бирүчегә борылып карады. Ләкин янында беркем дә юк иде. Ул бары тик үзеннән ашыгып ераклаша барган ирнен аркасын гына күрде. Кара күн куртка. Бу нәкъ теге адәм иде.
Карчык бер мизгелгә һушсыз булып торды да теге ирнен артыннан иярде. Ләкин аны куып тота алуы бик тә икеле иде.
—Балам, тукта әле... Дога кылыйк...—дип эндәште ул, аптырагач. Әмма тавышы үзеннән ерак китмәде. Ир ераклашканнан ераклаша иде. Фатыйма карчык анын хәрәкәтеннән таныш чалымнар табарга тырышып озак күзәтте. Ир бер йорт
Марат Кәбиров
почмагына кереп югалгач та аны күз алдыннан җибәрмичә таныш сыйфатларын табарга маташты. Әмма монын бер файдасы да тимәде. Кара күзлек, кара күн куртка кигән уртача буйлы, ирләрчә зифа гәүдәле бу кеше ана бер тамчы да таныш түгел иде.
Бу бөтенләй ул көткән, ул өмет иткән кеше түгел иде.
Карчык янә учындагы акчага карады. Бу ирне ул беренче тапкыр моннан бер атна элек күргән иде. Хәер-фәлән бирмәде ул вакытта, бары тик ниндидер саклык һәм үҗәтлек белән теләнче карчык артыннан күзәтеп кенә йөрде. Ярты көн буе күзәтте ул шулай. Фатыйма карчык башта бик игътибар итмәскә тырышкан иде. Ни генә әйтсән дә Казанда кызыксынучан кешеләрнен бетәсе юк. Кайберләре теләнчеләрне күзәтеп тә тәм таба торгандыр. Ләкин ир икенче көнне дә, аннан сон да күренгәч, куркуга калды. Хәерчеләрнен акчасын талаучы бандитлар да бар икән дип сөйлиләр бит. Шунын ише берәр явыз булмагае. Монауындый таза гәүдәсе белән бер дә юктан гына урам буен үлчәп йөрмидер. Хәзерге яшьләр бушка берни кылмас. Телләре кечкенәдән акча дип ачылган аларнын.
Ләкин ирнен менлек тоттырып китүе бу уйларын да себереп ташлады. Таларга йөргән кеше сина шулкадәр хәер бирә димени?! Тоттырыр! Берәр туганын-фәләнен генә булмаса. Ләкин Фатыйма карчык анын кыяфәтендә бернинди таныш чалымнар да тапмады. Бу кеше анын бернинди туганы да була алмый иде. Бу бөтенләй ят адәм.
Карчык беренче көн генә хәер сорашмый ич инде. Яшәренә пенсиясен генә җиткерә алмагач, ул әледән-әле шулай урам буенда йөрергә мәҗбүр. Икенче ел китте бугай инде. Кайберәүләр аны танып ук тора. Кемнәрнедер үзе дә белә. Исәнләшеп, хәл белешеп йөрүчеләр дә бар. Бу тирәдә шушылай итеп йөрүче бердәнбер татар әбие булгач, бөтен татар хәерне ана бирергә тырыша. Зарплата алган көннәрдә махсус килеп йөзәр тәнкә тоттырып китүчеләр дә бар. Фатыйма карчык иренмичә һәркайсына атап аерым дога кыла. Тегеләрнен шуна да күнелләре булып кала. «Әбекәй, сина хәер биреп юлга чыксам, гастрольләр гел унышлы була»,—дип килүче бер танылган җырчы да бар әле. Башка милләт кешеләре дә сасы ис анкытып йөрүче бүтән теләнчеләргә түгел, ә нәкъ менә ана хәер бирәләр. Әлбәттә, берсенен дә менлек тоттырып киткәне юк. Ләкин көн озынына ярыйсы ук җыела. Икмәк-сөтлек була...
Берүзе генә яшәсә, хәер сорашкан акчасы тулысы белән җитеп барыр иде дә бит. Ашарына да, кияренә дә, тулай торактагы бүлмәсенә түләргә дә... Җитәр иде!
Әмма Радик-юньсез бар шул. Ана җиткереп булмый... Шунын аркасында бурычтан башы чыкмый. Тулай торак өчен дә ел буе түләнмәгән әле. Комендант инде күргән саен куып чыгарам дип куркыта. Сонгы көннәрдә генә никтер дәшми.
Карчык менлекне кесәсенә тыкты да тукталышка атлады. Бүгенгә җитеп торыр. Кулга эре акча эләккәндә бурычларны түләп куярга кирәк. Кичә пенсия дә биргәннәр иде. Иш янына куш булыр. Югыйсә, ул бүлмә бурычы гына да егерме менгә җиткән. Ничек түләп бетермәк кирәк.
Трамвайда кеше күп түгел иде. Карчык ишек төбендәге буш урынга кереп утырды. Трамвайда йөрергә яратмый иде ул. Ләкин маршрут таксиларына акча күп китә. Телисенме-теләмисенме, шушы нәстә кала. Монда инде яратам-яратмыйм дип тора алмыйсын.
Алайга китсә, ул шәһәр тормышын да бик өнәп бетерми иде. Авылда яшәп картайган кеше өчен түгел инде бу Казан. Навасына кадәр икенче. Монда килүенен бердәнбер сәбәбе—Радикны адәм итеп булмасмы дигән теләк кенә иде. Сонгы елларда төпчеге бигрәк нык эчә башлады шул. Шул шайтан суына алданып бөтен дөньясын онытты. Хатыны түзде-түзде дә ике баласын ияртеп чыгып китте. Аны да гаепләп булмый. Болай да аз газапланмады килене, врачларга да аз йөртмәде. Усаллык белән дә, изгелек белән дә ипкә кертә алмагач, китәргә мәҗбүр булгандыр. Аннан сон, иреннән бер рәхмәт тә ишетмәде бит, бахырын. Күз төбенен күгәрмәгән чагы булмады. Сон, шулкадәр мәсхәрәгә түзеп яшәргә. Алма кебек хатын- кыз бит ул. Балаларын да үстерергә кирәк. Юк, берничек тә гаепли алмый ул киленен. Хәзер Чаллыга күчеп киткән, кияүгә чыккан дип ишетте. Ярый, бәхетле булсын.
Хатыны киткәч, улын авылга алып кайткан иде. Бер атна түзде Радик. Эчмәде. Эшкә дә чыкмады чыгуын, тик монысы вак нәрсә иде. Авылда да хәзер аракынын кимен куймыйлар, кеше арасына чыкса тагын эчә башлар дип, Фатыйма карчык үзе дә ашыктырмады. Ә беркөнне малае авылда яшәргә теләмәвен әйтте дә салды.
—Шәһәргә китеп урнашам,—диде ул.—Монда бик үз итеп торган кеше дә юк. Акчасы да ташка үлчим генә.
Әлбәттә, авылда да менә дигән итеп дөнья көтүчеләр бар иде. Ишеп малын асрыйлар, итен-сөтен сатып тормыш итәләр. Шәхси трактор, йөк машинасы тоталар. Җинел автомобильләр турында сөйлисе дә түгел инде. Фатыйма карчык бу хакта әйтеп караган иде дә малае ипкә килмәде.
—Юк, әни... Казан Казан инде ул. Өйрәнгән җир.
Фатыйма карчык Радикны күргән фаҗигаләреннән сабак алгандыр дип уйлаган иде. Гаиләнне, балаларынны югалту уен эш түгел. Бик сиздереп тормаса да эченнән генә ут булып янадыр. Казанга китеп хатыны белән мөнәсәбәтләрен көйләп җибәрергә дә нияте бардыр, бәлки. Эчүеннән туктаса, алама малай түгел лә ул. Эчүен ташласа, хатыны да карышып тормас, янадан ярашып яши башларлар. Шулай уйлады карчык һәм улынын теләгенә артык карышып маташмады. Ләкин улы гына өйрәнгән җиренә кабат килү белән өйрәнгән шөгыленә тотынды. Нәм карчык, улымны эзгә кертәлмәмме дигән исәп белән, үзе Казанга күченеп килде. Эчүен генә ташлатырга кирәк иде. Эчүен ташласа...
Им-томчылары да, башкасы да калмады, кодирауайт итеп тә, укол кадатып та карадылар... Булмады. Ахыр чиктә, карчык менә шулай хәер сорашып, җан асрарга мәҗбүр ителде. Ул акчаны да әле Радик йә урлап алды, йә талап дигәндәй... Кыскасы...
Дошманына күрсәтмәсен инде.
Трамвай туктады. Фатыйма карчык урамга күз салды да бер мизгелгә генә катып калды, ләкин бик тиз һушына килеп ишеккә ташланды. Тукталыш янындагы тәрәзәгә капланган кешене ул шундук таныды. Бу ул иде. Абына- сөртенә атлап киоск янына килеп басты да сулышын җыеп торды.
—Рәхмәт.—Кара күн курткалы ир сдачаларны кесәсенә тыкты да китәргә борылды.
—Пастуй, сынок!
—Ә-ә-ә, сез дә мондамыни?!—дип елмайды ир.
Карчык анын югалып, һич югы аптырап калуын көткән иде. Ләкин ир тынычлыгын югалтмагач, үзенен фикере таркалып китте. Нәрсә дип әйтергә сон әле?
—Балам, син ник мине күзәтәсен ул?—Фатыйма карчыкнын тавышы шаян да, шелтәле дә иде. йәм ул, тел ачкычы биргән өчен Ходайга күнеленнән генә рәхмәт әйтеп, дәвам итте.—Күзен төшмәгәндер бит?
Карчык анын елмаеп, хәтта көлеп җибәрүенә өмет иткән иде. Ләкин ир җитдилеген җуймады.
—Мин сезне күзәтмим, әбекәй.—Ир бернинди дә тупас сүз әйтмәде, йөзен дә чытмады, әмма анын кыяфәтендәме, тавышындамы ниндидер канәгатьсезлек бар иде.—Сез кем беләндер бутыйсыз.
Карчык икеләнеп калды. Ирнен тавышы үлгән кешене үгетли алырлык иде.
—Ләкин менә бу акчаны сез бирдегез,—диде карчык теге менлекне кабат кесәсеннән алып.—Сез мина мен сум хәер бирдегез.
—Гафу итегез, апа... Мин сезне кимсетергә теләмәгән идем...
—Бу кимсетү түгел. Ләкин мин сезнен якыннарыгыз рухына дога кылырга. теләр идем.
—Минем якыннарым юк.
—Әти-әниен бардыр бит.
—Мин детдомныкы.
—Ләкин сез...
—Гафу итегез, апа...—Ир ашыгып тукталыш янындагы җинел машинага кереп утырды, карчык шул якка ике адым атлаганчы машина китеп тә барды. Бары тик анын магнитофоныннан агылган җыр гына колак төбендә янгырап калды:
Кайтырсыз әле бер, кайтырсыз, барыбер Таш булмаса, әгәр, җаныгыз...4
Ничек кенә исәпләп карасан да бу кеше начар уй белән йөрүче түгел иде инде. Хәзер мона шик калмады. йәрхәлдә карчык артыннан күзәтүе хәер акчасына кызыгудан түгел. Ләкин ни өчен сон? Ник күзәтә иде ул? Ник шулкадәр акча тоттырып китте?
Фатыйма карчык тулай торак ишеге төбенә җиткәнче шушы сорауга җавап эзләде.
Комендантнын бүлмәсе ачык иде. Карчык анын күзенә чалынмаска тырышып ашыгып үтеп китте. Вахтер карт белән дә баш кагып кына исәнләште. «Хәзер үк төшереп бирермен, Алла боерса,—дип уйлады ул баскычтан күтәрелгәндә.—Аз булса да кими торыр.»
Бүлмәгә керү белән сасы искә борынын җыерып куйды. Алан-йолан каранып түргә узды да шкаф шүрлегендәге иске китапларына үрелде. Радик йоклый иде. Йоклый... Тагы ләх исергән инде ул... Акчалары шушында гына булырга тиеш иде. Радикнын китапка кагыла торган гадәте юк. Бөтен кесәләренне, табак-савытны, хәтта аяк киеменнен олтырагына кадәр тентесә дә китапка якын килми ул. Якын килми торган иде. Әмма бүген Фатыйма карчык акчасын тапмады. Кичә алган пенсия дә, җыеп- җыеп килгән өч менгә якын акча да юкка чыккан иде. Үз күзләренә үзе ышанмыйча, карчык китапларны янә бер актарып чыкты. Аннан сон караватта пошкырып яткан улына карады. Аны тукмап ташлыйсы, бәреп үтерәсе килде. Башкайларын өзеп алсан да аз инде бу нәрсәнен... Ләкин ул теш арасыннан гына «Кабахәт!»—дип пышылдады да хәлсезләнеп утыргычка ауды. Күз алдыннан әллә нинди куркыныч күренешләр үткән сыман булды. Бераз тынычлангач, кесәләрендәге тиеннәрне өстәлгә бушатты да, күз кырые белән улына карый-карый, чутлый башлады. Ваклары йөз сиксән сумга якын җыелган, Ходайнын рәхмәте! Һәм теге мен тәнкә. Тагын бу мәлгуньгә эләгеп әрәм булганчы, комендантка төшереп бирергә кирәк.
Фатыйма карчык тагын бер тапкыр китапларын актарып чыкты да комендант бүлмәсенә төшеп китте. Бүгенге муллыкка күнеле булса да җыеп килгән акчасынын югалуы өчен үкенә иде ул. Их, ниләргә генә алу белән төшереп бирмәде икән? Сон, улынын ышанычсыз, юнсез икәнен белеп тора, ләбаса! Үзе гаепле инде...
—Фатыйма, бая әйтергә онытканмын...—дип каршылады аны вахтер карт.—Сина бит хат бар иде...
Карчык бөтен булмышы белән комендант янында иде, шуна анын сүзен игътибарсыз калдырып узып китте дә комендант бүлмәсенә килеп кергәч кенә дертләп куйды. Хат! Сина хат бар! Моннан бик күп еллар элек ул хат көтә иде. Авыл урамыннан узган почтальоннарга көн саен аркылы төшә:
—Хат юкмы, кызым?
—Юк шул, апа.
—Бүген дә юкмы, кызым?
—Юк шул...
—Ник берсе дә берәр сүз генә булса да язып салмый икән сон?
Почтальоннын үткәнен күрмичәрәк калса, анын өеннән урарга да иренми торган иде. Хәтта кайбер вакытларда ана балалары хат язадыр, бары тик шушы почтальон кыз гына аны тапшырырга онытадыр, яки юри тапшырмый йөртәдер сыман тоела иде. Шул сәбәпле, почтальоннар белән талашып беткән чаклары да булгалый иде.
Тора-бара өмете өзелде. Уллары инде исән түгелдер дип уйлады карчык, исән
4 Магнитофоннан Салават Фәтхетдинов җырлый. «Читләргә китәсез»
булсалар, кайтып күренмәгән хәлдә дә, берәр хәбәр җибәрерләр иде. Болай итеп яшәргә йөрәкләре җитмәс иде. Исән түгелләрдер. Төпчеге алай интектермәде. Армиядан да хат язып торды. Өйләнеп Казанда яшәгәндә дә кайтып хәлен белделәр, килене атнага бер шалтыратып хәл сорашты, айга бер булса да хат язды. Килене искиткеч иде дә бит анын. Эх, кадерен белмәде шул, юньсез малай. Килене киткәч, хат язучы да, хәлен белүче дә калмады. Карчык үзе дә элеккедәй өтәләнеп хат көтмәде. Кемнән көтсен инде.
Әле менә вахтер картнын сүзе анына барып җиткәч, күнеле тибрәнеп куйды. Хат! Кемнән булырга мөмкин? Балаларыннан дисән? Юктыр... Юк...
—Балам, менә бер өлешен биреп куйыйм әле, калганын азрак хәлләнгәч төшерермен,—дип комендантка акча сузды. Ләкин тегесе акчаны алырга ашыкмады. Серле елмаеп кына куйды. Карчыкнын коты очты. Әллә куып чыгарырга әйтәләр микән?
—Фатыйма әби, сезнен өчен акча түләделәр инде,—диде ул елмая төшеп.—Өченче көн бирделәр. Хәзер сез бер тиен түләмичә тагын ярты ел яши аласыз.
Карчыкнын буыннары йомшарды. Ул якындагы урындыкка көч-хәл белән барып утырды да шаяртмыймы икән дигәндәй, комендантка төбәлде.
—Чынлап әйтәсенме, балам?
—Чынлап әйтәм, әлбәттә. Шаяра торган нәрсәмени?
—Бәй... Ни бит әле... Кем түләде сон аны?
—Белмим, апа. Исемен әйтмәде.
—Ир кешеме, хатын-кызмы диюем...
—Ир кеше.
—Кем булыр икән?! Бернәрсә дә әйтмәдеме?
—Юк
—Ниндиерәк иде сон? Кыяфәте ниндиерәк?
—Нинди дип... Ир кеше инде... Кырык яшьләр тирәсендә...
—Монарчы күренгәне юк идеме?
Комендант иннәрен генә сикертеп куйды.
—Радикка охшаган җире юк идеме?
—Радикка?!—дип көлемсерәде комендант .—Юк. Ана тамчы да охшамаган.
Карчык урыныннан торды да дәшми-тынмый гына ишеккә атлады. Сонгысын юкка гына ычкындырды ул. Радикны комендант адәмгә дә чутламый ич. Әнә бит ничек көлемсерәде. Әллә ничек, гарьлек булып китте. Оят. Берәр баласы-фәлән шаяртып йөрми микән дип уйлаганнан гына сораган иде, югыйсә. Улларынын инде тереләр арасында юклыгына күптән ышанса да карчык бу юлы нәкъ шулар турында уйлады. Үле гәүдәләрен күрмәде ич, каберләрен белми. Ә бу тиклем күп акчаны үз баланнан башка беркем дә күчермәс. Бурычын гына түләмәгән бит ул, киләсе ел өчен дә исәп-хисап ясап куйган. Утыз менгә якын акча дигән сүз бу! Әйтергә генә ансат.
—Фатыйма, сина хат бар.
—Ә?
—Хат килгән сина.
—Кемнән?
—Адресын таный алмадым. Үзен укырсын әле.
Карчык хатны алды да әйләндереп карый-карый бүлмәсенә атлады. Анын фикерләре чуалган иде. Бәлки, чынлап та берәр баласы исәндер. Акчаны ул күчергәндер, әлеге хатны да ул язгандыр. Бүлмәгә кергәч, тирә-якка күз салып торды да хатнын почмагын ертты. Ләкин кинәт туктап калды. Ана рәхәт иде. Шушы рәхәтлекне озаккарак сузарга теләде. Хатны ачар да бөтенләй көтелмәгән яман хәбәргә юлыгыр сыман тоелды. Шулай да кызыксыну тойгысы көчле иде.
—Радик! Улым!
Исерек аны ишетмәде. Карчык бер мизгелгә генә тын калды да, калтыранган куллары белән хатны ачарга тотынды. Ләкин хатка күз салу белән ул монын үзе
көткән изге нәрсә түгеллегенә төшенде. Адәм кулы белән язылмаган иде ул. Басма хәрефләр белән җыелган рәсми текст иде.
Фатыйма карчык кашларын җыера биреп аны укып чыкты да күзләрен челт-челт йомгалап алды. Башта анда язылганнарнын нәрсә икәнен анламый торды, анлагач, ышана алмый азапланды. Хат Радик исеменә иде. Күнелен тибрәнергә мәҗбүр иткән юлларга ул тагын бер кабат күз йөгертте:
Сез «Алтын башак» спиртлы эчемлекләр заводы үткәргән лотерея уенында катнашып, 100 мен акча оттыгыз.
Йөз мен! Мона кадәр кулга тотып та караган акча түгел. Әле дә чын икәненә ышанасы килми. Ләкин менә ич, акка кара белән шулай дип язылган. Бүләкне алу өчен кайда килергә кирәклеге дә күрсәтелгән. Петербургка! Юл хакы, торак, ашау-эчү тулысынча завод исәбеннән түләнә диелгән. Чын булса, бу шатланып туймаслык нәрсә инде дә, тик Фатыйма карчыкнын күнелен көнләшүгә тартымрак тойгы кыздырып үтте. Ул гомере буена хәләл тирен түгеп эшләсә дә шул кадәр акча күрә алмады, ә монда дөньясын оныткан бер эчкечегә... Хәер, юк... Күпсенергә кирәкмидер. Үз баласы ич.
Карчык янә йоклап яткан улына эндәште:
—Радик, балам!.. Тор әле!.. Уян әле!
Радик уянмады. Карчык уйга калды. Монын үзен генә җибәрергә ярамый инде, бөтен акчасын юкка чыгарып кайтыр. Кемне ияртергә сон?
* * *
Ново-Михайловка. Мәскәү өлкәсе.
—Хуш, Михаил туган! Ходай ярдәм бирсен сина!
—Хушыгыз, туганнар!
Чиркәүне әйләндереп алган тимер капкадан чыкканда ул тагын артына борылып карады. Кайчандыр күнеленә тынгылык биргән шушы урыннан китү ана рәхәт түгел иде. Тик ул башкача монда да кала алмый. Җанында нәрсәдер үзгәрде, үзе тоткан юлнын хаклыгына шикләнү көчәйде, мондагы тормышын тәмугка әйләндерде.
Чиркәү—изге урын. Ә Михаилнын үткәне изгеләр арасында яшәрлек түгел иде. Ул дин тәгълиматләрен өйрәнде, рухи туганнары белән дә яхшы мөнәсәбәттә булды, килүчеләр дә аны үз итеп тора иде. Кыскасы, монда барсы да әйбәт, барсы да изгелеккә корылган. Ләкин шушы изгелек анын җанын талады, көннәрен төн итте.
Урам чатына җиткәч, чиркәү гөмбәзенә янә күз салды да унга борылды. Монда аны барсы да диярлек танып тора. Хәзер чиркәүдән генә түгел, ә шушы шәһәрчектән дә китәргә туры киләчәк инде. Берничә көнен монда үткәрер дә юлга кузгалыр. Чиркәүдән киткәч, яшәп торырга дип, бер бүлмәле фатир да алып куйган иде.
Фатир хуҗасы Татьяна Сергеевна аны подъезд төбендә үк көтеп тора иде. Дөресрәге, ул аны түгел, ә моннан ике көн элек телефон аша фатирга заказ биреп, очрашу урынын сөйләшкән ирне көтә иде. Ә үзе ана таба туп-туры атлаучы дин әһелен күреп, югалып калгандай булды. Михаилга да җинел түгел иде. Ул үзе дә сизмәстән аркасындагы биштәрен төзәтеп куйды.
—Татьяна Сергеевна?—диде ул аптырабрак калган ханымга.
—Михаил?..— Хатыннын бар кыяфәте әлеге мәлнен чынлыгын тануга карышкан төсле иде.
Михаил баш какты.
Хатын әлеге халәтен яшерергә теләгәндәй кинәт борылып подъездга атлады. Михаил ана иярде. Берни дә сөйләшмәделәр.
Фатир беренче катта иде. Ишектән уздылар.
—Михаил атакай, сез үзегез генә булачаксызмы?—диде Татьяна Сергеевна үз соравыннан үзе унайсызланып.—Савыт-саба да, урын-җир җиһазлары да бер генә кешелек алынган. Әгәр кунакларыгыз булса, савыт-саба менә бу шкафта... Ә постельне хәзер үк китереп китәрмен...
Михаил баш какты. Бай да, ярлы да булмаган бер фатир иде бу. Кирәге тиярдәй нәрсәләрнен барсы да диярлек бар, артыгы—юк.
—Яхшы,—диде Михаил, шкафка күз салып.—Ә костюм турында онытмадыгызмы?
Хатын залга атлады:
—Юк. Әйтергә генә онытып торам икән. Менә ул.—Татьяна Сергеевна кием шкафыннан костюм алып Михаилга сузды.—Үзегез киеп карарсыз. Ярамаса, шалтыратырсыз. Мин якында гына торам.
—Яхшы.
—Ярый, Михаил атакай, үзегез җайлап урнашыгыз. Берәр нәрсә кирәгеп куйса, телефонымны беләсез.
Татьяна Сергеевна чыгып киткәч, Михаил бүлмә уртасында бер мизгел катып торды да тәрәзә янына килде. Монда күренеш ямьсез түгел иде. Әмма Михаилнын игътибарын шундук бүтән нәрсә суырып алды. Ул! Башта ышаныргамы-юкмы дип күзләрен ачып-йомып алды... Өстенә кара күн куртка, зәнгәрсу джинсы чалбар кигән кара күзлекле кеше югалмады. Киресенчә, ул Михаилнын халәтен анлап, анын кыланышларын күреп сизелер-сизелмәс елмаеп тора иде. Ләкин бу ягымлы елмаю түгел, бу ниндидер зәһәр, агулы елмаю иде. Михаил салкын су белән коенгандагыдай сискәнеп китте. Кем сон бу бәндә? Нәрсә кирәк ана? Михаил кинәт ишеккә ташланды, ниндидер җинеллек белән подъезд алдына чыкты. Теге таныш түгел адәм торган урынга күз атты. Нәм катып калды. Беркем дә юк иде инде...
Фатирга кабат кергәч, ул Татьяна Сергеевна калдырып киткән костюмны карашлары белән генә үлчәде дә өстендәге киемнәрен салды. Аннан сон, биштәреннән кирәк-яракларын алып, ванна бүлмәсенә юнәлде.
Көрәктәй кара сакалын сыйпап көзгегә карап торды. Күзләрендә— чиксез мон иде. Бераздан катгый бер карарга килеп кулына кайчы алды. «Үткәннәрне дә шулай җинел генә кисеп ташлап булса икән»,—дип уйлады ул кайчы белән беренче чиртем ясап. Нәм үзенен кире уйлап куюыннан курыккандай ашыгып-ашыгып кисәргә тотынды.
Ул, әлбәттә, гөнаһлы иде.
Юк, чиркәүдән күнеле кайта башлаган өчен генә түгел. Әлбәттә, төрмәдән чыгып беркая да урнаша алмый йөргәннән сон, монда урнашып дөрес эшләде ул. Ялгыш юлдан тагы да тирәнгәрәк тәгәрәүдән сакланып калды. Күнеленә беркадәр тынычлык тапты. Анын үткәндәге гөнаһларын да дин әһелләре гафу иттеләр шикелле. Нәрхәлдә, ана үзләренен тине итеп, бер изге зат итеп карадылар. Ләкин шушы тигезлек аны чыгырыннан чыгара иде. Чөнки анын күнел төбендә үзе генә белгән әрнүләр, үткәнендә фәкать үзенә генә билгеле булган вакыйгалар бар. Боларны ул беркайчан да, бернинди рухи туганына да белдерәчәк түгел иде. Әнә шул тойгылар туктаусыз уйлануга этәрде. Ә уйланулар чиркәүнен хаклыгына шикләнүгә китерде. Юк, анын гөнаһы динне шик астына алуда гына түгел иде. Алайга китсә, чиркәү үзе үк гөнаһ оясы. Хәзер ул моны яхшы белә инде. Нәм монда: «Начар заманда яшибез. Хәзер бер изге нәрсәне дә калдырмадылар»,—дип лаф оруларнын кирәге юк. Заман бервакытта да аклыктан гына тормаган. Чиркәү дә шулай ук. Чиркәү үзе үк Христос Сүзенә каршы килә торган нәрсә әле ул. Нәм Михаил күнеленнән генә кабатлады: «Господу Богу твоему поклоняйся и Ему одному служи». Гадәтенчә, әлеге тәкбирнен чыганагын да күнелендә теркәп куйды: «Евангелие от Луки 4:8». Бер дә чиркәүгә, дин әһелләренә табыныгыз димәгән бит. Ходайга юл бары тик чиркәүләр аша гына дигән сүзе дә юк. Димәк, дин йортларыннан читтә торып та Ходайга тугры булып була. Ләкин чиркәү моны танырга теләми, читкә тайпылучыларны ул җәзалар белән куркыта. Ә үзенә тугрыларга үткәндәге, бүгенге һәм киләчәктәге гөнаһларын ярлыкауны вәгъдә итә. Кеше гөнаһларын бары тик Алла үзе генә ярлыкый ала, ләбаса. Кем әле ул чиркәү?! Ходайнын үземе әллә?! Андагы гадидән- гади бәндәләрнен
Ходай вазифасын үз иненә йөкләргә нинди хакы бар?! Шушы яссылыктан караганда, чиркәү үзе үк Ходайга каршы эш алып баручы булып чыга. Алай гына да түгел, халыкнын беркатлылыгына таянып, аларнын күнел кичерешләрендә акча көрәүче мошенник. Менә нәрсә! Моны бүгенге заманнын начарлыгы белән генә анлатып булмый. Бу гомер-гомергә шулай килгән.
Фикерләре дин белән каршылыкка кергән өчен ул үзен гаепле санамады. Хәтта шушы мошенниклар оешмасынын тулы хокуклы бер әгъзасы булып яшәве өчен дә артык борчылмады. Ул инде сабый бала түгел һәм тормышта һәркемнен күпмедер дәрәҗәдә алдашып яшәвенә күнегә төшкән иде. Адәм үтерүдә гаепләнеп төрмәгә керүе өчен дә исе китмәде. Бу, әлбәттә, анын өчен зур тетрәнү булды. Анын тормышын, киләчәккә булган хыялларын мәнгегә дә мантымаслык итеп юкка чыгарды ул. Ләкин төрмәдә тиешле срогын тутырып чыкты егет. Нәм бу хакта онытырга тырышты. Үзе белә һәм Ходай белә—ул үтерүче түгел. Ул үз гомерендә беркемнен дә гомерен өзмәде. Ул бары тик кирәкмәгән вакытта кирәкмәгән урынга барып чыкты һәм үзенен гаепсезлеген исбатлый алмады. Кызык бу тормыш, бер уйласан. Гаепсез булып яшәвен генә җитми, үз гаепсезлегенне исбатларга да тиешсен... Ләкин барсы да үтте инде. Берсен дә кире кайтарып булмый. Кирәкмидер дә. Хәзер ул бөтенләй икенче кеше...
Сакалын кырып бетермәде. Бөтенләй шәрә итеп кырынса, әллә кемгә охшап китүдән куркып, бармак калынлыгы гына калдырырга булды. Күкрәгенә җиткән сакал иде бит! Хәзер ничек пөхтә әнә... Сакаллы икәне сизелгән кебек тә түгел. Ничектер бөтен барлыгы җинеләеп киткәндәй тоелды. Ул башын әле унга, әле сулга боргалап үзенен кинәт яшәреп калган йөзенә күнегә алмый торды. Нәм ни өчендер көләсе килде. Беркадәр вакыт бүлмәне янгыратып шаркылдады да кинәт тынып калды. Күзләре мон белән тулды. Дымландылар. Менә-менә күз яшьләре тәгәрәп төшәр сыман тоелды. Ул карашларын түбән кадады һәм идәндә өелеп яткан күбек катыш кара сакалына карап тынып калды. «Гөнаһларынмы да шулай җайлы гына кисеп ташлап булса икән!»—дип уйлады тагын.
Ул гөнаһлы иде.
Гөнаһ турында уйлауга, бая тәрәзәдән күргән кара курткалы ирне хәтерләде. Нәм кинәт бер ачыш ясады. Әлеге уйларынын көчәюенә, гөнаһ турында ныклап, төн йокыларын калдырып уйлана башлавына шушы бәндә сәбәпче икән бит. Аны беренче кат күргәннән бирле Михаилнын тынычлыгы югалды. Кара куртка ул көнне гыйбадәткә килгән иде. Үзенен үткән бөтен тормышын сөйләп, гөнаһларын ярлыкауны үтенде ул. Михаил атакай аны гөнаһлардан арындырырга тиеш иде. Ләкин кара куртка сөйләгән саен, ул үзенен хәлсезләнә баруын тойды. Нәм ахырда, монарчы менәр тапкыр әйткән сүзен көч-хәл белән кабатлап, үз бүлмәсенә узды. Ул агарынган иде. Нәм күзләрен бер ноктага текәп бер хәрәкәтсез озак утырды. Чиксез озак. Нәм шул көннән бирле керфегенә йокы эленмәде. Төннәре ерак үткәннәрне, бала чагын, туган авылын хәтерләп үтте. Күнелен чиксез сагыш биләп алды. Үзенен бүгенге халәте белән канәгатьсезлек тойгысы уянды. Нәм нәкъ шушы кара курткалы ир аны чиркәүдән китәргә мәҗбүр итте.
Әлбәттә, очраклы хәлләр дә еш була тормышта. Әмма әлеге кара киемле ирнен килүе очраклылык түгел иде. Нәм анын ярлыкау соравы да... Нәкъ менә Михаил атакай эшләгән көнне килеп ярлыкау соравы очраклы була алмый иде. Хәтта боларнын барсы да очраклы хәл булганда да анын бөтен тормышы... Юк ла, үз тормышын сөйләмәде бит ул. Ул Михаил атакайнын үткәннәрен сөйләде. Шулар өчен ярлыкау сорады. Ул хәтта Анна турында да белә иде.
Анна турында хәтерләүгә Михаил, уйларыннан арынып идәнне себерергә кереште. Сакал-мыекларны пөхтә итеп төреп, чүп савытына салды да ваннага узып юынырга кереште.
Чыккач, чиркәү киемнәрен матурлап төреп капчыкка тутырды. Аннан сон биштәреннән алып эчке киемнәрен киде. Футболка белән трико да киеп алгач, көзге
алдына басып елмая биребрәк үзенә карап торды. Гади тормыш киемнәре ана шулкадәр килешәдер сыман иде. Бераздан биштәрендәге бөтен нәрсәне өстәлгә бушатты. Хәер, әллә нәрсәсе калмаган иде инде. Документлар, калын дәфтәр, полиэтилен капчыкка тутырылган эчке алмаш киемнәр, калын гына кәшилүк. Ул ярлы кеше түгел иде, кассада да акчасы җитәрлек. Әле кәшилүген калынайтып җибәрүе яна тормышнын көтелмәгән хәлләре алдында югалып калмас өчен иде. Аннан сон биштәрнен үзен дә баягы капчыкка салды да аны күтәреп урамга чыгып китте. Бераздан кире әйләнеп керде. Гаепле елмаеп куйды. Михаил атакай чиркәү киемнәрен чүплек башына ыргыткан дисәләр, мона беркем дә ышанмас идедер. Моннан берәр ай элек булса, үзе дә кимсенеп елмаеп кына куяр иде. Ләкин бүген...
Кухняга чыгып, чәй куюга, кесә телефоны шалтырады. Бу—Настя иде. Парикмахер.
—Мин килеп җиттем,—диде хатын.—Сезнен ничәнче фатир иде әле?
Бераздан Настя үзе дә күренде. Бу таза гына гәүдәле кыска буйлы мөлаем ханым иде. Керү белән хуҗаны танырга тырышкандай карап торды да:
—Сез безнен шәһәрдән түгел, ахры,—диде елмаеп һәм шундук диярлек сумкасын ачып, кирәк-яракларын көйләп куйды.—Әйдәгез, эшне башлыйк.
Михаил дәшми генә көзге каршындагы креслога барып утырды. Настя анын иннәрен япма белән төрде дә эшкә кереште.
—Нинди прическа?
Михаил иннәрен генә сикертте.
—Сез рокер-фәлән түгелдер бит?
Михаил баш селкеде.
—Чәчегезне озыннан җибәргәнгә генә әйтүем,—дип акланды хатын.— Телевизордан күрсәтәләр бит... Ничек кисәбез сон? Кыскартабызмы?
—Спортивный. Кыска.
—Дөрес,—дип елмайды хатын.—Җәй көне чәчне кыска йөртергә кирәк. Кояш күрсен.
Бераздан көлтә-көлтә чәчләр идәнгә төшә башлады.
—Безнен якка нинди җилләр белән сон?
—Командировка.
—Кунакханәдә урын юк идемени? Мондый җирдә кыйбаттыр ич?
Михаил иннәрен генә сикертеп куйды.
—Командировкалы эш яхшы инде,—диде хатын ниндидер хыялыйлык белән.—Күп җирләрдә йөрисен, яна кешеләр күрәсен. Минем менә шушы шәһәрчектән унбиш ел инде беркая да чыкканым юк.
Михаил дәшмәде.
Хатын тагы нәрсәдер сөйләп маташты да, клиентнын сүзгә бик һәвәс түгеллеген анлап, башкача дәшмәде. Бары тик эш беткәч кенә сорап куйды:
—Ничек, үзенә ошыймы? Бөтенләй башка кеше булып калдын.
Михаил елмаеп баш какты. Анын үзенә ошый иде.
—Мулла...
—Нәрсә?
—Укыганда бер ахирәтем белән аларнын авылына, татар авылына, кунакка кайткан идек. Аларнын мулласы бар иде. Сине күргәч, шуны хәтерләдем. Яман булып ишетелсә, гафу ит.
Михаил елмайды. Әмма кинәт аның күзендә моңсулык пәйда булды.
—Кайсы авылга?—диде ул үзе дә сизмәстән.—Кайсы авылга кайткан идегез?
—Исемен хәтерләмим инде хәзер. Казаннан ерак түгел иде ул.
Михаил дәшмәде.
Настя коралларын җыйды да акчасын алып чыгып китте.
Михаил һаман көзгегә карап утыруын белде.
—Мулла...—дип моңсу елмаеп кабатлады ул үзалдына.—Мулла...
Хәзер ул чынлап та бөтенләй башка кешегә охшап калды. Үзенең болай үзгәрүенә сөенсә дә күңеленнән генә бер сорауны тукыды: « Ә Анна нәрсә дияр икән? Танырмы ул мине?»
Нәм үзләренең күрешү мизгелен күз алдына китереп елмаеп куйды. Кинәт кенә муллага охшап киткән адәмне күргәч Анна, әлбәттә, гаҗәпкә калачак инде. Танымый торачак, ә аннан соң гадәтенчә дөнья яңгыратып көлеп җибәрәчәк һәм кочаклап алачак. Сергей нишләр икән? Ике генә яшьлек бу теремек зат беркадәр ятсынып торыр инде. Аннан соң әнисенә охшатып шаркылдап көлеп җибәрер... Боларны күз алдына китерү рәхәт иде. Гомумән, шушы ике кеше турында уйлау Михаилга чиксез ләззәт бирә, хәтта чиркәү стеналары арасында томаланып яшәгәндә дә, хәтта гыйбадәт кылган чакларында да ул аларны күз алдына китерүдән тыела алмый иде. Баштагы мәлләрдә, азгынлык юлына тәгәрәп, гөнаһ җыюы өчен кыенсыныбрак йөрсә дә, соңыннан Анна белән таныштырган язмышына рәхмәт укып туя алмады ул. Әле дә, Анна бар аның тормышында. Әле дә, Сергей бар. Әлбәттә, аларның бәйләнеше хакында бу шәһәрчектә санаулы гына кеше белә. Ләкин тиздән, бик тиздән, бер гаилә булып, адәмчә яши башларлар. Нәм Сергей да аңа кайдандыр пәйда булган ниндидер әйбәт абый итеп кенә карамас...
Михаил янә көзгегә бакты. Юк ла инде, муллага охшап тормый ул. Хәзер бизнесменнар шушындыйрак чәч йөртә. Тагын әллә кемнәр...
Ул телефонын алып Аннаның номерын җыйды.
—Хәлләрең ничек, кадерлем?!
—Яхшы,—дип елмайды хатын. Михаил аның елмаюын күргән сыман булды.—Менә, җыенып беттек инде. Син кайчанрак килә аласың? Монда бер хат китерделәр. Синең исемгә.
—Нинди хат? Ничек минем исемгә?
—Белмим, Миша. Ачмадым. Үзең килгәч карарсың дидем...
—Тукта әле... Ничек ул хатны сиңа бирергә тиешләр? Үзең уйлап кара әле...
—Мин дә сәерсендем шул.
—Кем бирде соң аны?
—Бер ир кеше инде. Мин аны әллә синең берәр якын кешеңме дип уйладым әле. Синнән хат алып килгән икән дисәм, үзеңә адресланган. Адрес дип инде, исем-фамилияң гына язылган.
—Нинди ир кеше?
—Гади бер ир инде. Кырык яшьләр тирәсендә. Матур гына. Кара күзлек кигән, киеме дә карадан иде бугай. Әйе, кара куртка, джинсы чалбар. Җәйге эсседә нигә кара куртка киде микән дип уйлап та куйдым әле... Уртача буйлы. Шундый танышың бармы?
Михаил бер мизгелгә тынып калды. Нәрсәдер эзләгәндәй бүлмә буйлап карашларын йөртеп алды. Нәм кинәт тәрәзәгә күзе төште. Юк, моның булуы мөмкин түгел. Ләкин күзләре аны алдамый иде.
—Кыска итеп алдырылган чәчләрен алга тараган, кара футбололка, кара куртка, зәнгәрсу джинсы кигән, ә аякларында... Аякларында... Хәзер әйтәм...
—Син аны беләсенмени?!
—Ул әле минем тәрәзә алдында тора...—Михаил ашыгып ишеккә атлады.—Мин сина аз гына сонрак шалтыратырмын. Ә әлегә бу серле кунак белән танышырга ашыгам. Хуш.
Ул аягына ни эләксә шуны гына элде дә урамга йөгереп чыкты. Минуттан да артык вакыт үтмәгәндер. Ләкин теге кеше урынында юк иде инде. Ул кайдадыр китеп югалган иде. Михаил тирә-якка күз атып торды. Күренмәде. Подъезддан ерак түгел генә күрше дворга чыга торган арка бар. Шушында гына юнәлгән инде ул. Башкача булуы мөмкин түгел. Михаил йөгерә-атлый шунда ташланды. Ләкин беркем дә юк иде. Янә тирә-ягын энә күзеннән үткәреп, беркадәр атлады. Ышыграк булып торган урыннарны карашлары белән капшап чыкты, подъезд ишекләренә күз салды. Ләкин
ул юк иде. Нибары бер минут эчендә юкка чыкты да куйды. Болай була алмый. Җир ярылып, шунда төшеп китмәгән бит инде ул!
Михаил тирә-юньдәге бер генә күренешне, бер генә хәрәкәтне дә күзеннән ычкындырмаска тырышып кире борылды. Шул рәвешле әкрен генә фатирына керде. Карашлар эләгердәй бер генә сәер күренеш тә очрамады. Ишектән узгач бүлмә эченә күз йөгертте. Нәрсәдер үзгәргән сыман тоелды. Әлбәттә, барсы да үз урынында, бернинди үзгәреш тә юк иде. Бары тик кире кергәндә, ишеген ябарга онытканлыгын күреп кенә күнеленә шундый шик килгәндер. Бернинди дә үзгәреш юк. Шулай да... Михаил сак кына атлап кухняга чыкты. Шкафларга, юынгычка, савыт-сабага күз төшерде. Бары тик шуннан сон гына өстәлдәге конвертка игътибар итте. Ләкин аны алырга ашыкмады. Кабат залга чыгып, бүлмәне тагын бер тикшерде. Тәрәзәгә күз салды. Кара курткалы ирнен чагылышын күреп калырга теләгән иде. Тик анда беркем дә күренмәде. Бераздан ул кухняга кереп теге конвертны алды. Алды да куз тоткандай тетрәнеп китте. Арка үзәге буйлап ниндидер салкынлык узды.
Гади конвертка салынган гади хат иде бу.
Ләкин Михаилны сискәндергән нәрсә хатны алырга тиешле кешенен исеме иде. Конверттагы «кемгә» дигән юлда бөтенләй ят исем тора иде. Ләкин бу хат ана иде. Михаилга. Кәм әлеге исем дә ана таныш иде. Шултиклем нык таныш.
* * *
Хәсәнбай. Башкортстан.
Хәмит дертләп уянды да бернәрсә дә анлый алмый торды, тирә-якка күз йөгертеп алды, татлы мышнау тавышыннан башка бернәрсә дә шәйләнмәде, өй эче күзгә төртсән күренмәслек иде. Бераздан, тәрәзәдән кергән сыек яктылыкта чикләре жуелган шәүлә булып идәнгә тезелеп яткан балаларына карап торды да, аларга абынмаска тырышып хатыны яткан караватка килде. Сөялләнеп каткан бармаклары белән анын чәчләреннән сыйпады, бит очыннан үбеп алды. Хатын назлы мыгырданып борылып ятты. Уянмады. Йокласын, әйдә. Хәмит тын алырга да куркып анын янында тагы бераз басып торды. Карындагы баланын йөрәк тибешен ишеткәндәй булды. Елмаеп куйды. Хатынынын корсагына кулын куеп улы белән «сөйләшергә» дә теләге зур иде, әмма тыелып калды. Карында бала юк иде инде. Хатынынын авыры өч атна элек төшкән иде. Ләкин Хәмит кенә монын белән килешергә теләмәде. Ана гел Лена авырлыдыр сыман тоелды.
Ишек төбендәге чөйгә эленгән сырмасын беләгенә асып, кәлүшен кулына тотты да ишекне шыгырдатмый гына ачарга тырышып өйалдына чыкты. Утны кабызып җибәрде. Сырмасын киде. Анын кесәсеннән папирус алып кабызды һәм абзар ягына юнәлде.
Сыер бозаулау—авыл кешесе өчен изге нәрсә. Кышкы салкын төн уртасында тәрәз шакып: «Сыерыгыз бозаулады!»—дигән тавышка уянып китеп тә чыгып караганы бар Хәмитнен. Сыерлары чынлап та бозаулаган, әгәр чыгып карамасалар бозаулары катып үләсе иде. Хәер, мондый чаклар еш була инде, һәм бер анын белән генә дә түгел. Шуна да сыер бозаулау хакындагы мондый хәбәрләргә күнегеп беткән авыл халкы, аны гадәттән тыш хәл итеп түгел, ә табигый нәрсә итеп күрә.
Тәмәкесен сүндереп ташлады да Хәмит абзарга керде. Утны яндырып җибәрде. Сыер акрын гына күшәп ята иде. Хуҗасын күрүгә ул назлы мыгырданып куйды да күшәвен дәвам итте. Хәмит ана бертын карап торды, аннан сон янына ук килеп муен астын сыпырып иркәләде дә исән-имин котылуын теләп, чыгып китте. Сыер күзләрен мөлдерәтеп анын артыннан карап калды.
Хайваннын хәлен белеп чыкканда Хәмитнен күнеле әйтеп бетергесез наз, бөтен җан иясенә булган чиксез мәхәббәт белән тулган иде. Бу дөньяга туачак яна җан иясе кем карынында ятуына да карамастан күнелне иркәли, тормышка якты күз белән карарга, аны яратырга мәҗбүр итә.
Хәмит янә тәмәке кабызды.
Һавадагы йолдызларга карап торды. Авыл өстенә ниндидер һәлакәт, ләгънәт эленеп тора дип сөйлиләр... Йолдызлар якты яна, баш очында ләгънәткә охшаш нәрсә күренми иде. Бер генә томан заты да, болыт әсәре дә юк. Һавадан якты нур гына тарала.
Кинәт абзар артында гына ниндидер ынгырашуга охшаш аваз ишетелгәндәй булды. Хәмит бер мәлгә катып калды. Тавыш кабатланмады. Ул инде өйгә керергә дип ишек тоткасына үрелгән иде. Тагын ниндидер тавыш ишетелде. Бу юлы пышылдап сөйләшүгә тартым. Ул тагы бераз тынлап торды. Ишек тоткасына тагы үрелде. Әмма өйгә керү теләге сүрелгән иде инде. Сыер бозаулап ятмасын. Болай иртәнгә кадәр түзәрлек сыман тоела иде дә тоелуын. Хайван хәлен белеп була мени, әйтергә теле юк бит. Хәмит абзар ягына юнәлде. Һәм шунда кинәт абайлап алды, тавыш бит абзар эченнән түгел ә тыкрык яклап абзар артыннан ишетелә иде. Тыкрык буенда берәр исереге йоклап китте микән әллә? Хәмит шул якка атлады.
Атлаган саен тавышлар якыная барды, ул инде мышнау-ынгырашу авазларын аермачык ишетә башлады һәм нәрсә булыр бу дип баш ватты. Берәр нәрсә урлап маташалармы? Төн уртасында бурлар гына йөрергә мөмкин инде. Ләкин авазларнын берсе хатын-кыз тавышы икәнен һәм анын көчәнеп нидер күтәрүгә тамчы да охшамаганын тойгач, тукталып калды. Алар Хәмитләрнен абзар почмагындагы салам эскерте артында иде.
Эшнен нидәлеген анлагач, Хәмит елмаеп куйды һәм кире борылып абзар эченә керде дә эскерткә чыга торган капканы аз гына ачып, аларнын кем икәнен чамаларга теләп, күзәтә башлады.
Ин кызыгы үткән иде, ахры. Алар башкача ынгырашмадылар. Ир ай нурында күт битләрен ялтыратып бер-ике генә ялкау хәрәкәт ясады да тынып калды. Бераздан тезенә басып чалбарын күтәреп куйды. Хатын анын кулына ябышты.
—Ашыкма...—дип пышылдады ул.—Мина җитмәде.
Ир анын кулын тупас кына читкә этәрде:
—Китәргә кирәк.
Хатын үпкәләгән булып иркәләнде:
—Китмә инде...
Тик бу сүзләренен тәэсире юклыгын күргәч, янәшәдә генә торган шешәне капшап алды да борыныннан гына күтәреп уртлап куйды.
—Ну, беләш...—Кул аркасы белән авызын сөртеп иргә борылды.—Ә син чын ир кеше, Нәсим.
Ир инде торып баскан иде.
—Мин Нәсим түгел,— диде ул тупас кына.—Кая, берәр йотым калдымы?
—Ә син кем сон?
—Нинди аерма?! Кая?
—Монда бетте. Эчеп бетергәнбез. Түгелгән. Ха-ха-ха...
—Сау бул.
—Мине озатмыйсынмыни?!
—Нәрсә?!
—Ха-ха-ха... Эшләде дә китте... Ә мина җитмәде...
Ир инде аны тынлап маташмады. Ул тавыш-тынсыз гына атларга тырышып киртә аша чыкты да күрше урамга юнәлде. Ул исерек түгел иде. Хәмит атлап йөрешеннән анын кемлеген танып алды.
—Иди ты на...—дип сүгенде хатын һәм шешә борыныннан тагын уртлап куйды.—Ирләрнен юне бетте хәзер. Ни туда, ни сюда... Ә мина җитмәде. Җитмәде...
Нәм ул саламга тункаеп еларга тотынды.
Хәмит иргә ачулы иде. Хатын-кызны шул хәлгә җиткереп исерт тә кемнендер абзар артында ташлап кит, имеш. Ләкин ачуы озакка бармады, аны бүтән тойгы алыштырды. Хәмит ач иде. Хатыны янына күптән инде якын барганы юк. Ярамый.
Ул ач иде. Ә хатыннын ай нурында алтынсу төскә кереп балкыган шәрә очалары ымсындыргыч иде. Хәтта анын исереклеге дә, бернинди кануннарны санламыйча: «Ә мина җитмәде...»— дип үзе үк сорап торулары да канны аерым бер дулкында кайнарга мәҗбүр итә иде.
Хәмит акрын гына шул якка атлады. Сулкылдап яткан исерек хатын анын якынлашуын сизми дә калды. Бу иргә тагы да ныграк дәрт өстәде. Ул назлы, әмма нык итеп анын биленнән эләктереп алды. Хатын бу көтелмәгән хәлдән дертләп куйды, карышып маташты, әмма үзен бер куркыныч та сагаламавын анлап тынычланып калды, ә бераздан үзе үк очаларын уйнатып Хәмиткә ныграк ышкынырга тотынды.
Хәмит аны таныды. Бу моннан ике ел элек мәктәпкә рәсем дәресләре укытырга килеп, авылдагы мәктәпне япкач, эшсез калган Ләйлә иде. Шул ике ел эчендә кемнәрнен генә рәсемен төшереп бәхетле итмәгәндер. Кулы алтын иде анын. Йөргән егете Уфага китеп үзеннән ун яшькә өлкән бер хатынга йортка кергәч, кыз да эчештереп йөри башлаган дип сөйлиләр иде. Менә бит...
Ләкин Хәмит өчен боларнын бер тиенгә дә кирәге юк иде әле. Ләйлә исерек булса да, яна гына бер ир куеныннан калган булса да, анын яшь тәне әйтеп-анлатып булмаслык саф гайрәт тарата, йөрәкне якты назга күмелеп тибәргә мәҗбүр итә иде. Анын татлы ынгырашулары, мизгел арасында гына гәүдәсен әллә нинди кыяфәтләргә кертеп боргаланып, тартышып алулары җанга изге бер ләззәт бирә һәм әлеге гамәлне азгынлык күренешеннән бигрәк, изге шөгыльгә, фәрештәләр биюенә әйләндерә иде.
Хәмит уйларын читкәрәк юнәлтергә, ләззәтне озаграк сузарга тырышып караса да булдыра алмады. Наз упкынына башы белән чумды да эреп юкка чыкты. Нәм еш-еш сулап, тәне дә, җаны да таралып томанга әйләнгән бер халәттә эскерт төбенә сузылып төште. Ул үзен аз гына гаепле итеп тойды. Ләйлә тагын: «Мина җитмәде...»—дип әйтер сыман тоелды. Әмма хатын алай итмәде. Ул җанны тибрәндерер бер тавыш белән ынгырашты да назлы итеп Хәмитнен күкрәгенә ягылып ятты. Тын калдылар. Олы бер гомер үтте. Хатыннын назлы бармаклары Хәмитнен чәч араларында уянды.
—Рәхмәт сина!..
Назлы бу шыбырдаудан бөтен дөнья кабат сөю назына күмелде. Хәмит хатынны күкрәгенә кысып иркәләргә тотынды һәм бераздан алар ярсу хисләргә уралып, дөньяда бернәрсә белән дә исәпләшмәс давылга әйләнделәр. Кабат тойгы давылына...
Ләззәт дингезендә аркылы-буй йөзеп хәлдән тайгач, Хәмитнен дөньяга карашы да бераз үзгәрә төште. Әлеге төнге маҗара ана инде гомернен изге балкышы, күнелгә канат куяр якты тылсым булып тоелмады. Бу—азгынлык, әйтеп-анлатып булмаслык кабахәтлек иде. Ул ниндидер күзгә күренмәс сызыкны атлап чыкты, ул ниндидер күзгә күренмәс пычраклыкка батты. Нәм монын сәбәпчесе Ләйлә иде. Уйнашлык һәм хәмер шаукымыннан мәлҗерәп төшеп аяк-кулларын җыялмыйча эскерт төбендә яткан азгын яшь хатын.
Хәмит баягы шешәне алып борыныннан гына эчеп куйды. Утлы көмешкә эчендәге әрнүләрен юып алып киткәндәй булды. Аннан сон көмешкәне учына агызып гаурәтен юарга тотынды. Хәмер чеметтереп әрнетсә дә түзде, бу әрнү ана чистарынунын сиземләрлек билгесе булып тоелды. Спирт үз эшен эшли, димәк. Алла сакласын, мондый сөйрәлчек белән бәйләнеп чир- чорга юлыгуын да бар. Болай уйлаудан йөрәге кинәт сикереп куйды һәм Хәмит янә эчеп җибәрде. Аннан сон шешәне җиргә утыртты да чалбарын эләктерде.
—Үкенәсенме?..—диде Ләйлә. Ул урыныннан торып киенә башлаган иде инде. Хәмит дәшмәде. Ләйлә ашыкмый гына киенеп бетте дә чәчләрен төзәтергә тотынды.
—Гафу ит...—Ләйлә эскерт артына атлады.
Хәмит кинәт һушына килгәндәй булды.
—Тукта! Китми тор,—диде ул анын артыннан ияреп.—Сабыр ит.
Ләйлә туктап калды.
—Нәрсә?
Хәмит дәшмәде.
—Мин чирле түгел,—диде Ләйлә ниндидер бер ягымлы дошманлык хисе белән.—Мин синен хакта беркемгә дә әйтмәячәкмен. Ә син нәрсә телисен шуны уйла, ни телисен шуны сөйлә. Мина пофиг. Сау бул.
Хатыннын тавышы калтыранып куйды. Ул кинәт борылды да китәргә омтылды.
—Ләйлә! Тукта.
Ир анын беләгеннән үк эләктереп алды.
—Мин... Ни... Мин сине...—Хәмит кинәт туктап калды. Ниндидер бер ярсу белән Ләйләне куенына кысты да кайдан эләгә шуннан үбә-үбә пышылдады.—Рәхмәт сина!
Хатыннын баштарак дошманлашып, читсенеп карышкан тәне йомшара төште, бераздан ул әйтеп бетергесез назлылык белән Хәмиткә сыенды да сулкылдап калтыранырга тотынды.
—Мин ярамаган эш эшләдем, гөнаһ кылдым,—дип пышылдады Хәмит.—Тик мин... мин үкенмим... Дөресрәге, үкенәм... Тик синен белән булганга түгел...
Ул үзенен болай дип әйтүенә үзе үк гаҗәпләнеп куйды. Ләкин сүзләре дөрес иде. Үзенен гөнаһ кылуына, хатынына хыянәт итүенә чиксез нык үкенсә дә анын нәкъ шушы гүзәл белән булуына ир шат иде. Бу Ләйләдә ниндидер сафлык, тән халәте белән бәйләнмәгән бер чисталык, күнел керсезлеге бар сыман иде.
—Бүген минем туган көн...—дип шыншыды Ләйлә.—Мин... Минем елдан артык инде ир күргәнем юк иде... Ә бүген... Бүген барсына да бирдем... Кем очрый... Мин ирләрдән издевалась, как могла... Мескеннәр... Беләсенме, нәрсә... Ирләр хатын-кызны әбрәкәй кебек кенә күрә. Эшен эшли дә китә һәм вәссәлам!..
Хәмит дәшмәде. Мәхәббәт сукмагына аяк басу белән үк җанын имгәтергә өлгергән кыз хаклы иде бугай. Ул үзе дә теләген канәгатьләндергәч, Ләйлә хакында шулайрак уйлады түгелме сон? Үз бозыклыгына сәбәп итеп Ләйләне күрсәтергә маташты.
—Син андый түгел...—диде Ләйлә бераз тынычлана төшеп.—Син үзен хакында гына уйлый торган түгел. Синен хатынын нинди бәхетле!
Ире төн уртасында өеннән чыгып, кем беләндер уйнаш итеп йөргән хатын бәхетле була аламы? Хәмит тертләп китте. Моны хәтта Ләйлә дә сизде шикелле.
—Юк, ул чынлап та бәхетле,—диде ул.—Бүгенгесе чутланмый. Бүгенге төн очраклылык кына.
Бүгенге төн маҗараларынын очраклылыктан уза башлаганын ир тоемлый иде инде.
—Бүген минем туган көнем иде,—диде Ләйлә.—Син ин зур бүләк булдын.
Ул Хәмитнен ирененнән суырып үпте дә кинәт кузгалып китеп барды. Ир бернәрсә әйтәлми, берни кылалмыйча баскан урынында катып калды. Азрак һушына килгәндәй булгач та өенә керергә ашыкмады. Ят хатын-кыз исе тәненә, киемнәренә сенеп калгандыр да өйгә керү белән бөтен дөньяга таралыр сыман тоелды. Беркадәр ихатада җилләнергә кирәк иде. Хәмит тәмәке алып кабызды. Куллары җинелчә калтырый иде бугай. Үзеннен йомшаклыгынны, көчсезлегенне тоеп үкенгәндә гел шулай була. Ник аз гына сонга калыбрак чыкмады инде ул?!. Ник тыелып кала алмады?!. Гөнаһ сызыгы аша узу гына җинел шул. Бер атлап чыктынмы, кирегә юл юк. Ул күрше бакчасы гына түгел. Үз көчсезлегенне, үз мескенлегенне эченә йомып яшәргә мәҗбүр буласын.
Хәмит әлеге уйларын калдырырга теләгәндәй кинәт кенә капка ягына атлады. Тоткага үрелгәч, урамга чыгарга кыюлыгы җитми тукталып калды. Тирә-якка карангалап күз эләгер нәрсә, уйлар уй эзләде. Әмма бернәрсә дә күренмәде, баягы күренеш күз алдыннан китми интектерде. Аптырагач, ул урамга чыкты. Кеше-кара күренми бугай. Күренсен иде шул. Берәрсе белән бер-ике авыз сүз әйтешеп алырга иде. Тормышнын һаман элеккечә акканына, дөньянын бер чите дә кителмәгәненә ышанычы артыр иде.
Ләкин кеше заты табылмады. Хәмит капка баганаларына карап, бәйләнерлек җир
эзләде. Бәйләнерлек түгел иде. Ләкин сокланырлык та түгел. Матурын матур, әлбәттә. Тик мондый чакта сокланып булмый. Бер нәрсәгә дә. Кинәт почта яшнигенә күзе төште дә күнелен шатлык ялмап алды. Кичәге гәзитләрне алырга онытканнар бит! Яшник эченнән «Тулпар» журналы да килеп чыккач, сөенече тагы да артыбрак киткәндәй тоелды. Монда укып онытылырлык нәрсәне табарга була!
Карангы иде әле. Хәмит веранда утын яндырып куйды да тәмәкесен кабызып, күтәрмәгә утырды. Журналнын беренче битен генә ачкан иде, анда хат килеп чыкты. Хәмит тертләп китте. Үзе хат язарга яратмый ул. Гомумән, алар беркем белән дә хат алышмый. Ләкин кайдан да булса ниндидер сирәк хат килеп төшкән саен, Хәмит сискәнеп куя. Үзен чиксез гаепле итеп сизә. Әлеге хат эчендә аны мәңгелек утка салырдай кара хәбәр бардыр сыман тоела. Әле дә шулай булды. «Иртәгә үк китәм! Иртәгә үк!—дип уйлады ул хатны күрү белән.—Бүген үк! Бер минут та тормыйм...» Ләкин аны ачкач, ничектер тынычланыбрак калгандай булды. Бернинди дә кара хәбәр юк иде. Хәмит хатны укып чыкты да бернәрсә дә аңламады. Ул бары тик борчылырлык, газапка уралырлык нәрсә юк икәнен генә аңлады. Шул шатлыктан идәндәге кәлүшләргә текәлеп озак кына утырды. Аннан соң тагын хатка үрелде. Бу юлы игътибар белән укып чыкты. Укыган саен авызы ерыла барды. Һәм бөтен дөньясын онытып, күтәренке кәеф белән өенә атлады.
Бу вакытта ул абзар артында булган хәл турында тулысынча оныткан иде инде.
* * *
Нью-Йорк. Америка.
Ул өске палубага күтәрелде. Катер дулкыннарны ярып Манхеттенга юл алды. Ә Хәлил мизгел саен зурая барган биек йортларга карап, авыр сулап куйды. Ул да тормыш дулкыннарын ярып, үз бәхетен табарга теләгән иде бит. Шул бәхет хакына туган илен калдырып китүдән дә тайчанмаган иде. Рәсәйдә калса кем булыр иде икән бүген? Билгесез. Ләкин ул анда калырга теләмәде. Бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермичә ирекле кеше булып яшисе килде. Һәм шушы теләгенә иреште дә бугай. Һәрхәлдә, бүгенге тормышы зарланырлык түгел. Нәрсә тели, шуны эшли ала. Ә илле биштән узып барган ир өчен бу алама күренеш түгел. Соң, шулай булгач... Ник әле күңелен әллә нинди сәер тойгы били?!. Палубадан түбәнге Манхеттен да, Бруклинның көньяк өлешендәге Нью- Джерси да, Сайт-Айленд та һәм ерактагы Верразано күпере дә ачык чалымлана иде. Хәлил бертын шулардан күз алалмыйча торды. Искиткеч гүзәл манзара иде бу. Кинәт ул каршыга килүче сәүдә карабына игътибар итте. Караб, әйтерсең, йөзми, ә күз алдында зурая бара иде. Ул дертләп куйды. Аны да кайчагында ниндидер сәер халәт биләп ала, онытырга, еллар томаны артында калдырырга теләгән тормышы ерактагы кечкенә нокта булып күз алдына баса да әлеге караб шикелле кинәт зурая башлый һәм бөтен дөньясын яулый. Әле дә шулай булды. Карабның күләгәсе бөтен дөньяның яктылыгын каплап алгандай тоелды. Тик ул узып китте. Ул үткәч, тирә-як тагын яктыра төште. Ә күңелдәге теге авыр тойгы үтмәде.
Сагыну дигәнең шулай тилертә микәнни инде?!. Әллә үзеңне гаепләү тойгысы тынгы бирмиме? Хәер, икесе дә бардыр. Моңа кадәр яшәвен юньгә салырга тырышып та, яшьлеге белән дә артык сизмәгәндер. Ә хәзер, тормышы көйләнеп, яше зурайган саен үткәннәренә күз сала да, хаталарын аңлап үкенәдер. Моны ачыктан-ачык танырга теләмәсә дә, күңел дигәнең үзенекен итә торгандыр.
Башта ук дөрес эшләмәде шул. Беркемгә бернәрсә әйтеп тормыйча, чит илгә чыгып китте. Хәер, заманы да мондый нәрсәне кычкырып сөйләп йөри торган түгел иде. Әмма иң якыннарына гына серен чишәргә мөмкинлеге бар иде ич инде. Тик Хәлил алай итмәде. Соңыннан да бер хәбәр дә бирмәде. Баштарак гаиләсенә шик төшерүдән, аларның тормышын катлауландырудан курыкты, ә аннан соң үзенең бер хәбәрсез китүе өчен уңайсызланды. Аны күптән тереләр исемлегеннән сызып ташлаганнардыр инде. Югалуы белән килешкәннәрдер. Хәзер үткәннәрне искә
төшереп, күңелләрендәге яраны казып азапланмыйм дип уйлады.
Әлбәттә, аның кинәт юкка чыгуы гына гаиләләрендәге тормышны алама якка үзгәртеп җибәрмәгәндер. Ни генә әйтсәң дә, ул әти-әнисенең бердәнбер улы түгел, картайган көннәрендә кадер-хөрмәт күрсәтерлек тагын өч малай туганы бар. Ул яктан Хәлилнең күңеле тыныч. Ләкин...
Катердан төшкәч, Беттери паркы аша чыгып, машиналар һәм җәяүлеләр белән шыгрым тулы урам буйлап атлап китте. Бернәрсә турында да уйламады бугай. Җанында тик бушлык кына иде. Бродвейның очына килеп чыккач, тукталып калды, тирә-ягына күз салды. Мескен генә булып утырган чиркәүгә карап торды. Монда килгән беренче мәлләрендә аның өчен бердәнбер таныш нәрсә чиркәү иде бугай. Казанда да күп иде алар. Шуңадырмы, чиркәү яныннан узганда, күңелен ниндидер сәер хис биләп ала иде. Ул беркая да китмәгәндер, Казан урамында гына йөридер сыман тоела иде ул чакларда. Әле алай булмады. Хәзер ул мондагы тормышка өйрәнеп җиткән иде инде. Шулай да урамнардан узганда, һич югы берәр тапкыр гына татар телендә сөйләшкән кешене очрату теләге тынгы бирми иде. Менә биш ел чамасы инде шушы уй тормышка ашмаслык хыял булып җанында яшәде. Хәтта бервакыт урам чатындагы кибетчек янында ике хатынның татарча сөйләшкәнен ишеткәндәй дә булды. Сүзләр агышы шулкадәр таныш, йөрәкне назлар дәрәҗәдә ягымлы иде. Ул ирексездән тукталып калды, колакларын торгызып тыңларга кереште. Ләкин болар төрекләр булып чыкты. Шулай да якын, рәхәт иде. Ә икенче вакыт базарда ир-ат тавышының татарча кычкырганын ишетеп дертләп китте:
—Унбер алла! Унбер алла!
«Нинди унбер алла булсын! Алла берәү генә!»—дип уйлады ул, әлеге тавышның таныш моңын тыңлап. Ләкин якынрак килгәч, арзанлы зонтиклар сатып торган пакистан картын күреп, тәгәрәп китә язды. Ә карт аны үчекләгәндәй, һаман сатып алучыларны чакыруын белде:
—Umbrella! Umbrella!
Моңа охшаш алданулар аз булмады, әлбәттә. Шуңа да әлеге теләге беркайчан да тормышка ашмаслык хыял булып тоела башлады. Аның акчасы җитәрлек иде. Кайчакларда: «Урамда татарча сөйләшкән берәр кешене очратсам, ике дә уйлап тормыйча чек язып бирер идем»,—дип уйлаган чаклары да аз булмады. «Нәрсә теләсә, шуңа риза булыр идем», дия башлады соңрак, бу теләгенең тормышка ашудан никадәр ерак икәнен аңлый башлагач. Ләкин андый адәм очрамады. Әлбәттә, татарлар аз түгел иде монда. Алар берсен-берсе яхшы беләләр, еш кына очрашып та торалар. Андый чакларда татарча сөйләшәләр дә. Ләкин бу исәпкә керми. Урамда очрату—бөтенләй башка эш.
Баштагы мәлләрдә үзе көлемсерәбрәк күзәткән күренешләрне ул хәзер яхшы аңлый иде инде. Аның монда очраткан беренче татары Габдулла Хәмит булды. Герман сугышында әсирлеккә эләгеп, Сталин төрмәләрендә башын чертергә теләмичә башта Көнбатыш Германияда яшәп, аннан соң Америкага килгән бу карт Хәлилгә бик кызык тоела иде. Ул татар җырын беркайчан да тыныч кына, еламыйча гына тыңлый алмый. Татарларның тарихы, мәдәнияте, әдәбияты турында тәүлек әйләнәсенә гәпләшергә мөмкин. Шуннан башка аны чын мәгънәсендә дулкынландырган бүтән тема юк та сыман тоела иде кайчагында. Казанга еш йөргән танышлары аша кайтарткан татар китапларын кычкырып укырга ярата иде. Шигырь түгел... Шигырь булса, аңлашылыр да иде әле... Шигырь түгел, ә хикәя китапларын кычкырып укый иде ул. Нәм күзләренә яшь атылып чыга иде. Хәлил нәкъ менә шушы гадәтен сәерсенә иде анын. Ничек инде хикәяне кычкырып укып була?! Нәм ничек елап була ул хикәяне укыганда?! Гаҗәп! Ләкин хәзер чамалый инде, Габдулла бабайга китапта язылган вакыйгалар гына түгел, ә телнен агышы, анын ягымлы матурлыгы тәэсир иткән. Ул чакта мистер Хәмиткә сиксән яшь иде. Ә Хәлилгә күпме генә әле. Болай барса, ул да нәкъ Габдулла бабай көненә төшәчәк икән...
Ләкин тормышта могҗизалар булмый тормый икән. Кичә Хәлил ял алды. Эштән
чыгып арыганлыктан түгел, әлбәттә. Улы Робертнын да буш вакытлары. Бергәләп берәр кайда ял итеп кайтырбыз, дип уйладылар. Ялнын рәсми вак-төякләрен хәл итеп чыгу белән, өенә җилдерергә иде исәбе. Кайда китәчәкләрен улы белән хәл итәрләр дә юлга җыена башларлар. Дөресен генә әйткәндә, Хәлилнен үзенә кайда барса да барыбер иде. Хатынын югалтканнан бирле, менә биш елдан артык инде, ялга чыкканы юк анын, эш белән онытылырга тырыша. Роберт кына озак сайлана, ана әле Рим, әле Париж ошый...
Эш урыныннан чыгып, такси тотарга дип юнәлгән иде Хәлил. Кинәт колагына ниндидер ягымлы дулкын килеп бәрелде дә ул туктап калды. Юк, гәүдәсе генә түгел, ә бөтен барлыгы белән катып калды ул. Тәненен һәм җанынын бөтен күзәнәкләре әлеге хәлнен чынбарлык икәненә ышанырга теләмичә карыштылар. Монын чынлап та булуы мөмкин түгел иде. Мондый хәл берничек тә була алмый иде. Булырга тиеш түгел иде. Ләкин ул бар иде. Нәм ул Хәлилнен бөтен булмышын катып калырга мәҗбүр итте. Ә таныш авазлар акрын гына бөтен барлыгына үтеп керде, күзәнәкләренә таралды, җанына үрелде. Нәм Хәлилнен җанын ләззәтле бер дулкында тибрәлергә мәҗбүр итте. Ул үзен авыл өенен матчасына эленгән бишектә бәүелүче бала сыман тойды. Менә-менә әнисенен ягымлы йөзе дә күренер төсле... Шундый рәхәт... Җанны назлаган дулкын акрын гына көчәя барды һәм Хәлил анын сүзләрен дә аермачык ишетә башлады. Ягымлы монлы тавыш белән кемдер җырлый иде:
Онытылмас һич тә. Төшәр әле искә
Үзегезнең туган ягыгыз.
Бер мизгелгә Хәлил үзенен чынлап та Нью-Йорк урамында торуына шикләнеп куйды, бу төш кенәдер сыман тоелды. Төш кенә булса да бу шундый ләззәтле иде. Хәлил уянуыннан курыккандай бер хәрәкәтсез калып монны йотты.
Кайтырсыз, әле бер... Кайтырсыз, барыбер, Таш булмаса, әгәр, жаныгыз.
Бугазына төер тыгылды. Сулышлары ешайды. Бөтен тәнен калтырану алды. Нәм Хәлил әлеге хәлнен чынлап та өндә икәненә, җырчынын чынлап та үз артында гына икәненә ышанырга теләп, артына борылды. Хәрәкәте ничектер кискен килеп чыкты бугай, җырлаучы кинәт тынып калды. Бер мизгелгә генә тукталып, ана текәлеп торды. Нәм елмайды:
—Нәрсә, буржуй,—диде ул шаян тантана белән.—Куркасынмы безнен җырдан?!
Хәлил авызын ачарлык та көч тапмады. Ә теге адәм кин елмайды:
—Син курыкма. Матур җыр ул. Телисенме, сине дә өйрәтәм?
Хәлил бер сүз дә әйтә алмады. Кара футболка өстеннән кара күн куртка, джинсы чалбар кигән бу адәм аннан унбиш яшьләр чамасына кечерәк иде. Чәчен алга тарап, кара күзлек киеп куюы аны тагы да яшьрәк итеп күрсәтә. Һәм ниндидер таныш кешене хәтерләткән сыман... Ә елмаюы! Америка елмая торган кешеләр иле. Ләкин болай ихлас елмаю, күнелендәген ачып салып елмаю татардан башка беркемдә дә юктыр. Ул нәрсәдер әйтергә теләгән иде, тик тавышы чыкмады, шуна да башын кагарга ашыкты. Ир кычкырып көлеп җибәрде:
—Икәү кычкырып җырлыйбыз, яме. Син җырлый беләсенме, мистер...
—Хәлил...—Ниһаять, ул сүз әйтерлек хәлгә килде.—Хәлил мин...
Хәзер теге ир аптырап калды. Ул Хәлилгә төбәлеп, үз күзләренә үзе ышанмагандай итеп катып калды. Аннан сон ун кулы белән анын инен капшап карады:
—Син дә татармыни?! Менә инәннен... бәрәнге тәкәсе!!!
—Туганым!—Хәлил аны кочаклап алды.—Татар малае!
Көтелмәгән очрашунын исерткеч шатлыгы узгач, Хәлил үзенен күнелдән кабатлаган нәзерен искә төшерде:
—Урамда татарча сөйләшкән кешене очратсам, анын нинди дә булса бер теләген
үтәрмен дип вәгъдә биргән идем. Син бездә озак яшәмисен шикелле, нинди ярдәм кирәк, кыенсынып торма.
Кара куртка уйга калды.
—Нинди теләк булса да үтисенме?
—Кулдан килердәй булсын инде...—дип елмайды Хәлил.—Үтим, әлбәттә.
Кара куртка күз алдында балкып китте.
—Минем теләк берәү генә. Һәм кулыннан килердәй. Үтәрлек булсан гына әйтәм.
—Ярый. Килештек.
Кара куртка бер мизгелгә тынып торды. Икеләнүле карашын Хәлилгә төбәп алды һәм тәвәккәлләде:
—Син безгә кунакка кил. Гаилән белән.
Хәлил мондый нәрсәне көтмәгән иде. Ул аптырабрак калды. Һәм өстеннән авыр йөк төшкәндәй елмаеп куйды:
—Килештек.
—Вәгъдәме?
—Вәгъдә!—диде Хәлил елмаеп, һәм иргә текәлде.—Ә сез кайда яшисез сон?
—Казанда.
Хәлил бер мәлгә югалып калды. Ул аны Нью-Йоркта, һич югы Америкада яшидер дип уйлаган иде. Анын хәлен кара куртка да анлады:
—Проблема бармы әллә?—дип елмайды ул.
—Юк. Юк!—дияргә ашыкты Хәлил.—Тик мин сезне Казанда яшисездер дип уйламаган идем.
—Димәк, килешү үз көчендә кала?
—Әлбәттә.
—Бик яхшы. Кайчан киләсез?
—Белмим... Без улым белән ялга җыенган идек. Бәлки, Рәсәйгә кайтырбыз да. Шунда сезгә дә...
—Яхшы. Алайса, болай сөйләшәбез. Сез бүген кайтып, гаиләгез белән кинәшегез дә, мина шалтыратырсыз.
—Бик әйбәт булыр,—диде Хәлил елмаеп, һәм үзенен татар гадәтләреннән читләшә баруы өчен унайсызланып өстәп куйды.—Бәлки, башта миндә кунак булырсын. Минем әле өйгә кайтыш иде...
—Юк,—дип елмайды кара куртка.—Рәхмәт. Башка вакытта.
Анын белән аерылышканнан сон да күнелдәге рәхәт тойгы таралмады. Бары тик өенә кайткач кына ул әлеге кешенен исемен дә сорамавы өчен үкенеп куйды. Ләкин бу үкенеч озакка бармады. Роберт анын тәкъдимен ишетү белән үрә сикерде:
—Менә яхшы була! Казанны да күрәбез!
Бу көтелмәгән очрашунын тәэсире көчле булды. Хәлил төне буе йоклый алмады. Әти-әнисе, туганнары, авылы күз алдыннан китмәде. Бөтен дөньясын сагыш, монсу бер яктылык биләп алды. Рәхәт тә, кыен да иде. Катердагы кичерешләре дә әлеге хисләр давылынын хәлсезләнгән дәвамы иде.
Уйларына бирелгән Хәлил көтелмәгән тавыштан дертләп китте. Елмаеп басып торган яшь кенә ханымны күреп, үзе дә елмаерга ашыкты.
—Гафу итегез, мистер Хәлил,—диде ханым, кулындагы конвертны сузып.—Дустыгыз үзе килә алмады һәм кичерүгезне үтенде. Монда бөтен кирәкле нәрсәләр дә бар. Иртәгә юлга кузгаласыз. Көттергәнем өчен тагын бер кат гафу үтенәм. Хушыгыз.
Хәлил нәрсәдер әйтеп өлгергәнче ул китеп тә барды.
—Рәхмәт!—дип пышылдады Хәлил, конвертны куен кесәсенә салып.— Рәхмәт, сенлем!
Татар егете белән очраша алмавына аз гына кәефе кителгәндәй булса да, ул шат иде. Ниһаять, ул үз иленә кайта. Утыз өч елдан сон! Унҗиде яшьлек улы белән. Әти-әнисе исән микән? Исән генә булсыннар иде. Америкада туып-үскән оныкларын
күреп, анын да үз балалары икәнен тоеп сөенсеннәр иде. Хәлил елмаеп куйды. Елыйсы да, көләсе дә килә...
* * *
Ул кара курткасын салып урындыкка ташлады да йомшак креслога җәелеп утырды. Бераздан аякларын американча итеп журнал өстәленә күтәреп куйды. Мондый күренешне киноларда еш күргәне бар иде. Ничектер сәер булып тоела иде ул. Теләсә кайда йөргән ботинканны ничек өстәлгә куеп утырмак кирәк инде. Ләкин монда килгәч, сере ачылды. Барсы да гади генә икән. Урамнар монда бик тә чиста, аягына бернинди дә пычрак эленми. Нәм өстәлгә күтәреп куйган ботинканын пычрак булу ихтималы хакында бары тик Рәсәй кешесе генә уйларга мөмкиндер. Ләкин бераздан ул аякларын кабат идәнгә төшерде. Болай унайсыз иде.
Хәлилне шулай тиз генә, җинел генә эләктерермен дип башына да китермәгән иде. Ничектер бик тә беркатлы ялганга капты американлы. Хәер, аларнын барсы да шундыйрак, ахры. Михаил Задорнов: «алар бар да лох,» —дип белмичә генә көлми торгандыр инде. Монда кешегә ышану көчле шул. Нәркемгә ышанычлы якты кеше итеп карыйлар. Шулай яхшырактыр да. Ышанычка корылган җәмгыятьтә генә тыныч күнел белән эшләргә дә, яшәргә дә мөмкин. Бары тик шул ышанычынны югалтма гына. Ә бездә бүтәнчәрәк. Кемдер сине мактый башласа да, «Бу ник болай кылана әле, нәрсәгә өмет итә?»—дип шикләнә башлыйсын.
Уйланган эшләрнен барсы да унышлы үтте. Ләкин бу артык сөендермәде. Хәзер ул үзенен бу юләрлеккә ни өчен тотынуына үкенә башлады. Кирәк түгел иде. Менә шушында Америкага килеп, тыныч кына ят, дөнья күр, яна кешеләр белән аралаш—шул җитеп ашачак иде. Юк, ул болай булдыра алмый. Ана нинди дә булса бер ахмаклык кылырга кирәк.
Башы җинел генә башланса да ахыры ни белән бетәчәген күзаллау кыен иде. Әгәр нинди дә булса фаҗига килеп чыкса, ул үзен мәнге дә гафу итәчәк түгел. Нәм башкалар да кичермәячәк. Ул бер дә юктан гына үз язмышын кыл өстенә куйды. Үз язмышы гына бер хәл иде әле, ул куркыныч адымнарга
барудан ләззәт кенә ала. Башкалар язмышын кыл өстенә куйды—менә монсы инде начар. Вакыйгаларның ничек тәмамланырын күзалламаган хәлдә, бу сәяхәттә катнашкан һәркемнең язмышы куркыныч астында иде.
Бәлки, тукталыргадыр?
Өстәвенә, Кояшлы күлдәге утраулар турында, чынлап та, төрле имеш- мимешләр йөри иде. Ул үзе дә бу турыда яман хәбәрне аз таратмады. Ләкин ул тараткан гайбәт бер нәрсә, ә шушы төбәктә буын-буынга яшәгән кешеләрнең сүзе бөтенләй икенче. Урындагы халык аның берсен «Әҗәл утравы» дип йөртә һәм якын барырга түгел, ә исемен телгә алырга да курка. Күлнең аркылысын-буен иңләгән балыкчылар исә бу утрауда төрле сәер хәлләр булуы хакында сәгатьләр буе сөйли ала. Кемнәрдер аны шайтаннар оясы дип исәпли, кемнәрдер параллель дөньяларга керү ишеге шунда урнашкан дип уйлый, кемнәрдер вакыт упкыны шушында дип җибәрә... Ләкин ул боларга бик ышанып та җитмәде. Күптән түгел генә, әлеге сәяхәтне әзерләгәндә, шул утрауга барып берьялгызы җиде көн торып кайтты. Бик күп еллар элек кемдер төзеп куйган ике катлы зур гына йорт бар анда. Ләкин бернинди дә сәер хәлгә юлыкмады.
Әлбәттә, бу бернәрсәне дә исбатламый иде. Гаҗәп хәлләр, сәер күренешләр көн саен булып тормыйдыр. Бар да уңышлы үтәчәгенә ышанып кайткан иде ул вакытта. Бүген менә тагын күңелен икеләнү биләп алды. Утрау гадидән дә гадирәк булган хәлдә дә кешеләрнең нәрсә эшләрен алдан күреп бетереп булмый ич.
Бәлки, чынлап та, тукталыргадыр?
Тукталырга әле соң түгел иде. Барсын да җайлап кына, сиздермичә генә тәмамларга мөмкин. Хәтта сиздерсәң дә, әлеге матавыкның ни өчен оештырылганын аңлатсаң да, беркем дә гаеп итмәячәк. Әлегә барсы да контрольдә, безнең сәясмәннәрчә әйтсәк. Ләкин аның тукталасы килми иде. Вакыйгаларның нәрсә белән бетәре кызык иде. Һәм куркыныч иде. Ул соңгысы турында уйламаска тырышты.
* * *
Санкт-Петербург. Рәсәй.
Ниһаять, алар елга вокзалына килеп җитте. Таксидан төшүгә үк ниндидер мөлаем ханым каршы алды. Роберт җиңел сулап куйды. Бу ханым Рәсәйдә аларга ягымлы елмаеп караган беренче кеше иде. Ләкин бу ханым да аларны башка туристлар янына озатып кую белән юкка чыкты. Кояшлы күлдәге утрауга сәяхәт кылырга җыелучылар утыз-кырык кеше иде. Роберт тирә-ягына күз йөгертеп чыкты. Монда алар шикелле бер гаилә булып килүчеләр бармак белән генә санарлык. Калганнары унлап кешедән торган төркем булып укмашканнар, кайсыларының кулларында сыра шешәләре. Кычкырышып нәрсәдер сөйлиләр, көлешәләр. Яшьрәк егетләр үзара төрткәләшеп, шаярышып та ала. Мондыйлар белән аның әтисе берничек тә уртак тел таба алмастыр шикелле.
—Әти, ә теге дустың үзе юкмыни?
—Белмим. Күренми бит әле.
Урамда очраган таныш түгел кешенең сүзенә ышанып юлга чыгуына Хәлил үзе дә үкенә иде булса кирәк. Роберт кабат сораулар биреп аны ялкытмаска тырышты.
Аның Рәсәйдә булганы юк иде. Әтисе ялны шунда уздырабыз дигәч тә шатланып ризалашты. Бу илдә моңарчы беркайда да очрамаган бер могҗизага юлыгыр сыман тоелды. Әтисенең туып-үскән җирен, туганнарын да күрер. Истәлекле урыннарда да булырлар. Ул шулай уйлаган иде. Ләкин монда аяк басу белән күңелен бөтенләй башка уй, ник ризалашуына үкенү
2. «К. У.» № 1 сыманрак бернәрсә биләп алды. Барсы да ничектер чит-ят, кырыс сыман тоелды. Тирә-якнын матурлыгын карап, ләззәтләнеп йөрергә бик вакыт та булмады, кайдадыр ашыктылар. Өстәвенә, көтелмәгән бәла килеп чыкты. Ул туры Татарстанга барырбыз, ә анда барсы да тик татарча гына сөйләшәдер дип уйлаган иде. Ләкин алар Санкт-Петербургка килеп төштеләр, аннан сон тагын такси белән хәтсез генә ниндидер поселокка килделәр. Ул поселокнын исеме истә калдырырлык та түгел
33
иде. Пәм Рәсәйгә аяк басканыннан бирле ул ни инглизчә, ни татарча бер сүз дә ишетмәде. Ә русча белми иде. Шуна да үзен ниндидер ят, салкын дөньяга килеп эләккәндәй тойды. Җитмәсә, мондагы халыкнын йөзе үк ниндидер усал, кырыс булып тора.
Күзәтә торгач, мондагы кешеләрнен йөзендә ул усаллыктан бигрәк гаҗизлек өстенлек иткәнен анлады. Нәрсәнедер өметләнеп көтеп- көтеп тә, көтеп ала алмаган кыяфәт иде боларда. Бәлки, теплоход көтү озакка киткәнлектән йончыганнар гынадыр. Әнә тегендәге эскәмиядә бер сакалтай ир белән хатын, кечкенә балаларын алларына аркылы салып, башларын бер-берсенә терәп утырганнар да шар ачык күзләрен билгесезлеккә төбәп катып калганнар. Баядан бирле шулай утыралар инде. Ник бер хәрәкәт ясасыннар. Робертнын фантазиясе инде аларнын тере кеше икәнлекләренә шикләнә башлаган иде, кинәт хатын иреннәрен генә хәрәкәтләндереп нәрсәдер әйтеп куйды. Егет анын «Михаил» дигәненнән башка сүзен анламады. Ләкин ире елмаеп куйды. Ничектер күнелгә рәхәт булып калды. «Бу илдә күргән икенче елмаю.» Алар янындарак сәер генә киенгән бер ир башын күкрәгенә салындырып йоклап утыра. Янында кызыдыр инде, яшькә Роберт белән бер тирәләрдә. Ул әтисенен әлеге кыяфәтеннән кыенсынгандай, беркемгә дә карамаска тырышып, башын читкә борган. Иннәренә төшеп торган сары чәчләр. Ә кашлары кара. Тулышып пешкән калын иреннәр. Әгәр йөзендә үз халәтеннән кыенсыну, канәгатьсезлек чалымнары булмаса, ярыйсы матур гына кыз. Хәтта шушы көенә дә күз алырлык түгел. Ни өчендер монсулык килешә ул кайбер кызларга, назлырак итеп җибәрә, юатасы килү теләген уята. Арырак сумка-чемоданнарын уртага алып баскан дүртәү. Әти-әнисе белән сәяхәткә чыккан апалы-энелеләрдер инде. Болар башкалар шикелле боек та, ярсулы да түгел. Ара-тирә сүз кушышып, сабыр гына көтәләр. Әтиләре тыныч холыклы кешегә охшаган, әниләренен кыяфәтендә ниндидер тәкәбберлек сизелеп калган сыман. Ул гаилә хуҗасыдыр инде. Ара-тирә балаларына кисәтү ясап та ала бугай. Сүзләре ишетелми. Ләкин кыланышлары шуна охшаган. Балалары икесе дә Роберт чамасы бугай. Алар арт белән басканнар, йөзләрен күреп булмый, әмма буй-сыннарына караганда шулай булырга тиеш. Менә болар белән аралаша алыр иде Роберт. Кызлары бик зифа буйлы күренә, калак сөякләренә кадәр төшеп торган кара чәчләрен таратып җибәргән. Әйе, монда Робертка иптәш булырлык өч кеше бар әле. Көтмәгәндә кыз артына борылып карады һәм карашлары Робертныкы белән очрашты. Бер мизгелгә алар икесе дә катып калдылар. Дөньяларын оныттылар. Беренче булып кыз һушына килде, ул гафу үтенгәндәй оялчан елмаеп кире борылды. Роберт әлеге мизгелнен өндә булуына ышанмагандай катып торуында булды. Ничектер күзләрен ала алмады шул яктан. Ахырда, очраклы бер елмаю өчен изрәп басып торуын килештермичә, карашларын ары күчерде. Пәм күз кырые белән генә күреп калды, нәкъ шул вакытта кыз анын ягына тагын бер кат борылып карады. Ялт итеп кенә. Бер генә мизгелгә. Ләкин карады. Монсы инде баягы елмаюнын очраклы түгеллеге турында сөйли иде. Робертнын бөтен барлыгын ниндидер ләззәтле дулкын тибрәндереп үтте. Пәм ул әлеге халәтен башкаларга сиздермәс өчен бөтен тирә-якны
шаулатып сөйләшеп-көлешеп торган төркемне күзәтергә тотынды. Болар егерме-утыз яшьләр тирәсендәге унлап кеше иде. Күптәнге танышлар, дуслар, күрәсен. Бәлки, хезмәттәшләрдер, ә бәлки... әйе, болар ялларын бергә уздырырга уйлаган берничә пар иде. Бала-чагалары юк, бәлки, ирле-хатынлы да түгелләрдер...
—Роберт, син арымадынмы әле?—Әтисенен тавышы кинәт бүлдерде.— Бәлки, маташып тормабыз бу сәяхәт белән? Бәлки, Казанга гына китәрбез?
Егет тә баягы кыз ягына борылып карады. Кыз ничектер җаен табып, әтисе янына килеп баскан, хәзер ул Робертка йөз белән тора иде. Һәм ул егетнен борылып караганын күрде. Сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Ләкин Роберт елмаймады. Ул җитдилеген җуймаска тырышып әтисенә карады:
—Үзен ничек телисен сон, әти? Казанга баруга мин каршы түгел, ләкин әлеге утрауны карап китсәк тә зыян булмас иде. Вакыт бар бит әле безнен.
Әтисе яратып елмайды:
—Сина күнелсез булмасын дип әйтүем генә. Ничектер боегып киткән сыман булдын.
—Ә монда барсы да шундыйлар. Мин бер канәгать йөзле кеше дә тапмадым. Монда бары тик исерекләр генә елмая. Күрәсен, монда сыра эчмичә бәхетле булып булмыйдыр.
Хәлил кычкырып көлеп җибәрде.
—Юк... Бездә еш елмаялар, ансы дөрес. Ләкин мондагы елмаю бөтенләй бүтән. Монда сина берәрсе елмаеп карадымы, ул сине якын итә дигән сүз. Мондагы елмаю «син минем өчен бик тә якын кеше» дигән сыманрак янгырый һәм аны бөтен кешегә дә әйтмиләр. Ә бездәге елмаю—ул нибары бер гадәт кенә. Сина карап авызын ерды һәм бер мәлдән дөньяда барлыгынны онытты...
—Кызык...
—Рәсәй, гомумән, кызыклы ил. Ул сина ошаячак, улым.
Роберт сүз беткәнен анлатып читкә борылды, ә бераздан, әтисе карашлары белән дустын эзли башлагач, теге кыз ягына карады. Кыз аны күзәтә иде. Һәм Роберт күнелендәге бөтен яктылыгын иреннәренә чыгарып ана елмайды. Кыз бер мәлгә бу көтелмәгән хәлгә каушабрак калды, ә аннан сон үзе дә елмаю булып балкыды һәм янында торган якыннарыннан кыенсынып, артка борылды. Янындагылар анын халәтен сизмәделәрме, сизмәмешкә салыштылармы, игътибар бирүче табылмады.
Бары тик бераздан гына кыз янында торган егет Робертка борылды. Бәйләнчегрәк карашлары белән аны өйрәнгәндәй итте дә теләктәшлек белдергәндәй сизелер - сизелмәс кенә елмаеп куйды. Роберт та елмайды.
* * *
—Ләйсән, син егетләр белән күз атыша да башладынмы инде?..—дип пышылдады Ләис, әти-әнисе киоскка киткәч.—Кара аны...
—Үзенне бел... Әнә теге йокы пирүге янында утырган сарычәчтән күзенне дә алмыйсын ич!—Ләиснен кинәт югалып калуын күреп, кычкырып көлеп җибәрде һәм аны үпкәләтүдән курыккандай өстәп куйды.—Ә ул ничауа гына күренә!
Ләис Роберт ягына ымлады:
—Аны әйтәсенме? Ярарлык.
—Юк,—дип елмайды Ләйсән.—Синен сарычәченне әйтәм, матур кыз.
Ләис чынлап әйтә микән дигәндәй, бертын сынап торды да, елмаеп җибәрде:
—Теләсә кемгә күз төшереп йөрмим бит инде. Менә җингән дә итеп куярмын әле.
—Киленен диген, агач тел! Син миннән ярты сәгатькә кече әле.
—Ярты сәгать тә булдымы аерма.
—Канатлы ракета Америкага нәкь ун минутта барып җитә. Ә ярты сәгатьтә бөтен дөньяны шартлатып бетереп була. Димәк, син миннән нәкъ бер дөнья бетәрлек вакытка сонга калып тугансын. Энекәш!
—Ну, ярый, «килен» диярсен...
—Диярмен. Тик син башта таныш әле анын белән. Әйдә, бәхәс—шушы сәфәр азагына кадәр ул кызга бер сүз дә эндәшә алмаячаксын.
—Минме?! Хәзер барып танышам мин, кирәк булса.
—Булмый! Әйдә, бәхәс! Кәрәзле телефонымны сина бирәм.
—Ә мина телефон бик кирәкми дә...
—Куркасын шул. Кызлар алдында гомергә шул мәмәй авыз булдын инде. Бик беләсен килсә, кызлар алар кыю егетләрне ярата. Мин синен урынында булсам, ана хәзер үк барып эндәшер идем.
—Син бит ул...
Ләис сарычәч ягына тагын бер карап куйды. Башын да күтәрми, ичмасам.
Ул арада ялга җыенучылар арасында ниндидер хәрәкәт башланды. Кычкырып сөйләшкәннәр тынычланыбрак калды, йоклап утырганнар күзләрен ачты. Ләис монын сәбәпчесен тиз тапты. Алар арасында турагентство формасындагы мөлаем ханым пәйда булган иде. «Бу ханымга монда йөрисе түгел, ә һинд киноларында гына уйныйсы бар»,—дип уйлады Ләис, ана карап.
—Ничек, дуслар? Көтеп арымадыгызмы әле?!—диде ул янгыравыклы якты тавыш белән. — Ярый, башларыгызны салындырырга ашыкмагыз.
Якынрак торганнар арасыннан кемдер канәгатьсезлек белдереп мыгырданып куйды. Ләкин ханым мона тамчы да ачуланмады:
—Хәлегезне анлыйм. Барыгыз да ерак юлдан килгәнсез, йончыбрак та киткәнсездер,—диде ул ягымлы тавыш белән.— Ләкин күнелегезне төшерми торыгыз. Безнен сәфәр әле башланмады. Бүген теплоходка утыргач, иркенләп ял итәрсез. Ә иртәгә иртә белән сезне ин күнелле күренешләр көтә. Әлбәттә, сез матур урыннар күрми яшәгән кешеләр түгел, әмма мондагыдай хозурлыкны әле беркайда да очратканыгыз юктыр...
—«Кояшлы күлгә сәфәр» дигәннән бернәрсә дә анламадым. Кая барабыз сон без, нинди күлгә?—баягы салмыш тавыш кабат ишетелде.
—Без барасы күл Европада ин зурлардан исәпләнә. Ләкин эш анда гына түгел, суы кристалдай саф, су асты дөньясы аермачык күренеп тора. Ә су асты искиткеч бай монда. Үсемлекләрнен дә, җан ияләренен дә ниндиләре генә юк. Әгәр үзегез төшеп карарга теләсәгез, махсус җайланмалар ярдәмендә су астында да берничә сәгатьлек сәяхәт кылырга мөмкин булачак.
—Туйганчы сыра чүмерәсен дә, исергәч күл төбенә төшеп айнып чыгасын. Во, блин, кайф!—Яшьләрдән торган төркем бу сүзләрдән җинелчә көлеп куйды. Ләкин ханым ана игътибар итмәде:
—Күл шулай ук кечкенә оҗмах утрауларына да бай. Якын-тирәдә яшәүчеләрнен кайберләре монда үзләренен бал айларын үткәрә. Сезнен арада да икәүдән-икәү генә калырга теләгән гашыйклар бар икән, берәр тәүлеккә утрауда калу мөмкинлеге булачак. Анда махсус коттеджларыбыз бар һәм хезмәтчеләребез теләсә нинди теләгегезне үтәргә әзер тора...
Ләис күз чите белән генә күреп торды, апасы сиздермәскә тырышып кына теге егет ягына күз салды. Ләкин егет үзе дә аннан күз алмый иде. Тагын карашлары очрашты да елмаешып куйдылар. Ләис сарычәчкә карады. Анын әтисе инде күзләрен ачкан иде. Дөньянын бернәрсәсе дә үзен кызыксындырмаган бер кыяфәт белән сыра чүмерүче яшьләр төркемен күзәтә. Ә кызы ничектер ачулы сыман. Юк, алай да түгел, монда килеп эләгүенә үкенгән шикелле ул. Әйтерсен, кемдер мәҗбүр итеп җибәргән. Эх, шунын күнелен күтәрерлек берәр нәрсә эшләргә иде!
Ханым һаман сөйли:
—Без барасы утрау Ярымай утравы дип атала. Анлавыгызча, ул кыйгач ай рәвешендә. Ләкин мин аны җәннәт утравы дип атар идем. Монда сезнен бөтен хыялларыгызны да тормышка ашыру мөмкинлеге булачак. Затлы коттеджлар, рестораннар, сауна-бассейннар, уен заллары турында әйтеп тә тормыйм. Суда
йөзәргә, су астына сәфәр кылырга теләүчеләр өчен махсус урыннар бар. Балык яратучылар өчен аеруча кызыклы булачак. Сез монда кармак салып, яки җәтмә тотып йөрмәячәксез. Эре-эре балыклар белән кочаклашып йөзү, шул халәттә кинога, яки фотога төшү мөмкинлегегез булачак. Шулай ук парашюттан суга сикерү, су чангыларында йөрү, зур тизлекле су мотоциклында узышу... Бу—күл белән бәйле нәрсәләр. Ә җирдә булырга яратучылар өчен махсус ял паркы бар. Ә анда нәрсә генә юк! Кыскасы, андагы хозурлыкны әйтеп-анлатып кына бетермәле түгел. Җаныгыз нәрсә тели! Бу кечкенә әкият шәһәрчеге. Сезнен әкият иленә сәяхәт кылырга хыялланганыгыз бар идеме? Теләгегез кабул булу алдында тора дип уйлагыз...
Анын сонгы сүзе Ләиснен күнеленә сенеп калды да беркая да ычкындырмады. «Теләгегез кабул булу алдында тора дип уйлагыз... Теләгегез кабул булу алдында... Теләгегез... « Егет башкача аны тынламады. Ул әйтеп-анлатып булмаслык монсулык эчендә утырган гүзәлдән күзен ала алмады. Ничек кенә күнелен күтәрергә? Шушы халәтеннән ничек чыгарырга аны? Апасы дөрес әйтә, ул кызлар алдында гел мәмәй булды. Ләкин мона кадәр шулай бар игътибарын үзенә тартырлык кыз очраганы юк иде дә инде. Кыю булырга кирәк. Янына барырга да нәрсәдер әйтергә. Ә ни әйтәсен: «Болай монсуланып утырма, әйдә, башынны күтәр, шатлан, чөнки мин сина гашыйк булдым!»— дисенме. Нәрсә әйтергә була кызлар белән танышыр өчен? Шайтан белсенме аны! Ләкин ни дә булса әйтергә кирәк. Әнә теге егеткә рәхәт ул, анын апасына карап бер елмайды да—әсир итте. Хәзер сүзне нәрсә дип башласа да була. Ә Ләис... Юк инде, гомергә шулай «невезучий» булды. Башын күтәрсен иде шушы сарычәч. Ләискә карасын иде. Елмаешсыннар иде. Юк!
Ләис ниндидер кинәш ишетергә теләгәндәй апасына карады. Тик Ләйсәндә анын кайгысы юк иде, үз егете белән елмаешып торалар. Мин апа дип мактанырга ярата бит әле үзе. Бар син шул кыз янына, апа булсан, үзен танышып ал. Кызларга кыз кеше белән танышуы күпкә җинелрәк бит. Үзен таныш та энекәшен янына алып кил. Таныштыр. Юк инде, бу Ләйсәндә дә эләккән эш булмады.
Нинди дә булса ярдәм табарга теләгәндәй, Ләис тирә-ягына күз салды. Әтисе белән әнисе күренми иде әле. Менә шушы мизгелдән файдаланып калырга кирәк тә бит. Тик ни эшли беләсен. Кинәт анын күзе вокзал почмагындагы китап-журналлар сатыла торган киоскка төште. Әйе, шулай эшләргә кирәк. Берәр китап алып, кызга бүләк итәргә. Кызыклы китап булсын ул, рәхәтләнеп көлеп укырлык булсын. Һәм кыз шуны укый башлар да бөтен мон-зарын онытып көлеп утырыр. Һәм көлгән саен Ләискә елмаеп карап алыр.
Егет киоскка элдерде. Тизрәк чамаларга тырышып китапларга күз салды. Әмма яраткан кызына берсүзсез бүләк итәрдәй нәрсә күренмәде. Детектив ул малайларга гына кызык буладыр. Мәхәббәт турындагы китаплар бар да, тик исемнәре әллә ниндиерәк. Секс буенча кулланмалар. Китап бүләк итәрсен дә, ә кыз аны алмас: «Рәхмәт, мин аны кичә генә укып чыккан идем. Ошамады»,—дияр. Юк инде, таныш булмаган кешегә китап биреп булмый. Кинәт ул катып калды. Чәчәкләр турында журнал! Менә нәрсә кирәк икән ана! Ул янә тирә- ягына күз салды да чәчәк кибетен күреп, шатлыктан адымнарын көчкә тыеп шунда атлады. Һәм ин матур булып күренгән букетны сайлады. Кыйбат иде, әлбәттә. Булсын! Акча килә дә китә ул, ә гомернен матур мизгеле мәнгегә кала.
Кыз һаман шул халәтендә иде. Таныш түгел егетнен янына килеп басуын ул сизмәде дә. Әтисе битараф караш ташлап алды да үз дөньясына чумды. Аннан махмыр исе килә иде. Менә ни өчен аралары салкын икән боларнын. Ләис кыз каршына килеп туктады.
—Гафу итегез...
Кыз башын күтәреп карарга мәжбүр булды. Ләис чәчәкләрне анын алдына салды да:
—Болар—сезгә!—дип китәргә ашыкты.
—Тик ни өчен?..
Егет бер сүз дә әйтә алмады. Кызнын йөзендә гажәпләнү һәм рәхмәт хисе иде. Һәм кызыксыну. Ләис сүз әйтә алмады, бары тик елмайды гына. Ихлас йөрәктән.
Ләйсән янына килеп баскач та авызын җыя алмады. Апасы анын кайдадыр югалып торуын да сизмәгән иде бугай. Ләис елмаеп анын егетенә күз атып алды да, апасына эндәште:
—Китер телефонынны.
Кыз аны ишетмәде. Ишетмәве яхшы булды да. Сарычәч ана үзе карап тора иде. Елмаеп. Ләкин Ләйсәнне күрүгә йөзеннән аз гына күләгә үткәндәй булды да шундук юкка чыкты. Аларнын туганнар икәнен аеру өчен әлләни кирәк түгел иде. Ләис тә елмаеп җавап бирде. Бераздан әтисе сарычәчкә нәрсәдер әйтте. Кыз теләр-теләмәс кенә җавап бирде.
* * *
Айгөл бу сәяхәткә үз теләге белән чыкмаган иде. Картыйсы килеп, эшнен нидәлеген анлатып бирәч, ризалашырга туры килде. Башкача чара юк, әнисе дә, үги әтисе дә (кем үгирәктер әле) эштә, ә Радик әтисен үзен генә җибәрү куркыныч иде.
—Йөз мен тәнкә акча дип язганнар бит,—диде картыйсы.—Болай гына калдырсан, булдыксызлык чиге. Бер егерме менен Радик белән безгә бирсәгез, калганы үзегезгә булыр иде. Балалар хакы дигәндәй... Укырга да керәселәре бар, азрак ярдәм булыр иде.
Шулай дигәч, берсе дә каршы килеп тормады. Хәер, болай да карышмаслар иде. Ни генә әйтсән дә, картыйсын барсы да хөрмәт итәләр.
Айгөл дә карышмады. Ул аны болай булыр дип уйламаган иде. Барырлар да акча алырлар да кайтып китәрләр дип күз алдына китергән иде. Ләкин монда килү белән утрауга сәяхәт турында сөйли башладылар. Премияне шунда бирмәкчеләрдер инде. Кыз төпченеп сорарга уңайсызланды, ә әтисенә бернәрсә дә кирәкми иде. Ул үзенен ни өчен килгәнен дә бик аңлап бетерми шикелле. Баштарак, озак кына күрми дә торгач, әтисе белән очрашу ниндидер якты вакыйга булыр сыман тоелган иде. Ләкин алай булмады. Ир аны бар дип тә белмәде. Һәм кызның күңелендә ярала гына башлаган якты хис шундук юкка чыкты. Кечкенә чагында аның көн дә исереп кайтып тавыш куптарулары, әнисен кыйнап ташлаулары хәтеренә килде дә әлеге адәм бөтенләй чит булып, дошман булып тоелды. Һәм Айгөл шуның белән тагын ничә көн бергә булырга мәҗбүр иде. Сәяхәткә җыенучылар арасында да танышып дуслашырлык адәм күренмәде. Хәер, кыз эзләмәде дә инде андыйларны, күңелең китек чагында кемгәдер башлап эндәшәсе килеп тормый. Ә үзләре килеп танышу өчен яныңдагы кешедән һич югы сасы аракы исе килмәскә тиеш. Гомернең үле көннәре башлану алдында иде. Юлга чыккач эчмәскә вәгъдә бирсә дә, әтисе сүзендә тора алмады. Поездга кереп утыру белән сырага ябышты. Кыз башта аңа әйбәтләп әйтеп тә, әрләп тә карады, ләкин бер файдасы да тимәде. «Ярый, кызкаем, башкача борылып та карамыйм»,—дип авыз суын корыта да, качып-посып үз эшенә керешә. Шул рәвешле юл гизә торгач, йөз мең акча әлләни зур да булып тоелмый башлады. Үзеннән генә торса, ташлар да кайтып китәр һәм бу гамәле өчен тамчы да үкенмәс иде. Ләкин Айгөл картыйсын үпкәләтүдән курыкты. Әнисе аның сүзләре белән ризалашкандай тоелса да, бер тиенен дә калдырмыйча картыйсына тоттырачак инде аның. Ә картыйсы Айгөлгә бирәчәк, энесенә... Алмасалар үпкәләячәк, рәнҗиячәк. Бирмичә туктамаячак. Ул шуның белән үзен бәхетле итеп, оныклары алдындагы бурычын үтәгән итеп тоячак. Әгәр Айгөл кире борылып кайтса, иң әрнегән кеше картыйсы булачак. Юк, акча җитмәгәннән түгел, ә үзенең хыялын тормышка ашыра алмыйча калганнан. Менә бит ул кайларга барып җитә, уйлап карасаң.
Менә шундый күңелсез уйлар эчендә чәбәләнгәндә, кинәт могҗиза булды. Ниндидер таныш түгел егет аңа чәчәкләр тоттырып китте. Нинди генә гөлләмә әле! Мондыйларны танылган артистларга да иң якын дуслары гына бүләк итәдер. Ә бу бөтенләй таныш түгел кызга. Бер алкаш баласына. Айгөл елап җибәрерлек хәлдә иде.
Шуңа да чәчәкләрне алгач, берара һушын җыялмыйча. утырды ул. Тамагына төер тыгылды. Күз алдыннан теге егетнең ихлас елмаеп торган йөзе китмәде. Аны уйлаудан гына еламыйча калгандыр да инде. Аны уйлаудан җанына җиңел иде шул, бөтен газапларны онытып үзеңнең дә елмаясың килерлек иде.
Һәм ул тагын бер генә булса да күрергә теләп шул егет торган якка борылды. Егет аны күзәтә иде. Назлы күзләрен алалмыйча. Айгөл дә елмайды. Һәм юлга кузгалганнан алып беренче тапкыр ул үзен яхшы тойды. Моңарчы гел кимсенә, шушы исерек адәм янында йөрүенә, шушы исерек адәмнең кызы булуына кыенсына иде. Әле үзенә бүтәнчәрәк карады. Шул халәтендә кемнеңдер игътибарын яулый алырлык булгач, бик начар түгел инде.
—Кем инде бу егет?—дип сорады әтисе бераздан.
—Ә сиңа барыбер түгелмени?!
Һәм үзенең мондый тупаслыгы өчен үкенеп куйды. Хәзер аның тупас буласы килми иде.
* * *
Ниндидер сәер нәрсә бар, кешегә бер әйтәсең, ике, өч... Мең тапкыр әйтеп тә аңламаган кеше, ниндидер бер сәер халәт тәэсирендә, мең дә беренче кат әйткәнне аңлый. Радик белән дә шулай булды. Кызының әлеге тупаслыгы аңа ничектер әйтеп-аңлатьш булмас дәрәҗәдә авыр тәэсир итте. Һәм ул үзенең нинди түбәнлеккә төшүен беркемгә дә, хәтта үз баласына да кирәкмәгән артык җанга әйләнүен тойды.
Тирә-ягына күз салды. Монда барсы да парлы иде. Кемдер хатыны, кемдер сөйгән яры, кемдер баласы белән—ансы мөһим түгел. Алар парлы иде. Бер-берсенә карата ярату хисе бар иде алар арасында. Әнә, кечкенә балаларын уртага алып, эскәмиядә утырган икәүгә кара син. Сыра чүмереп, уйнаклашкан төркемгә кара. Һәр урында бер-береңә кирәк булу тойгысы ярылып ята. Әнә тегендәрәк, аталы-уллы икәү. Юньләп сөйләшмиләр дә, икесе ике якка караган, икесе ике нәрсә турында уйлый. Ләкин араларында якынлык барлыгы һәр хәрәкәтләреннән сизелеп тора. Ә Радик... Ул да кызы белән янәшә утыра, лабаса. Кызлар әтисен ныграк ярата дигән сүз дә бар әле. Ләкин... Моны ул ничектер яңа гына сизде. Бәлки, бөтенләй таныш булмаган теге әрсез егетнең чәчәк тоттырып китүе сәбәп булгандыр. Ләкин моңа кадәр дөньядан ваз кичеп утырган Айгөл, күр, ничек балкып китте. Елмая башлады хәтта. Ләкин ул да, Радик та, Айгөлнең күңелен күтәрә алган булыр иде бит. Кызының иң яраткан кешеләреннән берәү булыр иде ул бүген. Шулай булырга тиеш иде. Әмма барсы да бүтәнчә килеп чыкты. Ярый, үткәне үткән инде. Аны мәңгегә дә кире кайтарып булмас. Ә булганын сакларга кирәк. Айгөлне алай читкә җибәрергә кирәкми. Бердәнбер карап торганы—балалары, ләбаса. Яратуларын яулый алмасаң да, ихтирам белән карарга мәҗбүр итеп буладыр әле. Соң түгелдер монысына. Соң түгелдер. Бары тик үз- үзеңә ихтирамың югалмасын.
— Кызым, мин юынып килим әле,—дип урыныннан кузгалды ул.—Адәм төсенә керер вакыт җитте.
Айгөл сәерсенеп кенә карап куйды да берни дә дәшмәде. Ул аны тагын эчәргә китте дип уйлый инде. Каршы килүнең файдасызлыгын аңлап, өнсез генә тора. Ярый.
* * *
Турагентство формасы кигән теге ханым утрауда көткән рәхәтлекләр турында сөйләп бетергән иде бугай инде. Ул хәзер сорауларга җавап бирә иде. Кинәт аның янына бер ир килде дә кәгазь сузды. Пышылдашып кына нәрсәдер сөйләштеләр һәм ханым тавышын көррәк чыгарып туристларга эндәште:
—Кадерле кунаклар! Көтелгән мизгелләр якынлаша. Ләкин сезгә бер яңалык бар. Без утрауга берничә төркемгә бүленеп барачакбыз. Мин хәзер путевкалар номерын әйтеп чыгам. Сез игътибар белән тыңлагыз. Исемлектә булганнар хәзер үк юлга кузгалачак. Ә калганнарның теплоходы чак кына соңрак киләчәк. Шулай итеп,
игътибар белән тыңлагыз!
Моңарчы шау-гөр килеп торган төркем мизгел эчендә тынып калды. Исемлектә булганнар сумкаларын алып, кәгазь тотып килгән теге ир артыннан иярде. Калганнар канәгатьсезлек белдереп шаулашып алды. Кемнәрдер тәмәке кабызды, кемнәрдер сыра банкасын ачты.
—Аз гына сабыр булыгыз, дуслар !—дип тынычландырды аларны хатын.—Алар, әлбәттә, алдарак кузгала. Ләкин сезнең теплоход күпкә яхшырак. Сез рәхәтләнеп ял итә алачаксыз. Һәм ул тиздән килеп җитәчәк.
Халык бераз тынычлангандай булды. Кемгәдер синнән дә авыррак икәнен белү рәхәт нәрсә шул. Ул юата да, тынычландыра да, күңелне дә күтәрә. Бераздан туристлар янә шау-гөр килә башладылар.
* * *
Казан. Татарстан.
Фатыйма карчык трамвайдан төште дә кечкенә базар аша үтеп тар тыкрыкка борылды. Берәрсе килеп бәйләнмәгәе дигәндәй, алдын- артын карап алды. Усал ниятле кешегә охшаган кем дә күренми иде. Ул тынычланып ары атлады. Шушы тыкрыкны чыккач, унга борыласы да беренче йортнын өченче подъездына кереп, җиденче катка күтәреләсе. Адымнарында ярсуы сизелгән кебек тоелмаса да күнеле белән ул ашыга иде. Тизрәк беләсе килә. Ярый, әлләни күп тә калмады инде. Хәдичә карчык өйдә булырга тиеш. Чират кына зур булмасын инде.
Йөз мен, әлбәттә, бәләкәй акча түгел иде. Фатыйма карчыкнын андый акчаны тотып кына караганы да юк иде. Мондый мөлкәт өчен ниндидер куркыныч адымга да барырга мөмкиндер.
Ләкин Фатыйма карчык хәлләрнен болай килеп чыгуын көтмәгән иде. Радикны йә килене озата барыр, йә ире белән икәүләп иярерләр диебрәк өмет иткән иде ул. Хәер... Айгөлне җибәрергә булгач та артык карышмады, ансы... Унҗиде яшьлек кызлар заманында сугышка да киткән. Ә бу үз атасы белән. Акча алырга. Башта шулай дип тынычланган иде. Ләкин тора- бара күнелен шик кимерергә тотынды. Беркемнен дә сүзен сүз итмәгән ачыган алкашка ияреп йөргәнче, сугышка китүен яхшырактыр сыман тоела башлады. Унҗиде яшьлек кыз бала бит ул! Ә Радик—алкаш. Исереп алса, урлашырга да, холыксызланырга да күп сорамый. Ана ышаныч юк. Аракыдан күзе тонган мәлдә ни генә эшләп ташламас, чибәр булып үсеп җиткән Айгөлне үз кызым дип тә тормас ул юньсез. Ансы да бик мөмкин. Хәтта алай булмаган очракта да, Айгөл аны эчүдән тыя алмаячак иде. Ә исерекнен беркайда да пачуты юк, акчасын бирмәскә дә, талап алырга да, алдарга да мөмкиннәр. Кайда акча—шунда куркыныч. Унҗиде яшьлек оныгын шул куркынычка ташлау дөрес түгел иде.
Һәм Фатыйма карчык тынычлыгын җуйды.
Айгөл баштагы мәлләрдә телефоннан шалтыратып торса да, китүенә икенче көн дигәндә, эндәшми башлады. Кайчан гына шалтыратсан да, телефон гел: «Абонент находится вне зоны действия» дип тора. Кем белә, бәлки, трубкасын гына югалткандыр, ә бәлки...
Ләкин анын өчен генә борчылмады карчык. Ул инде яшисен яшәгән, дөньяны күп күргән кеше иде. Баштарак дәрманы кузгалса да, бераз тынычлана төшкәч, уйлары үткенләнде һәм шул тиклем зур акчаны бер дә юктан гына тоттырып җибәрүләренә бик ышанасы да килмәде. Ун мен булса, ни әйтер иден әле. Йөз мен бит! Ун тапкыр ун мен дигән сүз! Ул бизнесменнарны төн йокламый чаба, бер тынгылык күрми яши, диләр. Баер өчен шулай кылана бит инде алар. Мөлкәт җыю өчен. Шул кадәрле малны бер алкашка тоттырып җибәрерлек булсалар, алай итмәсләр иде. Хәтта үзләрен күрсәтергә, башкаларны кызыктырырга була шулай кылансалар да Радикны түгел, ә берәр арурак бәндәне сайларлар иде. Үзләренә файда китерә торган кешене. Ә монын... Радикнын анын телевизорга төшереп мактанырлык та кыяфәте юк бит. Өч көн эчми торса мескенгә әйләнә, эчеп алса, өч сүзне дә ялгый алмый. Шуна йөз мен
тоттырып җибәрү өчен сантый булырга кирәк.
Бу уйлары дөрес иде анын. Көтмәгәндә килеп төшкән отыш бернинди канунга да туры килми иде. Ләкин ул отыш бар һәм аны барып алырга кирәк—монсы да хак иде. Менә шушы ике дөреслек, бер-берсенә каршы килә торган ике хакыйкать тынгы бирмәде карчыкка.
Әгәр акча отуы дөрес түгел икән, ни өчен чакырып хат язганнар сон?! Эшкуар затларнын болай да вакыты тар була. Хәтта әниләренә дә хат җибәрә алмыйлар. Ә болар язган. Куллары кычытканга күрә генә түгелдер бит инде. Ни өчен сон?
Уйлап-уйлап та фикерләренен очы-очка ялганмагач, карчыкнын күнелен шом басты. Шунда ул Хәдичә карчыкны исенә төшерде. Анын белән былтыр базар почмагында танышканнар иде. Фатыйма карчык ул чакта менә бер атнага якын инде кызыл прәннек алып ашарга кызыгып йөри иде. Бәләкәй чакларында ахирәт кызлары белән алып рәхәтләнә торганнар иде. Хәзер дә тәм-том сата торган бүлектә шуны күргәч, авызыннан сулар килде, кыз вакытлары исенә төште. Тик анын акчасы җитми иде. Әлбәттә, бөтен кайгын бер прәннек кенә булса, алыр да иден. Алай гына түгел шул, бүлмә бурычы да хәттин ашкан, башка нәрсәсе дә кирәк. Бер атна буе әлеге урыннан үтеп-сүтеп йөрде ул. Күреп кенә калса да күнеле тынычлангандай тоелды. Ул көнне анын хәер акчасы хәтсез җыелган иде. Шуна да уйланып торды-торды да тәвәккәлләргә булды. Ярты гына кило, ике генә йөз грамм булса да алыр, тәмләп карар. Базар почмагында үзалдына елмаеп тәм-том кибетенә китеп бара иде. Көтмәгәндә кемнендер тавышы ишетелде:
—Акчанны әрәм итмә. Ул прәннек безнен теш үтмәле түгел.
Фатыйма карчык куркып китте. Уйларын беркемгә дә белдермәгән иде, ләбаса. Колагына гына ишетелгәндер. Үзен шулай тынычландырырга тырышса да тирә-ягына борылып карамыйча булдыра алмады. Анын артында гына диярлек бер карчык атлый иде. Фатыйма карчыкнын аптыраулы йөзен күргәч ул гаепле елмаеп куйды.
—Бер дә куркытырга теләмәгән идем, малай. Ачуланма,—диде аннан сон карлыккан тавышын ягымлырак итәргә тырышып.—Акчанны әрәм иттерәсем генә килмәгән иде...
—Ә син... Син каян белден?
—Прәннек алырга теләгәненнеме?—Карчык тагын тешсез авызы белән елмаеп куйды.—Белмим, малай. Үзем шундый мин. Кайчагында үземә кирәкмәгән нәрсәләрне беләм дә башыма бәла алам, дигәндәй...
—Шулай диген, ә...—Фатыйма карчык ни әйтергә дә белмәде.—Ярый, рәхмәт инде нәрсә булса да.
—Үзенә рәхмәт. Рәхмәтен өчен. Югыйсә, мина гел үпкәлиләр генә. Борыласын да мени?!. Теләсән барып кара. Чәйдә йомшартып булса да ашарсын...
—Шушы якта яшисенме әллә?—диде карчык сүзне бөтенләй икенчегә борып.—Алай дисән, монарчы бер дә күргәнем булмады.
—Юк, мин бөтенләй икенче җирдә...—Шунда карчык адресын әйтте.— Монда берәүне дәваларга дип килгән идем дә... Хәле аруланмас, ахры.
—Син имчемени?!.
—Шул чамарак инде... Хәдичә минем исемем. Бәлки, ишеткәнен дә бардыр әле...
Фатыйма карчык иннәрен генә җыерып куйды.
—Алай икән... Мин бик ерак тормыйм, чәйгә кереп чыкмыйсынмы сон?—диде Фатыйма һәм үзенен ник болай диюенә үкенеп куйды. Прәннек алырга баруына кадәр сизеп торгач, Хәдичә карчык анын: «Кермәсә ярар иде»,—дип кенә әйтүен дә анлар да рәнҗер төсле тоелды. Ләкин менә болай, ордым-бәрдем генә дә китеп булмый иде. Ни әйтсән дә, алар хәзер олы кешеләр, бармак белән генә санарлык калып баралар, бер-берсенә хөрмәт күрсәтмичә торырлыклары юк. Кәм фикерен шомартыбрак куйды.—Әллә нинди сыем юк югын да... Сөйләшеп утырсак та күнелле булыр иде...
—Башка вакытта, Фатыйма малай,—диде Хәдичә ягымлы карап.— Бүген үзеннен дә тынгылыгын бик булмас төсле... Башка вакытта. Очрашмый тормабыз әле.
Әдрисемне беләсен, килеп чык, сөйләшеп утырырбыз.
—Рәхмәт инде чакыруын өчен. Ходай насыйп итсә, бармый да булмас әле.
—Ярый, Фатыйма малай, хуш иттек.
Шул очрашудан сон, башкача күрешкәннәре юк иде. Бер танышы Хәдичә карчыкка дәваланырга баруы турында сөйләп, бик мактаган иде. Тик анын янына үтү кыен, кешедән бушап тормый дигән иде.
Фатыйма карчык шуларны искә төшерде дә адымын тизләтте. Бер генә кешегә булса да алданрак керер. Бик озак та атлыйсы калмады инде. Бары тик өйдә генә булсын. Өйдәдер әле ул, өйдәдер. Күнеленә гел шулай сыман тоела.
Ишек төбенә җиткәндә сулышы капкан иде. Баскыч терсәгенә тотынып беркадәр хәл алып торды. Бары тик тынычланып калгандай булгач кына кынгырау төймәсенә үрелде.
Бераздан башмаклар шуышканы ишетелде дә ишек ачылып китте.
—Уз, әйдә, Фатыйма малай...
Хәдичә карчык исәнләшеп тә тормады. Башмакларын сөйрәп кенә атлап түргә узды да җәелгән урынына барып ятты.
—Авырып киттем әле сонгы арада. Ятып кына торам. Бер дә юктан да хәлем бетә. Картлык шатлык түгел инде...—дип тезеп китте ул.—Син кыенсынып торма, әнә теге урындыкны якынрак шудырып утыр. Менә шулай. Китер әле монда ун кулынны. Син бер дә бирешмәгәнсен әле. Былтыр ничек булсан, әле дә шулай. Чир алып килмәде инде мина сине. Балаларын турында борчылып килден инде.
Фатыйма берни дип тә эндәшә алмады. Кулын Хәдичә карчыкнын учына салу белән ниндидер сәер халәт кичерде ул. Бөтен гәүдәсе, бөтен күзәнәкләре таралып тибрәнгәндәй булды. Ниндидер җинеллек биләп алды. Ул хәтта тирә-якта ниләр барлыгын да, хәтта Хәдичә карчыкнын үзен дә күрмәде. Бары тик анын тавышын гына ишетте.
—Ә мин менә сина тиешенчә ярдәм итә алмамдыр. Бирешебрәк киттем сонгы арада. Элеккедәй барсын да күрә алмыйм, күнел күзләрем томаланды. Мин менә су күрәм. Чиксез-кырыйсыз су. Монын дингезме- күлме икәнен дә әйтә алмыйм. Ә бәлки, ул бөтенләй су да түгелдер әле. Бәлки, ул галәм, яки вакыт дингезедер. Нәм шунын уртасында бер түгәрәк күрәм. Бу түгәрәкнен дә ни-нәрсә икәнен әйтә алмыйм. Ләкин балаларын шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бү түгәрәк эчендә—синен балаларын. Сина аларнын кайда булуыннан бигрәк, исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора. Зур сынау. Алар...
Кинәт Хәдичә карчык туктап калды. Тирән-тирән сулап куйды. Бераздан дәвам итте:
—Менә шул, Фатыйма малай. Күргәннәремнен барсын да әйттем. Авыр нәрсәләр булса, мине гаепләмә. Алдамадым. Артыгын күрә алмыйм. Хәзер хәлем элеккечә түгел. Элек мин күпкә кодрәтлерәк идем. Ә син... Син, Фатыйма... Син бит элек минем сәләтемә ышанмагансын. Шикләнебрәк карагансын. Син шушы көннәрдә генә минем мөмкинлекләрем турында исенә төшергәнсен икән. Ярый, рәхмәт ышанычын өчен. Рәхмәт. Элегрәк булса, мин сина күп нәрсәләр сөйли алган булыр идем. Хәзер хәлем яман. Фатыйма, бик кыен булмаса, кухняга чыгып берәр чәшке су бир әле, малай. Бакыр чәйгүндәгесен агызып бир, ярармы.
Фатыйма карчык, Күрәзәченең йомышларын үтәде дә чыгып китте. Хәдичәнен хәле авыр иде, ул Фатыйма белән үзе хушлашты:
—Гаепләп калма инде, малайкаем... Мина азрак ятып торырга кирәк... Сөйләшеп утырып булмый инде бүген... Файдам тисә, мин бик шат булырмын, файдам тимәсә, рәнҗеп китмә... Хуш булыйк, малайкаем...
Урамга чыккач, Фатыйма карчык монда килүенә үкенеп куйды. Бернинди дә якты хәбәр итшетмәде ич. Авыр уйларын таратырлык бер генә нәрсә дә булмады. Карчыкның буталчык сүзләре күнелгә шом гына өстәде. Аларны ничек теләсән, шулай боргалап була иде. Әмма Айгөл белән Радикнын авыр юлга чыгулары һәм
бәлагә юлыгачаклары бәхәссез иде. Хәдичә карчыкнын сүзе аермачык булып колагында янгырады:
—...балаларын шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бу түгәрәк эчендә— синен балаларын. Сина аларнын кайда булуыннан бигрәк, исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора. Зур сынау.
* * *
Нева—Кояшлы күл. Россия.
Алар бөтен унайлыклары булган теплоход көткәннәр иде. Утрауга илтергә тиешле нәрсә кечкенә катер булып чыкты. Монда юынып, ашап, туйганчы йоклап бару турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Бөтен унайлык—как эскәмияләр һәм катернын борынындагы кечкенә мәйданчык иде.
—Без шушынын белән төне буе барабызмы инде?!—диде яшь бала күтәргән марҗа күнеле кайтып.—Ял итәрсез, йокы туйдырырсыз имеш...
Пассажирларнын барсы да шулай уйлый иде. Ләкин алар сүзгә кушылырга ашыкмады. Бары тик күзләрендә генә теләктәшлек нуры балкып китте.
—Берәр адәм аягы басмаган утрауга илтеп ташласалар да аптырамам хәзер...—теге хатын иренә борылды.—Карале, Миша... Чынлап та безне шундый утрауга илтеп ташласалар, ә?!
Ире дәшмәде. Сизелер-сизелмәс елмаеп кына куйды.
—Ә анда кыргый татарлар урдасы безгә һөҗүм итсә!..
Бер мизгелгә генә чебен очканы ишетелерлек тынлык урнашты.
Ире аны буш кулы белән муеныннан кочаклап үзенә тартты да мангаеннан үбеп алды.
—Тынычлан, Анна. Барсы да тәртиптә булыр...
Чынлап та Анна тынычланды. Башкача анын тавышы ишетелмәде.
Ләкин анын сүзе эзсез үтмәде. «Кыргый татар» сүзе ишетелү белән Лена балаларына һәм иренә күз йөгертеп алды да пышылдауга күчте:
—Татарча сөйләшмәгез. Авылдан икәнебез болай да күзгә бәрелеп тора. Өстәвенә «Кыргый» дип тә көлүләрен теләмим.
—Ә нигә...
Хәмит каршы килмәкче булган иде. Хатыны шундук авызын япты: —Тискәреләнмә инде, бәгърем. Үзебез бер хәл, балалар бар бит.
Хәмит елмаеп куйды.
—Ярый, синенчә булсын...
—Исемнәребезне дә русчалатып кына әйтербез.
—Синен болай да урысныкы бит инде. Елена. Ә менә без нишләргә тиеш? Урыс телендә «Х»—га башланган исем юк. Сүгенү сүзеннән башка.
—Әти, ә сине Митя диярбез.—Ләйсәннен күнеле күтәренке иде.—Туры килә бит—Ха Мит...
—Юк белән баш катырмагыз әле...
Аннанын сүзе Хәлилне дә уйга салды. Күптин күп үзгәрешләр булса да Рәсәй һаман шул икән әле. Татарга булган караш үзгәрмәгән. Шовинизм дигән нәрсә күсәк күтәреп тукмамаса да менә шулай астыртын гына чеметеп тора. Ярый, болар арасында татар булып күкрәк сугып йөреп булмас. Роберт, барыбер, русча белми. Инглизчә генә сөйләшерләр. Нәрсә генә дисән дә, американнар ич әле алар. Ә американнарга русиялеләрнен карашы бөтенләй башка. Нәм ул малаена борылды.
—Роберт, бирерәк кил әле. Сина әйтер сүзем бар...
Катер ярдан кузгалып китте.
Елга вокзалында каршы алып, озатып җибәрүче ханымнын бер сүзе дә дөрескә чыкмады. Беренчедән, аларны бөтен унайлыклары булган теплоход көтмәде, икенчедән әлеге «иске тагарак» Нева ярларынын матурлыгын карап барырга ирек
бирмәде, ярдан кузгалып беркадәр ара үтү белән, җан-фәрманга алга омтылды һәм зур суга кереп, офыкнын дүрт читендә дә тик су гына күренгәч тә, тизлеген киметмәде. Күл эченә кергәч кайда барганынны анларлык түгел иде. Пассажирларнын кайберсе хәтта катер йөртүчеләр үзләре юлны белә микән, адашмаслар микән, дигәнрәк шик белән дә баш ватты. Тик башкаларнын көлүеннән куркып, әлеге сүзләрен кычкырып әйтергә курыктылар. Хәер, сәбәбе ул гына да түгел иде. Әле алар беркем белән дә ныклап аралашмыйча, бер- берсен читтән генә күзәтәләр иде. Юл озын, кирәк булса, танышырга өлгерерләр. Ә әлегә...
Бу өлкәннәргә кагыла иде.
Күнелләре мәхәббәткә бөреләнгән яшүсмерләр, әлбәттә, алай уйламады. Нәм өлешләренә шушы «иске сал» эләгүенә алар сөенделәр генә. Беренчедән, монда каюталар юк иде. Нәркайсы үз бүлмәсенә кереп бикләнмәгәч, бер-берсен күрү, күзләр белән генә булса да аралашу мөмкинлеге бар. Икенчедән, катер бик тиз бара һәм карангы төшкәнче, бәлки, җәннәт утравына килеп тә җитәр. Ә анда инде күзен төшкән кеше белән туйганчы аралашырлык аулаграк урыннар да табылыр.
Утраунын матурлыгы күреп туймаслык диделәр бит.
Елга буйлап барганда катер бик кызу җилдергәндәй тоелса да зур суга кергәч, тизлек сизелмәде. Моторнын ялкыткыч бертөрлелек белән гүләве астында вакыт бик акрын үтте. Кайчагында алар бу халәттән мәнгегә дә чыга алмаслардыр, гомерлеккә шушы суда дулкын яруга хөкем ителгәннәрдер сыман тоелды. Юлга кузгалганда ниндидер күтәренкелек белән балкыган йөзләр акрынлап сүрәнләнде.
Хәлил телефонын алды. Нью-Йорк урамында очрап кунакка чакырган кешегә шалтыратырга иде исәбе. Ләкин антенналар шкаласында бер шакмак та күренмәде. Шулай да ул анын номерын җыеп карады. Файдасыз. Ахырда, трубканы кесәсенә кире салып куйды да тәрәзәгә капланды.
Хәмит гаиләсенә күз салды. Хатыны башын анын иненә терәп күзләрен йомган иде. Ләйсән белән Ләис икесе ике якка карап тынып калган. Бар да нидер көтә. Ул балаларына нәрсәдер әйтмәкче булды да, әйтмәде.
Кинәт ул үзләре ягына кемнендер карап торганын тойгандай булды. Шунда борылды. Эскәмиядәге кыз аларга бөтенләй карамый иде. Ә янындагы адәм башын күкрәгенә салындырып йокы симертә. Гомумән, салонда уяу пассажирлар калмаган иде бугай. Хәер, алай түгел. Әнә бит баягы хатын иренә нәрсәдер сөйләп бара. Анын кыяфәтендә арыганлык та, күнел кайту да сизелми. Алар янындагы ир белән хатын да пышылдашып кына нәрсәдер турында гәпләшә.
Бераздан Анна бөтенесен дә уятырлык көр тавыш белән:
—Әфәнделәр һәм ханымнар!—диде. Пассажирлар башын күтәреп шул якка карагач, елмаеп куйды.—Сез ялга барасызмы, әллә үлемгәме?! Бернинди дә күтәренкелек сизмим. Бәлки, юлны кыскартыр өчен берәрсе берәрнинди кызыклы нәрсә сөйләр?!.
Әлбәттә, һич югы шулай иткәндә тамчы да начар булмас иде. Әмма тыңларга әзерләр булса да сөйләргә җыенучылар күренмәде.
—Үзегез сөйләсәгез генә инде...—диде кемдер авыз эченнән генә.—Без ни ул...
—Безнең арабызда бөтен җир шарын аркылыга-буйга урап чыккан мәшһүр сәяхәтче Андрей Николаевич бара,—дип күршесендәге иргә борылды Анна.—Бәлки, ул күргән-белгәннәре белән уртаклашырга теләр?
—Белмим, нәрсә турында гына сөйлим микән...—дип иңнәрен сикертте Андрей Николаевич.—Күп җирләрдә йөрелде инде.
—Ниндстан турында сөйләгез!—дип кычкырды Ләйсән, мәхәббәт темасын өмет итеп.
—Әйе, иң куркыныч вакыйганы!—дип элеп алды Анна.—Менә болай йоклап барырга түгел, ә күзне йомарга да куркырлык булсын.
Пассажирларның берише елмаеп, берише кул чабып куйды. Андрей Николаевич кыенсынып кына уртага чыгып басты да тынып калды. Бу уртачадан калкурак буйлы,
ныклы гәүдәле ир иде. Күрер күзгә утыз биш яшьләр тирәсендә генә булса да кыяфәтендәге ниндидер сыйфат олпат кеше итеп карарга мәҗбүр итә. Бәлки, дөнья гизеп, күпне күргән, күпне кичергән затларның барсы да шулайдыр.
—Куркыныч нәрсә дисез инде...—диде ул тамак кыра биреп.— Куркыныч нәрсәләрне күп күрдем мин. Әмма шуларның берсе мәңгегә дә онытылмаслык булып күңелемә кереп калды. Миңа Непалдагы Кали алиһә храмында булырга туры килде. Анда керү бары тик индусларга гына рөхсәт ителә, ә башкаларга бөтенләй мөмкин түгел диярлек. Аннан соң, аяк киемнәреңне салып, тездән кан елгасы буйлап атларга кирәк. Иртәдән кичкә кадәр монда чират өзелми. Килүчеләр үзләре белән корбан китерә. Әйтик, кәҗә алып киләсең икән, аны ишек төбендә үк су белән коендырасың һәм мәхлукның ризалыгын сорыйсың, бары тик ул ризалык белдереп кагынса гына дин әһеленә тоттырасың, ә ул аны шунда ук чала да каны белән храм стеналарын юа. Киселгән башын шундагы шүрлеккә утыртып куялар. Храмнан ерак түгел изге ут янында китерелгән корбанның итен ашарга мөмкин. Монда көненә әллә ничәшәр мең хайван чалына. Навада кан пары, кан һәм үлем исе. Мин анда, урындагы гадәт буенча, ап-ак киемнән барган идем. Кинәт артымда нәрсәдер чыжлап узды, ул да булмый өстемне нәрсәдер юешләп үтте—кемнеңдер корбанын суйдылар. Урындагы халык мондый нәрсәләргә тыныч карый. Барысы да кан эчендә йөри, стеналар канга каткан, храм үзе дә ерактанрак караганда кан парына күмелеп утыра. Стенада куерган кан кичкә кадәр уч яссылыгы булып ката. Кич җиткәч аны су белән юып алалар. Кали алиһә культына меңәрчә еллар. Элегрәк бу храмда кешеләрне дә корбанга китергәннәр. Ниндидер җитди эштә зур уңышка ирешергә телисең икән, үгез белән генә алдырып булмый, монда инде зуррак корбан кирәк. Корбанга адәм затын китерү алиһәдән җаның теләгәнне сорарга мөмкинлек бирә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Ниндстанда һәм Непалда кеше корбан итүләр катгый тыела.
Непалда мин җитәрлек озак яшәдем. Үзем дә буддизм һәм индуизм нигезләре белән таныш булгач, акрынлап ышанычлы кешеләрнең берсенә әверелдем. Сүз арасында урындагы бер егеткә мин алиһәгә «җитди корбан» китерү күренешендә катнашырга теләвемне белдердем. Ул башта куркуга калды. Чит ил кешесенең анда катнашуы башка сыймаслык хәл. Әгәр сизеп калсалар, мине дә, аны да юк итәчәкләр иде. Ләкин мин өч мен доллар турында сүз кузгаткач, ул уйлап карарга вәгъдә бирде. Бу алар өчен чиксез зур акча һәм анын хакына гомеренне куркыныч астына куярга да мөмкин. Бер атна үтте, ике, өч... Мин инде бу сөйләшү турында оныта да башлаган идем, көннәрнен берендә әлеге егет килде дә үзе хәбәр салды:
—Синен теләгенне үтәргә мөмкинлек бар. Әгәр акчанны күрсәтсән, әзерләнә башлыйбыз.
Акчаны ул бармакларын төкерекли-төкерекли җентекләп санады да кире бирде. Мин ничек булырын күз алдына да китермәгән идем. Зоопаркка, яки берәр театрга барган шикелле, хәзер барырбыз да карарбыз төсле тоелган иде. Егет мина мәктәп баласына карагандай итеп карап куйды да анлатырга тотынды:
—Синен йөзенне үзгәртергә кирәк. Дүрт көн чамасы кырынмыйча торсан, сакал-мыек басар да каралык өстәр. Ә чалма белән чапанны, гомумән, кием-салымны үзем алып килермен.
Бер атна чамасы вакыттан сон, килешенгән урында мине искедән иске машина көтеп тора иде инде. Егет хәтта акчаны кабаттан чутлап та тормады, калтыранган куллары белән кесәсенә яшерде. Без таулар арасына барып җиткәч кенә туктадык. Минем кыяфәттән ул канәгать калды. Кырынмаган, юынмаган, кара тузанга баткан, өстәвенә беркадәр ябыккан да. Ярты сәгатьләп барганнан сон без ярымҗимерек храмга җиттек. Егет шунда пышылдап кына әйтеп куйды:
—Әгәр тотылсак, мине үтерәчәкләр.
Мин бу эшкә ник тотынуым өчен үкенә идем инде. Храм эче ярымкарангы иде. Бары тик бүлмә уртасында гына яктырак, анда торымбашлар яна, җимерек түшәмнән яктылык төшә. Калганын юньләп хәтерләмим. Ниндидер сәер халәттә идем.
Гипнозланган сыман. Якында гына кемдер бала күтәреп тора иде. Ниндидер чүпрәккә төрелгән шәрә кыз. Ул тигез сулап йоклый, куллары салынып төшкән, чәчләре җилкәсенә җыеп таралган иде. Кызга алты яшь тә, уникене дә бирергә мөмкин иде. Кали алиһәгә корбан китерү өчен кызлар кулайрак санала. Аларны кечкенә чакларыннан ук сатып алалар да билгеле бер яшькә кадәр үстерәләр. Ундүрткә җиткермиләр, куркыныч...
Мин икегә бүленгәндәй булдым. Монарчы бер генә ауропалы да күрмәгән нәрсәне күрәсе килә иде, әлбәттә. Шул ук вакытта мин монын үтереш икәнен яхшы анлыйм һәм әлеге җинаятькә каршы төшәсем килә иде. Ләкин бармак очын селкетерлек тә көчем юк сыман иде. Йола ни рәвешле үткәнен ачык хәтерли алмыйм. Башта ниндидер җырулар, дога укулар булды, аннан сон кайдадыр якында бик матур хәнҗәр ялтырап китте. Кызнын бугазын шул тиклем пөхтә итеп кистеләр ки, бернинди тартышу- чәбәләнү дә, кычкыру да булмады. Каны да теләсә кайда чәчрәмәде, махсус касәгә генә акты.
Көмеш белән йөгертелгән бу касә кечкенә баланын баш сөягеннән ясалган иде. Бераздан кызнын өзелгән башын, югарыга күтәреп, читкә алып киттеләр. Мөлдерәмә тулы касәне түгәрәк буйлап җибәрделәр. Кемнендер дога укыгандагы кебек тавышы ишетелде. Теләк телиләр иде булса кирәк. Бераздан касә мина да җитте. Мин, әлбәттә, эчмәдем. Иренемне касә читенә тидереп, йоткан хәрәкәт ясадым да ары җибәрдем. Нәм бернинди теләк тә теләмәдем. Миндә бер генә теләк котыра иде— моннан тизрәк чыгып качу һәм кабат беркайчан да, беркайчан да килмәү теләге.
Касә түгәрәк буйлап әйләнеп чыкканнан сон, кызнын гәүдәсен алып киттеләр. Мин инде косар чиктә идем. Аякларымны киереп бастым, ә алар калтырыйлар иде. Шунда юлдашым мина кагылды. Китәргә вакыт иде.
Пассажирлар дөньяларын онытып тынлыйлар иде. Сөйләүченен теле бик үткен булмаса да вакыйгалар кот очарлык бар иде. Шуна да алар һәр нәрсәне күз алдыннан үткәреп, үзләре күргән шикелле итеп тынладылар. Пәм Андрей Николаевич тынып калгач та ниндидер хәрәкәт ясап, тынлыкны бозарга җөрьәт итмәделәр.
—Бетте,—дип елмайды Андрей Николаевич, мондый чиркангыч нәрсәне сөйләүдән котылуына шатлангандай.—Бетте.
—Берәр күнеллерәк нәрсә турында сөйләсән булмый идеме инде,—дип шелтәләп алды хатыны.—Болай да билгесезлек эчендә йөзгән кешеләрнен йөрәген кузгатмасан.
—Шулай шул, карчык...—дип елмайды сәяхәтче.—Гафу итәсез инде...
—Ә Кали алиһә кем була ул?—Бу Радик иде. Ул әле махмырдан чыгып җитмәгән, ана болай да куркыныч. Ләкин әлеге сәяхәтчегә ул рәхмәт укыды. Андрей Николаевич пассажирлар арасында курку атмосферасы тудырып, аны, Радикны, ялгызлыктан коткарды ич. Әгәр Николаевич булмаса, ул берьялгызы гына курку эчендә чәбәләнергә мәҗбүр булыр иде. Ә хәзер барысы да курка, шулай булгач, барысы да бертигез. Радикнын әлеге халәттән чыгасы килми иде, ул куркынычлар темасын дәвам итәргә теләде.
—Кали алиһәме?!—Андрей Николаевич куркыныч нәрсәләр сөйләргә теләми иде инде. Ләкин кыскача гына анлатып бирерлек сүзләр дә таба алмады.—Кали алиһә... Ягез, кем анлатып бирә?!
Лена алгарак омтылып куйды:
—Хәзер...—Ул рөхсәт сорагандай, Хәмиткә күз ташлады.—Мина әле күптән түгел генә индуизм белән кызыксынырга туры килде. Белүегезчә, һинд мифологиясендә борынгы дәвер, явызлык белән изгелек көрәше сурәтләнә. Бу алышу бик тә аяусыз булган һәм һәр ике яктан да менләгән корбаннар таләп иткән. Бу хакта «Деви Махатмья» китабы җентекләп сөйли. Шушы ук трактатта алиһә хакында да әйтелә. Дөньядагы барлык явызлыкны юк итүче алиһәнен исеме берәү генә түгел. Шакти, Лолита, Деви... Хәтта «Аллаһ» дигән сүз дә анын бер исемен анлата. Ходайнын кодрәте чиксез һәм ул явызлык белән дә, изгелек белән дә идарә итә ала. Анын нәфрәте коточкыч көчкә ия. Моны күз алдына китерү өчен «Коръән»дәге
Кыямәт көнен, яки «Библия»дәге заман ахры күренешен исегезгә төшерү дә җитә. Шулай итеп, алиһәгә бирелгән исемнәрнен күплеге ачыклана төшә. Аны Нәфрәт чыганагы, Галәм ләгънәте дип әйтү дә, шул ук вакытта Шатлык дингезе, Бәхет бирүче дип әйтү дә дөрес булып чыга... Кали—Ходайдагы җимергеч көчнен бер чагылышын анлата. Кызганычка каршы, динне дә үз мәнфәгатьләре өчен файдаланырга тырышучы кешеләр бар. Кали культынын барлыкка килүенә шундыйлар сәбәпче. Авыл халкынын наданлыгыннан файдаланып, аларны алиһә хөрмәтенә адәми заттан корбан китерүгә кадәр этәргәннәр. Әлбәттә, дин әһелләренен Ходай хакына үтерүне акларга тырышуы яналык түгел. Мөселманнарнын шаһитларын, христианнарнын тәре йөртүчеләрен генә искә алу да җитә. Ләкин Кали культы вәкилләрен бары тик сатанистлар белән генә чагыштырырга мөмкин.
Хәмит хатынына карап мыек астыннан гына елмаеп куйды. Укытучы. Чир китә, гадәт китми дигәннәре шушыдыр инде. Пәркайда үзенен өстенлеген исбатларга күнеккән хатын канәгать иде. «Үзебез авылдан гына булсак та менә нинди нәрсәләрне беләбез әле без!»—дигәнрәк кыяфәт белән басып тора иде ул. Бәлки, Лена дөрес сөйләгәндер. Хәмит ул кадәресен белми. Ләкин хатыны ана аз гына кызганыч булып тоелды. Үзен башкалардан өстенрәк итеп күрсәтергә тырышканда, ул гел шулай тоела иде.
—Рәхмәт!—диде Радик, әлеге теманын туктамавына күнеле булып.— Ләкин нигә без гел чит илләр турында сөйлибез әле, шайтан алгыры! Бу төбәктә дә җан өшеткеч хәлләр еш булып тора бит...
Андрей Николаевич ана рәхмәтле караш ташлап алды. Коточкыч вакыйгалар турында сөйләшү анын өчен дә кирәк иде.
—Ә сезнен «Әҗәл утравы» турында ишеткәнегез бармы?—диде ул үзалдына елмая биреп.—Безгә турагентство хезмәткәре «Мәхәббәт утравы» турында да, «Оҗмах утравы» хакында да күп сөйләде, әлбәттә. Ләкин шушы күлдә, кайдадыр Әҗәл утравы дигән урын да бар бит...
—Анда, мөгаен, җен-пәриләр оясыдыр инде...
Бу тагын Радик иде. Әтисенен күнелсез күренешләрдән тәм табып утыруын Айгөл өнәмәде. Акрын гына урыныннан торды да палубага чыгып китте. Радик нидер әйтергә дип укталып куйды, әмма эндәшмәде.
—Кызыклы утрау ул. Анда адәм баласына яшәү өчен нәрсә кирәк, барсы да бар. Ризык та, куыш та... Хәтта алтын-көмешләр дә тулып ята. Ләкин утраудан бер нәрсә дә алып чыгарга ярамый икән. Нәрсәдер алып кайтырга теләгән кешеләр һәрвакыт фаҗигагә эләгә...
Ләис инде күнеле белән бөтенләй пассажирлар арасында түгел иде. Ул урыныннан кузгалды да акрын гына ишеккә юнәлде. Туганынын кайда киткәнен чамалаган Ләйсән ялварулы карашын Робертка төбәде. Күзләре очрашкач, ул да Ләис артыннан иярде. Роберт русча бөтенләй диярлек анламый иде. Ул да әтисенә карап алды да, тегесе ризалык биреп баш каккач, ишеккә атлады.
—Сезнен анда да булганыгыз бармы?—дип сорады Анна, елмая биребрәк. Ул йоклап барган пассажирларны кузгата алуына шат иде бугай. Ләкин Михаил гына әлеге сөйләшүләрне бик өнәп бетермәгәндәй тоела иде.
—Юк, минем анда булганым юк. Булырга да язмасын. Чөнки сонгы елларда ул утраудагы хәлләр бигрәк куркынычка әйләнгән дип сөйлиләр. Монда ниндидер сәбәп белән килеп эләккән кешеләр кире кайта алмый, алар ничектер кинәт юкка чыгалар икән... Элек алай булмаган. Хәзер исә... Мина кунакханәдә берәү сөйләп торган иде. Күл буйлап сәяхәткә чыккан бер гаилә, катерлары ватылып шушы утрауга эләгә. Яннарында балалары да була аларнын. Биш бала. Нәм һәр кич саен аларнын бер баласы юкка чыгып тора. Биш көн эчендә боларнын бер баласы да калмый. Нәм ничек кенә эзләмәсеннәр, бернәрсә дә таба алмыйлар. Ә балалары югалып беткәч, кинәт катерлары төзәлә дә ниндидер көч боларны шунда куып кертә, кире өйләренә кайтырга мәҗбүр итә...
—Йә, Ходай!..
—Әгәр без дә шунда эләксәк?!.
Андрей Николаевич пассажирларнын котын ала алуына шат иде бугай. Ул бик тәкәббер кыяфәт белән иннәрен генә сикертеп куйды.
—Кем белә?!. Барсы да Ходай кулында...
Анна инде үзе башлаган уеннын шулай куркыныч тонда тәмамлануына үкенә иде шикелле. Ул таяныч эзләгәндәй Михаилга карады.
—Без бит анда эләкмәячәкбез, Михаил? Эләкмәячәкбез бит?
—Юк, кадерлем...—Михаил елмаерга тырышты, ләкин авыз еру гына килеп чыкты. Ахырда ул үз йөзен күрсәтмәс өчен хатынын куенына кысарга мәҗбүр булды.—Юк, без андый хәлгә юлыкмабыз.
Ләкин Анна тынычланмады.
—Син үзгәрден, Миша. Син дулкынланасын. Мин беләм, син нәрсәдер сизенәсең... Син һәрвакыт алдан сизәсен...
Михаил карышып нидер әйтмәкче иде, тик тиешле сүзләр табалмады. Хатыны хаклы иде. Михаилның күнеле тыныч түгел, җанын нәрсәдер кимерә кебек иде. Ләкин моны хатынына белдерергә ярамый, ниндидер җылы сүз табып, аны барсы да яхшы икәненә ышандырырга кирәк.
—Юк, кадерлем... Бары тик гөнаһ сүз сөйләшкәнегезгә генә эчем поша. Ходай андый сүзләр сөйләшергә кушмый бит...
Аларнын сүзен барсы да ишетте һәм барсынын да күнеленә шом оялады. Лена Хәмиткә карап куйды:
—Балаларга күз-колак булырга кирәк.
—Алар бит яшьләр...—дип каршы төште ир.—Үз тиннәре белән, үзләренә кызыклы темаларга сөйләшсеннәр. Әллә син аларнын шушында әллә нәрсәләр ишетеп торуын теләр иденме?!
Хәмит, әлбәттә, дулкынлана иде. Тыныч чагында ул бу тиклем озын сөйләми. Лена дәшмәде. Хәзер ул ире белән килешергә тиеш иде. Шулай яхшырак була.
Хәлил ишеккә күз салды, ләкин тышка чыгып китәргә кыенсыныбрак калды. Бары тик балаларнын дүртәүләшеп гәпләшеп торганын тәрәзәдән күреп алгач кына тынычлангандай булды.
Радик та күзләрен кая куярга белми азапланды. Ул курка иде. Нәрсәдән икәнен дә белми хәтта. Махмыры интектергәндә гел шулай була. Әле шунын өстенә ниндидер куркыныч һава бар иде. Сулыш алганда да салкынлык булып тын юлларына урала ул, бала йоннарын кабарырга мәҗбүр итә. Бая теманы тирәнгәрәк җибәрергә тырышып дөрес эшләмәде. Үзе генә курыкса, бу халәте озакка барачак түгел иде. Хәзер барсы да куркуга калды һәм дөнья чынлап та куркыныч сыман тоела башлады.
Андрей Николаевич белән анын хатыны гына тыныч иде бугай. Нәрхәлдә, аларнын йөзендә башкаларныкындагы шикелле шүрләү галәмәте сизелми иде. Ләкин куркыныч белән тулы бүлмәдә тыныч кала алу үзе үк шомлы сыман тоела иде.
Пассажирлар бер мәлгә тынып калды.
Мотор гүләгәне һәм тыштагы яшьләрнен катер тавышын күмәргә тырышып нәрсәдер сөйләгәне генә ишетелде.
—Сәлам!
Айгөл колак төбендә генә янгыраган тавыштан дертләп китте дә артында кем торганын күреп елмаеп җибәрде:
—Рәхмәт сина...
—Леон...—Ләис үз сүзеннән үзе елмаеп җибәрде.—Леон мин.
—Рәхмәт сина, Леон. Ә минем исемем Ай... Аида була...
Кыз назлы елмаеп кулын сузды. Ләис кыздан күз алмыйча гына иелде дә үбеп алды.
—Ниһаять!—диде ул, җинел сулап.
—Нәрсә «ниһаять»?
—Мин инде синен белән танышудан өмет өзә язган идем. Нәм менә, ниһаять...
—Мин дә бик шат,—дип елмайды кыз.
—Кара әле боларны! Кияү белән кәләш!—Елмаеп әйтелгән бу сүзләрне икесе дә шатланып кабул итте. Ә Ләйсән аларнын янына ук килеп икесенә дә сокланулы караш ташлады.—Нинди бәхетле парлар! Хәерле сәгатьтә!
Айгөл-Аида аз гына унайсызлангандай тоелды.
—Ә мин Люда,—диде кыз, һәм Ләискә күрсәтеп өстәп куйды.—Менә бу иптәшнен бертуган апасы.
—Бу иптәшнен исеме бар. Картлыгын белән хәтерләмәсән, исенә төшерәм, мин синен Леон абыен булам. Ә бу—Аида...
Ул арада ишектән Робертнын башы күренде. Ләис-Леон апасына карап күз кысты. Айгөл-Аида анлап елмайды. Люда-Ләйсән егеткә карап кул болгады:
—Кил монда.
Роберт елмаеп алар ягына атлады. Килеп җитү белән кызларга елмаеп карады да, Леонга кул сузды:
—How do you do! My name is Robert.
Бер мәлгә барсы да аптырабрак калды.
—Леон...—диде егет тагы нәрсә әйтергә белмичәрәк,—Ле-он...
—Ә мин—Люда,—дип кул сузды Ләйсән.—Танышуга шатмын.
—Аида...
—Excuse me, but I do not talk on russian
—This bad,—дип елмайды Ләйсән.—My english simply terribly...5
—You are an american?—дип елмайды Ләис.—Never saw the alive American! Dead too...6
—You all speak in english?
—Yes! Signifies, all shall talk in english...
Дөнья кызык, әти-әниләре яныннан китү белән бөтенесе дә руска әйләнде. Ә Робертны күргәч, барсы да инглизчәгә күчте. Нәм алар танышуны дәвам иттеләр...
Коточкыч вакыйгалар хакындагы хикәяттән куркып тынып калган өлкәннәр дә бераздан һушларына килде. Дөресрәге, аларны бу халәттән Радик алып чыкты. Арада ин нык курыкканы ул иде. Ничектер авыр иде ана. Ниндидер бәлагә юлыгыр да һәлак булыр, ә анын дөньяда кайчандыр яшәгәнлеге хакында бернинди дә хәбәр-хәтер дә калмас сыман иде. Ә анын бу дөньядан бер эзсез үк китәсе килми иде. Шунамы, кинәт торып басты да барсы да ишетерлек итеп:
—Минем исемем—Роман!—диде. Юк, ул кыланмады да, алдашмады да. Ул бу дөньяда әнисе өчен генә Радик иде. Ә калганнар инде унсигез яшеннән бирле Роман дип йөртә. Ул үзе дә мона күнеккән иде.
Бер мизгелгә тынлык урнашты. Нәм бераздан берәм-берәм исемнәрен атарга керештеләр:
—Минем исемем—Елена. Ә ирем—Николай. Улыбыз—Леон, кызыбыз— Люда.
—Минем исемем—Хенк. Нью-Йорктан. Улым—Роберт. Инглизчә генә сөйләшә...
—Андрей. Хатыным—Ольга.
Кинәт бөтен дөньяны янгыратып тыштан тавыш ишетелде. Бераздан ишек ачылып китте һәм анда яшьләр күренде. Алар шатланышып кычкыралар иде:
—The Land! The Island!
Өлкәннәр берни анламыйча аптырап калды. Бары тик Хәлил-Хенк кына елмаеп тәрәзәгә бакты һәм башкаларга тәрҗемә итте:
—Җир! Утрау!
Барсы да бер булып тышка атылып чыкты.
—Җир!—дип кабатладылар барсы да бер тавыштан.—Утрау!
5 Начар. Мин инглизчә бик яхшы белмим (инглизчә)
6 Сез Америкаданмы? Беркайчан да тере американлы күргәнем юк иде. Үлесен дә..
Михаил гына бернәрсә дә дәшмәде. Баштарак кечкенә бер нокта булып күренгән утрау котылгысыз тизлек белән якынлаша иде. Хәзер инде андагы таулар да, тау итәкләрендә үскән агачлар да аермачык күренә. Утрау әлләни зур түгел иде. Ләкин анда бернинди дә ял итү комплекслары да, парклар да, затлы коттеджлар да юк, бары тик ярдан ерак түгел урында бердәнбер ике катлы йорт кына бөршәеп утыра. Мона әле беркем дә игътибар итмәде бугай, әмма Михаил барсын да искә алып бара һәм анын күнеле тыныч түгел иде.
Ул елга вокзалындагы мөлаем ханымнын сүзләрен искә төшерде:
—Без барасы утрау Ярымай утравы дип атала. Анлавыгызча, ул кыйгач ай рәвешендә. Ләкин мин аны җәннәт утравы дип атар идем. Монда сезнен бөтен хыялларыгызны да тормышка ашыру мөмкинлеге булачак. Затлы коттеджлар, рестораннар, сауна-бассейннар, уен заллары турында әйтеп тә тормыйм... Сезнен әкият иленә сәяхәт кылырга хыялланганыгыз бар идеме? Теләгегез кабул булу алдында тора дип уйлагыз...
Бер мизгелгә генә барсы да аермачык булып күз алдына басты.
Әмма бу вәгъдә ителгән утрау түгел иде. Бу бөтенләй башка утрау иде. Хәер...
Ник шулай шомлы уйларга бирелә әле ул?! Теге ханым бит кечкенә утраулар турында да сөйләгән иде. Бәлки, бу шуларнын берсе генәдер?! Әлбәттә, шулай. Нәм ул озатучы ханымны кабат күз алдына китерде:
—Күл шулай ук кечкенә оҗмах утрауларына да бай. Якын-тирәдә яшәүчеләрнен кайберләре монда үзләренен бал айларын үткәрә. Сезнен арада да икәүдән-икәү генә калырга теләгән гашыйклар бар икән, берәр тәүлеккә утрауда калу мөмкинлеге булачак. Анда махсус коттеджларыбыз бар һәм хезмәтчеләребез теләсә нинди теләгегезне үтәргә әзер тора...
Бу ханымны әледән-әле исенә төшерүе, бәлки, анын таныш кебек тоелуыннан гынадыр. Беренче күрүдә үк ул кемнедер хәтерләткән сыман тоелды бит...
Михаил янындагыларга күз салды.
Бөтенесе дә алга карап илаһи бер халәттә катып калган иде. Утрау, әлбәттә, матур иде. Әллә кайдан серәеп торган бердәнбер йортны исәпкә алмаганда, монда адәм кулы кагылган нәрсәләр сирәктер кебек күренә һәм шунын белән ул җир шарынын яшь чагын хәтерләтә сыман иде. Утрау үзе дә ерактан караганда ярымтүгәрәк рәвешендә, әйтерсен җир шары суга баткан да анын ин матур бер өлеше генә күренеп калган. Зур да түгел, түбәтәй хәтле генә. Шушы кечкенә урыннын чиксез зур матурлыгы сине телсез итә, күнеленне әллә нинди хисләр белән бизи. Хәтта үзенне җирдә дә итеп тоймыйсын, ә галәмнән галәмгә күчеп яна планеталар ачып йөрүчедәй күренәсен. Үзен ачкан матурлыктан үзен сафланып каласын. Моны анлап та, анлатып та булмый, бары тик тоеп, кичереп кенә буладыр. Син бөтенләй яна үлчәмгә күчәсен...
Тик Михаил тулысынча тынычлана алмады.
Әлбәттә! Үзенне алданган дип хис итәргә, күнеленне төшерергә бер генә сәбәп тә юк иде. Барсы да туры килә. Озатучы ханым да иртәгә иртән генә билгеләнгән урында буласыз диде ич. Ә бу утрау бары тик юлда очраган вак утрауларнын берсе генә. Шулай булырга тиеш. Нәм тамчы да борчылырга, шомланырга ярамый.
Ләкин анын күнеле шомнан арынмады. Барсы да мантыйк буенча булса да, монда җанга тынгылык бирми торган нидер бар иде.
Пассажирлар чемоданнарын һәм башка кирәк-яракларын алып, утрауга төшәргә җыена башлады. Аларнын күнеле күтәренке иде. Катер тизлеген киметә барды, бөтенләй әкренәйде һәм бераздан сул як кабыргасы белән ярга килеп төртелде.
—Әйберләрегез белән ярга чыгыгыз!—дигән көр тавыш ишетелде.—Килеп җиттек.
Барсы да трапка атладылар. Бары тик Михаил гына капитан янына килде:
—Ләкин бу безгә вәгъдә ителгән утрау түгел...—диде ул, болай дигәне өчен үзе гаепле сыман.—Без чынлап та дөрес килдекме?
—Без дөрес килдек,—диде капитан аны үчекләгәндәй.—Әйберләрегезне алыгыз
да, ярга чыгыгыз. Озакламый карангы төшәр, шуңарчы әнә теге йорттан бүлмәләр алып, урнашып куегыз. Монда электр уты да, башкасы да юк.
—Ничек инде?!
—Шулай. Ә иртәгә таң белән тагы юлга кузгалырсыз. Сезне икенче теплоход килеп алыр. Без ары баралмыйбыз, тагарак авыр хәлдә. Көтелмәгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәм.
Нәм ул Михаилны култыклап дигәндәй ярга чыгарды да кире күтәрелде. Шундук трапны алдылар. Моторлар гүләве көчәйде . Катер кузгалып китте.
—Ә безне беркем дә каршы алмыймени?!—диде Анна барсына да ишетелерлек итеп.—Каршы алучылар булырга тиеш бит инде.
Беркем дә эндәшмәде. Зур тизлектә ераклашкан катерның кире борылуын көткәндәй, барсы да күл ягыннан күз алмады. Хәтта ул кечкенә ноктага әйләнеп күздән югалгач та урыннарыннан кузгалырга ашыкмадылар. Күңелләрне шомлы тынлык басты.
—Ә Сережа һаман уянмый...—дип иренә елышты Анна.—Ишә генә йокыны...
* * *
Санкт-Петербург. Россия.
Ир кара курткасының түш кесәсеннән конверт алып хатынга сузды:
—Бар да сөйләшенгәнчә. Санап алыгыз.
—Рәхмәт. —Лолита конвертны ачып та тормыйча портфеленә салып куйды. Елмайды. Өстәл артыннан күтәрелде. Ул инде турагентство формасында түгел иде. Кара озын чәчләрен иңенә таратып салган, һәр ирне әсир итәрлек гәүдәсенең бөтен матурлыгын ассызыклап торган кофта, кыска итәк кигән, шоколад төсендәге тәне дә бөтен булмышына ниндидер татлылык өсти, ирексездән аны тәмләп карыйсы килә, ә кара кашлары астыннан ягымлы нур сирпеп балкыган күзләре аның ихтыярына берсүзсез буйсынырга мәҗбүр итә, өлгергән чиядәй тулышкан иреннәре, ул иреннәрдәге серле елмаю аңа искиткеч назлылык өсти, бу ханымның яныңда торуы гына да җанга рәхәтлек биргән сыман тоела иде. Номердан чыгарга итеп бер-ике адым атлагач, туктап калды. Өстәл артыннан торып өлгермәгән ир янына кабат борылып килде.—Бер генә нәрсәне сорарга мөмкинме?
Ир сагаеп калды. Хатынны беренче күргәндәй баштан-аяк күз йөгертеп чыкты. Елмайды. «Мин сезне юк-бар сораулар биреп баш катырыр өчен ялламаган идем. Ләкин матурлыгыгыз хакына рөхсәт итәм инде...»—аның кыяфәте шулай дигән сыман иде.
—Нәрсә инде тагын, Лолита?
Хатын бер мәлгә икеләнеп калды.
—Ә сез курыкмыйсызмы?—диде аннан соң сүзләренә икесенә генә аңлаешлы яшерен мәгънә салып.—Курыкмыйсызмы, әллә бернәрсә дә белмисезме?
—Нәрсәдән?—Бу сүзләр беркатлылык белән әйтелсә дә, ирнең тавышындамы, кыяфәтендәме, аның нәрсәдән куркырга кирәк икәнен яхшы төшенгәнлеген сиздерә торган бер чалым бар иде. Ләкин хатын качышлы уйнап тормаска булды. Ул портфеленнән кечкенә файл алып ирнен алдына салды һәм карарга кушып баш какты.
Ир файлга күз салды да елмайды.
—Гәзит укырга кушасынмы?—диде ул файлны кире этәреп.—Рәхмәт. Тик мин үземә кирәкле мәгълүматләр белән нәкъ үз вакытында, танышып барам.
Хатын файл эченнән берничә гәзит тартып алды да аларны ачып ирнен алдына тезде. Мәкаләләрнен исемнәрен ул кызыл каләм белән түгәрәк эченә алып куйган иде.
—«Әҗәл утравы »нда булып кайтканнан сон, бер хатыннын чама белән өч айлык көмәне үзеннән-үзе юкка чыга...»—диде ир, күзенә эленгән беренче гәзитне укып.—Шуннан нәрсә?! Бу әллә сезнен хактамы?
Лолита анын шаяртырга маташуын игътибарсыз калдырды.
—Сез әле генә бер төркем кешене шул утрауга җибәрдегез.
—Ә монда утраунын ни кысылышы бар?
—Ә көмәннен үзеннән-үзе югалуы сезгә гаҗәп булып тоелмыймы?
—Бер тамчы да! Ана карынындагы бала яралгысынын башлангыч чорда юкка чыгуы гайре табигый нәрсә түгел. Мондый мисаллар тулып ята. Табиблар аны «әле җитлегеп бетмәгән яралгыны организм кире үзенә сендерә»,—дип анлаталар. Бары тик шул гына.
Хатын мондый җавапны көтмәгән иде бугай. Бер мәлгә югалып калгандай тоелды. Ләкин ул үзен тиз кулга алды:
—Ләкин... Ләкин өч айлык баланын юкка чыгуы... Һәм бу бер генә очрак түгел... Сез башкаларына да күз салыгыз.
Ир ана акылы зәгыйфләнә башлаган кешегә карагандай кызгану катыш елмаеп кына җавап бирде.
—Көлмәгез миннән. Менә нәрсә дип язалар: «Күлгә чыккан балыкчылар төркеме, көймәләре ватылып, «Әҗәл утравына» туктала. Монда алар берничә төн кунарга мәҗбүр булалар. Беренче көннәре тыныч кына үтә. Ә икенче көннән кешеләр югала башлый...»
Ир кычкырып көлеп җибәрде.
—Ә сез беләсезме, кунакханәнен бу бүлмәсе нәрсә белән дан тота. Әлбәттә, анын хакында бик кычкырып сөйләшеп бармыйлар. Әмма нәкъ шушы бүлмәдә төннәрен өрәкләр йөри. Ә теләсә нинди ир-егет монда бер кич кунганнан сон, шушы бүлмәгә кергән чибәр ханымнарны көчләп, кыйнап, үтереп ташлый торган маньякка әверелә.
—Сез миннән көләсез.
—Көлмим, Лолита. Бу хакта әлегә гәзиттә бернәрсә дә язмадылар, дисезме?! Гаеплемен. Иртәгә үк редакциягә илтеп бирәм, һәм ул берәр атнадан канынны суытырлык исем белән басылып чыгачак.
—Җитте.
—Гафу итегез. Ләкин гәзиттә басылган һәртөрле әкәм-төкәмгә ышана башласан, акылдан шашарга мөмкин. Акча, тираж хакында гына баш ваткан журналистлар хәзер теләсә-нәрсә уйлап чыгарырга әзер тора. Ә сез шуларнын сүзенә чынлап ышанасыз.
Хатын бер мәлгә тын торды. Әйткән сүзләренен әлеге бәндәгә бер тамчы да тәэсир итмәве анын хәтерен калдырды бугай.
—Сез безнен як кешесе түгел. Шуна күрә барсына да көлеп кенә карыйсыз...—диде ул өметсез бер тавыш белән.—Әгәр мондагы хәлләрне белсәгез, утрау турында нинди хәбәрләр йөрүен ишетсәгез, алай итмәс идегез.
—Мин сезне анлыйм, Лолита. Кисәтүегез өчен рәхмәт.
—Рәхмәт ...—диде ханым, үчекләгәндәй итеп.—Сез бернәрсә дә анламыйсыз.
Иргә ул кызганыч булып китте.
—Мин әлеге адымга барыр алдыннан ул утрауда ялгызым бер атна яшәдем. Һәм бернинди гадәттән тыш хәлгә дә юлыкмадым. Кунакларым да исән-имин булыр. Сез бернәрсә өчен дә борчылмагыз.
—Ходайдан ялварырга гына кала инде... Ә ни өчен кирәк сон боларнын барсы да?!. Сезгә ул нәрсә бирә?
Ир тын калды.
Бу хакта ул үзе дә уйламады түгел. Ләкин канәгатьләнерлек җавап кына таба алмады.
—Белмим. Мин шулай телим.
—Әгәр берәр көтелмәгән алама хәл килеп чыкса?
—Чыкмас. Чыкмаска тиеш.
—Ярый...—Хатын тагын ишеккә борылды.
Нәкъ шушы мизгелдә ир бернәрсәне анлады. Бу гүзәл ханымнын китүен теләми иде ул. Ир үзе дә аралашуга, анлауга мохтаҗ иде. Ул үз хаклыгына үзе дә шикләнә, ялгыз төн аны куркыта.
—Мина китәргә вакыт...
Хатын ана монсу карашын төбәп бер мәлгә тынып калды. Ул да китәргә теләми иде.
—Ә сез ни өчен мина барысын да сөйләдегез?—диде хатын бераз кыюсызланып торганнан сон.—Кемнәрне каршы алып, кайда утыртып җибәрергә кирәген әйтү дә җитә иде бит...
— Белмим, Лолита.—Ир урыныннан кузгалды. — Сез беркая да ашыкмыйсызмы?
Хатын дөрес ишетәмме дигәндәй карашларын ана төбәде.
—Тагын берәр эш бармы әллә?
Ир анын каршына ук килеп басты. Бер-берсенә карашып катып калдылар.
—Сау булыгыз...—диде хатын, үз сүзенә үзе дә ышанып җитмәгән бер халәттә.
—Сау булыгыз...— Анын тавышы карлыккандай иде.—Лолита...
Ир акрын гына анын чәчләреннән сыйпады. Һәм назлы гына итеп үзенә тартты да иреннәренә үрелде. Ханым карышмады...
2. Саташулар төне
* * *
Бераздан Андрей Николаевич тынлыкны бозды.
—Дөнья булгач, төрле хәлләр була инде. Әйдәгез, чынлап та йортка кереп урнашыйк. Карангы төшәргә дә күп калмады.
—Монда безне беркем дә каршы алмый микәнни?!—дип һаман үзенекен сөйләде Анна.—Шул тиклем утрауда без үзебез генә. Кызык.
—Әйдә, кадерлем,—Михаил сумкаларны алды да йортка табан атлады.
Башкалар ана иярде.
Тар сукмак буйлап берәмләп кенә үргә күтәрелделәр. Йөкләре дә авыр гына, юл да текә иде. Шунадырмы, сөйләшүче табылмады.
Билгесезлек һәрвакыт авыр тәэсир итә. Оҗмах кебек урынга эләгәм, гомер буена хәтердә калырлык матур урыннарда ял итәм, күнел ачам дип барганда, менә шундый адәм аягы басмаган җиргә килеп кабу беркем өчен дә күнелле хәл түгел иде. Утрау, әлбәттә, матур иде. Зур да түгел. Ләкин анда барысы да бар, тауны каплап үскән куе агачлар да, агачлар арасыннан ыржаеп торган текә таш ярлар да... Күнелгә, бәлки, шунсы да шом саладыр әле анын. Гомум мәйданы дүрт-биш чакрымнан артмаса да, куе агачлык үз куенында ниндидер сер яшергән шикелле. Тоташ бер тауны хәтерләткән утрау әллә нинди сәер уйларга этәрә. Тавы булгач, мәмерҗәсе дә бардыр һәм анда күз өйрәнмәгән куркыныч затлар яшидер сыман тоела.
Беренче күргәндә чиксез матур булып тоелса да берничә минут үтүгә утрау үзгәрде. Үз тәнендә чит-ят затлар барлыгын тоеп, алардан котылырга тели сыман иде ул. Әлбәттә, болай дип уйларлык бер генә үзгәреш тә булмады әле. Утрау элек ничек булса, шулай калды. Әмма бу тыштан гына шулай тоела, ә асылда... Юк, утрау үзгәрми иде, ул бары тик кешеләрнен күңелен үзгәртә һәм үзенне монда бөтенләй үги итеп сизәргә мәҗбүр итә иде.
Бәлки, Михаилга гына шулай тоелгандыр. Хәер, аңа гына түгелдер... Әнә бит, барсы да ничектер кечерәеп, басылып калган. Берсе-бер сүз дәшми.
Бәлки моңа утрау да гаепле түгелдер әле. Кешеләр юлдан килеп арыганнардыр гына. Һәм тиешле урынга бүген барып җитәбез дә рәхәтләнеп ял итәбез дигән өметләре белән хушлашу авырлыгы гына моңаебрак калырга мәҗбүр иткәндер. Бүлмәләргә урнашып, тамак ялгап, ял итеп алганнан соң барсы да үзгәрер һәм утрау яңадан үз төсендә, искиткеч матур булып күренер.
Беркадәр вакыттан йорт урнашкан кечкенә тигезлеккә менеп җиттеләр дә барсы берьюлы тукталып, ачык ишеккә карап тын калдылар. Бу агачтан салынган ике катлы иске зур йорт иде. Иске булса да горурлыгын югалтмаган, дөньяның тулы хокуклы бер әгъзасы булып күкрәген киереп тора.
—Кызык, ә кем монда йорт салып куйды икән?!—диде Ләис-Леон.—Ә бит начар
түгел...
Беркем дә эндәшмәде. Иңнәрен генә сикерттеләр.
—Ә ни өчен ташлап китте икән?—дип шомлы елмайды Андрей Николаевич бераздан.—Ә бит матур урын, югыйсә!
—Ә бәлки, ташлап та китмәгәндер...—Ольга иренә карап куйды.—Бәлки, ул монда онытканда бер генә килеп йөри торгандыр... Якын җир түгел бит.
—Андрей Николаевич.—Елена алгарак чыкты.—Сез күпне күргән кеше бит инде, белмисезме... Ә бу утрау ничек атала икән?
—Юк, бүген әйтмим... Иртәгә, юлга кузгалгач, әйтермен...
—Ә хәзер әйтсәгез, ни була?
—Ярамый. Әйдәгез, монда вакыт үткәрмик... Кереп урнашыйк...
Алар шуны гына көткәндәй, алга атладылар.
Йорт тыштан караганда җыйнаграк күренгән икән әле. Эченә кергәч, ул бик иркен һәм уңайлы иде. Бүлмәләр дә барсына да җитәрлек булып чыкты. Һәркайсы үзенә ошаганын сайлап алгач, сумкаларын куеп кире чыктылар. Адәм аягы басмаган утрау сыман күренсә дә монда шактый уңайлы иде. Су кергән, газ плитәсе бар, хәтта туалет бүлмәсе дә өй эчендә. Болары көтелмәгән куаныч булып чыкты, боларны ачыклаганда алар балаларча гаҗәпләнү белән бер-берсенә хәбәр салдылар:
—Карале, газ плитәсе! Эшли!
—Хәтта су да бар!
—Туалет! Гомереңдә ышанырлык түгел, ул өй эчендә!
—Монда менә дигән итеп яшәргә була ич!
—Телевизор да булса!
—Яки радио...
—Тик монда электр юк...
—Кызлар, табын корып җибәрергә кирәк булыр...
—Ә нәрсә пешерәбез?
—Әлегә үзебез белән алып килгән ризыкларны күмәк табынга куярбыз. Капкалап алгач, берәр җай табылыр. Әнә, ирләрне балык тотарга, ауга чыгарып җибәрербез...
Чынлап та, кереп урнашкач, утрау алама урын булып тоелмады. Һәрхәлдә, монда яшәргә, күнегелгән шау-шулы тормыштан ял итәргә мөмкинлек бар сыман иде. Ә чәй кайнатып, булганы белән бераз капкалап алгач, күңелләр дә күтәрелеп киткәндәй тоелды. Тормыш ямьсез дә, салкын да түгел иде.
* * *
Табындагы күтәренкелек озакка сузылмады. Кайсы балыкка барырга, кайсы ауга чыгарга, кайсы җиләк-җимеш карарга дип урыннарыннан кузгалсалар да, бераздан бу фикерләреннән кире кайтып, утрау белән танышып чыгарга уйладылар һәм ахырда тәннәрендә ниндидер изрәү тоеп, өй тирәсендә беркадәр буталып йөрделәр дә, ял итеп алырга булдылар. Ул арада инде караңгы төште. Бу беркемнең дә кәефен кырмады. Утрау буйлап сөйрәлеп йөрү мәшәкатеннән шулай җиңел генә котылуларына сөенеп, барсы да үз бүлмәләренә таралды.
Роберт белән Ләйсән өчен моннан да кулайрак хәлнең булуы мөмкин түгел иде. Алар башта ук, бөтенесе дә ишек алдына чыгып, якын- тирә белән танышып йөргәндә үк, ничектер бергә туры килделәр дә бүтәннәрдән аерылыбрак калдылар. Бу үзеннән-үзе килеп чыкты. Анда барсы да бер-берсенең күз алдында булгач, әллә нәрсә сөйләшә дә алмадылар. Ә сөйләшәсе, аңлашасы килә, бер-берсенә сөйләр серләре мәңгегә дә бетмәс шикелле тоела иде. Кеше арасында алай серләшеп булмый, әледән-әле юк-бар сүзләр алышып тору канәгатьлек бирми, канны гына кыздыра иде. Шуңа да алар аулаккарак тартылдылар, әмма очрашканның беренче көнендә үк, әти-әниләре алдында, урманга кереп китү ничектер уңайсыз кебек тоелды. Бәхеткә каршы, караңгы төшә башлау белән барсы да акрын гына өйгә шудылар. Иң ахырдан ишекне япкан Елена да кызына бары тик бер генә мәгънәле караш ташлап алды да,
сүз әйтмәде. Гадәттә, әнисе малайлар мәсьәләсендә каты тора торган иде. Бу юлы Робертны ошаттымы, башка нәрсә сәбәпче булдымы, белмәссең.
Ләкин икәүдән-икәү генә калу белән, дөньяда алар сөйләшерлек сүз беткәнлеге ачыкланды. Хәзер юк-бар нәрсәләргә тел әрәм итәсе килмәде. Ә әйтергә теләгәнен әйтер өчен кыюлык та, сүз запасы да җитмәс сыман тоелды, һәм алар, икесе ике агачка сөялгән хәлдә, тагы нинди хәрәкәт ясарга белмичә басып калдылар. Ләкин аларга кыен түгел иде. Бергә булу, икәүдән-икәү генә калып, берең дә бер сүз әйтмичә, бернәрсә эшләмичә һәм беркая китәргә теләмичә тору үзе үк нәрсәдер турында сөйли иде. Сүзләрдән аңлаешлырак итеп. Бары тик «Ә аңа минем белән болай тору уңайсыз түгелме икән, күңелсезлектән ялкып, өйгә кереп китмәсме икән?»—дигән шик кенә нәрсәдер әйтергә этәрде. Әмма кирәкле сүз, барыбер, табылмады. Хәер, нәрсә әйтүең мөһим дә түгел иде инде.
—Ә мин Россиядә беренче тапкыр,—диде, ниһаять, Роберт.—Моңа кадәр бер дә булганым юк иде.
Ләйсән эндәшмәде. Робертның тавышы ягымлы иде, сөйләшкән кебек түгел, ә иркәләгән кебек.
Тын тордылар.
—Мин хәтта русча да белмим,—диде егет.—Бер сүз дә... Син мине өйрәтерсеңме?
—Өйрәтермен ...—Кинәт кыз җанланып китте .—Әйдә, хәзер үк башлыйбыз.
—Башлыйк.
—Я тебя люблю!—диде кыз Робертнын күзләренә туп-туры карап.—Я тебя так сильно люблю!
Егет бер сүз дә анламады. Әмма кызнын ниндидер изге нәрсә әйтүен ул төшенде.
—Я тэбэ льубью!—дип кабатлады ул, җитди итеп.—Ә нәрсә дигән сүз бу?
Кыз кычкырып көлеп җибәрде. Чын күнелдән, ихлас итеп көлде. Роберт та ана кушылды. Ул көлде һәм бераз тынычлана төшү белән тагын кабатлады: «Я тэбэ льубью!» Бераздан кыз көлүеннән туктап җитдигә әверелде һәм чиксез наз белән янә Робертнын күзләренә текәлде:
—Мин сине яратам!
Мондый көтелмәгән хәлдән егет, үз колакларына ышанырга куркып, катып калды. Ышангач, ничектер җитдигә әйләнде, кулларын акрын гына күтәреп бармак очлары белән кызнын чәчләренә кагылды. Аннан сон елмайгандай итте.
—Мин дә сине яратам...
Робертнын назлы бармаклары кызнын чәч араларына үтте һәм әкрен генә назлап, аны үзенә якынайтты. Ләйсәнгә рәхәт иде. Һәм унайсыз да. Кыз кеше аз гына горуррак булырга тиеш. Болай беренче күрүдән үк эреп төшәргә ярамый. Ләкин егетнен кайнар сулышы инде янакларына бәрелеп иркәли. Буыннарда ниндидер кайнар дулкын тибрәлә. Робертнын тулы иреннәренә иренен белән кагыласы килә. Тик ярамый. Юк.
Инде битләр биткә терәлә язгач кыз бармагын егетнен ирененә куйды:
—Юк, Роберт... Син мине дөрес анламадын...
Роберт туктап калды. Ул да онытылып киткән иде бугай. Кушына килгәндәй күзләрен җемелдәтеп алды. Һәм гаепле елмаеп, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып куйды.
—Я тебя люблю!—диде кыз елмаеп.
—Я тэбе льублу!
—Мин сине яратам. Инглизчәсе шулай була.
Роберт бер мәлгә исәнгерәп торды да кычкырып көлеп җибәрде.
—Ә мин, сантый...
—Юк, Роберт...—дип ана мөлдерәп бакты кыз.—Син сантый түгел...
Ул ялгыш сүз ычкындыруын анлап бер мизгелгә катып калды. Моны Роберт та сизде. Кыз елмайды. Егет үзе дә сизмәстән ана талпынып куйды да елмаерга мәҗбүр
булды.
—Син сантый түгел,—дип үз хатасын төзәтергә ашыкты Ләйсән.—Син телне тиз үзләштерәсен. Тагын нинди сүз өйрәнәбез?
—Россия—матур ил.—Роберт елмаеп кызга текәлде.—Чөнки анда Люда бар.
Кыз елмайды.
—Син килгәч кенә матурланды ул.—Монсын кыз татарча әйтте.—Син Россияне генә түгел, дөньяны матурладын.
Роберт телсез калды. Беренчедән, кызнын сүзләре тилерткеч иде. Икенчедән, анын татарча белүе. Ул да кызга татар телендә нәрсәдер әйтергә теләгән иде, бер мизгелдә балкып сүнгән уй тыелырга мәҗбүр итте. Әлегә сиздерми торырга кирәк. Кызык булсын.
—Анламадым,— диде ул кызнын күзләренә туры карамаска тырышып.— Тагын бер кабатла әле.
Кыз мут елмаеп куйды да Россия турындагы сүзләрне русча кабатлады. Иҗекләп. Ә «Чөнки анда Люда бар» дигәнен әйтмәде.
—Люда!
Көтмәгәндә ишетелгән тавыштан кыз сискәнеп киткәндәй булды. Бу Ләис иде.
—Люда!—дип пышылдады ул тагын.—Сез кайда?
—Нәрсә, адаштыңмы әллә?
—Сине эзлим.
—Аидаңны чакырырга кирәкмени?
—Юк, сиңа керергә куштылар.
—Хәзер... Син керә тор...
Бераздан Ләис артыннан ишек ябылганы ишетелде.
—Үзең күрдең инде,—дип гаепле елмайды Люда.—Ярый, дәресне иртәгә дәвам итәрбез.
—Аз гына тор инде...
—Юк, Роберт... Әни үзе чыкса, яхшы түгел...—Кыз Робертның күкрәгенә башын терәде дә шундук кире тартылды.—Иртәгегә кадәр...
—Карале...
Инде китәргә атлаган кыз тукталып калды.
—Нәрсә инде?—дип назлы елмайды ул, һәм кире килеп егетнең яңагыннан сыйпап алды.—Тыныч йокы.
—Тыныч йокы. Бикләнеп ятма, яме.
—Урларга киләсеңмени?!
—Юк, төшеңә керәм.
—Ярый. Төштә очрашканга кадәр.
Кыз ишеккә йөгерде.
Люда кереп киткәч, Роберт шатлыгын кем белән уртаклашырга белмичә бертын басып торды да бая кыз сөялеп торган каенны кочаклап алды. Агачта сөйгәненең җылысы калгандыр төсле тоелды. Ул яңагын каенга терәп күзләрен йомды. Рәхәт иде. Шушы рәхәтлектән айный алмыйча озак торды. Ләкин өйгә керергә кирәк иде. Таныш түгел урында беренче төн. Әтисе борчылып ятадыр. Өйгә керергә кирәк. Ул күзләрен ачты һәм нәкъ үзенең каршысында кемнеңдер басып торуын күреп дертләп китте. Тәне эсселе-суыклы булды, бала йоннары кабарып чыкты. Әллә күземә генә күренәме соң дип керфекләрен җемелдәтеп алды—теге сын юкка чыкмады. Ул тавыш-тынсыз гына якыная иде. Качарга, яки кычкырырга—нәрсә дә булса эшләргә—кирәген белсә дә егет тамыр җәйгән агач хәлендә иде. Ул бер хәрәкәт тә ясый алмады...
* * *
Радик бүгенге көненнән канәгать иде. Ул үзен кеше итеп тойды. Ул бүген көне буе махмырдан интекте һәм кичкә кадәр бер йотым да капмады. Дөрес, иртәнге якта
азрак шаярыштырып алган иде, әмма кызы белән булган теге чәкәшүдән соң үз-үзенә эчүне ташларга, Айгөлнең ихтирамын кайтарырга дип вәгъдә биргәннән соң, хәле ничек кенә мөшкел булмасын, хәмер турында уйлап та карамады. Юк, монысы дөрес түгел, уйлады, әлбәттә. Тагы да төгәлрәк әйткәндә, ул бары тик хәмер турында гына уйлады. Бүтән уйлар башына килгән икән, алар бары тик аракы турындагы хыялдан читкә тайпылу өчен генә иде. Ул көнозын баш төзәтү, бер илле грамм гына эчеп, ашказанын сөендерү турында уйлап йөрде. Әмма эчмәде. Ә монысы батырлык иде. Җиңү!
Әлбәттә, анын башка вакытларда да айнык баштан йокларга яткан чаклары булгалый иде. Ләкин монысы бөтенләй бүтән. Башка вакытларда ул акчасызлыктан, аракы алырга мөмкинлеге юклыктан гына айнык килеш кала һәм урынга яткач та йокыга китә алмыйча боргалана иде. Көне әрәмгә үткәндәй тоела иде ул вакытларда. Һәм үзен кимсетә башлый иде. Мужик башын белән көн озынына бер яртылык та рәт тапма инде. Юкка гына Машаларга кереп карамадым, анын, билләһи, запассыз торган чагы юк. Тәмле телемне кызганмый сорасам, ярты рюмка булса да чыгарыр иде әле. Шулай өзгәләнә иде. Ә бүген ул үзен чынлап та җинүче итеп сизде. Бүген анын кесәсендә бераз акчасы да, аракы алырлык мөмкинлеге дә бар иде. Хәтта алай гына да түгел. Пинжәгенен түш кесәсендә яссы шешәле бер чүл бар иде. Теләсә нинди почмакта эчеп була. Ләкин ул алай итмәде. Түзде. Җинде. Хәтта үзендә теге чүлне форточкадан ыргытырлык көч тапты! Болай булгач, эчүен ташлый алачак ул. Кабат адәмчә итеп яши башлаячак. Кара әле, Айгөле нинди чибәр кыз булып үсеп җиткән. Шундый балан бар көенә болай адәм мәсхәрәсе булып йөрергә ярыймыни?! Беренче очрашкан мәлләрдә ул әтисен ничектер үз итебрәк тә торган сыман иде. Бары тик юлда исереп, тиеш-тиешсезне сөйләп килә башлагач кына карашы үзгәрде. Дөрес эшләмәде Радик. Һич югында юлдан урап кайтканчы гына түзәргә кирәк иде. Кызынын хәтеренә әйбәт әти булып кереп калса, нәкъ шушы вакытта гына кала ала ул. Аннан сон, бер өметен өзденме, баламны югалттым дип уйла. Һәм Радик бүген үзеннән канәгать иде. Ул үзен бик тә көчле итеп, ни теләсә шул кулыннан килерлек итеп тойды.
Эчеп йөргән чагында Радик ниндидер зур акча откан, имеш. Әле шуны алыр өчен барулары икән. Бик зур акча! Йөз мен! Кара исәп белән генә дә, бу акчага мен шешә яхшы аракы тия, ә аны өч ел чамасы эчеп ятарга була. Ләкин Радик ана якын да бармаячак. Акчаны алу белән Айгөлнен кулына тоттырачак ул. Теләсә нишләтсен. Үзенә булсын. Бала өчен бернәрсә дә жәл түгел. Ул елмаеп куйды. Кин күнелле булудан да рәхәтрәк нәрсә юк дөньяда. Үзеннен әйбәт кеше икәненне тоюдан да ләззәтлерәк хис юк. Радик бәхетле иде.
—Кызым...
Җавап бирүче булмады. Һәр гаилә берәр бүлмәгә урнашкан иде. Беренче катта барлыгы биш бүлмә, өчесе ике урынлык, икесе дүртәр урынлык иде. Алар дүрт урынлыкны алдылар. Бу бүлмә такта стена белән үзе үк икегә бүленгән һәм бала-чагалары белән бергә яшәргә теләүчеләр өчен бик кулай иде. Мондый бүлмәләрнен икенчесен Николайлар алды. Калганнар ике урынлыкка урнаштылар. Икенче катка беркемнен дә менәсе килмәде.
—Айгөл...
Стена аша йокласа да Айгөл аны ишетергә тиеш иде. Ләкин ул эндәшмәде.
—Кызым... Син мине барсы өчен дә гафу ит, яме... Мин башкача ... Эчүемне ташларга булдым, кызым... Синен өчен... Ишетәсенме мине, кызым...
Җавап булмады.
Айгөл йоклыйдыр инде. Үпкәләп яткан гына булса, берәр ничек җавап бирер иде. Йоклыйдыр. Ярый йокласын.
—Тыныч йокы, кызым...
Бераздан Радик та бәхетле йокыга талды.
Әмма бәхетлелек хисе озакка сузылмады. Тәрәзәдән ниндидер карангы томан керде дә аны төреп алды. Бу, әлбәттә, төш кенә иде. Томанны ул төшендә генә күрде. Һәм ул томан Радикны юргандай төреп алды да, бер
мизгелдән үк юкка чыкты. Кайда югалганлыгын да аңларлык булмады. Әмма шул хәлдән соң кинәт нәрсәдер үзгәрде. Радик инде үзен бәхетле итеп тоймады. Юк, алай да түгел... ул бөтенләй икенче дөньяга күчте. Ул бөтенләй бүтән кешегә әверелде. Караңгылык кешесенә...
—Мин яктыга чыгарга телим!—дип кычкырды ул.—Яктыга чыгачакмын!
Кызым хакына! Яктыга. Күпме караңгыда яшәргә мөмкин инде! Яктыга! —Әти! Әти!!!
Кемнеңдер көчле селкетүенә ул уянып китте дә бернәрсә дә аңлый алмый ятты.
—Әти!. Уян! Әти!
Радик бераз айнып киткәндәй булды. Алар кызы белән утрауга килгәннәр иде, ләбаса. Аны уятучы Айгөл иде.
—Айгөл... Кызым...
—Әти, барсы да тәртиптәме? Син нык саташтың...
—Кызым...
—Су эчеп ал, әти... Мә...—Кыз аңа чынаяк сузды.—Тынычлан.
Радик комсызланып су эчте. Ьәм кинәт күңеле тулып китте.
—Кызым. Балакаем минем...—Ул кызының учын яңагына кысты да сабый баладай үксеп елап җибәрде.—Гафу ит мине, кызым... Гафу итегез, берүк... Болай булырга тиеш түгел иде. Мин сезне бәхетле итәргә тиеш идем. Кызым...
Кинәт кемнеңдер кычкырганы ишетелде...
Дәвамы киләсе саннарда