АЙДАР ХӘЛИМ: ШӘХЕС ҺӘМ ИҖАТ
2012 елның 1 гыйнварында танылган шагыйрь, прозаик, публицист, тәнкыйтьче, драматург Айдар Хәлимгә 70 яшь тула. Юбилей уңаеннан журналист Фирдәвес Хуҗин Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче әдип белән очрашты. Түбәндә әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез.
—Айдар ага, әңгәмәбезне тәрҗемәи хәлегездән башлап китик әле. Ата-анагыз, нәсел-нәсәбегез, туганнарыгыз, гомумән, туган чыганакларыгыз турында сөйләсәгез иде.
—Мин әдәбиятта «фаҗигаи кырыгынчы елгылар» дигән исем алган буын вәкилемен. 1942 елның 3 гыйнварында, мин туып өч көн тулганда, әтием, авыл укытучысы, фронтка киткән. Ике ай дигәндә әнием мине, хатларында язуынча, «йөзен күрмәгән улын», Абдуллино станцасында алгы сызыкка китәргә әзерләнеп яткан әтиемә алып барып күрсәткән. Бүтән безгә күрешергә насыйп булмады. Гвардия лейтенанты Нәҗметдин Габделвәли улы Хәлимов сугыш бетәргә дүрт ай кала Словакиянең 503нче биеклеген алганда һәлак була. Башта Модри Камень авылының үзәк мәйданында җирләнә, аннан Зволен каласындагы туганнар каберлегенә күчерелә. 1988 елда Зволен каберлегендә булып, әткәм җәсәден яд иттем... Әниемнең гомере дә чагыштырмача яшьли өзелде. Мин, хәрби хезмәт үтеп яткан солдат, аны күмәргә дә кайтып өлгермәдем. Анама, аның фаҗигале үлеменә багышланган ике шигыремнең «Тальян моңы» дип аталганы «Казан утлары»да (1967 ел, сентябрь) басылып чыкты.
Гаиләдә дүрт ир бала ятим калдык. Абыйларымның берсе—Нияз 1976 елны вафат булды. Иң өлкән абыем Гали гомерен Үзбәкстанда үткәрде һәм 2003 елда Ахангаран каласында җирләнде. Үземнән өлкәнрәк абыем Ингель туган авылыбыз Кәркәлетамакта яши. Авылда башлангычны, аннан, көн саен ун чакрым йөреп, Олы Кәркәле җидееллык һәм егерме чакрымдагы Миякә урта мәктәбен тәмамладым. Мине әнием, туган авылым халкы, туган якның гүзәл табигате, беренче чиратта, авылым үрендә басып каршылаган, озатып калган Түгәрәк Имән һәм саф сулы Мендәрле Күл чишмәсе тәрбияләде. Кыскача, менә шулар.
—Сезне шагыйрь, язучы, публицист, фикер иясе, җәмәгать эшлеклесе дип атыйлар. «Күренекле» дип тә өстәсәң, бик дөрес булыр. Әмма болар бар да иң әүвәл сезгә хас булган бер сыйфатның нәтиҗәләрен генә тәшкил итмиме? Әйтик, сезгә еш кына «ялкынлы публицист» диләр. Холык-фигыль үзенчәлегегез публицистиканың агым- чишмәләреннән яратылган кебек.
—Мин—каты күңелле публицист түгел, барыннан да элек йомшак күңелле шагыйрь. Шагыйрь итеп танырга теләмәгән тар җанлы көнчеләр генә, шагыйрьлек такыясын салдырып, башкисәр публицистның чәнечкеле шайтан таягын тоттырырга ашыга. Алар үзләрен генә шагыйрь, ә менә «безнең кебекләр» публицист кына булып кала ала, дип саный. Әйе, хак, мин—публицист та. Тик һич тә башкисәр түгел, ә гаделлек яклаучы. Моның белән горурланам. Күрәсең, кемнәрдер әйтмешли, бик көчле, сирәк публицистмындыр. Әмма әле әдәбиятны нәрсәләр туендырып торганын аңламас дәрәҗәдәге каләм иясе түгелмен. Иҗатның гомуми нигезендә, син нинди генә жанрда иҗат итсәң дә, шигърият ята бит! Менә ни өчен публицистик каләмем шигърият белән чәчкә аткан. Мине публицист буларак таныган адәмзат әүвәлдә шагыйрьлегемне танырга тиеш. Әгәр ул аны танып өлгермәгән яки теләми икән, ашыгырга кирәкми, өлгерер: киләчәктә ул аны барыбер таныячак.
Сез иҗат ялкынының үзенчәлекле чыганаклары турында сорыйсыз. Кызык бу. Шагыйрь—ялкыннан, ә ялкын, диаметраль каршылык буларак, салкыннан яратыла. Минем ялкыным да салкыннан бар булды, чөнки бала чагымда бик нык өшедем. Үземнең гомер буе җылынасым килгәч, кешеләрне дә җылытасым килде. Барлык башка кешелек сыйфатларым шул кайнар белән салкынның каршылыклы бердәмлегеннән килә.
Мин иҗат иткән жанр төрләренең нигезендә ниндидер уртак холык сыйфатлары ятуын сез дөрес чамалыйсыз. Нәфис чәчмә әсәрче-прозаик, балалар шагыйре, журналист, публицист, тәнкыйтьче, драматург, сатирик һәм башка беренче карашка «кушыла алмаган» жанрларда эшләвемнең асылында нәкъ әнә шул шагыйранә холык ята. Шуңа күрә алар берсе икенчесенә бик уңайлы итеп яраклаша. Миңа гомерем буе жанр түгел, вакыт җитмәде. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: чын шигырьне язу, бастырып чыгару,
сәхнәдән халыкка җиткерү өчен бер өлеш матурлык һәм батырлык кирәк булган булса, публицистик әсәр язу өчен ике өлеш матурлык һәм батырлык кирәк. Ул ажгырып торган ялкын, төпсез вулкан...
—Сабый чакта кем булырга хыялландыгыз? Хыялыгыз тормышка аштымы?
—Шагыйрь, язучы булырга теләдем дигәнне ишетәсегез киләдер. Юк, шагыйрь булырга да, язучы булырга да, журналист-публицист булырга да хыялланмадым. Туган колхозымда ат караучы булырга теләдем. Гәрчә, урта мәктәп тәмамлаган һәм инде район гәзитендә танылган, хәтта ки район партия комитетының мактау грамотасы белән бүләкләнгән яшь авторны, шунда эшкә чакырып торсалар да. Никита Сергеевич Хрущев безне, урта мәктәп тәмамлаган үсмерләрне, авылны күтәрергә чакыра дип, туган колхозыма кайткан идем. Әмма бер фельетон бастырганнан соң, партбюрога чакырып бик нык кыздырдылар. Авылдан китүдән башка чара калмады. Бу уңайдан караганда, ат караучы булу турындагы хыялым тормышка ашмады.
—Ярый, кайчандыр шагыйрь-язучы булырга хыялланмаган булсагыз да, шуца ирештегез, зур танылу алдыгыз. Сез үз иҗатыгыздан канәгатьме соң?
—Бу минем өчен җавап бирә алмас дәрәҗәдә серле, катлаулы сорау. Канәгать булмас өчен беркайчан да амбицияләр белән газапланмадым һәм дә ки канәгать булырлык дәрәҗәдә пошмас булмадым. Канәгатьлек өчен син үзең яшәячәк заманның язучыга карата таләбен белергә яки бөтенләй дә белмәскә тиешсең. Бигрәк тә безнең кебек илле яшькә кадәр гомерен совет диктатурасы шартларында яшәп картайган әдип өчен. Әйе, иҗатымда күп кенә табыш-яңалыкка, камиллеккә ирештем дип әйтә алам. Әмма үземне тулаем канәгать дип юата алмыйм. Әдәбиятыбыз бик биреште, чүпләнде бит. Ничек канәгать була алыйм? Татарда «Атадан яшь калдым, акылдан буш калдым» дигән әйтем бар. Язучы булу өчен һәрьяклап әзер булганмын, әмма аны сиземләмәгәнмен генә дияр идем. Менә шушы катлаулы юлда югалтулар да ифрат күп булды. Әйтик, әгәр миндә мәктәп, өй, атам-анам, туганнарым, дусларым тарафыннан шигырь һәм аның холык даирәсе, нәрсәнең чын шигырь, нәрсәнең чын шигырь булмавы турында фәнни-хрестоматик аң тәрбияләнгән булса, мәсәлән, 1959-1966 еллар арасында үземнең җанымда давылланып туган йөзләгән шигырьне «болар чын түгел» дип, кире тыгып куймаган, үз карынымда үзем «бумаган», берничә елга бөтенләй диярлек язудан туктап тормаган булыр идем. Баксаң, соңыннан аңлашылуынча, нәкъ менә шушы «җитлекмәгән» дип уйлаган корамалар булган икән кайнардан-кайнар яшьлек шигырьләре!.. Әмма аларны хәзер кайтарып булмый инде...
Мине гомер буе жанр төрлелеге түгел, ә бәлки ике нәрсә—күңелдә туган әсәргә тотынудан курку һәм вакыт җитмәү борчыды. Тыныч бүлмәдә түгел, кайда шау-шу күбрәк, шунда тынычлап язам. Шартлары булмаган саен яхшырак, онытылыбрак
языла. Әле күңелемдә моннан илле ел элек яралып, язылмый йөргән әсәрләрем бихисап. Ышансагыз—ышаныгыз, ышанмасагыз—юк: хәзергәчә утыз яшькә кадәр туган әсәрләремне кәгазьгә төшереп бетерә алмыйм. Мәсәлән, «Самавыр төзәтәбез» дип авыл буйлап йөргән мукшылар турындагы алтмышынчы елларда җанда оешкан шигырем әле дә булса язылмаган. Күпме алар?! Шуларны язып өлгерерменме? Әйтик, «Өч аяклы ат»ны язылганыннан егерме, «Җанчишмә» дигән пьесамны шулай ук егерме ел элек язарга тиеш идем...
—Сез үзегезне шагыйрь буларак таныла алдым дип уйлыйсызмы?
—Юк. Аерым шагыйрьләр, әдипләр, халык тарафыннан танылдым, ә менә рәсми әдәбият фәне, формаль булса да тын ала килгән тәнкыйть тарафыннан таныла алмадым. Әмма бу нишләптер һич кенә дә хафага салмый. Үпкәләмим дә. Аптырыйм гына. Мин, гомумән, көнгә чыксам аптырап йөри торган кеше. Ни өчен? Кызык, катлаулы, хикмәтле тойгы бу. Сорау куелгач, җавап бирми булмый. Шундыйрак тойгы бу: башкалар белән бергә бер йөкне тигез, хәтта ки артык тартып та гел читтә калуны аңлау өчен һәр кеше шушындый читтә калуны үзе кичерергә тиеш. Әмма адәмзат психологиясе шулай корылган: ул шуны кичермичә генә уртада булырга тели. Нишләтәсең, тормыш шундый. Ашыйсы-эчәсе килә!.. Хәтта моны кичергән хәлдә дә, бу кичерү тигез була алмый. Кемдер барыбер уртада, кемдер читтә кала. Тора-бара, үзеңнең шул читтәлегеңә күнегәсең.
Менә күз алдыгызга китерегез: алтмышынчы еллар азагында Мостай Кәрим, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан кебек корифейлар тарафыннан хупланып әдәбиятка килеп кердем. Хәтерләсәгез: «Мин тормышка атылып килеп кердем / Изүләрем чишкән рәвештә...» Шунысы кызык, аларның теләктәшлек юлламаларыннан соң кырык ел үтеп, минем шигърият турында, гәрчә матбугатта, беренче чиратта, үзәк матбагабыз булган «Казан утлары»нда, башкалар белән тигез басылып килсәм дә, әдәби тәнкыйть тарафыннан бер тапкыр да шигъри күзәтүләргә, мәкаләләргә, гомумән, тәнкыйди хезмәтләргә кертелмәдем. Андый мәкаләләрнең авторлары мине кертмичә ничек түзәләрдер дип, аларны кызгана идем. Түзәләр икән. Татар әдәбияты хрестоматияләренә бер генә шигыремнең, хикәямнең дә кертелгәне юк әле. Бары тик өченче меңьеллыкка кергәч, 2005-2008 елларда гына минем иҗатыма—рәхмәт төшкерләре!—каләмдәшләрем Равил Рахмани һәм Равил Фәйзуллин игътибар итеп, мәкаләләр яздылар...
—Татар прозасы һәм шигърияте бүген нинди хәлдә? Сезнең, карашка, алар дөрес юлдамы?
—Әйе, мин үз карашымны гына әйтә алам. Кемдер аның белән килешмәскә мөмкин. Бүгенге татар прозасы бик йомшак. Аңарда, аерым әсәрләрдә, ниндидер таң чаткылары күренеп киткәндәй итә, әмма бу яктылык күкне тәмам яктырта алмый, сызылып кына кала. Кызыксынып укый гына башлыйсың, аһ, юк!.. Кайвакыт без егерме беренче ел ачлыгын сурәтлибез, әмма ачларыбыз, аякларын бөкләп утырып, каклаган каз кимерә. Тарихи романнарыбыздагы «районара әкиятләрне» инде әйтеп тә торасы юк. Бик ихтирам иткән кайбер каләмдәшләрем шактый четерекле, кызыклы, моңа кадәр күтәрелмәгән темаларга да алыналар. Аерым уңышлар да бар кебек. Мәсәлән, Фоат Садриевның «Бәхетсезләр бәхете», Тәлгат Галиуллинның «Сәет Сакманов» трилогияләрен, Зөлфәт Хәкимнең «Легионер», Гөлчәчәк Галиеваның «Газзәбану», Рәмзия Габделхакованың «Тау артында кояш бар» романнарын һәм кайбер башка
Татар дөньясы галимнәре корылтаенда. Сулдан уңга: Айдар Хәлим, академик Миркасыйм Госманов нәм профессор Гриф Хәйруллин (Алма-Ата). 2007 елның октябре.
әсәрләрне күз уңында тотам. Аларда безгә җитмәгән саф һава, яңалыкка омтылу бар. Шул ук вакытта аларда да камил әдәбиятка хас булган элементларның йә чамасызлыгы, йә җитешмәве, йә кирәгеннән артып китүе сиздерә. Безгә милләт язмышыннан милләтебез кебек күпне күргән, акыллы, тырыш, тирән хиссияти тукыма-полотнолар кирәк. Казанның алынуы турында да бер хрестоматик хикәябез юк бит безнең. Карамзин, Карбышевларны татар дибез. Кая бу хакта әсәрләребез? Гарьлеге ни тора! Өч йөздән артык язучыбыз «сәтсиәлистик» ярыш ачып алынса, күтәрелмәгән темалар калмас иде. Татар Казаны алыну турында әсәре булмаган татар әдәбиятын әдәбият дип атап буламы? Безнең прозаның төп чирләре—вак темалылык, сурәтсезлек, телсезлек, чамасызлык (тозсызлык) һәм чуар холыклылык. Язучыдан соң укучы һәр нәрсәне тотып, иснәп, татып карый алырга тиеш. Проза мәгълүмати яңалык, дөньяви масштаб алып килергә тиеш. Еш кына бездә боларның берсе дә булмый. Анда еш кына «Радик белән Радия встречаться итә».
Шигърияттә кызыклы гына яңарыш бара. Мин моңа куанам. Бүген безнең унлап менә дигән шагыйрь-шагыйрәләребез үсеп килә. Бу урында аларның исемнәрен атауны кирәк дип санамыйм. Шигырьләрен укып куанганнан соң, аларга кечкенә хатлар язганым, шалтыратып котлаганым бар. Поэзиядәге уңай тенденцияләрнең яклануында һәм саклануында «Казан утлары» журналының һәм аның шигърият бүлегенең уңай ролен билгеләп үтәсем килә. Әлбәттә, болар гына безгә тынычланырга мөмкинлек бирми. Татар мәктәпләренең күпләп ябылуы һәм еш кына маңкорт татарның үз кулы белән ябылуы күңелгә куркыныч шом сала. Бу хәл милләтне, аның милли мәгарифен саклау һәм үстерү юллары турында бергәләп уйлашуны таләп итә. Бу көн килеп җитте. Ашыгырга иде, җәмәгать.
Гомумиләштереп алганда, безнең шигърият дөнья күләмендә иң көчле шигъриятләрнең берсе була ала иде. Әмма була алмады. Минем карашка, биредә үткән гасырның алтмышынчы елларында безнең аксакалларыбыз, ул чактагы «партиябез» җибәргән бер стратегик хатаны әйтми китү ярамас. Бу хатаның өземтәләре менә илле ел чамасы инде әйтелмичә үзен сиздереп килә. Мәгълүм ки, үткән гасырның алтмышынчы елларында әдәбиятыбызга бик көчле, шигъри дулкын килде. Бу—сугыш алдыннан һәм сугыш барышында туган буын. Алар үзләренең рухлары белән табигый рәвештә иҗатның ике—гаклый-рационалистик һәм лирик- романтик канатларында иҗат иттеләр. Әлбәттә, бу бик шартлы бүленеш. Шулай да, төсләр үзгәрә торса да, шагыйрьнең танып-белү чарасы үзгәрмәде. Әмма «партиябез» бүлгән бүлем һич кенә дә шартлы түгел, бик конкрет иде шул. Ул шигъриятнең бәкәленә китереп сукты. Әйтик, йөзгә якын яшь шагыйрьдән иҗатлары гаклый- рационалистик хиссият платформасында торган ун-унбишләп талантлылары сайлап алынды һәм алардан «исемлек-обойма» булдырылды. Икенче, лирик-романтик юнәлештәге яшьләр, әйтик, Рәшит Әхмәтҗан, Кадыйр Сибгатуллин, Зиннур Насыйбуллин, Рифкать Закиров, Разим Вәлиуллин, мин үзем һәм тагын башка берничә шагыйрь бу «обоймадан» читтә торып калдык һәм вакытлы-вакытсыз фаҗигаларга юлыктык. Юк, мин беренче төркемгә ниндидер гаепләр тагарга теләмим. Киресенчә, кабатлап әйтәм, алар бик талантлы шагыйрьләр һәм бүгенге көнгә кадәр шигъриятебезне бик яхшы әсәрләр белән баетып, җитәкләп килделәр. Әйтәсе килгәнем шул гына: әгәр бу ике юнәлеш гармоник тигезлектә үстерелгән булса, безнең шигъриятебез ихластан да дөньякүләм танылган шигърият булып җитешәчәк иде...
Халыкта «Узган эшкә—салават» дигән мәкаль бар. Иң мөһиме, киләчәгебез якты, ышанычлы булсын. Безнең хаталарны бездән соң килгән яшьләребез кабатламас, дигән өметебез бар. Әйдәгез, Тукаебыз әйтмешли, алга, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!..